АТОМКАЛА ЭСКИЗЛАРЫ
Татарстан атом электр станциясен тезү идарәсенең партия оешмасы секре таре Рифкать Кәтиевның кәефе күтәренке иде. Җитәкче кешенең кәефле чагына туры килү, кем әйтмешли, үзе ярты бәхет инде ул. Сынаганым бар: эшләре көйле барган җитәкчеләр, гадәттә, аз сүзле булалар, башкарылган эшләре турында артык җәелеп сөйләргә яратмыйлар. Рифкать Кәшифович та сүзгә шактый саран кеше булып чыкты. Ул миннән төзелеш турында конкрет сораулар көтә, ә мин сүзне нидән башларга белми торам. Ңишләмәк кирәк. АЭС күргән малайлармыни без! Рифкать Кәшифович минем бу халәтемне аңлады булса кирәк, сәгатенә күз төшереп алды һәм үзе үк -ярдәм кулы» сузды Әйдәгез, киңәшмәгә чаклы, реакторны күреп кайтыйк - диде ул урыныннан кубып Безнең иң гаярь егетләр бүген шунда эшли • Атом станциясе Кама Аланыннан җиде сигез чакрым читтәрәк төзелә. Төзелеш дүрт йөз гектар чамасы мәйданны били. Беренче карашка, аның иге-чиге юктыр кебек тоела. Сәер хәл: АЭСка якынайган саен күңелне тынгысызлык били бара. Әйтерсең, янәшәдә генә бар куәтенә реактор эшләп утыра. Ни бу? Чернобыль авариясеннән соң ел ярым вакыт эчендә барлыкка килгән шартлы рефлекс галәмәтеме әллә? Мөгаен, шулайдыр, кеше җаны беркайчан да хәвефкә күнегә алмый... Бәйдән ычкынган атом һәр очракта да һәлакәткә әверелә... — Беренче энергоблок 1990 елда ток бирә башларга тиеш, дип куйды Рифкать Кәшифович уйларымны сизгәндәй, — Күрәсез, вакыт ашыктыра. Ә безгә, киресенчә, кабаланырга ярамый. Партия оешмасы секретаре хаклы төзелеш оешмаларында ныклап формалашкан бик күп стереотиплар АЭС өчен бөтенләй яраксыз, хәтта куркыныч. Мисалга план үтәлешен генә алыйк. •Фәлән объект вакытыннан алда файдалануга тапшырылды» кебек рапортларга без күнеккән идек инде. Ул тапшырылган объектларның соңыннан озак-озак вакытка ремонтка тукталуы да сер түгел иде. Сүз дә юк. дәүләт планнары ның үз вакытында үтәлүе зарур План үтәмәгән өчен бер җирдә дә баштан сыйпамыйлар. Димәк, АЭСта да һичнинди ташлама була алмый. Ләкин урынлы сорау туа: әгәр дә материаллар белән тәэмин итүдә өзеклекләргә юл куелса, төзүчеләр нишләргә тиеш? Кызганычка каршы, беренче энергоблокны корганда мондый хәлләрдә дә еш калырга туры килгән. Бетон булмау сәбәпле, кайвакыт көннәр, атналар буе эшсез утырганнар. Утырмаслар иде. үзләрендә бетон заводы юк. Аны машинага төяп Яр Чаллы каласыннан ташыганнар. Өстәвенә, бетон үтә дә нәзберек нәрсә. Ике сәгать ачык һавада торганнан соң, аның байтак үзлекләре югала. Дөрес, КамАЗдан Кама Аланына кадәр килер өчен бер сәгатьләп кенә вакыт кирәк. Әйтүләренә караганда, ул арада гына бетонның сыйфатына бернинди дә зыян килми икән. Әмма атом реакторы өчен фәкать • мичтән төшкән», иң югары сыйфатлы бетон гына таләп ителә! Димәк, заводны АЭСның үзендә төзергә кирәк, һәм шулай эшлиләр