Логотип Казан Утлары
Роман

ИРТЫШ ТАҢНАРЫ

Мә. бу нәрсә?.. Шамил Сәрвәрнең исемен әйтмәкче була, сулыш җитми, тыны кысыла, йөрәге әллә кайчан таудан тәгәрәгән таш сыман, гел хәрәкәттә, туктаусыз тибә, атылып чыгарга дип күкрәк читлеген кага, уйлар, сораулар, җавапсыз сораулар ми тартмасына тыгызланып тулганнар да башны ярырдай булып кысалар, чигәләр сулкылдый.. Сәрвәр? Сәрвәрне нишләттегез?! Шушы ике сүзне Шамил бик озаклап, туктый- туктый әйтте, ул яңадан тотлыга башлаган иде... Хафиз әкә атын капка төбенә куеп йортка кереп килгәндә Шамил Сәрвәрне кулларына күтәреп алган да нишләргә белми шаккатып тора иде. Ачык капкадан кереп тулган балачага да шым булган. Өннә апа капка келәсен кулына тоткан килеш онытылып басып тора. Шәмсеруй, кызының аяк очына басып, яшь коя иде. Олырак бер малай өйалдыннан чүмеч белән су күтәреп чыкты, Сәрвәрнең иреннәренә су койды, ләкин бичара кызның су йотарлык хәле дә калмаган иде. Шамил кызны кадерләп күкрәгенә кысып алды һәм капкага атлады. Әллә каян гына чыккан җил Сәрвәрнең толымын җилфердәтеп егетнең коңгырт чәчләренә китереп чорнады, җил ана чак кына хәл кертте Ике көн буена бу фаҗигадан алҗыган, һушы китеп рухы сынган Шәмсеруй апа ни дип тә әйтә алмый иде. Вакытны әрәм итмичә авыруны хәзер үк больницага алып китәргә кирәклеге көн кебек ачык Тик менә ничек алып китәргә? Эшкә яраклы ирләр, авыл яшьләре берсе дә өйдә юк Тапканнар бит кызны мәсхәрәләргә иң җайлы чакны! Яшьләр менә ничә көн инде Кобланды батыр җирендә куна-төнә печән чабалар. Атларның да җигәрлеге, рәтлесе шунда, Йртеш аръягында. Картаеп, аяклары көянтәдәй кәкрәйгән Хәбир җирәне дә арык кола бия генә кардада калганнар. — Ат кирәк. Хафиз әкә!—диде Шамил, тотлыга-тотлыга. Торадан кайтышлый тәмам алҗыган атына карап Хафиз әкә чырт итеп җиргә төкереп куйды. Ул арада Иртеш ягыннан дыңгырдаган дүрт- биш арба, чабышып килгән ат тояклары тавышы ишетелде. Атлар Сәрвәрләр капкасы янына килеп җитеп, бөялешеп тукталдылар, ашыгудан күчәр башлары бер-берсенә эләкте. Алдагы арбадан дилбегәсен ике куллап кысып тоткан Маннур сикереп төште. Аңа хәбәрне Сәлимә җиткергән булган, ул барып әйткән Шамил кулындагы Сәрвәрне күргәч. Маннур: — Хәле ничек?—дип сорады Ахыры Башы I. 2 нче саннарда. 98 - Яман,— диде тотлыга-тотлыга Шамил Аны хәзер ук больницага алып барасы иде — Әнкәсе дә барсын.- - диде Хафиз әкә Дөнья хәлен белел булмый, кызның хәле авыр күренә Ул арада пар ат җигеп председатель Дәүләтша әкә дә килеп җитте, ул да аргы балында булган да, яман хәлне ишеткәч, монда * чалкан. Сәрвәрне йомшак рессорлы тарантаска салырга кушты да әйтте: 1 — Хәзер үк торып чабыгыз' Атлар базында ял иткән, тиз йөрегез! = Шамил буынсыз калган Сәрвәрне ике беләгенә салып тарантасның * түренә менеп утырды, алар янына битеннән каны качкан Шәмсеруй = апа килеп сыенды, сыенды да Шамилнең беләгенә асылынып үкереп £ җылап җибәрде. Нигә иртәрәк кайтмадың** Ичмасам бер көн генә иртәрәк кайткан * булсаң да бу хәлләрне күрми идек бит' дип кабатлады Шәһәр юлын җилдереп кенә үттеләр, печән өстендә көрәйгән юртак- = лар, дилбегә какканны да көтмәделәр, юырттылар да юырттылар. Шамил = Сәрвәренә наз сүзләрен әйтергә дип авызын ача да тотлыгып тыелып кала, читенсенә. Алар кичке караңгыда гына батьннцага барып җитте- л ләр Сәрвәр исенә килмәде, вакыт вакыт авыр сулап, ыңгырашып кына * куйгалады Ләм-мим дәшмәде. Авыруны кабул итеп алган врач: — Көтелмәгән авыр кичерешләрдән була торган нервный шок. бетеренмәгез, абыстай, кызыгыз терелер, - диде дә Шамилгә күтәрелеп карады.— Ә сез аның кеме буласыз? — Дусты, дусты!- диде ашыгып-ашыгып Шәмсеруй апа. Аларга чыгып торырга куштылар, батьннцанын икенче катыннан җирән чәчләрен ак башлыгы астына өеп тутырган тагын бер врач килеп төште. Сәрвәр тирәсенә шәфкать туташлары җыйналды Бераздан җирәнчәч Шәмсеруй апа белән Шамил янына чыкты - Кыз кайдадыр бик нык егылган, ахры Чак кына мие селкенгән булуга да охшый Әмма артык борчылырлык нәрсә юк шикелле, тыныч ланыгыз. тырышырбыз, дәваларбыз Больницадан чыккач, икесе дә ни эшләргә белми аптырашып калдылар: нишләргә хәзер? Кая барырга3 Кайтып китәр идең, әле Сәрвәрнең хәле бөтенләй ачыкланмаган монда калыр идең, капка төбендә багана кимереп пар ат көтеп тора күпме юл үтеп килгән бахбайлар, аларны ашатып, сугарып ял иттерергә кирәк Минем әти монда ич!— диде кнн и Шамил Мин днын тукталуын беләм. Зиннур әкәләрдә. шуларга төшик. Шәмсеруй апа Юк. энем Шайтан күзенә күренергә әзер, иллә мәгәр бу шәптә миңа Мөхәммәт Уразаев күзенә чалынырга ярамын Нигә алай? 1нде Шамил аптырап Аның тотлыгуы кимеми, һаман арта гына тора кебек иде. шуңа күрә ул кыска-кыска җөмләләр белән генә сораша башлады - Әти сез не ярата .. Яратадыр да, дип тагын җылап җибәрде бичара ана Күз яшьләре бетмәгән икән әле Шәмсеруйның, бала өчен анаиын ку » яше бер чакта да бетми, диләр, хак икән Ул Шамилне сак кына кочаклап алып, аның иңенә башын куйды һәм озак кына елады Ип яхшысы мин монда калам, сезгә дә мәшәкать ясап йөрисем килми .әрвәр яныннан берәр урын табып бирерләр әле Ә Мөхәммәт абын янына тара сым да. күренәсем дә юк Бар. бар. Шамил балам Инде енн мина үпкә ләмә. карт җүләр. дип сүкмә, у »ем кыйналган да бик җиткән Тотлыккан тел белән азын шак аңлашып торырга хнайсыыанг ан Шамил тарантаска менеп утырды һәм атларны ..кертен ген., атлатып әтисе төшә торган фатирга. Зиннур Бекшеновлар йортына та а юл а. ы Төн иде инде, шәһәр урамнары тын, анда-санда гына тонык фонарьлар яна. Шамил алдына-артына карап алды да: — Сәрвәр, мин сине яратам! Барыбер яратам!— дип кычкырып карады, һаман тотлыга икән... Капка алдына пар ат килеп туктауга йортта ут кабыздылар, өн эчендә ыгы-зыгы сизелде, бераздан шакылдап ишек, аннары шыгырдап капка ачылды, хуҗа белән бергә чыккан Мөхәммәт ак күлмәкчән генә балдыр баскычында басып тора иде, ул башта атларны, аннан тарантастагы Шамилне таныды. — Улым, ни булды?--дип түбәнгә каударланып төште. — Сине алырга килдем. — Мине? Үзем дә кайткан булыр идем әле. Нигә юлдан ял итмәдең? Сания әниең җибәрдеме әллә? Шамил эндәшмәде, Зиннур абыйсына кулын бирде дә, атларны лапас алдында туктатып, тугарырга да кереште. Өчәүләшеп тиз-тнз тугарып, сбруйларны җыештырып та алдылар. Зиннур атлар алдына коры печән китереп салды. — Әлегә корысын ашый торсыннар, аннан сугарып яшел үлән дә бирербез. Сыерга дип чабып кайткан бик яхшы печәнебез бар! Өйгә керделәр. Зиннур, хатынын уятып тормыйча гына, самавыр яңартырга кереште, тегеннән-моннан ризык чыгарып табын хәстәрләргә тотынды. — Улым,— диде Мөхәммәт улының суырылып калган яңакларын, таушалган киемсалымнарын абайлап,— син мине алырга гына килмәгән. Сөйлә. — Эх, әти...— дигәч, иреннәрен тешләп туктап калды.— Эх, әти! Күрмисеңмени? Миңа гына түгел, авылга бәла килде Минем бик якын кешемә. — Сәрвәргәме? — Әйе. Без Шәмсеруй апа белән аны больницага китереп салдык. Хәле бик авыр — Нәрсә булган? Берәр каты җиргә егылганмы әллә, ди доктор. Җен суккан, шайтан кагылган, дип уйнатканнар аны! Кем? һаман шул булыр-булмас шаман Чырыкмы? Тагын кем булсын? Артык дулкынлануданмы. Шамилнең тотлыгуы бер көчәеп ала, сөйләшүе бер көйләнеп китә. Ипи кисеп маташкан Зиннур да тавыш бирде: — Әле каһәр суккан Чырык һаман исәнмени?.. Саз ягы авылларына чыгып та шаманлык итә икән хәзер, дип ике-өч ел элек ишеттергәннәр иде. Манси чатырларына тикле барып җитә икән. — Монысын белмәгән идем,— диде Мөхәммәт. — Без белмәгән бик күп нәрсәләр бардыр әле шул нәни генә авылда!.. Эх, әти! — Халыкта наданлык көчле, артталык. Мәктәп күрмәгәннәр, газета- журналларның ни икәнен дә белмиләр Әле врачка барып күренергә теләмәгәннәр дә очрый, һаман очрый! Менә син, улым, югары белемле беренче укытучы булып авылга кайтасың. Озакламый, Йосыф белән Мәүлия кайтып төшәрләр. . — Эх, әти!—диде тагын тирән үкенеч белән Шамил. — Әйтеп бетер, улым. — Күрмисеңмени, тагын тотлыга башладым. Инде бетте, онытылды дип йөрдем, сөенечемнең чиге юк иде... — Хәзер дә узар, улым, борчылма. — Тотлыга торган нинди укытучы була ди? Андый укытучы булмый. Үзеңнең беренче дәресеңне хәтерлисеңме? Бу төн ифрат авыр, борчулы яңа хәбәрләр китерсә дә, үзенең беренче адымнарын, беренче дәресләрен хәтерләгәч Мөхәммәт Уразаев 100 елмаймыйча түзә алмады Рәхәтләнеп дөнья капиталын суккән иде бит ул чагында. Буржуйларның тетмәсен теткән иде! Ә балалар зирәк булып чыктылар, анын күперенке сүзләрен сабыр гына тыңладылар да кайсы йокыга талды, ә берәүсе: «Абый, ә сез әкият сөйли беләсезме’— днп сорады Мин дә ул чакта педагогикадан шыр надан булганмын Әзерлек бик бәләкәй иде... Ә син педтехникум үткән, институт тәмамлаган бет геч... Ул арада өстәлгә самавыр килде. Зиннур абый күкәй тәбәсе куырган икән, каяндыр тозлы балык, салкын ит кисәкләре килеп утырды хуҗа Шамил алдына каймаклы сөт куйды Хуш килдегез, кадерле кунаклар — Ә Шәмсеруй кайда? — дип сорады кинәт Уразаев Больницада калды - Нигә алып килмәдең аны? — Кыенсындымы, киләсе итмәде, кызы янында калды Зиннур Бекшенов кайчандыр үзе дә Шамил тәмамлаган институтта укып, шунда диплом алган, хәзерендә бер Тоболда гына түгел, тирә- юньгә атаклы. тәҗрибәле укытучы иде Мөхәммәт Уразаевнын бу ген куна калуының төп сәбәбе шул булып, ул күпне кургән, күпне кичергән укытучының үз улына, яңа эшли башлаган яшь һәм кайнар педагогка аз-маз күз-колак булуын үтенергә исәпләгән иде Бу үтенечен белдергәч. Зиннур бераз гаҗәпсенеп тә куйды - Ә үзең? Син дә ничә еллар укыткан, тәҗрибә туплаган укытучы лабаса” Уразаев чак кына да уйланып тормады, кайнарланып сөйләнеп китте: Аңла, барыннан бигрәк ул минем балам' Улым! Мин ата кеше, аның кайбер йомшак якларын да кичерә алам, хаталарын күрмн калуым да ихтимал. Ата кеше үз баласына бүтәнчә карый, башка