Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕ ИСКӘ АЛГАНДА

СибгатХәкимне мин аңа хас булган бик күп сыйфатлары балан күз алдыма китерергә тырышам Менә ул сабыр-сал-ак холыклы, ты&м* уйчан. акыллы. кешеләр белән мегамәләдә гади, бер вакытта да тавышын «утерей сайлашмас шагыйрь тере килеш каршымда басып тора Сибгатне мин күптәннән беләм Әле Беек Ватан сугышына кадар үк шагыйрь Галимхан Мехәммәтшин. карикатурачы Зәбих Шәйхуллин, язучы Ибраһим Салахоелар болан бергәләп җыелышып әңгәмә коруларда минем дә булгалаганым бар Моиды» чакларда мәҗлеснең тамадасы Галимҗан Мәхәммәтшии булып, кичәгә рух бирел утыра торган кде Без шаркылдап келешкәидә. Сибгат Хәкимнең бер кырында тыныч кына елмаеп, үзенчә бер тыйнаклык белән утыруын әле дә хәтерлим Аннан шактый еллар узды Мин фин сугышына да барыл, әйләнеп кайттым Сугыштан соң да редакцияләрдә рәссам булып эшләгәнгә, е Сибгат инде танылган шагыйрь буларак нәшриятка һәм язучылар союзына йергәнгә күрә, без матбугат йортымда еш кына очраша идек Аның естенә, тагын әдәби кичәләрдә күрешә идек Аннан Боек Ватан сугышы да башланып китте Без сугышта Сибгат белән бер ук юнәлеште булганбыз икән. Ниһаять, сугышлардан да исән кайттык Сугыш елларында, яраланып госпитальдә ятканда, мии ике поэма яздым Шуннан Язучылар союзына да алдылар Сибгат сугыштан кайтып кулыма каләм алу белән, безнең арада иҗади дуслык яңача кечәеп башланып китте Ул минем әсәрләремә рецензияләр, китапларыма кереш сүзләр язды, юбилейларымда докладлар белән чыгышлар ясады Мии алариы, әле күптән түгел генә, яңадан карал, барлап чыктым Аларда шагыйрь Сибгат Хәкимнең шигырьләремә югары бәя бирүе дусларча иҗади хаорхаһлыгы яүренел Керфегеннән гелләр тама,— Күрсәң йерәгең янә. Керфектән гел тасвирлап бирү С тора. Шулай уи ул миңа үз әсәрләрен дә, тәрҗемәгә булсын, яки рецензиягә булсьм, бик ышанып тапшыра иде Әсәрләренә русча юлга-юл тәрҗемәләрне дә яүп эшләдем Fye шагыйрьләре тарафыннан эшләнгән әдәби тәрҗемәләренә русча рецензияләр яздым Гомумән, без яшьрәк чакта үзара бигрәк тә якын мегамәләдә булдык һәр язган яңа әсәребезне бер-беребезгә укыл, фикер алышулар сирәк булмады Смбгәт Хәким МОНДЫЙ чакларда үз әсәре турында әйтелгән фикергә зур игътибар бирә, тирән уйчанлык һем сабырлык белән тыңлый иде Хәтеремдә, бервакыт Сибгат. «Фазыл чишмәсе» җырын язып нергән чагында, кние» миннән сорап куйды — Арслан, (ул миңа гомер буена исемем белән түгел фамилиям белән эндәште), ялкын түгелемеГ Болай ярдәмче сүзләрдән башка бик үи ачылып җитмәгән бу әйтелеш турында мии уйлана калдым Ул шунда: — Суларым түгел, ялкыным түгелде йәрегемнен, дип әйтеп буламы диюем,— дип кабатлады — О. бу инде бетенлей башка әйбер! Монда йереитән ялкын түгелү суроте 6- «еч- ле әйтелә Әнә бит халык җырында да канәгать булып елмайды ■дәлилләп* Менә бу мисал, кечкенә бер деталь булуга карамастан, сәнгать чараларын куллану бабыннан шигърият турында фикер алышуның мөһим зур бер