дә. Реактор белән янәшәдә генә бетон заводы үсеп чыга. Ниһаять, бетон кытлыгына да чик куела. Реактор төзүчеләрнең дә эшләре көйләнә. Ике ай эчендә (29 апрель — 29 июнь) алар энергоблок нигезенә 13 мең кубометр бетон кудыралар. Июнь аенда гына да 410 мең сумлык эш башкарыла. Бер эшченең хезмәт җитештерүчәнлеге айга 2750 сумга җитә. Ярты елга исәпләнгән эш төп-төгәл ике айда тәмамлана... Димәк, төзүчеләр ашыкканнар, кабаланганнар, сыйфатка зыян килмәдеме икән дип шөбһәләнеп куйган идем. Ярты еллык эшне ике айда тәмамлау өчен, кем әйтмешли. шабашниклар җәһәтлеге кирәк ич. Т Газинур Моратов Лякин юкк. иафйлаигаиими. Рифкить К..шиф„и,„ы„ >Вгаг, .........- «>” П"*!» ’“"»•» » “к «Улгяи икяи. ,Гое.м>«„д^. .„рнын „„Z. „„ры бяииягяи. Тезүчеләр ирешизи укышнмк аера шу.„ алар гергә һәм эшләргә өйрәнгәннәр.. Атом реакторының кыл уртасында басып торам. Тагын берничә елдан шушы урында атом казаны кайнап утырыр. Ә хәзергә барысы да гадәтн кебек һәркем үз эше белән мәшгуль. Әле анда, әле монда очкыннар чәчрәтеп электр дугалары кабынып ала ...» Аппаратурой. участогы начальнигы Сергей Александрович Сидоровны без монда туры китерә алмадык. КОСка китте, тезүчеләрнең күбесе хәэер шунда эшли, диделәр. КОС дигәннәре, безнеңчә әйтсәк, су үткәргеч чистарту корылмасы була «кан КОС реактордан әллә ни ерак түгел. Участокның өлкән мастеры Илгиз Мусин белән без җәяүләп кенә Кама елгасы тарафына юл тоттык. Илгизнең йеэе нигәдер борчулы иде. — Атна ахырына кадәр күрше совхозга дүрт тонна яфрак азык әзерләп тапшы рырга кирәк.— диде ул авыр сулап.— Хәэер генә дүрт егетебез балта тотып Кама тугайларына тешеп китте. Участокта да кылны кырыкка ярырдай вакыт, югыйсә Юк. өлкән мастер совхозга терлек азыгы әзерләп тапшыруга каршы түгел. Авыл хезмәтчәннәренә көчтән килгәнчә булышырга кирәк, билгеле. Ләкин нигә моның өчен ял көннәрен файдаланмаска әле? Нигә бишенче разрядлы төзүчене тора салып эшеннән аерырга? Дөрес, беренче карашка, болар вак төяк булып та күренергә мөмкин Әмма Илгиз алай уйламый. Коллектив подряды ысулы белән эшләүгә күчкән участокта һәр төзүче нең нинди кыйммәткә ия булуын бик яхшы аңлый ул. Өлкән мастер белән килешмичә булмый. Саннар фактлар аның файдасына сөйли лар. Шулай булмыйни. Берничә ел элек кенә Н. Злобннның үзе белән сөйләшергә, зирәк киңәшләрен тыңларга туры килгән аңа. һәр эшне нсәпләп. нигезләп башкару кыяфәткә яшь күренсә дә. чәчләренә чал кунарга өлгергән инде .Аппаратстрой» участогы коллектив подряды ысулы I дә эшли башлый Ләкин аңарчы Сергей Сидоровка үзгиеи хак,ыгы- «чем күпме көч түгәргә, күпме чәч агартырга туры килде .Сидоров эм -перм менты. ның ..>.у лай әйтүчеләр дә табыла) уңышлы чыгагыиа икеләнеп караучы тар шаиты '» кытта. Атом реакторы тәҗриб.. I •[> ясап шаярганны яратмый, яиәсө. вшлхргә нү неккән кайбер җитәкчеләр һәм эшчеләр әиә шулайрак фикер йертө К- .