Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУАЛАР ЕРЫЛГАН ВАКЫТ

Сөйләшүне башлап җибәргәндә прозаик Вакыйф Нуруллин да. тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин да сүзне күбрәк китап кибете тирәсендә куерттылар Китап сатуны оештыру мәсьәләләре ачыкланды. Кыскасы, алар Ни сәбәпле киштәләрдә өем-өем шигъри макулатура ята?»—дигән сорауга җавап эзләделәр Бик урынлы сорау тик нәтиҗә генә бераз сәеррәк булды бугай Чөнки шигъри сүзнең кадере кимүдә яшь авторларның өлеше зур дип билгеләнде Шуңа күрә, яшьләр иҗатына үтә таләпчән булырга, кирәк икән — аларның кулына ташка басылган китап урынына кулъязма тоттырудан да тартынмаска кирәк дип расланды Хәтта яшь әдипнең беренче китабы дәүләт өчен ничә сумга, ничә тиенгә төшүен дә онытмадылар Мондый вакчыллык бәлки кирәктер, бәхәсләшмим Әмма шигърият үзенең позицияләрен соңгы вакытта бераз югалткан икән, кибет киштәсенә генә күз салып сөйләшү аз Чөнки әдәбиятның иң сугышчан жанры поэзиянең аксавы безне уйланырга. бик нык уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш Бүген — шигърият, иртәгә — проза. драматургия, аннан соң—гомум татар әдәбияты аяныч хәлдә калмасмы9 Әдәбиятыбызның шаулап чәчәк атуына тулы гарантия бармы? Бактың исә. бүгенге поэзия язмышы турында сөйләшү — әдәбиятыбыз хакында да икән. Һәр әдәбиятның киләчәге — яшьләр Шуңа сүзне мин дә яшь авторларга булган мөнәсәбәттән башлыйм Әдәбиятка яшьләрнең һәркайсы үзенчә килә. Спортчылар теле белән әйтсәк, старт — я уңышлы, я уңышсыз Әмма эш стартта гына түгел бит әле. финишта. Әдәбиятка чәчрәп килеп кереп тә. ярты юлда сулышы кысылып, хәле беткән шагыйрьләрне беләбез Киресенчә, беренче иҗат ялкынында өтелеп һәм янып та соңыннан гаҗәеп ачылган талантлар да бар лабаса. Узган гасырның утызынчы еллар башында рус әдәбиятында яңа бер йолдыз кабына Ул Николай Васильевич Гоголь була Менә бу язучының әдәбиятка аяк басуы бик кызыклы һәм гыйбрәтле. Н Гоголь 1829 елны Петербургка күчеп килә, шул ук елда беренче әсәре «Ганц Кюхелгартен • исемле поэмасы дөнья күрә. Яшь автор әдәбият сөючеләрне таң калдыр- макчы була Ләкин поэма үз укучысын тапмый, автор барлык экземплярларны сатып ала да яндыра. Бу чор рус әдәбияты тарихында ташкынлы чак була. Табигый таланты булган Н Гоголь шул ташкынга кушылып китә һәм елдан-ел аның әдәби сәләте ачыла бара. Күп тә үтми, ул рус реалистик әдәбиятына нигез салучыларның берсе булып өлгерә Моның белән нәрсә әйтмәкчемен әдәбиятка көчле яшьләр килсен, талантлар ачылмый калмасын өчен гайрәтле һәм кайнап-ташып торган әдәби мохит булу шарт Безнең бүгенге поэзиядә шундый ташкын бармы9 Әдәбиятыбызга көчле дулкын куптаручы давыл җитми түгелме9 Тукай кыюлыгы. Такташ дуамаллыгы. Муса батырлыгы кирәк безгә! һәм шул сыйфатларны яшьләребезгә мирас итеп калдырасы иде аларның иҗатына карата тагын да игътибарлы булсакчы Юкса, илебез тарихында