Поэзия
Клара Булатова Югалтмаска! «Яңа! Яңа! Яңа!» дип янабыз. Гел яңага таба барабыз. Ә үткәндә бар да искергәнме? Ни калдырган ата-бабабыз? Искергәнме туган туфрагыбыз. Мәңге яшәр-агар елгалар? Кан кардәшләр, тамыр дусларыбыз. Җырлар, туйлар, гадәт-йолалар? Мине, зинһар, ялгыш аңламагыз. Яңалыкка каршы чыга, дип. Үзгәрешкә безнең, тизләнешкә Иярүдән куркып тора. дип. Юк, яңарыш кирәк һәм табигый: Яшәешнең шунда үсеше. Үзгәрешләр зарурлыгын аңлый Аек фикер йөрткән һәр кеше Әмма бездә кайчак чиктән чиккә Ташланулар була капылдан. Бер заманда манаралар кырып Йөргән кебек, шашып акылдан, Ашыгабыз, уйлап җиткермибез. Кул изәү дә бик тиз ияртә. «Чү, ашыкмыйк, уйлыйк!»— дияргә дә Батырчылык җитми кирәктә. Ашыгабыз, аннан акланабыз «Машиналар, тизлек заманы...» Кайвакытта хәтта аера алмыйбыз Нәрсә иске, нәрсә яңаны. Искелекме икән исереклек? Ата-бабам минем эчмәгән. Җил кумаган, хатын аермаган. Сүгенмәгән, илдән китмәгән. Туган җирдә табыныр кайбла тапкан. Хәтта кара чорда торганда. Күңелендә Өмет учак яккан. Тугры булган Идеал-Иманга. һәрбер иске изге түгеллеген Тукайдан ук белгән хәлемдә Изгесенә иске гадәтләрнең Мин табынып яшим әле дә. Мин табынам Атаана хакын Олылауны бурыч санауга. Гаиләне Дәүләт эчендәге Дәүләт итеп җитди карауга. Ана сөте. Бишек җыры белән Сабыйларга әхлак бирүгә. Борынгыдан килгән гаделлекне. Тугрылыкны олы күрүгә Мин табынам. Чордашларымны да Шул фикерне өндим якларга: Аларны бит яңартырга түгел, Бөтен килеш кирәк сакларга. Сакланганын югалтмаска кирәк. Кайтарырга — юкка чыкканын. Элеккедән халык хак санаган — «Изге» диеп мөһер сукканын. Яңа тормыш яңа сулыш өреп Яңа дөнья туган көнгә бит Әле җитмеш кенә ел ләбаса! Кай арада тузып, үзгәреп, Искерепләр бетсен бөтен нәрсә? Тузып бетсен төптән, тулаем? Бу сорауны биргән башларда да Юк түгелдер хаклык, мөгаен... Якты, яхшы яңалыкны яклыйк, Саклыйк агын иске гадәтнең. Безгә Ленин үзе шулай кушкан,— Боза күрмик аның васыятен! Бер төш күрдем әле яз башында, (Бу хәл калсын бары төшләрдә!...) Телдә, имеш, бер генә сүз калган, Инфинитив-боерык: эшләргә! Тирәбездә, имеш, «яратышу», • Уйнау», «уйлау» кебек фигыльләр «Сез эшләрсез, без нишләрбез?» — диеп Югалыплар калып йөриләр. Моңа кадәр сөеп торган ирем Шул бер сүзне теркәп миенә: • Бәхет бары эштә, хезмәттә!» — дип. Кайтып кермәс булган өемә. (Үзем моңарчы да кайтмый идем.) Шул рәхәттән торган дөньяның Ләззәтеннән тәмам иза чигеп, йөрәк чире белән уяндым... Кайберәүләр мине ялгыш аңлап «Курыктыңмы эштән?»