күз белән Минем ялгышуым ихтимал Ул ялгышларның Шамилгә соңыннан бик кыйбатка төшүе бар Ул минем бердәнбер улым. аңла. Зиннур кордаш, бердәнберем' Алар кичке чәй янында шулай кызып-кызып сөйләшкәннәр иде. хәзер сүзләр юк дәрәҗәсендә. Зиннур, теле кычытса да. институт, андагы хәлләр хакында берни дә сорашмады диярлек, Шамнлнен нинди хәлдә булуын аңлады, аны бу йортка нинди хәсрәт китергәнен төшенде Әйе. тәне гәүдәсе белән ул монда, ә җаны тегендә калган, больница бусагасы артында Анда яшь кыз. аның сөйгәне, әҗәл белән тартыш канда, нинди сораулар булуы мөмкин’ Зиннур чәйдән соң Шамилгә урын җәя башлаган нде. ул аны кул хәрәкәте белән туктатты - Зиннур абый^ атлар янына печәнлеккә генә чыгыйм әле Ат исе сагындырган, коры печән исе Рәхим ит. туган Черки бимазалый днмәсәң. әйдә, анда да урын җитәрлек Атларны сугарып, мул гына яшел үлән салгач. Шамил аларны муеныннан сөйде дә печәнлеккә менеп ятты Озак та үтмәде, анын янына әтисе менде Улым, мин әле бу Йокламыйсынмы Кая ди йоклау Көяләнмә, улым, терелер _ Терелер, ышанам Ә мин’ Үзем Класска барып керен авыз ачуга укучылар көлә башламасмы? Ничек мин лларгә Пушкин шигырь | ip. ii укып күрсәтим Лермонтовны яратырга өйрәтим кешеләре дә рус телен үз телләре кебек ук белергә тиешләрдер бит Шуны уйлап кайткан наем бит мин Гомерем буе шуна әзерләш ж идем Шамил моны озаклап, тотлыга-тотлыга. туктап бер кайнарланып. бер сүрелеп, ярсып сөйләде «Пушкин» дигәндә. «Пуш-Пуш-Пуш!» - дип кабатлап торырга мәжбүр булды, тәки әйтеп бетерә алмады, әтисе: Пушкин.- дип төзәтеп куйгач кына, сүзен алга таба ялгады. Атлар керт-керт китереп бик озак печән ашадылар, ара-тнрә пошкырып куеп Шамилне сискәндерделәр, калак төбендә генә әрсез черки ләр безләп торды, шәһәрнең аргы башыннан да, бирге ягыннан да әтәчләр кычкыра башладылар Алар, аталы-уллы, бер мендәргә башларын куеп, чак кына черем итеп алдылар. . Әтисен больницага алып барасы килмәгән иде Шамилнең Шәмсеруй ананың Уразаевны күрәсе килмәвен ул кичә бик ачык аңлады, авыр сынау кичергән бичара хатынның нигә күңелен тагын авырайтырга? Кыен вакытында кемгәдер күренәсең килми икән, бу табигый бер хәл түгелмени? Ләкин ата кешегә «барма!» дип ничек әйтәсең, Сәрвәр аның укучысы, укучысы гына түгел, укытучысы да, аның өмете, мәктәпнең киләчәге. Өмете! Сәрвәр — аның фикердәше, көрәштәше Эссәт Фәтхуллинның кызы Ятимә кыз. Мөхәммәт Уразаев кызның язмышы өчен вакытсыз корбан булган көрәштәш дусты алдында да жаваплы! Әгәр кызга бәла килгән икән, аның өчен ул да гаепле, димәк, нәрсәнедер күреп бетермәгән, нәрсәнедер уйлап куймаган, әзерләнмәгән. Белә иде бит. Сәрвәр тирәсендә Ташкәй чуалуын да белә иде. Үлмәснең дә анда күңеле барлыгын житкергәннәр иде. Улы Шамилнең дә бары тик Сәрвәргә генә тартылуын сөенеп күзәтә, аларның кавышу сәгатен житкерә алмыйча яши иде. Иң зур өмете иде ич ул аның! Хәзер, әлбәттә, больницага барырга кирәк Кичтән үк барырга теләсә дә. вакытның соң икәнен чамалап, бармады түзде. Барырга ашкынуын улына сиздермәскә тырышты, ул да борчылуның соң дәрәҗәсенә җиткән, каны кайнаган, мие уйлар белән туп-тулы, шулай булмаса. янәдән тотлыга башлар идемени бала? Әйе аңа хәзер бер дә җиңел түгел! Укытучы булып, диплом алып кайтып кер дә, беренче адымыңнан ук тотлыга башла1 «Пушкин» дигәндә класста «Пуш Пуш.. Пуш» — дип кабатлап тора башласаң, иң элек арттагы рәтләрдән пырхылдап «Пушка!»—дип кычкырачаклар, аннары күзләрен аска төшер!ән алдагы рәтләр дә аңа кушылып шаркылдарга керешәчәк Әле кыска гына Пушкин исемендә төртелеп торганда. Лермонтов. Белинский исемнәрен ул ничек әйтә алыр? Ә Пушкинсыз, Лермонтовсыз рус телен укытып буламыни? Тукайсыз. Такташсыз татар телен өйрәтә алмаган кебек. Пушкинсыз да рус теле юк, тел һәрвакыт бөек шәхесләргә, аларның якты иҗатына таяна Таңга кадәр шуны уйлады Мөхәммәт Уразаев... Уйлары Чырыкка да кайтып калды, аңа да кагылып чыкты. Тик ана кагылышлы уйларның аныклыгы юк иде әлегә. «Җитте аңа!—диде ул йодрыкларын кысып,— түземлекнең дә бер чиге була!» Ике катлы таш больница янындагы нәни генә бакча эскәмиясендә бөрешеп кенә, «Инде кеше күзенә чалынмасам ярар иде!» дип утырган Шәмсеруйны күргәч, аталы-уллы Уразаевлар бер-берсенә караштылар Әллә бакчада утырып төн чыккан инде бу бичара? - диде хафаланып Мөхәммәт — Алып кайтасы гына калган!— дип үкенде Шамил. Мөхәммәт тик кенә карап утырган Шәмсеруйның ике кулын да үз учларына алды: Хәлләр жайсызланыбрак киткән икән бит, Шәмсеруй,- - диде. Бичара ана бүген жыламады, кулларын да тартып алмады, бер ноктага, ак пәрдәләр җилфердәгән больница тәрәзәләренә карап торды да, тирән итеп бер көрсенде И, Мөхәммәт. Мөхәммәт! Син минем иремнең ахирәте идең Хөрмәтләп, олылап аны син жирләдең. Иремнең исемен халык күңелендә саклап килдең. Аның намына мәктәп янында бакча утырттың Аның кызын кадерләп, карап үстердең, «Әнкәңә тормыш итүе авыр, курсларда 102 әрәм иткән аны Шамил каты тотлыгып урыныннан күтәрелде, үзе белән җаны да күтәрелеп бугазына килеп тыгылды Кем? Ке-е-ем?! — Үлмәс явыз. Чырык ал арга көчләп никах укыган Ике көн буена алар кызны бикләп тотканнар Үлмәс исемле җен кагылган аңа. Чырык ДИ1ӘН шайтан суккан аны! Шәмсеруй тезләре өстенә капланып төште һәм тавышсьв гына ук сергә тотынды, бераздан калкынды, күз төпләре кол коры иде Аның ла күз яшьләре бетсә бетә нкән Больницага өчәү бергә керделәр, төнлә дежур торган җирән врачны күреп сөйләштеләр Хәле арулана, аңына килде. Сөйләшүен сөйләшмәде. ,*мма бик яхшы ишетә, башын селкеп «юк» ди - «Бар» димиме? Шәмсеруй апа врачның авызына керердәй бу лып йотылып тыңлап торган җиреннән шулай дип сорап кунды Без әлегә аны борчымаска тырышабыз < « • шулай га милициягә хәбәр итеп куегыз, белеп торсыннар Кемдер кызны бик нык җәберләгән б\.н.| кирәк Врач шулай гиде гә кызганып кына III алды Бу карашның мәгънәсен аңлаган Шамилнең тәне энеле суыклы булып китте - Керәбез, әлбәттә, милицияне дә күрербез Ә хәзер безгә аның янына керергә ярыймы? Сезгәме? Брачный кнн маңгаена бурагиа бхлып авыр сыр ятты Юк, ярамын Борчымагыз аны Хәер, менә бу яшь егггкә курс неп чыкса ярын Белүемчә. се« анын яшьлек бхг.ш' 11Һ 1.1Й, IIIVl.ni in !’• Л1ПЫ1ЫИ .nniJINII Ill.'MlVpSH Гомер гомергә нр or «нынла «үп сй-тию-р. . .1Р...«.о,.н. ир бар *нр.ъ. гааыгвып күг.грмаГ ир.1.. к.пи.оим.н....................................................................................... ,н»ык бүген шундый акыллы сүлләр смйлмеи.. Ч.ы«« Урыг. ым. ли та калды, акын кыюлыгына исе китте, вран бел. V' б гына укы да. эшкә тагын, аннан хәлләнгәч бераз, ипләп кенә заочно укырсың». - дип акыл бирдең Чит кеше баласы дип тормадың. күз өстендә каш иттең Гомерем буесииа рәхмәтле булып яшәдем. Инде, көне сәгате җитеп теге дөньяга баргач. Эссәт белән ичраша калсак, анда да беренче сүземне сиңа рәхмәттән башлармын \ [>;> ысвлар икесе ике яктан бичара ана янына килеп етырдылар, * Мөхәммәт Шәмсеруйның боз кебек суык кулларын ычкындырды — Ирем алдында бер гаеплемеи — кызын ку « карасыдай саклы* в алмадым Аягым да тартмады, нигә дип кенә бардым икән кунакка’ * Күрәчәген булса куркә талап үтерер, диләр, шул буладыр инде мөгаен = Күрәчәгемә каршы чыгып киткәнмендер шул Ку целемдә шом да т бар иде. шул таралмасмы дип чыгып киттем бит' Бәхетсезга вакыт 2 сыз, диләр, шулай булды да куйды бит Синен алда тагын да * гаеплерәкмен. Мөхәммәт. Эссәт аңлар, бәлки рәнҗемәс тә. син ; кичер Кичерә алсаң кичер мин тиле башны' Өннә дә шул сүзне * куәтләгәч, үзем дә Сәрвәрне шул хәлендә күргәч, буш өйдә җен суккан = дыр дип ышандым Күз алларым томаланды да китте, акылым калмады, үзем йөрим жен суккан тиле сыман буталып Шунда сезгә барып - егыласы гына да бит. юк. уйланылмаган Гомер гомердән килгән гадәт * буенча, шул карачкыга ышанылган Чырыкка барып ялындым бит. » «Коткар!» дип тез чүктем Ул явызы да «Кулымнан килми, битьнинага гына алып бар!» димәде шул. үзе сыман җыен юньсезне җыеп килеп, ике кнн. ике төн эчеп яттылар Кызымны, багалмамны, шул яны «ларга тапшырып харап иттем бит Мөхәммәт абый, кичерә алсаң син кичер мине’ Шамил улым, сиңа әйтер сүзем күп тә. әйтә алмыйм Кыймыйм' Синең алда да гаеплемендер мин. нишлисең, кызымны саклый алмадым Харап иткәннәр аны! Җен дә сукмаган, шайтан да кагылмаган, явызлар сөйләшә, Шамилгә дә килештереп сүзен әйтә ала, Мөхәммәтнең дә күңеленә юл саба... Ак стеналарда кояш нуры уйный, тәрәзәдәге ак пәрдә бер тына да, бер кузгалып кемгәдер кул болгый, изи, чакыра, дәшә, дәртләнә Ак мендәргә Сәрвәрнең кара толымнары таралып яткан. Ак мендәрдә аның ак битләре, ап-ак жәймә өстендә ап-ак куллары. Баш очындагы тумбочкада да өч бөртек ап-ак ромашкалар тора, кыр чәчкәләре. Кем кертеп куйды икән аларны монда? Врачмы, шәфкать туташлармы?. Ә Шамил буш кул белән килде, әле юлдан кайтып аның бит юарга дә өлгергәне юк. гел ашыгып, гел чабып шашып кына йөри Ул йомшак тавыш белән, ашыкмыйча гына, тотлыкмаска тырышып эндәште: — Сәрвәр. Сәр-вәр! Бу мин. Кыз эндәшмәде, сул кулының чәнчә бармагы калтырап куйды, бары тик шул гына, алай да Шамил куанды «Исән! Ул ишетә! Ул минем монда икәнне аңлый!» Тәрәзә пәрдәсе жилфердәп Шамилне кыюрак булырга чакыра, өнди, ашыктыра: «Әйтеп кал әйтәсе сүзләреңне! Кадерле сүзләреңне жәлләмә! Аңа бүген дару гына түгел, йомшак сүз дә кирәк!»