Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛЕНИН БЕЛӘН КИҢӘШИК!

Күптән түгел мин бер публицистик чыгышымда ачынып: «Без Ленинны укымыйбыз», дип язган идем. Кулъязманың шул төшенә килеп җиткәч, редактор, тукталып: «Бу сүзне үзгәртергә кирәк булыр, без бит Ленинны бөтенләй укымыйбыз түгел»,— диде. Дәлилләр китерә башлады: «Ленин хезмәтләрен укып өйрәнү, мәктәптән алып, политик мәгариф системасына кадәр барлык программаларда карал ган. Ленин — дөньяда иң күп басыла торган автор. Аның хезмәтләреннән цитаталар китерелмәгән берәр карарны, җитәкчеләрнең чыгышларын, җитди теоретик китапларны күргәнең бармы?» Сизәм: бу тәгъбирне ул туп туры мәгънәсендә аңлаганга сабыша, хәлбуки, мәгънә без Ленинның хезмәтләреннән хәбәрдар түгел дигәнне аңлат мый, ә бәлки, безнең һәркайсыбыз да әле ихтыяҗ килеп чыккан саен, маяк ка, компаска инанган кебек, Ленин идея-карашларына таяныр өчен. иман, юнәлеш эзләп, аның китапларына мөрәҗәгать итәргә күнекмәгән дигәнне аңлата иде. Килешик: юлбашчыбыз идеяләрен күпчелегебез дәреслекләрдән, бүтән китаплардан, ягъни икенчел чыганаклардан укып белә. Рәссам яса ган сурәтнең үзен күрү белән аның китапта чыккан күчермәсен карау арасында, кояш җылысын турыдан-туры тою белән тәрәзә аша сиземләү арасындагы кебек, шәт, аерма бардыр?! Ярар, редактор «төзәтеп» әйткәнчә дә булсын ди «җитәрлек укымый быз без Ленинны»! Мондый нәтиҗәне мин, төрледән-төрле кешеләр белән аралашып тупланган журналистлык тәҗрибәмә, шулай ук дәрәҗәле галим нәрнең, фәнни оешмаларның кайбер социологик тикшеренүләренә таянып ойтәм. Тормышта ышанычлы таяныч компастан башка яшәп булмый, маяксыз юлдан атлауның ахыры яхшыга барып чыкмый. Мондый таяныч, бүгенгедәй, бөтен ил кискен борылыш кичергән вакытта аеруча кирәк. Шушын дый чакта үзгәреш һәркемгә кагыла, бүген кагылмаган икән, иртәгә барыбер кагылачак. Үзгәрешләре дә нинди бит: киде берничә буын аңында берегеп күнегеп беткән фикер төшенчәләрне тикшереп, аларга бөтенләй бүтәнчә карау, тарихи вакыйгаларны, шәхесләрне башкача бәяләү таләп ителә, моңарчы күнеккәннәрдән нык үзгә өр яңа төшенчәләрне аңларга, үзләш терергә кирәк — нәрсә ул революцион үзгзртеп кору, гизлзнеш. демократия. хзбзрдарлык. кеше факторы, яңача хуҗалык итү. социаль гадел лек һ. б.? Замана бүген боларны тәмам ачыкларга, аларга үз мөнәсәбәтеңне бел дерергә мәҗбүр итә, шунсыз син бүген җәмгыятьтә, коллективыңда үз урыныңны тәгаен билгели алмыйсың, бүтәннәр дә сиңа бәяне шул мөнәсәбәтеңә карап бирәләр. Мондый мәлдә нык нигезле таяну ноктаң булса, үзеңне икенчерәк хис итәсең, юнәлешеңне ышанычлырак билгелисең, карашың өметле, адымнарың нык була. Нигезебез — марксизм ленинизм, кыйблабыз — Ленин төзегән партиябезнең Программасы. Бу фәнни теориягә шикләнеп, икеләнеп караучылар да булды, хәтта шушы тәгълимат тулысы белән кабул ителгән илдә дә аннан кайбер тайпылулар булгалады. әмма болар барысы