ЮЛЛАР, ЮЛЛАР
Аның белән без үткән көздә очраштык. Озаеп барган төннәрдә йолдызлар мул атыла, таңнар суык һәм мул чыклы иде инде. Елның бу фасылы бизәкләре дип тагын көннән-көн салкыная барган җилне, болытларның өзлексез агылуын, яфракларның дерелди-дерелди коелуларын, кошлар җырының тынып калуын, киек казларның җылы якларга сәфәр чыгуын әйтергә мөмкиндер. Табигатьрәссам үз пумаласыннан сары буяуны кызганмый тамыза башлаган чак иде. Рәүф Абдуллович Әһлиуллин Буа май-сыр комбинаты директоры каби нетында, түр өстәл буенда утыра. Бүлмә ишеге ачык. Мин кергәнне искәрмәде дә бугай, сәлам биргәч, сискәнеп киткәндәй булды, урыныннан күтәрелде, күрешергә кул сузып, каршыма атлады. Хәл-әхвәл сорашып утырганда да аның производство мәсьәләләре тәэсиреннән тулысынча арынып җитмәгәнен абайладым. Уйлары бүтән үзән нән агыла иде шикелле. Мин аның йончыган йөзенә, арыган күз карашына, маңгаена гына түгел, авыз-борын тирәләренә сарылырга әрсезләнгән сызык ларга, чигәләрендәге көмеш җепләргә дикькать иттем һәм ирексездән: «Безнең буынның да көзе җиттемени соң инде?— дип уйлап куйдым.— Яшьтәшемнең килеш-килбәте шундый фикергә этәрә. Ә безгә нибары... нибары илле сигез яшь. Хәер, пенсияне тикмәгә генә алтмыштан бирмиләр ич инде...» Ул да булмады, комбинат директоры Рәүф Әһлиуллин үз хәтеренең әллә кайсы почмагыннан бергә үткән яшьлек елларының мәзәк хәлләрен, гыйбрәтле вакыйгаларын актарып чыгарды. Шул чак аның тавышына яшьлек чыңы кайтты, коңгырт кара күзләрендә күкрәп яшәү очкыннары кабынды, гәүдәсе тураеп, егетләрчә төзлек тапты. «Юк әле,— дип дәртләнеп фикер йөртә башладым мин дә,— безнең дары мичкәләрендә дары бар әле, бар! Алтмышка гына түгел, җитмешкә җиткәндә дә сафта булырбыз. Ә без җитмешне тутырасы ел. беләмсез, 2000 нче ел булачак!» — Юллар теңкәгә тия,— диде директор, янә җитдиләнеп.— Шуларны рәткә китерү өчен ниләр кылып була дип утыра идем... Сүз колхозлардан ашлык, бәрәңге, яшелчә, ит, сөт китерә, авылларга төзү материаллары, шәһәр кибетләрендәге товарларны кайтара торган гади, мәгәр үтә зарур юллар турында иде, ә мин кордашымның тормышы һәм хезмәтенә бәйле гомер юллары турында уй йөртә башладым. ...Рәүф Әһлиуллин юллар хакында әле балигъ булганчы ук өлкәннәргә хас җитдилек белән фикерли иде инде. Әтисен — колхоз төзү активистын, күмәк хуҗалык башлыкларыннан берсе булган Абдулла агайны — Бөек Ватан сугышына озатканда юллар чатында торып калгач, юл-сукмакларның кешеләр язмышына тыгыз бәйләнешле икәнен аңлады ул. Фашистларга каршы көрәшкә киткән җиреннән әтисе әйләнеп кайта алмады. Гаиләдәге өлкән малай өчен күрше Килдураз авылындагы урта мәктәпкә юл өзелеп торды: әнисенең кул арасына керергә, энеләре Рифкать белән Мөнирне үстерешергә, укытырга кирәк иде. Аннары ир-егет өчен изге дә. авыр һәм җаваплы да юлга кузгалырга туры килде: Рәүф Әһлиуллин Хәрби Диңгез флотына хезмәткә чакырылды. Юллар, юллар... Туган авылы Кыр Тәүгелдесенә кайткач, күрше авыл белән ике арадагы басу юлын атнаның һәр тумыш алты көнендә ун ай буе таптады