Онытма!
Без бу санда шагыйрь Фатих Кәримнең матбугатта чыкмаган шигырен тәкъдим итәбез. Ф. Кәрим, шәхес культы чорында. 1937—1941 елларда төрмәдә утыра һәм Бөек Ватан сугышына да шуннан китә. Тәкъдим ителә торган шигырьдә сүз, күрәсең. Ф Кәримнең төрмәдә Хәсән Туфан белән очрашуы турында бара. Шигырьне редакциягә өлкән шагыйребез Салих ага Баттал китерде: ул аны сугыштан соң, Миславский урамындагы 8 йорт, 28 квартирада авторның куен дәфтәреннән күчереп алган.
Онытма!
Яшь ягыннан абый син булсаң да, ристанлыкта абый мин идем, шуңар ахры, моң-зар. нәфрәт уты һәм әрсезлек миндә күп иде. Иске-москы салган капчык асып, төрмәләрдә байтак сөйрәлдек. Катлыкатлы вә тәшдитле итеп сүгенергә яхшук өйрәндек. Ристанлыкта телгә йоккан сүзләр ихтыярсыз җырда чагыла. Укучы да гаеп итмәс моны, тик елмаер дусларча гына. Үткәннәрнең авыр шәүләләре сиңа һич тә тансык түгелдер. Ләкин алар кыргый бер көч белән кузгаттылар минем күңелне. Ничек онытыйм кремль буендагы Пугачевлар яткан төрмәне! Юк, онытмыйм тынчу камерада сулар һава тапмый йөргәнне. Хәтреңдәме, чакырып алдың мине ишек тупсасына таянып? — Ишек ярыгыннан томаланып кергән бәдрәф исе катыш һаваны, балык кебек, авызларны ачып, алмаш-тилмәш икәү суладык. хәлгә килгәч, ак болытлар йөзгән күккә карап, төшләр юрадык... Сәләмәне салындырып йөреп куандырмадык без дошманны; балык кылчыгыннан инә ясап ямый идек күлмәк-ыштанны... Күпме — илле грамм килер-килмәс күксеп беткән ипи кисәген хыянәтсез кап-урталай бүлеп ашаганнар синең истәме? Исеңдәме көзге кабер кебек карцерларда бергә утыру; хаксызлыкка нәфрәт игълан итеп, унунбиш көн буе ач тору? Белүчеләр әле дә сагынып сөйли ул чактагы безнең дуслыкны, дуслык белән чөнки тутыра идек тормыштагы бөтен бушлыкны. Бүген менә ялгыз кремль буйлап үткән чакта башны күтәрсәм,— сөремләнеп тора таныш төрмә... Кабынып китте бөтен үткәннәр... Үткәннәрнең авыр шәүләләре сиңа бүген тансык түгелдер, ләкин алар кыргый бер көч белән кузгаттылар минем күңелне..