да төп нигезебезнең чын чыннан тормышчан, бернинди ике К ләнүләр дә, хәтта какшатырга маташулар да аны чатната алмавын гына расладылар. Тагын без шуңа да инандык: тәгълимат, аны һәркем җанына — байрак, кулына — корал, хәрәкәтенә, эшенә этәргечтәй кабул итмәсә, ягъни көндәлек тормышында таянычы итеп тоеп тормаса, ул эссе далада миңгерәүләнеп беткән юлчыга бик еракерактагы дәрья кебек, ирешә алмаслык хыял булып кына калыр иде. Карл Маркс, массаларны үзенә йолып алса гына теория зур көчкә әверелә, дип бик дөрес әйткән. Ә тәгълиматны үзләштерү, җаныңа үткәрү өчен аның асыл үзәген — төшен, ягъни Ленин хезмәтләрен, үз күзең белән укып төшенү — мәҗбүри шарт. Әмма эзләгән хакыйкатеңне ачыкларлык, кыйблаңны тәгаен күрсәтерлек асыл төшне табу бер дә җиңел түгел. Дөресен әйткәндә, мондый эзләнү газапларын без соңгы елларда оныта да башладык, кеше төртеп күрсәткән юлдан барырга, кеше җырын җырларга күнектек. Еллар буе, Ленинны укымыйча, зур сүз сөйләүче партком секретарьлары, пропагандистлар барлыгын белмибезмени?! Доклад, чыгышларында Лениннан берике цитата китерә алсалар, халыкны политик тәрбияләүдә зур эш эшләдек дип саныйлар. Ленин хезмәтләрен — зачет, имтихан тапшырыр өчен язмаңа яки докладыңа ялтыравык-цитата табып кую өчен генә әштер-өштер актару — намуссызлык, бу — кыйммәтле хәзинәне кадерсезләү, Ленинны бәхәсле уйларыңа җавап эзләп, җаныңа азык табу өчен укырга кирәк. В. И. Ленин үзе, мәсәлән, Карл Марксны нәкъ шулай укыган да, шул җаваплы да, бәхетле дә минутларын ул, «Маркс белән киңәшләшеп алу», дип атаган. Ешмы без Ленин белән киңәшәбез, ешмы без аның киңәшеннән акыл, көч алабыз, шик-шөбһәләребезне бетерәбез?! Күптән түгел архивта күренекле революционер, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының беренче хөкүмәтенең беренче председателе Сәхибгәрәй Сәетгалиевнең 1921 елның 20 январенда Казан елгачылары конференциясендә сөйләгән нотыгына юлыктым. Үзем укыйм, үзем моңарчы тәгаен генә аңлашылмаган бер төшенчәне ачыклый баруымны сизеп сөенәм. ...Идел буендагы ачлык Владимир Ильичны ифрат борчый. Хәлне яхшырту өчен ул барлык чараларны күрә. Шул чараларның берсе — ул елгачыларга мөрәҗәгать итә: «Идел буена килгән ачлык, өстәвенә, илдә ягулык һәм материаллар да җитмәү, сездән, елгачылардан. Совет республикасы бу юлы да җиңеп чыксын өчен, ...азык-төлек, хәрби кирәк-ярак, ягулык һәм башка йөкләрне су юлы белән ташуны үтәүне катгый таләп итә». Сәетгалиевнең дә йөрәге бу көннәрдә Ленинныкы белән бер ешлыкта тибә. Ул да елгачыларга өмет белән карый, аларга еш мөрәҗәгать итә. 20 январьда ул аларның конференциясенә килә. Нотыгының башында ул гади, үтемле сүзләр белән Совет властеның эшче һәм крестьянга ни өчен кадерле икәнен, ни өчен алар аны Гражданнар сугышында якларга тиеш икәнен төшендерә, хәзер менә Совет властена янә куркыныч янавын, ачлыкның бөтен илгә ябырылган һәлакәт икәнен