ТЕРЕ ХӘТЕР
безнең әсир төшкән офицерны азат итәсең, я без синең әтиеңне кылыч белән тураклыйбыз...» Шамил Рәкыйповның «Ак канатлы хатирәләр» исемле әдәби-докумен- // таль романында кызыл полкның яшь командиры Василий Гордовка дошман әнә шундый эчтәлекле ультиматум җибәрә Акгвардиячеләрнең таләбен кызыл командир кискен рәвештә кире кага. Үз әтисенең гомере бәрабәренә булса да, Василий Гордое ак армиянең күренекле офицерын азат итми. Бу эпизодның күңелгә тәэсир көче романның беренче китабында китерелгән гаять бай фактик материалга караганда да зуррак. Чөнки, Ш. Рәкыйпов үз героен һәм ул яшәгән чорның психологиясен ачу чарасын эзләгәндә, сәнгать дөреслегенә таянган. Әсәрдә без Гражданнар сугышы тарихына багышланган махсус әдәбият һәм фәннитикшеренүләр аша укучыга инде мәгълүм булган, яки язучының үз эзләнүләре нәтиҗәсе буларак табылган яңа фактлар белән очрашкач, ул кадәр зур тойгы кичермибез Бары сәнгать дөреслегенең фактик дөреслектән, тормыш дөреслегеннән тагын бер тапкыр зуррак, олырак булуына гына ышана барабыз. Матур әдәбиятның әдәби-документаль жанры әле тулысынча өйрәнелмәгән өлкә Аның жанр табигате дә, үзенчәлеге дә. формалары да бигүк ачыкланып бетмәгән Синтетик жанрда иҗат итү Ш. Рәкыиповка да җиңел түгел, билгеле. Хәтта фактик материал рөхсәт иткән дәрәҗәдәге иҗади уйланма да кайбер югалтулардан коткарып бетерә алмый Иҗаттагы ике мөстәкыйль алымның берсе яки икенчесе өстенлеккә дәгъвалаган чакларда, бу хәлнең табигыи нәтиҗәсе буларак, әсәрнең композицион төзелеше һәм формасы да әлеге йогынтыны үзендә сизә башлый. Әдәби-документаль романның беренче китабында мондый өстенлек фактик төгәллеккә бирелгән. Шул ук вакытта, романның күп геройлы булуы, язучыга аларны югары к*'лиллеккә җиткереп сурәтләргә дә комачаулый төсле Нәтиҗәдә, йөз чалымнарын һәм индивидуаль сыйфатларын югалткан кайбер төссез образлар туа.. Ләкин тәҗрибәле язучы буларак, Ш. Рәкыипов синтетик жанр кысаларының йөгерек фантазиягә тышау салуын сизми калмаган Бу «чикләү» Василий Гордовның рухи дөньясын тасвирлаганда күренә, күңел хәрәкәтенең юнәлешен күзәткәндә сизелә. Тик күңелдә «бу геройлар язучы алдан сызып куйган схема буенча яшәмиләрме соң» дигән борчулы уй туарга өлгерми, язучы Гордовны әнә шулай авыр сынау мизгеленә куя. В Гордов бу сынауны уңышлы уза Үзен чын революция солдаты, партиягә ихлас бирелгән кеше итеп таныта, шуны сугыш кырында батырлык күрсәтеп тә дәлилли. Әлеге романында гына түгел, гомумән, элегрәк иҗат иткән башка әсәрләрендә дә автор геройлары кылган гамәлнең төсен билгеләү өчен менә шундый «лакмус кәгазьләрен» әдәби чара буларак уңышлы файдалана белә. Барлык әсәрләрендә дә диярлек, аның геройлары яшәү белән үлем мәсьәләсе хәл ителгән мизгелдә сыналалар. Бу сынауның нигезендә яшәешнең шушы ике чиге арасында барган мәңгелек көрәш-тар- тыш ята. Геройларның әхлак көче шушы арада тирбәлә Кайсы өстен чыгар? Хәлиткеч минутта нинди юл сайланыр? ill Рәкыйпов авыр ситуациядә калып, яшәү белән үлемнең берсен сайларга тиеш булган кешенең эчке дөньясына үтәргә омтылыш ясаганда, әнә шундый'мөһим әх- лакый-социаль проблемага юлыга. Ш. Рәкыйпов геройлары хәл