Логотип Казан Утлары
Шигърият

ПОЭЗИЯ

Каләмдәшебез. 1984 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы шагыйрь Булат Вали улы Сөләйманов 1938 елның 28 маенда Төмән өлкәсенең Вагай районы Сопра акылында туган. Җидееллык мәктәпне тәмамлауга, аның хезмәт юлы башлана: ул Ом. Салехард шәһәрләрендә. Төмән өлкәсендә яши — йөкче, бетончы, маляр, китапханәче була.. Экстерн тәртибендә урта мәктәп тәмам- шганнан соң, Казанга килеп. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә; аннары укуын бүлеп. Фрунзе. Сургут. Баку. Казанда төрле .пиләрдә эшли. Читтән торып укып. 1974 елда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый... Б. Сөләймановның Себер, аның гади хезмәт кеше- tape. үзенчәлекле табигате турындагы беренче шигырь- •әре алтмышынчы еллар башында «Казан утлары». Ялкын» журналларында. »Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта, шулай ук рус телендә «Юность». •Сибирские огни* журналларында. «Литературная Россия* газетасында дөнья күрде. 1980 елда Казанда аның «Таңнар фонтаны» исемле мөстәкыйль китабы басылып чыкты. У купыларыбызга бу санда тәкъдим ителә торган яңа шигырьләрендә дә шагыйрь туган ягына — Себер һәм аның кешеләренә мәхәббәтен җырлый.

Булат Сөләйманов Фронтовиклар Язлар җиткәч. җылы яктан җылы җилләр искәч. туган-үскән илләренә кошлар кайткач, үләннәр калыккач, чыгалар да утыралар өй түренә. бүрәнәгә. карлыгачлар сыман тезелешеп, безнең авылның картлары. Мәңге эремәс тау түбәсен хәтерләтә ап-ак кар башлары. бер уч тотам сакаллары. Монда һәркем белә дәрәҗәсен. Россия* газетасында дөнья күрде. 1980 елда Казанда аның «Таңнар фонтаны» исемле мөстәкыйль китабы басылып чыкты. У купыларыбызга бу санда тәкъдим ителә торган яңа шигырьләрендә дә шагыйрь туган ягына — Себер һәм аның кешеләренә мәхәббәтен җырлый. ашыкмыйча, уйлап әйтә ни әйтәсен. Берәү башлый борын-борын заманнардан, телгә килә легендалар: «Тәвеш мәргән», канатлы кеше, канатлы атлар... (Тын да алмый тыңлый бала-чага: бүген ишеткәнне алар мәңге исләрендә саклар.) Аннан гәпне күчерәләр чит илләргә. Гүя алар утыралар илләрара киңәшмәдә. Әфганстанда килешү бара, яхшы, диләр, ә Ливанда әле һаман кан коялар, үтерелә хатын-кызлар, бала-чага; Рейганны тәнкыйть уты пешереп ала, Иран белән Гыйракны да мактамыйлар «мөселманнар берсен-берсе ник кыйныйлар?» Сугышның ни икәнлеген белә алар, фронтовиклар. Илдә барган үзгәрешләр, яңалыклар килеп баса аннан нәкъ уртага. Кем килешә, кем килешми, һәркем үз фикерен әйтә ала. Әнә күпме йортның морҗасыннан чыкмый төтен. Тәрәзәләре кадакланган, ишекләре бикле... Елгаларда балык бетте, урманнарда җәнлек бетте, авылларда халык бетте. «Әй, бу нефте, нефте!» Алар борчылмыйча кем борчылсын, шушы урман-сулар исән-имин торсын, дип, танк асларына яткан алар. фашистларның тамыры корысын! — дип... Кырык бердән кырык бишкә кадәр алар үткән юлны санап чыксаң әгәр. меридианнар сыман уратып чорнарга була бөтен җир шарын. Өй түрендә, бүрәнәгә, карлыгачлар сыман тезелгән дә сөйли картлар, күпне күргән, күпне белгән фронтовиклар. Яннарында елтыр күзле оныклары тын да алмый тыңлый бабайлардан ишеткәнне алар мәңге исләрендә саклар! Төньяк. Тундра, Төньяк. Тундра. Поляр төннәр. Караңгылык хакимлеге. Иксез-чиксез кар иле бу, монда дөнья иркенлеге. Даламыни, җәйрәп ята. ник очрасын хет бер агач. Яңа туган бала кебек бу кар иле шыр-ялангач. Җилләр йөри кар себереп, я кинәттән чыга буран. ак күбекләр күккә чөйгән диңгездәге давыл сыман. Кояш офык аръягында, күренмидер нур чаткысы. Киләчәккә өмет сыман — сүнми бары кар яктысы. Сукыр көннәр, сукыр төннәр... (Минем дә бит андый көннәрем бар иде.) Әй. кар иле, ак кар иле! Җирсү Җирсүләрем чиктән арткан ахры, туган якка кайттым төшемдә; Тик бер генә йоттым саф һавасын, исердем мин кайтып төшүгә. Әллә кайдан күреп алдылар да — исән-саулык сорый алмадым,— «Булат, Булат кайткан», сөенчегә, яланаяк чапты талларым. Кайчан да бер кеше кайта, диләр, бабалары яткан җиренә. Килеп кердем туган авылыма, сагынуларым салып иңемә. Яраланып кайткан солдат кебек яши идең, Сопра, күңелдә. Кая киткән култык таякларың? — Таныш та күк, таныш түгел дә. Мин тезләндем туган нигеземә. туган йортым, саумы, бишегем. Мин бер улың, кире кайттым менә, шыр ачып куй нарат ишегең. Шушы йортта әнкәм назы сеңгән, туган телем сеңгән күңелгә, «һаваларда очкан аккошларның» туган йорттан моңы сибелә. Читтә үткән ялгыз гомрем кебек басып торам нигә моңаеп? Кайтуыма, күрәм, шатланалар, тәрәзәләр карый елмаеп. Бу кадәрле сагынырлар диеп, һич кермәгән иде уема. Көтү көтеп йөргән болыннарым яшел келәм җәйде юлыма... Җирсүләрем чиктән арткан ахры, туган якка кайттым — төшемдә. Тик бер генә йоттым саф һавасын. исердем мин кайтып төшүгә.