Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАШАН ШӘҺӘРЕ

Атаклы болгар шәһәрләре арасында герләп үсеп, шаулап чәчәк атып утыр геннарының берсе Кашан каласы булган Болгар дәүләт» тормыш көн күрешендә гаять әһәмиятле вазифа үтәгән Кашан шәһәре коньяктай килүче карван юлы белән су юлы кисешкән җирдә — Чулман (Кама) суының уң-ьяк ярында. Татарстанның хәзерге Лаеш районы. Шуран авылының канчыгышында урнашкан булган. By беренче Кашан. Икенчесе шулай ук Камамын унъяк ярында, хәзерге Балык Бистәсе районының Сорочьи Горы авылыннан бераз хо (батыштарак урнашкан булган. Кашан шәһәренең тарихта яшәү чоры X—XIV йөз ахырлары дип исәпләнелә. Үз заманында шәһре Кашанның даны еракларга таралган. Анда сәүдә үскән. Элекке шәһәр урынында сугыш кораллары, йорт көнкүреш кирәк яраклары. алтын тиештән ясалган бизәнү әйберләре, гер һәм акчалар, тимер йозаклар һәм башка әйберләр табылу — бу урында зур сәүдә үзәге булу турыида сейли. Кашан базарда рында күп илләрнең сәүдәгәрләре төрле-торле товарлар белән сату иткәннәр Уя экономика һәм культура үзәге булган Анда һөнәрчелек чәчәк аткан. Һәиәрчеләр керамик чүлмәкләр, төрле кораллар, алтын көмеш әйберләре, тормыш каикүреш эчен кирәкле җиһазлар ясаганнар. Чистай районында табылган борынгы хәзинә әйберләре арасында «Шәһре Кашан» дин язылган алтын беләзек тә бар Кашан каласы турында С. М. Шпилевский туплаган мәгълүматлар әһәмияткә ия. Ул Кашанның рус елъязмаларында Казан формасында кулланылуым да искәртеп үте. ә үзе бу шәһәр исемен Кошан рәвешле яза Кашанны үзе барып ейрәнгән XIX йөз археологы П. А. Пономарев аның турыида махсус хезмәт яза. Шунысы зур игътм барга лаек, галим, табылган һәм җыйналган әйберләрнең характерыма һәм күплегемә караганда. Кашан данлыклы Болгар иленең күп җирләргә билгеле булган, шөһрәт казанган Болгар һәм Биләр шәһәрләреннән генә бераз калыша торган аур кала бул ган дигән нәтиҗәгә килә. Һичшиксез, су юлы өстенә урнашкан Кашан күп дә үтәт ларго билгеле булган. Төрле товарлар төягән сәүдә кораблары, аның аша үтен, күп җирләрдә сату алу мөмкинлеге алганнар. Кашан исеме Рус дәүләте законнары җыелмасында да искә алына Мондый әһәмиятле чыганакта телгә алымуы аның Волгир дәүләте сәүдәсендә, культура, иҗтимагый тормышында лаеклы урын тот канлыгы турында сөйли. Шәһәрнең тирә юне үтеп чыгарга кыен булган тирән чокырлар һәм ясалма мы гытмаларның бөтен бер системасы белән чолганып алынган Кашан ныгытмаларының төзелеш формалары башка болгар шәһәрләренекеннәи аерылып тормый Волгар, Биләр, Суар һом башка болгар шәһәрләрендәге кебек үк. Кашан каласы һәм аның тирә юнендәге болгар авылларында да мәктәп мәдрәсәләр ашлап килгән Монда да укымышлы һәм алдынгы фикерле кешеләр, тормышны чын күңелләрен ион соя торган, хәләл хезмәт белән көн итүче фидакарь халык яшәгән Кашан шәһәре халкыбызның хәтер түрендә Аның матурлыгы, һөнәрчелек һәм сәүдәнең гөрләп үсүе Һ. б. үзенчәлекле яклары халык авыз иҗатында мәңгегә ныгын калган. Болгар иленең башка якты йолдызлары арасында сүнмәс маяк булып бал кыган Кашанга халык ихтирамы зур булган Аның исеме җырларда, дастан риваять ләрендә кабатланыла. Кашанга атап чыгарылган тарнхи җырда мондый юллар бар А КАШАН ШӘҺӘРЕ Шлһре Кашин — җиһан /»ш < Олу/. кече? һонлр пишә. Аның бу млдхе сел еүшл. Биңллгр нурлу/ъ кенлшл Әһле Кашан — җиһан еашл. Ха.