яшерми. «Белегез, ди ул, әгәр дә быел җәй безнең баржалар хәрәкәткә килмәсә, азык-төлек фонды булдырыр өчен салган тырышлыкларыбыз юкка чыгачак... Бу яз һәм бу җәй Совет власте яши башлаганнан бирле иң-иң авыры булачак...» Аның тавышы өметле, әйдәүчән яңгырый: «Су хуҗалыгын торгызу өчен алга бик конкрет план билгеләргә, мәгълүм бер бурыч куеп эш итәргә кирәк... Безнең дошманнар һәр кимчелегебездән, һәр йомшак ягыбыздан файдаланырга тырыша... Әмма алар ялгыша. Эшче һәм крестьяннар, хәлне инде тәмам аңлап, болай диләр: «Совет власте — ул безнең власть». Алар инде Совет властеның идеяләрен үзләренеке дип кабул иттеләр... Әмма бөтен бәла шунда ки, Ленин сүзләре белән әйтсәк, барыбызның да күңелендә әле «Сухаревка» утыра. Теге базар-толкучка «Сухаревка» түгел, аны берничә сәгатьтән таратып бетереп була, ә безгә йөз еллар буе сеңдерелгән шуның көченә буйсынып, һәркем үзенә генә ташыган һәм үзенә генә яхшы булсын, башка берни кирәкми, дип уйларга күнеккән «Сухаревка» утыра. Без нәкъ менә шуны тамырдан йолкып атарга тиеш, без үзебезне үзгәртеп тәрбияләргә тиешбез...» Игътибар итә алдыгызмы: Сәетгалиев Ленин фикерен ничек оста үтемле табигый файдаланган! Ленинның уе — аның уе, Ленинның борчылуы - ’ аның да борчылуы булганга күрә, ул Ленин хезмәтләрен укыганда, аны тыңлаганда юлбашчының фикерләрен күңеленә сеңдереп калдырган да. хәзер менә шуларның көченә, тәэсиренә нык ышанып, аларны корал итеп эшкә куша. В. И. Ленинның әлеге фикере аның 1920 елның 19 апрелендә тукыма промышленносте работникларының III Бөтенроссия съездында әйтелгән. Ул анда болай ди: «Капитал белән көрәш әле бетмәгән. Капитализм хәзергә кадәр Совет власте башлап җибәргән эшләрне капчыкчылык юлы белән. «Сухаревка» һәм башка шундыйлар белән тоткарлап килә. Бу көчкә үзләренең тар. производство мәнфәгатьләре белән түгел, бәлки бөтен дәүләт мәнфәгатьләрен истә тотып яңача корылган эшчеләр оешмаларының көче генә каршы тора ала». Ленинның көрәштәшләре аның эше өчен жаны-тәне белән ихласи янганга күрә дә аның хезмәтләрен бирелеп укыганнар, чыгышларын йотылып тыңлаганнар һәм аның фикерләрен халыкка житкерү. үткәзү өчен үзләре дә бөтен осталыкларын биргәннәр. Безгә менә кемнәрдән өйрәнергә кирәк иде! Цитата белән мавыгу — начар чир. Кайчак хәтта Ленин язмаларыннан алынган өзекләрнең төп фикергә зыян китерү очрагына туры киләсең. Безнең жирлектән бер мисал китерим: Шул егерме беренче елларга кайтыйк. В. И. Ленинның ачлыктан җәфаланган халыкларга ярдәм оештыру өчен зур көч куйганлыгы барыбызга да мәгълүм. Бу юлы да ул чын интернационалист, илебездә халыклар дуслы гына нигез салучы икәнен теоретик хезмәтләре белән генә түгел, ә прак тик эшчәнлеге белән дә күрсәтте. Шушы мәсьәләгә кагылышлы язма һәм чыгышлары пролетар интернационализмга нигез ташлары булып ятты. Менә шушы мәгълүм хакыйкатьне күренекле генә бер авторыбыз В. И. Ленинның Арал диңгезе