- дип әйтә кебек Ул ярты адым гына алгарак килде, кызның нәзек, матур муенында типкән кан тамырына карап торды Минем янәшәдә икәнлегемне хәбәр итәме икән синең кайнар каның?! — Сәрвәр, Сәрвәр! Кызның керфекләре тагын йомшак кына тирбәлеп алдылар, бит очларына шәфәкъ алсулыгы йөгерде. Ул кемнеңдер үз исемен атап эндәшкәнне ишетте, аңлады, һәм өне төшкә ялганып китте. Сәрвәр, Сәрвәр Кем аның исемен шулай моңлы жырга кушып жырлый5 Дөньяда бер генә кешенең аның матур исемен жырга кутырга хакы бар бит! Шамилнең генә, Шамилнең генә! Ләкин аның Шамиле моннан бик еракта шул, бик, бик еракта! Төмән дигән зур шәһәрдә ул Туктагыз инде, зинһар, гармуннар, уйнамагыз, кем сезгә Кызлар Убасына килер! ә рөхсәт иткән дә, кем Сәрвәрнең исемен кушып жырлар- га кушкан? Хушыгыз, кошкайларым, сары былбылларым Мин Иртеш бозлары белән бергә агам инде. Миңа салкын, суык, туңам мин, үләм . Үзенә ул кычкырып сөйләшә кебек тоела, Шамил дә Сәрвәрнең иреннәре кыймылдаганны күрә, күз кабаклары да дерт-дерт итеп куялар, ләкин кызның сүзе-өне юк. ул саташа, төш күрә. . Мин кайттым, Сәрвәр,— диде Шамил. Бөтенләйгә кайттым, Сәрвәр Синен яныңа кайттым, Сәрвәр Мин сине бик нык яратам, Сәрвәр' Моннан болай мин сине бер минутка да ялгызыңны калдырмам, Сәрвәр. Үз исеменең шундый ягымлы итеп, иркә-назга төрелеп яңгыравы тәэсир иттеме, кыз кинәт күзләрен ачты, кинәт кенә торып утырды. Шамилнең күзләренә карады, исе китмичә генә. - Ә, Шамил, бу син икәнсең... Син бүгенгә минем яныма килә күрмә, мин бүген бик ямьсез, чәчем дә таралмаган, аякларым да авырта,— диде. Ап ачык итеп әйтте, тавышында гына ниндидер ят, чит аһәңнәр бар иде Әйтте дә яңадан сузылып ятты, Шамилдән читкә борылды һәм күзләрен йомды Покыга киттеме, һушы таралдымы Шамил тагын, тагын эндәшеп караса да кыздан жавап ала алмады Ишек шакыдылар, яшь кенә шәфкать туташы аны кул изәп чакырып чыгарды — Җитәр, йокласын Хәзер аңа иң яхшы дәва йокы — Мин тик кенә утырам, дәшмим дә, сөйләшмим дә,—дип ялынды Ш а м ил — Ярамый,—диде туташ нык итеп һәм ишекне тыгызлабрак япты. Мөхәммәт белән Шәмсеруй апа егетне дүрт күз белән көтеп торалар иде, икесе беравыздан: - Ничек?—дип сорадылар. - Таныды,-диле Шамил,-Бер-ике сүз да алыштык. Арулана башлаган... .Ә син аны таныдыңмы соң, дип ник сорамыйсыз5 .— дип сыкрады Шамили™ күңеле Әгәр палатада Сәрвәр ята дип әйтмәсаләр, ул аны. иегаеи. тапый да алмас иде. кыз шулкадәр нык үзгәргән иде .Кеше тас үзгәрткәч, икенче кешегә әверелә, характеры, гадәтләре икенчеләнә. * дип кандадыр укыганы бар идеме, ишеттеме, ул Сәрвәр яныннан чыккан Д чакта гел шуны уйлады кем булды икән ул хәзер’ Аның хәзерге = двньясына Шамил сыярмы, юкмы? Сыйса да кем хәлендә сыяр зл аның 5 тапталган күңел бакчасына?! 41 * Кайгы-хәсрәтләр, күнелсезлекләр ямьсезләсә дә, тормыш тукталмый. ~ ул һаман ага, бу җәһәттән ул мәңгелек Иртеш елгасына охшаган z «Иртеш» борынгы төркиләр сүзе, ярларын җимереп каты ага торган 2 елгага шул якларда яшәгән борынгы төркиләр «« нең андый мәхәббәткә сәләтле икәнен менә \л җүләрләшәч кенә гжпен U Әгәр МОНД1.Ш I ирән сисләрие кгегрәк i.nuc.i , элегрәк белсә, ул әллә кайчан Сәрвәргә йөрәген ачып күрсәткән булыр иде . Хәзер, иң әүвәл өйгә кайтырга да. бераз кәгеп, тагын уйларга м.|..Һ Бауның очы булмый калмый, һәр уйнык да чиге булырга ....... ләбаса, ул ярсыз диңгез түгел Ташкәй өенә кайтып кнтте. Бара, атлавы атлау түге. гәү., иачар 6..Й.1.ШГ..11 арыш кәлтәсе кебек гарау чәчләрен иим гузгыта уйларында давыл. күз нүры сүнгән, колиты берни ....................................................................................................... .... 1.р>..и'..р сайрый ич ишетми! Иртеш дулкыннарын ярга кага нч ишетми озр.. Да бара, уйдан качып уйга бара' Ә өйдә... Ә аңа кадәр. . Истә-оста югында өйгә Чырык Абдрахман килеп керде. Аны да бу йортка уй китерде, ул сасы көзән дә, уйларына җавап эзли, ахмак тормышының мәгънәсен табарга тырыша Жүләр түгел, әле давыл башланмаган, әле Кызлар Убасы өстендә җиңел ак болытлар гына йөзә, болай тормас, һава үзгәрер, ак болытлар тулып бу якка карап агарлар һәм, мә сиңа, китәр яңгыр' Теге көнне, никах укырга барган көнне, шулай булган иде бит Ул көнне җилле яңгырга куанган Чырык бу юлы давылның, әгәр ул күтәрелсә, үзен ялмап-ялап алып китәсен белә Сәрвәрнең ни хәлдә икәнен ул күрше-күлән аркылы бөртекләп белешеп, сорашып торды. Авыр хәбәрләр килгән саен баш очында кылычларның ныграк чыңлаганын, ныграк ялтыравын тойды. Ниһаять, кылган гамәлләре өчен түләр сәгать сукты бугай, яшәде, яшәде, койрык болгап күп бәлаләрдән котылып калды, әмма бу юлы килеп капты Элекке заманалар түгел, иске кешеләр юк. Шәмсеруй тиле баш, исәрләнеп китеп кызын имчеләргә тапшырса да бүтәннәр алай уйламаячак. Уразай да тешен кайрый торгандыр. Шамил дә. бүтәннәр дә Яхшы чакта китеп котылырга, яхшы чакта Яланнан чыгып ычкынырга кирәк. Мансилар арасында таныш шаманнар җитәрлек, байлыгы да бар Чырыкның. Элек нәселнәсәбе белән мал артыннан кумасалар да. соңгы елларда Чырык- ка акыл керде, ул бер заман «кара көн> киләсен чамалап куйды. Шул кара көне килеп җитте һәм ул ипләп кенә, карчыгына аны-моны сиздермичә. Ырсытдин кордашының хатыны Йомабикә катына килде. Керде, тәкъвә генә кыланып сәлам бирде, суфиланып доеа укыды, хәл-әхвәл сорашты, улының кайдалыгын белеште. — Печәнгә киттеме икән, әллә үз эшендә балыктамы, өзеп кенә әйтә алмыйм, Абдрахман әкә,— диде Йомабикә абыстай, сөйләшергә кеше табылуына куанып — Мәгәр Ташкәемнең хәле авыррак әле. — Ни булган аңа?— Сүз юкта сүз булсын дип кенә әйтте, Чырык бу соравын Аңа Ташкәйнең өйдә булмавы кирәк иде бүген! — Яшьләрнекен кем белсен инде!— Йомабикә абыстай да бик алай ачылып китмәде. Чырык турыдан барырга булды, өй аулак чакта, авыл буш, мондый вакытны сатып та ала алмассың! - Мин сиңа бик зур бер йомыш белән килдем әле, Йомабикә абыстай Киңәш дип әйтимме мин аны, йомыш димме, мәгәр сүзем бик зур, колагыңны арчып тыңласаң иде. Ошамаса, күтәрелеп бәрелмә, кызма, бергәләп уйлаша торган замана Чырыкның юкка йөрмәвен сизенә Йомабикә, ләкин һичничек аның төтене кая таба борылганны аңлый алмый, әрсезлеген, оятсызлыгын белә, әйтер сүзенең юньсезлек буласын да чамалый, ләкин һич аңыша гына алмый. — Абдрахман әкә, әйдә, әйт, ни сүзең бар? — Минем хәлне беләсең, яман якка борылды гуй Электән үчле адәмнәр күп. боз бер кузгалса, бөтен елганы алып китә Шуның сыман, болай дим мин. Йомабикә Моннан китәргә булдым мин. Аяк асты коры чакта аякка киеним дим. — Миннән сиңа ни кирәк алайса? — Син дә минем белән кит! — Мин?— Йомабикә абыстай бер дә мондый сүз көтмәгән иде Чырыктан, көләргә дә, еларга да белмәде — Нишләп китим ди мин — Хатыным булып яшәрсең. Мин, Йомабикә, гомерем буе сиңа кызыгып яшәдем Ырсытдин белән ир рәхәте татымадың, беләм Ка- гылып-сугылып үтте гомерең, ә мин сине балда-майда йөздерермен, уйлама, безнең нәсел мал җыймады, мәгәр минем маям бар, икебезгә генә җитәр. Әле тәндә көч барында дим. Йә әйт. ризамы? Уклау белән бәрсәң күзе чыгар, табагач белән орсаң башы тише- ,1ер. ни әйтергә сок бу дәҗҗалга?! Койрыгы vrra кейгәч аик астында җир убыла башлагач качарга иптәш кирәкме сина?' Ырсытдиинын бай лыгына кызыктыкмы? Йомабикәнен гвбегөбе ботларына кузекне яндырдыңмы, карт мәче? Боларын әйтмәде Йомабикә, чал сакалын аилы, колле генә: — Эх. Абдрахман әкә. Абдрахман әкә! Синнән бер юные сүз чыгармы дип көтсәм. һаман шул җилгә җибәреп йөрисен икән Чырык калкынды, нәзек тавышы белән тагын нидер әйтергә җыенды, шул чак. йомабикәнен бәхете, ишегалдында авыр гына атлап кайтып керүче Ташкәй күренде Шапылдатып өйалды ишеге ябылды, двп-дөп аяк тавышлары ишетелде. Ташкәй өйгә керде, мич арасындагы ачы бал мичкәсенә атлыйм дигәндә кузе кәҗә сакаллы Чырыкка төште — Нишләп йөри бу хәшәрәт? дип сорады ул әнисеннән Менә килгән Үзе белән качарга димли Дөресен әйтеп. Йомабикә Чырыктан үч алырга уйлады, дөресен белсә Ташкайнең котырасын ап-ачык күз алдына китерде Өркетсен әле шушы кәҗә тәкәсен бер - Ә. исәнме. Ташкәй улым, сау гына йөрисеңме3 дип Чырык. берни ишетмәгәндәй ике кулын ана сузып, кәвешләрен лыштырдатып егеткә каршы китте. Ташкәй эндәшмәде, чиреге белән бал тартып чыгарып, зур чүмечкә койды, голт-голт итеп эчте, калганын идәнгә, Чырыкның кәвешләре янына сибеп җибәрде, сүз көтеп торган әнкәсенә борылып - Әни. су җылыт' дип боерды Нишләргә уйлыйсың, улым-* - Кырынам, диде Ташкәй кыска гына Улының иртән генә кырынып чыгып киткәнен күргән Йомабикә су җылытырга кереште Чырык кыбырсып утырды, утырды да Кайтыйм булмаса мин. эшләрем дә бар' дип урыныннан торды — Утыр! дип боерды аңа Ташкәй Кузгаласы булма! Син кирәк миңа. Син! диде дә. беләүдә бритвасын ышкып алды, битендә йөр теп аның үткерлеген тикшерде һәм Чырыкны кулыннан тартып яктыга китерде Утыр! Кымшанма! Хәзер мин сине кырам - Улым, улым! Нишләтәсең син мине? Нишләтәсең? Адәм көл кесенә калдырасыңмы3 Миңа сакалсыз ярамый' Ай. нишлисең! Ул арада Йомабикә табак белән кайнар су. сабын китереп бирде. Ташкәй бер кулы белән картның ябык, йонлач муенын эләктереп алды, икенче кулы белән битен сабынлады һәм бритвасын уңгасулга йөртә башлады — Ай-ай, дип чәрелдәде Чырык — Тик утыр диләрме сина. хайван? Үләсең киләме3 Бер тотынгач Ташкәй туктамады, башта Чырыкның кәҗә сакалын кырып бетерде, аннан башын кырып алды, иң соңыннан үткер бритвасы белән картның кашларын кыеп төшерде Колак тишегеннән тырпаен торган эре эре шыргый төкләргә кадәр калдырмады Чырык аһылдады, ыңгырашты, теш арасыннан гына нидер әйтеп карганды, кыймылдарга курыкты. Ташкәй кулындагы үткен бритва анын бөтен әгъзаларына хуҗа булып йөреп торды, ара-тнрә бугаз тирәсен дә ышкып китте, андый чакта Чырыкның коты ботына төшеп, җаны бугазына килде Йомабикә башта улының ни теләгәнен аяламаган иде. 1ырыкның якты кавын кебек очлы шәрә башын, кашсыз, сакалсыз битен күргәч, чыдый алмыйча бот чабып көләргә тотынды Менә, күп кияүләп йөрмәссең, карт алаша' Төсеңә күрә таман Кырып бетергәч. Ташкәй Чырыкның якасыннан алып стенадагы көз гегә китереп терәде: Ач күзеңне, кара! Женме. шайтанмы3 Абдрахман көзгегә карады да башын ике кулы белән тотып бүре булып уларга тотынды Шул көнне үк ул авылдан чыгып качты һәм яңадан Яланда тиз генә күренмәде... Ташкәй тагын бер тустаган ачы балны каплады да, әнисенең үте- нечле-сораулы карашын күрмәгән дә шикелле, кайткандагы кебек үк авыр атлап чыгып китте. Тагын Иртеш буена төште, нәкъ баягы эздән барды, тик бу юлы ашыга башлады, яр буена бәйләп куелган җиңел көймәләрнең берсен алды, сикереп менеп, аягүрә генә ишә башлады Көчле агым аны кыеклап бик тиз теге як ярга алып чыкты. Көймәсен өскәрәк тартып тал агачына бәйләде дә тиз-тиз атлап печәнчеләр эшләгән якка, башта Маннур бригадасына, Кызылбай төпкә китте. Ул барганда бригада халкы тир түгеп, мәж килеп эшләп ята иде, чабалар, әйләндерәләр, чүмәлә куялар, атлар белән ташып кибәнгә өяләр. Бу печән Иртеш боз белән каплангач, юл төшкәч кенә авылга кайтачак. Маннур үзе кибән куюда иде. яланөс, бөтен җиреннән тир ага, җилкәсенә, күкрәгенә тир белән печән оны, үлән сабаклары ябышкан, ул Ташкәйнең якынлашуын күреп, сәнәгенә таянып аны көтеп алды, сүзсез генә кул биреп күрештеләр. — Булышырга килдеңме?