Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАКТАУЛАР... ТӘНКЫЙТЬЛӘҮЛӘР.

.. «Обойма»лардан — әдәби анализга үгенге көндә «торгынлык еллары* дип аталып йөртелә башлаган чорда безнең әдәби хәрәкәткә, әдәби жанрларга, бигрәк тә аерым язучылар иҗатына һәм әсәрләренә бәя бирүдә берьяклылык стандарт бәһа өстенлек итте Тәнкыйть мәкаләләрендә һәм җыелышлардагы чыгышларда бер төркем язучыны төрле җитәкче урыннарда эшләвенә, зур бүләкләр һәм мактаулы исемнәре булуга, тәнкыйть фикеренә түземсез холыгына карап тәнкыйтьтән өстен ■катлау* вәкилләре ясау һәм аларны мактау гадәткә кереп китте Бу хәл язучылар җәмәгатьчелегендә рәсми булмаган исем белән «обоймалар* дип аталып йөртелә башлады Эш шуңа барып җитте ки. әлеге «обойма»га кергән язучыларның тәнкыйтьтән өстен булулары табигый бер хәл итеп карала башлады Нигезендә гайре табигый булган бу хәл безнең тәнкыйтьчеләр җәмәгатьчелегенең иҗтимагый урынын бөтенләй кирегә әйләндереп куйды — инде «обойма* категориясендәге язучылар тәнкыйтьтән курыкмыйлар гына түгел, ә киресенчә, әдәби тәнкыйть һәм тәнкыйтьчеләр үзләре алардан курка башлады Шик тә юк. «обойма»дагы язучыларның да тулаем иҗатында яки аерым әсәрләрендә. я булмаса аерым әсәрләренең аерым өлешләрендә тәнкыйть күзе белән карал фикер йөртерлек, әсәрне камилләштерү юлында киңәш бирерлек урыннар булмады түгел Әмма торгынлык еллары китереп чыгарган сәбәпләр аркасында тәнкыйть алар- ның иҗатларының бары тик уңай якларына гына игътибар итеп ул уңай якларны бераз күпертеп тә мактау юлыннан гына барды Әсәрләрдәге тәнкыйтьләнәсе күренешләргә тулысымча диярлек күз йомылды Ә инде берәр тәнкыйтьче кыюлыгы җитеп «обойма*дагы берәр әдип әсәрен тәнкыйтьләргә алынса, ул дәррәү субъективлыкта. әдәби хәрәкәтнең магистраль юлларын аңламауда әсәрне бозып аңлатырга тырышуда гаепләнде Әлбәттә, «чирен яшергән үлгән* дигән шикелле мондый хәл «обойма«дагы язучыларның иҗатлары стабиль рәвештә үсә баруга комачау итми калмагандыр Реаль әдәби хәрәкәтне тәнкыйтьтә чагылдыру эшендә «обойма чире*нең татый бер зыянлы ягы шунда иде — тормышта үэ-үзен тотышы, гадәти булмаган үзенчәлекле холыгы аркасында торгынлык чоры җәмәгатьчелекнең күңеленә хуш килеп бетмәгән, ниндидер җитәкче постлары мактаулы исемнәре һәм зур бүләкләре бул- магаи. әмма табигый талантлары аркасында әдәби хәрәкәтнең алгы сафында баручы Драматургларыбыз, прозаикларыбыз һәм шагыйрьләребезнең кайберләре и тәнкыйтебез әлеге «обойма«га кертмәскә тырышты (янәсе «обойма*дагы исемнәр белән бу исемнәрне янәшә кую килешми) Алар иҗаты турында гомумән сүз алып бармау •лар турында дәшмәү юлына басты Шигърияттә, мәсәлән гаять кызыклы поэтик әсәрләре булган Роберт Әхмэтҗанов. Ростам Мингалим Зөлфәг Мөдәррис Әгълам оа иҗатлары зур. олы тәнкыйтебез өчен күбесенчә күләгәдә кала бирде Ә инде тәнкыйтебез тарафыннан «обоймата кадәр үк үсеп җитмәгән дип саналучы яшьләребездән бик тә үзенчәлекле шагыйрьләр Зиннур Мансуров Рмамя Зәйдуллин Газинур Моратов Нияз Ах налов Лаис Залкарнаев Асия Мииһаж«ва Лер.»