АЛТЫН УТРАУ БИЗГӘГЕ
Яз көннәре иде. Зеленодольск районы эчке эшләр бүлегенә урта ча буйлы, кырык яшьләр чамасындагы ир кеше килеп керде. Ишек янында тукталып тормастан. туп-туры дежурлар утырган тәрәзә янына килде, башын иеп пыяла уентыгына сузылды. — Тикшерүче Хикмәтов үзендәме?— дип эндәште ул беләгенә кызыл тасма бәйләгән капитанга. — Үзендә... Ни йомыш иде? — Сез монда яңа кеше, ахрысы. Башкалар мине яхшы белә. Юлаев мин,—диде ул тирә-ягына каран галап.—Эш бар иде. начальник, керт әле. Дежурный аңа кызыксынып карап алды һәм. берни аңламаганын бел герткәндәй җилкәсен җыерып куйгач, сөйләшү җайланмасы аша кертергә рөхсәт сорады. ...Тикшерүче Хикмәтовның көр тавышы ишек аркылы ук ишетелеп тора. Кем беләндер телефоннан сөйләшә, ахрысы. Юлаев тавыш тынганны бераз көтеп торды да калын кара тырнагы белән генә йозак тимеренә чиртеп алды һәм ишекне ачып, башын тыкты: — Рөхсәтме, гражданин начальник? — Ә-ә, иске таныш,— дип, язган җиреннән башын күтәрде Мансур,— Син һаман кешечә сөйләшергә өйрәнеп җитә алмыйсың, ә... — Гафу ит, шеф, кәҗүнни йортта алты еллап лаеш шулпасы чөмер гоч, тел каткан шул. — Я, сөйләп җибәр, нинди җилләр ташлады бу тарафларга"’ Әллә ба лык шулпасына чакыра килдеңме? — Күрәм, сезгә барысы да билгеле, начальник. Кыек мыек сойләп тор^ мыйм. Дөресен генә әйткәндә, бер ике тапкыр энекәш белән «Каргалы кул- тыгыжа чыккан идем... — Бер-ике генә микән? Рөхсәт язуың да бардыр инде. «?!— Юлаев ның салпы ягына салам кыстыргандай итеп сорап куйды тикшерүче. — Рөхсәт белән, билгеле, начальник... — Бөтен сулыкларда балык тоту тыелган чордамы’ Күрсәтә аласыңмы, кайда ул лицензияң? — Бар. дип, инспектор телдән рөхсәт иткән иде. — Кем ул? Исемен, фамилиясен белмисең инде Шулай бит. Я оныт Я — икесендә дә эләктем. Гае барып алган булыр идек Я. ярый монысын истә тотар оарып а~ атарга кем рөхсәт иткәнен һәм моның кансыңдыр... — Белмим, күрсәм — таныйм үзен... Начальник, мин сезгә үз аягым белән килдем ләбаса. , . — Артыңа су кергәч кенә килергә иткәнсең шул. барыбер эләктерә чәкләрен белеп килгәнсең. .. „ Бу сүалпрдои сон Юлаеаныи яңлгы сулкылдап куйды Млпгле» top текбпртек тир биреп чыкты. .Капчыклары тишелде Кайсы капты икон?.. Кисик кен» килеп пипки» шуклы» у > .ардан тыны кысылды. Шулай дп үлеп бнк тиа кулса алып, иңг» - ■ юлга борырга булды. — Юк ла, начальник, ике тапкыр чыктым бемне таныйм. Шуңа сезгә үзем килдем дә — Килмәсәгез, С_г ...... быз, тик бер шарт белән. Балык «чан күпме ришаат бпргоиегмне бины„ К|1Т„ Юлаак. - Тот — Нинди ришвәт, ди инде ул. Д каныбыз уртак булыр, дидем Шул . 