КҮКРӘКЧӘ
Татар халкының борынгы сәнгать җәүһәрләреннән берсе булган күкрәкчәләр көндәлек тормышта шактый киң кулланылган. Аларны кайбер төбәкләрдә изү япмасы дип тә йөртәләр. Бизәккә һәм төсләр балкышына үтә дә бай бу зиннәтләрнең гаҗәеп үрнәк ләрен илебезнең төрле музейларында күрергә мөмкин. Аларны бик күпләр, истәлек-ядкарь итеп, әле бүген дә сандык төпләрендә кадерләп саклый. Гамәли сәнгатьнең аерым бер төре буларак, күкрәкчәләргә дә үзенчәлекле сыйфатлар хас. Алар — төрле тукымаларның үзара ярашуында; һәр бизәкнең, һәр аерым өлгенең үз төсмере, үз сурәте булуда да, көндәлек тормышта файдалану үзенчәлегендә дә ачык чагыла. Халык иҗаты кануннарын, татар сәнгатенең тотрыклы аһәңнәрен тирән сеңдергән бу җәүһәрләрдә төсләр муллыгы, матурлыкны сизгер тоя белү, уй- теләкләр һәм хис-тойгыларны төс-бизәкләр аша әйтеп бирергә омтылу күзгә ташлана. Күкрәкчәнең гомуми өлгесе бераз сузынкы ярымтүгәрәккә охшаш. Аның төп композициясе үзара чиратлашып барган, укалы тасма яки башка бер бизәк белән каймаланган. буй-буй сузылып төшкән тукымалар рәтеннән тора. Үзәктән як-якка таба ялтыравыклы, укалы тасмалар сузыла һәм алар бәрхет, ефәк кебек йомшак һәм затлы тукымалар өстенә ята. Төрле төстәге яфракчыклар белән уратылган нәфис чәчәк бизәкләре әнә шулай туа. Төп өлгене әле тагын тегеп-чигеп урнаштырылган асылташлар бңзи. Әлеге кыйммәтле, затлы ташларның нурланып җемелдәве тукымалардагы һәм каймалардагы төсләргә кушыла, күз явын алырдай балкыш тудырып, ай-кояш нурларын хәтерләтә. Борынгы чорларда, мәсәлән, кешеләр үзләренең изге утка, айга-кояшка табынуларын әнә шундый бизәкләр аша белдергәннәр, аларны тылсым көченә ия талисман итеп йөрткәннәр. Мондый талисман хатын-кызларны, аналарны төрле бәла-казалардан, авырулардан, яман көчләрдән һәм күз тию ише нәрсәләрдән сакларга тиеш булган. Болардан тыш, халыкта әле эчке күкрәкчәләр дә булган. Алары исә, бизәкләр муллыгына омтылудан бигрәк, хатын-кызның интим кичерешләрен, аның хис-тойгыларын, сафлык, тугрылык сыйфатларын чагылдыруга йөз тоткан. Күлмәк эченнән генә киелсә дә, эчке күкрәкчә дә үзенчәлекле, аерым формага ия: андагы бизәкләр табигатьнең яңару символын, гомер агачының ныклы сулышын тасвирлый. Эчке күкрәкчәләрдәге бизәкләр үзгәрешкә ча гыштырмача әкренрәк бирелгән, һәм, шуңа күрә, аларда халык көнкүрешендәге борынгырак күренешләр, борынгырак аһәңнәр сакланган. Тагын шуны да әйтү кирәк: төрки халыкларында һәм фин-угыр халыкларында күкрәкчәләрнең төрле вариантлары бар. һәм, әлбәттә, аларны һәр халык бер үк максатларда кулланган. Аерма — бары тик аларның форма үзенчәлегендә һәм нинди материаллар кулланып эшләнүендә. Татар күкрәкчәләре форма ягыннан да, аларны файдалану ягыннан да (кыйммәтле ташлар тагып йөрү) бик үзенчәлекле, һәм бу хәл әлеге җәүһәрләрнең мөстәкыйльлеген дәлилли, кайбер галимнәрнең аларга фин-угыр сәнгате төсмерләре тагуын кире кага. Борын-борынгыдан ук үз төсен, үз йөзен җуймый килгән бу җәүһәрләр халык иҗатының, халык сәнгатенең тирән тамырлары турында сөйли.