- иовларны җитди тәнкыйтебез сүз арасында фвмнлияләргн кыстырып кмт*р« »»»•»«« ач каплы шигырь брлып гажа-ушча. очра» ««- ««•»» "J" гырмаша хыялыбызга якынлашабыз. Без калдырган агач. таш. сүз. нур шсхыч лардан. 6..К.Я ..л.ргд ЛшаОога. ваангч варитлррм гаша т чгч.ан.4 ачаалша .«рЛгш. «.р. Ваа «аог. »«»-" ешуы—" г— «Ч> "““» JUP- шшырш. .«• Р»»- »>-—»'. гмрмш»»»^— _ г _ . Лаа.мчп пия кадар л-ре рифмал.шка.. Ләкин бу фнгыл- щ.Гыйры.«г игеп күп кабатланган рифмалар ки, аларны Р л р кабул ИТ9СС килми Инде килик «Баскычлар» дигән шигырьгә Ул шулай ук рифмасыз, тышкы як- • тан караганда нәкъ «Киткәннән соң» дигән шигырь кебек язылган. Гади күзгә дә күренә ки. чәчмә итеп таратып язудан «Баскычлар» әсәре күп югалта, ул проза кысаларына сыймый Беренче җөмләдәге образларның поэтик накал белән кабатлана-кабатлана барулары һәрберсе үзенә аерым шигъри юл сорый, җөмләләрдәге поэтик инверсияне чәчмәгә бүлеп язу шигырьне әрәм итү. аңа миһербансыз караш булып яңгырый Бу әсәрне нәкъ әнә шулар шигырь итә дә Дөрес, бу шигырьдә дә зәгыйфь кенә рифма чаткылары бар (каплый — шартлый. ' яна — тама), ләкин шигырьне шигырь иткән төп чара ул түгел, ә шигырь юлларының һәрберсе мөстәкыйльлеккә омтылу Ә инде Р Харисның бары тик прозаизмга гына корылган әсәрләрендә ясалма рәвештә шигырь итеп сындырылган юллары, киресенчә, прозаик җөмлә төзелешенә омтылалар. «Тула эшләпә». «Кайтты». «Вәлит сәгате» дигән күләмлерәк әсәрләрен автор «хикәятләр» дип атый «Тула эшләпә» һәм «Кайтты »ны чәчмә итеп, проза белән язсаң, әсәрләр берни дә югалтмыйлар. Ә менә «Вәлит сәгате» үзенең стилистикасы буенча шигъри юллар, шигъри җөмлә төзелеше белән язылган һәм аны югарыдагы ике әсәр кебек чәчмә итеп сүтеп булмый, ул әйбәт ирекле шигырь булып кала. Р Харис иҗатында бер төркем шигырь киң җәмәгатьчелеккә, шул исәптән авторның үзенә билгеле булган хакыйкатьне бозып аңлатуга корылган Әйтик. «Яшим дисәң» («Замана эзләре». 163 бит) шигырендә лирик герой үз йөрәген алып, аның урынына Мәҗнүн йөрәген куя Автор бу йөрәкне берьяклы гына — матурлыкны гына күрүче, хыялый, рәхәтлекне генә танучы итеп күрсәтә Р Харисның лирик герое тормышта зур авырлыклар килеп тугач бу йөрәкне ташлый. Мәҗнүн йөрәге авырлыкка түзмәс дип курка. Ләкин бу шигырь көнчыгыш поэзиясеннән бөтен дөньяга күчкән катлаулы, трагик Мәҗнүн образын берьяклы гына аңлата, гомер буе җирдә гармония, яхшылык, матурлык, мәхәббәт, хәтта идиллия булдыру турында хыялланган Мәҗнүннең шулар хакына күпме сагыш, күз яше. сыкрану кичергән