.
Сугыш чорында Татарстанда чыккан матбугат белән якыннан танышканда, утлы еллар авазын алып килгән ул хәбәрдар халкыбызның тиңдәшсез батырлыгына мәдхия булып та. яңа сугыш уты кабызырга маташучыларга кисәтү булып та яңгырый •Бетенесе дә фронтка, дошманны җиңүгә! • — ул көннәрнең ялкынлы чакыруы шундый Татарстан язучылары да сугышның беренче көннәреннән үк алгы сызыкка — каләм белән дә. штык белән дә дошманны кыйнау һәм җиңү өчен көрәшкә күтәрелә Язучылар союзының 53 әгъзасыннан сугышның беренче елында ук инде 25 кеше фронтка китә Алар арасында М Җәлил Ф Кәрим Н Баян. С Хәким. Ә. Исхак һәм башкалар бар Халкыбызның данлы улы Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерен биргән Гадел Кутуй хәрби комиссариатка язган гаризасында болай ди «Барлык совет халкы социалистик Ватаныбызны дошманнан саклау өчен кузгалган бу ааыр көннәрдә мин өйдә кала алмыйм Мине хәрәкәттәге Кызыл Армия сафларына кабул итүегезне сорыйм Каләмем һәм штыгым белән дошманиы кыйнаячакмын, тормышымны партия эше өчен бирәчәкменӘйе. сугыш тормышның барлык тармак ларын үзгәртеп коруны таләп иткән Шул исәптән язучылар эшчәнлеген дә Ул чор мәкаләләре кыска, үткен тел белән, вакыйгаларның кайнар эзеннән язылулары белән аерылып тора Фронттан әдипләребез язган публицистик мәкаләләр дә. фронтка барып кайткан каләм осталарының чыгышлары да аледән- әле -Кызыл Татарстан- газетасы битләрен дә күренә Вакыт узу белән саргайган сәхифәләрдә — шул кырыс чорның сулышы сынауларда сынатмаган халкыбызның батырлыгы Менә Әхмәт Исхакның -Кызыл Татарстан» газетасының 1942 ел. Ю сентябрь санында басылган - Бер адым да артка чи генмәскә'- дигән шигыре. Патриотик хис белән сугарылган ул әсәр тылда калган газиз аналарның сөйгән ярларның яу кырына киткән ир-егетләргә наказы булып яңгырый Ышанычын биглый сезгә халык.' Дошлюннарга нзфрәт белән янып. Алыгыз сез туганнарның учен. Кызеанлшгыз чанны Ватан өчен Якташларыбыз бу сүзләрне ничек үтәгәннәр соң’ Йөзгә кызыллык китермәгән- нәрме’ Бу сорауларга фронтовик шагыйрьләр язган шигъри юллар белән җавап бирергә мөмкин Төньяк-Көнбатыш фронттан Шәрәф Мөдәррис болай дип яза. Таң аткач та һөзүум башланачак. Ярсый йөрәк буген шуңарга.' Куп та утлые. илнең тугай-кырын Нурга бизәп таң да яктырыр Шул вакыт ул. уйчан курайчыбыз. Пулеметлар җырын яудырыр* • КЫЗЫЛ Татарстаи«нын 1942 ел. 23 октябрь санында басылып чыккан -Атака алдыннан- ДИГӘН әлеге шигырь Минзалә егете курайчы Зөфәрнең землянкада, якташлары арасында моң сузуы, аларны һөҗүм алдыннан дәртләндерүе, Ватан-ана турындагы изге уйларга салуы турында Вакыт узган саен теге яки бу вакыйганың мәгънәсе һәм әһәмияте кими, тоныклана Бөек Ватан сугышы елларындагы каһарманлык еллар узган саен яңа төсмерләре белән ачыла гына бара Шул чорның кайнар сулышма алып килгән бер язма игътибарны үземе җәлеп итә Ул -Кызыл Татарстан» газетасының 1042 ел. 25 октябрь санында басылган һәм «Язучыларның барлык иҗат көчләрен фронтка ярдәмгә, дип атала Татарстан совет язучыларының гомуми җыелышыннан язылган ул отчетта мондый юллар бар • Сугыш башлангач язучыларның патриотик иҗат көчләре дөрес юнәлеш алган Язучыларның иң зур күпчелеге үзенең иҗатын совет халкының гитлерчы бандитларга каршы изге көрәшен чагылдыруга багышлаган Т Гыйззәт. Ш Маннур К Нәҗми. Ә Исхак Г Разии А Шамов. М Әмир Н Баян Ф Хөсни. Р Ишморат һ 6 иптәшләрнең төрле жанрдагы әсәрләре моны бик ачык күрсәтәләр • Шушы җилекле сөйләшүдә Татарстан язучылары алдында торгам кичекмәстән хәл ителергә тиешле бурычлар да ачыклана Әйтик, герой якташларыбы • Илдар Маииамоа Салават Кәримоа Виктор Григорьев Фәрит Фәтхуллин. Геннадий Гобойду-алии һәм башкалар турымда киң шъаотмалы әсәрләр тудыру кебек сугышчан бурыч тора дип белгеләп үтелә җыелышта Вакыйгалармы узып булса да әйтик даучыларыбыз бу бурычны намус ведан үти Каһарман якташС ларыбыз турында шактый гына очерклар, поэмалар иҗат ителә, ә 1945 елда Татарстан китап нәшрияты «Батырлар китабы»н бастырып чыгара. Беек Ватан сугышы тарихын өйрәнүчеләр өчен ул бүген дә хезмәт итә. чөнки әлеге әсәрләр вакыйгаларның