ул. Үзеннән яшьрәкләр белән янәшә утырып, парта кысанлыгына игътибар итмичә, унынчы классны тәмамларга тиеш булды. Шуннан соң авыл клубын җитәкләде. колхоз комсомолларының таянычына әверелде, исеме районга мәгълүм булды һәм кешеләр белән аралаша да, уртак тел таба да белгән озын буйлы, кара туткыллы чибәр егетне ВЛКСМның Буа райкомына эшкә чакырдылар. Әүвәле ул — инструктор, аннары икенче секретарь булды. Рәүф Абдуллович белән якыннан һәм ныклап танышып китү 1956 елның көз азагына туры килде. Мине дә, ВУЗда комсомол эшендә булгангадыр дип беләм, ВЛКСМ райкомының бюро члены итеп сайладылар. А Ул чактагы беренче секретарь, шулай ук диңгезче офицер Наил Зари пов белән киңәштек тә, табигатьнең соклангыч почмагындагы Толымбай авылына киттек. «Коминтерн» колхозы оешмасының эшен җайга салуда хал-хәленчә булышырга кирәк иде. Карлы суын кичкәндә дә. ылыс исен куе-тыгыз аңкытып торган урман аша чыкканда да оешма башлыгын бик тиз очратырбыз, комсомолларны җыеп, эшлекле сөйләшербез кебек тоелган иде. Чынлыкта авыл Советы башкарма комитеты председателе белән беравык сөйләшүдән уза алмадык. Кирәксенгән яшьләрне очратырга туры килмәде, алар тылсымлы балдактай юкка чыкканнар иде. Әмма Рәүф бу оешмага атна-ун кон буена сукмакны суытмады. Аннары да керешкән эшеннән чигенмәде, яңа сайланган комсомол комитетының җиң сызганып эшли башлавына, атаклы колхоздагы яшьләр оешмасының электәге даны республика күләмендә яңгыравына ирешми торып тынгы тапмады. Тагын бер хатирә. Протопопове авылыннан партия райкомының аги тация-пропаганда бүлегенә дә, ВЛКСМ райкомына да зар хатлары ишәеп китте. «Клубыбыз юк. үзешчән сәнгать түгәрәге эшләми, лекцияләр укыл мый. Халыкара хәлләр белән бик кызыксынабыз, лектор җибәрсәгез иде»,— дип язалар. Киттек велосипедларга атланып райүзәктән егерме чакрымдагы әлеге рус авылына. Кич. Көтү керде. Сөт исе катыш тузан урам чирәменә ятты. Райкомол секретаре яшен-картын иске чиркәү буена җыйды. Халыкара вакыйгалар турында ачык һавада тыңланган лекция бер сәгатькә барса, сорауларга җавап бирә-бирә өч сәгать үтеп китте. Ай яктысында район үзәгенә кайтабыз Велосипед көпчәкләренең барып төртелүләре ешаеп киткәч, мин сукранып куйдым. — Их, безнең юллар! Алдан элдертүче Рәүф артка борылып әйтте; — Юллар дигәндә, Чувашстан белән ярыша алмыйбыз шул әле! Кеше ләр күңеленә юл салу хакына чыдарга туры килә... Мин аның ул көнге эшебездән канәгать булуын аңладым... Шул хәлләрдән соң уйлап куйган идем: бу егет тырышлыгы белән таш ярырга дип туган. Тик аңа югары белем кирәк! Хуҗалыкта тиеннәр саный белгән яшь ир-атка, өлкәннәр белән — өлкәннәрчә, яшьләр белән заманча сөйләшә һәм киңәшә алган яшь җитәкчегә, кешеләр күңеленә ачкыч табарга сәләтле булдыклы оештыручыга югары белем ашар ризык, эчәр су кебек, сулар һава сыман зарур! Үзе моны ул теләсә кемгә караганда да яхшырак төшенә иде, Югары партия мәктәбенә читтән торып укырга керде һәм аны кызыл диплом белән тәмамлады. дә бик бәхетлеләр. Халкыбызда: «Бер тарыдан ботка булмый»,— дигән әйтем бар. Партия оешмаларын җитәкләгәндә. Рәүф Әһлиуллин нәкъ менә ялгызы булмады, коммунистларга таянды, авыл халкы белән киңәшеп эш итте Нәкъ менә шуңа күрә дә ул елларда бу колхозлар үр менде Тәҗрибәле председательләрнең эш серенә төшенде Әһлиуллин. белмәгәнен сорады, хуҗалык җитәкчесе азаккача ук чамалап җиткермәгәнне үзе киңәш итте Икеләнми тартынмый әйтергә мөмкин. .