ШИГЪРИ ТЕЛДӘ УЙЛАНУ
Юзисв Н. Мир поэта. Казань. Татарское книжное издательство. 1987. үптән түгел күренекле әдобият галиме. филология фәннәре докторы Нил Юзиевнең «Мир поэта> исемле китабы басылып чыкты Аны русчага Энгель Нип.матуллин тәрҗемә иткән Автор татар совет поэзиясенең иң күренекле вәкилләре Һади Такташ. Муса Җалнл. Хәсән Туфан. Сибгат Хәким иҗатларын анализлауны һәм аларның катлаулы, нечкә поэтик иҗат эволюциясен җанландырып күрсәтеп бирүне бурыч итеп куйган Шунысын да билгеләп үтик, әлеге классикларыбыз хакында инде аз язылмаган Шул исәптән Нил Юзиевнең үзенең да бу әдипләребез иҗатын анализлауга яңа алынуы түгел Китаптагы әлеге дүрт иҗат портреты тикшеренүченең утыз елдан артыкка сузылган уйлануларын үз эченә ала Әмма хикмәт. билгеле, өйрәнүнең озак еллар буена дәвам итүе һәм бай фәнни чыганакларга таянуында гына түгел Китапның топ уңышы. миңа калса, авторның анализ методында. тикшеренүнең фәнни системасында. Нәрсә ул анализ методы7 Әдәбият белемендә шулай ук зур кыйммәткә иямени соң ул? Аңа ничек ирешергә7 һәркем дә җиңел генә үзләштереп алырлык әзер бер күрсәтмәсе юкмыни аның?! Тормышта без торле чынбарлык күренешләре белән очрашабыз һәм аларны әйбәтрәк күзаллар өчен. тирәнрәк аңлар өчен, табигый ки, тиешле күзәтү ноктасы, билгеле бер ойрәнү аспекты сайлап алу моһим Әйтик, китаптагы рәсемнәрне карарга 30— 40 см ара кирәксә. Идел буендагы Ослан тауларының битен матурлыгы исә бары дистә километрлардан гына ачылып китәргә мөмкин Күзәтү коралларын да без һәрвакыт ойрәнү- объекты хасиятләреннән чыгып сайларга тырышабыз ауга чыксак, кулыбызда бинокль, йолдызларны барлагаида. телескопка тобәләСн-i күзәнәк, микроблар тормышын өйрәнгәндә. микроскоптан файдаланабыз Әдәбият белеменең дә ойрәнү аспектлары һәм күзәтү офыклары гаять дәрәҗәдә торле Әдәбият галиме материал белән эш иткәндә бик кү-п торле анализ методларына мөрәҗәгать итә текстология, тарихи һәм социаль аспектлар, язучының иҗат методын тикшерү, идея-тсматика. психологик, эстетик анализлар һ б Шунысын да әйтеп үтик, әдәби әсәрләрнең специфик асылын аңлауда әлеге анализ методларының соңгы икесе аеруча зур раи уйный Кызганычка каршы, әдәби тәнкыйтебездә иң аз мөрәҗәгать ителгән һәм файдаланылган аспектлар да нәкъ әнә шулар Ни хикмәттер безнен әдәбият фәнендә һаман әле әсәрләрнең социаль җирлеге, иҗат методы яисә идея- тематик яңгырашы белән генә мавыгу топ урынны алып тора Зур классик язучыла- рыбызнең психологик нечкәлекләре дә. сәнгатьле фикерләү үзенчәлеге дә, шигъри осталыклары да бер читтәрәк торып кала Менә шундый чакларда микроскоптан күрәсене телескоптан күзәтү, гади күз белән рәхәтләнеп карау урынында бинокль белән әвәрә килү кебек тәэсир туа да инде Нил Юзиевне бик күп әдәбият галимнәреннән аерып куйган сыйфат та. миңа калса, әнә шунда, ул иҗат психологиҗ-с- иең четерекле лабиринтларыннан да. шигъриятнең тылсымлы шартлылыгыннан да курыкмый Киресенчә аларны топ игътибар үзәгенә алып, сизгер йөрәге, ачык