гаять катһаулы. нечкәлеге белән көчле рухлы, трагик образ булуын һәм инде ничә мең еллар буе нәкъ әнә шулар белән кешелек дөньясын сокландыруын яшереп калдырырга тырыша Менә ни өчен бу шигырь дөньяга билгеле хакыйкатьне бозып аңлата һәм шуның белән уңышсызлыкка очрый Гәрчә тышкы язылышы белән шигырь оста кулдан үткәнлеген раслый Кыска җил» шигырендә лирик герой үзен һәр нәрсәне алга этүче җил дип хис итә Монысы әйбәт Соңыннан ул мин вак нәрсәләрне түгел, ә зур әйберләрне алга этүче җил булсам иде ди һәм. «Көнне төн аша яктыга чыгарышкан бер җил булыйм*.— дигән теләк белдерә Ләкин, билгеле булганча, көннең төн аша яктыга чыгуында җилнең бернинди катнашы юк. бу эш бары тик кояш һәм җирнең галәмдәге хәрәкәтләре нәтиҗәсендә генә эшләнә торган эш. Чыннан да. сыңар яфрак та селкенмәгән җилсез вакытта да көн туа ич. Бәс. шулай булгач, лирик геройның бу эштә җил булырга теләве Дон Кихотның тегермәннәр белән сугышуы шикелле бөтенләй буш эш, «җил куу» гына булып чыга Күргәнебезчә, бу шигырьдә төннең көнгә алмашыну күренешендә җилнең катнашы булмавы кебек күптән билгеле булган хакыйкатьне бозып аңлату автор үзе үк теләмәгән нәтиҗәләр китереп чыгара. • Кандагы эрегән тимердән дип башланган шигырьдә лирик герой үз канындагы тимердән кыңгыраулар һәм корыч каләм ясауны тели. Кыңгыраулар кешене юл йөрергә чакырыр, каләм кешечә яшәүне зурлар, ди ул Әмма, билгеле булганча, бер кешенең каныннан бик аз микъдарда гына тимер алып була, димәк, ул тимердән микроскопик каләм дә ясап булмый Нәтиҗәдә лирик геройның теләге тормышка ашуга бернинди реаль җирлек тә була алмый һәм ул әдәби образ тудыруга комачаулый Хакыйкатьне бозып күрсәтү аркасында бу образ җитди итеп кабул ителми. «Бакчачыга» шигырендәге бакчачы алма бирмәячәк яки дөрес үсеп китмәгән ботакларны кисеп ташлый Автор мондый нәтиҗә ясый «дөресен, түгелен алмагачмы, бакчачымы шәбрәк белә’» Янәсе, бакчачы табигатьне боза, янәсе, табигатьтә бар да дөрес Ләкин табигатьне саклау (яки алмагач образын яклау) теләге бу урында ялган раслауга корылган, чөнки чәчәк атмый торган кысыр ботаклар алмагачның сутын эчеп, аның алма бирәселәрен дә зәгыйфьләячәк. Димәк, бу ботакларны кисү алмагач өчен дә (алмалары куп булса, аңа нәсел калдыру мөмкинлеге киңәячәк, ә бу — алмагачның төп яшәү мәгънәсе), бакчачы өчен дә дөрес булачак. Менә шушы билгеле хакыйкатьне белү аркасында укучы бу шигырьнең фәлсәфәсенә ышанмый. «Шигырь турында шигырь» дигән әсәр тәнкыйтебез тарафыннан һәрвакыт диярлек макталып килгән булуына карамастан, һәркемгә билгеле, ачык хакыйкатьне бозып күрсәтүгә аеруча ачык мисал булып тора Бу шигырьдә автор шигырь — күңел чәчәге генә түгел, чөнки чәчәк өчен җирдә «беркемне дә. беркайчан да үтергәнне тарих белми!»