Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЕРАКЛАРДАН КҮРЕНӘ

Безнең район, «Ераклардан күренә!»—дип җырларда җырланса да. яшь әле ул, нибары 1985 елның августында гына оештырылды. Әмма, миңа калса, хикмәт еллар озынлыгында гына түгел. Халык ниләр булдыра ала. район башкалардан кай ягы белән аерыла — мин әнә шулар турында сөйләмәкче булам Төбәгебезнең, хәтта район итеп оештырылган көненнән башлап кына карасаң да, башкарган эшләре шактый Хәтта борынгы шәһәребезнең дә. авылларның да йөзе үк үзгәреп-яктырып китте кебек. Моңа, әлбәттә, районның КПСС Үзәк Комитетының апрель Пленумыннан (1985) соң оештырылуы нык тәэсир итте. Райондагы партия, совет, комсомол, профсоюз оешмаларын төзегәндә үк без кеше кадерен алга куеп тотындык, кадрларны булдыклылыклары буенча бәяләп урнаштырдык. Безнең район халкында революцион көрәш рухы дөрли, илгә һәм үзенә тапшырылган вазифаларга тугрылык көчле. Хезмәт дәртенең яңача кабынып китүенә элекке химия заводыбызга иш итеп яңа завод салыну да этәргеч булып тора. Аңарда илнең авыл хуҗалыгына бик кирәкле минераль ашламалар җитештереләчәк Дөрес, бу яңа заводның нәкъ менә безнең якларда салынуы хакында төрле фикерләр йөрде. Хуплаучылар да. каршы төшүчеләр дә булды. Әмма, безнең уебызча, мәсьәлә дөрес хәл ителде Яңа заводны бездә салу, беренче чиратта, Менделеевскиның тәҗрибәле химикларына бәйле Безнең Л. Я. Карпов исемендәге химия заводы тарихы үзе генә дә ни тораП Бу заводны 1868 елны Вятка губернасына караган Алабуга өязендәге Кураков волосте Бондюг авылы крестьяны К. Я Ушков ача. Завод Кама елгасының Тихие Горы пристаненнан ике чакрым ераклыктагы Тойма суы буена салынган. Баржалар-пароходлар йөзеп торган су юлы булуы, арзанлы эшче көчләрнең күплеге, ташландык җирләр, унсигез- егерме чакрымда гына Кокшан заводының эшләп утыруы — барысы да тәвәккәл, уңган крестьянга яңа тармакны шактый киң җәелдереп җибәрергә мөмкинлек бирә 1870 елда ук инде завод 238 пот химик продукция чыгара. Ушковның улы үзеннән дә эшчәнрәк була. Ул башлап йөргән чорда, ягъни 1898 елга кадәр завод тагын да киңрәк колач ала. Әмма шуннан соң, бигрәк тә беренче империалистик сугыш башлангач, заводның көймәсе комга терәлә. Шунлыктан, завод идарәсе, эшләрне җайга салу ниятеннән. Бондюгка талантлы химикны, инженер Лев Яковлевич Карповны чакырып ала. Ул вакытта Лев Яковлевичның ялкынлы революционер икәнлеген берәү дә белми әле Заводның өлкән коммунисты Ш Саттаров истәлекләрендә мондый юллар бар: «...алты-җиде ай үтүгә заводтагы хәл нык үзгәрде. Лев Яковлевич, үзенә генә мәгълүм ысулларга таянып, эш көнен сигез генә сәгатькә калдырды, эшчеләргә махсус киемнәр бирдертте. хәтта мастерларның безгә мөнәсәбәте яхшырды». Акыллы һәм уңган инженер, акрынлап, завод эшчәнлегенә революцион рух иңдерә башлый. Бөтен тирә-юньдә беренче буларак, хезмәт кешесе сигез сәгатьлек эш көненең рәхәтен татый. Предприятиедә эшчеләр контроле кертелә. Мондый яңалыклар торган саен тирәнгәрәк китә: профсоюзлар, эшче депутатларының Советлары, милициянең һәм Кызыл гвардиянең эшче отрядлары төзелә. Мондый әзерлек Каманың түбән төбәкләрендә Совет власте урнаштыру өчен барган көрәштә хәлиткеч роль уйный. Завод яшьләре арасында, тирә-юньдә беренчеләрдән булып, комсомол оешмасы төзелә Ленинчыл коммунистик союзга берләшүчеләрнең яртысыннан артыграгы — татар яшьләре Алар башка волость комсомолларыннан революцион көрәшкә әзерлекле булуБ леры ягыннан аерылып торалар Р. Баһаветдинов. Ш. Саттаров, А Алимбеков Р Хамитов. А. Шәймәрдәнов Заводның партия оешмасы шулай ук өяздәге башка оешмаларга урнек бирә Бо~- Дк>г эшчеләренең Совет хөкүмәте тарафыннан белдерелгән беренче декретларны -ң алдан хуплап чыгуын нәкъ менә шуның белән аңлатырга кирәк тә инде Л. Я Карпов исемендәге химия заводы - безнең районның әйдәп баручы коллективы ул