СҮЗ ТЫЛСЫМЫ
АЙРАТ АРСЛАНОВКА 60 ЯШЬ езнең әдәби ят-сәнгать дөньябызда хәйран үзенчәлекле шәхесләр бар Нәфис сүз осталарыннан Айрат Арсланов та нәкъ әнә шундый артист. Аның үзен күрмичә үк, радиодан чыгыш ясаган чагында да таныйсың, беркем белән саташтырмыйсың. Монда хикмәт аның тавыш тембрында гына да түгел — әсәрне яратып, рухланып, канатланыпочынып укуында. Кайсы гына төбәктә шигырь укымады икән инде Айрат: Себер дә бар аның маршрутларында, Урта Азия республикалары да, төньяк та бар, Кавказ арты да, Ленинград та бар анда. Владивосток та... Хәер, гастрольгә йөрүләре бер бүген башланган хәл түгел икән. Студент чагында ук, моннан кырык ел элек, илнең төрле шәһәрләрендә иптәшләре белән бергә спектакльләр куеп йөри ул. Ә артистлык һөнәрен театр училищесында 1945—1949 елларда үзләштерә. Мәскәүнең ГИТИСын исә шактый вакыт эшләгәннән соң, 1967 елда тәмамлый. Эш дигәннән, училищеда укыганда ук радиода диктор була, аннары академия театрында эшли; мәшһүр актерлар белән аралаша, аларның фидакарь хезмәте үрнәгендә тәрбияләнә Ә 1965 елдан алып ул инде Г Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә — эстрада артисты. Нинди генә аудитория алдында чыгыш ясарга туры килми Айратка авылларның ягылмаган клубларындагы суык диварларны сәхнә осталыгы, күңел җылысы белән эретә; шәһәрләрнең мәһабәт культура сарайларында да гөрли аның тавышы; хәтта әле Мәскәү- дәге Үзәк концерт залында да. шулай ук Колонналы залда да чыгышлар ясый.. Кая гына барса да, сүз остасы татар поэзиясенең моңын-аһәңен еракларга тарата. Репертуары да гаҗәеп бай аның: Кол Галидән алып бүген яңа канат җилпи башлаган Нияз Акмаловкача дистәләгән шагыйрь һәм әдип иҗаты. Г. Тукай, һ. Такташ, М. Җәлил, X Туфан. Ә Фәйзи, С. Хәким әсәрләренә атап төзелгән махсус программалар. Ул үзебезнең әдәбият белән генә дә чикләнми, күп милләтле совет поэзиясенә дә колачын җәя: ничәмә-ничә халык вәкиленең шигырен яттай укый. Моңа нинди көч кирәк тә. күлме вакыт кирәк! Бөек Пушкин белән Маяковский әсәрләрен эстрададан торып сәгатьләр буе сөйләр өчен ни рәвешле әзерләнергә туры килүен күз алдына китерүе дә кыен Айрат Арсланов бөтен Россия күләмендә барган нәфис сүз осталарының конкурсларында бәйге тоткан кеше ике мәртәбә (1957 һәм 1974 елларда) лауреат титулын, ә В И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә үткәрелгән конкурста дипломант исемен яулап ала. «Күңелем Ленин белән сөйләшә» һәм «Туган ягым Татарстан» дигән әдәби концерт программалары өчен ул 1969 елны Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек табыла Янә ике елдан (1971) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә Үз кабыгына бикләнеп яшәгән әдәбиятчы яки сәнгать әһеле бервакытта да артык зур уңышка ирешә алмый торгандыр. Ник дигәндә, ул үзенең иҗатыннан тулысынча канәгать була, үзүзенә мөкиббән китүдән уза алмый. Моның шулай икәнен Айрат Арсланов яхшы белә һәм ул үзе яулап алган үрләргә соклану белән мавыкмыйча, бүтән халыкларның культурасы белән даими кызыксына, аерым шәхесләрнең үз иҗатларында зур казанышка ни рәвешле ирешүен махсус өйрәнә Анда да әле фәкать эстрада белән генә чикләнми, драма артистларының иҗаты белән дә кызыксына, кемнең ничек уйнаганы хакында уйлана, гыйбрәт ала. Ә аның үткәннәрне искә алып сөйләвеннән шунысы аңлашыла: Айратны малай чагыннан ук мәшһүр композиторыбыз Салих ага Сәйдәшев үз күргән, якын иткән Радиога килеп йөри торган яшь егетне көнгә, әйтик, дүрт-биш мәртәбә күрсә дә, һич иренмичә: — Нихәл, Айрат?! Ни эшләр бетереп йөрисең?— диебрәк, хәл-әхвәлен белешә торган, киләчәгенә зур өметләр баглаган. Б Сапи* ага үзенең 50 еллыгына багышланган тантана кичәсендә концертны алып бару вазифасын әле сәхнәдә юньләп сыналмаган япь-яшь егеткә ышанып тапшыра Мегае- Айратның беренче тапкыр зур иҗади дулкынлану кичерүе чирканчык алуы да нәкъ »иә шунда, 1950 елны булгандыр, һәрхәлдә. кичәдән соң Салих аганың үз янына дашеп алып — Рәхмәт. энем, концертны матур алып бардың!