— диерләр. Эш яшәсен, әмма янәшәдә Яшәсеннәр, берүк, «шатлан» дигән. «Сөй» һәм «яшә» дигән фигыльләр? Фирая Зыятдинова Хөкемдар Каймакларны, ят бер кеше булып. Мин үземә читтән карап торам. Хисап биреп кылган гамәлләргә, Яхшы-яманлыкны барлап торам. Игелек өчен мактап куям «мин»не. Ялгыш адым өчен тетеп салам. Әкрен-әкрен шулай яхшылыкка Якыная бара бугай арам... Кышларның бураннары... Мәхәббәтнең ялкынына Чорнадың-урадың да, Алып кереп киттең мине Кышларның буранына. Сүрелер ул бураннарда. Сүнәр, дип белгәнсеңдер; Уралсын бураннарга да Сыналсын, дигәнсеңдер... Уралдым бураннарга да. Сыналдым, сынатмадым. Үзем дә югалмадым мин. Сине дә югалтмадым! Суга туймас гөлләр сыман Кыз баланың күңеле: Таңнар туса, җир йөзендә Сөю эзләгән көне. Гөлләргә дәшеп бага ул. Сандугач баласына. Эзли ялкынлы хисләрне Җыр юлы арасыннан. Бәхет өчен, сөю өчен Яратылган кыз бала. Дөньяга дәшеп бага ул, Кояшка дәшеп бага... Эзләсен, әйдә, бәхетен. Эзләгән генә таба. Суга туймас гөлләр сыман. Назлар көтә кыз бала. Төнне тизрәк уздырасы. Таң аттырасы килә. Тимәгез сез кыз балага.— Яраттырасы килә! Җилкән Луизага Зәңгәр киңлек. Ап-ак ялгыз җилкән. Үзе белән шатлык-сагышы. Киерелеп алга томырыла. Нинди булыр икән язмышы? Алда — алтын сукмак. Җилкән оча. Матур көннең белеп кадерен. Давыл чыкса, авып калмас микән, Кара кыяларга бәрелеп? Бу — хакыйкать: шатлык белән сагыш, Җиңү белән җиңелү янәшә. Ни бәясе җиңү шатлыгының. Җиңелү әченүен белмәсәң? Аумас әле җилкән, юлларында Кара авыз — упкын тормаса... Җыр булганда берни юкка чыкмый. Җилкән юлдашы да җыр ласа! Җиңү! Җиңү! Алда бары Җиңү! Давыл аша Кояш елмая... Елый-көлә, җиңелә-җиңә генә Яшәү язган безгә дөньяда! Бикә Рәхимова Яшьләр Кояш кебек елмаючы. Тулган айдай нурланучы Сөйкемле яшьләр бит сез! Өметле яшьләр бит сез! Дуслашырга ашкынучы. Берләшергә ашкынучы Эшлекле яшьләр бит сез! Эчкерсез яшьләр бит сез! Яхшылыкка ышанучы. Начарлыкны күрәлмаучы Көрәшче яшьләр бит сез! Бик гадел яшьләр бит сез! ...Бер сулыштай туплансагыз, Бер сулыштай берләшсәгез Куркыныч килмәс Илгә! Куркыныч килмәс Җиргә! Авыр уйларым йөри, күңелне сызыптырнап, илһамлы җиңел очышка, юлымны ябып, чынлап, нидер тота, нидер кыскан, нидер канатны кисә... Җил чакырам, давыл сорыйм, иссен давыллап, иссә. Өскә менәм, күтәреләм бөркет очкан биеккә. Таш булып төшү кирәкми, ташлангандай киеккә, кирәкми аулау хаҗәте... Кирәк бары күзләргә: тигез төшкәнме яктылык, төшкәнме бар йөзләргә?! Сөюләрнең чиге буламыни Сөюләрнең чиге буламыни? Сөю бит ул очсыз-кырыйсыз. Сөю китсә, аны бетте диеп, Үлде диеп, юкка уйлыйсыз. Илаһи бер коштай баш очында Оча әнә, оча югары. Чын йөрәктән аны чакырганда Килеп кунмаганы юк әле. Тик бер шарты аның, бер шарты бар. Шул бер шарты безгә гел дәшә: Булудыр ул — йөрәк очышының Кош очуы белән янәшә. Сәйдә Зыятдинова Сөю туганда Тып-тын калды бу төн. Тынып калды. Вакыт бирде безгә аңлашырга. Мәхәббәткә шундый инанган чак! — Мөмкин түгел кебек адашырга. Тып-тын калды урам. Хәтта инеш Суламыйча гына ята кебек Тик тынлыкта күренә бу аерма — Инеш түбән. Ярлар шундый биек. Күкрәктәге хисләр