балыкчыларына Идел буена ярдәм итүләрен үтенеп язган хаты мисалында да расларга омтылган иде. Ул — хаттагы. «Бөтен эшчеләр сыйныфы, бер кешедәй булып. Идел буеның тнрән ярасын төзәтергә күтәрелсен...» дигән өзекне В. И. Ленинның чын интернационалист икәненә дәлил итеп китерә. Ә күңел килешеп бетми — интернационализм шундый берьяклы була микәнни?! Ленин бабайның үзе белән киңәшеп алыйк әле. Бактың исә аның фикере бик урынсыз өзелгән икән, ул: «...ә уңдырышлы Идел буе. үз ягын нан, киләсе елларда икмәк белән безнең яхшылыгыбызны кире кайтарыр. Бары шундый юл белән генә без Совет властен һәм яулап алган азат лыкны бөтен дөнья капиталистларының явыз һөҗүменнән саклап калырбыз». дип дәвам иткән. Моңа охшаш китеклек, буталчыкларга тарымас өчен. В И. Ленин хезмәтләре безнең илдә генә дә СССР халыкларының 122 телендә 16 мең тапкыр 620 миллион тираж белән басылган. Аларны татар теленә бастырып чыгаруның зур тарихы бар. Бу бнк әһәмиятле изге эш Хөсәен Ямашев. Фатих Әмирхан. Галимҗан Ибраһимов кебек исемнәргә дә бәйле. В. И. Ленинның хезмәтләре беренче мәртәбә татарча 1905—1907 елларда ук «Урал» газетасы, прокламацияләр аша. ан нары «Аваз». «Эшче» газеталары аша мәгълүм була. Бөек Октябрь социа листик революциясеннән соң инде аерым брошюра һәм җыентыклары басыла. Мәскәүдә В. И. Ленинның Үзәк музеенда шул беренче китапларны күреп дулкынлануым, юлбашчыбызның хезмәтләрен дөнья халыклары ара сында беренчеләрдән булып үз ана телендә укый алган халкым өчен сөенеп, горурланып торуым әле дә хәтердә. Алар гарәп, латин хәрефләре белән басылган, һәм ул чакта ук инде юлбашчы әсәрләре татар телендә дә. илдә беренчеләрдән булып, җитдн бер системага салынып, күпләп чыгарыла башлаган. Менә алдымда 1925 елда Казанда чыккан китап. Титул битендә мондый сүзләр: «В. И. Ленин әсәрләре. Беренче серия — беренче китап. Милләт «ә/>е РКП(б)нын Татарстан өлкә комитеты янындагы аерым комиссия карамагында чыга». Китап белгече Ә. Г. Кәримуллии бу серияне, илебездәге төрки халыклар арасында В. И. Ленинның иң беренче күптомлы сайланма әсәрләре сериясе булды, дип бәяләде. Мәгълүм булганча, комиссиянең җитәкчесе Галимҗан Ибраһимов иде Шушы китапка «В. И. Ленин әсәрләрен татарча чыгару турында» дигән кереш сүзендә ул комиссиянең планнары белән уртаклаша, тәрҗемәчеләр алдында торган бурычларны ачыклый. Татарстан АССР Китап палатасы мәгълүматларына караганда, 1925—1929 елларда В. И. Ленинның Казанда һәм Мәскәүдә татарча 48 китабы дөнья күргән. һәм иң әһәмиятлесе — ул китаплар кулдан-кулга йөртелеп укылганнар! Аларның гомуми тиражы 240 меңнән артып китә. Халыкның ул чактагы аң-белем дәрәҗәсе югары булмаса да, Ленин идеяләренә омтылуы көчле булган, аны укып кына зиһен ачыласын, дөрес юл табыласын, хакыйкать ачыкланасын чамалаганнар. Капиталист, алпавытлар коллыгыннан котылып, Гражданнар сугышында җиңеп чыккач һәм инде хәзер нишләргә, социализм, коммунизмны ничек-ничек төзи башларга? дип, җитди уйга бирелгәндә халык Ленинга мөрәҗәгать итмичә кемгә мөрәҗәгать итсен инде?!. Гел шулай — ил язмышы, халык язмышы авыр хәлдә, уйланырлык хәлдә калса, хаталарны төзәтергә кирәк булса, Ленинга әйләнеп кайтканбыз, аның белән киңәшләшкәнбез. 