Ватан» колхозында ул Әгъзам Гыйлаҗ улы Хәсноатан күп нәрсәгә өйрәнде. Әгъзам абый тыныч кына торып, тненнарме да әйбәт саный, кеше күңелен дә күрә, әйле-шәйле йөрүчеләрне һич тә тавышын күтәрми генә «тәрто арасына» кертә белә иде. Шул сыйфатларга ня булган га. хуҗалыкны чирек гасырдан артык җитәкләде бит ул. илебезнең югары бүләкләренә лаек булды Үзе............................. зирәклеге, күпне белгән.-, аңлаганы, килер көннәргә күз төби алганы остенә «Хәсәнов дәресләре» ул чагындагы яшь җитәкче Әһлиуллннга бик файдалы булды Аның каравы соңыннан Рәүф Язмыш юлы Рәүф Әһлиуллинны комсомолия хезмәтеннән партия эшенә алып китте, Рәүф Абдуллович башта — Ленин исемендәге, соңрак «Ватан» күмәк хуҗалыгында партком секретаре булды. Карлы авылы клубы эшчесе, чибәрлеге белән тирә юньдә дан тоткан Сания белән гаилә корып җибәрделәр. Хәзер инде Сания ханым югары белем ле педагог, яше түгел, хезмәт стажы бүген үк хаклы ялга чыгарга хокук бирә. Шулай булмый ни. уллары Илдарның медицина институтын тәмамлап, республикабыз башкаласында хирург булып эшлн башлавына да өченче ел китте. Сер итеп кенә әйтик, өлкән Әһлиуллиннар оныклар сөя алулары белән Абдуллович үзе күпме яшьләрне өйрәтте! Буа төбәгенең «Память Ленина» колхозы... Монда коммунист Әһлиул- линның биографиясенә яңа юллар, яңа сәхифәләр өстәлде. Әлеге күмәк хуҗалыкка председатель булып сайлангач, күпме йокысыз төннәр кичергәнен, чигәләрендәге көмеш җепләрнең шунда күренә башлавын Рәүф Абдуллович үзе генә белә. Ә менә колхозның текә күтәрелүен, игенчелектә һәм терлекчелектә моңача күрелмәгән үрләр яулаганын, күпме кешеләрнең талантлары һәм сәләтләре ачылып китүен йөзләр, меңнәр бик яхшы хәтерли. Әһлиуллин җитәкчелек иткән елларда колхозның әйбәт даны республика чикләрен үтеп чыкты. Шундук монысын да әйтергә кирәк: колхоз тормышын төпкә җигелеп тартучы кешеләрнең аңа булган ышанычы һәм ихластан ихтирамы Әһлиуллинның үзен дә Татарстан АССР Верховный Советы депу таты да, СССР Верховный Советы депутаты да итте. Алай гына да түгел әле, Рәүф Абдулла улы Әһлиуллин бу колхозда көч куйган чорда Социалистик Хезмәт Герое дигән бөек исемгә лаек булды. Беренче карашка, баш әйләнерлек чама да бар иде кебек. Тормыш уңышлардан башлары әйлән гәннәрне дә белми түгел. Рәүф алай булмады. Ник? Җавапны мин шунда табам төсле: ул үзенең шәхси казанышларын колхозчылар белән уртак уңыш дип дөрес бәяли алды. Халыктан башка каһарман юк! Әһлиуллин ир акылы белән шуны дөрес бәяләргә сәләтле булды. Ул бүген дә үзенең таяныч терәкләре булган механизатор-аксакал Зәйдулла Хәсәнҗановны, комплекслы бригада башлыгы Федор Емельяновны, техника