ХӘТЕРДӘ САКЛАП
Тетер әдәби ятында биографик жанр тагын бер китап белән тулыланды Анда Муса Җәлилнең сугышка кадәрге тормышы һәм иҗаты яктыртыла. Китап рус телендә язылган һәм ул киң катлау укучылар массасына Җәлил каһарманлыгын тудырган чыганаклар, аның героик характерын тәрбияләп устергән мохит белән танышырга мемкиилек бирә Әдипнең портретын тудырыр ечен аның әсәрләрен, аның турында язылган әдәбиятны белу зарур. Әмма әле болар гына җитми Чын мәгънәсендә җанлы портрет тудыру ечен әдип яшәгән чорга колак салу, мемкии булган кадәр аның чордашларын, якыннарын, дусларын тыңлау кирәк Р Мостафин М. Җәлилнең сугышка кадәрге тормышын һәм иҗатын тулаем алып тикшерә Каһарман Мусаның бееклеге китапның анализ логикасын да билгеләгән Давыллы бишьеллыклар, яңа тезелешләр, җәмгыятьтә тамырдан борылыш, иске белән яңаның кискен кереше М. Җәлилнең редакторлык, журналистлык, язучылык һәм гомумән иҗтимагый зшченле- ген билгели Шәхес һәм тарих менәсәбете — китапның буеннан-буена сузылган, әсәр структурасын тудырган теп тема Без суз алып бара торган бу китап «Батырлык шагыйре», «Балачак һәм үсмерчак». ■Комсомол яшьлеге еллары». «Иҗади елгергенлеккә ирешү юлында», « хезмәт миңа татлы булды», «Гражданин, художник, шәхес», «Күпкырлылык», «...Алган Һенәр — тәнкыйтьче», «Йомгак» дип исемләнгән 9 бүлектән тора. Мондый бүленешнең һәм отышлы, һем кимчелекле яклары бар Уңай ягы шунда автор М Җәлилнең тормышын һәм иҗатын аерым-аерым чорларга бүлеп, тәфсилләп, шәрехләп күзәтә. Әмма, безнең карашка, хронологик принцип үзмаксатка, фактлар җыелмасына әйләнмәсе генә үз- үзан аклый ала. Кайбер очракларда хронология тәртибе проблемаларны тотып алырга комачаулый, кабатлауларга китерә Шуңа дә карамастан, Р Мостафин үзән комплекслы анализ остасы итеп таныта, еаТарихчы буларак аетор М Җәлил эшчәнлеген һәм аның даирәсен илдәге тирән процесслар (Гражданнар сугышы. 1921 иче елгы ачлык, индустрияләштерү һәм коллектнелаштырү, культура реаолюциясе) белән үрә Гомум Һәм аерымн».ң үзара бәйлелек диалектикасы китапта яхшы күзәтел барыла, шагыир» шәхесе тарих контекстына урнаштырылган Китапта китерелгән мәгълүматлар арасында әллә ни әһәмияте булмаганнары хикәяләүне авырайтканы да очрамый түгел — вакыт-вакыт артыгы белей телченү дә сизелә, ләкин иң кирәклесе — шәхесне тарих яктылыгына куел карау — китапта сакланган Аетор Февраль буржуаз рееолюциасеимеи соң илдә урнашкан ике властьлылык турында, атаман Дутое бандалары буржуаз милләтчеләрнең «татарларның бәйсез Идел-Урал дәүләте» лоэунгысын тормышка ашырырга кечәнеп маташулары сәнәкчеләр «орылы» хакында сейли Боз иҗтимагыи вакыйгаларның, чыннан да. М Җәлилгә турыдан-туры йогынты ясавына, анда сыйнфый интереслар тууга һәм аның тормышта билгеле юнәлеш алуы ечен сәбәпче булуына ышанабыз «Җәлил редакциядә утырмый, бар булган вакытын предприятиеләрдә. учреждениеләрдә уздыра, гел эшчеләр белой аралаша, аләрның ихтыяҗларын, тәсротләрен белеп ала кыю рәвештә кимчелекләрне тәнкыйтьли» (61 6 ) Р Мостафин республикада барган культура тезелеше панорамасын очып җибере, газетежурналларны күренекле әдәбиятчыларны санап уза. героины Оренбург әнкәсенә күчереп комсомолның герләп торган тормышы зченә «ерта, герле тормыш тар маклерында, терпе рольләрдә сынал «арын М Җәлил Мәскәү дәүләт университетында укый, бер үк вакытта «Кечкенә иптәшләр» исемле балалар журналында «саваплы редактор булып эшли ВЛКСМ Узок Комитеты каршында татарбашкорт сәкци всенең Узок бюросы составына кабул ителе, »Фән Һәм дин., «Яшь эшче», «Ударниклар» журналлары редколлегияләренең почетлы әгъвасы бум Москоүде Һәм Мәскәү бистәләрендә жыеуТ че татарларга лекцияләр укый «М. Җәлил дүрт кешелек йөкне бер үзе тарта һәм авырсынмый. тормыш тулылыгыннан ямь таба» (128 б.). Бу — мөһим нәтиҗә Әмма ул ЛА Җәлилнең рухипсихологик үсешен төсмерләгән күңел диалектикасын ачып исбатлауны таләп итә. Чөнки, китапта күрсәтелгәнчә. шагыйрьнең үсеш юлы шома булмаган, М. Җәлил һәрчак каршылыкларны җиңеп алга атлаган Тоткынлык, яшерен көрәш. үлемгә хөкем ителгәннәр камерасына ябылулар — боларны. һичшиксез, яшьтән чыныккан, утны, суны кичкән характер җилкәсе генә күтәрә ала. Автор мажор тонда яза. Алай да тормыш дөреслеге һәм биография фактлары шагыйрьнең каршылыклар кичергәнен дәлиллиләр. Шагыйрь характеры китапта уңышлы ачылган. М Җәлил көчле шәхес тә, самими, гади, эчкерсез кеше дә булып күз алдына килеп баса «Аралашучан. гади, ачык характер иясе буларак, ул кешеләр белән тиз дуслашып китә иде — аның янында аларга күңелле иде. Студентлар торак йортының теләсә кайсы бүлмәсендә ул көтеп алынган кунак иде. Еш кына үзе белән иске мандолинасын алып килә, татар-башкорт көйләрен башкара иде» (78 6.). М. Җәлил — ышанычлы көрәштәш тә. Татарстан Язучылар союзында җаваплы секретарь вазифасын үтәгән чакта ул язучыларның тормыш-көнкүреш шартларын кайгырта, аларга гонорар ставкаларын арттыру мәсьәләсен кузгата, яшь язучыларга карата таләпчән һәм кайгыртучан була. Р Мостафин тәнкыйтьче һәм әдәбият белгече буларак, әсәрләрне анализлаудан тыш, үзенең игьтибарын шагыйрьнең иҗат психологиясенә дә юнәлтә. Художникның иҗат психологиясе иҗади биографиянең бер өлкәсе рәвешендә бездә әле сирәк өйрәнелә Күрәсең бу өлкә артык катлаулы, ул әле башка милли әдәбиятларда, хәтта рус әдәбиятында да җитәрлек тикшерелмәгән. Күп очракта без әзер текст белән эш итәбез. ә иң мөһим булган нәрсәне, ягъни язучының фикерләү процессын, текстның күп- вариантлы органикасын тәшкил иткән идеяләр драмасын читтә калдырабыз А. С Пушкин язганча, без «ялкау, кызыксынучан түгел» («мы ленивы и нелюбопытны») М. Җәлилнең иҗат психологиясе китапта түбәндәге параметрларда күзәтелә тормыш йогынтысы әдәби остаз, авторитетлар, авторның күзәтүчәнлеге. төп фикере, хәтер, прототиплар Китапта Р. Мостафин биргән бәяләр дә — оригиналь Мәсәлән, тәнкыйтьче «Җиденче номерлы домна» поэмасы ни өчен, тормышчан һәм эшчеләр темасын үзәккә алырга тиешле булуына да карамастан, язылмый калганын аңлата: »Әле студент чакларда Җәлил (X. Туфанның «Урал эскизлары» тәэсиренә бирелеп булса кирәк) ■Җиденче номерлы домна» исемле поэма язао- га уйлаган иде Надеждинск шәһәренә барып, анда горнда эшләүчеләр, корыч эретүчеләр белән аралашты, эшчеләрнең өйләрендә булды. эшчеләр клубына йөреп кичәләрдә катнашты. Бай материал туплады. Ләкин аның күп мәртәбәләр сыналган «производствопоэмасы»ның тапталган юлларыннан барасы килмәде, ә инде ниндидер көтелмәгән, яңа борылыш таба алмады» (173 б ) Автор игълан иткәнчә, архивта М. Җәлил әсәрләренең кулъязма вариантлары саклана. Киләчәктә иҗат процессының бу ягы да яктыртылыр дип ышанабыз. Дөрес, монда гаять күп