Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКЫТУЧЫ, МАТБУГАТ ЭШЧЕСЕ, ЯЗУЧЫ

ЗАРИФ БӘШИРИНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ Гасырыбыз башында халкыбызның рухи яңарыш хәрәкәтен» килеп кушылган, берничә тармакта алтмыш ел буе бирелеп хезмәт иткән, халык мәгарифе, матбугат һәм әдәбиятыбыз тарихында үзенчәлекле эз калдырган Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири дә бар Аның тормыш һәм иҗат юлы көтелмәгән күчешләре, кызыклы борылышлары, төрле өлкәдәге җитди казанышлары белән бүген дә игътибарны тарта. 3. Бәшири эшчәнлегенең кайсы гына тармагына күз салсаң да, үз халкын чын мәгънәсендә аңбелемле, ирекле, мәдәниятле итәргә янып-көеп йөргән, бу юлда күп кыенлыклар кичергән, әмма сайлаган юлыннан чигенмәгән мәгърифәтчене, кайнар йөрәкле көрәшчене күрәсең Бер карыйсың, ул туган ягындагы Акъегет. Чүти авылларында балалар укыта, икенче карыйсың. Пенза. Тамбов губерналарының Яңа Аллагол. Вәрәки һәм Күршә авылы шәкертләренә сабак бирә, ул да түгел, Казахстанның Капал, Үзбәкстанның Ташкент шәһәрләре яшьләрен татар, үзбәк, уйгыр теле һәм әдәбияты белән таныштыра. Егерме яшендә ул Оренбург шәһәрендә «Чүкеч» журналы секретаре, революция дәверендә Алма-Атада татар журналы «Садат» һәм уйгыр газеталары әдәби хезмәткәре, егерменче елларда Ташкентта үзбәк вакытлы матбугатын, утызынчы елларда Донбасста татар шахтерлары газетасы «Пролетар»ны чыгаруда катнашучы. Әдәбият мәйданында ул башлыча шагыйрь буларак таныла, әмма каләменнән хикәя, очерк, мәкаләләр дә мул коела. «Чуваш әдәбияты», «Үзбәк әдәбияты». "Уйгыр әдәбияты» китаплары татар укучыларын кардәш халыклар рухи байлыгы белән таныштыруга хезмәт итә «Шаян Фәһим». «Ефәк корты» хикәяләре, күп кенә шигырьләре балаларга җан азыгы булса, «Чуваш кызы Әнисә». «Каракош явы» повестьлары өлкән буын укучылар мәхәббәтен дә казана Аның «Замандашларым белән очрашулар» дигән истәлекләр китабы исә культурабыз тарихын җанландырып сурәтләгән кыйммәтле чыганак. Зариф Бәшири Казан губернасының (Татарстанның Апае районы) Чүти авылында 1888 елның 5 маенда туа. Башлангыч белемне әтисеннән алганнан соң, Буа шәһәре (18981902). Акъегет авылы (1902- 1906), Казан каласының «Мөхәммәдия» (1907-1908) мәдрәсәләрендә укый. «Яшә. хөррият» («Казан мөхбире» газетасы. 1906) исемле беренче шигырен бастырганнан соң, аның әсәрләре татар вакытлы матбугатында еш-еш күренә, аерым китапларга тупланып та нәшер ителә башлый Ул әсәрләрдә шагыйрь укучыларын мәгърифәткә өнди, тормышта очрый торган тискәре якларны камчылый, гади кешеләрнең бәхетсез язмышын сурәтли, табигать күренешләре, мәхәббәт хисләрен тасвирлый 3. Бәшири иҗатында халыклар дуслыгын гәүдәләндерү дә күркәм урын тота Аның «Чуваш кызы Әнисә» (1910) повестен укучылар аеруча яратып каршылый. Яхшы күңелле, шаян табигатьле, хезмәт сөючән Әнисәнең иске тормыш шартларында сулган мәхәббәтен әдип искиткеч тәэсирле һәм ышандыручан итеп чагылдыра. Яшьлек шигъриятен, хисләр пакьлеген, табигать матурлыгын җылы, ихлас сурәтләгән бу әсәр әле дә яратып укыла. Зариф Бәшири Октябрь революциясеннән соң да иҗат дәртен суытмый. «Памир — җирнең кадагы», «Завод кызына». «Юксылга» кебек шигырьләрендә яңа тормышны җырлый Хикәяләрендә һәм повестьларында хезмәт ияләренең кискен көрәшләр аркылы шатлыклы казанышларга ирешүен күрсәтә. Байтак әсәрләрен, шул исәптән, басылмый калган «Тау култыкларында» романын да ул Урта Азия, Казахстанда яшәүче кардәш милләтләр хәятын сурәтләүгә багышлый, аларның Татарстан һәм татар халкы белән дуслыгын яктырта. Зариф Бәширинең барлыгы кырык тугыз китабы дөнья күрә Аның байтак әсәргәре вакытлы матбугатта, шул исәптән, казах, үзбәк, уйгыр, башкорт телләрендә дә басылган килеш чәчелеп ята. кулъязмаларның шактый өлеше исә Казанда. СССР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге институты архивында саклана. Соңгы китабы моннан егерме ел элек чыгуын истә тотсак, язучының тулырак басмасын татар укучыларының яңа буынына тәкъдим итәргә вакыт җитте. Аның иң яхшы әсәрләре моңа, әлбәттә, лаек. Зариф Бәшири, соңгы гомерен Уфада яшәсә дә, Казан белән бәйләнешләрен даими сакларга тырышты. Ул 1962 елның 21 октябрендә вафат булды.