—диде Маннур, кул аркасы белән маңгай тирен сөртеп. — Эш кайгысымы әле монда,—диде төксе генә Ташкәй. — Аңлыйм,— дип сузды Маннур. — һәммәсен дә аңлыйсыңмы син? — һәммәсен дә дип әйтә алмыйм... — Аңласаң, син миңа менә нәрсәне әйт... Аңлыйсың икән ярдәм ит. Маннур! Минем урында булсаң ни эшләр идең? Ташкәйдән мондый сүзләрне көтмәгән Маннур, аның моңарчы булган дуамаллыгына ияләнгән Маннур, гаҗәпсенеп Ташкәйгә карады. — Юк. аңлат син миңа! Минем хәзер баш эшләми! Әйт, акыллы сүз әйтсәң, гомерем буе рәхмәт кенә укырмын. . Кил әле монда читкә- рәк! Мин болай гына, ирмәк ясап кына Сәрвәр артыннан йөрде дип беләсез инде сез. Мине бер юк кешегә чыгарасыз... — Юк, Таштимер,—диде Маннур —Бер дә алай уйламыйбыз. Синең хәлең авыр. Хәер, бер синеке генәме? Сәрвәр безнең дә якын дустыбыз иде. — Якын дустыгыз булгач әйт син миңа: миңа хәзер нишләргә? — Сәрвәр терелеп чыксын инде, Таштимер' Бүген Маннур аны олылан ике тапкыр Таштимер дип атады, сүзен бүлдермәде, җикеренмәде, ул аңлады Әллә аңламадымы? Нишләргә кирәклеген әйтмәде: — Дуамалланып киртә җимереп ташлама тагын син. Мондый чакта сабыр була белергә дә кирәк. — Бар киңәшең шулмы?— Ташкәйнең иреннәре чалшайды. — Әлегә җитмимени? Чырык белән Үлмәсне судка бирәчәкләр. Буш калдырмаслар дип уйлыйм. Гаепләре җитәрлек... — Суд, суд!— дип инәлде Ташкәй,— Аннан миңа җиңеллек килерме? Моннан ары мин тыныч кына яши алырмынмы?.. Эх, Маннур! Киңәш бирерлек кеше булсын иде бер! — Мөхәммәт абый янына кагылып кара... — Шамил андамы?—дип сорады Ташкәй кинәт. — Анда дип беләм. Бүген күрешкән юк, эш бик тыгыз. Көн эссе, печән тиз кибә, җыеп алырга иде Ташкәй эре-эре атлап китә башлады, аның куна кебек киң, таза җилкәсенә карап Маннур кычкырып калды: — Ташкәй, кая киттең тагын? Әгәр «Таштимер1» дип эндәшсәләр Ташкәй борыла иде, Маннур алай димәде, иң кирәкле сүзне белмәде, егетне туктата алмады \л туп туры мәктәп печәнчеләрен эзләп китте Юлда очраганнардан' соратты «КОбланды батыр болынында аларнын жире», диделәр очраганнар Ин элек ана мәктәп завхозы Чәләкә әкә очрады Мөхәммәт абый андамы? Кая булсын ди? - Шамиле дә шундамы? Шунда булмый димени? Барчы, Мөхәммәт абыйны дәшеп китер әле - Үзең бар. вәт әкәмәт Чакыр диләр сипа! Чәләкә әкә Ташкайгә карышуның файдасыз икәнен белә иде. барып, җәһәт кенә өлкән Уразаевны алып килде Бу арада күрешкәннәре юк иде. Мөхәммәт абыйсы олыланган, йончыган һәм бик күңел сез кебек тоелды Әллә бөтен кеше анын күзенә шундый булып күренә башладымы? Ташкәй гаҗәпсенеп шулай дип тә уйлады — Ә. Ташкәй. - диде Уразаев агач күләгәсенәрәк. җиләс җиргә үтеп Син йөрисең икән әле «Чакыралар* дигәч, аптырап киттем - Аптырапмы, куркыпмы. Мөхәммәт абый? Үз соравына үзе гаҗәпсенде егет, каян теленә шундый сүзләр, башына шундый уйлар килә анын бүген Уразаев җавап бирмәде, сорашыр! а да ашыкмады, ул халык кыры лып эштә йөргәндә Ташкәйнен юкка гына килеп йөрмәвен, аны читкә чакырып алуының да сәбәпсез түгеллеген бик яхшы аңлый иде Алан да, кинәт соравы сәерсендерде: һаман яман хәбәрләр тараталармы әллә? Сәрвәрнең бәхетсезлеген дә аңа кайтарып калдырмакчылармы? Таш кәй шуны ишетеп аяп алырга дип килгәнме? Егетнең Сәрвәр мәсь эләсендә йөрүендә аның һичбер шиге юк иде Мин йөрим шул. Мөхәммәт абый Мин йөрим' Ташкәй теше сызлагандай йөзен чытып, күзен түбәнгә төшерде Пөрмәс идем дә. йөрим' Икесе дә агач күләгәсендә җиргә чүгәләделәр Мөхәммәт Уразаев егетне ашыктырмады, эше никадәр тәҗел булса да сабыр гына көтте, сүзгә җилем кушарга теләп Ни хәлләрең бар? дип сорады - Хәлләр матур булса, эш калдырып, болынга килеп сезне бимаза лап йөрмәс тә идем.' Мөхәммәт абын, хәлләр шәптән түгел, иман хәлләр, бик яман' - Аңлыйм. - диде Уразаев. нәкъ менә Маннурча иттереп Шушы кыска сүз. Ташкәйнен халәтен бер карауда аңлаган булып күренү егетне котыртып җибәрде, иелеп торганнан анын юантык муены кура җиләгедәй кызарды, ул кулындагы үлән учмасын күккә чөеп җибәрде Аңласагыз, киңәш бирегез нишләр!ә миңа' Нишләр! » тиеш мин-* - Ни мәгънәдә сорыйсын. Ташкәй? Мөхәммәт абыйның тавышы үзгәрде, җылынды. Анлагач, ни мәгънәдә соравымны ла белегез инде Минем хәлне күреп торасыз ич' Юк. мин исерек түгел Исереп, мәс булып, дуңгызга әйләнеп Иртеш төбендә ятыр идем. юк. исер.» алмыйм айны га. уйлата, ә уйларның азагы юк Кая барырга’ Нишләргә” Сез менә эшләп юанасыз. ә мин эшли дә алмыйм Дөнья караңгы мина Ташкәй' лиле Мөхәммәт аңа ягымлы карап Аңлыйм дигән дә мин синең бүгенге хәлеңне аклавымны әйттем Иртәгә ни булыр анысын белеп булмый Мин НКВД начальнигы Данилов янына кереп сөйләштем, алар Чырык Абдрахман белән Улмәскә «Дело> ачалар Бары тик Сәрвәрнең аз маз хәл алганы., гына китәбе. \иын рәт ләнә башлаганын, тынычланганын, әнкәсе белән сабыр гына сөйләшә лә башлаганын ишеткәнсеңдер — Ишеттем,— диде егет саңгырау гына. — Абдрахман да. Үлмәс тә бу юлы җәзасыз кала алмаслар! Алар- ның кыргыйлыгы һаман-һаман шуларга ышанып килгән томана бән дәләргә дә ачы сабак булыр Дөрес, бу сабак өчен без артык зур бәя түләдек. Тагын икесе дә беразга тын калдылар. Ләкин бу баягы сүзсез тынлык түгел иде инде, хәзер Ташкәйнең күңеле ут өстенә куйган сулы казан кебек кайный, ташый, ыргыла, күмерләргә төшеп чәчри! Юк, акыллы укытучысы да бу юлы аңа әйбәт киңәш бирә алмады... Чырык белән Үлмәс тәрене судта хөкем итәчәкләр имеш Аннан ии була? Бер ел бирерләр, ике ел. кайтып та килерләр. Үч алу шул булдымы? Менә Чырыктан үчне ала белде ул ичмасам! Шәп-шәрә башы, кашсыз бите белән берәрсенә күренеп карасын, шаман! Ташкәй кинәт үзендә бер рәхәтлек, җиңеллек сизде, сизде дә гаҗәпләнде: каян килде аңа мондый җиңеллек? Каян туды мондый рәхәтлек? «Ә-ә!»—дип сөенде күңеле, бу җиңеллекне Чырыктан үч алу тойгысы китерде бит! Рәхәтлек хисе дә шуннан калды! Үч алды Суд Ташкәй үче түгел. Түгел! Ташкәй үз сүзен әйтергә, үзенчә үч алырга тиеш! «Чырык шыр җибәргәндер бугазына бритва килеп кагылгач1 Гомере буе кеше хөкем итеп йөрде, ә каты хөкемне аңа Ташкәй чыгарды! Ыштанын күтәрә-күтәрә ындыр артлатып чапкандыр!» Мөхәммәт абыйсы йомшак, сабыр тавышы белән тагын ниләрдер сөйләде, мәгәр боларын инде Ташкәй ишетмәде, ул үз уйлары %белән еракка агып киткән иде, тиле кеше сыман, елмаеп тик аска карап, чүгәләп утыра бирде. Торды, Уразаевка кулын бирде: — Сау булыгыз, Мөхәммәт абый! — Кая барырга җыенасың болай, Ташкәй? — Кая да булса барырга кирәктер ич? Болай яшәп булмый бит инде! Соңгы сүзләре белән сәерсендереп. Ташкәй тиз-тиз китеп барды. Әтисе борылып килгәч, Шамил: — Нигә килгән ул? — дип сорады — Кайгы йөртә егетне, кайгы! —диде Уразаев бер сүз белән. Шамил артыгын сорашып тормады, аның үз хәле хәл, Ташкәйнең Сәрвәргә булган мәхәббәте шулай тирәндер дип ул да, әтисе дә, Таштимер үзе дә уйламаган да, белмәгән дә иде. Ничә көн Ташкәйнең әртилдә күренгәне юк. Инде ничәнче көнен Үлмәс авылга кайтмый Кичә кичләтеп кенә, эштән соң, алар туктаган күл ярына әткәсе килеп китте. Тизгә генә килгән, ипи-тоз тутырган бишуэрле капчыгын улына сузды да, шыпырт кына: — Сүзләр күп йөри, кеше күзенә күренмә, алай-болайга әйләнсә, ым шыңшырмын, ераграк авылларның берәрсенә китеп торырсың, бригадирың белән сөйләшә тор, көйләп куй, и бала-бала, башка килмәгән- нәрне күрсәттең син! — дип пышылдады. Пышылдады да китеп барды, күргән күрде, күрмәгән колагын шәңкәйтеп калды Тозлары беткән иде, тозсыз балык ашап, эче йомшаган Үлмәс калын ипи телемен каерып кисте дә учы белән тоз сибеп җибәрде һәм ач бүре сыман чәйнәми- нитмичә генә йота башлады. Бүген иртән «Эч йомшады әле тозсыз балык ашап!»— дигәч, иптәшләреннән берсе: «Курыкканга йомшый ул эч, берәр нәрсәдән шүрлисеңдер!»—дип ачуын чыгарган иде. «Ух,— дип уйлады Үлмәс,— бүтән чак булса синдәй мүкле муенның җилкәсен кашыган булыр идем, әлегә ярамый, әлегә шыпырт яшәргә туры килә!» Юк. үкенмәде Үлмәс, үкенә белми иде ул, Сәрвәрне жәлләмәде дә, барыбер кемдер аның матурлыгына хуҗа булырга, яшьлеген алырга тиеш иде бит! Үлмәс түгел икән, Ташкәй ашар иде аның башын, 112 .лариын икесенә тәтемә» Уразай малае Шамил тотар иде кызкын иазкли биленнән, ә болан Үлмәс алардан кимме? Кай жире китек5 Эшли - егәре бар. умырып ашый гагалыгы жит.р.тек Гел гел аста калдырып яшәрләр иде Үлмәсне, булмый торсын .,ле' Буласы булган никах укылган, юк Үлмәс андый сантый түгел, никахсыз кызга m пи да сузмас иде ул. Сәрвәр аның законлы хатыны иде. Ике көнлек * Киткән икән, бигайбә, ана Үлмәс гаепле түгел. Зөфаф кичәсеннән кай- тып киткән киленчәкләр була Чирләгән икән, анысын инде д уктыр- = лар карасын, алар шуның өчен акча ала. зарплата дип атала ул. 5 зарплатаның ни икәнен ^лмәс тә бик шәп белә хәзер, үзе дә ала. = кеше рәтеннән калганы юк. калмас тә Кайбер чакларда атаклы к< ләрдән алгарак та уза ала. мисалы күз алдында. Т.