фикере. фәнни сабырлыгы белән ныклап өйрәнә эчтә яткан энҗе-ас ы.1 ташны эзләп таба үзенең укучысына да шушы серле җәүһәрне күрергә ярдәм итәргә омтыла Иң әһәмият-лесе шунда, әлеге психологик һәм эстетик күзәтүләрен ул башка анализ методлары белрн табигый төстә бергә үреп җибәрә белә Анализ методларыннан комплекслы бөтенлектә файдалану әдәби тәнкыйть практикасында тагын да сирәгрәк очрый торган күренеш Нил Юзиев шушы күпкырлы осталыкка ирешкән әдәбият белгечләремнән берсе катлаулы әдәби процессларның текстологик, тарихнсоциаль. психологик һәм эстетик чагылыш бөгешлегем тмрии той- • Татар совет пих>мж-пнҗ поэтикасы • темасына докторлык диссертациясе яклавы да әнә шул хакта сөйли Кыскасы әлеге галим кулында әдәбият белеменең универсаль анализ алымнары бергә туп.таигаи һәм уя К алардан әлеге китабында бик иркен файдалана Төп тикшерү объекты итеп алынган классик шагыйрьләребез иҗаты укучы күз алдында күп яклы булып, тулы канлы булып, шигъри җанлылыгын югалтмаган көе яши башлый Минемчә, татар совет әдәбият белемендә әдипләрнең эчке поэтик рухын тоемлауда мондый тирәнлеккә һәм бөтенлеккә әле беркемнең дә ирешкәне юк. Әлеге китапның төп кыйммәте шунда. Кем ул шагыйрь9 Үз чоры һәм киләчәк буыннар каршында аның бурычы нәрсәдән гыйбарәт9 Автор үзенең укучысы алдына әнә шул сорауны куя һәм бер шагыйрьдән икенчесенә күчә-күчә. үзе тоемлаганча, үз логик фикерләвеннән чыгып, җавабын да бирергә омтыла Иң элек безнең алдыбызда классик шагыйрьләребезнең гап-гади балачак тормышлары, ашкынулы үсмер һәм уку еллары, зур хыяллар белән әдәбият дөньясына килеп кергән беренче адымнары күздән кичә Шунда ук без булачак әдипнең иҗатына нигез булып ятасы төп характер һәм шәхес үзенчәлекләрен дә төсмерләп алгандай булабыз Бу субъектив башлангычлар, ниһаять, олы тормыш эчендә барган җитди көрәш агымнарына килеп кушыла Шагыйрь иҗат иткән чор. заманның үзәк проблемалары, әдип яшәешендәге тормыш материаллары, аларның иҗатчы күңелендә сәнгатьле фикерләү закончалыкларына буйсынып үзенчәлекле чагылышы, иҗат лабораториясендә миллион йөрәкләрне кузгатырлык сәнгать көченә — шигъри сүзгә әверелүе, гомер юлындагы аерым проблемаларны бербөтен процесс иткән иҗат эволюциясе барлыкка килү, аның милли һәм дөнья әдәбияты үсешендәге урыны һәм әһәмияте — галимнең әлеге китаптагы төп өйрәнү аспектлары әнә шулар Гади бер тормыш авазыннан башланып, киңәя, тирәнәя, катлаулана, көчәя барган симфоник әсәр сыман, анализдагы поэтик фикер дә күз алдыбызда әнә шулай үсеп, олы чынбарлыкка килеп тоташа Шунысы мөһим, биредә теге яки бу шагыйрьнең индивидуаль үзенчәлеге генә ачылып калмый Бу төрле иҗатлар анализда үзара янәшә куелып, үзара керешеп, поэзиябезнең гомуми үсеш тенденцияләрен дә бик ачык чагылдыралар Традиция һәм новаторлык кебек катлаулы диалектик бөтенлекне ачыклау, шул рәвешчә, китапның лейтмотивына әйләнә һәм "Кем ул шагыйрь9» дигән сорауга без бер ук вакытта конкрет һәм шунда ук фәлсәфи аспектта да төгәл җавап табып алгандай