Сибгат ага Хәкимгә
Роберт Әхмәтҗанов
Тукай мирас иткән пар ат көтә иде үрдә. ә ул үзе көпә-көндез төшеп китте гүргә!.. (Үзен сагына идек бит йөргән чакта җирдә!) Гүя исе китмәгәндәй еллар фасылына, кулын кушырган.— мөкиббән яшәү асылына... Кемне калдырасын, остаз, шигърият багына гаделлек сагына? Яшәдең дә. кайтып киттең... Тукайлар янына. Инде нишлик? Әйтә тор. дим. Туфаннарга сәлам. Шул көннән бит өстәлеңдә ятим калды каләм! 11 Әллә бетен авазларны ишетмәдең бер дә. Ягим итеп, көпә-көндез төшеп киттең гүргә. Ill ...Зәнгәр күк басуында, ялгыз көнбагыштай. Кояш тора иде балкып Таш стеналар артында калды өзелеп балалар чыр-чуы. өзелеп калды Вакыт.. Кара кабер кырына киселеп калды фани яшәү авазлары. . Шунда, ачынып, бер яшь ана. назлы бармаклары арасыннан туфрак коеп шыбыр-шыбыр. кычкырды күңеленнән — Ышанмыйм* ...йөрәктә калган хөрмәтем һәйкәлем шул снна. Бер уч туфрак - минем өлешем. Остаз. Мәңгелек йортына* Ә мин шунда тойдым чынлап, (соклап!) кеше киткәч ана элегия язганчы, кирәклеген исән чакта гимн багышларга!.. IV .„Менә кайттык... сине җиргә биреп,— туфрагына* Тормыш шау-шулары өскә чык Каядыр еракта Мәскәү чаңын сукты. тарайдылар нәшрият коридорларында синен кулны көткән малайлар. Ачылды, үзгәрде болытлар... Бөтен сәгатьләрдә сагышка җигелде минутлар... Яуды яңгыр, көн аязды. Ялгыз кояш, ихлас, синең кебек якты! Утырдык без... бокалларга тозлы яшьне тутырдык без мөлдерәмә; «Кемнәр сине сөйгән, кемнәр синең яклы...» Шагыйрь, фронтовик, ата, остаз! Синсез калды бу яз! Эфирда, көндәгечә, соңгы хәбәрләр, һаман әле география үзгәрә. Элеккечә Никарагуада баш кисәләр. президентлар юхалана... Гомер шулай булыр. Сибгат ага. Эфирда яңгырый җырларың. Ә бүген туган колхозың, үтәде сөт планын. Яшәрделәр тагын Күлле-Киме үрләре, моңланды кабат Сезнең Тукай ягы... Алары — бар! (Ул көннән соң инде кем — бар. кем — юк...) Тик менә бүген абындым мин үзем тудырган бу җырга — бөтен гомеремә. Җир буйлап барам. Вакыт буйлап... Бөтен дөньясында Син — юк!.. Аргы якка! Уелып-уелып аккан елга аша дер калтырап торган тар басма. Җилфер-җилфер әби килде ярга, ялвару бар сүнгән карашта... И чабаклар сикерә, әйтерсең лә шаулы җәйне күреп калырга!.. «Аргы якка чыгар әле. улым!»— Чыктым аны каршы алырга. «Аргы якка чыгыйм, аргы якка, калсын бу яр сагынып сөйләргә»... Шаулый июль, сары мәтрүшкәләр, җырлый үзән бөтен көйләргә! «Аргы якка, улым, аргы якка, бирге якта бүтән моңлансын...» Тар басмадан, икәү, дер калтырап, кичтек гүя Әҗәл елгасын. Чыгып җиттек менә, күңел булды!.. Арык кулын куеп кашына, карап торды озак аргы якка, колак салып гомер агышына. Ә ул яклар гүзәл! Дәшә тагын, туеп булмас анда мең яшәп! Анда очынып сайрый сандугачлар, ул шомыртлар тагын! Шау чәчәк!.. Яз «мәхшәре» кабат ул якларда. Кирәк туя күреп калырга! Яшьлеге дә теге ярда... Тагын кемнәр килсен чыгып алырга?!. Язлар гына кабатлана икән, уртаклаштым ана сагышын... Минем дә бит, җилләр, еллар аша Аргы Якка чыгып барышым! «Марганцовка» Камыт суккан канлы чи яралар, корчаңгыдан