Кайсы тарафка нинди генә ярдәм кирәксә дә. беренче башлап шушы заводыбыз алына. Районның башка оешмаларын кадрлар белән тәэмин итүдә дә яңалыкларга юл яруда да заводның роле зур. Бу данлы коллективта тәрбияләнгән кайбер коммунистлар Татарстанкүләм җитәкче постларга да тартылдылар Ш У Усманов Т Ф Фәсхетдинов, А. Ш Шаһиморатов һәм башкалар 1920 елның 1 Май өмәсендә эшчеләр завод белән елга порты арасына тимер юл суза башлыйлар Ушковлар. дистә еллар буена хыялланып та. башкарыл чыга алмаган бу зур эш 1921 елны уңышлы тәмамлана. Поселокның яңача төзелә башлавы да шул чорга туры килә. Аның иң беренче урамына бөек Ленин исемен, икенчесенә үк Л Карпов исемен бирәләр Дерес. алга бару монда да канкойгыч көрәшләр белән өзелеп-езелеп тора. Завод эшчеләреннөн тезелгән революцион отрядлар легендар В М Азии дивизиясенә кушыла Совет властен урнаштыруда һәм ныгытуда кызылгвардияче А Алимбеков. М Лотфуллин С Сәет гврәев кебек патриотлар башлап йөри Алар промышленностьны үстерүдә дә. наданлыкка каршы көрәштә до халыклар арасында интернационализм рухы тәрбияләүдә да нык тырышалар. Надежда Константиновна Крупская, 1919 елны Бондюгка килгәч ■ Эшчеләр безне бик җылы каршыладылар.— дип яза.— Үз хәлләре белән таныштырдылар Аларның карашчан рухы шатландырды. Алар тормышны яхшыртырга тырышалар. Коммунистик клуб булуы яхшы. Клубларында шактый бай китапханә бар Коммуна театры оештырылган. Анда төрле җыелышлар да уздырыла Хәреф танымаучылар юк диярлек. Укытучылары— коммунистлар һәм еларга теләктәшләр Мөселман укытучылардан икесе бигрәк to ошады Агалы-энеле алар Икесе дә — коммунистлар • Надежда Константиновна телгә алган татар укытучылары — Сәхәбетдиноалар Алар Бондюг кешеләренең белемле, революцион зирәк акыллы булуы ечен зур кеч куйганнар 1920 елдан КПСС члены К. С. Сәхәбетдиновны халык аеруча зур хермәт белән иске ала. Заманында яшьләрнең иң ышанычлы киңәшчесе булган коммунист Б Баһаветдинов- ны исә соңрак Казан университетына ректор итеп алалар Боек Ваган сугышы елларында да Менделеевен кешелере ил белән бер ритмда яши Заводка икеләтә тырышырга, дошман итеге астында калган предприятие лориең бурычын да өлешчо үз остенә алырга туры килә. Ул елларда завод оборона ечен егермелоп төрдәге продукция җитештерә 1944 елны, фидакарьлекләрен искә алып, күпсанлы эшчеләр орден-медальләр белән бүләкләнәләр. Фронтка киткән кешеләребез дә һич сынатмый. Җиде егетебез — В Белоусов И. Бурмистров. В. Пискунов, П Софронов. М Суднишникоо. М Фомин. П Фролов Советлар Союзы Герое исемен алды Батырларның алтысы — Менделеевскнның 1 иче мәктәбендә бергә укып йөргән егетләр. Бу героик дәрт, дошманга карата сугышчан рух бүгенге яшьләребездә дә тәрбияләнә Районда интернационалист харбнләр курсы бар Аның иң актив членнарыннан хәрби хезмәт елларын Әфганстанда батырларча үткәргән егетләрне — Р Дәүләтшин, С Поспелов. С. Плнтмаи, Р Гаифетдинов. Л Кули коены мактап телгә аласы килә. Кыскасы, фидакарьлек һем батырлык безнең М кеше ләренә буыннан-буынга күчә килә. Әле бүгенге көннәрдә дә районыбыз горурлыгыннан саналган химия заводы наз еллыгын да үткәрде инде Бу зур тантананы коллектив хезмәт уңышлары белән матур иттереп каршы алды Шуңа кура аны Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белен булев ледопор Коллектив даннары илгә таралган уңганнар тәрбияли. Аидыйлардан КПССның XXII съезды делегаты, Ленин орденлы Р Б Хәлиуллинны, КПССның XXIV съезды делегаты Л 3 Закированы. Бөек Ватан сугышы каһарманы. Ленин орденлы М С Юсу поаәны, КПССның XXVI съезды делегаты В П Мехөмметшинәиы КПССның XXVII съезды Делегаты В А Кучинаны «Кама» колхозының элекке председателе Б В Әхмәроеиы һәм шундыйлардан үрнәк алып, җиң сызганып эшләп йөрүче йөзләрчә уңганнарны күрсәтергә мемкин булыр иде. , Мәгълүм ки. безнең халык, гомумән җырлы» җырлы- эшл.