Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАТРОСОВЧЫЛАР

 

Ул саен чираттагы ялым вакытында СССР Оборона министрлы гының Подольск шәһәрендәге (Маскәү өлкәсе) Үзәк архивына барам. Дары исе сеңгән, читләрен ялкын өткән, канга манчыл ган хәрби документлар сугыш каһарманнары турында күп нәрсә сөйлиләр. Барган саен Бөек Ватан сугышының моңарчы исемнәре ачык ланмаган билгесез батырлары, каһарман якташларыбыз белән очрашкан дай, үзләрен күреп сөйләшкәндәй булам. Эзләгән саен яка батырлар табыла, тарих сәхифәләренә яңа исемнәр языла. Алар арасында матросовчылар аерым урын били. һәркем белә, «матросовчылар» дип без. сугышчан дусларына аяусыз үлем куркынычы янаган хәлиткеч мизгелдә утны күкрәкләре белән каплап, башкаларга җиңүгә юл ачкан, легендар Александр Матросов батырлыгын кабатлаган каһарманнарны атап йөртәбез. Искиткеч батырлык, фидакарьлек бәяләмәсе булган әлеге сүз беренче мәртәбә моннан 45 ел элек яңгырый. 1943 елның 23 февралендә — Кызыл Армиянең туган көнендә — 56 нчы гвардияче укчы дивизиянең 254 нче укчы полкы рядовое, унтугыз яшьлек комсомолец Александр Матвеевич Матросов Псков өлкәсенең Великие Луки районындагы Чернушки авылы өчен барган авыр сугышта, грана талеры һәм автоматында патроннары беткәч, үлем сибүче дошман дзоты амбразурасына күкрәге белән ташлана, үз гомерен биреп, йөзләрчә иптәш ләрен котылгысыз үлемнән коткарып кала. Җитди хәрби задание үз алкы тында үтәлә. Архивларда кат-кат эшләү, илебезнең төрле төбәкләрендә матросоичы батырларга багышлап оештырылган «Сугышчан Дан» музейлары белән элемтәгә керү, каһарманнарны белүчеләрне күреп сөйләшү, алар туган һәм Һәлак булган җирләргә махсус экспедицияләр оештыру нәтиҗәсендә, шактый кызыклы һәм бай мәгълүмат тупланды Аларның кайберләре белән уртаклашасы килү кулга каләм алырга этәрде дә. Иң беренче сорау - матросовчылар күпме? Үзәк архив мәгълүматларына караганда, Советлар Союзы Герое Александр Матросов үрнәген кабатлаучылар хәзер илебездә 128 кеше исәпләнә. Моннан ике дистә ел элек кенә алар икс йөзгә якын дип санала иде. Әнә шулай, галиҗәнап Вакыт һәм Тарих матросовчылар исемлегенә яңадан яңа төзәтмәләр кертеп тора. Эзләнүләр барышында дулкынландыргыч фактларга тап булдык Бөек Ватан сугышы елларында А Матросовка кадәр \к инде совет сугышчы ларыннан илле җиде кеше күкрәкләре белән дошманның ут нокталарын томалаган! Шулардай беренчесе - танкист Александр Константинович Панкратов Ул — Боек Октябрь социалистик революциясе яшьтәше. Тумышы белән Вологдадан. Коммунист. Рота кече политругы 1941 елның 24 августында Новгород янындагы Спасе - Нерсдица торак пунктында хәрби машинасы сафтан чыккач. Александр Константинович сугышчан иптәш ләрен атакага күтәрә һәм дошманның ут ноктасын күкрәге белән канлый Бу батырчыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое дигән исем бир, ... Легендар политрук турында 1941 елның 20 ноябрендә «Правда» газетасы язып чыга н> >к аУУЦЦЮГШ Е Җыеп кына әйткәндә, 1941 елда — сигез, 1942 елда утыз тугыз сугышчы әнә шундый тиңдәшсез батырлыкны кабатлый. Иң сокландырганы, горурландырганы шул: мондый батырлык Беек Октябрь социалистик революциясеннән соң. Советлар иле өчен көрәш ел ларында туа. 1919 елның июнендә «революция бишеге»—Петроград янында, Керестенево авылы тирәсендә генерал Юденичның акгвардиячеләренә каршы барган көрәштә комсомолец Пелевин күкрәге белән дошманның ут ноктасына ята. Кем белә, бәлки аннан башка да шундый каһарманлык үрнәге күрсәткән