авыр, бик авыр көннәр булды. Шундый чакларда да яшьләргә, аларның беренче китабына игътибар кимемәде Киресенчә, партиябез яшь авторларның китабын вакытында һәм сыйфатлы итеп бастыру җәһәтеннән даими эш алып барды Егерменче еллар башында булсынмы Бөек Ватан сугышы чорындамы — шагыйрьлә- ребезнең беренче китаплары каты тышлык белән һәм заманына күрә матур гына бизәлеп чыгарылды Бүген элеккеге гыйбадәтханә гөмбәзләрен алтынга манарлык хәлебез бар икән, ник әле яшь авторның кулына югары зәвык белән эшләнгән тәүге китабын тоттырмаска9 Хәтта классикларның томнарыннан да матуррак итеп бастырыйк ул беренче җыентыкны Моның өчен, билгеле, яшь авторның әсәрләрен нәзек иләктән үткәрү зарури. Язучылар союзы каршында иң принципиаль әдипләрдән торган махсус комиссия төзик, аның беренче китапка булган фатихасын алыйк Күз алдына китерик: укучылар дәфтәре калынлыгы һәм төссез генә бизәлгән йөз-йөз ун шигырь тупланган җыентык өстәлебездә ята ди Янәшәдә иң оста рәссамнар бизәгән һәм иллеалтмыш әсәрдән (чын мәгънәсендә шигъри җимешләрдән) торган китап Сүз дә юк. укучы соңгысын сайлар, бу — бер Икенчедән, авторга без нинди олы куаныч китерербез9 Аның үз-үзенә ышануын арттырырбыз9 Ә ышаныч, мәгълүм ки. көч-кодрәт бирә Бу безнең өчен мөһим, бик мөһим нәрсә. С Поэзиянең жшмануы турыдан-туры Г0Иум язмышы — у» чиратында халкыбыз язмышы уд «рәкәткә бәйле ә әдәбият Бүген балалар бакчасына йөрүче сабыйлар теле» игх иртәгесен күзаллыйк Хатта кайбер мәктәпләрдә дә "ГИ,Лар ит'”’ тә әдәбиэгтның итмиләр Янәсе татарча укыган балалар надан *"* "йр* иҮга игътибар аямый Бу фикерне укытучылар авызыннан ишетү ихе^ «“«»₽ арасына чыга коммунизм төзеп булмый- —дип кем әйтә’ Кеше нщ/ “Ы₽ Тт₽ ч* сөйләшеп сеН- ана телен белми икән, аны югары культуралы дип һ аарәжила₽ гэ “Р«имәүэ халкының тарихын, телен әдәбиятын һәм сәнгатен ы. ™ вулмм* Чөнки гә ирешү мөмкин түгел Ә бу гармония фәкать кече 1- двр түгел әле Пегасның канатлары хәлсезлән» икән клым т«п сәбәпләр, н шигъриятнең үз асылыннан эзләргә кирәктер Бүгенге татар шозиясен» нәрсә житми Беренче нәүбәттә — көрәш ялкыны .. Кап Гали -Йосыф в.. Зөләйха шомасында РУ»* матлыгын Тушай милләтебезнең телен, мәдәниятен якладылар Такташ ПЯЯ"”" "2“ .’‘’’’““•“uiTniu барган көрәш ялкынын дерләтеп җибәрде Зәңгәр төсләргә р< әсәрләре замандашларын яңадан-яңа батырлыкларга әйдәде Двв1*. Илебезгә фашист яулары ташланды шакка сузылган т м к'( сат купты Татар шагыйрьләре кулларына корая тотып һәм нына ташланды Ирләребез сыгылсалар да. сынмадылар ” ' ' Абдулла Алишларның поэтик аһәңе илләрне һәм *мвтГМ* Да җырлары Мең үзен үтерде Ир арысланнарыбыз яу кырында ятып ■Ямнеп кайтты жүңелләребезне һәм '"парыбызны б*’"*’ Мен.» шушы киң калачлы һәм нык бәдәнле татар * .в,д„. бирле көрәш рухын сүрелдер., тоште Анын урыныи кыыи - „ „ ,4>|j лары яулады Сүз дә Юң, шигърият мәхәббәт сүзеннән *•> ' тия. шагыйрь әйтмешли -Ул да — урыны беләк аз-а» гы"* и ,...