КАМА СУЫ БУЕНДА
Бүгенге көндә Алабуга Татарстанда һәм промышленносте, һәм авыл хуҗалыгы нык алга киткән районнарның берсеннән санала. Чамалап карау өчен бер генә сан китереп китим: без ел саен 120 миллион сумлык байлык җитештерәбез Районның горурланырлык яклары аның борынгысына ук барып тоташа. Шугай да, хәзерге яңалыкларга кадәр безнең хакта аз беләләр иде. Моннан берничә ел элек районда илкүләм әһәмияткә ия булган Кама трактор заводы салына башлады. Безнең яклар турында үзәк газеталар, «Огонек». «Смена», «Вокруг света» журналлары язып чыкты. Төзелешнең канәгатьләнерлек темп ала алмый азаплануы исә үзәк телевидениене дә хафага салды. Мәкалә авторларының беренче чиратта безнең якның тарихына, табигатенә мөрәҗәгать итүе һич тә очраклы хәл түгел Алабуга тарихы искиткеч сәхифәләргә бай Шәһәргә якын гына җирдә Ананьино каберлеге саклана. Бу борынгы истәлек тарих фәнендә «Ананьи- но культурасы»на нигез булып тора. Пароходлар тукталышында, биек тау башында «Шайтан каласы» дигән манара бар. Ул — болгар чорына караган кадерле истәлекләрнең берсе Теле булса, манара безгә үзе күргән бик күптәнге хәлләр турында бәйнә-бәйнә сөйләр иде. Бу тарихи манара Болгао бабаларыбызның ничек көн итүен дә, монгол басып алучыларының бу җиргә нинди афәтләр китергәнен дә, 1552 елгы вакыйгалардан соң бу якларның ниләр кичерүен дә — барын дл күреп торган бит Иван Грозный гаскәрләре Казан ханлыгын алганнан соң Кама буе урманнарына да руслар килеп чыга. Алар Тойма елгасына якын гына Трехсвятское авылын салалар. Алабуга шәһәре шул авыл нигезендә барлыкка килә. Себергә сәфәр чыккан Ермак гаскәрләре дә Алабуга аша үтеп китә. Емельян Пугачевның Казанга ашыгучы гаскәрләре дә Алабугада тукталыш ясыйлар. Безнең шәһәрдә Себер сөргененнән кайтып баручы А. Н. Радищев та була. Фельдмаршал М. И. Кутузовның ординарецы Надежда Дурова исә Алабугада шактый озак яши, Ул елларда безнең шәһәргә А. С. Пушкиннан хатлар килеп тора Мәшһүр шагыйрь Бородино сугышы каһарманы Надежда Андреевнаның әдәби язмаларына соклануын белдерә Шәһәребезнең хәзерге Мәскәү урамында Надежда Дурова яшәгән йорт сакланып калган. Без анда Дурованың музеен оештырырга ниятләп торабыз. 1941 елда Жданов урамындагы 20 нче йортта исә күренекле шагыйрә Марина Цветаева яшәгән. Аның кабере — безнең зиратта. Ишеткәнегез бардыр безнең районны «Шишкин яклары» дип тә йөртәләр. Бөек рәссам И И. Шишкин бездә туган, балалык елларын һәм үсмер чагын монда уздырган. Зур рәссам булып танылгач та ул туган җиренә еш кайткан һәм бу якның хозурлыгын мәңгеләштерерлек әсәрләр иҗат итеп калдырган «Арыш», «Нарат урманы». «Кызыл кыя» кебек рәсемнәргә карап кем генә сокланмаган?! И. И. Шишкин яшәгән йортта без мемориаль музей ясадык. Аңарга ел саен илле меңнән артык тамашачы килә. Безнең яклар тарихында язучылар Салтыков-Щедрин, Короленко. Пришвин, галимнәр Менделеев һәм Бехтерев, маршаллар Говоров һәм Чуйков турында якты истәлекләр бар 1919 елда Алабугага Н. К. Крупская килә. Ул чыгыш ясаган бинага мемориаль такта кадакланган. Гомумән, безнең кешеләр шәһәр тарихына бәйле һәр истәлекне кадерләп саклау ягында 1811 нче елны салынган Спас чиркәвен яңадан төзәтә башладык Анда орган 154 Б Ч* борыиг.. бинаны Иыаииа җиЬазлаядыр„„г.« ирицер, .