ҖҮКӘТАУ
Ашыкмыйча, чал дулкыннарын салмак кына уйнатып, мәһабәт Кама ага... Күпне күргән, күпне кичергән тарихи елга ул. Анын ярына болгар бабаларыбыз төзегән шәһәр һәм авыллар сыенып утырган. Даны еракларга таралган. Җүкәтау исемен йөрткән шәһәр дә Кама якасында урнашкан булган. Җүкәтау шәһәре монгол яуларына кадәрге чорларда, археолог Т. А. Хлебникова фикеренчә, XI гасырнын икенче яртысында төзелә башлаган һәм заманында Идел-Кама болгарларының кечерәк князьлеге башкаласы вазифасын үтәгән. Җүкәтауда оашка болгар калаларындагы кебек сәүдә, культура, фән һ. б. зур үсеш алган. Бу чорда ук Җүкәтау Каманың түбән агымы тирәләрендә экономика һәм культура үзәге була. Соңгы вакытларга кадәр бу якларда табыла торган бик күп матди культура ядкарьләренең Җүкәтау шәһәрләренә караган археологик истәлекләргә тартым булуы әнә шул турыда сөйли. Җүкәтау халык тормышының мул һәм әйбәтлеге белән билгеле булган. Аның байлыгы ушкуйникларның да игътибарын үзенә җәлеп иткән һәм бу шәһәр алар тарафыннан даими таланып торган. Җүкәтау шәһәре ныгытылган үзәк өлештән, шәһәр яны бистәсе һәм зираттан торган. Шәһәрнең үзәк өлеше - элек Җүкәтау дип аталган, ә хәзер Кили дип нөртелә башлаган суның Камага кушылган урынында барлыкка килгән биек тау башында. Вакытлар үтү белән суның Җүкәтау дигән исеме бары тик тарихи чыганакларда гына сакланып калган. Җүкәтау каласы кыр ягыннан 2 метр ярымнан да биегрәк булган өч кат вал һәм әлеге валлар арасында казылган, тирәнлеге 2.5 метрдан да аргып киткән чокырлар белән ныгытылган. Тауның текә бите һәм кыр ягының көчле ныгытмалары шәһәрне дошманнардан саклаган. Кили суының сул ягында. Каманың сөзәк ярында Җүкәтау каласының бистәсе урнашкан. Шәһәрнең үсүе һәм зураюы бистә хисабына барган. Бистәдә яши торган халык сәүдә, игенчелек, һөнәрчелек. Кама һәм Җүкәтау суларыннан балык тоту һ. б. белән шөгыльләнгән. Җүкәтау зираты бистәнең коньяк һәм көньяк-көнбатыш ягында урнашкан Бистә зурайган саен зират чигенә торган. Анда табылган язулы кабер таиглары. галимнәр фикеренчә. ү зләренә генә хас үзенчәлекләре белән аерылып тора. Җүкәтау шәһәрлеге урынында монгол яуларына кадәрге чорга мөнәсәбәтле утыз тугыз корылма калдыклары табылган. Бу корылмалар үзләренең төрле-төрле булуы белән аерылып юра. 1236 ел вакыйгалары вакытында алар бөтенләй янып беткәннәр. Корылмалар төзү бирегә монгол яулары килер алдыннан аеруча зур үсеш алган. Җүкәтау шәһәрлеге урыныннан табылган әйберләр арасында шушы чорга караганнары гаҗәп тә күп төрле Болар арасында балчыктан эшләнгән савыт-саба, хайван сөякләре. шлак һәм кирпеч калдыклары бар Җүкәтау шәһәренең политик аренага чыгуы монгол яуларына кадәрге чорларда башланган. Кама суы буйларында яшәгән болг арларның XII йөз ахырларына кадәр әле рус князьлекләре белән мөнәсәбәтләре дустанә була. XII гасыр ахырында һәм XIII йөз башларында Нократ суы аркылы КамаА ның түбән агымына таба барып, анда ныгып алырга теләгән рус князьләре белән булган бәрелешләрдә Җүкәтау кешеләре башка болгар