зшкәй мыгырдап ” йөреп калды, Үлмәс сугып алды ♦ Тозлы ипи дә ярдәм итмәде, эчне тагын борып алды, ул чнткәрәк - китеп әрәмә куаклары арасына кереп утырды Җиңеләйде Чалбарын ~ төймәли-тнймәли күл буена килсә, баягы иптәшләреннән берәү тә кал- = маган, сүнәр-сүнмәс янган учак янында Ташкәй басып тс;' > I •- тап калды Үлмәс, ашыгып төймәләрен каптырып бетерде, сагаеп - иптәшенең чыраена карады. Ләкин бүген Ташкайнең чырае таштай " каты һәм җансыз иде. Батып барган кояшның сүрән нурлары анын я җыерылган кашларын киерелгән җәя итеп күрсәтәләр, кари канаты кебек чем-кара чәчләре бер якка усалланып таралып төшкән, ул нигә дер янган утка карап каткан, эндәшми дә. дәшкәнне дә көтми кебек Нихәл, парии дип Үлмәс аңа ике кулын сумы Ташкән сузылган кулны алмады, алмады гына түгел, киресенчә ачу белән бер якка сугып җибәрде. «Сугышырга килгән!» дип уйлап алды Үлмәс Аңа сугышырга ярамый иде, чүп өстснә чүмәлә өюдән мәгънә юк. әтисе т-> кисәтеп китте, аннары нигә Т.пикәй белән сугышып ятарга? Кыз барыбер аңа буласы түгел иде ич. әнә. күзен тондырып Шамиле кайтып җиткән. Уразайлар да төшеп калган токымнан түгел, тешләгән җирләреннән өзә торган халык. Шамил торада чарланган булырга тиеш элек тә алай бик баш бирә торганнардан түгел иде бит Ташкән. киресенчә. Үлмәсне мактарга гына тиеш! «Синя да юк иде мнңа ia буласы түгел иде Сәрвәр, ичмасам Шамилнең танавына тизәк сөрттең'» дип яртыны куярга тиеш иде Ярты'дигәч Үлмәснең исенә төште, кеше күзеннән яшереп тоткан бер яртысы бар ич әле аның' Менә хәзер ул уртага чыгарга тиеш бик вакытлы килдең, Ташкәй, аракыны тазлап йотсаң, >чкә файдасы бар диләр, бу бер. икенчедән аракының араларны ныгыта торган шәп сыйфаты да бар әле аның! Бер яртым бар! Үлмәс күңеллеләнде Ауларны кайчан салдыгыз? диде аны тыңламыйча Ташкәй -- Әлерәк кенә салып бетердек - Әйдә минем белән' Кая? Аү карарга! - Әлерәк кенә салдык дим ич. гаң, белән карарбыз, дндс К\«ьма Матвеевич. — Ә мин хәзер карыйк дим! Егетләр кискен кискен әрепләшә башладылар. Үлмәс карыша. Гаш кәй әкрен әкрен аны күл ярына таба кысрыклый иде Утыр көймәгә! Үлмәс кыйма... сикереп кер.. ул Ташкайне ярд.. калдырып и. кигәрге чамалады, амма Ташк.тйни уевл тавышы аны туктарга маж б ' Р ""мин сине күлнең жнде кат тивеннан да табам ич телж..м' Мнн сине жиде кат стена артыннан да алын чыта Ыам 1.,т.кам , . . Ж| 113 бакыр итеп изәм, теләсәм тимер итеп сытам Син мине белмисең әле. Үлмәс! Әнә тул Үлмәс дигән исем ярсытты да инде Ташкәйне! «Үлмәс?» Шушы йолкышка кемдер Үлмәс дигән исем кушкан, аңа озын гомер теләгән, кеше канын эчеп яшәячәк шушы черкигә, мәгънәсез шушы тар маңгайга, шушы авызыннан эт исе килеп торган җебегәнгә. Үлмәс дигән исем кушканнар икән, ул үләргә тиеш! Үләргә!.. Үлмәс басып торган көймәгә ул каракош кебек очып кунды, көймә чайкалырга да өлгермәде, йөзеп китте, күл буе камышлары тирбәлеп кенә калдылар - Кая барасың? — Үзең ау карыйбыз дидең ич — Үлмәс ишкәкләргә тотынган иде инде. — Уңга борыл. — Анда аулар юк. - Кем сиңа анда аулар бар ди? Уңга борыл, и бетте-китте. Көймә уңга каерылып, көзге кебек күл өстеннән тавышсыз гына бара башлады, кичке тынлыкны ишкәк тимерләренең чыгырдап куюы гына боза иде. Үлмәс тирән нәфрәт белән Ташкәйгә һәм буш өмет белән яр буена карады, юк. иптәшләре таңга кадәр таралганнар, һәркемнең өендә эше бар. эш вакыты, печән өсте, өйдә дә кыймылдый торган чак, балык белән, акча белән генә гомер итеп булмый, сыер малына печән жнткерер хәл юк, кышның көне бик озын, таралганнар, ник ичмасам берсе күренсен! Теге мүкле муен, пычак тел дә күренми ичмасам! Әгәр килеп чыгып шушы хәшәрәттән коткарса, яр тысын жәлләмәс иде Үлмәс . Тукта, нигә буйсынды ул Ташкәйгә. нигә карышмады3 Ишкәкне тартып чыгарырга да, юк, башына түгел, башына ярамас, иңбашына берне кундырырга, уң кулы салынып төшсә. Үлмәс әкәсе алдында тезләнеп ялыначак Үлмәс акрынрак ишә башлады, көйләгән булып уң ишкәген чокырыннан чак кына калкыта төште, ике күзе белән дә аны бораулап барган Ташкәй теш арасыннан гына: Иш, иш, нәрсә тукталдың? — дигән сүзләрне сытып чыгарды Ишәм ич! Ишмисең, хәйләләргә маташасың! Ишкәк калагы белән кулына берне тондырсам дип уйлыйсың. Үлмәс таң калды, каян белгән бу нәләт? Каян сизенгән? һәм аның күңеленә чынлап торып курку иңде, эче туктаусыз быгырдады, жил жибәрәсе килде. Ул Ташкәйгә ялына башлады Лә инде, Ташкәй, юкка торып мине жәберләмә. Бердәнбер гаебем, сиңа алдан әйтеп куя алмаганмын Әйткән булсаң нишләр идең? Әллә Сәрвәргә кагыла алыр идеңме3 Мин гаепле монда, мин! Синең куркак җаныңның шундый этлеккә баруына ышанмадым, уйламадым! Белгән булсам, муеныңны борып ыргыта идем бит' Багалмамны синдәй тинтәктән таптатмый идем! Йә, тагын ни сүзләрең бар? Әйтеп кал! Ташкәйдән мәрхәмәт, шәфкать көтәргә ярамаганын, көтәр чама калмавын Үлмәс шунда гына аңлады, егетнең күзләре ут булып яна, киерелгән борын тишекләреннән сулыш түгел, ут, ялкын бөркелеп чыга, калкандай тез өсләренә яткан тимер йодрыклары бер языла, бер җыела. Хәзер алар укмашып Үлмәснең башына куначаклар! Сәрвәр мәсьәләсендә Ташкәйне артта калдырган Үлмәс нигә әле бу юлы бирешеп торырга тиеш? Сабакны ул түгел, әйдә, Ташкәй алсын! Көч ягына килгәндә алар тигездер әле. мөгаен, ә хәйлә ягына килсәк, Ташкәй үзе аңгыра, укыганда да гел артта кала иде. хәзер, хәзер Үлмәс, кулының калтыравын сиздермәскә тырышып, тизрәк ишә башлады, көймә ярдан шактый читкә китте, вак дулкыннар ясап балык сикерде, кичке җил исте Ул уң ишкәген суырып чыгарам дигәндә 114 генә Ташкәйнең йодырыгы аның баш түбәсенә очып кунды. Сәрвәр чәч йолкыган урыннан чәчрәп кан чыкты, кан икесен дә котыртты, Үлмәс алагаемга ике кулын алга сузып көндәшенә ташланды. Ташкәй көймәне бер якка янтайтты, аны-моны абайламаган Үлмәс аркасы белән суга барып төште, калкынды, ул арада Ташкәй аның чәченнән умырып тотты. — Ташкәй, уйнама, җибәр Үч алуның тәмен мин Чырыкны өтелгән дуңгыз шикелле шәрә калдыргач күрдем... Юк, Маннур да. бүтәннәр дә, Мөхәммәт абый да миңа киңәшнең кирәклесен таба алмадылар! Менә ул, миңа кирәк нәрсә — үч! Үч! Үч! Үлмәснең чәчен нык тоткан иде. «үч!» дигән саен аны җылымса күл суына батырып алды, Үлмәс судан калка да. хырылдап, ике куллап көймә читенә ябышырга тели, әмма Ташкәйнең сул кулы буш. ябышкан бармакларны ул бер сугуда ычкындыра... Өтелгән дуңгыз шикелле Чырыкка күрсәтәсе иде менә хәзер сине! Күрсеннәр иде Сәрвәрне изгән батырны! Үч! Үч! Үч!.. Тагын ничә мәртәбә бу ярсулы кыска сүзне кабатлагандыр Ташкәй. соңга таба Үлмәс судан калкынмый башлады. Ташкәй аны тартып чыгарды, тагын батырды, инде куллар да көймә читенә ябышмый башладылар. әмма аны туктатыр хәл юк иде. «үч!»— дип кычкыра да көндәшен суга мана... Ниһаять, гәүдә авырайды, Ташкәйнең үзен аска сөйри башлады, ул иелеп Үлмәснең ике култык астыннан эләктереп аны көймәгә сөйрәп менгерде Үлмәс гадәттән тыш авыр иде, көймә янтайгач, чырылдап су керде. Ул Үлмәсне көймә төбенә җәеп салды, ишкәкләрнең берсе суга төшеп киткән иде, ул сыңар ишкәк белән ишә-ишә ярга, сүнгән учак янына ашыкты. Көймәне ярга, корыга сөйрәп чыгарды. Үлмәснең өстенә киемнәрен япты да тизтиз атлап, артына борылып карамыйча гына, авылга кайтып китте. Ачык тәрәзәдән шатлыклы авазлар ишетеп, ул чак кына тыелып торды, башы гүли, авыз эче кипкән, теле әйләнмәслек хәлгә җиткән иде. «Кем көлә ала мондый чакта? Сәрвәр чирләп үләргә ятканда, мәсхәрәләнгәндә кем шулай сөенә ала?» Ул арада өстә, болдыр баскычында, яңа күлмәген киеп алган, иңенә кыйммәтле шәлен салган әнкәсе күренде. Кайда йөрисең син. улым? — диде ул шатлыклы әрләп — Мәүлия белән Йосыф кайттылар бит! Мәүлия? Йосыф? Алар исәнмени? — Соравының йогышсыз икәнен аңлап, хәле бетеп баскыч тактасына килеп утырды һәм нидер сизенеп, куркынып көтеп торган әнкәсенә: Бар әле, Йосыф монда чыксын! — дип боерды. Йосыф көттермәде, тик ул ялгызы, түгел иде, аңа Мәүлия дә ияргән. Торып ал арга сүрән генә кулын биргәч, ул Мәүлиягә карап: — Бар. сенел, керә тор. әз-мәз ашарга әзерлә, минем Йосыф белән сөйләшәсем бар. Мәүлия кереп киткәч Ташкәй торды, өйалды ишеген тыгызлап япты һәм төшенке, үлек тавыш белән. — Анда... без балык тота торган Чөгә күле ярында... көймәдә Үлмәснең мәете ята... Барып алыгыз. - диде. 42 Шамил бүген Сәрвәр белән күрешергә тиеш, сельпо атын товарга җибәрәләр, ул шуңа утырып бара Хәзер торага йөрү өчен ат табу бик читен, атлар санаулы. бөтенесе печәндә. Дәүләтша әкәне көн туды исә телефонга чакырып алалар .План! План' Әнә фәлән колхоз үтәгән инде' Төгән район алга чыккан' Без артта сөйрәләбез' План* План!» Бшай ла кайле барган эш тагын да кызып кнтә әмна егетнея ат соравына кире жавап бирә председатель Беләм. барырга кирәк икәнен дә беләм. әмма ләкин ат юк. * үзен күреп торасың Кобланды батыр болынын өч дүрт көндә бетерергә I кирәк, яңгырлар башланса, аннан курмыны алам димә Мөхәммәт абыйның бик яхшы велосипеды бар. .Пенза» маркалы. * әмма үч иткәндәй бер камерасы тишек, ямап ямап та карадылар. = ишегалдында йөри, урамга чыктың исә. пыш итә дә бушап кала - Сельпо атын да печәнгә алдылар, бүген, кичкырын гына бушаталар. ~ кичке ярауда торага бара да. иртәннән товар алып ат печәнгә кайтып * та житәргә тиеш Дәүләтша әкәнен боерыгы шулай Шамил, барган - барган, складлардан үзенә кирәк камераны да эзләп карарга тиеш ~ Ат ял иткәндә, төнен, ул Сәрвәр янында утырачак Шәмсеруй ана = пешереп китергән бәрәңге шәңгәләрен дә Шамил алып барачак Кояш инде түбәнгә тәгәри Ташкәй килеп киткәннән соң Мөхәммәтнең йөзе бераз кырысланды. • уйга калды, Ташкайнең үз-үзен сәер татышы, сәер сүзләре аның эчен ’ пошырдылар — Җәһәтрәк кенә эшлик тә. мин синең белән кайтырмын, ахры сы. диде ул Шамилгә Кибән куялар иде. Сания, тагын берничә хатын-кыз. мәктәп жыеш тыручылар тырмасәнәкләр белән печәнне күбәгә куялар, завхоз Чәләкә әкә. Мөхәммәт. Шамил, тагын Дәүләтша әкә биргән ике булышчы нр коры урынны сайлап кибән куялар Эш белән мавыгып алар бер читтәрәк чикерткә куып йөргән Фаягөлне онытып та жибәрделәр Печән өстенең рәхәт икәнен үсмер кыз булып килүче Фаягөл әллә кайчан аңлады инде Печән өстендә и күңелле була, учак янында тәмле ризыклар эләгә, төтен нее килеп торган жиләк чәе дә бик тәмле әтисе дә. әнисе дә аны тагын да ныграк иркәлиләр, бераз эшләп алгач «Бар. кызым, күләгәдә утырып тор. башына кояш капмасын тагын бик нык көйдерә!»