кайнар эзеннән язылган булулары белән үзенчәлекле. Сугыш елларында фронтовиклар белән тыл хезмәтчәннәре арасында ачык хатлар алмашу матур гадәтләрнең берсенә әверелә Менә шундый хатларның берсе Аны иҗат итешүгә язучыларның кулы кергәнлекне чамалавы читен түгел Хат «Кызыл Татарстан» газетасында 1943 елның 6 мартында басылган Аңа 1511137 кеше кул куйган Арада Кави Нәҗми. Таҗи Гыйззәт кебек күренекле әдипләребезнең исемнәрен дә очратабыз Хат публицистик осталык белән. гыйбрәтле мисаллар аша. СССР халыкларының дуслыгын гәүдәләндереп иҗат ителгән •Татар халкының күз нуры кебек кадерле уллары! Сөйгән ярларыгызның Сезне фронтка озатканда Куркак хатыны булып яшәгәнче, Батырдан тол калу яхшырак,— дип җырлап, Сезне батырларча көрәшергә өндәгән наказларын намус белән үтәвегез өчен сөенеп бетә алмыйбыз «Куркак егет ир булмас», «Курыкканга куш. койрыгы белән биш», дип, куркаклыкка нәфрәт белән караучы татар халкы Сезгә, бабалары- гызның сугышчан традицияләрен саклавыгыз өчен иксезчиксез рәхмәт укый» Күренгәнчә, хатның эмоциональ көч-тәэсирен арттыру өчен авторлар халык иҗатын киң файдаланган • Идел-йортиың ирекле шәһәрләрендә авылларында син үзеңнең сәләтеңә тиң хезмәт, талантыңа тиң профессия, мәхәббәтеңә тиң яр сайлап алдың Кайчандыр синең бабаларың — Дус-иш кирәк дөнья көтәргә — дип җырлаганнар Ул тугрылыклы дусларны син совет халыкларының тату семьясында таптың Кайчандыр синең бабаларың — Очар идем юк канатым . —дип моңаеп җырлаганнар Совет власте сиңа болытлардан югары очарлык, кешелек культурасының иң биек тауларын күтәрерлек көчле канатлар үстерде» Хатта фашистларга ачы нәфрәт хисе конкрет мисаллар аша тәрбияләнә Бу хатта шулай ук шагыйрьләребез әсәрләре дә оста һәм белеп файдаланылган Ә нигә бүгенге үзгәртеп корулар чорында да әдипләребезгә, журналистларга халык белән аралашуның шундый формасын кабатламаска соң әле’1 Ул чордагы татар матбугаты фронтовик шагыйрьләр иҗатына киң урын бирә, алар эшчәнлеген даими күзәтеп тора, дөрес юнәлеш бирергә омтыла 1943 елның 13 мартында «Кызыл Татарстан» тәнкыйтьче Хәсән Хәйринең «Мәхәббәт һәм нәфрәт турында шигырьләр» дигән күләмле мәкаләсен бастырып чыгара Автор анда сүзне орденлы шагыйрь Шәйхи Маннур иҗатына юнәлдерә Мәгълүм булганча, Бөек Ватан сугышы барган көннәрдә Ш Маннурның «Җиңүчеләргә сәлам» исемле җыентыгы басылып чыга, аңа фронтовик шагыйрьнең окоплардан язган 19 шигыре туплана. «Маннур бүгенге хәлләрне, һәр яңалыкны. сугыш чорында туган вакыйга, фактларны күрә һәм шагыйрь йөрәге белән сизә. Ул үзенең шигырьләрен фашистлар кулына эләкмәс өчен гранатасы белән үзен дә. дошманнарны да шартлаткан батыр старшина Курмаевка, сугышмы-шофер Ибраһим Сабитовларга («Халык улы», «Шофер һәм малай» һ б ) багышлый Ленинград халкының, Москваны саклаучы каһарманнарның батырлыкларын, совет халыкларының бердәмлеген, ышанычын, дошманга ачы нәфрәтен җырлый»,— дип яза X. Хәйри Озак та үтми, газета фронтовик шагыйрьнең танылган «Гайҗан бабай самолеты» әсәрен бастырып чыгара Фатих Кәримнең сугыш елларында иҗат ителгән һәм бүген дә дәреслекләребезнең йөзек кашы булып йөргән «Пионерка Гөлчәчәккә хат»ы һәм башка күп әсәрләре әнә шулай кайнар вакыйгалар эченнән алып язылган булулары белән әһәмиятле Язучыларыбызның көрәшче иҗатлары турында аерым-аерым сөйләргә мөмкин Аларның агитацияпропаганда һәм оештыру эшендә кылган игелекләре, кулларына корал тотып дошманга каршы атакага күтәрелүләре. Муса Җәлил. Абдулла Алиш кебек каһарманнарыбызның дошман тылында аяусыз көрәш алып барулары һәм палач балтасы алдында да сынатмаулары үзләре бер дастан. Шунда ук Габдрахман Әпсәләмов, Нәби Дәүли, Шәрәф Мөдәррис. Әмирхан Еники. Мөхәммәт Садри. Сибгат Хәким һәм башкалар сугыш елларының төрле чорын, төрле төбәкләрен, төрле вакыйгаларын чагылдырган гүзәл әсәрләр иҗат иттеләр Аларның данлы традицияләре бүген Хисам Камалов. Шамил Рәкыйпов. Мөхәммәт Мәһ- диев, Самат Шакир һәм башкаларның иҗатларында дәвам итә Димәк, батырлык онытылмый Димәк, ул еллардагы каһарманлык әле бик озак вакыт буена әдипләребезгә илһам чыганагы булып хезмәт итәчәк