ү.т Бүгенге татар поэзиясенә кешеләрнең р\хи сафлыгы "•* идем, мөгез чыгарулары да булган ялкынлы сүз юк Ник Владимир Высоцкий. Булат Окуджава һәм башкалар халык арасында популяр’ Чөнки алар торгынлык чорында акны — ак. караны — кара дип әйтергә курыкмадылар Шуның аркасында аларны поэзия аренасына чыгармый да тоттылар Җырны читлеккә бикләп, тау чишмәсен томалап буламыни’ Кулъязмалары кулданкулга күчеп йөрде, җырлары йөрәкләрне яулады Я әйтегез, кыю сүзле татар барды (үз җырларын үзе башкаручы шагыйрь) кем’ Кызганычка каршы, җәмәгатьчелек фикерен ярып салган үткен, хәтта әче телле шагыйрь табылмады Бүгенге негатив күренешләрне фаш итәсе урынга, безнең шагыйрьләр гомерләрен мәхәббәт бакчасында, я тузан баскан чал тарихханәләрдә үткәрделәр, һич югында кабер ташындагы язмаларга, казык башындагы чүлмәкләргә, иске тегермәннәргә карап үткәннәрне сагындылар, күз яшьләрен түктеләр Шулай итеп өч дистә ел үтеп тә киткән, ә офыкта шигъриятебезнең Таң батыры һаман күренми. Йөрәкле шагыйрьләребез Равил Фәйзуллин. Ренат Харис. Зөлфәт. Мөдәррис Әгъләмовлары- быз бар барын Тик аларга Юрий Кузнецов. Леонид Мартынов. Олжас Сөләймановлар үренә күтәрелергә әллә мәйдан, әллә сүз иреге җитмәдеме’ Әгәр шулай икән, моның өчен .фәкать алар көрәшергә тиешләр иде Белүебезчә. Сергей Есенин. Һади Такташлар халыкның аңын уятырлык, сискәндерерлек, хәтта кемнәрнеңдер дәрәҗәсенә сугарлык шигъри сүзләре өчен ачыктан-ачык та. астыртын рәвештә дә эзәрлекләнделәр. Алар, шул эзәрлекләүләргә дә карамыйча, поэтик хакыйкатькә тугры булып калдылар. Мин аталып үткән шагыйрьләребез күтәргән олы фикерләрне инкарь итәргә җыенмыйм Һәм бу эш мөмкин дә түгел. Кыю гына әйтелгән шигъри үрнәкләр дә юк түгел Мисал өчен Равил Фәйзуллинның -Космополит түгел» исемле шигырен алыйк Моннан унсигез ел элек язылган әсәрендә шагыйрь милли чикләнгәнлек, шовинистик рухка каршы чыккан иде "Минеке» дип булмим кукне, айны, мөһер сукмыйм ел фасылына Милләт исемен такмыйм урман-суга. агач-ташның асылына Күренеп тора кыю фикер Бигрәк тә бездә милли мәсьәләләр тулысынча хәл ителде дип. күкрәк каккан бер мәлдә әйтелүе олы батырлык таләп итә иде Кызганычка каршы, бу шигырь башка телләргә тәрҗемә ителмәде булса кирәк Әллә тәрҗемә кылынып та. Р Фәйзуллинның китапларына керми калдымы? һәрхәлдә, адресатына шагыйрь фикере барып ирешмәде шикелле Әле берничә ел элек кенә -авырткан» мәсьәләләргә кагылган. тыелган» проблемаларны күтәргән әсәрләр басылмый иде Хәзер илебездә сафландыргыч демократия җилләре исә Җәмгыятебезнең иң четерекле якларын да ачып салган әсәрләргә юл ачык Ә татар әдипләренең «андый» әсәрләре юк Бу хәл безне сагайтырга тиеш Бүгенге көннең шаулы мизгелләрен дә чагылдыра алмый калмасак иде. Бигрәк тә шагыйрьләребез кыю. фикерле әсәрләрен яза алса иде Буалар ерылган вакыт