булабыз Шулай итеп Такташ. Җәлил. Туфан. Хәким иҗатлары халкыбыз рухының, халкыбыз намусының югары бер поэтик чагылышы булуына төшенәсең Авторның анализда алар- ны еш кына Тукай иҗаты белән бәйләп, аның лаеклы дәвамнары итеп күрергә теләве дә. һичшиксез, бер дә юкка түгел. Назыйм Хикмәтнең «татар теле— бөек шагыйрьләр теле» дип әйткән мәгълүм сүзләре дә бу очракта аерым бер конкретлык алып, реаль мәгънә белән кабул ителә. Һәр шагыйрьнең индивидуаль һәм гомуми иҗат йөзен билгеләгән үзлекләргә биредә махсус тукталып тормыйм — алар белән танышу укучыга зур сөенеч китерәчәген белгәнгә, алдан сөйләп аның ямен киметәсем килми. Шуңа да. шагыйрьләребезнең поэтик ачышлары дөньясында сәяхәт итүне укучыларның үзләренә калдырып, китапның гомум принципларын һәм әһәмиятен әйтеп китү белән чикләнергә уйлыйм Әмма, шулай да. биредә китапның тагын бер үзенчәлеген — аның тәрҗемә хезмәт булуын тагын бер кат ассызыклап үтү сораладыр мөгаен Н Юзиевнең әлеге чын мәгънәсендә комплекслы анализга таянып эшләнгән әдәби иҗат портретларын рус укучысына тәкъдим итүнең шулай ук. минемчә. зур әһәмияте бар Ни әйтсәң дә бездә үз әдипләребезне пропагандалау — бигрәк тә шундый югары профессиональ дәрәҗәдә язылган фәнни хезмәтләр ярдәмендә пропагандалау — бик сирәк очрый торган хәл. Димәк, мәсьәләнең бу ярын да исәпкә алмыйча һич ярамый Тәрҗемә тулаем әйбәт тәэсир калдыра. Авторның төп фикерләре, эмоциясе-рухы рус укучысына да бөтен көе барып җитәр дип ышаныйк Әмма тәрҗемәдәге кайбер төгәлсезлекләрне дә күз йомып үткәрү дөрес булмас. Алар бигрәк тә Такташ шигырьләрендә ачык күзгә ташлана. Такташ шигырьләре, гомумән, русчага бик начар тәрҗемәдә чыгып килә Кызганычка каршы, алар бу китапка да — сайланма үрнәкләр белән эш итә торган китапка да үтеп кергән: Эх! Въюга февральская выла на поле вчера еще. Тонкий и стройный сегодня к нам март пришел. Слушаю мартовский ветер, снега пожирающий. (Л. Мартынов тәрҗемәсе) Такташның: Их! Кича гена эле февраль иде. Бүген давыл кырга кар ташый; Март аеның нечкә билле җиле. Сузлып ятып җиргә, кар ашый... юлларын укучылар хәтерлиләр булыр Күрәбез. «художестволы яктан эффектлы об- раз»га (56 бит) үрнәк итеп китерелгән бу мисал тәрҗемәсе бер дә Такташ файдасына сөйләми Китаптагы мондый җитешсезлекләр. һичшиксез, аның төп әһәмиятен югалтмый Хезмәтнең җитдилеге һәм нечкәлеге дә, тирәнлеге һәм ныклы фәнни системага тая- нуы да материалның җанлы. эмоциональ бирелеше дә — барысы да күз алдында Шагыйрьләрнең якты поэтик деньяларына алып кереп, укучыны сокландырырга, сее- нергә уйландырырга этәрүе белән китап зур эт башкара Күпмедер инде таныш та. ә кайбер яклары белән әле яңа ачылып киткән бу шигъри днньяларга кереп онытылып йерисең Ченки сине алга чакырып ышанычлы дус булып, галимнек шигъриятле логик фикере бара Шагыйрьләр доньясы белән шигъри телдә уйлана белгән галим монда, әйтерсең лә. бер бетенгә әверелә һәм шигырь гармониясен генә түгел рухи — акыл гармониясен дә якыннан тоярга ярдәм итә