тырышлык таләп ителә, күп тир түгәсе бар- текстларны карап чыгарга, бәйнәбәйнә чагыштырырга кирәк. Бу ювелир хезмәтедәй вак. ялыктыргыч, әмма ахырында җимеш бирәчәк хезмәт. М. Җәлилнең искиткеч эшчәнлеге сокландыра Автор аның кайбер серләрен ача: М Җәлил төнге сәгатьләрдә эшләргә күнеккән Ә көндезләрен буш минут табылдымы. шунда ук язарга-сызарга тогына (Г. Әпсәләмовка. Г Ибраһимовка да бу сыйфат — хезмәтне фәнни оештыру — хас иде) Ләкин иҗади процессның күп яклары әле китапта безнең өчен ачылмаган булып кала. Мәсәлән, шагыйрь ни дәрәҗәдә иҗат дәртен туплый, нинди рәвештә вариантларны хәтердә берәмтекли, сайлый, ничек тормыш күренешен образга әйләндерә? Автор М. Җәлил әсәрләренә һәр җирдә дә тигез анализ бирми Төгәл характеристика белән бергә китапта «ощущение душевной высоты, чистоты и накала чувств-, «углубление психологического анализа» кебек штамплар, артык «шома» урыннар очрый. Әмма, гомумән алганда, анализ алымнары күп төрле, фәнни объективлыкка нигезләнгән Мин авторга карата «намуслы» дигән төшенчәне дә өстәп әйтер идем, ник дисәң, автор башка белгечләрнең карашларына да колак сала, фәнни оппонентлар белән санаша. М. Җәлил тормышын тикшерүне үз биләмәсе дип кенә карамый. М. Җәлилнең кайбер әсәрләренә бәя биргәндә автор полемика алымына мөрәҗәгать итә. Мондый алым бик урынлы Әсәр гүя безгә төрле яклары белән борыла, М Җәлилнең образлар системасы күп яңгырашлы булып ачыла Бу — безнең тәнкыйтьтә яңачарак алым. Моңа кадәр аерым тәнкыйтьчеләр, гадәттә, гел үз карашларын гына алга сөрделәр, көчләп дигәндәй, үз фикерләрен генә тактылар. Аңлату, сөйләшү бер төс. авторитар төс ала иде: «Мә. ышансаң ышан, ышанмасаң — юк. әйттем — бетте», янәсе Бәхәсчеләрнең һәрберсе үзенчә хаклы булырга мөмкинлеген онытмыйк сәнгать әсәре алдан билгеләнгән, бүтән аңлатуларны кабул итмәгән теорема түгел. Р Мостафин. бу хәлне аңлап, үз карашын укучыга көчләп такмый, әдәп саклап аңлата. Әйтик, «Хат ташучы» поэмасында кайсыдыр урымнарны аңлатканда автор Нил Юзиев белән килешми: «Тәнкыйтьче поэманы лирик-психологик характердагы әсәр дип кабул итә һәм шул ноктадан геройлар кичерешләренең реальле ге, характерлар чынлыгы, сурәтләүнең reran булуы, хиснең табигыилеге хакында яза. Миңа калса, мин поэманы башкачарак тоям Әйе. әсәр асылда реалистик планда иҗат ителгән. Әмма аның үзенчәлеге психологик дәреслектә түгел Поэма шартлы- юмористик характерда язылган» (221 б ) М. Җәлилне тәрҗемәче һәм тәнкыйтьче ител күрсәткән бүлекләрне зур кызыксыну белән укыйсың Сер түгел язучыларыбыз арасында тәрҗемәче хезмәтенә һәрвакытта да ихтирамлы меиәсәбәт сакланмый Кайчак талантлы әсәр телле тәрҗемәче кулына эләкми, начар тегелгән костюм кебек, бе- тәрләнеп, ямьсезләнеп кала. «Тәрҗемәче — дип ассызымлый Җәлил,— әсәрне җанландырып җибәрергә, аны яңача буяулар белән баетырга маһир Андый тәрҗемә, оригинал белән тиңләшеп, тулы канлы тормыш белән яши башлый- (298 б.) Бу —бүгенге кен таләпләренә тәңгәл килгән күзәтү. Тәрҗемәче — кол түгел, ә иендәш, ярышташ. Тәрҗемәгә җан ору — шагыйрь (прозаик, драматург) иҗатыннан башка — аның илен, халкын, милли характе рын чын күңелдән ярату, аңа дуслык кулын сузу дигән сүз. Моннан да изгерәк >ш булуы мәмкинме! Менә шундый ул Җәлил! Тәрҗемәне ихлас күңелдән яратты, кабул итте, олы сәнгать юлыннан атлады Р. Мостафин М