6а1иын кагып, твгын сорап Тикшерүче аның белән ризалашкандай оа куйды; . — Кемгә әйттегез инде шулай ди , Фамилиясен белмим - Исеме - Юра бугай КаввН, ’ вН .................................... утыруы түгел Бүген дә Юлаевның мондый сорау алуларда бер< н н г. . разведкага килгәне сизелеп тора. Хәзергә шушы кадәресе дә җитеп торыр, дип уйлады Хикмәтов. Башкалары ничек сайрар. Алар белән дә сөйләшәсе бар. — Хәзергә кайтып тор. Мәзәкә авылыннан беркая да чыгып китмәскә! Кирәк булгач чакырырбыз. Браконьерларның башбаштаклыгы турында эчке эшләр бүлегендә беләләр иде инде. Бигрәк тә балыклар уылдык чәчә торган чорда Кызылъяр, Кырындык, Мәзәкә авылларында, Васильево һәм Зеленодольскида яшәүчеләр. яшеренеп, Иделгә. Зөягә чыгалар. Тын култыкларда, әрәмәле яр буйларында, ерак утрауларда ятьмә, челтәрле ау. сөзгечләр белән кыйммәтле балыкны күпләп тоталар. Хәтта беркайда эшләмичә, балык сатып көн күрүчеләр дә бар. Алары да мәгълүм. Андыйлар көнен дә, төнен дә йокламый. Владимир Юлаев та шундыйларның берсе булса кирәк. Хикмәтов аның милиция бүлегенә үзе килүе турында кичекмәстән район прокурорына хәбәр итте. Прокурор исә үз чиратында Казан белән дә элемтәгә керде. — Безнең өчен яңалык түгел бу,— диделәр телефоннан.— Иделдә хәтта җинаятьчел бригадалар йөрүе билгеле. Ләкин әле бүгенгә кадәр кулга төшереп булмый. Иң гаҗәбе — балыкчылык инспекторларының ваемсызлыгы, җинаятькә юл куюы. Ничек дисез әле исемнәрен? Картрагы Юра, яшьрәге — Валера, димәк. Ярый, тикшерербез. Шулай итеп, тотылмас браконьерларга каршы ике яктан челтәрле ау салына башлады. Иртәнге киңәшмә тәмамлангач, Флүр Баһаветдиновны республика прокуроры урынбасары үзенә чакырып кертте. Тикшерү бүлеге начальнигы Фәрит Хәбибуллин да анда иде. — Балык тотарга яратасыңмы, Флүр?— дип сорап куйды урынбасар, серле генә елмаеп. Баһаветдинов әле яшь тикшерүчеләрдән булса да, инде берничә шактый чуалчык җинаятьне ачып, үзен хезмәттәшләре арасында танытып өлгергән иде. Кешеләрнең дә кем икәнен аңлый. Прокуратурада озак еллар эшләгән урынбасарның характерына да төшенә башлаган иде инде. Сүзне читләтеп кенә, көлемсерәп кенә башлый икән, көт тә тор, җайлап кына берәр четерекле эш тоттырып чыгарачак. — Балык чирттерү — җинаятьләр теркәлгән томнарны актарып утыру түгел инде,— дип, тыйнак кына җавап кайтарды Флүр.— Саф һавада йөреп кайтсаң, ярар иде. Балыгы эләкмәсен дә ди. — Монда зур балыклар эләгергә тора әле,— дип сүзгә кушылды тикшерү бүлеге начальнигы. — Кармакны белеп салсаң, ярыйсы гына эләгергә тиеш. Инде берничә хәбәр бар.— Урынбасар өстәлдә яткан кәгазь битләренә ымлап күрсәтте.— Синең кармагың шәплегенә ышанабыз. Автобустан төшкәндә көн инде кичкә авышып килә иде. Шулай булуга карамастан, тикшерү эшен башларга кирәк. Прокуратурага милиция бүлегеннән Хикмәтов та чакырылган. Ул Флүрне нинәрсә мәгълүм булуы белән таныштырды. — Ә Юлаев дигәне үзе килдеме милициягә?— диде Флүр. сорау алуны башларга ниятләп. — Башка чарасы калмагач, нишләсен... — Ничек алай? — Әшнәләре кулга алынды аның. Ушанов һәм Крысиннар белән бергәләп Алтын утрауга йөргәннәр. — Кызык,— диде Флүр.— Ни өчен «Алтын»? — Кыйммәтле ятмалар юк-югын,— диде Хикмәтов. көлемсерәп.