Логотип Казан Утлары
Хикәя

1 июнь — Балаларны халыкара яклау көне

Роза Хафизова КҮҢЕЛЛЕ МИЗГЕЛ Кинәт нидер булды. Таудай «КамАЗ» машинасы җир селкетеп барган җиреннән шып туктап калды. Аның уң ягына көяз «Жигули», саллы «Волга» килеп терәлде. Асфальт юлдан җилдәй йөгерүче башка машиналар да, «ни булды тагын», дигән кебек, тормоз-тешләрен шыгырдатып туктый торды . Урамда хәрәкәт тынды Арткы рәттәге шоферлар, тукталышның сәбәбен ачыкларга теләп, кабинадан башларын сузып, үрелеп- үрелеп алга карады. Аларның кырыс йөзләрен шундук елмаю балкытты: урам аша сабыйлар төркеме уза иде Төркемнең алдында кызыл бантиклы нәни генә кызчык, кулындагы флагчыгын селкеп, машиналарга туктарга боера Флагчыкның, әйтерсең лә, теле бер «Туктагыз, туктагыз, без киләбез, балалар килә»,— дип җилферди кебек. Сабыйлар исә урамга сибелгән күбәләкләргә охшап тора: чибәр- тазалар, гөл кебек киенгәннәр. Саф янәшәсеннән ак халатлы тәрбияче кыз атлый Ул машиналар ягына әледән-әле борылып карап ала һәм, колачын җәеп, балаларны ашыктыра. Кулга-кул тотынышкан малайлар, кызлар шау-гөр килеп урам аша уза. Якында гына курчак театры Спектакль карарга баралар булыр. Ләкин бу минутта малайларны алдына болан сурәте беркетелгән «КамАЗ» машинасы күбрәк кызыксындыра Озаграк тукталып күзәтергә дә риза алар Житәкләшеп килгән кызчыклар гына ирек бирми, ашыктыралар, кулларыннан тарталар. Кызчыкларга машиналар әллә бар, әллә юк — исләре китми Аларны урамның каршы ягындагы түтәлдә үскән чәчәкләр ымсындыра. Күктә кояш елмая Урамда гөлләр чәчәк ата Тормышыбызның гадәти бер мизгеле Туктагыз, тын калыгыз: урамнан сабыйлар уза. БАТЫРЛЫК Көн уртасы. Күрше авылга барган җиремнән арып, юлдан читкә- рәк чыктым да киң ябалдашлы каен төбенә ял итәргә утырдым. Урман эчендәге тынлыкка, аллыгөлле чәчәкләргә, яшеллеккә сокланып тирә- ягыма карарга өлгермәдем, кинәт баш очымда бер кошчык чыркылдап җибәрде Шәүлегән' Түше сап-сары, канатлары капкара Ата кош Ана шәүлегәннең каурыйларында аксыл-яшькелт төсләр дә була. Ул нәкъ минем баш өстендә бер юан ботакка кунган да йоннарын кабартып, канатларын җилпи-җилпи түбән карап, ачулы чыркылдый Миңа карап чыркылдый. Син нәрсә, кошчык, ник миңа ачуланасың, сиңа тимим ич. әз генә ял итәм дә китәм,—дигән булам Кошчык исә ялг кына түбәнрәк ботакка төшеп кунды да, баягыдан битәр чыркылдап, ачыктан- ачык тиргәргә тотынды Агач төбеннән куа иде ул мине. Хәтерем калды Ярый, мин әйтәм. урманга сыймыйсың икән, читкәрәк китим соң. Янәшәдәге агач төбенә күчеп утыруым булды, кошчыгым шуны гына көткән икән, томырылып каядыр очты. Бераздан ул томшыгын;, жим кыстырып әйләнеп тә кайтты Әһә. аңлашылды, каен ботагында оян бар. курәсен. әнкә кошын йомырка баскандыр Батыр кошчык икансен. кеше хәтле кешене оян яныннан куарга коч таптын. Батырлыгын остенә түземлек, сабырлык телнм Нәнн .