1932 елда В. И. Ленин әсәрләренең алты томлыгын бастырып чыгарырга карар ителә. ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты карары белән төзелгән махсус редакция коллегиясе эшкә керешә. Беренче том басылып та чыга. Ләкин бу зур эш азагынача җиткерелмәгән. Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын тар-мар иткәннән соң, экономика, политика, идеология өлкәсендә булсын, халыкара мәсьәләләрдә булсын, ил каршында мең дә бер сорау килеп тугач та киң халык массаларының янә Ленинга мөрәҗәгать итүләре табигый иде. КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Марксизм-ленинизм институты җитәкчелегендә В. И. Ленинның 45 томлык дүртенче басма әсәрләренең СССР халыклары теленә, шул җөмләдән татар теленә дә, тәрҗемәләнәчәге турында хәбәр хуплап кабул ителде. Бу зур тарихи эш Татарстанда 1954—1972 елларда башкарылды. Хәзерге көндә без Ленинны ана телендә нигездә шушы басмадан укыйбыз. Әмма Ленин хезмәтләренә тартылу тагын да көчәйгән бу көннәрдә аның мирасын ана телендә бастыру дәрәҗәсе, тәрҗемәсенең сыйфаты турында бергәләп фикер йөртү урынлы һәм вакытлы булыр дип саныйм. Бүген Ленинны өзек-өтек уку ярамый, бу тиңдәшсез хезмәтләрнең иң тулы җыелмасыннан файдаланырга кирәк. Шундый илле биш томлык русча җыелма инде күп кенә телләргә тәрҗемә ителде. Татарча да чыгарырга вакыт җитте. Бер әсәрне — русча, икенчесен татарча укып, иҗтимагый аңның бөтенлегенә, камиллегенә ирешү кыен. Ләкин биредә сүз 45 томлыкка кермәгән әсәрләрне тәрҗемәләп, өстәп бастырып чыгару турында түгел, әсәрләрнең Тулы бишенче басмасын өр- яңадан тәрҗемә итеп бастырып чыгару турында бара. Бу — тормыш таләбе, өлгереп җиткән ихтыяҗ һәм, шул ук вакытта, үтә җаваплы, күп көч һәм чыгым сораучы авыр эш булса да, без башкарырлык реаль бурыч. Элеккеге тәрҗемәләр, тулаем алганда, бүгенге укучыны, нигездә, канәгатьләндерсә дә, аларның сыйфаты, һичшиксез, яхшыртуны, камилләштерүне сорый. Публицист буларак, В. И. Ленин темасы белән еш кына эш иткәнгә, миңа үз әсәрләремдә дә, башка авторларныкын редакцияләгәндә дә Ленин әсәрләреннән алынган өзекләрне укучыларга шактый еш тәкъдим итәргә туры килгәләде. Мондый чакта өзекләрне (цитата) Әсәрләрнең 4 нче басмасының татарчасыннан китерергә дигән катгый кагыйдә бар. Дөресен әйтим, мин аны еш кына «бозып», кирәкле цитатаны үземчә редакцияләргә, яисә өр-яңадан тәрҗемә итәргә мәҗбүр булам. Кайбер башка журналистларның да шулай эшләгәнен очраткалыйм. Бер генә мисал. В. И. Ленинның «Россиядә капитализмның үсеше» дигән хезмәтендәге бер искәрмәдә мондый юллар бар: «Об Уфимской губ. см. Ремезова: «Очерки из жизни дикой Башкирии»— живое описание того, как «колонизаторы» сводили корабельные леса и превращали «очищенные» от «диких* башкир поля в «пшеничные фабрики*. Это — такой кусочек колониальной политики, который выдержит сравнение с каким угодно подвигами немцев в какой-нибудь Африке». Әсәрләрнең 4 нче басмасыннан тәрҗемәне укыйк: «Уфа губернасы турында Ремезовның «Кыргый Башкирия тормышыннан очерклар» дигән китабын карагыз — анда «колонизаторланың» ничек итеп корабль агачлары җыйганнары һәм «кыргый» башкортлардан «арындырылган» кырларны «бодай фабрикаларына* әйләндерүләре бик җанлы сурәтләнгән. Бу — колониаль политиканын шундый өлеше ки. ул нинди дә булса бер Африкада немецларның теләсә нинди егетлегенә тиңләшә ала». Бу тәрҗемәне мин болайрак үзгәртергә мәҗбүр булдым. «Уфа губернасы турында Ремезовның «Кыргый Башкортстан тормышыннан очерклар» дигән китабын карагыз — анда «колонизаторларның» ничек итеп корабльлек урманнарны кырганнары һәм «кыргый» башкортлардан «арындырып ган» басуларны «бодай кырларына» әйләндерүләре бик җанлы сурәтләнгән. Бу — колониаль сәясәтнең шундый бер кисәге ки, аны немецларның, әйтик, Африкадагы теләсә нинди ерткычлыгы белән чагыштырырга мөмкин». Кызганычка каршы, дүртенче басма тәрҗемәсендә моңа охшаш, русчасы белән чагыштыргач кына аңларлык урыннар байтак, хата тәрҗемәләнгән җөмләләр дә очрый. Сүз уңаенда әйтик, русча дүртенче басмада киткән хаталар бишенче басмада төзәтелде, ә татарчасы һаман шул көе кала бирә. Аннары, моннан унбиш ел элек чыккан җыелма, тиражы чамалы булганга, күпчелек китапханәләргә, партия оешмаларына эләкмәгән дә иде. В. И. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итеп бастырып чыгаруның яңа баскы чына атлау алдыннан бу өлкәдә тупланган бай тәҗрибәне бөртекләп күздән кичерергә кирәк булачак. Бездә В. И. Ленин хезмәтләрен тәрҗемә итеп чыгаруның бай тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, 1925 елгы китаплар сериясен эшләгәндә осталык сабакларының янә бер буыны барлыкка килде. Ул Галим җан Ибраһимов, Исхак Рәхмәтуллин, Шәриф Байчура. Латыйф Гомәров, Әмирхан Икенче һәм башка күренекле тәрҗемәче һәм мөхәррирләрнең эш чәйлеге белән бәйле. Алар югары сыйфатлы тәрҗемәләр, тәрҗемәгә, иҗат эше, дип, җаваплы караш үрнәкләре калдырганнар. Галимҗан Ибраһимов әлеге сериягә язган кереш сүзендә В. И. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итүнең, иҗади һөнәр буларак методик һәм профессиональ үзенчәлекләрен билгеләгән, бу эштәге кыенлыкларның нидән гыйбарәт икәнен, алардан котылу юлларын ачып биргән. Бу киңәш күрсәтмәләр берничә буын тәрҗемәчеләр өчен җитди сабак булды, һәм бүген дә тәрҗемә эшенең фәнни нигезе саналырга хаклы. Аянычка каршы, бездә тәрҗемә өлкәсендә дөреслектән тайпылган чак лар да булды. Утызынчы елларда — иҗадилык хупланмаган, инструкция ләргә, догмаларга ябышып яткан елларда — бу шаукым