—ди Әмма бит автор санап киткән Рудакиның. Пушкинның, Тукайның. Гарсиа Лорканың. Назыйм Хикмәтнең шигырьләре — аларның көрәшүче беек дөреслекне аяусыз рәвештә даулаучы, җирдә матурлык һәм хаклыкны раслаучы күнел чәчәкләре' Өстен катлау вәкилләре бу шагыйрьләрне нәкъ әнә шундый курку белмәс, даһи күңел чәчәкләре һәм бары тик аларның гына күңел чәчәкләре булган шигырьләре өчен трагик язмышларга дучар иткәннәр Автор бу шигырьдә әнә шул хакыйкатьне бозып, ягъни шигырьнең иң бөек күңел чәчәге икәнлеген шик астына салып эш итә. Шуңа күрә бик тә көчле, киң диапазонлы бу шигырьне укып чыкканнан соң күңелдә олы социаль-эстетик хис белән бергә йөрәкне тырнаптырнап бер канәгатьсезлек тойгысы да кала Р Харисның шигъри алымнарында очрый торган тагын бер күренеш — уңай итеп кулланып та укучыда кире эмоция тудыра торган сурәтләр, образлар Алыйк оста кул белән язылган «Пумала» шигырен. Авторның әйтүе буенча, рәссам үз әсәрләрендә мизгелне туктата, шуңа күрә рәсемдәге кизәнгән кул мәңге сукмый, каргарга ачылган авыздан аваз чыкмый, шул ук вакытта кочарга теләгән кочак та иәңге буш. үбәргә теләгән ирен дә мәңге ялгыз, йөкле хатын карынында ничә йөз яшьлек тумаган бала. Сәнгатьне, рәсем сәнгатен болай аңлату тарлыкка, бары тик механик, матди раслауларга, ә рухи бушлыкка алып барыр иде Чөнки бит һәркем белә, моннан мең ел элек иҗат ителгән рәсемдәге кочак (әлбәттә, талантлы картина турында сүз бара) мәңге буп-буш түгел, ул Мәңгелек мәхәббәт белән туп- тулы, карында — йөз яшьлек тумаган бала түгел, ә кешелек дөньясының үрчемгә, дәвамлылыкка булган тыелгысыз омтылышы Юк. оста рәссам мизгелне туктатмый, о логик, эстетик, сәнгати яктан киләчәккә, мәңгелеккә табан дәвам итә Автор уңай сурәтләү алымы дип башлаган образлар кинәт авторның үзенә каршы килә башлый Сугыштылар Арыдылар Тындылар Тотындылар, аумаска. минем башка - Куллары минем камыма буялды Чиркандылар Тоштеләр иңнәремнән Икесе бер ук инешкә киттеләр Кул юдылар, хәл алдылар бергәләп Ялгыз калдым яу үткәргән кыр кебек Күңелемә канлы-лшьле хыр тулды Күрәсез, лирик герой ике дустын ике җилкәсенә бастырып сугыштыра һәм ике дусны дошманлатучы, котыртучы, сугыштыручы ролен үти чөнки шигырьдә аларны килештерергә омтылыш юк Әлбәттә бу котыртучының үзенә дә алага, тегеләр аның чәчләрен көйдерәләр, башына кылыч белән дә чапкалап аталар Ләкин шунысы гаҗәп (хәтта бераз аптыраш та> автор шушы лирик геройны мактый, кызгана һәм хаклы саный, янәсе тегеләрнең бөтен ачуы моңа төшә Ә нигә соң лирик герой аларны иңнәреннән алып болай сугышырга ярамаганлыгын аңлатмый икән • Минут саен гашыйк булып • шигыренең бетемендә шагыйрь .