сугышчылар булгандыр?! Бары тик күңел биреп эзләнергә, тарих сәхифәләрен зур игътибар-түземлек белән өйрәнергә генә кирәк... Батырлык статистикасыннан тагын берничә сан китерик. Матросовчы- ларның 250 гә якыны утыз яшькә җитмәгән яшьләр. Ростов өлкәсеннән коммунист Александр Кириченкога, Донецк өлкәсеннән Леонтий Кон- дратьевка, Татарстанның Аксубай районыннан Филипп Мазилинга исә тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткәндә илле яшь чамасы була. Якташыбыз Филипп Николаевич 1944 елның 1 мартында Гомель өлкәсенең Жлобин районындагы Мормаль авылын азат итү өчен барган сугышларда командиры — коммунист Николай Жуйков белән берлектә дошман дзоты амбра зурасын каплый. Хәзер Гомель шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә. Белоруссия комсомолы Үзәк Комитеты элемтәчесе унҗиде яшьлек рус кызы Римма Шерстнева — хатын-кызлардан бердәнбер матросовчы. Советлар Союзы Герое Николай Гастелло исемендәге партизан отряды составында туган җире — Гомель өлкәсендә фашистлар гарнизонын тар-мар иткәндә, кыю комсомолка, үтә авыр бер мизгелдә, күкрәге белән дошманның ут ноктасын томалап, җиңүгә юл ача. Әлеге батырлыгы өчен ул Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Матросовчыларның йөздән артыгы — коммунистлар, өч йөзгә якыны — ВЛКСМ члены. Алар арасында илебездә яшәүче барлык милләт вәкил ләре дә диярлек бар. Шуларның 169 ына Советлар Союзы Герое дигән югары исем бирелгән, калган батырлар Ватаныбызның төрле дәрәҗәдәге орденнары белән бүләкләнгән. Дошманның ут нокталарын пехотачылар да, диңгезчеләр дә, танкистлар да, чекистлар да каплаган. Ленин шәһәрен саклап калу өчен барган сугышларда гына да 54 кеше шушы соңгы чарадан файдаланган. (Кызыклы тәңгәллек — биредә батырларча һәлак булган матросовчылар даһи Ильичның яшәгән еллары санынча!) Матросовчыларның кайберләре икәү яисә өчәү берьюлы амбразурага капланган. Мәсәлән, 1942 елның 29 январенда борынгы рус шәһәре Новгород янында коммунистлардан — сержант Иван Герасименко, рядовойлардан Леонтий Черемнов һәм Александр Красилов иптәшләр төнге һөҗүм барышында берьюлы дошманның өч дзотын күкрәкләре белән каплап, сугышчан иптәшләренә җиңүгә юл ачалар... 1942 елның 18 августында Сталинград өчен барган сугышларда комсомоллардан политрук Петр Гутченко белән взвод командиры Александр Покальчук иптәшләр дә шундый ук каһарманлык күрсәтәләр. 1944 елның 23 июнендә Витебск өлкәсенең Остров Юрьев пункты өчен барган сугышларда татар халкының гаярь улы — гвардия кече сержанты комсомолец Бари Шәвәлиев белән украин егете — гвардия лейтенанты Иван Ильченко икәүләшеп дошманның бер үк ут ноктасын күкрәкләре белән каплыйлар... Пелевин — Панкратов — Матросов иптәшләр үрнәгендә, шундый олы батырлык кылучылар тугандаш Болгария һәм Вьетнам армияләре сугыш чылары арасында да очрый. Мондый фидакарьлекне Америка сугыш чукмарларына каршы барган көрәштә Төньяк Корея патриотлары да күрсәтә. Әлеге өч илдән ундүрт матросовчы мәгълүм. Күзәтүләрдән чыгып, без, әлеге фидакарьлекне кешеләрдә социалистик җәмгыять тәрбияләгән күркәм сыйфат бу, дип раслый алабыз. Татарстан улларының үз-үзләрен аямыйча сугышулары турында Советлар Союзы маршаллары, зур хәрби җитәкчеләрнең мактау сүзләре күпләргә мәгълүм Инде матросовчыларга килсәк, аларның саны егерме дүрт кешегә җитте. Каһарманнарыбызның дүртесе — рус, берсе — чуваш, калганнары татар халкы вәкилләре. Аларның саны күбрәк булу да ихтимал. Эзләнүләр дәвам итә. Каһарман якташларыбызның туган җирләре — Аксубай Арча Әтмэт Эл ки. Баулы. Буа. Балык Бистәсе. Биектау. Бөгелмә. Лениногорои Тәтеш' Кукмара. Мамадыш. Менделеевск, Югары Ослан, Чүпрәле районнары' Дүрт батыр - Казаннан Аларның изге каберләре Витебск. Гомель. Кировоград. Курск, Ленинград, Смоленск. Одесса. Орел. Псков. Ростов өлкәләрендә, Новороссийски да, Карелиядә, дүрт каһарман исә Венгрия. Герма ния. Польша җирләрендә мәңгелек йокыга талган. ...