хәрефкә хәреф тәр җемә итүгә, ягъни механик ысулга ябышып яту чиренә китерде. Бу чир 45 том лыкны тәрҗемә иткәндә дә үзен нык сиздерде Чагыштыру һәм уйлану өчен В. И. Ленинның «Безнең программада милли мәсьәлә» дигән мәкаләсен егерменче Һәм кырыгынчы елларда тәрҗемә итү дән мисаллар китереп узыйк. Оригиналда. «В проекте партийной программы мы выставили требование республики с демократической конституцией, обеспе чивающей. между прочим, «признание права на самоопределение за всеми нациями, входящими в состав государства». Такое программное требование многим казалось недостаточно ясным...» Бу өзек 1925 елгы китапта болай тәрҗемә ителгән: «Без партия программасы проектында демократия нигезен дәге конституцияле җөмһүрият төзелүне алга сөрдек. Бу конституция «дәүләт эчендә булган милләтләрнең мохтариатькә хаклылыкларын тануны» тәэмин итәргә тиеш. Программага мондый бер сорауны кертү күп кешегә тиешле дәрәҗәдә ачык булып күренмәде»... 4 нче басма тәрҗемәсе: «Партия программасы проектында без. бер уңай дан, «дәүләт составына керә торган барлык милләтләрнең үзбилгеләнү хоку кын тануны» тәэмин итүче демократик конституцияле республика төзү таләбен куйдык. Программаның мондый таләбе күп кешегә бик үк ачык түгел булып күренде—» Заманында ярарлык текстның да хәзер инде безне канәгатьләндермәве - табигый хәл. Ул заманнан бирле туган телебез рус теле һәм башка тугандаш телләр ярдәмендә нык үсте, баеды, камилләште. Әсәрләрнең 45 томлыгы тәрҗемәләнеп чыкканнан соң да инде телебез гә күп кенә үзгәрешләр керде, ике телнең дә хәзинәләреннән файдалану активлашты, тәрҗемә осталыгыбыз артты. Аннары. В. И. Ленинның уй фикер ләрсн аңлау, төшенү дәрәҗәбез дә елдан ел үсә бара, автор буларак Ленин ның рус теле мөмкинлекләреннән ничек файдалануын, стиль нечкәлекләрен тирәнрәк үзләштерәбез. В. И. Ленинның «Сүзлеген» әзерләү, аның фраэео логнзмын тәрҗемә итүне җитди өйрәнү кебек фәнни эшләр дә тәрҗемәчеләргә яңа, ветома ачкыч ярдәмлекләр булып тора Бүген барыбыз да элекке елларда юл куелган сүзгә-сүз тәрҗемәдән арыну юлларын эзлибез. Соңгы елларда СССР, РСФСР, ТАССР Конституцияләрен, КПСС Программасының яңа редакциясен тәрҗемә итүдә күмәк иҗат алымнары активлашты, формаль тәрҗемәнең янә кайбер тамырлары чабылды. Г. Ибраһимов: тәрҗемә эшендәге кыенлыкларның берсе — термин камил булмавында, дигән һәм татар теленә термин ясау принципларын билгеләгән, «...башка телләр хәзинәсеннән файдаланганда татарның эшче, крестьяннары аңларлык булсын, гарәпчәлеге белән бөтенләй ят күренмәсен; шуның белән бергә телнең, әдәбиятның элекке тарихи традициясеннән бөтенләй чыгып, яңа керәшен теленә дә әйләнмәсен, электән килгән урта кул киң укучылар массасыннан үзенең артык яңалыгы белән безне аерып җибәрмәсен», дигән. Бу принциплар соңыннан термин ясау кагыйдәләре булып рәсмиләште, шуларга тугры булып эшләү нәтиҗәсендә, бездә уңышлы терминнар