- дип уйнарга да ирек куялар Кипкән печән өстендә сикергәлән йөргән яшькелт, коңгырт эре эре чикерткәләр барында Фаягөл күләгәдә тын гына утыра аламы соң? Алай да бүген сак булырга, аяк астына харабрак йөрергә кирәк, кичә Шамил абыйсы тимер сәнәге белән печән күбәсен күтәреп алган иде. печән арасыннан кап кара жылан килеп төште Әле ярый Шамнл абыйсы батыр, каушап калмады, жыланны сәнәк очы белән әрәмә арасына ук чөйде «Шунда йөрсен, өе шунда аның'» диде Димәк, әрәмәгә якын барырга ярамын, анда жылан өе злар анда уйныйлар яшиләр, бала чыгаралар Әй. ахмак чикерткәләр, кан сикерәсез сез. туп-туры жылан өенә барып керәсез ич' — Фаягөл! Рәхмәт, әнисе кызының шактый ук еракка киткәнен абайлады Ерак дип. ара ерак та түгел инде, ана өчен ерак. Сания тагын бер тапкыр кычкырды Кыгым! - Хәзер, әни. менә бу зур башлы яшел чикерткәне генә тотам да сезнең янга алып кайтам, югыйсә ул жылан өенә кереп бара һайт, тагын бер сикерде яшел чикерткә, ике. өч Шамил абыйсының кулында тимер сәнәк • !.зләкә әкә беләм әтисе кулында агач сәнәк, кочак -кочак печәнне чөяләр генә ж к.< Мөхәммәтнең Шамилдән бер дә калышмыйча эшләвеи күреп ( < .................. ... дә сокланды Соңгы вакытларда «билем авырта сырт сөягем кузгалды» дип зарлангалый. ул язын әле аркасын жылытып йөрде, сылап та карадылар, хәзер, баксаң, сөбханалла, егетләргә бер дә биргесез, күлмәк итәге жнлфердәп тора, куллары туктаусыз хәрәкәттә, буе төзек, басып торган аяклары нык. Хәзер нәкъ Фаягөл каршысына урманнан дәү. йөнтәс аю килеп чыкканны кем иң беренче булып күргәндер, берсе дә әйтә алмын, әллә кызның «чыр р» итеп кычкыруына барысы берьюлы борылып кара дымы3 Борылып та карадылар, салкын су койган төсле һәммәсе өшеп, катып та калдылар — сары тешләрен ыржайтып, арт аякларына басып нәни кызчыкка таба урман хужасы килә.. Ялан урманнарында аюлар еш очрыйлар, элек махсус аючылар булып, хәзер ау белән генә шөгыльләнгән кеше юк диярлек, ара-тирә. көзен, чикләвектә симергән аю атып алып кайткалыйлар. Мөхәммәтнең авыртып торган жилкәсен нәкъ әнә шул йөнтәснең мае белән сылаганнар иде инде. Ачуы килсә тайга аюы бик куркыныч, бу тирәләр, мөгаен, аның хуҗалыгы булгандыр, әрәмәдә кура жиләге күп. шуның белән сыйланырга дип бу якка килеп чыккандыр, кешеләрнең, атларның күп булуы аның ачуын чыгаргандыр Әлбәттә, әтисе дә, әнисе дә. тимер сәнәк тоткан абыйсы да бу хакта уйлый алмадылар, алар, гомумән, бу мизгелдә бер нәрсә дә уйларга сәләтле түгелләр иде. кинәт килеп чыккан хәл аларның һушын алган, каушаткан һәм куркыткан иде. Курыккан кешедән уй кача, ди татар, дөрес әй. уй качты болындагылардан. Фаягөл бер чырылдады да тынды, бала бит. аны-моны уйламый, каршысына килгән аюга карап елмайгандай итә. әллә уйнарга ук тели инде. Беренче булып исенә Шамил килде, ул сәнәген ике куллап тотып бер атлады, ике Өч атлагач, адымнарын вагайтып. ботинка табанын ышкып кына бара башлады, аның ашыкканын күрде исә. аю да ашыга башлар һәм һөжүмен тизләтер, дип уйлап өлгерде Шамил. Чәләкә әкә кибән артына кереп посты, җыештыручы хатыннар алар аюга күренми торган якта печән күбәлиләр иде—аның янына чумдылар - Барыбыз бергә кычкырып карыйбызмы әллә? — дип пышылдады Сания. Тукта, ашыкмыйк. Мөхәммәт тә агарынып калган иде Хәзер ике баласының да язмышы кыл өстендә ич. кызы гына түгел. Шамил дә афәт алдында басып тора. Шамилне күреп, аю тукталды, дәү башын югары чөеп, борынын алгарак сузды, шул мизгел Шамилгә җитте. ул ике-өч сикереп Фаягөл янына барып басты һәм аны үзенең артында яшерде. Башта: «Әти янына йөгер!» дип кычкырырга уйлаган иде. аюга кире тәэсир итәр дип дәшмәде, өч жәпле тимер сәнәген аюга төбәгән килеш әкрен- әкрен артка чигә башлады, аның белән бергә кыз да аюдан ераклаша бара иде Туктаган аю яңадан кузгалмады, тагын бер-ике тапкыр башын югары чөеп борыны белән һаваны сөзде дә дүрт аякланды һәм. кире борылып, бик олы эш башкарган сыман эре атлап, арт санын уйната- уйната әрәмә арасына кереп китте, коры ботаклар шартлап сынды, бераздан алар да тынды, мәктәп кибәне янындагылар тирән итеп көрсенеп куйдылар. Сания чабып барып Фаягөлен кочагына алды, кычкырып жылый башлады. Мөхәммәт маңгае гына түгел, бөтен тәне шыбыр тир булган Шамилнең кулын кысарга дип үрелә, кыса алмый. Шамилнең бармаклары сәнәк сабына ябышып кәкерәеп катканнар иде Ул әле байтактан сон гына сәнәк сабын ычкындырды.. - Әни. аю бабай минем белән уйнарга килә идеме ул? дип сораша һаман Фаягөл. Башта мин курыктым, аннары инде тамчы да курыкмадым. — Әйе. кызым, уйнарга килә иде Әйе. балам, син бер дә курыкмадың Мин дә курыкмадым, әтиең дә. Шамил абыең да курыкмады, ул аюга «Снн нишләп безнең янда йөрисең, үз өеңә кайт!»—диде. — Әйтмәде лә! — дип карулашты кызчык. - Башта «Үтерәм!» дип уйладым, барам да. мин әйтәм. сәнәк белән кадыйм Аннары шуны уйлыйм, ә бер кадауда үтерә алмасаң? Яралап кына калдырсак? Бер сикерүдә кызны харап итәчәк, бүтәннәргә дә ташланачак Әле ярый, әйбәт холыклы аю булды, тамагы тук чак булгандыр, сәлам бирде дә китте * Шамил сөйли, ә Мөхәммәтнең ике күзеннән дә елгадай яшь ага. ул 5 бертуктаусыз улының аркасын кага башлады Шамил әле үзе берни = сизми, сөенеченнән аю белән күрешүен, уена нинди кискен фикерләр * килүен сөйли дә сөйли, рәхәтләнеп каг кат сөйли. Мөхәммәт аның арка- = сын кага да кага, әле Сания дә берни сизми. Чәләкә әкә дә батыраеп Е кибән артыннан чыккан, агач сәнәген болгап: «Мин дә барып җнтәм х дип торганда гына кире борылды!» дип, күкрәк кага Ниһаять. Мө- * хәммәт Уразаев улын бүлдерә Улым. улым, тотлыкмыйсың бит. узды'— дип кочаклап алды, ж - Әйтәм җирле сөйләшүе җиңел, рәхәт' Шуңа сөйлим дә сөйлим = икән әле! 2 Аталы уллы кочаклаштылар. Фаягөлне җитәкләгән Сания дә бу - кочакка кереп сыйды, бераздан алар җыйнаулашып кайтырга булдылар. * Юк-.юк, монда кунарга калабызмы соң? диде Сания Калыйк, дип ялынды бәләкәч Фаягөл.— минем аю бабай белән уйныйсым килә Көлештеләр. Шамил сөйләшеп туймый иде. ул бертуктаусыз көлдереп, уен сүзләр әйтеп кайтты, үзенең хәзер үк. авылга кайту белән Сәрвәр янына кнтәсен оныткандай булды, ул да терелер, менә бәхет, һич уйламаганда Шамилнең тотлыгуы бетеп куйды, кычкырып русча Пушкин шигырьләрен укып җибәрде. «Пушкин, бөек Пушкин, великий Пушкин'» дни кычкырып. кичке салкында тавышны иркен тирбәтә торган болын, әрәмә буйларын яңгыратты Кичке кошлар сайрашып апа җавап бирделәр Сания дә куанып кайтты, мөгаен аның күңел күтәренкелеге Сәрвәргә дә йогар, бергәләшеп куанырлар. Шамил кы» янына кайгы төяп түгел, шатлык тутырып алып бара. Фаягөлгә аю ташланган булса, нннди азы кайгы булачак иде бит . Аю Фаягөлгә карап тукталып калганда Мөхәммәт ни өчендер бүре Рәхмәтулланы, аның эре-эре җөй эзләре калган битен, ыржаеп калган китек иренле авызын, аннан күренеп торган тешләрен хәтерләде Хәзер генә уйлады, мөгаен, аю ботарлагандыр аны. аю ботарлаган аучыларны аның моңарчы да күргәләгәне бар иде. Хәзер ул куркынып, өшеп китте, әгәр аю Фаягөлгә кулын сузган булса Шамил сөйли дә сөйли. Иртеш буена кайтып җиттеләр И тормыш, нинди көтелмәгән хәлләр китереп куясың син алга! Сөенеп ачылган авыз җыелып та өлгерми, син адәм балаларына күпме авыр сынаулар әзерләп куясың Иртеш' буена әле генә Үлмәснең мәетен алып кайтып җиткергән нәр икән Пи булган? Кем ^ше? Ничек? Кайчан? Беркем берни белми Суга батып үлгән булса кирәк, диделәр Мөхәммәткә. Арада Посыфны да күреп, ул куанырга да. куанмаска да белмәде, кул бирер!.) онытып, аңа карап тукталды Кайткан! Мәүлия дә кайтканмы? Кайттык, икебез дә кайттык. Мөхәммәт абый Тик сезгә бик зур күңелсеглекне хәбәр нтәр|ә туры килә Очрашу шатлыгын ямьсез ләү булса да әйтәм. Үлмәсне Ташкәй үтергән Ул үзе милициягә хәбәр итәргә китте, безне монда җибәрде «Сәрвәрне җәберләгән өчен алдым мин аның җанын!» 1нде Мөхәммәт эсселе-суыклы булып китте Менә ни өчен килгән булган икән Ташкәй! Менә ни өчен читләтеп, кинаяләр белән генә сөйләгән икән' Ник ачмадың син шул чакта җаныңны, егет' Үзеңнең өлкән укы тучыңа тагын кайгы-хәсрәт өеп киттең ләбаса! Аның тормышына тагын үз язмышыңның хагасын да калдырдың, эх. егет, егет! 43 Юлга дүртәү җыендылар. һ.кешегә аерым-аерым ат йөртеп булмый, диде кистереп Дәүләтша әкә. Ташкәйне дә алып барасыз! Сельпо атына йөкче үзе (ул товар алып кайтырга тиеш). Шамил Мөхәммәт?! Йомабикәнең кинәт- леккә дә. мәхәббәт хакына җүләрлеккә дә маһир икәнен аннан да шәбрәк Яланда тагын кем белә’ Ташкәй аның улы иде ич. аның йөрәк ярчыгы, аның каны да' Нигә ул Ташкәйгә берчакта да Йомабикәнең улы итеп карамады икән’ Үзенең якын кешесенең дәвамы итеп карамады? . Хәзер моны аңлау да. аңлату да үтә кыен иде. бер генә нәрсә апачык: укытучылык һөнәренең бик куркыныч яклары да бар, яши-яши. күрә-күрә. ел саен яңа класс кабул итеп, ел саен бер дулкынны мәктәптән озата-озата ул балаларны, кешеләрне гадәти үлчәү белән үлчәргә өйрәнеп китә, кешеләрне танып-белүдә стандарт өлгеләр куллана башлый 126 һәр елны мәктәптән бер яки ике бик шук, өч-дүрт тыңлаусыз бала чыгып китә. Беренче класста шуларны хәтерләткән йә шук. йә тыңлаусыз балалар була икән, күңелгә: «Фәлән малайга алмаш килде инде!»