Ә йөрәк башмы үз буем җитмәслек биек чөйгән-, ди Әлбәттә, автор лирик кройның бнм к акыллы булуын расларга тырыша Әмма образ төзү белән саксыз эш итү югарыдагы ике юлдан карикатура ясый, гәрчә бу шигырь һич кенә дә юмористик планда лзылЮгарыда карап үтелгән прозаизм һәм билгеле хакыйкатьме бозып аңлатуга корылган шигырьләрнең туу сәбәпләре Р Харисның эзләнүләрдә, экспериментларда бераз арттырып җибәрү, наз чам - гоймау яки махсус тоймаска тыры.ш ынд* .ң>и.инольлеккә омтылудагы чикләрне билгеләп бетермли-идә түгел мим Кайбер әсәрләрендә Р Харис, киресенчә. б.тгнлән гажир калдыр* поэтик сурәтләү чаралары һәм поэтик гомушняләшттртлирдәи «ашка тыш мп итә Мондый шигырьләр акны ак караны кара дип ржлаута гына •Г'- *м . әсляәи •Даимилек- дигән шигырьдә автор зәңгәр күзле кеше нинди генә имли дә зәңгәр Өметсезлек таманына батканда да Алар зәңгәр Чишмә булып илһам нуры акканда да Алар зәңгәр лар, автор теләмәгән нәтиҗәләргә китерәләр •Бер дустымны уң җилкәмә күтәрдем • дигән шигырьдә дә шул ук хәл Бер дустымны уң җилкәмә күтәрдем. Бер дустымны менгердем сул җилкәмә Икесе ике иңемә бастылар. Аяк тибеп әрләштеләр иң аунал, Җиң сызганып алыштылар аннары, Кылыч алып сугыштылар бик ялан Кылычка кылыч чаптылар Чаткылар Чәчрәде дә минем чәчне көйдерде Кизәнеп тә төгәл чаплаган чакта Кылычлары кадалды линел башка күале булып кала, ди Йөрәгеңә наз тутырып баккайда да Күзләр зәңгәр Моңлы күлдәй лолдерәшеп ятканда да Алар зәңгәр Янар таудай, нәфрәт уты атканда да Алар зәңгәр Шушы гап-гади раслауны укыганнан соң укучыда сорау туа — күзнең зәңгар төсе ничек үзгәрә ала соң’ Зәңгәр күз шатланганда—кызыл, кайгырганда — кара, сагышланганда сары төсләргә керә алмый бит инде Бу шигырьдә автор күз төсенең даимилеге кешенең үз холкыннан көрәшүеннән, принципиаль характерлы булуыннан түгел икәнлеген, күз төсенең гел зәңгәр булуында аның хуҗасының бер катнашы да юк икәнен искә алмый яки махсус рәвештә искә алмаска тырыша Шуңа күрә шигырь гомумиләштерү көченә ия була алмый, ул бары тик зәңгәр күзле кешене зәңгәр күзле кеше дигән раслауга гына кайтып кала «Бура бураганда» дигән шигырь бүрәнәгә бүрәнәне куйсаң өй була дигән гап-гади хакыйкатьне шигырьсез, сәнгатьсез кабатлауга гына корылган Р Харисның чордаш шагыйрьләреннән аермалы буларак тагын бер уңышлы ягы — аның тематик яктан аерым төркемнәргә тупланган шигырь цикллары иҗат итүе Бу өлкәдә авторның поэма остасы буларак бөтенлеккә, зуррак күләмнәргә омтылуы сизелә һәм ул бу юлда уңышка да ирешә «Дәрдмәндкә Назыйрәләр» циклы моның иң матур үрнәге «Бизәк* циклы да әйбәт, традицион, кешечә, табигый • Яралар* циклы бөтенлеге белән аеруча көчле Р Харис соңгы елларда поэмалар өлкәсендә аеруча сизелерлек уңышларга иреште Бу жанр шагыйрь иҗатының магистраль юлын билгели Әле күптән түгел генә матбугатта басылып җәмәгатьчелек арасында уңай бәя алып өлгергән «Борылышта» поэмасы шагыйрьнең бу жанрда һаман алга баруы турында сөйли Авторның элегрәк иҗат иткән поэмаларына килсәк. «Сабантуй». «Ант суы». ■ Мулланур*. 