Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мәдәни тормыш көндәлеге

ДӘРЕСЛЕКЛӘР ТУРЫНДА СӨЙЛӘШҮ 11 февральдә Татарстан Язучылар союзында балалар әдәбияты һәм тәнкыйть секцияләренең берләштерелгән утырышы узды. Ул рус һәм катнаш мәктәпләр өчен чыгарылган татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре турында сөйләшүгә багышланды. Сүз, нигездә, мәктәпләрдә татар телен укытуның торышы, дәреслекләрнең сыйфаты, дәреслекләр төзүдә язучыларның катнашуы турында барды. Утырышта Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Т. Миңнуллин. әдипләр Ә. Еники, Ш. Галиев, Л. Ихсанова, Г. Зәйнашева. М. Мәһдиев, галимнәр Ф. Хатипов. Б. Мнфтахов һ. б. чыгыш ясады. Сөйләшүдә шулай ук дәреслек авторлары, галимнәр, ТАССР Мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре. Казандагы татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. ӘДӘБИЯТЫБЫЗ БӘЙРӘМНӘРЕ Соңгы айлар әдипләребезнең юбилейларына баи булды. Узган елның 23. 25 декабрендә Казанның Актерлар йортында та нылган прозаиклар Мөсәгыйт Хәбибуллин һәм Мәхмүт Хәсәновның тууларына 60 ел тулу уңаеннан иҗат кичәләре, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Горький урамындагы бинасында, 23 январьда — РСФСРның М. Горький исемендәге, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты язучы Аяз Гыйләҗевнең 60 еллыгына, 10 февральдә — Татарстан комсомолыйың М. Җәлил исемендәге премиясе лауреаты шагыйрь Фәнис Яруллинның 50 еллыгына багышланган юбилей кичәләре булып узды. Алар чын мәгънәсендә әдәбиятыбыз бәйрәмнәре булды, әдәбият сөючеләр күңелендә матур истәлекләр, якты тойгылар уятты. ЧАЛЛЫ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА 30 январьда Татарстан Язучылар союзының Чаллы бүлегендә 1987 иче әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш уздырылды. К. Сибгатуллин (поэзия). Н. Алеш ков (рус язучылары иҗаты), Равил Вәли- ев (проза) докладларыннан соң бүлекнең җаваплы секретаре Г. Каша нов, язучылар Н. Лаисов, Е. Кувайцев, Р. Сәлимҗанов, Ф. Дунай һ. б. катнашында кызыклы һәм файдалы фикер алышу булды. Чаллы, Түбән Кама, Алабуга төбәгендә яшәүче иҗат көчләренең бер еллык эшчәнлегенә йомгак ясаган һәм принципиаль бәя биргән бу җыелышта Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе урынбасары Г. Рәхим, «Казан утлары» журналының баш редакторы урынбасары С. Маннанов катнашты һәм чыгыш ясадылар. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ЯҢА КЛУБ Чаллы язучылар оешмасында Г. Тукай исемендәге яңа клуб ачылды. Клубның мөдире итеп җәмәгатьчелек тәртибендә шагыйрь Хәниф Хөснуллин билгеләнде. Биредә татар һәм рус телләрендә әдәби кичәләр, очрашулар уздырыла. Күптән түгел, шәһәрнең әдәбият сөючеләре татар шагыйре Н Мадьяров, рус шагыйрьләре Н. Беляев. Н. Алешков һәм башкорт шагыйре Р. Са фин белән очраштылар. ЯКТАШЛАР ЯНЫНДА 2 январьда Чүпрәледә яңа культура йорты ачылу уңаеннан сәнгать бәйрәме бу лып узды. Анда Чүпрәле районында туып- үскән, хәзер инде иҗатлары белән халыкта танылган шагыйрь Зәки Нури. РСФСРның халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Be нера Шәринова. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов һ. б. катнашты. КПСС райкомының беренче секретаре С. Р. Төхбәтуллин район халкы исеменнән кунакларга рәхмәт белдерде, иҗатларында яңа уңышлар теләде. • ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ.НЕҢ ЯҢА КИЧӘСЕ 30 январьда Татарстан Язучылар союзымузыкаль берләшмәсе Түбән Кама шәһәренең Техника йортында Роберт Миңнуллин иҗатына багышланган кичә үткәрде. Шагыйрь көндез шәһәр балалары һәм татар теле укытучылары белән, кичен шигърият сөючеләр белән очрашты. Ул үзенең шигырьләрен укыды, «Яшь ленинчы» газетасы турында сөйләде, тамашачыларның сорауларына җавап бирде. Кичәдә Түбән Ка- ма Һәм Чаллы үзешчәннәре башкаруында шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгы рады. ХЕЗМӘТЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘП Совет әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре эчен һәм илле яше тулу укаеннаи язучы Фәнис Яруллин. СССР Верховный Советы Президиумының 1988 ел, 8 февраль Указы нигезендә. Халыклар Дуслыгы ордены бе лән бүләкләнде. Совет музыкасы сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филар мониясенең симфоник оркестры баш дири жеры Фуат Шакирович Мансуров. Татарстан АССР Верховный Советы Президумы ның 1988 ел, 29 январь Указы нигезендә, Татарстан АССР Верховный Советы Прези диумының Мактау грамотасы белән бүләк ләнде. МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘР Совет музыка сәнгате олкәсендәге хез мәтләре өчен композитор Ренат Әхмәтовнч Еникесвка, РСФСР Верховный Советы Пре зидиумының 1987 ел. 25 ноябрь Указы бс лән, «РСФСРның атказанган сәнгать эш леклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Совет әдәбияты өлкәсендәге хезмәтләре өчен В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты, язучы Зәет Мәҗитов ка. Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының 1987 ел, 11 декабрь Указы белән, •Татарстан АССРның атказанган культура работнигы» дигән мактаулы исем бирелде. Совет сәнгате өлкәсендәге хезмәтләре өчен Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт фи лармониясенен бер төркем артистларыма. Татарстан АССР Верховный Советы Преов диумының 1987 ел. 27 ноябрь Указы нигезендә мактаулы исемнәр бирелде. «Татарстан АССРның халык артисты* дигән мактаулы исем: бию группасы репетиторы Гатиятуллин Мансур Әхмәтовичка. симфоник оркестр солисты Гыйльфанов Альберт Гыйлемхановнчка. музыкаль әдәби лекторий солисты вокалисты Нурмөхәммәтен Зиннур Захаровичка. • Татарстан АССРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем: жыр һәм бию ансамбле балет артисты Вәлием Дамира Мәгьсумоаиага. жыр һәм бию ансамбле балет артисты — Фәйзуллин Фердинанд Хәнифуллоаичка. жыр һәм бию ансамбле хоры артисты Әмиржанов Гарифҗан Гафурояичка. эстрада бүлеге артисты Валитов Иосыф Мордухаевичка. жыр һәм бию ансамбле хоры артисты Шамукова Людмила Васи тьеакага. сөйләм жанры артисты Зәйтүнә Әсәдул ловна Ярудлннага бирелде. Хезмәт ияләренә коммунистик тәрбия бирүдәге хезмәтләре өчен телевидение һәм радиотапшырулар буенча Татарстан АССР Дәүләт комитетының Татарстан радиосы әдәбидраматик тапшырулар редакторы Рөстәм Фәйзуллинга. Татарстан АССР Вер ховный Советы Президиумының 1987 ел. 23 ноябрь Указы нигезендә, «Татарстан АССРның атказанган культура работнигы» дигән мактаулы исем бирелде.