койрык калган чукка... Яраларын майлый Хәйбүш абый, «әҗәл даруы» аның — марганцовка. Тайлатканда кулланды ул шуны, (даруы бер аның сумкасында) Дүрт аяклы маллар чалкан төште, үләт базында да — марганцовка' Сугышка да китте ат җитәкләп, тояклары — сугыш ызанында... Дарулар әз — утлы сугыш җөе,— атлар ауный юллар тузанында, атлар күмелә туплар тузанына... Янтауларын ярчык умырып ала һөҗүмнәргә карап барган хутка. йомшак ялын сыйпап, яулашының ярасына сөрткән — марганцовка. Шул «тылсымны» күпме тидереп тә,— шул тылсымны!— атның ярасына, фәләненче биеклекне менеп, җанын бирде тәртә арасында! Кодрәтеннән килсә, әйтер иде лә «Агка атма, дошман, ат үземә!» ...Ак болытлар сыеп, тонып калган!— карап булмый икән ат күзенә'. Кичер мине, байтал, зинһар, кичер, сиңа тиде үлем, сон нишләргә’’. Әле бит без, малкай, тиеш идек Иделләргә кайтып су эчәргә!.. Обозлар һәм юллар — борма-борма,— киноларда нәкъ без күргән сыман— Чуар байтал, кичер, син һаман да ут эчендә кешнәп йөргән сыман!.. Атлар белән туплар тартышкан ул, дусларын ул гомер жәлләгән лә. Йөрә1енә кигереп суккан кургаш, ак байталның башын бәйләгәндә Ат га елый икән - тамды яше Байтал китте алга, туплар сөйрәп. Җиңүгәме, әллә үлемгәме илткән юллар борма. ята көйрәп... Мәрхәмәтсез икән язмыш юкса, исән чыккан иде күпме уттан! ...Тыныч авыл. Бүген аның улы кушаматын йөртә — • Марганцовка- Көзге кара төндә, мин, мосафир— үзем белән калгач бергә-бер, төн эченнән тавыш бирде бер кош,— сәлам! диде гүя кемгәдер... Шомлы җилдә шаулап куйды әрем, җылымса җил урман куеныннан абагалар исен алып килде, мезозойлар чоры ягыннан,.. Төн түренә очып барышы иде,— юл сорадым иптәш коңгыздан. Карадым мин шунда, нәкъ түбәмда чаткыланып янган йолдызга. Танымыйсыңмы әллә, Сириус, мине! Мәңгелекнең якты мизгеле тып-тын гына балкый, ә күңелгә кычкырып ла янган шикелле ул, ерактагы Максат шикелле!.. Галәм коесында талир тәңкә өмет бирде сүнгән күңелгә: йөргән чакта шушы Яссылыкта ялгыз түгел, ялгыз түгел кеше бу җирдә! Орчык эрли Ана... ...Өйгә кайткан чакта, мин кичергән шатлыкның иң зуры — туган якны тутырып шаулый, әнкәй, самоварың җыры! Урман аша аны ишетәм мин— Күңел шулай тоя! Орчык эрли әни. Өй түрендә тупыл мамык коя. Иске сәгать йөри. Галәм буйлап очалар егетләр... Җирне ничә урар иде, әнкәй, син эрләгән җепләр?! Син бәйләгән бияләйләр күпме, бәйләгән оеклар! Киеп туздыралмас иде, булса меңләгән оныклар!.. Син эрләгән җептәй, савылып, тормыш акмады җай гына... Ничә елга булыр иде җирдә син эчкән кайгылар?! Синең өмет иккән кырлар иңетаңнарга калырлык! Күпме җанга җитәр иде икән син иткән сабырлык?! Учыбызга алма бүлеп бирдең, моң бирдең кирәктә. Күпме бәхет телеп бирдең безгә бары бер йөрәктән! Орчык эрли әнкәй — агара чәч. Ак йон, тәрәш, каба... Әйтерсең ул, эрләп, шул кабадан ап-ак чәчен сава... Орчык эрли ана — үз урынында туган нигез тора. Орчык эрли ана — чайкалмыйча дөнья тигез тора. Орчык эрли ана ничә еллар — җанга рәхәт, җылы... Әнкәй исән — галәм имин, якты! Җирдә — Орчык җыры!