— Ләкин исеме җисеменә туры килерлек. Ярларына алтынсыман ком түшәлгән, үзе ямь-яшел әрәмәлекләр белән капланган. Лаеш турындарак ул. Көймә белән чыксаң, рәхәтләнеп ял итәрлек. Әмма Крысин, Юлаев кебекләргә ма турлык ни дә, яшеллек ни. Балык күп үрчи анда. Чөгә белән корбан тарта комсызларны. — Менә ничек икән,— диде Флүр.— Юлаев кайчанрак килде соң, нәрсәләр сөйләде тагын? Кичә килеп керде. Ләкин бик тиз генә чишелә торган түгел ул. Утырды шунда баш әйләндереп. Теләсәгез, менә биографиясе белән таныша аласыз.— Флүр каршына язулар төпләмәсе китереп куйды ул - Соңгы ун ел эчендә генә дә өч тапкыр хөкем ителде Гомумән, жиңел кәсеп эзләп йөри торган кеше. — Болай булгач, сорау алуны да үзеннән башлыйк инде.— диде Флүр, тикшерү кәгазьләренә тиз-тиз генә күз салгалап.— Кертегез монда. Эшкә республика прокуратурасы тотынуын абайлап алган Юлаев баш качарак сайрый башлады. Иртәме-соңмы, барыбер казып чыгарырлар, бөтенесен дә беләчәкләр, дип уйлады ахрысы Флүр дә Юлаевның тактика сын беренче сүзләрдән үк аңлап алды һәм ашыктырмыйча, бирелеп тыңларга кереште. — ...Башта Иделгә июль-август айларында Крысин һәм Ушанов белән чыккаладык,— дип сөйләп китте Юлаев — Көннәрдән бер конне инспектор, фамилиясе Рогов бугай, килеп тотты Казанныкы ул. Тоткан бөтен балы гыбызны алды Да, беркетмә белән яный башлады. Шуннан Крысин чмткәрәк китеп, моның белән нидер гәпләште. Беркетмә язылмый калды. Тәҗрибәле картлач ул безнең. Икенче көнне инспектор тагын килде, балыклырак култыкка керергә кушты. У ха га дип, дүрт чөгәне дә алып китте — Балыкны нәрсә белән тоттыгыз? — Башта үзебез яраклаштырган кечкенә ятьмәләр белән инде... — Ә соңыннан...— дип сүзне үзе теләгән юнәлешкә борды Флүр. Юлае» бераз тын торды һәм, читкә карап, кул селтәп алгач, беткән баш беткән инде дигәндәй, түкми-чәчми белгәннәрен сөйли башлады. — Крысинның өенә кергән идем бервакыт. Дүрт зур ятьмә эленеп тора «Рогов китерде,— ди,— дүртебезгә дә булыр. 60 шар сум акча җыеп бирергә кирәк»,— ди. Дүртенчебез — минем энекәш Миша була инде. Без акчаларны җыеп тапшырдык та, көн саен балыкка йөри башладык. Рөхсәт бар дип уй ладык инде. Ятьмәләр яхшы, балык шәп эләгә. Кон аралаш җитмеш си к сон килограмм ала идек. — Шул кадәр балыкны кая куен бетерә идегез соң? — Танышлар аркылы да, яр буенда үзебез дә саткалпдык. Вер сум 50 тиеннән, бер сум 70 тиеннән д» җибәрә идек. — Инспектор белән исәп хисапны ничек ясый идегез? — Атна саен ике йөзәр сум биреп бардык. — Барлыгы ничә тапкыр бирдегез? — Алты тапкыр бугай, хәтерем ялгышмаса— — Акчаны кайда һәм кем тапшыра иде? - Я мин илтә идем, я Крысин.. Зоя причалына алып барып тапшыра идек. — Рогов үзе генә була идеме? — Юк. Яшьрәк кенә бер иптәше белән киләләр иде. Фамилиясе Тихонов иде, бугай. Анысы күбрәк читтән карап тора. Катнашы юк кебек кыла нырга тырыша иде. — Шуның өстенә балык та ала иделәрме? — Ничек кенә әле?! Безнең тирәдән әйләнеп уамын калмыйлар. Тоткан саен илле-алтмыш килограмм балык — аларныкы. • Балык башыннан бозыла, дип юкка әйтмиләр нкән. дип уйлап куйды Флүр.