шәһәрләре һәм авыллары халкы белән берләшкән. Рус феодалларының Түбән Кама буйларына кул сузуы, алар җибәргән гаскәрләрнең бу тирәләрдә яшәгән болгар халкын борчуы болгарларны яу белән килүчеләргә каршы тору, туган җирне саклау өчен көрәшкә күтәрелергә мәҗбүр итә. Җүкәтау шәһәре 1236 елда монголлар тарафыннан тар-мар ителә һәм яндырыла. Ләкин ул тиз арада торгызыла һәм ул Алтын Урда чорында үсүен дәвам итә. Үсү генә түгел, үзенең чәчәк ату чорын кичерә. Шәһәр яны бистәсенең мәйданы бу чорда, мәсәлән, элекке белән чагыштырганда өч тапкырга арта. Зур Совет Энциклопедиясендә Җүкәтау каласы турында сөйләгәндә XIV гасырның уртасында ул Болгар илендә шәһре Болгардан кала иң бай, төп шәһәрләрнең берсе булган дип искә алына. 1359, 1391 һәм 1409 елларда Новгород, Вятка һәм Устюг ушкуйникларының төп һөҗүме Җүкәтау каласына юнәлдерелә. Чөнки ул көчәя, ныгый һәм дәүләт иминлеген саклауга зур өлеш кертә башлаган була. Гомерен болгар тарихын өйрәнүгә багышлаган Мәскәү галиме А. П. Смирнов Җүкәтау шәһәрен Болгар иленең көнчыгыш төбәкләренең үзәге дип атый. Җүкәтау җирләрендә XII1-XVI йөзләргә караган тәңкәләр, төрле эш кораллары, керамика һ. б. матди культура истәлекләре, бик нәфис итеп алтыннан эшләнгән бизәнү әйберләре табылган. Җүкәтау шәһәре урыны Кама суының сулъяк ярында хәзерге вакытта Данауровка дип аталган рус авылыннан (Чистай районы) бер чакрым чамасы ераклыкта урнашкан. Казан өязе писцовая кенәгәләрен җентекләп өйрәнгән С. М. Шпилевский Җүкәтау шәһәрлеге хәрабәләре янында шушындый исемдәге географик атамаларның бөтен бер җыелмасын таба. Әйтик, Җүкәтау шәһәрлеге урынына яисә шул тирәләргә соңыннан килеп урнашкан рус авыллары Никольский һәм Данауровканы да халык Җүкәтау дип атаган. Җүкәтау суы, Җүкәтау шәһәрлегеннән 9 чакрым ераклыктагы Берсут дип аталган суда кичү урыны — Җүкәтау кичүе, Җүкәтаудан 8 чакрым ераклыкта урнашкан борынгы болгар шәһәрлеге Еланлы (Змеевский городок) шулай ук Җүкәтау дип аталган. Еланлы шәһәрлеге каршында гына Камадагы бер утрау Җүкәтау дигән исем алган. Нугай юлы өстендә урнашкан Җүкәтау авылының Казан ханлыгы чорында булганлыгы мәгълүм. Җүкәтау атамасы җүкә (юкә) һәм тау сүзләре кушылып ясалган. Димәк, әлеге сүзләр болгар чорында ук халкыбызның тел җәүһәрләре булган. Болгар шәһәрләре Җүкәтау һәм Тубылгытау исемендә очрый торган «тау» сүзе белән хәзерге татар авыл атамаларының бөтен бер типологик комплексы бар. Биектау; Тау иле — Зеленодольск. Питрәч, Мамадыш; Калатау, Явлаштау — Саба; Ялтау — Лениногорск; Яктытау — Чирмешән; Күктау — Сарман; Кызылтау — Тукай, Аксубай, Апае һәм Печмәнтау — Арча районнарындагы авыллар. Хәзерге вакытта төрки халыклар яши торган төбәкләрдә һәм кайчандыр алар яшәгән урыннарда да тау сүзе кергән төрки атамалар күп. Мәсәлән, Сарытау (Саратов), Имәнтау, Янгантау, Кызылтау, Кырыктау һ. б. Кайчандыр шаулап тормыш иткән Җүкәтау шәһәре хәзер җир белән тигезләнгән, урыны сөрелә. Ләкин шәһәрнең исеме халкыбыз тарихында мәңге онытылмаслык булып уелып калган