— дин уйлап куймыйсыңмыни? һәм шушы беренче бәя еллар буе теге бәхетсезгә тагылып йөрмиме әллә? Хак, кайбер укучыларга еллар дәвамында мөнәсәбәт үзгәрәдер, теге * бала үзенүзе тотышы, өлгереше белән мөнәсәбәтне үзгәртергә мәҗ- f бүр итәдер. Ә аның тотышында сизелерлек үзгәреш күренмәсә? Теге = ярлык һаман ияреп йөри-йөри дә. ул бала мәктәптән чыгып китүгә, * җиңел сулап куясың... = Тынлыкны Йомабикә бозды. S — Үлмәснекеләр: «Бездән куркып кына милициягә чапкан ул. юкса. 2 ике ботын бер чалбар балагына тыга идек Ташкәйнең!» дип сөйлә- * нәләр икән.— дип куйды. ~ Мөхәммәтнең киң маңгаен нинди авыр уйлар сырлавын сиздеме = әллә аның сизгер җаны? Юк. юк, Ташкәй үлмәснекеләр үч алыр дип = курыкмаган булса кирәк, аны вөҗдан газабы тартып йөрткән, кыз кар- £ шында ул үзен гаепле санаган.. в Йосыф белән Мәүлия аннан сүз көтәләр, ә сүз юк. сүз әле өлгер- * мәгән, яшьләрнең дә Сания кебек әйтүләрен: «Кеше җанын кыючыны £ акларга җыенасыңмы әллә?»— дип нәтиҗә ясауларын теләми Мөхәммәт! Юк. ул Ташкәйнең мондый кыргыйлыгын гафу итми, гафу итәргә җыенмый, мәгәр шушы хәлләрдә үз урынын, уз өлешен, үз гаебен генә табып бетерми Шуны ачыкламыйча торып Йосыф белән Мәүлиягә ни әйтәсең? Сөйләшкәнгә караганда кайвакытта тынлык күп мәртәбә мәгънәлерәк, файдалырак була. Өйдәгеләр Мөхәммәт Уразаевның шулай соң йөрүенең тирән, чын мәгънәсен әнә шул сүзсезлектән аңладылар Дөрес. Йомабикә абыстай моны үзенчәрәк. яшьләр үзләренчә кабул иттеләр, әмма асылда төп фикерләре бер иде: Уразаевның да җаны борчыла, аның күңеле тыныч түгел, ул авылга килгән уртак бәланең зурлыгын бөтен барлыгы белән тоя! Килгән, килгән, гел төнтек булып кына утырып булмый. Мөхәммәт яшьләрдән ничек кайтып җитүләре. Төмәндәге яңалыклар турында сораштырып алды, әмма яшьләр бу сорауларның әдәп өчен генә бирелүен, бүгенге очрашуның төп сәбәбе бөтенләй бүтән нәрсә икәнен бик яхшы аңладылар. Йосыфка өенә кайтырга бик вакыт иде. әле аның әти-әнисе белән дә иркенләп сөйләшә алганы юк Мөхәммәт абыйсы да килеп киткәч, аз-маз аңлашкач, инде кайтып китсә дә ярыйдыр, дип калкынуы булды. Мәүлия аны туктатты Йосыф, син әнн белән утыра тор. мин Мөхәммәт абыйны озатып керим Озатып мәшәкатьләнмә. Мәүлия, дип карышса да. кыз апы озата чыкты. Җылы җәйге төн Авыр эш көненнән соң ял өчен бирелгән иң кадерле вакыт! Байтак йортларда утлар яна Нигә йокламыйлар? Капканы ачып урамга чыккач. Мәүлия йомшак тавыш белән укытучысына дәште Мөхәммәт абый, сез әнинең ни әйткәнен аңлагансыздыр инде? — Сизенәм. Ташкайгә яныйлар дип. ул мине кисәтте! Мөхәммәт кызның сизгерлегенә таң калды Авылда калырга дип бик теләп, бик ярсып кайткан идек, Мөхәммәт абый, әмма мондый хәлдән соң мин Ялан мәктәбендә укыта алмам Без урта мәктәп ачарга җыенабыз1 Беләм «Кеше үтерүченең сенлесе!» дигән дан белән классларга кереп булмас Болай да «Ырсытдин кызы1» дигән дан белән көрәшергә әзерләнеп кайткан идем Аны гына җиңә идем лә мин' Тнк бу очракта. хәзер, барыбызга да тигез төшкән кара кайгыдан соң... Кыскасы, мин дүшәмбе көнне үк РОНОга барам Мине башка мәктәпкә, ераккарак күчерсеннәр Үтенеп сорыйм, каршы килә күрмәгез, киресенчә, миңа ярдәм итегез. — Йосыф белән сөйләштеңме. Мәүлия? — Калып торуын шуның өчен үтендем дә... Менә хәзер керәм дә. әни алдында сүземне әйтәм. «Мөхәммәт абый каршы килмәде, хуплады гына!» - дип әйтсәм, сез ризамы? Уразаев бер минут кына уйлап алды. — Шулай яхшырак булыр. Мәүлия. Риза. - Онытмагыз, минем белән бергә Йосыф та китәчәк. — Ул ризамы? — Без бер-беребездән аерылмаска дип вәгъдәләр бирешкән идек инде... — Сау бул. Мәүлия. — Рәхмәт сезгә. Мөхәммәт абый. Кыз аяк очларына басып Уразаевның яңагыннан үбеп алды. Урыс капка шапылдап ябылды, ишегалдында кунаклаган казлар каңгылдашып алдылар, абзар куначасыннан сузып кына карлыккан әтәч кычкырды. Дөресен әйткәндә. Үлмәсләргә дә кереп чыгарга кирәк иде Мөхәммәткә. бик кирәк иде. әдәп. йола, гадәтләр шуны сорый. Йортта мәет, йортта кайгы, йортта зур бәхетсезлек. Уразаев бераз икеләнеп торды да. кермәскә булды, эре-эре адымнар белән, авыр уйларыннан качкан сыман, өенә кайтты. Кысып кына куйган лампа янында ярым бөкерәеп Сания китап укып утыра иде. иренең аяк тавышларын ишетеп уң кулының имән бармагын селкеде: — Чү. әкрен Нәрсә бар? Фаягөл әллә ничә мәртәбә саташып уянды инде... — Төшенә һаман аю керә торгандыр. — Шул!.. Юындырып, дару эчертеп йоклаттык. Җылы сөт эчертерләр. — Эчерттем. Мөхәммәт өстәл кырындагы стена янына килеп календарьдан бер битне ертып алды. — Уһу. егерме икенче июнь җиткән бит. якшәмбе! — Иртәгә иртә торасы бар, ятыйк, диде Сания. Мөхәммәт ишегалдына чыгып аягын, бит-кулларын юып кергәндә Сания киң агач караватка менеп яткан иде. Ул хатынын кочагына алды, иреннәрен, муенын, күкрәкләрен үпте Әле ярый имтиханнарны иртәрәк биреп кайтканмын,— диде назланып Сания — Бәла-каза киләсен күңел сизгән кебек булган. — Әле ярый син бар! Әле ярый бу дөньяда син бар!— дип пышылдады Мөхәммәт аның колагына . Өйдә чакта шара-бара гына сөйләшеп утырганнар иде. урамга чыккач та Мәүлия сүзчәнләнеп китте. — Йосыф, мин сине озата барам — Мин үзем дә озаям. — Юк. минем сиңа сүзем бар. — Сөйлә монда гына Монда әни ишетә. Ә мин аның ишетеп, алдан ук хәсрәтләнеп торуын бер дә теләмим. Аның болай да кайгысы җитәрлек. — Син мине дә кайгыга салмакны буласыңмыни әле?—диде ярым җитди итеп, ярым шукланып Йосыф һәм Мәүлиясен култыклап алды. Кыз карышмады.— Йә. тыңлыйм — Кайгырырсыңмы, юкмы, белмим, әмма сиңа сүзем бар. Йосыф. Юк. юк. алай читкә китәрлек үк түгел, кил якынрак! Әгәр син мин 128 яңалык әйткән саен кырыйга тайпыла башласаң, уһу. аңлашу кыен булыр бит! — Ә син кыен ясама. - Тырышам да бит, мин дигәнчә генә булмый! Посыф'- Кызның тавышы кинәт үзгәрде - Безгә Ялан мәктәбеннән китәргә туры киләчәк. — Ничек? Нигә? * — Нигәме? Әле Үлмәсне җирләмәделәр Әле Ташкәнгә суд бул- | ганы юк Алай да күпме сүз йөри Мәетне җирләрләр - илдә сүзе калыр = Ташкайне ябып куярлар — илдә сүзе йөрер Тамгалы укытучы булып Z йөримме? Беләсең килсә, мин моңарчы да тамгалы ич инде Ырсытдин = минем әтием түгел, минем атам Мөхәммәт абый Уразаев Мин моны беләм. — диде кыенсынып кына Посыф. — Син беләсең, мин беләм бик яхшы Тагын кемнәрдер белә! _ Ләкин хәтер саклап, әдәп саклап моңарчы дәшми йөрделәр Хәзер сүз - буасы ерылачак. «Ә-ә,- диячәкләр. Мәүлияме, теге кеше үтерүче х Ташкайнең бертуган сеңлесе!» Әгәр мин гади авыл кызы булып калсам. = бер хәл иде, ә мин укытучы! Карты яше аңа «апа» дип дәшә Мөхәммәт - абый янына киңәшкә күрше авыллардан киләләр Минем карамның - сиңа ягылуын теләмим. Йосыф . Онытма, синең әткәң дә төрмәдә утырып кайтты Ни диячәкләр безнең гаилә хакында5 — Ә яңа урынга хәбәрләр барып ирешмәс дисеңме? Карл сакалың кая барсаң да артыңнан калмас! - Мин ул турыда да уйладым Син математика укытучысы, мин биологиядән укытырмын. Безгә ераккарак китәргә кирәк' Еракка' Безне белмәгән якларга, безнең Ялан авылын ишетмәгән төбәккә! Мин Мөхәммәт абый белән киңәштем, ул да шулай диде Китегез диме? — Әлегә күздән югалып, китеп торыгыз диде - Син минем белән киңәшкәнче үк барысын да уйлап куйгансың, диде ярым үпкәләп Йосыф Менә тагын, киңәшәбез ич' Әле бу киңәшүмени? — Шулай булмыйча. Йә. ни дисен? — Әтиләр белән сөйләшергә кирәк. Мәүлия Минем дә әни белән сөйләшәсем бар Иң әүвәл аны әзерләргә кирәк әле Берүзе кала бит! Кара кайгыда' Кайчан гына ирен җирләде Нигәдер бу юлы Мәүлия Ырсытдинне «әти» дип атамады — Хәзер Тешкәй Инде мин дә ташлап китсәм Ә минекеләр? Ә безнекеләр5 Менә син кайтып та җиттең — Хәзер мин сине озатам Юк. юк. кирәкми, Посыф' Ялгызыңны җибәрәмме соң? Үзең мине саклыкка чакырасың, үзең дуамалланып яргы төн узгач ялгыз йөрмәкче буласын — Озат алайса. Тагын, тагын Йосыф Мәүлияне озата бара да. аннан кыз аны озата китә, ниһаять, юлның кыл уртасында хушлаштылар Посыф кызны капкага кадәр күз белән озатып басып торды 45 Шамил ат туктаганны да көтмәде, арбадан сикереп төшеп калды, төште дә икеләнеп тукталды, кая барырга5 Башта өйгә кайтыргамы5 Әллә туп-туры Шәмсеруй апаларга керергәме5 Әйе, әүвәл сөенечне җиткерергә кирәк. Шәмсеруй апа өзелеп өзелеп кызыннан хәбәр көтә дер! Шәмсеруй апа. тол хатын, сугыш башлануын әле ул ишетмәгән дә иде. Шамил сынап карап торды беләме, юкмы? Шәмсеруй апа «Сэр вәр арулана!»—дигәч, элекке кебек сыктап-жылап жибәрмәде, жнне- ләеп, калкынып китте. — Арулана дисеңме, балам?— дип кат-кат сорады. — Минем белән бик әйбәт сөйләште, ашады. — Шәнгеләрне әнкәң пешергән дип әйттеңме? — Кат-кат әйттем. — Яратып ашадымы? Суынып та беткәннәрдер инде алар И ходаем, бүтән чакта ныгытып, ашъяулыкларга төреп жибәрермен инде. Тамагына каба башлагач, терелү юлына төшкән дигән сүз. И балам, күңелемнән авыр йөкне төшердең, төне буе нишләргә белмичә бәргәләнеп чыктым Мин гаепле бит монда, үзем! Үз куллары белән баласын тәмугка илтеп тыккан ананы кем кичерсен дә, кем гафу итсен... Сөйли Шәмсеруй апа. ә Шамил һаман көтеп тора: беләме сугыш башланганын, Шамилнең хәзер үк чыгып китәргә тиешлеген аңлыймы? Шунда аның башына бер уй килде: нигә ичмасам бер көнгә генә булса да калдырып торуларын үтенмәгән? Әти-әнисе белән юньләп сөйләшмәгән, Шәмсеруй апаны юатмаган, бүген Үлмәсне жирли торган көн, зират юлыннан качып китсәң, авылдашлар ни уйлар? Ахыр чиктә ул яңадан Сәрвәре белән бер тапкыр да күрешеп-сөйләшә алмасмыни? Шулай бүгенге ашып-пошык аңлашу белән дә китеп барырмы? Кайчан кайтыр әле ул? Сәрвәрне юатып: «Без бик тиз әйләнеп кайтырбыз!»— дисә дә дөнья хәлләреннән хәбәрдар лейтенант Шамил Уразаев немец фашизмының нинди зур көч икәнен чамалый. Европаны таптап кына узган сугыш тәгәрмәчен ансат кына туктатып булмаслыгын юл буе уйлап кайтты түгелме? Әле кайта аласыңмы, сугыш корбансыз булмый, кем кала да. кем кайта, әле авылда кара кайгыга тарыган Мәүлия сеңлесе бар, яшьлегенең тугры дусты, кан кардәше, ул бар ич әле! Алар да дүрт күз белән аннан хәбәр көтәләрдер! «Тизлек белән килеп жит!»