р-в ярата Безнең ра-онда да шулай Әле Октябрь революциясенә кадәр үк химия заводында һевесхер җырчылар уенчылар түгәрәге булган Соңра аны .Коммуна, театрына әнле-дерге-нер Заеод театры ай саен диярлек яңа спектакль күрсеткен. А Островский вюв орьмим пьесаларын с.хн.л.шт.рг.н Хәтта Беек Ватан сугышы елларында да валы. сәнг...,ы. Р^ның шундый җирлегендә Татарстанның һем Кар«алпы.с.аииың халык аргх. •асы Вафира Гыйзэетуллина җырчы Ремэ-в Энинетулл-а кебек тала-тлер үсеп -ну һич гаҗәп түгел. Егор Уткин, Дифгат Сирай кебек шигъри җаннарны да укучы яхшы хәтерлидер Алар, кызганычка каршы, дөньядан яшьли кичтеләр. Шагыйрь күңелле кешеләребез тагын да бар безнең. Мәсәлән, колхоз председателе булып эшләүче Марсель Гыймазетдиновның шигырьләре республика газеталарында шактый еш күренә. Тиздән аның шигырьләре аерым китап булып та басылыр дип торабыз. Марсель үзе , җитәкли торган Г. Тукай исемендәге колхозда әдәби-музыкаль берләшмә дә оеш- ' тырып җибәрде Районыбыздагы халыклар татары, русы, марие, барысы бер гаиләгә тупланып, дус булып, бик матур иттереп яшиләр. Ул бездәге үзешчән түгәрәкләрнең ярыш концертларын күрсәгез — сокланып туймаслык! Арада Тукай исемендәге колхозның татар хоры, «Азии» совхозының мари фольклор ансамбле аеруча уңышлы чыгышлар ясый. Менделеев районын яшь дигән идек. Әмма безнең хезмәт һәм сугыш ветераннарыбыз да җитәрлек. Алар яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр, районны яшелләндерү, урамнарны төзекләндерү кебек өмәләрдә актив катнашалар Ветераннарга карата кайгыртучанлык күрсәтү махсус төзелгән программа нигезендә тормышка ашырыла. Алар үзләре дә бик актив М. Зыятдинов, М. Некрасов. К Вафин. М. Вәлишин, Г. Садыйков. П. Южмин һәм башкалар район партия оешмасының иң ышанычлы таянычлары булып санала. Бүгенге көннәрдә районның бөтен көче уникенче бишьеллыкны уңышлы үтәүгә юнәлдерелгән. Ил күләмендә алга сөрелә торган үзгәртеп корулар бездән бик тәвак- кәл һәм эшлекле адымнар ясауны сорый. Бигрәк тә авыл хуҗалыгы өлкәсендә нык тырышырга туры килә. Уңган коллективлардан «Октябрьнең 40 еллыгы». «Батыр кул», Ильич исемендәге колхозларны. «Тойма» җәнлек совхозын һәм «Агропромхимия» берләшмәсен күрсәтергә була. Тукай исемендәге колхозыбыз быел: «Бишьеллык планны дүрт елда үтибез!»—дигән яңа өндәү белән чыкты. Мондый тәкъдимнәрне, әлбәттә, хупларга гына кала. Промышленностебызның да шатландыра торган яклары бар: химия заводы эзлекле, ышанычлы адымнар белән алга атлый; төзүчеләребезнең эше дә канәгатьләнерлек, сәүдә тармагында да мактанырлык яңалыклар сизелә. Әмма алда торган бурычлар тынычланырга урын калдырмый. Без ел саен уртача 48-50 мең тонна ашлык җитештерергә тиешбез. Дөрес, алдынгы хуҗалыклар үрнәген киңрәк җәелдерә алсаң, бу бурычны уңышлы үтәп чыгарга мөмкин. «Кама», «Октябрьнең 40 еллыгы» исемендәге колхозлар, «Бондюг» совхозы яхшы эшкәртелгән басуларында гектарыннан утызар-кырыгар центнер уңыш җыя. Хәзер авыл хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл кыласы бар. Моның өчен авылларны төзекләндерү, яңа йортлар салу, зур авылларда урта мәктәпләр ачу, больницаларны арттыру кирәк. Бу юнәлештә башкарылган беренче эшләр үк уңай нәтиҗә бирә башлады. Якын арада район үзәгендә сөт комбинаты һәм ипи заводы саласы бар. Ижевка авылында елына 30 миллион шешә минераль су чыгара торган яңа завод ачылды. Билгеле булганча, монда безнең бик шифалы «Ижминводы» курорты бар. Аңарда ел саен сигез мең кеше дәва алып китә. Менделеев шәһәре генераль план нигезендә төзекләндерелә. Бу планга заводның кайбер цехларын яңарту да кертелгән Яңарту, нигездә, тирә-ягыбыздагы табигый матурлыкны, урмансуларның сафлыгын саклауга юнәлдерелә. Якын елларда безгә килсәгез, районыбыз сезне үзенең мул табыннары, төзек йортлары, бакчалары һәм Тойма буендагы чиста комлыклары белән каршылаячак.