кылырга тиеш булган бу четерекле мәсьәлә бүгенге көн өчен дә әһәмиятле. Сугыш михнәт-газаплары белән кино-әдәбият аша гына таныш булган укучыны күп нәрсәгә өйрәтә аның әсәрләре. Әйтик, халкыбызның күмәк батырлыгы һәм рухи ныклыгы сыналган Чернобыль трагедиясе генә дә җөйләнә башлаган Я rf^tn ярабызны нык авырттырып алды Ә шуңа охшаш экстремаль ситуацияләр даими rfWn торган сугыш кырында исә ул көчлерәк сизелә Ике чикнең берсен с*<лву еш иыв иешенең асылын ачып сала Сугышның һәр кеше бәгыренә тирәи утеп кергән, бернинди бизмән белән дә уячәп булмаган әриү-авырту тойгысын һәм аның вәхши йөзен Ш Рәкыйпое «Ак канатлы ^тирәләр» романының икеиче китабында ачарга омтыла Гражданнар сугышында актив (цтиашканнаи соң югары хәрби белем алган һәм зур бәрелешләргә командалык иткән Василии Гордовның гыйбрәтле язмышын узәккә алып, автор киң фронт панорамасы- «ерым алганда, икенче бөтендөнья сугышының борылыш этабы булган Сталинград бәрелешен тасвирларга ниятли. Яу кырында гаскәрләр белән уңышлы командалык итүе һәм шәхси батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек булган генерал-полковник чинындагы югары дәрәҗәле бу хәрби офицер якташыбызның (ул Минзәлә районында туган) сугышчан юлы махсус хәрби әдәбиятта да яктыртылган. Әмма Ш. Рәкыйпое мемуар һәм хәрби әдәбият аша укучыга инде мәгълүм булган бай фактик материалны икенче китапка «дыңгычлап» тутырырга уйламый Ул ■врби таланты ил азатлыгы өчен көрәш чорында ачылган крестьян улының күңел денья- сыиа юл эзли беек Җиңүнең очраклы бер күренеш түгеллеген идеалыбыз куәтенә иманыбыз кынлыгына бәйләп аңлата, сәламәт идеологиябездән көч алган зарурият икәнлеген гералар язмышы аша дәлилли Игътибар итик: «Чәчәкләр сөили белә» һәм «Кайдан син. Жан?» повестьлары деиья күргәч Барый Шәвәлие» белән Иван Кабушкиииың батырлыгы алдында кем генә таң калмады икән? Алар гүзәл Ватаныбыз очеи гомерләрен кызганмыйча, күңелләребезне кузгаттылар, язмышны җиңә алуның матур үрнәген бирделәр ■Чәчәкләр сөйли белә» повестеның язылу тарихы кызыклы Фашистик Германияне тар-мар итүнең егерме еллыгы алдыннан СССР Кораллы Көчләренең Үзәк музеен карал кергәндә Шамил Рәкыйпое көтмәгәндә тәмам саргаеп беткән бер листовкага юлыга Аида кочо сержант Барый Шәвәлиевның рядовой Александр Матросов каһарманлыгым «аба главы хакында язылган була. Ул батыр якташы белен кызыксынып кита Һем аның турында материал туплый башлый Архив документлары, ис телен ларга таянып, шушы ниткән майор Кадормәтов образын f зпизодта кинәт ачылып киткән бү об иткан урынны курс тнлнең өлгесе дип саный очрашкандагы халәтен, эчке кич< «политик акция, барып чыккан тәкъдирдә, фашистлар халыкны партизаннарга каршы кую өчен үтемле «пропаганда коралы, алачаклар һәм моны партизаннар хәрәкәтен көчсезләндерү өчен дә кулланулары бик ихтимал. Майор Кадермәтов фашистлар акциясенең төбендә зур мәкер-проеокация ятуына тиз төшенә. Ул җәзачылар уйларына да китерә алмаганны эшли үз ирке белән дошман кулына бирелә. «Ул чыкты, эре-эре атлап, өй ышыгыннан чыкты. Бүреген салды һәм парад кабул иткәндәгечә көчле, көр тавыш белән кычкырып җибәрде: — Тимәгез гаепсез халыкка, мин — Кудров! Унбишләп солдат башын горур тотып, төз басып килгән майорга ташланды Аның кулларын артка каерып бәйләделәр һәм чанага өстерәделәр" Әнә шулай, гомерен корбан итеп булса да. ул йөзләрчә кешене үлемнән йола, партизаннарның халык алдында йөз аклыгын һәм абруен саклап кала. Сугыш чорының кырыс кагыйдәләре күзлегеннән чыгыл караганда, батыр командирның бу гамәле акланмаса да. төпкәрәк төшеп фикер йөрткәндә, аның зуррак, олырак батырлык — коралдашларын гына түгел, илбасарларны да шаккатырган рухи батырлык күрсәтүен аңларбыз. Кешелек тарихы гасырлар буе туплап килгән рухи кыйммәтләрне һәм югары әхлак белән тыгыз үрелгән асылны саклап калу өчен Барый Шәвәлиев, Иван Кабушкин, майор Кадермәтов кебек, күрәләтә үлемгә барган каһарманнар кылган гамәлнең кешелекле асылын сәнгатьчә яктыртуда илебез әдәбияты шиксез уңышларга иреште. Ә бит корал көче ярдәмендә кылынган каһарманлык табигый дип саналганда, кеше күңелендә ясалган батырлыкны төрлечә кабул итүчеләр дә юк түгел. Хәтта партизан Вафин да командиры майор Кадермәтов адымын аклап бетерми кебек. Ә Василь Быковның «Круглянск күпере, повестенда Бритвин дигән партизан исә, коралдашы Маслаковның үзен яшереп яткырган кешеләрне коткару өчен дошман кулына үз ихтыяры белән бирелгән яралы комбриг хакындагы хикәясен тыңлагач, ачы ирония белән .шәфкатьле комбриг, дип куя. Шул рәвешчә, сугышның икенче, тагын да куркынычрак йөзе — адәм балаларының тәнен юк итү белән генә канәгатьләнмичә, җаннарын да үтерергә омтылган имәнеч асылы ачыла башлый Сугыш фронт сызыгы аша гына түгел, бәлки кеше күңелен дә икегә ярып үтә. Шулай итеп, адәм балаларының җанында урнашкан «стратегик биеклекләрне., «тактик плацдармнар.ны яулап алу өчен дә кискен һөҗүм операцияләре бара. Бөек Ватан сугышында капма-каршы позициядә торган ике көчле системаның матди куәте белән хәрби техникасы гына бәрелешмәде, бәлки идеологияләренең көче дә гамәлдә сыналды Ә бит фашист идеологлары «балчык аякларга ябышкан башак иле» дип мәсхәрәләгән Ватаныбызда шәхси хуҗалыкларны күмәкләштерүдән риза булмаган крестьяннар восстаниесе кабыныр, йөздән артык милләт һәм халык яшәгән илдә төрле диндәге кешеләр арасында үзара канлы суеш башланыр Сталинның шәхес культыннан хәлсезләнгән дәүләтебез эчтән таркалыр, җимерелеп төшәр дип ышанганнар, шуңа өметләнгәннәр иде Фашизмның кан белән сугарылган идеологиясен кире кагып, уртак Ватан бәй- сезлеген яклап кулларына корал алган төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы язучының «Таңнар һаман матурмы?, повестенда ачылды. Ул татар егете Гыйльфан Батыршин белән украин улы Иван Чернопятко образлары аша бер түбә астында яшәүче халыкларның рухи бердәмлеген, бу дуслыкка көч өстәп торган идеалыбызның гуманлы асылын сурәтләде Әсәр безгә каһарманлыкның табигый нигезен аңларга ярдәм итә. Интернациональ дуслыкның янә бер сокландыргыч үрнәге язучының «Кызлар- йолдызлар*. «Кипарислар җыры, дигән ике китаплы әсәрендә дә сурәтләнә Составы белән хатын-кызлардан гына торган Кызыл Байрак орденлы төнге бомбардировщиклар полкы очучылары хакында әдәби-документаль әсәр язу Шамил Рәкыйповка җиңел булмагандыр, билгеле. Аңа авиация