ирегезне парлап үстерегез, табигать сезне хэвеф-хәтердән сакласын' Равил Вәлиев УЛЫМ ХИКӘЯЛӘРЕ Табадан качкан май Ял көнне Раушан белән качышлы уйнадык Күзгә озын сөлге бәй ләдек тә, кулларны сукыр кеше сыман алга суза-суза, бер-беребезне тотып алырга тырышабыз Шулай байтак куышып аргач, тамак ялгарга теләп, тәмле нс килгән кухняга кердек Менә әнисе кайнар табага Раушанның йодрыгы кадәрле ак май кисәге салды да. ниндидер ашыгыч йомыш табып, бүтән бүлмәгә чыгып китте. Раушан табада эрегән майга озак кына текәлеп карап торды һәм бераздан, исе китеп, кычкырып җибәрде — Әти, дим, әти! — Әү. улым? — Табадан май качты' Хикмәтле ипи Көтмәгәндә Раушанның температурасы күтәрелеп китте Әбисе биргән сәдәф даруны эчәр иде - - тәмсез! Авыру оныгына дару эчертеп булмагач, әбисе хәйләгә кереште Ак сәдәфне ул яшереп кенә, ипи йомшагына батырлы да, өстенә бал май ягып. Раушанга бирде Ләкин әбисенең хәйләсе тиз ачылды Икенче ипи бирче, дәү әни!—диде Раушан, дару сәдәфе авырт тырган тешләрен тотып. - Нигә, бәбкәм? — Бусының сөяге бар* Хәрби бәрәңге Әбисенең төрле белешмәләр салынган букчасын карап утыра идек Шундагы кәгазьләр арасыннан кайчандыр мин хәрби хезмәттән җи бәргән бер фото килеп чыкты Раушан аңа озак кына карап торды да — Әти, син мәллә бу? - Дип куйды - Әйе. солдат әтиең, улым* Әнә күрдеңме мундирын’ Аны кемнәр кия. әгн? Хәрбиләр — Кайчан? — Парадка чыкканда, кунакка кайтканда Бераздан әбисе безнең алга мичтә тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңге китереп куйды - Ашагыз — мундирлы бәрәңге! Читтә яшәгәч, авыл бәрәңгесен бик сагынгансыздыр. Сагынмаган кая инде ул! Хәтта Раушан булып Раушан да. соклануын белдереп: — Аһ, дәү әни хәрби бәрәңге пешергән!—дип‘куйды Паганини һәм әни Әнисенең туган көне иде. Бүген ул ял гына итәргә тиеш! Раушан белән икәү, иртүк торып, идән юдык. Аннары, тәмле коймак пешерү өчен, кухняга кереп киттек. Хәер, киттек үк дисәк, бик дөрес булып бетмәс! Раушан зал ягында тыныч кына телевизор карап утырган әнисе белән кухня арасында йөреп торды: — Әни, коймакка майны күпме салыйк? — Әни. коймакны табадан кайчан алыйк?.. Өчебезнең дә кәеф шәп! Өй чиста! Табада, тәмле исе белән борын нарны кытыклап, коймак пешә! Менә мин кухня стенасындагы радионы борып җибәрдем Бөек итальян композиторы Никколо Паганини музыкасын тапшыралар иде Дикторның телендә гел Паганини да Паганини! Бүген аның да туган көне икән Моны ошатып җиткермичә, Раушан әйтеп куйды: — Нигә минем әнием турында да сөйләмиләр? Аның да туган көне ич, әти? Арадашчы Тормыш булгач, савыт-саба шалтырамый тормый икән! Беркөнне әнисе белән юктан гына үпкәләштек тә Раушан аша «сөйләшергә» тотындык Әйтик, иртән ул малайны кочагына алып сөя дә — Улым, бүген әниеңнең профком җыелышы!— дип. тыныч күңел белән эшкә чыгып китә. «Профком»ның нәрсә икәнлеген, әлбәттә, кечкенә Раушан белми Димәк, бүген кич аны бакчадан тагын әтисенә алырга туры киләчәк! Икенче көнне инде мин: — Улым, бүген әтиең дружинада йөриячәк!—дип эшкә чыгып ки тәм. Дружинаның нәрсә икәнлеген бәләкәй Раушан әле кайдан белсен! Димәк, бүген кич малайны бакчадан әнисе алып кайтачак! Мондый аңлашулар еш кабатлана башлагач, «күз бәйләш» уенына Раушан да ияләшеп җитте Башта аңа «телсез» әти-әнисе арасында йөрү шактый кызыклы булды Ләкин бераздан ул да әлеге «уен»нан туеп өлгерде. Ял көнне Раушан минем бүлмәгә керде дә: — Әти дим. Борыным кычыта, бар, шуны әнигә әйтеп кил әле!- диде. — Борының кычыткач, бәлки, үзеңә әйтергәдер? — дип котылмакчы булдым мин — Күчтәнәчләр төяп, дәү әниең киләседер, улым! Ләкин бу юлы Раушанга «күчтәнәч» сүзе дә тәэсир итмәде: — Әйем Мин инде күптән әйттем — хәзер син әйт!— диде ул, күзләрен мөлдерәтеп Бу мизгелдә аның юеш керфекләренә ике көмеш тамчы кунган иде