Алдыбызда — Татарстанда төзелгән 352 нче укчы дивизия командиры исеменә язылган политдонесение. Анда 1162 нче укчы полк сугышчысы — коммунист-сержант Әхмәт Мөхәммәтовның Смоленск өлкәсендә 1942 елның 12 июле иртәсендә фашист позицияләренә сугышчан разведка ясаганда күкрәге белән дошман дзоты амбразурасын каплап, батырларча һәлак булуы турында әйтелә. Легендар Александр Матросов күрсәткән тиңдәшсез батырлыктан җиде ай элек үлемсезлеккә атлаган әлеге каһарманның искиткеч фидакарьлеге турында дулкынланмый уку мөмкин түгел. Аның турында мөмкин кадәр күбрәк белергә теләү табигый хәл. Архивларда актарыну эзләнү нәтиҗә сеидә, Казан егете Ә. Мөхәммәтовка кагылышлы тагын ике документ табылды. Аларның беренчесе Орша исемендәге Кызыл Байрак һәм Суворов орденлы 352 нче укчы дивизия сугышчыларының Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы председателе Г. А. Динмөхәммәтовка адреслаган хаты Билгеле булганча, 1943 елның 5 мартында «Правда» газетасында татар халкының фронтовик татарларга мөрәҗәгате басылып чыга. Республикабыз хезмәт ияләре әлеге патриотик хатта халкыбыз сугышчыларына дошманны аяусыз тукмарга, тар-мар итәргә ныклы наказ бирәләр. Шул уңайдан дивизиянең барлык частьларында подразделениеләрендә әлеге хатны нык лап өйрәнү оештырыла, һәм ул сугышчылар күңелендә киң яклау таба, рәхимсез дошманга каршы үч ялкынын тагын да көчлерәк дөрләтә. Күңел ләрендә кайнаган уй-хисләрен белдереп, алар Татарстанга хат җибәрәләр. «„.Фронтка киткәндә без фашист-илбасарларга каршы көрәштә Сезнең дә, үзебезнең дә йөзгә кызыллык китермәскә суз биргән идек. Бүген исә. без, кадерле якташлар, сезгә шатланып рапорт бирәбез беренче сугыш лар алдыннан Татарстан хезмәт ияләре тапшырган байракларны без мәңитеп зурлап телгә алына. СССР Оборона министрлыгы Үзәк архивында табылган икенче документ та гаять кызыклы. 352 нче укчы дивизиянең «Вперед, на Запад!» дигән газетасында — 1943 елның 27 июнь санында капитан Пискунов • Сержант Мөхәммәтов үзенең хәрби антын ничек үтәде?» дигән материал бастырган. • Яшь сугышчылар! Сержант Мөхәммәтовның кем икәнлеген беләсезме икон ем? Тугаи илебез дошыаинары вел-ж ул ничек карашкан? Изге хәрби антын ничек үтәгән? Курку белмәс сержант безнең частьта хезмәт итте һәм ул аны мәң аяусыз тукмавын дәвам итте. Җәйге кыска твннәрнең берендә, таң атканда, без ..................................i солдатлар дошман позицияләренә сугышчан разведка ясадылар. Иң беренче рәттә, коммунист гелек данга күмдек. Илебез йөрәге Мәскәүне — һәркемнең күңеленә үтә якын, сөекле, искиткеч гүзәл башкалабызны саклап калу, дошманга бирмәү өчен без. Кызыл Армиянең башка частьлары белән берлектә, батырларча көрәштек. 