Җәлилнең заманга бәйле кайбер тегәлсеэлекләрен томалап калдырмый. Ләкин, кагыйдә буларак М Җәлил объектив, җитди, тарихи анализ куллана Әдәбият,— ди ул,— чорны чагылдырып кына калмый, җәмгыятькә актив рәвештә йогынты да ясый. Тулаем алганда, китап уңышлы чыккан Ул биография жанрының иң гүзәл традицияле рен, беренче чиратта авторның укучы белән диалогын дәвам итә Андый аңлаешлы, җиңел тел белән язылган, мавыгып укыла торган фәнни хезмәтләр бездә, кызганычка каршы әллә ни күп түгел Укырга тотынсаң, кытыршы фразаларны, язылган фәнни терминнарны абына-сортенә нечкә ерып чыгасың Р Мостафинга тотнаклылык хас Юк, юк. ул үз сүзен әйтә белә, кирәк чакта кадак лап та куя ала Р Мостафин урыны-урыны белен балаларча самими, дустанә күзәтеп кенә калмый, укучы белән җитди әңгәмә дә кора. Китапның тагын бор кыйммәтле ягы дәлилләүнең ышандырырлык булуы Җәлил үткен юллар нык күзәтелгән Ә инде -ак таплар» очраган урында автор әйе бу мәсь елә әле хел ителмәгән, ейрәнелмәгән дип Автор Җәлилне тикшерү эшенә нокта куймас әле дип ышанасы «илә Шуңа күрә алга таба аның кайбер проблемаларны киңрәк яктыртуын теләр идек Беренчедән Җәлил социалистик реализм методын конкрет ничек үзләштерә? Китапта аерым әсәрләрне, шигырь циклларын анализлауга чагыштырмача күп урын бирелсә дә. алар әле метод белән йомша» бәйләнгән Метод — әсәрләрне билгеле бер системага оештыручы иҗат теоәге һәрхәлдә анализны аерым әсәрләрдән башламыйча методтан (деньега караш эстетик идеал белән берлектә) башларга кирәк, шул чакта поэтик алымнар һем чаралар, форма белән эчтәлек бәйләнеше тезек, гармонияле тәртипкә китерелер Суз җаенда, автор анализның философик контрапунктын таба, Җәлил поэзиясенең интеллект уаль-философик башлангычын танып ала •Шагыйрьнең күп шигырь юллары тормыш һәм үлем, табигать һәм кеше шәхес һәм җәмгыять диалектикасы хакында уйланулар белән тулы Җәлил үз фикерен абстракт тезис итеп формалаштырмый, бәлки образ, метафора теленә морәҗәгәть итә. үэ уйлануыннан битәр, укучыда билгеле фикер тудыра, укучыны билгеле нәтиҗәләргә тоба этәрә- (235 6 ) Чыннан да. Г Тукай белән бергә рус һәм 6е> виденья поэтик тенденцияләрен дәвам иткән Җәлил җырчы булып кына «алмаган (кайбер белгечләр аны шушы рольдә генә күрмекче булалар), ул — философик диапазонлы, киң колачлы шагыйрь, поэтик үрләрнең берсе Икенчедән, М Җәлилнең иҗади багланышлары турында да күбрәк болосе кило Күп очракта автор аларны санап кына үтә. артык топченми Ә иҗади монәсәбәгләр турында бер детальне дә калдырмыйча сой- ләп бирү кирәк Җәлилнең дуслары, танышлары бик күп була X Туфан. Ш Усманов, Г Кутуй. X Такташ, Ф Әмирхан А Фадеев Ан Тарасенков А Жаров М Шагине» В Финк, М Бубонное һ б Эне шундый һәр очрак турында оерым китап язарга була, «ларның һәммәсе үэонә бер тема Культура эшлеклеларе белән аралашуны бер бүлеккә аерып кую кулаирак булыр иде кебек Өченчедән Р Мостафин сугыш алды оялары турында читләтебрәк әйтеп ута Хәлбуки ул елларда («Алтынчәч» поэмасы «зыл ген вакытта) донья җәмәгатьчелеге. культура эшлоклеларв киң фронт ачыл фашизмга каршы чыга Тынычлыкны саклау максаты белә» халыкара форумнар оештырыла Бо- ларга М Җәлилнең моиәсобето. катнашы ниндирәк булган? Ниһаять. М Җәлилнең сугыш алды иҗатындагы мотивлар идеяләр, сурәтләр Моабит циклы белән ничек балле»ген — шуны да ачыклыйсы бар