остасы Садри Ильясовны, сөтчелек фермасын озак еллар җитәкләгән Афанасий Киргизовны, дистәләрчә башка фидакарьләрне йөрәк җылысы белән искә ала. Шулар ярдәме, шулар тырышлыгы белән зур сикерешләр гамәлгә ашты ләбаса: 1960 елда бөртеклеләрнең уңышы гектардан уртача 10,5 центнер иде, һәр сыердан ике мең килограмм сөт савылды. Хуҗалыкның акча кереме 400 мең сум булды. Инде 1973 елның нәтиҗәләрен хәтердә яңартыйк: бөртеклеләрнең гектарыннан 31 эр центнер уңыш җыеп алынды, акча кереме 2 миллион 900 мең сум, саф табыш 1 миллион 156 мең сум тәшкил итте. Ул елларда «Память Ленина* колхозы авыллары төзелеш мәйданына әйләнде. Үзәк утарда — культура йорты, 320 урынлы урта мәктәп салынды. Мулланур Вахитов авылында яңа клуб төзелде. Бер бишьеллык дәвамында корылышка миллион сумнан артык акча тоту үзе генә дә күпне сөйли иде. Минем аның колхозчыларны төрле мәсьәләләр буенча кабул иткән чакларында күп күргәнем булды. Төчеләнмәс, язса — язга, килешсә — көзгә дигәндәй, буш вәгъдәләр бирмәс. Вәгъдәсе көненә-сәгатенә тикле конкрет булыр. Кешеләрнең ышанычын шул цементлый. Абруйлы җитәкченең өзеп әйткән сүзен ишеткән колхозчының җаны тыныч, эше күркәм була. «Кеше факторы» дип бик еш кулланырга күнегеп киткән сүзләребезнең асыл мәгънәсе шунда шикелле бит! • Память Ленина» колхозыннан Рәүф Әһлиуллинны районның иң зур хуҗалыгына — исеме җисеменә ябышып торган «Гигант»ка председатель итеп күчерделәр. Тугры сүз дәверендә яши башлагач, ачыктан әйтергә кирәк, бу адым ул чактагы район җитәкчелегенең уйлап җиткермәве иде. «Память Ленина» колхозында да эшләр хөртиләнде, «Гигант» та әллә ни сикереш ясамады. Рәүф Абдуллович та яңа урында үз туфрагыннан ят җирлеккә күчереп утыртылган куаксыманрак калды. Гаиләсенең район үзәгендә яшәргә мәҗбүрлеге дә үзен сиздермәде түгел. Соңгы елларда, белгәнебезчә, Рәүф Әһлиуллин май-сыр комбинатын җи тәкли. Әмма, әүвәлгечә үк, җирнең чын хуҗасы булырга тиешле авыл кешесе турында өзлексез уйлана. Җиргә ябышып ятучы крестьян нигә кимеп калды? Игенченең ихласы ник чикте? Рәүф Абдуллович белән әңгәмә корганда, ул бу сорауларга үз җавап ларын биреп, мәсьәләне азаккача ачыкларга омтыла. Аның белән килешми мөмкин түгел. Чыннан да, Бөек Октябрь революциясенең икенче көнендә үк Советларның II съезды Владимир Ильич Ленин доклады буенча Җир турында Декрет кабул итеп, алпавыт җирләрен крестьяннарга бирүне гамәлгә ашырырга кереште. Җирсез интеккән, бөлгенлектә яшәгән миллионнарча крестьяннар җирле булды. Үзеннән үзе аңлашыла, авыл кешесе бу җиргә ябышып ятты, шуның белән көн күрергә ышанып, киләчәккә зур өметләр баглады. Әмма унбер елдан соң ук. әлбәттә, тагын да изгерәк максатларда, аерым хуҗалык ларның җирләрен берләштереп, колхозлашу хәрәкәте башланды. Җиргә тиенгән крестьян моны аңлап җитмәде, тарихи котылгысыз булган хакыйкатькә төшенү дә сәгате-минуты белән генә барып чыкмый икән «Үземнеке — үз, киндер булса да бүз» дигән игенче «минекеннән .безнеке.