1941 елның салкын декабрь көннәрендә без нәгъләт төшкән фашистларны артка таба кудык. Алар бик нык каршылык күрсәттеләр. Әмма безнең ярсу, безнең омтылыш барысыннан да көчлерәк булып чыкты. Без актив сугыш хәрә кәтләре ярдәмендә туган илебезне дошманнан азат итә итә, алга таба юл ярдык. Сержант Әхмәт Мөхәммәтов үзенең гәүдәсе белән дошман дзоты амбра эурасын каплады. Герой үлде, ләкин ул үзенең шушы каһарманлыгы фидакарьлеге белән безнең частька җиңү яуларга ярдәм итте • Әнә шулай, әлеге тарихи документта Ә. Мөхәммәтовның исеме беренче гелек данга күмде. Туган ил сержант Мөхәммәтов өчен барысыннан да кадерлерәк иде Фашист илбасарларга каршы кереште ул сигез мортабо аракайлы Әмма еагменл» ла. терелүе», иналаи үз ротасын, айланеа кайтты һ»н лошы.ииы Мөхәммәтов барды. Аның кыюлыгы, куркусызлыгы, тәвәккәллеге башкаларга да күчте — фашистларның көчле ут яңгыры аша алга ыргылдылар. Көтмәгәндә моңарчы тын торган ут ноктасы телгә килде. Дзоттан — эре калибрлы пулеметтан аталар иде. Сугышчылар ятарга мәҗбүр булды. Шулчак сержант Мөхәммәтов, шуыша-шуыша, дзотка якынрак килеп, гранаталар ыргытты һәм: — Алга, иптәшләр! — дип кычкырып, торып басты. Аңа сугышчылардан Андрианов, Газадитов, Койкенов, Морозов кебек батыр йөрәклеләр иярде. ... » Әмма ут ноктасы яңадан җанланды. Фашист ядрәләре сержант Мөхәм- мәтовның аяк-кулларын тишеп-яндырып үттеләр. Ул соңгы минутында, барлык көчен җыеп, күкрәге белән дошман дзоты амбразурасын капларга өлгерде... Сержант Мөхәммәтовның якты исеме, үлемсез батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр. Ватан-анага биргән хәрби антына ахыргача тугры калган герой бит ул!» Ә. Мөхәммәтовка кагылышлы эзләнүләрне без әле дә дәвам иттерәбез. Бәлки, журналны укучылар арасында аны белүчеләр бардыр?! Редакциягә хәбәр бирсәләр, автор бик рәхмәтле булыр иде. Республикабызның икенче матросовчысы — рус егете А. Л. Панарин. Тумышы белән Баулы районының Кырым-Сарай авылыннан. Комсомолец. Лейтенант. 112 нче укчы дивизиянең взвод командиры. Афанасий Леонтьевич тиңдәшсез батырлык үрнәген 1943 елның 26 мартында — А. Матросов һәлак булганнан соң бер ай үткәч күрсәтә. Курск өлкәсенең Романово. Ефросимово авыллары янында була бу. Дошманның гаять әһәмиятле, яхшылап ныгытылган терәк пунктын алу өчен барган бәрелештә Афанасий Панаринның танкка каршы ата торган артиллерия взводы арысланнарча сугыша. Әмма көчләр тигез түгел. Пушкалар да, кешеләр дә берәм-берәм сафтан чыга. Афанасий Леонтьевич, яу кырында һәлак булган иптәшләре урынына басып, орудиене үзе кора, үза ата. Ахырдан пушкасы ватыла, үзе яралана, уң кулы чәрдәкләнеп бетә. Батыр комсомолец югалып калмый — сул кулына танк шартлаткыч граната тотып: — Ватан өчен, халкым өчен алга! — дип кычкыра һәм дошман дзотына ташлана. Көчле ут көлтәсе һәм шартлау безнең сугышчылар өчен һөҗүмгә чакыру булып яңгырый. Исән калганнарның барысы да, бердәм күтәрелеп, соңгы — хәлиткеч һөҗүмгә ташланалар. Шулай итеп, терәк пункт кулга төшерелә. Каһарман якташыбыз Афанасий Панаринга бу вакытта нибары 19 яшь кенә була. Аның гәүдәсен, зур кадер хөрмәт күрсәтеп, Ефросимово авылы уртасына күмәләр. Авыл кешеләре 1964 елда үзләре җыйган акчага батыр матросовчыга һәйкәл куялар. Шул вакыттан авыл Панарино дип рәсмиләштерелә, урта мәктәпкә герой исеме бирелә. Күренекле кинорежиссер һәм язучы Александр Очкин (ул үзе дә — исән калган матросовчы!) полкташ дустына багышлап «Үлемсезлеккә атлаган батыр» дигән китап язды. Буа районының Әлшәй авылында туып-үскән чуваш егете комсомолец Арсентий Карташов. Днепр буенда тиңдәшсез фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, төп-төгәл 18 яшь тулган көнендә һәлак була. Аның белән бергә Арча районының Шушмабаш авылы бөркете Кәрим Исхаков та каһарманлык күрсәтә. Әлеге матросовчыларга багышлап, күренекле чуваш язучысы