КИЧӘ ГЕНӘ ӘЛЕ ФЕВРАЛЬ ИДЕ
... аты белән ул кызылларга корал ташый. аннан сон аны гомумән гәмиыәт 6»леopa»ap Ьжига ' ■> . ч» альиг кителер, аннан соң икенчесен Күп еллардан соң алар ла-«■•-■■■ -лр Jb>»« берсе тема кире әйләнеп кайтачак. Улы Хатипны утыртмыйлар Пекин аның тәсрете бащмалардам ким булмый Хатип абый рус мәктәбендә укыганда иң кечло мат«ма’н« таныла Укытучылар аңа рабфакка керергә Т4»сд«м ’ ук үзен иң өлгер укучы ител таныта Тик тырыш сет •• ■ • улы» дип азып бирәләр Хатип абыйны арты сат ат* зче- . • н., шул уи арты сәгать зчендә комсомолдай чыгаралар У' • • карьерында эшли Шул елларны ук тадегажурналларда шн и( Пекин уку еметен езми, Казанга килеп газета редакии»«не 1 ГОСМАНГА «ЯШЬ руслар, марилар, татарлар аәыл читемдәге алгыэ моргка жые < шы »та сәили Улларын да шул авылга рус мәктәбенә бирә. Русча дәрес сәиләшсеннер ачан ейлерендә алар балам русча сәиләшел иори Менә шундый мәзин. Гражданнар сугышы елларында шт« уи бар урнаштыра Әмма Казан педагогия институтына имтихан биргәч, Хатип абый тагын килеп абына: кабул итү комиссиясе председателе аңа бер кәгазь күрсәтә һәм «безнең кеше түгел, чыгышың башка, кабул итә алмыйбыз», ди Егет Свердловскидагы рабфакка барып керә- Хат бу ерак шәһәргә дә барып җитә— Игелекле кулын сузып аңа Муса Җәлил дә ярдәм итә. Чираттагы куылудан соң Хатип абый язган хатка ул шунда ук җавап бирә һәм МТС политбүлегенә урнашырга ярдәм итә Тик политбүлекләр тиздән бетерелә Ә педагогия институтына барыбер кереп беренче курсны «бик яхшы» билгесенә генә тәмамлагач. Хатип абый кабат әтисе янына кайтып егылырга мәҗбүр була. Монда ул балалар укыта һәм үзлегеннән институт имтиханнарына әзерләнә. Ниһаять, аны, белеменә карап, бишенче курска алалар. Институтны Хатип абый кызыл диплом белән тәмамлый. Абыйлары еракта булып, әти-әнисе үлеп киткәч, ятим гаилә Хатип абый кулына кала. Ул беркадәр вакыт Алабугада эшли, анда да игелекле кешеләр ярдәмгә килә Соңрак танылган профессор Линцер белән Муса Җәлил аны педагогия институтына чит ил әдәбияты укыту өчен чакырталар. Хатип абый Бөек Ватан сугышында баштан алып 1946 елга кадәр була. Ул Төньяк- кенчыгыш фронтында сугыша, лейтенант булып Польшаны азат итүдә катнаша, Украина фронтында газета чыгарыша. Ә бераздан аны «За Родину» фронт газетасының яңа ачылган татар редакциясенә редактор итеп җибәрәләр. Ярдәмгә Шәрәф Мөдәррис килгәнче, Хатип абый бер елга якын үзе редактор да, җаваплы секретарь да. хәрби хәбәрче дә булып газетаны ялгызы чыгарып килә. Сугыш елларында ул күп санлы очерклар, шигырьләр, повестьлар язып бастыра. Гвардия капитаны Хатип Госманов үзенең институтына фәкать 1946 елда гына кайта һәм шунда ук фәнни эшкә чума. Күп тә үтми кандидатлык диссертациясе яклый. Казан дәүләт университетының тел һәм әдәбият кафедрасына мөдир булып күчкәч, докторлык диссертациясен дә яклый. Фәнни эшен ул Һади Такташ иҗатын тикшерүдән башлый. Такташ — татар поэзиясенә моңа кадәр күренмәгән яңа сыйфат алып килгән шагыйрь. Галимне ул бәлки шул ягы белән кызыксындыргандыр, бәлки сирәк очрый торган көчле шәхес булганы өчен үзенә тарткандыр? Ә бәлки аның өчен генә түгелдер һ Такташ хисләрен таслап биргән галим Хатип абый булды. Галимнең фәнни эшендә шагыйрьнең кичерешләре мөстәкыйль яшиләр. Ә менә бер өзеккә Хатип абый аеруча игътибар итә: «Кичә генә әле февраль иде ...» Февраль — шигырьдә салкын буранлы, җанны өшетерлек кышкы бер ай Ләкин шул ук вакытта ул февраль да түгел. Ул үткән көн, кичәге көн, бүгенге тормыштагы салкын мохит Чөнки март аеның нечкә билле җиле инде сузылып ятып җиргә кар ашый. Кышкы салкын кар белән көрәшкә чыккан нечкә билле җил образына Хатип абый сокланып туя алмый. Аннан соң Хатип абый татар совет поэзиясенең башлангыч һәм формалашу чорына багышланган зур хезмәтен яза. Тарих, социология, философия, әдәбият тарихы, әдәбият теориясе, психология нинди фәннәр ачкычы белән генә ачмый ул бу дәвердәге шигърият үсешенең серләрен Фәнни хезмәт җыйнаклана, бербөтен күренешкә әйләнә, матурая Фикер тирәнлеге — һәрвакыт матурлык ул. Аннан соң сәнгать тарихының тагын да ераграк еллары — борынгы гасырлар. Бу еллардагы төрки кулъязмаларына хәзер нибары 3—4 галимнең генә «теше үтә». Хатип абый төрки шигыренең яңа гына оеша башлаган чорыннан алып бүгенге халәтенә кадәр тикшереп чыга. Төрки шигыре дә. шуннан үсеп чыккан татар шигыре дә үз законнары белән үсәләр дип исбат итә. Гаҗәп, ә бит шушы көнгә кадәр безнең галимнәребез бик җитди итеп, безнең үз шигыребез юк иде. без фәкать гарәп гарузы ярдәмендә генә кеше булдык дип исбат итәләр. Хатип абый бу тәгълиматны үзенә генә хас дәлилләр белән юкка чыгара. Гарузның да, бармакның да борынгы халык иҗаты әсәрл^эендә үк яшәвен күрсәтә. Хатип абыйның, нияте — бу зур хезмәтен татар поэзиясенең бүгенге көненә кадәр китереп җиткерү Ә хәзер ул XIX гасырга килеп җиткән. Мин Хатип абыйның эш бүлмәсеннән чыгып киттем. Ул кәгазьләре өстенә иелеп калды. Эшли.. Көч тә элеккечә түгел, әлбәттә, хәл дә Ләкин күпме ихтыяр кече сакланган бу гаҗәп кешедә, күпме мәхәббәт сакланган... Әдәбиятка, фәнгә, кешеләргә. Ә шундЫй кеше, бик тели икән, теләгенә ирешмәсмени?! Хатип абый үз эшен ахырына җиткерергә бик тели. Зур эшен, фундаменталь эшен. Ышаныч белдерик, уңыш телик