нә күчүне сыкрау сыктаулар, үпкә-үч, хәтта кан коюлар белән кичерде Моның естенә, колхозлашу барган елларда иң уңган, иң булган, игенчелек серләрен нечкә ләп белгән урта хәлле крестьянның да бер өлешен кеше хезмәтен эксплуата цияләүче кулаклар җөмләсенә кертү фактлары булды, өлешчә гайрәт чигүгә китерде. Аннары байтак төбәкләрдә һәм озак еллар буена хезмәткә түләү мәсьәләсе аяныч хәлдә кала бирде. Кешеләр тора-бара төп игътибарны үзенең карал ты яны биләмәсенә һәм абзарындагы малтуарына, кош кортына юнәлтергә мәҗбүр хәлдә калды. Җае килгәндә, шәһәргә китү ягын каерды сала кешесе. Менә хәзер, күп еллар үткәч, җиргә мәхәббәт, аңа береккәнлек тойгысын уяту, тергезү, көчәйтү һәм яшь буында да тәрбияләү өчен биниһая зур эш башкару зарур. Бу исә бөтен җәмгыятебездәге әйдәүче көчләр тырышлыгы белән генә гамәлгә ашырыла ала. Соңгы елларда үзен тулысынча аклаган коллектив подряды, звено подряды һәм гаилә подряды дигән факторлар шушы юлда зур роль уйнарга тиешләр. Гаилә подряды аеруча нәтиҗәле Әмма, Рәүф Әһлиуллин фикеремчә, эшче көчләр санаулы булган урыннарда үтә кулай булган бу подрядның да, авылда эшче көчләр тулысынча җиткән очракта, мәгълүм кытыршылыкларга китерүе мөмкин. Димәк, тәңкәнең икенче ягын да хәтердән чыгармаска кирәк. Авылда төпләнеп яшим дип торган һәр сау-сәламәт кешене эш белән тәэмин итү мәсьәләсен күз уңында — Бү монда кунамы?— дидем. - Каравылчы килә монда. Килгәндер, карап, тикшереп барлап йорм булыр Дирек.ор ип п. . циенты шактый югары Әмма моңа техниканы т .м-м . •« йврү бәрабәренә ирешелә. Аннан соң аит■. лң» Аулсын л> аш турында «*л»тиртула». »У»Т „лайларың Упышлы башкарып чыгу ысулларын эзләүдән гыйбарәт ич. тоту кирәк... Сүз инеше үз уңаена агып бара торгач, мин Рәүф Абдулловичтан кон крет бүгенге эштә нинди мәсьәләләр баш калкытуын сораштым. — Тулаем алганда, комбинатта һәм аның филиалларында эш әйбәт кенә бара,— диде ул.— Коллектив эшчән. Аңлы хезмәт ди< циплннасы төп фактор. Хәл итәсе мәсьәләләрме? Бар алар, бик бар. һәрбер товарлыклы сөтчелек фермасына, һич тә булмаса, һәр колхозга, сөт үлчәгечләр кирәк. Хәзергә ул бер-ике колхозда гына җиһазландырылган. Утка салганы — сөт суыткычларының җитмәве. Әле егермегә якын ферма да ул юк. Җитештерелгән барлык сөтне суытып кабул итеп булмый диг.-и сүз. Бу хәл дәүләткә дә, колхозларга да зыян сала. Суытылмаган сөг. ачылы гы арту аркасында, түбән сорт белән кабул ителә. Сөтне машинага төяү мәсьәләсе дә четерекле. Ихтыяҗны канәгатьлән дерү өчен 86 насос кирәк, районда исә аларның саны утызга да тулмый Инде барыннан да кыены — юллар. Аһ. ул юллар! «Чулпан». «Комин тери», «Марс» колхозы фермаларына үтү - сират күперен кичү белән бер. Сөйләшә торгач, көзге кичнең район үзәге өстенә күгелҗем кара бөркән чек япканын абайламый да калганбыз. Рәүф Абдуллович кул сәгатенә күз төшергән иде, һай-һулап куйды. — Тугызынчы киткән бит! Әйдә, кузгалдык! Ьеэгә кайтабыз, ч..н янында ГОПЛӘшербез,— диде. Аннары, кул хәрәкәте белән һаваны яргандай, кырт кисеп әйтте. — Бүгенгә эш турында сөйләшмибез! Комбинат ишегалдындагы машинага игътибар иттем