Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘМ СУАР

Идел Кама болгарларының өченче зур үзәк шәһәрләренең берсе Суар исемен йөрткән. Урта гасырларда шөһрәт тоткан, күп җирләрдә исеме соклану белән кабатлана торган көчле, хәтта шәһре Болгарның үзе белән үк бил алышып, ярышып яшәгән бу шәһәрнең кайда урнашуы тарихи әдәбиятта озак еллар буе бәхәсле мәсьәлә булып исәпләнде һәм аның эзләре югалган дип уйланды. Суарның төгәл урынын беренче тапкыр күренекле галимебез Ш. Мәрҗани «Места фа дел әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар» дип аталган китабында күрсәтә. Китап гарәп телендә язылганга күрә, Ш. Мәрҗаннның бу фикере киң фәнни өйләнешкә керә алмаган. Шәһре Болгардан ерак булмаган Суар каласының урынын, халык риваятьләренә таянып, 1893 елда тарихчы Г. Әхмәров тапкан. Бу шәһәрнең хәрабәләре Татарстанның хәзерге Куйбышев районы, Кузнечиха авылы янында 30 нчы елларда тирә-юньдәге авыллардан күчеп утырган татарлардан оешкан Татарский городок дип аталган авыл урынында (җирле халык аны Шәмсуар дип атый) һәм аннан көньяк юнәлештәге Утка суының сул ярында урнашкан. Икенче төрле аны Шәм Суар дип тә атыйлар, һ. В. Иосыпов Шәмсур атамасының мәгънәсен матурлыгы кояшка тиң, кояш кебек нурлар чәчеп тора торган шәһәр дип аңлата. Бу шәһәр турында мәгълүматлар урта гасыр чыганакларында шактый күп сакланып калган. Алар X — XIV йөзләргә карыйлар. X йөздә әл-Бәлхи түбәндәгеләрне яза; «...бу шәһәрдән (Болгардан — Ф. Г.) ерак та түгел икенче бер — Суар шәһәре урнашкан. Анда да җамигъ мәчет бар. Мөселман хатибы миңа шуны әйтте. Ике шәһәренең дә халкы 10 меңгә җитә. Йортлары агачтан салынган һәм аларда кышын торалар; җәен кешеләр киез тирмәләргә күчәләр». «Хөдүд эл галәм» исемле чыганакта: «Суар—Болгар янындагы шәһәр; андагы халыкның дине дә болгарларныкы кебек үк». XI йөздә яшәгән атаклы галим М. Кашгариның «Төрки телләр сүзлеге»нө һәм сүзлеккә кушымта итеп бирелгән картага да Суар шәһәре кертелгән, ләкин, кызганычка каршы, ул ялгыш Каспий диңгезе буенда, Идел суының уң ягында күрсәтелгән. Үзе Суарда булмаганга күрә, М. Кашгари бу каланы Саксин шәһәре белән бутаган. Суар турындагы соңгы мәгълүматлар XIV йөзгә карыйлар. Аны • Йөрәкләр ләззәте» дигән язмасында Хәмдулла һәм моннан тыш, »...бу өлкәдә (Болгар дәүләтендә — Ф. Г.) өч зур шәһәр: Болгар, Сивар, Асбал (Эсбел) бар»,— дип, Фәрхәг язып калдыра. Бу шәһәрнең исеме татар халкының дастан һәм риваятьләрендә дә тиешле урынны алган. Шунысы игътибарга лаек — ул Болгар белән янәшә кулланыла. Изге шәһәр Болгарны, Астаналы Суварны, Капкасы биек Казанны— Суар сүзе XIII—XIV йөз болгар чоры кабер ташларында кеше исеме буларак та чагылыш тапкан. Кан-кардәшләребез булган Дунай болгарларының бер князе Суар исемен йөрткән. Суар шәһәренең югары үрләп үскән чорлары монгол яулап алуларына кадәрге вакытларга мөнәсәбәтле итеп карала. 1236 елдан соң да ул яшәвен дәвам итә. ләкин элекке данын һәм экономик әһәмиятен югалта. Суарда галимнәр, фикер ияләре, сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр, йорт салу осталары, игенчеләр һәм башка һөнәр ияләре эш белән мәшгуль булып яшәгәннәр. Бу шәһәрнең борынгыдан ук яшәеш алуын һәм үзәк урыннарның берсендә торуын күрсәтә торган әһәмиятле факт — нумизматика мәгълүматлары. Суар шәһәрендә акча 931 елда Насыйр ибне Әхмәт тарафыннан сугылган. Шулай ук Суарда 948—952 елларда Талип ибне Әхмәт исеменнән чыга рылган акчалар билгеле. Мөэмин хан акчалары 976 елда Суарда да. Болгарда да сугылгач. Шунысы әһәмиятле, 976 елдан 980 елларга кадәр Мөэмин хан (Ибне Хәсән) И заманында акчалар Болгарда гына сугыла. Димәк. X йөзнең ахырымда Суар. ү»к шәһәрләрнең берсе булуга карамастан, инде мөстәкыйльлеген югалта бара һәм Болгар дәүләтенең башка үзәкләрендә әле бу чорда акча сугу күзәтелми (бу ике шәһәр арасында барган көраш шуның белән аңлатыла да). Әлеге акчаларның таралыш ареа лы бик киң. Тверь. Псков. Рязань өлкәләрендә һәм хәтта Скандинавия илләренең берсе Даниядә болгар шәһәре Суарда сугылган акчалар табылган. Менә нинди ерак илләр белән дә тыгыз мөнәсәбәтләрдә яшәгән бабаларыбыз' Суар шәһәренең чагыштырмача мөстәкыйль яшәгәнлеге ИбнеФазлан хезмәтендә күрсәтелә. Җәй көннәрендә киез йортларга күчеп торырга яраткан болгар патшасы Алмыш. Ибне Фазлан килгән елны да халкы белән җәйләүгә чыкканда, суерларны үзе белән чакыра. Болгар шәһәрләренең башкаларындагы кебек үк. Суарда да алдынгы фикерле кешеләр, галимнәр булган. Мәсәлән, XII йөзнең беренче яртысында яшәгән галим Сөләйман бине Дауд Суарда туган. Аның «Зәһрәтер рнйаэ» әсәре күп урыннарда Идел-Каспий буйларында. Анатолиядә. һиратта. Бохарада. Урта Азиядә һәм башка урыннарда билгеле булган. Идел буенда, ягъни авторның туган һәм иҗат иткән җирендә, аны аерата хөрмәт иткәннәр. Суар шәһәрендә Болгар каласындагы кебек үк җамигь мәчетләр каршында мәдрәсәләр дә булган. Ибне Рөстә болгарларның хәтта авыл җирләрендә дә башлангыч мәктәпләре булуы хакында яза. Ул Болгарның зур күпчелеге ислам дине тотуына, авылларда башында имамнар һәм мөәзнниар торган мәчет һәм мәктәпләр булуына игътибар иткән. Болгар. Биләрдәге кебек үк Суарда да китап культурасы үскән. Суарда йортлар төрле-төрле булган. Алар нык. таза һәм матур итеп эшләнгән. Суар үзәгендә кирпечтән салынган бай сарай калдыклары табыла Аның тирә-юне кирпеч койма белән әйләндереп алынган була. Бу бина үзәк җылыту системасы белән җылытылган. Төтенлеге идән астына челтәр формасында урнаштырылган Суүткәргеч торбалар аша су килгән. Бу сарай X —XI йөзләрдә төзелгән, монголлар һоҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән, соңрак яңадан торгызылган һәм XIV йол азагында ул шәһәр белән бергә яшәүдән туктаган. Суарда агачтан бурап бик матур итеп эшлән ген йортлар да булган. Болгарларның йортлары агачтан салынуларына урта гасыр сәяхәтчеләре дә игътибар иткән. XIII йоз авторы Якут бал әй дип яза «Болгарлар йортларын бары агачтан салалар, бер бүрәнәне икенчесе өстенә куялар һәм аларны нык агач кадаклар белән ныгыталар». Агач йортлар белән янәшәдә балчыктан салын ганнары да булган. Суарда тимерче учаклары әзе. тимер шлак, тимерче кораллары, сөяк, агач эшкәртә торган осталарның, чүлмәкчеләрнең һәм башка һөнәрчеләрнең кораллары һәм ярымфабрнкатлары сакланып калган. Урта гасырларда Суар җирле һөнәрчелек Һәм сәүдә үзәге буларак танылган. Qyap халкы, иигвздо. иген иккән. Шәһәр урынында ашлык саклый торган 90 чокыр, тегермән ташлары табыла. Гарәп галиме Ибне Росте: «Болгарлар — игенчелек белән шөгыльләнүче халык: бодай, арпа, тары һәм башка шундый һәртөрле ашлык үстерәләр».— дип яза. Борынгы болгарларның Шәмсуар шәһәре тирәсендә соңрак барлыкка килгән авылларга рәсми рәвештә Суар атамасы кушылмаган Әмма элекке Болгар җирләре булган Татарстан районнарында суар сүзе рәсми кулланылышта да йөри Казан арты һәм Тау ягы районнарында суар сүзенә мөнәсәбәтле авыллар һәм елгалар бер тирәгә укмашып утырганнар Элек бу сүз болан Иксуар. Кылсуар. Янсуар. Нырсуар дигән авыллар булган. Иксуар белән Кылсуар исемнәре тарихи документларда гына сакла нын калган Авыллар үзләре беткән. Мишанең сул кушылдыгы Нырсы суы ла элекке чыганакларда Нырсуар дип йөртелә Составларында суар сүзе булган географик ата маляр элекке Волгар иленең политик, экономик йогынтысында булган чиктәш өлкәләр һәм кайчандыр борынгы болгарлар үаләр.' яшәгән урыннарда очрыйлар Мокша елгасы бассейнында. Әэербайжан. Осетия. Кабарда Балкар республикасында һ. 6. Бабаларыбыз төзеген Шәм Суар каласы үзе җир белән ти газланса да. аиың исеме, чал тарих истәлеге булып, халкыбыз күңелендә, йөрәгендә саклана.