— Алты атнадан санаганда гына да. икс йөзәр сумнан мең дә ике йөз тәңкә җыела. Тагын күпме балык'. ♦ — Ярар,—диде Флүр,- хакыйкатьне ачарга булышуыгыз, һичшиксез, искә алыныр. Ләкин броконьерлыгыгыз өчен барыбер җавап бирергә туры килер. Бу эш белән шактый утырырга туры килде Флүр Кем „итмешли. нокь балык каптыру кебек булды ул. Калкавычны сынап та. юри дә селке теп карадылар, тикшерүне ялган юлдан җибәрү өчен ниләр ген- эшлвимәде. Ләкин ничек кенә булмасын, хәлләр көннән көн ачыклана барды Крысниның яшерен бригадасы чөгә һәм корбан балыгы тотудан гына да дәүләткә биш мең сумлап зыян китергән. Әмма «бригадир» гаебен тулы- сынча диярлек кире кага. «Балыкка 1—2 тапкыр гына чыктык,— дүрт ятьмәнең барысын да куймадык*, янәсе. Балык та алтмыш-җитмеш килограмм түгел, ә егермешәр чамасы гына эләккән. Ришвәтне дә бер генә тапкыр биргәннәр имеш. Тихонов турында исә ул, берни дә белмим, дип бара. Ләкин башкалар дөреслекне сөйләп биргән иде инде. Ушановның күрсәтмәләре Юлаевныкы белән туры килә. Ул да гаебен таныды. Михаил Юлаевка да дөресен сөйләп бирүдән башка чара калмады. Аларны судка кадәр иректә калдырырга да мөмкин, дип уйлады Флүр. Ә Крысин, Рогов, Тихоновларны кулдан ычкындырырга ярамый. Крысин, кулга алынган хәлдә дә, тикшерүгә комачаулык итәргә маташып карады. Ул иреккә бер язу кисәге биреп чыгарган: Михаил Юлаев белән Ушановка күрсәтмәләр җибәргән. Ике йөз сум акчаны бер генә тапкыр бирдек, анысын да Рогов дәүләт автомашинасын ремонтлау өчен сорады, ә балыктан бернинди дә керем алмады, дип әйтергә кушкан. — Соңга калдың шул, гражданин,— дип куйды Флүр, бу хәбәрне ишеткәч. Чөнки әлеге егетләрнең күрсәтмәләре беркетмәгә бәйнә-бәйнә язылган иде инде. Хәер, машинасын тикшереп карау зыян итмәс. Инспекция машинасын шофер Нефедов чыннан да Ульяновскига ремонтка илткән икән ул вакытта. Рогов та. Тихонов та аңа бернинди акча бирмәгәннәр. Җинаятьчеләрнең һаман җаваплылыктан тайпылырга маташуларын гына күрсәтә иде бу. Ушанов, Юлаев белән йөзгә-йөз очраштырып сорау алгач, Крысин уйдырмалар белән мавыгуның мәгьнәсезлегенә тәмам ышанды. Тикшерүчедә бөтен дәлилләр дә бар иде. Тихонов исә тагын да кызыклырак кәмитләр оештырды. Ул башта Зеленодольскидагы изоляторда иде. Беренче тапкыр сорау алганда үз гаебен таныды. Рогов белән бергә браконьерлардан балык һәм акчалата ришвәт алуын әйтеп язды. Ләкин тора-бара, ашыгыбрак ташладым, дип уйлаган булса кирәк. Икенче тапкыр сорау алырга чакыргач, ул кай арададыр, игътибарсызлыктан файдаланып, үзенең өстәлдә яткан күрсәтмәсен ертка лап. авызына кабып чәйни башлады. Аннан тикшерү һәм эчке эшләр хезмәткәрләренә каршы чынлап торып һөҗүмгә күчте: «Мин гаепсез, мине кыйнап яздырдылар»,— дип кычкырырга кереште. — Андый дәгъвагыз булгач, сезне врачларга күрсәтеп карарбыз,— диде Флүр. Әмма врачлар бернинди дә кыйнау, җәрәхәт эзе булмавын билгеләделәр. — Мондый кәмитләрегез сезгә бернинди җиңеллек тә китермәячәк бит,— диде Флүр.