тәйыяы һанлр аншә. Ксми слааал. «семи ллрллр — Бу еүлл кыйлзм? лнбишл ’ Халык авыз иҗатында Болгар. Кашан һәм Казан калаларын үзара тыгыз бәйләнештә карау юкка гына түгел. Кайбер риваятьләрдә шәһре Болгарны Аксак Тимер пыран-заран китергән вакытта болгар патшасының исән калган балалары, берникадәр гомер авышканнан соң, Кашанга һәм Казанга килеп нигез табулары турында сөйләнә. Имештер, Габдулла хан хатыны һәм балалары белән хөкем сарае — Кара палатага кереп бикләнә. Аксак Тимер сарайны төрле яклап бүрәнә белән кү мәргә һәм ут төртергә боера. Гүзәлләрнең гүзәле хан кызы гына янмый кала. Кызның чибәрлегенә, зирәклегенә таң калган Тимер аңа яшәү бүләк итә, очраклы рәвештә генә исән калган Шәүнә-бәк исемле ир туганы белән бергә аны Сәмәркандка алып китә. Ханның тагын Алтын-бәк һәм Галим-бәк исемле ике малае могҗиза белән генә исән-имин калганнар һәм Казан суы ярына килеп. Казан шәһәрен нигезләгәннәр. Тимер үлгәннән соң. ниндидер сихри көч белән әсирлектән котылган болгар патшасы кызы һәм аның туганы газиз болгар җирләренә, туган туфракка кире әй лэнеп кайталар. Башта алар шушы Кашан шәһәрендә яшиләр. Патша малае, үзенең чын исемен яшереп, укытучылык белән шөгыльләнә. Ахырдан туганнарының Казан шәһәрен салуларын һәм шунда яшәп ятуларын ишетеп, анда күчеп китәләр. П. А. Пономарев, элеккеге Кашан шәһәре янындагы авылларда яши торган татарлар белән шәһәрлек урынында казу эшләре алып барганда, алар авызыннан еш кына Кашан каласы дип кабатлана торган озын җыр да ишетә. Ләкин ул аны язып ала алмый. Татарлар җыр сүзләрен аңа әйтүдән баш тарталар. Кашан шәһәре тирә-юнендә яшәгән халык телендә «Кашан каласы — кызлар бәласе»—дигән тәгъбир таралган булган. Бу борынгы, тарихи һәм хикмәтле тәгъбирне татар халкында сакланып калган, әтисенә каршы баш күтәргән Шәһребану исемле патша кызы турындагы риваятьләр белән аңлатырга мөмкнн. Ул кыз шактый урыннарга шәһәрләр һәм ныгытмалар төзеткән. Кызның әтисенә каршы чыгуы ха лыкка ошамый, аның мондый кыланышын халык гаепли, закон бозу дип кабул итә. Республикабызның байтак җирләрендә очрый торган «Кызлар каласы» дип аталган урыннар, бәлки, шушы тарихи риваятькә мөнәсәбәтледер. Кашан исеме географик атамалар арасында да сакланып калган. Лаеш районында хәзерге көнгә кадәр «Кашан юлы«, «Кашан чокыры» дигән топонимнар халык телендә кулланылалар. Моннан тыш тагын Кашан тавы, аның янында Шураннан Мурзихага чыгу өчен Кашан кичүе, шунда ук элекке вакытларда, ягъни 1703 елларда. Семиозерка монастыре (хәзерге Биектау районындагы Семиозерка авылы) өчен балык тота торган урын — Кашан култыгы, Кашан кыры, Чулман яры кырыендагы биек текә тау, ягъни Кашан түмгәге, Алексеевск районында Мурзихадан көньяк- көнбатышка таба уи чакрымнар чамасы ераклыкта Кошан исемендә рус авылы бар. Бу авыл янында галимнәр гомумболгар чорына мөнәсәбәтле авыл хәрабәләре һәм башка археологик истәлекләр таптылар, аның исеме Казан ханлыгы чорында да искә алына. Профессор М. 3. Зәкиев Кама ярындагы Кашан (Кошан) шәһәре кушан (кошан) төркиләре тарафыннан салынган булырга мөмкин, дигән карашта тора. Бу фараз игътибарга лаек, чөнки халык исеменә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән ата малар бер Кашан (Кошан) гына түгел, саный китсәң, берничә дистә. Шушы җәһәт тән А. Г. Яхин һәм М X. Бакировлар да бу борынгы болгар каласының исеме Кушан булган дигән карашта торалар һәм шуны дәлилли торган тарихи фактларны бик урынлы файдаланалар. 1179—1229 елларда яшәгән гарәп галиме Якут әл-Руминың География буенча төзелгән энциклопедик сүзлегендә: «Кушан — иң ерак төрки мәм ләкәте чигендә урнашкан шәһәр. Аның хөкемдары бик көчле халык булган тугыз- гузлар (угыз кабиләләре — Ф. Г.) йорт-иле белән дә идарә итә һәм иң бөек төрки патшаларның берсе булып санала»,— дип язылган. Бу юлларны Якут әл-Руми чыгы шы белән Кашаннан булган Мөхәммәт әл Кушани днгән кеше мәгълүматларына таянып яза. Кашан каласы өстеннән фаҗигале вакыйгалар: талау-бөлүләр, искәрмәстән ки леп һөҗүм итүләр, халкын әсирлеккә алып китүләр күп узган. 1391 елда Кашанны Новгород һәм Устюг ушкуйниклары талаган, 1396 елда Мәскәү князьлеге гаскәрләре яу килеп бөлдергән. Кашанның җимерелүе халык күңеленә төзәлмәс яра салган. Татар халык фольклорында аның Аксак Тимер тарафыннан туздырылуы әйтелә. Кашан каласы да, кызганычка каршы, җир белән тигезләнә. Кама елгасының уңъяк ярында шәһәрнең урыны, ә халык хәтерендә мәңге җуелмаслык булып исеме калган.