ясалды, камилләште, читтән дә алынды. Әлбәттә, В. И. Ленин әсәрләрен камил тәрҗемә итү бүген дә җиңел түгел. Владимир Ильич рус теле хәзинәсенең иң тирәндә яткан, иң үтемле, үзенчәлекле чараларын файдалана, сирәк очрый торган, тәэсирле афоризм, идиома, фразеологизмнарны оста файдалана. Нәкъ ул кулланган мәгънәдә, нәкъ ул кулланган урында тәңгәл килерлек итеп тәрҗемәләп кара! Моңа берничә буын осталар тәҗрибәсе кирәк. Ә без соңгы егерме-утыз елда ул тәҗрибәне өйрәнү, таратуга, гомумән, тәрҗемәчеләрне укыту, яшь алмаш әзерләүгә бөтенләй диярлек игътибар бирми башладык. Шулай булгач, В. И. Ленинның 55 томлык Тулы җыелмасын тәрҗемә итеп бастырып чыгарырга көч җитәрме? Бүген нәкъ шундый ихтыяҗ бар — чөнки Ленин идеяләре безгә революцион үзгәрешләрдә көч, белем, илһам бирер өчен кирәк. 6 миллионнан күбрәк татарның 85,9 проценты үзенең ана теле дип татар телен белдерә икән, бу бит шул кадәр кешедә Ленин әсәрләрен туган телләрендә уку теләге һәм хокукы бар дигән сүз. • Күңел торып-торып Ленинга тартыла»... дигән иде шагыйрь. Хак сүзләр. Ленинсыз яшәү мөмкин түгел. Иң катлаулы, четерекле сорауга дөрес җавап табу өчен без аңа мөрәҗәгать итәбез. Бүген исә сораулар күп, бик тә күп. Әйтик, каян җыйдык без шулкадәр җитешсезлекләрне? Җыела икән! Ике сүзнең берендә без үз кимчелекләребезгә, капитализм калдыгы, борынгы заман татылдыгы, дип тукыдык, үзебезнеке түгел, янәсе, һич югы, дошманнар йогын тысы гына ул, дип юандык. Совет власте шартларында инде икенче буын кешеләребез яшәп ята — ә кимчелекләребез әле һаман каяндыр ияреп килгән яисә читтән тагылган... Ә Ленин бабай социализмның таңында ук — 1918 елның башында ук — кимчелекләребезнең ике сәбәбен ап-ачык әйткән: искелек калдыклары һәм үзебездә туып торучылар. Тамырлары бик тирәнгә киткән кимчелекләр бар. Әйтик, сүз белән эш арасындагы аерма бетми дә бетми. Карарлар бар, йөкләмәләр бар, аларны ясауга, язуга көч шулкадәр күп сарыф ителә ки, үтәлешләрен тикшерергә җитми кала. Үтәлеше тикшерелми икән, димәк, сүз, карар, вәгъдә кәгазьдә генә кала. Бу шайтан тәгәрмәченнән котылып була микән соң!? Ленинның бер хезмәтендә, мәсәлән, җитәкченең урынбасары карарларның үтәлешен тикшерү белән шөгыльләнергә тиеш дигән күрсәтмәсе бар бит! Без нигә онытканбыз аны?.. Заман үзгәрешләре безне демократия, хәбәрдарлык, социаль гаделлек кебек күптән мәгълүм төшенчәләр турында кабат уйларга, алариың асылын аңларга мәҗбүр итә. Килешик: без әле еш кына алар белән эш итә дә бел мибез икән бит! Үзебезгә турыдан-туры кагылса, бездә йөз сорау туа. югалып калабыз. Ә бюрократизм, волокита кебек социализмның иң явыз, кан дошман нары алдында без югалып калмыйбызмы? Алар бит көн саен өр-яңа битлек кияләр, иң үткен корал белән коралланалар, югалмассың, бар! Ленин ни дигән соң, аларның тамырларын кайсы яктан килеп йолкырга киңәш биргән?.. Укыйк Ленинны, күнегик аның белән киңәшләшергә!