күренеше. Шундый детальләрне еш куллана алсак безнең шигъриятебез, һичшиксез, нур өстенә нур булып балкый алыр иде. «Казан утлары» журналында шигърият бүлеге мөдире булып сигез ел эшләдем. Сиб- гат Хәким журнал редколлегиясе әгъзасы булганга күрә, күп кенә авторларның әсәрләрен бергәләп карап чыгарга туры килә иде. Бигрәк тә минем фикерләрем белән килешмәгән авторларның кулъязмаларын, миннән соң, Сибгат тикшерә иде. Гаҗәп, ии гомерләр бергә эшләп тә, безнең арада фикер каршылыклары булмады диярлек. Язмаларны китерә, плюс, минус билгеләре белән алдыма куя да — Фикерләрең белән килешәм, эшләрлеге барларын эшләсен,— ди иде Әгәр дә мин берәр сәбәп белән эш урынында булмасам, ул үзенең гадәти эре хәрефләр белән язылган «хөсне хат»ын, кәгазьнең бер почмагыннан икенчесенә диагональ булып төшкән юллар белән сызгалап калдырадыр иде. Миндә ул кадерле язмаларның кайберләре әле дә саклана. Шигъри әсәрләр караганда фикер берлеге турында тагын бер вакыйганы әйтеп үтүне кирәк саныйм. Бусы «Казан утларыпнда эшләгәнгә кадәр үк булган хәл Ул замандагы урта буын шагыйрьләрдән берсе (озын гомерле булсын — ул әле дә исән) миңа шигырьләрен китерде. Мин ул чагында «Социалистик Татарстан» газетасында рәссам булып эшли идем һәм, әлбәттә, инде шагыйрь дип үк тә беркадәр танылган идем Шулай булмаса, әлеге шагыйрь шигырьләрен күтәреп миңа килмәгән дә булыр иде бит Шигырьләрен укыдым. Әйбәт кенә фикерләре һәм әйтер мәгънәсе булса да, әйтеп җиткермәгән икән әле дигән нәтиҗәгә килдем Шагыйрь күңелсез генә торды, кәгазьләрен җыеп алды папкасына салды да, чөйдә эленеп торган минем мутон бүрегемә — Сезнең бүрекләрегез дә бер төсле шул,— диде Мин гаҗәпләнеп — Кемнең ул сезнең? — дип сорадым. — Сибгат белән икегезнең,— диде теге. Юк, ул ачуланмады, чөнки көтмәгәндә аерым-аерым ике кешенең фикере, алдан сөйләшкәндәй, уртак булып чыгуы аны ышандырды, әлбәттә. Соңыннан бу хәлне мин Сибгаткә сөйләп көлдердем һәм аның бүрегеннән күземне алмадым чыннан да безнең бүрекләр нәкъ бер төсле булган икән шул. Укучылар мине гафу итсен, мин тормышта булган сәеррәк хәлләргә күбрәк игътибар бирүчән кеше инде Монда да Сибгат Хәким кебек олы шагыйрь турында язганда биегрәк трибунадан торып, олырак фикер йөртү кирәк иде диючеләр булмый калмас Ләкин кешенең олылыгы аның кечелегендә бит. Кече күңелле олы шагыйрь Сибгат Хәким белән мин әле дә. исән дустым белән сөиләшкәндәгедәй. тәкәллефсез сөйләшәм. Хәер ни әйтсәң дә, ничек итеп әйтсәң дә, шагыйрь Сибгат Хәкимнең арабыздан китүе татар әдәбияты өчен гаять зур югалту! Шигъриятебезнең тигез сафларында Сибгат Хәким урыны буш Ул бушлыкны күп елларга кадәр тоячакбыз.. Ул безнең Туфаннарыбыз белән берлектә милли шигъриятебезне, озак еллар буена, җилкәсендә күтәреп килде Татар халык шагыйре Сибгат Хәкимнең иҗаты совет әдәбиятының алтын фондында кыйммәтле мирас булып сакланачак. Сибгат турында әле язылачак, сөйләнәчәк сүзләр күп, алары — киләчәктә