Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Хәкимҗан Халиков Куркактан курыккан Курка шул бер курыккан. Куркак куян бер дә юктан, Каптырыр дип колактан. Курыккан, ди, куактан. Коты очып шул куяннан. Суга чумган да бака, «Котылдым!» — дип куанган. Колак каккан Бер куяннын төпчек улы йөри торгач кызык тапкан: Йоклап яткан карт бүренең Колагыннан тешләп тарткан, һәм шул чакта... үзенең ул Колагыннан колак каккан. Кем кемне ничек таный Бүре — бүрене Улаудан таный. Елак — елакны Елаудан таный. Маэмай — маэмайны Өрүдән таный. Ялкау — ялкауны Йөрүдән таный. Чәчәк — чәчәкне Исеннән таный... Кеше — кешене Эшеннән таный! Азагына җиткерә Әни гел тукып тора Ничек итсәң иттер. - ди.— Бер башлаган эшеңне Азагына җиткер, ди. Мин.— ди энем.- эшемне Аза1ына җиткерәм Җиләк җыйсам бакчада. Шундук ашап бетерәм. Рәшит Бәшәр Картайган ат Тешләре булмаса да Ул солы ашый иде, Мичкә белән елгадан Суын да ташый иде. Кояш астында бераз Утласын димәделәр, Машинага «утыртып», Каядыр җибәрделәр... Болынга чаба Акбай, Иптәшсез нишләр инде? (Сагынудан арба да Ат булып кешнәр инде.) Өзелеп карый юлга, Берүзенә күңелсез. Атны эзләп офыкка Чабып китәр, күрерсез. Яшисе килә Ракета очып төшсә. Җирнең йөрәген тишсә?! Су буенда чапкан колынның Зур ат булып кешнисе килә. Кабара болыт. Болытның да Яшен булып яшьнисе килә. Безнең дә һич үләсе килми, Бик оза-ак яшисе килә. Гөлдер-гөлдер кошлар сөйләшә... Ә ракета яши янәшә. Сугышның да үләсе килми! Рафис Корбанов Ташбака Ташбаканы кызганам мин, Ярдәм итәр идем дә... Үз өен һаман күтәреп Йөртә мескен иңендә. Бер явызы алып китә Күрмәсен тагын диеп, Күтәреп кенә йөртәдер Шулай, мөгаен, өен. Ташын кемгәдер бик кирәк Диеп беләдер инде? һәркемгә өй кадерле шул,— Шуңа күрәдер инде... Ташбаканың хәлен белдем. Башкалар да аңлыйдыр,— Өен күтәреп йөргәнгә Кызу йөри алмыйдыр. Күргәнем бар... Керпе таякка таянып Йөри гел мультфильмда, Урманда чыпчын керпене Күргәнем бар минем дә. Таяксыз да бик шәп йөри, Кәрзинен дә күрмәссең... Ләкин менә җилкәсенә Кем салгандыр гөмбәсен?.. Пумала Нәрсә булган пумалага, Чәче тузган, битендә — Буяу табы. Аунап ята Идәннең бер читендә. Нәрсә булсын, аны кичә, Ясаганнан соң рәсем. Юындырып та тормыйча Ташлаган шунда Рәсим. Бик кызганыч булды миңа... Пумала түгел, Рәсим. Беркайчан да яхшы рәссам Чыкмас аннан, күрәсең