—дип. кулын кысуын Айрат але бүген дә исендә тота. Сөекле композиторыбызның әлеге сүзләре сәхнәгә аңа гына аяк баскан егеткә фатиха булып яңгырый, эшендә зур җаваплылык таләп итә Хыялсыз кешене канатсыз кошка тиңлиләр Ә безнең Айрат олы хыяллар белән яши Ул татар культурасының, шул исәптән эстраданың киләчәген кайгырта, сәнгатьнең милли тармагына игътибар җитеп бетмәвенә ихлас көенә борчыла — Консерваторияле шәһәр инде, югыйсә, ә милли концертларны еш кына бернинди әзерлексез музыкантлар башкара. Халыкта сакланган моңны алар тирәнтен кичерел азапланмыйлар, җиңел кулдан гына, ансат кына башкарып чыгалар Бу исе примитивлыкка китерә. Ә инде үзе эшләгән эстрада сәнгатен сүз остасы һичкайчан тыныч кына телгә алмын, бу тема аны һәрвакыт борчый, дулкынландыра Чынлап та, борчылырга урын бар Бүгенге көндә сәнгатькә җиңел караш хөкем сөрми микән? Театр училищесында укучылар алдында олы таләпләр куя беләбез микән? Эстрадага нык әзерлекле яшьләр килә башлар микән? Уйлап баксаң, эстрада артистының хәле чынлап та җиңел түтәл анысы Ник дигәндә, драма театрында кеше үзен коллективта дип тоя. үзенә тапшырылган рольне партнерлар ярдәмендә ерып чыга Ә менә сәхнәгә шигырь сөйләргә чыгып баскан кеше, теләсе- теләмөсә дә. бер ялгызы торып кала Монда син шигырьне яттан сөйләргә енрәнеп кенә котыла алмаячаксың. Шуңа күрә ялгыз башы бәйге тотар очей. Арсланов үзе кон-тен әзерлене Бер-ике шигырь укырга кирәк булганда авторның барлык шигырьләре белән таныша, прозадан бер өзек уку өчен — әдипнең язу алымнарын, стилен, бөтен иҗатын еирәнәл чыга Әле бит тагын язучыны трибун дәрәҗәсенә күтәргән дәвер бар. заман бар! Шулерның барчасына игътибар итеп җиткермәгән тәкднрдә синең Фатих Әмирханың — Әмирхан Еникигә. Тукаең Туфанга әйләнеп китүе бик тә ихтимал Тагын сәхнәгә килеп чыгу бар бит әле! Драма актеры кием белән, грим белән үк сихерләсә, моның битендә грим да юк. өстендә дә гап-гади бүгенге кием Менә сихерләп кара инде син тамашачыны! Ышандырып кара син бөтен залны! Коры текстны өйрәнеп кенә, атналар-айлар буена шуны уйланып йерми генә һич ышандыра алмыйсың син аны Икенче төрле итеп әйткәндә, үзең янмый-дөрләми торып, бүтәннәрнең күңеленә һич тә үтел керә алмыйсың Ә бит сихерләргә кирәк, күңелләрне тетрәндерергә кирәк Безнең республикада нәфис сүз осталарының бармак белән санарлык кына булуы әнә шул объектив шартлардан гына, бу хезмәтнең энә белән җир казу шикелле читенлегеннән генә киләме, әллә инде яшь буын к града артистларын тәрбияләү эшенә берәр кеше аяк чаламы? Юк ла! Аяк чалучы юк! Ләкин әлеге эшкә игътибар юнәлдерүче дә юк! Әнә шуның*иәтиҗәсеидә бернинди үсеш тә, алга китеш тә. хәтта әле омтылыш та юк! Әле дә ярый, театр училищебыз бар —анда педагоглар сәхнәдә уйнарга, саф ана телендә матур ител сөйләргә өйрәтәләр Ләкин бит группада укып, коллектив белен бергә-бергә сәхнәдә спектакль куарга өйрәнгән яшүсмер, үгетләүләргә бирешеп, эстрадага килеп чыга икән, ул бит котылгысыз рәвештә аяныч хәлдә кала Әдәбиятыбыз шундый дә баи инде югыйсә ә яңа кеше аптырашка тешә Чөнки эстрада артистының эш стиле дә репертуар сайлау сере дә аңа таныш түгел Чөнки әлеге хезмәткә махсус еирәтү зарур Миңа калса, гомерен шуңа багышлаган һем эур уңыш казанган эстрада артистыбыз Айрат Арсланов театр училищесында укучылар арасыннан укымышлырак һәм еметлереклерен сайлап алып шуларга махсус дәресләр биреп, сүз жанрына олуг мәхәббәт тәрбияли алыр иде Еллар буе әнә шул рәвешле эшләү нәтиҗәсендә үзенә лаек булырдай алмаш хәзерләү бәхетенә ирешер Бүгенге кенде РСФСРның халык артисты Айрат Арсланов моның шулай икәнлеген дә аңлый. — Шәкертләр кирек! Эшлисе килә! Табылыр 6-т андыилар?!— ди ул