'Рәссам «Камил Якуб». «Җитмеш икенче ел икмәге» дигән поэмаларның Р Харис иҗатының гомуми йөзен билгеләүче әйбәт әсәрләр икәнен билгеләп үтми мөмкин түгел Аларның бүгенге татар совет поэзиясендә үз урыннары, ныклы урыннары бар • Ат иярләү* поэмасы шагыйрьләр җәмәгатьчелеге арасында җитди бәхәсләр тудырды Чыннан да, поэма язылышы белән көчле, оста кулдан үткән әсәр Әмма анда автор тормышта, фәлсәфәдә, фикер йөртүдә булган реальлекләр белән поэтик логика аша түгел, ә үзе теләгәнчә эш итә Бу — әсәрдәге төп. үзәк күренеш булган сугышка җибәрелгән атның качып өйгә кайту вакыйгасына карый Бу хәлне автор дезертирлык дип бәяли Әмма бит. чынлыкта ат, ат буларак, сугышырга кирәк икәнне аңламый аның кире кайтуы — абзарын, печәнен, хуҗасын, туган җирен сагынудан гына Монда автор табигать тарафыннан атка бирелмәгән акыл таләп итеп дөрес эшләми Бәлки, автор атны Кәрамның яшерен уйлары, эчке халәте символы итеп алырга телидер7 Әмма безнең халыктагы традицион ат образы әдәби, фольклор, халык көнкүреше традицияләре ягыннан да. психологик яктан да бу символны, нәкъ менә дезертирлык символын, чагылдыра алмый, бездә ат. киресенчә, патриотлык. батырлык, сугышчанлык символы Менә шуның аркасында, поэма шигъри техника ягыннан сүз тидермәслек язылуына да карамастан, тормыштагы чын реальлеккә каршы бара һәм күп укучыда канәгатьсезлек тойгысы калдыра Кәрамның йөкле хатынны сугып егуы исә бик зур кансызлык булып яңгырый. Эксперименталь эзләнүләр кайчакта Р Харис иҗатын образ эзләүдәге механик күнегүләргә кадәр китереп җиткерә Ә шигырьдә мондый аңлы рәвештә механик алымнарга күчү шигырьнең үтемлелегенә. аның сәнгатьлелегенә. поэзиягә генә хас булган тәэсирчәнлегенә зур зыян китерә Бу урында келт итеп Рубик кубигы язмышы искә төшә. Бу кубик белән кыска гына вакыт эчендә бөтен дөнья мавыкты, бөтен дөнья халкы шул кубикны боргалады Әмма уен дөньяны шундый ук кыска вакыт эчендә туйдырып та өлгерде, бүген инде бу кубикны бармак белән санарлык кешеләр генә боргалый. Механик күнегүләргә генә нигезләнеп язылган шигырьләр дә тышкы яктан гына кызыклы, гайре табигый булып күренәләр Шуңа күрә укучыда мондый әсәрләр белән кызыксыну ничек кинәт кабынып китсә, шулай кинәт сүнеп тә куя. Әлбәттә. 25 еллык иҗат тәҗрибәсе булган шагыйрь Ренат Харис поэзиядә бу хакыйкатьне яхшы аңлаган хәлдә эш итә. Иң әһәмиятлесе шунда: ул иҗатта мондый алым стихиясе колы түгел, киресенчә, шагыйрьнең әдәби белеме, сәләте һәм тәҗрибәсе үзе бу стихия белән идарә итәрлек дәрәҗәдә Шуңа күрә ул бу алымны бары тик әдәби һәм сәнгати яктан камил, заманга аваздаш һәм поэзиябезне алгы көннәргә лаеклы алып барырлык әсәрләр иҗат итүгә генә куллана ала