— Киресенчә, башта гаебегезне танып, дөрес эшләгән идегез. Болайга киткәч, телисезме, барлык кылган җинаятьләрегезне сөйләп бирәм?! — Тырышып кара, гражданин тикшерүче,— диде Тихонов зәһәр генә көлемсерәп. — Әйдә алайса, 1979 елдан башлыйк. Апрель ахырында Алтын утрау да Чувашиядән килгән кешеләргә йөз егерме килограмм корбан балыгы сатып җибәрәсез. Кем аша саттырганыгызны әйтергәме? Рәхим итегез: Лаеш балык заводындагы Пахомов аша. Пахомов китергән 240 сум акча сезнең кесәгә кереп утыра. Инде май аена күчик. Гаврилково авылы янында сез шул ук Пахо- мовка беркетмә тутырасыз. Ләкин ул сезгә йөз сум ришвәт бирә. Ә бу беркетмәне таныйсызмы? — Таныйм,— дияргә мәҗбүр булды Тихонов. Чөнки тикшерүче сөйләгәннәр барысы да шаһитлар күрсәтмәсе белән расланган иде. — Я, тагын дәвам итәргәме?— дип сорады Флүр.— Сезнең эш урыныннан явыз ният белән файдалану гына түгел, әле властьны арттырып җибәрү очраклары да булган. — Монысы ялган!— дип кычкырып җибәрде Тихонов. — Мәсәлән, 25 апрельдә сез Гаврилов һәм бертуган Вавиловларны тоткансыз, көймә моторын салдырырга кушкансыз. Валерий Вавилов мо торга кагылмауны сорый. Ә сез аның башына пистолет белән сугып, салкын суга төртеп төшергәнсез. Браконьермы-түгелме икәнен ачыкламас борын, шундый ук ысул белән Бусоровка да җәрәхәтләр ясыйсыз. — Шунсыз җиңеп булмый аларны,— диде. Тихонов.— Әле дөмектерерлек итеп сугасы калган. - Шаһитларның күрсәтмәләре мекә монда,- диде Флүр естэлдәге папкага кулын куеп,- Ул чагында да диңгез пираты кебек һежүм итәсез, пистолет беләк икееенен да башларына сугасыз. Ерошиииын яңак сөяген ике җирдән сындырасыз. Ул больницада ятарга мәҗбүр булган. Мондый алымнарны кулланырга ярамаганын яхшы беләсез бит — Әгәр мин аларны аткан булсам?.. — Корал сезгә соңгы чиктә саклану өчен бирелә. Сугу өчен дә. куркыту өчен дә түгел. — Әйе. браконьерларга каршы аяусыз булдым. Бөтен Иделне. Зөяне ятьмәләр, сөзгечләр белән тутырдылар бит кабахәтләр — Кызганычка каршы, браконьерларның азынуына сез дә гаепле. Алар белән тиешенчә көрәшәсе урынга, бөтен сулыкларны шәхси биләмәгә, браконьерларны батракларыгызга әйләндергәнсез. Халык байлыгын, дәү ләт байлыгын бергәләп талагансыз. Сез тараткан комсызлык бизгәге бу. Тикшерүченең басынкы һәм йөрәккә төшәрлек итеп әйткән сүзләрен нан соң Тихоновның башы түбән иелде, яңаклары тимгел-тимгел булып кызарып чыкты. Ул бер сүз дә дәшмәде. Беравык шулай утыргач, теш ара сыннан гына зәһәр сүзләрен ысылдады: — Тиш-ш-шек капчыклар, кабахәтләр! Республика прокуроры урынбасары бүлмәсендә шаярып кына башлан ган