Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормышы көндәлеге

МАКСИМ ГОРЬКИИГА БАГЫШЛАП Казанда А. М. Горькийның тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналар булды. 29 мартта В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында А. М. Горький иҗатына багышланган юбилей конференциясе үткәрелде. Татарстан Художниклар союзының Күргәзмәләр залында • А. М. Горький сынлы сәнгатьтә» дигән күргәзмә ачылды. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган юбилей кичәсенә йөзләрчә казанлылар һәм кунаклар килгән иде. Президиумда — КПСС өлкә комитеты беренче секретаре Г. И. Усманов, ТАССР Верховный Советы Президиумы Председателе Ш. Ә. Мустаев, ТАССР Министрлар Советы Председателе М. Ш. Шаймиев, иҗат союзлары җитәкчеләре, хезмәт коллективлары, партия, совет, профсоюз, комсомол оешмалары вәкилләре, Польшаның Ломжа воеводалыгыннан килгән делегация членнары. Юбилей кичәсен КПСС өлкә комитеты секретаре Н. X. Кадермәтов ачты. А. М. Горькийның тормыш һәм иҗат юлы турында доклад белән ТАССР Министрлар Советы Председателенең беренче урынбасары, филология фәннәре докторы М. X. Хәсәнов чыкты. Тантаналы өлештән соң Татарстан сәнгать осталарының зур концерты булды. ӘЛМӘТ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА 18 февральдә Әлмәт язучылар оешмасының әдәби ел йомгакларына багышланган җыелышы булды. Поэзия буенча Э. Мөэми- нова, проза буенча Ф. Гыйльми доклад ясады. Фикер алышуларда язучылар А. Хәсә- нов, К. Булатова. Җ. Рәхимов, Сарман, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә әдәби берләшмәләре вәкилләре катнашты. Оешманың җаваплы секретаре Н. Әхмәдиев йомгаклау сүзе белән чыкты. Җыелышта Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары Г. Рәхим, Чаллы язучылар оешмасының җаваплы секретаре Г. Кашапов, • Казан утлары» журналының әдәби тәнкыйть бүлеге мөдире М. Вәлиев катнашты һәм чыгыш ясады. 19 февральдә Лениногорск шәһәренең М. И. Калинин исемендәге Техника йортында язучы Шамил Бикчуринның тууына 60 ел тулуга багышланган кичә булды. Юбилярның иҗат юлы турында язучы Җ. Рәхимов сөйләде. Кичәдә катнашкан язучылар, партия һәм совет оешмалары җитәкчеләре, нефтьчеләр, төзүчеләр юбилярны кайнар котладылар. Соңыннан Ш. Бнкчурин оештырып җибәргән «Чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе членнары һәм шәһәрнең үзешчән артистлары катнашында зур концерт күрсәтелде. 23 мартта Әлмәттә төзүчеләрнең Техника йортында язучылар оешмасының 25 еллыгына багышланган әдәбият-сәнгать кичәсе булды. Аны КПССның шәһәр комитеты секретаре А. П. Никифоркин ачты. Кичәдә оешманың элеккеге җитәкчеләре Г. Ахунов, Ә. Маликов, Ә. Гаффар чыгыш ясады. Каракалпак АССР иҗат оешмалары вәкиле К. Җуманиязов, КПССның Азнакай шәһәр комитеты секретаре 3. Мөхәммәдь- ярова. язучылар: Чаллыдан Г. Кашапов, Я Игәнәй, Зеленодольскидан М. Хәсәнов, Мөслимнән Ф. Садриев, Минзәлә драма театры режиссеры Л. Садриев, Әлмәт драма театрының баш режиссеры Р. Абдуллаев һ. б. язучыларны җылы тәбрикләде. ТУГАНДАШ БАШКОРТСТАН ҖИРЕНДӘ 25 мартта Башкортстан дәүләт университетында «Казан утлары» журналының укучылар конференциясе үткәрелде. Очрашуны университет проректоры, профессор М. Ф Гайнуллин ачып җибәрде. Журналның баш редакторы Р. Харис «Казан утларымның тарихы, эшчәнлеге, киләчәккә планнары турында сөйләде, тыңлаучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Проза бүлеге мөдире Р. Низамиев якындагы саннарда басылачак роман һәм повестьларга тукталды. Конференциядә БДУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы С. Поварисов. «Агыйдел» журналының баш редакторы урынбасары прозаик Р. Солтангәрәев, шагыйрь Р. Бикбаев һәм «Акчарлак» әдәбият-иҗат берләшмәсе членнары да чыгыш ясады. Халыклар дуслыгын тагын да ныгытуны күздә тотып. Уфа резина-техник әйберләр заводы культура сарае каршында татар мәдәниятен сөючеләрнең Г. Ибраһимов исемендәге клубы ачылган иде. 24 марттагы очрашуга клуб членнары «Казан утлары» журналының баш редакторы Р. Харисны чакырдылар. Р. Харис журналның