полкының шанлы юлын дөрес яктырту белән бергә, хатын-кызларның сугыш шартларындагы рухи халәтен төгәл күрсәтү бурычын да хәл итәргә туры килгән. Кыю һөҗүмнәре белән дошманга һәм аның сугыш техникасына сизелерлек зыян китергәне өчен гитлерчылар «төнге убырлар, дип атаган хатын-кыз очучыларның күңел дөньясына үтеп керергә омтылганда, автор кайбер югалтулар кичерсә дә. аларның экстремаль ситуациядәге халәтен тасвирлаганда шиксез уңышка ирешкән Дилогиянең үзәгендә халкыбызның батыр кызлары Мәгубә Сыртланова белән Ольга Санфирова образлары торса да, язучының игътибары аларның төрле милләттән булган көрәштәшләрен дә читтә калдырмый Рус, украин, татар, белорус, казах, удмурт һәм башка милләт кызларының бердәм гаиләдәй дус яшәүләрен һәм көрәшүләрен ача. Кызлар кырыс сугыш шартларында да нәфис сыйфатларын, нечкә тойгыларын югалтмаска тырышалар Баш очларында үлем фәрештәсе уйнап торганда да киләчәкнең матур хыяллары белән җылынып яшиләр. белам ертып барганда сузылып калган тигезсез буразналарга тиңлегем иде Әмма, хикмәт бит чирәм җирне эшкәртүдә генә дә түгел әле' Бееи Ватан сугышы тарихында әле шактый булган «ак тапларины бетерү кебек саваплы эшкә курыкмыйча тотынуда, ■батырлыкның документаль елъязмасын» язуга алынуда Әлбәттә, Шамил Рәкы-пое үз »< ер керен да проб ле нда батырлык темасының бат <үрербез Очеркларда күтәрег уальлеген сизәрбез Мәсәлән, юнәлеш бирүче, аны хәрәкәтләндер ткә бәйле дигән уйга җирлек тә би гән очерклар һәм әдәби-доиументал» Кешелеккә дошман булган фашизмның вәхшилеген ачу һәм аның ялчыларым пафосы язучының «Батырлар үлмиләр». «Геройлар эзеннән. «Мәңге Свои .Аяз күктә карлыгачлар» исемле җыентыкларында да үстерелә теште Әлеге . мрга тупланган очеркларда язучы ил азатлыгын яклап кәрәш «ыры-да башым < батырлар хакында яза, халкыбызның күмәк батырлыгын яктыртырга омтыла «әһат ныкның асылын совет солдаты күңеленнән ээләвен дәвам итә. Беек Җиңүнең тарих» аһәмияген яшь буынга аңлатырга тырыша Бу очракларда ассоциатив образлар һем катлаулы әдәби-психологик детальләр сизелми алар җиңел Һәм мавыгып укыла Бу әсәрләр, авыр сугыш чынбарлыгын романтик буяулар белән җиңелмә бизел эшләнгән гади беллетристика түгелме соң дигән фикер дә уята Шуңа нигез дә бар тесле кайбер очракларда, геройның батырлык күрсәтүе шундый җиңел әкияттәгечә гади сурәтләнә ки, хәтта аның олы каһарманлык эшләвенә күңел дә ышанмы» башлый Бары очерк ахырында китерелгән бүләкләү турындагы рәсми кәгазьләр ярдәмендә генә геройның шундый кыю гамәленә дәлилләр табасың Икенче терпе очеркларда үлем белән күзгә-күз калган солдатның күңел дәньясын сугыш ыгы-зыгылары, пулялар сызгыруы, снарядлар ярылуы, бомбалар шартлавы күмел китә Андый чая ларда иреисеэ- дән Илья Эренбург, Константин Симонов, Габдрахман Әпсәләмоеларның сугыш чоры автор авазлары белән езелгәләп ала Бу — әсәрнең кимчелекле яты түге, позицион тезелешнең язучы үзе тапкан үзенчәлекле бер формасы Автор m ләр ясап, җан сызлатып торган мәсьәләне — билгесез солдат каберләре, әләссн до калку итеп куя Әрнеп сыкранган, күңел «орроэиясеннәи язучы-граҗданин авазы безне дә дулкынландыра, уйландыр» Иҗтимагый тормышыбызда сиземләнә башлаган «ит. кайбер яшьләр героик үткәнебезне оныта, үзләрен» тормышыбызның олы бәясен тәшерә Дуамал һәм Кылган эшләре хакында җитди уйланырга мәҗбүр мпы куәтенә хилафлык килмәсен ечен Максимым сыман тырышучы тын „«x,. танышабыз Хезмәтләр ................ В..................бурыч түл.т.рг. о-шмы Дыня. В- — "•*- бәндәләрнең дә гыйбрәтле язмышы безне рухи сукырлык турчыда алтын сәгать!» дигән бер эзләнүнең -арн.ы әнә шундый мә күтәрүе белән дә әһәмиятле Эзләнүнең нигезендә е» *• .,-ышм ... <»■- ...... ..... ...... “• ...... ...о Ж,чалы, корып Ч.бара Х.рмм М - хезмәтен һәм батырлыгын илебез тиешенчә ■Иярләгән атлар» драматик повесте да таләбенә күпмедер дәрәҗәдә җаваһ бир^ исәп тоткан, кайбер гомумиләштерүләргә о Хәрби темага, бигрәк тә Ватанны яклау темасына язылган әсәрләр кешелекнең тере хәтере сыман, булып узган зур афәтнең аяныч нәтиҗәләре хакында адәм балаларының исләренә гел төшереп торалар, илләр һәм халыклар арасындагы дуслыкнИ ныгытырга өндиләр. Менә шундый игелекле миссияне үтәүгә сизелерлек өлеш керткән Шамил Рәкый- пов әсәрләре илебездә яшәүче кайбер халыклар теленә тәрҗемә ителде Танылган тәрҗемәчеләр ярдәмендә аның иҗаты белән Бөтенсоюз укучысы да таныша алды. Әсәрләре кибет киштәләрендә озак ятмаган бу язучының иҗатына караш тигез түгел. Берәүләр аны сәләтле язучы дип саныйлар, шундый авыр эшкә алынырга теләсә кемнең хәленнән килми дип исәплиләр Икенчеләре исә. иҗади уңышка ирешү серен Ш. Рәкыйповның тырышлыгына һәм тапкырлыгына бәйләп аңлаталар. Әмма аның иҗаты хакында фикер йөртүчеләр язучының күңелләрне тетрәтерлек язмышлы кешеләр хакында тәэсирле итеп, башкаларны да тирән дулкынландырырлык итеп язу мөмкинлеге барлыгын һич инкарь итмиләр. РСФСР Язучылар союзы каршында эшләгән хәрби-патриотик әдәбият буенча Советның 1983 елның маенда узган җыелышында Шамил Рәкыйпов иҗаты тикшерелә. Әйтергә кирәк, бу утырышта катнашкан Юрий Лукин, Иван Черных, Анатолий Кожевников, Федор Кравченко, Флүн Мусин һәм башка әдипләр, әдәбият белгечләре язучының иҗатына төпле анализ ясаганнар, кимчелекләрен ачканнар, уңышларын да күрсәткәннәр «Шамил Рәкыйповның бу зур хезмәте.— ди йомгаклау чыгышында философия фәннәре докторы Юрий Лукин,— авторның шәхси үзенчәлеге нәтиҗәсе генә түгеп. Бу яктан мин Шамил Рәкыйповны иҗат принципларының һәм максатларының берлеге нигезендә. үзебезнең Сергей" Смирновка тиңләр идем. Батырлар хәтерен мәңгеләштерү өчен алып барган эзләнүләре, шул өлкәдәге күпкырлы хезмәтләре, актив эшчәнлеге хуплауга гына түгел, бәлки ихтирам белән хөрмәт хисләренә дә лаек» Игелекле, авыр һәм катлаулы бурычын әнә шундый фидакарьлек һәм сокландыргыч сабырлык белән үтәп, Шамил Рәкыйпов Ватан азатлыгы өчен һәлак булганнарның якты истәлеген яңа әсәрләрендә терелтүен дәвам иттерә. Меңнәрчә язмышларга ачыклык кертә, билгесез югалганнарны ил, халык алдында билгеле итә. Шуңа күрә дә язучы: «Үлгәннәр истәлеге тереләр өчен кирәк. Тереләрнең җаны тыныч түгел. Дөнья тыныч түгел. Үлгәннәр турында даими сөйләргә кирәк Вакытсыз үлгәннәр турында. Ир-егетләр турында. Алар онытылмаска тиеш. Алар хакы — изге».— дип укучының хәтеренә төшерә.