н„„Дар„г, быз Беек Октябрь революциясе Алабуганың элекке тормышын тамырдан үзгәртә Моңа кадәр шәһәрдә сәүдәгәрләр, поплар һәм жандармнар гына рәхәт күргән Халык исә нрте- д,и кичкә кадәр алар ечен тир түккән 9 чиркәү, бер мәчет һәм монастырь шәһәрдә дин әһелләренең күпләп туплануына сәбәп булган Өяздәге чиркәүләрнең саны Тырыкка якынлашкан Җиң сызганып иҗади эшкә тотынган халыкның киләчәккә булган якты хыяллары фашистлар Германиясенең ил өстенә көтелмәгән ябырылуы аркасында тормышка аша алмый кала Районның унөч мең кешесе фронтка китә Фроитовикларыбыэиың уи меңләбе. сугышта күрсәткән каһарманлыклары өчен, илебезнең орден һәм медальләренә лаек була. Бу тиңдәшсез фидакарьлекне олылап куелган Дан обелискы каршында кеи-тен мәңгелек ут ялкыны җилпенә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышлап салынган һәйкәл янына иң кыю ун ир-егетебезнең барельефын ясатып куйдык Алабугадан киткән бу ун егет сугышта Советлар Союзы Герое исеме алды Шунда ук Дан ордены ның өчесенә дә лаек булган Р X Гайнуллинның да барельефы беркетелде Сугыш чорында районның промышленность предприятиеләре дә. колхозлары да фронт таләпләренә җайлашып эшли башлыйлар. Механика заводы гранаталар ясый Тәтүчеләребез фронтка сырган чалбарлар, җылы курткалар озатып тора Сугышчыларны азык-төлек белен тәэмин итү өчен әзерләнгән икмәккә Татарстанда беренче булып салынган консерв заводы продукциясе дә кушыла. Алабуга һәм районның кайбер авыллары Мәскәү Ленинград якларыннан эвакуацияләнгән күп санлы кешеләрне үзенә сыендыра Бөек Җиңү район халкын яңа иҗади эшкә дәртләндерә Шәһәр һәм авыллар сугыш китергән күңелсезлеклордән мөмкин кадәр тизрәк арынырга тырышалар 1955 елда. Кама буенда бай нефть ятмалары ачылгач, районның промышленносте аеруча алга китә. Беренче нефтьчеләр үзләрен ерактагы утрауда калгандай хис итәләр иде Нефть чь*а. әмма аны кирәкле якка озатыр чара юк Җәен ярый әле — Кама буйлап баржалар -ери ала. Кышын исә монда бары тик чана юлы гына иде Тора-бара элемтәләр җайга салынды Нефть үткәргеч тезелде Аэродром үзгәртел корылды Түбән Кама ГЭСыиың буасы исә безне «зур дөнья» белән аеруча ышанычлы иттереп тоташтырды Казанга кадәр автомобиль юлы салынды, тимер юл да булдырылды Кыскасы, нефть районыбызның иезен балкытып җибәрде Квартиралар газ белен тәэмин ителде, юлларыбызга асфальт түшәлде Нефть промышленносте район бирә торган байлыкның, акчага күчереп исәплегендә, яртысын алып тора «Прикамиефть» идарәсе эш- чәннәре илгә йөз миллион тоннадан артьж сыек ягулык бирделәр инде Алабугада тарихы 1772 елга ук тоташкан арматура заводы эшли Аңа Тула агыннан килгән Красильников дигән сәүдәгәр нигез салган Ул кеше Саралы авылы янында 6*ыр рудасы чыгаруны башлап җибәрә Утыз-кырык эшчесе булган эааод исә шул бакырдан чиркәү чаңнары коя 1890 елны заводны Алабугага күчерәләр һәм чуен кою эаводына кушалар Совет власте елларында беренче бишьелльятлар чорында завод чыи-мыилап зур эшләр майтара башлый 1968 елда заводны үзгәртел кору чарасына керешкән иде» Хәзер аны тынырлык та түгел Аның продукциясе СЭВ илләренә дә «аибер капиталистик илләрга дә җибәрелә Безнең армат урчылар, беренчеләрдә- буаып. дәүләт кабул итүе шартларында эшли башладылар Алабугада, еяз шәһәрләре арасында беренче буларак. 