т на күчеп эшли башлагач, бериш төзүчеләр участокмы ташлап ук кит«- • tmu. мюмимюш ОЧ», тя. мул еич. ялмрг. гял„..я«гям л. Әйе. иумеи иииялч. М.УЛ.Ч Мя« •«» кяшяляр киряк. Шеигр. НОЛИ........ ЯНДМЙЛЯР К.Рря* йуЛМИ ЧМГЯ в1 .... Илги., М,™” Владимир М.леиякий. Вя.мй. Ми.һ.м.я. ЙМИ "-зияя. » "-Р Стецко. Ренит Идрисов. Фоат Габбасов. Александр Федоров. > егетләр ның терәге. С. Сидоровның фикердәшләре Ул Һәрвакыт «ларга таяна гадәте дә аннан күчкән. Илгиз Мусин атом электр станциясе төзелешендә 19Н4 елдан бирле эшли. Өч еллап Көнбатыш Себер киңлекләрен иңләгәннән соң кайта ул бирегә Көннәрнең берендә аны идарәгә чакырып алалар. — Биштәреңне бүген үк төйнәп куй,— диләр аңа — Без сине Мэскаүгә укырга җибәрергә булдык. Злобин мәктәбенә.. Шулай итеп. Илгиз Мусин ике ай буе Мәскәү каласында хуҗалык исәбен» күчү серләрен өйрәнә. Бригада подряды ысулы белән эшләүга күчүнең никадәр әһәмиятле, зарур икәнлегенә төшенә. Алар янына Злобин үзе дә еш килеп йөри Бер килүендә ул Илгизгә хәтта автографлы китап та бүләк итә Китапның исеме «Зло бинча эшләргә» дип атала. — Без бүген нәкъ шулай эшләргә тырышабыз да,— диде әңгәмәдәшем тыйнак кына елмаеп.—Сидоровтай егетләр барында тау күчерү дә берни тормый безгә Төзе лештә андыйлар күбрәк булсын иде. Илгиз участок начальнигының исемен юкка гына искә алмады булса кирәк. Мо ның берәр сере бардыр, ахрысы. Кайсы гына төзүчедән сорасаң да. бер үк җавапиы ишетеп гаҗәпкә каласың. - Э. Сидоровны әйтәсезме? диләр алар уенын чыный бергә кушып Безнең Злобин ич ул. Сергей Александрович безне яңача эшләргә өйрәтте Мин килеп кергәндә, участок начальнигы прораб бүлмәсендә кидер язып. исәпләп утыра иде. Кол савытында яртылаш тартылган тәмәке пыскып ята. Сергей төс Монтажчы Василий Аксаковны гына алыйк. Күпереп торган бөдрә чәчле бу егеткә хезмәттәшләре ихтирам белән Вася абый дип эндәшәләр. Василий АЭСка килгәнче дә бик күп мөһим тезелешләрдә эшләгән Ставрополь өлкәсендәге Невинномысск һәм Яңа Чебоксар ГЭСларын төзүдә. Мәскәү олимпиадасының матбугат үзәген торгызуда катнашкан. Менә алтынчы ел инде Василий АЭС төзелешендә. Атомкала нигезенә тәүге таш салучыларның да берсе ул. Аның белән төзелешкә килгән байтак кешеләр өч-дүрт ай эшләгәч, тормыш-көнкүреш шартларына риза булмыйча, кире кайтып китәләр. Ә Васи лийның башлаган эшен ташлый торган гадәте юк. Озакламый аны бригадир итеп сайлап куялар. Бригада социалистик ярышта һәрчак алдынгылар сафында бара, берничә мәртәбә Татарстан атом станциясен төзү идарәсенең күчмә вымпелы белән бүләкләнә. Быелның апрель ахырында Аксаков бригадасы • Аппаратстрой» участогына берләшеп, коллектив подряды ысулы белән эшли башлый. — Коллектив подрядына күчкәч, минем эш бермә-бер җиңеләйде.