МӘХӘББӘТ ЯКТЫСЫ
Шагыйрә Фирая Зыятдинова — әдәj '; II биятка бүген генә килгән каләм I Ь У иясе түгел Аның лирик җылылык, романтик рух. гражданлык пафосы белән сугарылган шигырьләре алтмышынчы еллар урталарыннан ук га- зета-журналларда әледәнәле күренеп тора. -Беренче карлыгачлар- «Кызлар моңы исемле җыентыкларда. «Идел» альманахында басылып килә һәм менә 1986 елда Фирая Зыятдино- ваның Татарстан китап нәшриятында - Матур буласым килә- исемле мөстәкыйль җыентыгы да басылып чыкты Китапның Кызлар сагышы» исемле шигырь белән ачылып китүе бер дә гаҗәп түгел Яшьлек, мәхәббәт — Фирая Зыятдинова иҗатында мөһим урынны алып торган тема Беренче карашка, мәхәббәт турында әйтеләсе сүзләр әйтелгән, фикерләр белдерелеп, яңалары калмагандыр шикелле Ләкин шуны да онытмаска кирәк. таңны — нурдан, гөлне чәчкәдән башка күз алдына китереп булмаган кебек, яшьлекне дә мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый Кеше күңеленә аклык, сафлык, пакьлек бөркүче, аны батырлыкка. матурлыкка, зурлыкка, бәхеткә әйдәүче. илаһи, изге тойгы тудыручы һәм тиңе булмаган кодрәт бирүче мәхәббәт турында гомер-гомергә язып килгәннәр, хәзер дә язалар киләчәктә дә язачаклар Эш тагын шунда — теманың яңача гәүдәләнешендә, поэтик алымнарның шуңа нисбәтән яңа һәм бай булуында, лирик мин-нең характер дәрәҗәсенә җиткереп ачылуында. Икеләнмичә әйтергә кирәк. Фирая Зыятдинова мәхәббәтне үз шигъриятендә моңа кадәр әйтелгән фикерләрне кабатламыйча җырлый. үзенчә яңгырата, үзенчә яшәтә Ул мәхәббәткә кыз белән егет, ир белән хатын арасындагы хис итеп кенә түгел, ә бәлки аларның бер-берсенә гомерлеккә биргән тугрылыклы анты, берберсен бәхетле итү өчен көрәше итеп карый Аны иҗтимагый күренешләргә бәйләп сурәтләргә һәм шул җирлектә бүгенге совет хатын-кызының үзенчәлекле образын тудырырга омтыла. Ай кызыдай ачык йөзле, Матур буласым килә Җил-давылга бирешмәслек Батыр буласыз» килә. Җилдәк дә җитез буласым, Уңган буласым килә Дуслар сөенерлек матур Тормыш корасым килә Син миңа шундый булырга Булышырсыңмы, иркәм? Син миңа шундый тормышны Корышырсыңмы, иркәм? («Ай кызыдай ачык йөзле ») Шагыйрәнең мәхәббәт лирикасы әнә шулай кайнар хисләр, җылы моңнар, якты омтылышлар белән мөлдерәмә Әгәр дә ул: Алларыма кыя булып бастың, Дулкын булып шунда мин кактым; Дулкын төсле чәлпәрәмә килдем,— Мин барыбер сине яраттым Серләр тулы кара урман булдың, Кердем дә мин шунда адаштым Син серлерәк була барган саен. Мин ныграк сине яраттым —ДИП. үзенең буе ҖИТМӘСТӘЙ егеткә омтылган икән, без аңа дуамал, җилбәзәк кыз итеп карамыйбыз, ә бәлки яратуына теләктәшлек кенә белдерәбез Ул мәхәббәтнең олылыгына да. ихласлылыгына да чын күңелдән ышанабыз Чөнки -Бәхеттән җиденче күккә менгән». -Мин сине шундый сагындым. Сизәсең микән шуны'' Ак бураннар урап алса. Табарсың микән юлны'» дип шикләнгән. -Син дә шулай сагына калсаң. Карама җилләренә — Җыр булып килеп керерсең Наз тулы йөрәгемә дип канатланган. «Шулай язган. елый-көлә. Гомерләр кичерербез Һәрчак кояш булалмасак сез инде кичерегез- дип тыйнак кына үтенгән, сөя һәм сөелә белгән йөрәк авазы булып яңгырый һәм табигый булып ишетелә бу сүзләр. Мондый ялкынлы лирик шигырьләр исемлегенә «Син әле сизмисеңдер». -Бер 1 әйтүең җитә». «Су сибәм телләремә -Аңладың микән9*. «Бер син генә*. Мәңгелек язымдыр син» Тик онытма -Кара әле тутырып күзләремә* әсәрләрен кертергә була Шагыйрәнең туган як. туган туфрак туган йорт һәм бураннар эстафетасы ата-бабалар әманәтенә тугрылык, ил иминлеге. халык, җир язмышы турындагы шигырьләре дә үзләренең самимилеге. ихластан язылулары белән аерылып торалар Сер түгел бездә (бигрәк тә яшь шагыйрьләр арасында) туган як. туган ил турында язылган күп кенә шигырьләр лирик геройның туган авылына ерактан сагынып кайтуы, шунда бер каенны, я яңа тезелгән бер йортны күреп фәлсәфә сатуы кебек штампка әйләнгән эчтәлеккә корылалар Билгеле мондый шигырьләр ышандырмый, алар үзеңне мәҗбүр итеп кенә укылалар Фираяның шигырьләре исә кайнар хисле, якты моңлы Ул беркайчан да ялган хис. точе тойгылар белән мавыкмый, ә реаль кичерешләргә нигезләнә Чөнки ул аларны үзенең йорәге аша үткәреп, шәхси тәҗрибәсе, шәхси язмышы. үз буынының шәхси биографиясеннән чыгып бәян итә. укучысы белән үзе һәм үз буыны исеменнән, ягъни халык исеменнән сойләшә Хәтер калган, хатирәләр калган, Тол-ятимнәр калган донья тулып Вез калганбыз менә егылмыйча. Шул афәткә утлы шелтә булып /'•Мин туганмын сугыш беткән елны •) Күңел ярсый язгы ташкын кебек,— Сагынуларга түзеп буламы9 ' Язлар белән бергә тагын сиңа Кайттым әле. авылым урамы (’Авылым урамы>) •Матур буласым килә- китабының күңелне куандырган яклары белән бергә әле анда җанны көендергән урыннар да бар Мәсәлән, давыл образы шигырьдән шигырьгә күчеп, төссезләнеп, үз егәрен югалтып бетергән Менә ана кайбер мисаллар «Кирәк чакта давылтуфан булып Ябырылдык дошман өсләренә • (11 бит). «Канатларым иң-иң көчле Давылларга чыдарлык ■ (30 бит). - Давылларда шашынасың Коточкыч бер ярсу белән • (32 бит). ■ Күңелемдә купкан буран. Җил-давыллар тынар иде ■ (44 бит). Давыллап кердең күңелгә. Давыллап китмәссең дим (51 бит) Ә дөньяга. Якты җиргә Ябырылып давыл килгәндә. ■ (54 бит) -Җил-давыллар килгәндә дә. Көтәрмен үлгәндә дә ■ (56 бит) Үз-үзеңнс кабатлау куркыныч чир Ул торгынлыкка, бгр урыида таптануга, схематизмга, штампка алып килә Моны Фирая Зыятдиноаа искә алыр дип ышанасы килә Шигърият күгендә югарыга очу насыйп булсын шагыйрәгә