сөйләшү әнә шундый тирәнлекләргә алып төште. Флүр кабул итеп ал ганнан соң, тикшерү эшләре дүрт ай барды. Шул дүрт ай эчендә дүрт ел буена эшләнгән җинаятьләр тулысынча фаш ителде. Нәтиҗәдә җиде кешенең гаепле булуы беленде. Тикшерү барышындагы тентү вакытында Тихоновның өеннән җиде саклык кенәгәсе табылды, аның 7477 сум акчасы һәм 12195 сумлык мөлкә те сак астына алынды. Җинаятьчел группа членнары Рогов һәм Крысин нарның хәрәм юл белән табылган меңнәрчә сумлык мөлкәтенә дә сак мөһере суктылар. ...Тугыз томлык эшне читкә куеп. Флүр гаепләү сүзен язып бетерде Аннан төрле белешмәләрне, гаепләнүчеләр, шаһитлар исемлеген күтәреп, прокурор бүлмәсенә юнәлде: эшне раслатып, судка җибәрергә кирәк иде Прокурор да. аның урынбасары да. тикшерү бүлеге начальнигы да Флүрнең эшне үз вакытында һәм белеп башкаруыннан канәгать иделәр. Татарстан Верховный Суды халык байлыгына кул сузучылар белән тиешле исәп-хисапны ясады, җинаятьчеләрне озак вакытка ирекләреннән мәхрүм итү турында карар чыгарды Бу язманы әзерләгәндә миңа күл һәм елга балык хуҗалыгы фәнни тикшеренү дәүләт институтының Татарстан бүлегендә, балык запасын арттыру һәм саклау инспекциясендә булырга туры кнлде. Шактый гыйбрәт ле саннар ишеттем. Соңгы биш елда республикабызда сулыкларга төрле агулы химик матдәләр түгәргә сәләтле предприятиеләр саны 856 дан 1010 га җиткән. Агропромышленность оешмалары китергән зыян аеруча зур. 1.Ж» *'^Д*- мәсәлән. Тукай районының Сосновый Бор дуңгызчылык комплексы Мин зәлә елгасына пычрак калдыкларны т> геп балык .(апас ына 147 мең сум лык зыян китерә. Казан чистарту корылмаларының 1Я8- елда Идалие пычра туыннан килгән зарар 320 мең сум тәшкил ит». «Казан» кошчылык фабри касының Зоя елгасына кош тизәге агызыш сулыкларга ун меңнәрчә сум лык зыян китерүе турында да күпләр ишеткәндер. Республикабыз сулыклары алты районга бүленгән Аларны тикшерү 48 инспекторга йөкләнгән. Ә балыкчылары күнме соң’ Балыкчылар җәм гыятендә член булып торучылары гына да бнш меңнән артып кмтә Бравоиь ерларга килгәндә исә. аларны исәпләп бетерү мөмкин дә түгелдер Хәер. — Әйе, катырагын да суккансың син, Тихонов браконьер Ерошин белән Чекушинны тоттыгызмы’ — Хәтерләмим... 1982 елның маенда кайбер саннар мәгълүм: 1986 елның беренче яртысында балык тоту кагый дәләрен бозучылар саны 2025 булса. 1987 елның шул ук чорында 2236 га җиткән. Аларга салынган штрафлар суммасы гына да 51 мең 520 сум тәшкил итә. Әйе, тотылганына тиешле җәза бирелә анысы. Ләкин үтерелгән балыкны яңадан терелтеп булмый. Корбан балыгына, мәсәлән, нәсел калдырыр дәрәҗәгә җиткәнче 6—9 ел чамасы вакыт кирәк. Бу чорда ул нибары 600 грамм авырлыкта була. Чөгә 3—7 елдан, сыла 4—7 елдан гына уылдык чәчәр дәрәҗәгә үсеп җитә. Җитлеккән сыла бер ярым килограмм тартса, чөгә өчен бу авырлыкны җыярга 10 еллап вакыт кирәк. Менә шуның өчен дә аны тоту бөтенләй тыелган. Ятьмәгә