— ди Сергей Александрович елмаеп.— Коллективтагы һәрбер мәсьәләне участок советы хәл итә хәзер. Участок начальнигы шаярта гына, билгеле. Яңача эшләүгә күчкәч, аның коллектив алдында шәхси җаваплылыгы, киресенчә, арта гына төшкән. — Без Сидоровны сабыр, итагатьле, туры сүзле булганы өчен яратабыз,— диде эретеп ябыштыручы В. Минһаҗев,—Беркайчан да тавышын күтәрмәс, тузынмас, кы рын сүз әйтмәс... Җитәкчең әйбәт булса, эш тә көйле бара. Ә «Аппаратстрой» участогында эшләр чыннан да көйле бара. Күрсәткечләр шул хакта сөйли. Мәсәлән, июнь аенда план 241 процентка үтәлгән, бер эшченең хезмәт җитештерүчәнлеге 2750 сумга җиткән, хезмәт хакы бер ярым тапкыр арткан. Бүгенге көндә төзүчеләр уртача 350— 400 сум алып эшлиләр (ел ахырында түләнә торган өстәмә акчадан тыш). Эш хакы төзүченең разрядына һәм хезмәткә катнашу дәрәҗәсенә карап түләнә. Тәртип бозган, прогул ясаган, сыйфатка зыян китергәннәр белән исә сүз кыска—барлык бу «гонаһ«ларың үз кесәңә китереп сугачак, һәм шактый сизелерлек сугачак. Шуңа күрә участокта хезмәт дисциплинасын бозу, эшкә соңга калу, яисә иртәрәк китү кебек нәрсәләрне инде күптәннән онытканнар. — Ә иң мөһиме — эшчеләрнең хезмәткә карашы үзгәрде. Бу үзгәрешнең асылы материаль стимулның мораль стимулга әверелә баруыннан гыйбарәт,— ди С. Сидоров. Кама аръягында — КамАЗ һәм Түбән Кама нефтехимия гигантлары янында — тагын бер баһадир күтәрелеп килә. Хезмәт эстафетасы, дәверләр эстафетасы дәвам Моннан сигез гасырлар элгәре нәкъ шушы төбәкләрдә борынгы болгар бабаларыбыз Европада беренче булып чуен койганнар. Ә бүген Чулман аръягы кабат Яңарыш кичерә! Борынгы Шайтан, Ибраһим калалары янында Тыныч Атом каласы үсә. Дөресен әйтергә кирәк, Чернобыль фаҗигасеннән соң. АЭС дигән аббревиатура күңелләрдә төрле каршылыклы тойгылар уятты... Хәлбуки, кайчандыр ерак бабаларыбызга кыргый атны кулга ияләштерү дә җиңел булмагандыр, һәм шул игелекле җан иясе ничә мең еллар буе адәм баласына тугры хезмәт итеп килә. АТ һәм АТом... Кызык, бу сүзләр бер үк тамырдан ясалганга охшый... «Атом» сүзен беренче мәртәбә борынгы грек философы Демокрит кулланган, диләр. Ул чакта да ат кешенең иң якын ярдәмчесе булып саналган. Дәүләтләрнең көч куәте атлар саны белән дә исәпләнгән. Ат белән җир сөргәннәр, йөк ташыганнар, сәяхәт иткәннәр. Энергия чыганаклары һаман кими барган бүгенге заманда атом да кешенең беренче ярдәмчесенә, көч чыганагына әйләнә бара сыман. Ләкин шул кадәресен дә онытмыйк: кешелек дөньясы атомны кулга ияләштерә башлады гына әле. XX гасырны еш кына атом гасыры диләр. Килер бер көн: атом кешенең иң тугры, иң күндәм ярдәмчесенә әверелер. Кешелек атомны мәңгелек яшәеш арбасына җигәр дә ерак йолдызларга сәфәр чыгар... Татарстан атом электр станциясе — шул арбаның бүгенге бер моделе булып тоела миңа.