эшчәнлеге, әдәбият-сәнгать яңалыклары турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Очрашуда журналның проза бүлеге мөдире Р. Низамиев та катнашты. Кичәнең икенче өлешендә Кушнаренко районы үзешчәннәре концерт күрсәтте. ВАССРның атказанган культура работнигы М. Гыйләҗев үзе язган кәйләрне башкарды Соңыннан башкорт шагыйрьләре А. Хәлим. Р. Шаммазов. Ф. Габдрахманов. Р. Идиятул лин үзләренең шигырьләрен укыды. Февраль аенда Уфада башкорт шагыйре Ә. Атнабаевка 60 яшь тулу уңае белән уздырылган иҗат кичәсендә Татарстаннан шагыйрь Р. Гатауллин катнашты. Ул юбилярны Татарстан Язучылар союзы исеменнән котлап, истәлекле бүләк тапшырды. ҮЗЕШЧӘН КОМПОЗИТОРЛАР КИЧӘСЕ 31 мартта Татар дәүләт академия теат рының М. Горький урамындагы бинасында үзешчән композиторлар кичәсе булды Мәсгут Имашев. Илгиз Закиров. Фирзәр Морта зин. Ренат Гобәйдуллин, Вәсим Әхмәтшии. Хәлил Селимов, Разим Валиуллин. Рәйсә Имамиева. Валерий Әхмәтшин. Фәрит Хатыйпов җырларын һәм инструменталь әсәр ләрен терле шәһәрләрдән, районнардан кил ген үзешчән җырчылар, оркестрлар, астра да ансамбльләре башкарды Гали Исхаков. Сафьян Ибраһимов, Сания Әхмәтова. Һашим Салихов, чит өлкәләрдә яшәп иҗат итүче авторлар: Мәскәүдән Фирдәвес Вафин. Ро- бес Зарипов. Чиләбедән Рафаэль Бакиров һәм Нил Минязов көйләренә язылган җыр лар да матур тәэсир калдырды Соңыннан алар иҗаты турында сөйләшү булды. САЛИХ СӘЛДӘШЕВНЕҢ МИРАС КОМИССИЯСЕ 1990 елда композитор Салих Сәйдәшен нең тууына 90 ел тула. Шул уңайдан Татар стан Культура министрлыгы һәм Татарстан Композиторлар союзы каршында С Сәйдә шев мирасын җыю, пропагандалау буенчп республика даими комиссиясе төзелде К • миссия председателе — РСФСРның һәм Та тарстанның атказанган сәнгать эшлекле» е композитор Ә. ВаКиров. Комиссия боек ком позиторның күпкырлы иҗатын яңабаштан барлау, өйрәнү, аларны бастырып чыгар», тормыш юлын өйрәнү, истәлекләр җыю һәм аның исемен мәңгеләштерү буенча күп төрле практик эшләр башкаруны үзенә бу рыч итеп куйды. Комиссия С. Сәйдәшевка Казан шәһәрендә һәйкәл кую мәсьәләсе бу енча тиешле оешмаларга мөрәҗәгать итә чак. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет әдәбияты, театр сәнгате өлкәсендә- re хезмәтләре өчен язучы Рөстәм Мингали мовка. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1988 ел. 2 март Указы белән. «Татарстан АССРнын атказанган сән гать эшлеклесе» дигән мактаулы исем би релде. Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Хәлил Мәхмүтовка һәм Ренат Мифтаховка Татарстан АССР Верхов ный Советы Президиумының 1988 ел. 1 ап рель Указы белей. «Татарстан АССРнын халык артисты» дигән мактаулы исем би релде. Совет театр сәнгате өлкәсендәге хезмәт ларе өчен Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Әвәс Галиуллинга. Зөләйха Хәкимҗановага Һәм Зөфәр Харисов ка Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1988 ел. 1 апрель У каш белви. «Татарстан АССРнын атказайган артисты» дигән мактаулы исем бирелде. ХЕЗМӘТЕН ХӨРМӘТЛӘП Совет театр сәнгате өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле эшләгәне ечеи Г Камал исемеи доге Татар дәүләт академия театры артисткасы Рауза Хәйретдинова. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1988 ел. 18 февраль Указы нигезендә. Татарстан АССР Верховный Советы Преаидиумының Мактау грамотасы белән бүлвкләнде. КОТЛЫ Я БЫЗ Әдәбият белгече һәм токкыйтьче. жур налыбыэның редколлегия әгъзасы Азат Әх модулями Алма Атада Казахстан ССР Фән нәр академиясенең М Әузаоа исемендәге Әдәбият һәм сәнгать институтында «Татар драматургиясендә социалистик реализммын формалашуы» дигән темага докторлык диссертациясе яклады. Оппонентлар — СССР Педагогия Фәниә ре академиясенең член корреспонденты. Казахстан ССРнык атказанган фән эшлек лесс профессор С. Кирабаев. РСФСРнын һәм ВАССРның атказанган фән вшлеклесе про фессор М Гайнуллин, профессор Т Галиул Фәнни дәрәҗәнең раслануы турымда 12 февральдә хәбәр килде Галимне югары фәнни дәрәҗә алуы белән кайнар котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.