давылыдай Су өстеннән күтәрелә томан. Җанда сөю барда Дөнья үзе Мәхәббәттән янган учак сыман Мин — марттан Мин — марттан. Сакла яттан — Йөрәгем ачык яктан. Сагышым ташып аккан — Дәрьяларда моң арткан. Кар яна, сыза эчтән... Җир ята өнсез — Хистән. Каршыла син. Мин — марттан,— Ташкын иярде арттан. Кар аслары — кайнарлык, Дәрьяларга агарлык. Мин — март дигән агымнан,— Тере агым шавыннан! Сиңа киләм. Мин — марттан, Бар дөньяма ут капкан... Кар эчендә — умырзая... Түзмәгән — Чәчәк аткан! Әйтәм дә бит... • Чиксезлекнең зәңгәр кочагында Без бер нокта кебек... Бер нокта... Киңәйми дә дөнья, тараймый да — Бәргәләнмә, йөрәк, һич юкка...» — Димен дә бит... Әмма йөрәгемнең һич тыңлыйсы килми шул аны — Бертуктамый үзгәртәсе килә. Зурайтасы килә дөньяны! Табигать ул юмарт... Табигать ул юмарт: жәлләмәгән, Матурлыгын биргән, сәләтен... һәм ул көтә безнең күзгә карап, Сәләтләрнең ачылу сәгатен. Табигать ул бирә сәләтләрне... Әмма күңел... көтә игелек! Кешеләрнең барлык сәләтеннән Без игелек эзлик Иң элек! Табигать ул юмарт, һич жәлләми Матурлыгын бирә, сәләтен... һәм ул көтә Ачылуын бездә КЕШЕ дигән бөек сәнгатьнең! Фирүзә Җамалетдинова Яшәү Ташны ярып яшь үсенте чыккан. Үзе күрергә дип үз көнен... Кырык якта кырылып эшләр көтә — Дөнья, гүя, мәңге яшь килен... Карт көтүче төссез эшләпәсен Кояш нурларыннан яшергән. Ә кояшның — төсе уңасы юк. Күлмәк тегә язга, яшелдән... Каерылган каен кайрылары. Тузларына кадәр тузганнар. Чәчләренә бөре-бантлар тагып. Апрельләрдән кат кат узганнар. Бакырланып толымнары уңса. Авыр булмас көзгә сүтүе. ...Бер яшь килен сарык куып килә. Каты йоклап, калган көтүе. Алсу таңы киткән көтүченең Чыбыркысын иш дип. ңяреп. ...Кайчак мин дә иртәм эзләп чыгам. Төнге сагышларга сөялеп. Башлап ачкан олы капкаларым. Ал таңнарым өчен куанам. Минем дә бит килен чагым җирдә, Үтә серле яшәү — «кайнана»м. Яшь үсенте ташны ярып чыккан. Үзе күрергә дип үз көнен. ...Без кояшны каршылыйбыз икәү. Дөнья һәм мин — ике яшь килен. Фәйрүзә Мөслимова Сиңа Төшләремә керәсең син Кыйссадагы Йосыф кебек. Таң атканда юк буласың Үзәгемне өзеп өзеп... Заман бүтән, уйлар башка. Ерак калган кыйссалар да... in, .КУ ■м» Юк, кабатлый алмам, ахры, Зөләйханың дәртле җанын: Күреп туймас сурәтеңне Хыялымнан куам тагын. Сине күрсәм тетрән китәм: Йосыф бугай снн чыннан да. 145 Дания Салихова Син әллә кеше дидеңме? Мин күктән төштем, күктән... Беркөнне гашыйк булдым да Өзелеп зәңгәр җептән — Таш кебек җиргә атылдым. Ут сулап пешә-пешә, (Чынга аша икән теләк Канунны узган төштә...) Сөю булып сиңа килдем, Кеше кебекмен күптән. Ташлый күрмә — тик таш калыр... Мин күктән төшкән, күктән. Бу минутта ничә җирдә Бер үк сүз кабатланды: «Язмыш! Булдымы күргәнең Минем күк яратканны?» Китәр алдыннан Әлегә— кочагыңда... Җил инде очкын туздыра Сагыну учагында.