1917 елның 16 ноябрендә ү. Совет власте урнаштырыла Яңа тормышның җиңүе ечен кискен кереш башлана Без бу юлда әйдәп иерүче большевиклар С. Н. Гассар. Я С. Тугаров М X Неявное А. Н. Чувыгиналар истәлеге алдында баш иябез Алариың данлы исемнәре шәһәребез урамнарына бирелде Гражданнар сугышында һәм Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган каһарманнарга багышлап һәйкәл салдык Алабуганың совет власте елларындагы тарихы Татарстан тарихы белән уртак Бүгенге тормышка аяк басканчы район республикабыз кичергән барлык көрәшләрне үтә гражданнар сугышы, бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкларны аякка бастыру кулакларга каршы көрәш, ачлык, тиф. ваба авыруларыннан арыну Болар район халкыннан зур тьфышлык, түземлек сорый Шәһәрнең үзендә исә промышленностьны кичекмәстән аякка бастырырга кирәк була. Шул ук вакытта культура үсешенә, халык мәгарифен юлга салуга да зур игътибар бирелә. Фидакарь коллективларның һәрберсе турында тәфсилләп се-ләргә тотынсак. гле биш мең чамасы, дуңгызлар — унбер меңнән артык, сарык — унөч мең ярым. Хуҗалыкларның материаль-техник базасы ел саен ныгый бара. Машиналар белән тәэмин итүгә, авылларны төзекләндерүгә акча тоту артканнан-арта. Шул ук вакытта колхоз- совхоэларның дәүләткә сата торган азык-төлек күләме дә сизелерлек күбәйде, хәзер без аны ел саен утыз миллион сумлык озатабыз. Узган ел аеруча уңышлы булды. Октябрьнең 70 еллык юбилеена без авыл хуҗалыгы буенча бишьеллыкта билгеләнгән ике еллык планнарыбызны тулысынча үтәдек. Терлекчеләребез һәр сыердан елына өчәр мең литр сөт савып алуга ирештеләр Авылларыбыз карап торышка да төзекләнә, матурая бара. Колхозчылар өчен уңайлы йортлар салына Аларга көнкүреш хезмәте күрсәтү ягыннан да алга китеш бар. Яңа мәктәпләр, балалар бакчасы, больницалар, клублар арта. Мәгълүм булганча, безнең як кешеләре элек-электән укырга маһир. Утызынчы елларда Алабугага «уку комбинаты» — дигән яңа атама да өстәлгән. Шәһәрдә педагогия институты, СССР эчке эшләр министрлыгының милиция мәктәбе, медицина һәм республика культура-агарту училищелары эшли Педагогия институтының егерме кафедрасында өч йөзләп укытучы алты меңгә якын студентка югары белем бирә. Институт илгә ун меңнән артык педагог әзерләп чыгарды. Район кешеләренә белемнәрен күтәрергә дә, культуралы ял итәргә дә барлык мөмкинлекләр тудырылган Кырыклап клубыбыз, утызга якын китапханәбез бар. Трактор заводы да салынса, шәһәр кешеләренең тормыш-көнкүреше тагын да матураер дип уйлыйбыз. Чөнки зур завод үз эшчеләренең тормыш шартларын яхшыртуны һәм буш вакытын тагын да мәгънәлерәк итүне үз өстенә алачак. Хәзер салынып ята торган 10 нчы һәм 11 нче микрорайоннарга карасаң, шәһәр өченче кат яңара дип әйтәсе килә. Яңа корылышларыбызга Мәскәү, Казан һәм Алабуганың үз белгечләре зур әһәмият бирәләр Аларның яңа төзелешне шәһәрнең тарихи казанышларын истә тотып алып барырга омтылулары һәркемне шатландыра. Төзелештәге яңалыклар борынгы шәһәрне заманчалаштыру- да матур бер адым булачак. Алабуга берничә мәртәбә зураячак, яшәрәчәк. Бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек иттереп салынган архитектура ансамбльләре, иркен парклар, тын бакчалар — барысы да шәһәр һәм районыбыз кешеләренең тормышын тагын да күркәмрәк итәчәк.