очраклы эләккәндә дә балыкчылар аны кире җибәрергә тиеш. Теләсә нинди зурлыктагы чөгәнең бәясен 20 сумга күтәрү дә юкка түгел. Фән бу төр балыкларның динозаврлар замандашы булуын исбат итте. Борынгы бабаларыбыз да аларны чамалап кына, кирәк кадәресен генә тоткан, димәк. Без дә аның киләчәк буыннарга барып җитүе турында кайгыртырга тиешбез. Шуның өстенә, чөгә теләсә кайда үрчи дә алмый. Ул Алтын утрау кебек чиста комлы, агымсу урыннарны ярата. «Ә андый урыннар Зөя һәм Мишәнең Иделгә кушылган урыннарында гына калды»,— ди балыкчылык инспекциясенең баш ихтиологы Валерий Неизвестный, эчке бер уфтану белән. Ләкин браконьер «киләчәк буын, халык байлыгы, сакчыллык» дигән төшенчәләрне башына да китерми. Әле күптән түгел генә инспекторлар Казан мәктәпләренең берсендә производствога өйрәтү мастеры булып эшләүче М. Гыйматдиновны «эләктерделәр». Ул ятьмә белән 81 чөгә балыгы тоткан. Республика клиник больницасы инженеры В. Евдокимовның да нәфесен тыярга туры килде. Шәхси машинасына утырып Мишә буена йөрергә яраткан бу кеше ятьмә һәм ау белән бер чыгуда гына 285 данә корбан, 12 сыла, 2 чуртан, 7 сазан балыгының башына җиткән. Инспекторлар күрсәткән исемлектә Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләреннән А. Ламко. Г. Васильев, Н. Кузнецов, Ю. Пьянков кебек браконьерларның да фамилияләре теркәлгән иде. Алар барысы да шартлы рәвештә икешәр елга хөкем ителгән. Исемлек шулар белән төгәлләнсә бер хәл иде. Ләкин җәен дә, кышын да су буеннан кайтып кермәүче меңнәрчә Крысиннар, Юлаевлар бар, аларның кара эшләрен хуплап торган Тихоновлар юк түгел, һәркем тарафыннан изге, кагылгысыз саналырга тиешле табигать йөзенә пычрак түгүдән тартынмаган җитәкчеләр дә очрый. Элегрәк Иделдә мәрсин, кырпы кебек эре балыклар да бар иде. Моннан берничә ел элек Кама Тамагында ике йөз килограммнан артык авырлыктагы кырпы балыгы тоттылар. Галимнәр аның көтелмәгән «визиты»на таң калды. Чөнки ул безнең якларда күптән беткән санала иде. Кырпы үзенең табигате буенча төче сулы елгадан тозлы диңгезгә чыгып, ерак араларны урап йөри торган балык. Ләкин хәзер андый мөмкинлекләр юк. Иделдә күпме плотина, шлюз төзелде. Шулай итеп кырпы бездән мәңгегә китте дияргә мөмкин. Татарстан Дәүләт музеенда гына аның шытырдап кипкән һәм ялтырап торган олы карачкысы сакланып калды. Комсызлык бизгәген вакытында дәваламасак. киләчәктә чөгә белән сыланы да музейларда гына очратуыбыз мөмкин. Ә тотылган кырпы балыгына килгәндә, ул мөгаен, куркыныч шлюзлар аша үтеп, тәмле сулы туган Иделенә кайткан булгандыр. Кошлар да бит туган-үскән якларын сагынып, меңнәрчә чакрымнардан очып кайта. Урманнан рөхсәтсез киселгән бер төп агач, браконьер яки төрле химия ташландыклары һәлак иткән һәрбер балык, һәр кош-корт, җанвар өчен төн йокыларын югалтып, янып-көеп йөрүче эчкерсез җаннар кирәк безгә. Мөмкин кадәр күбрәк кирәк. Татарста