Антип Николаев «Ак каеннар мәңге уяу» дигән документаль повесть төгәлләде. Архив документлары белән танышканда Новороссийскида дүрт кешенең дошман дзоты амбразурасын каплаулары мәгълүм булды, аларның өчесе — татар егетләре. Матросовчы якташларыбызның беренчесен — Сәлахетдин Вәлиуллинны без Самат Шакир китабы буенча яхшы беләбез. Кече Җир каһарманнарының икенчесе — кызыл флотчы Сәйфулла Иосыпов. Ул — диңгез пехотасының 143 нче аерым батальоны разведчигы. Заманында Казан, Уфа, Ленинград шәһәрләрендә эшләгән. Танылган язучы Юрий Стрехинның 1974 елда «Московский рабочий» нәшриятында басылып чыккан «Отряд Бороды* дигән китабында 1943 елның 7 августында һәлак булган матросовчы батыр турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар бар. Ниһаять, өченче каһарман — Мансур Вәлиуллин. Гаять үзенчәлекле шәхес буларак, бу батырга киңрәк тукталып үтәсе килә. Сугышка кадәр Мансур Алиевич Татарстаннан китеп, Бакуда, нефть чыгару промыселларында эшли. Боек Ватан сугышы чорында 318 нче укчы дивизия составында Кече Җирдә сугыша, коммунистлар партиясенә кабул ителә. Архив документлары сөйләвенчә, коммунист сержант яу кырында күрсәткән каһарманлыклары өчен, 1943 елда «Батырлык өчен» медале, бераз соңрак, армия командующие приказы нигезендә. Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Әлеге зур бүләккә ул Новороссийск янында күкрәге белән дошман дзоты амбразурасын каплап, иптәшләренә жиңүгә юл ачканы өчен лаек була. Тик герой әлеге орденны үз вакытында ала алмый, аны бик авыр хәлдә госпитальгә озаталар. Шунда сигез ай дәва ланып яңадан сугышчан сафка баса... Халкыбызның данлы улы Мансур Вәлиуллнн — исән калган сигез матросовчының берсе. Бүген без үлемне жиңгән матросовчылар — рус халкы вәкилләре: Октябрь революциясе яшьтәше коммунист Александр Удодов. КПСС членнары Степан Куликов, Александр Очкин, украин Владимир Майборский, грузин Георгий Майсурадзе, казах Сабалак Ора зал и нов, еврей Товье Райз исемнәрен әйткәндә якташыбызны да горурланып телгә алабыз, чиксез хөрмәт белән алар алдында баш иябез Легендар якташыбыз бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшн. Тыныч хезмәт фронтында да сынатмаган ул. 1948 елда «Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен», 1952 елда «Хезмәттәге батырлык өчен» медальләренә, 1966 елда «Почет билгесе» орденына лаек була. Сугышчан бүләге исә аны шактый еллар үткәч кенә эзләп таба... 1980 елда Мәскәүдә СССР Оборона министрлыгының Хәрби нәшрня тында дөнья күргән «Үлемсез батырлыклар» («Бессмертные подвиги») дигән китапта матросовчы якташларыбыздан Советлар Союзы Герое Алексей Исаев турында кыскача язма һәм тагын тугыз кеше турында белешмә бирелгән иде. Без әлеге китапны төзүчеләр белән элемтәгә кердек һәм Татарстан матросовчылары турында яңа мәгълүматлар һәм фоторәсемнәр туплап җи бәрдек. Тиздән китапның тулыландырылган икенче басмасы дөнья күрәчәк Соңгы вакытта СССР Оборона Министрлыгы Үзәк архивында жеитекле эзләнүләр нәтиҗәсендә безгә тагын бер каһарман якташыбызны ачыклау мөмкин булды. Ул — республикабызның элекке Бондюг (хәзерге Менделеев) районында 1908 елда туган гвардияче олкән лейтенант, рота командиры коммунист Котдус Габдрахманович Габдрахманов (хәрби документларда аның исеме «Кутуз» дип язылган). 58 нче гвардияче укчы дивизиягә караган 175 нче гвардияче укчы паям ның 1942—1945 еллардагы сугышчан хәрәкәтләре турында сөйләүче жур налда каһарман якташыбызның батырлыгы турында түбәндәге юллвр