— дигәч, тыңлаучан Шамил Уразаев чыкты да очты.. Мәүлияләрне юатмыйча китәргә ярамый Ярамый! Йосыфны да сугышка алалар, Маннур да китәргә тиеш... Уйлый башласаң, әле мондагы эшләр, мәшәкатьләр чамасыз күп жыела икән — Шәмсеруй апа, нишләп сугыш турында бер сүз дә әйтмисен? Кинәт куелган бу сорау үз хәсрәте үзенә житкән апаны сискәндереп жибәрде — Нинди сугыш турында әйтәсең, Шамил үскәнем? Әллә теге Чырык мәлгунь бер-бер яманлык кылганмы? Булыр ул эт жаннан! — Юк. Шәмсеруй апа, герман фашистлары безнең жиргә бәреп кергәннәр Ил чигендә бөтен фронтта каты сугышлар бара. һаман аңлашып ала алмады башы тинтерәгән хатын, тагын кулын селтәп жибәрде. — Сугышырлар да. тынарлар да, барысы да булыр,— диде. — Юк, миңа да сугышка чыгып китәргә кирәк — Бәй. ничек? Синең бүтән эшең беткәнмени? — Авылның бөтен ир-атларын чакыралар, Шәмсеруй апа. Ярый, әле мин өйгә дә кереп тормадым, тагын кагылырмын. Китәсе икән, әзерләнергә кирәк. Бусы Шәмсеруй апаның башына бөтенләй сыймый иде: ничек алай’ Ә Сәрвәр? Терелеп килә торган бала кемгә кала? Аны кем карый? Кем саулыгын кайгырта? Әгәр Шамил дә китсә, аны кем яр итәр? Исеме таралган, яманаты чыккан кыз кемгә кирәк’. Әле Шәмсеруй: «Менә Сәрвәр терелер... Бәлки, Шамил аннан баш тартмас, өйләнешерләр... Яши башлагач үткән кара эшләр онытылыр»,— дип юанып, алданырга тырышып йөри иде Муены астына килгере герман, каян, шундый жайсыз вакытта башлаган диген сугышын!.. Димәк, хәзер үк, бүген үк Шамилне озатырга кирәк? Шәмсеруй апа ашыгып-кабаланып камыр куярга кереште. Мөхәммәт Уразаев бик кыенсынып кына иске танышы Даниловка шалтыратты — Үзем өчен сорамыйм, улымның китүен бер генә көнгә кичектерергә ярдәм итсәгез лә' Безнең авылдагы хәлләрне ишеткәнсездер, әйе, мәет тә бар Юк. кардәшебез түгел, алай да улым белән бергә укыган егет вафат, үлеме дә шундыйрак инде, дүшәмбе көнне таң белән килеп Т житәр. - дип үтенде. Данилов ярты сәгатьтән соң шалтыратырга кушты — Шамил Уразаев 23 ендә, иртәнге сигезгә военкоматка килеп - җитәргә тиеш, .диде ул Уразаев трубкасын куймыйча чак кына уйла- = нып торды — Нәрсә, риза түгелме әллә5—дип сорады Данилов — Юк, анысы өчен рәхмәт Тагын бер четерекле мәсьәлә бар иде. * — Нәрсә тагын?— Даниловның тавышы кырысланды — Мин аны - сугышка китүдән алып кала алмыйм - Дөрес аңламадыгыз, иптәш Данилов Шамил әгәр чакырмасалар. = үзе теләп китә торган егет Д — Эш нәрсәдә соң? х - Анда төрмәдә Таштимер Йортлыбаев утыра.. — Беләм. Кәгазьләрен күрдем - Китүче егётләр аның янына саубуллашырга керсәләр ничегрәк булыр икән? Килешерме? Кеше үтерүчене кызганып керсеннәрме5 Анысы дөрес, ләкин мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле. Ярар, карарбыз Сез дә тагын бер кат уйлый торыгыз кирәкме бусы әллә юкмы5 ! Бу көтелмәгән үтенече Мөхәммәт Уразаев башына телефон труб касына тотынгач кына килде «Мәсьәләнең икенче ягы» дигәндә, ул әлеге дә баягы, Ташкайнең үтә дә нык жаны кыйналуын, ялгыш адымнан аны берәүнең дә алып кала алмавын күз алдында тоткан иде Данилов, табигый, ашыга иде. төпченеп тормады Шамилнең бер көнгә калып торуына аерата Фаягөл шатланды, ул абыйсының жилкәсенә атланып йөрде, «Болынга барыйк, тагын аюны күрик!» дип аптыратып бетерде Районнан врач килеп. алар Сания белән бергәләп, Үлмәснең тын юлына су керүдән вафатын билгеләделәр һәм күмәргә рөхсәт бирделәр Кызлар Убасында бүген халык шактый Егетләр, кызлар гына түгел, яңарак өйләнешкән ирләр, киленчәкләр дә шунда Моңарчы кавышу, табышу, сөешү урыны булган изге тау бүген аерылышу, таралышу, сагыш урыны Төн Күктә төн яме ай. Айда Зөһрә кыз Төн Төн гүзәле Кызлар Убасы Карт кедрдан еракта түгел учак яна Учак тирәсенә ярымалка булып баскан егетләрнең дә. кызларның да йөрәге яна Бүген уеннар юк. әле аерым аерым сөйләшеп йөрүләр дә. кыз куулар да юк. бүген һәммәсенең дә уйлары уртак, язмышлары бер Аерылышалар. Егетләр китә, кызлар кала Учак утына карап басканнар, ялкын шәүләләре егетләрнең күзендә уйный, кызлар күзендәге сагышны an ачык күрсәтә, ялкын шәүләсе кызларның татымнарын, алъяпкыч ларын, битләрен алга манган Бүген монда аерылышу җырлары хужа Егетләр башлап җибәрәләр дә кызлар кырны күтәреп ала. элек жыр ланган, күнегелгән җырларга яңа юллар өстәлә, яңа юлларны берәү дә бутап тормый, һәркем жырның мәгънә сөрелешен аңлап алып, җиңел генә кушылып китә Җырлар үзгә, тавышлар бүтән, мөнәсәбәтләр яңача. аерылышалар Озаккамы? Күпкәме? «Әллә гомерлеккәме?» Яу кырына киткән чакта ^ттек Төмән каласын. Әткәй, әнкәй, онытмагыз - Кош та онытмый баласын. Әле Төмән каласын үткәч күңелгә нинди җырлар иңмәс? Без илләрдән киткән чакта Юлга чәчәк жәйгәннәр! Исән булсак бер кайтырбы' Сез кетегез, сөйгәннәр! Моңарчы нигәдер тын торган гармун ипләп кенә сыкрап ала. иңрәп куя. кыяркыймас кына җыр тавышына ияреп китә, җыр белән гармун кушылгач, йөрәкне сызып өзә торган бер моң туа Бу моң тау битеннән төшеп йоклый алмый интеккән Ялан урамнарына, тыкрыкларга, Иртеш буйларына төшеп җитә. Төн булса да Иртеш буенда казлар каңгылдаша Аллар буласым калган. Гөлләр буласым калган Былбыллар аерылмый диләр Былбыл буласым калган Тау өстеннән караганда авыл әллә кайчан йоклаган төсле.. Юк. йокламый авыл, ул үзенең улларын озатырга әзерләнә. Кызлар Убасындагы уен тиз таралды, яшьләр җырлап җырлап тордылар да икешәр- ләп-өчәрләп йортларга таралыштылар Урамга кергәч җырламадылар, ал арның тәшвишле аяк тавышлары гына шактый вакыт ишетелеп торды, һәр йорт таңны үзенчә каршылады. Олылар үгет-нәсихәт иттеләр. Гражданнар сугышында катнашканнар яшь чакларын сагынып искә алып, үзләре катнашкан сугыш эпизодларын сөйләп утырдылар һәр йортта диярлек юлга чыгучылар хөрмәтенә йомычка таскак кертеп матчаларга кыстырдылар Китүчеләр исән-сау әйләнеп кайтсалар, кузайтын чәен кайнатыр өчен шул йомычка белән ут тергезергә тиешләр Өстәлләрдә китүчеләр тешләгән ризыкларны калдыралар «Ризыгың бетмәсен, сау әйләнеп кайт!» — дип теләк теләделәр. Берәүләр мендәр өстенә ап-ак сөлге салып китүчеләрнең җылысын алын, сөлгене төреп куйдылар. «Җылың калсын'» Кайткач, шул сөлге белән ул биткулларыи сөртәчәк... Язмыш юллары кырт киселде, өметләр өзелде, матур итеп корылган планнар сүтелде... Сәлимә төнен гел елап уздырды. Маннурның беләгенә ята-ята елады, әрем кебек ачы иде аның күз яше. Хатынының ярсуын туктатырлык көч. юатырлык сүз юклыгын белеп, аны күкрәгенә кысып, йомшак чәчләреннән сыйпап телсез каткан хәлдә утыра бирә Маннур Аерылу алдыннан Сәлимәгә бик мөһим нәрсә әйтеп калдырасы бар иде кебек, ләкин аның башына хәзергә бер юньле фикер дә килми Рәукыя апа бер чыга, бер керә Бер кергәндә кулында йолкынмаган, канлы муенлы әтәч булса, икенчесендә кар базыннан алган каймаклы сөт. әллә ничә мәртәбә казан асып, әллә ниләр пешереп бетерсә дә. ул һаман канәгать түгел, талкынган җанын эш белән тынычландырырга тели. Алар бу якта ут кабызмаганнар, ашамаганнар, эчмәгәннәр Бер мәл Сәлимә ерактан килгән аваз тыңлагандай тынып калды, иренә сыланган көйдә назлап сүз башлады. — Без сине икәүләп көтеп калабыз, әтисе Бакчи, улың аваз бирә, ул да тынычсызлана, дип Маннурның кулын эченә таба тартты, шул чагында әтисенең учына карындагы бала «тырт-тырт» итеп тибеп алды — Безнең бәхеткә дошманны җиңеп исән-сау әйләнеп кайт, әтисе. — Сугыш озакка бармас. Гитлерның чучка танавын үз җирендә җимереп кайтырбыз' - диде Маннур гайрәтләнеп Тыштан ишек шакыдылар. Шамил килгән икән. Аның маңгаена вак- вак җыерчыклар кунган, йокысызлыктан күзе кызарган. Матур таза сыны авыр капчык йөкләгәндәй сыгылып төшкән. Нихәлләрегез бар?—дип сорады ул ишек катыннан гына — Уз, Шамил, уз!—диде ашыгып Сәлимә. Утырабыз менә! — диде Маннур — Сәлимә! Синең янына килдем Зинһар, булдыра алган кадәр * Сәрвәрнең хәлен белешеп тор инде. Бүген хәбәр килде. Сания әнине дә | чакырдылар Безнең белән бергә ул да китә! - Әллә сугышка ук алалармы3 диде соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп 2 Рәукыя апа. Ул ишегалдыннан кергән дә тыңлап тора икән = - Алалар шул. Врачларны да алалар Әле өлкәннәргә дә чират җитәр, ходай күрсәтмәсен, дип Рәукыя апа кече якка кереп китте һәм йон туздырып әтәчен йолкырга * тотынды Бусын, боерган булса, пешереп юлга тыгармын Сания әни өйдә булса, больницадан кайткач. Сәрвәрне үзе аякка * бастырган булыр иде. хәзер бөтен өмет синдә Шәмсеруй апаның бер - дә егәре юк Үзем менә китеп барам Кулдан килгәннең барын да эшләргә тырышырмын Шамил. - тыныч күңел белән кит! Шамил авыз чите белән генә елмайды Кая инде ул тыныч күңел белән китү! Бер якта әти ялгызы кала, кулында нәни кыз. Мөхлисә әбинең дә сәламәтлеге какшау. Мәүлия кала! Ташкәйгә ни булыр? Кеше үтергәнгә катылык диләр бит хәзер Үзебез монда булсак, Үлмәснең этлеген судьяларга аңлата белер идек әле... Минем карчык булдырыр, диде Маннур мактанып Өлгер ул' Сәрвәрне дә карар, Шәмсеруй апаны да онытмас. Мөхәммәт аганы күздән ычкындырмас Мин иртәрәк кузгалам. Сәрвәр янына керәсем бар! дни, Шамил саубуллашып чыгып китте Сәлимә белән Рәукыя апа аны күз яше түгеп озатып калдылар. Маннур түзде, җыламады. уен көлке әйткәләп, хәлне йомшартырга тырышып карады Ничек дип җырлыйлар әле? диде Сәлимә Шамилне озаткач «Былбыллар аерылмый диләр, былбыл буласым калган'» лиләрме3 — Ил өстенә дошман ябырылганда ир егетләр шомырт куагының ышыгында былбыл булып сайрап кына утыра алмын шул' Юк шул. Сәлимәкәй, алар яуга чыгарга тиеш Шушы урынга җиткәч әллә ни булды. Маннурның да күңеле тулды, моңарчы чыдап чыдап килгән ир хатынын кочып елап җибәрде Кала. Сәлимә кала! Яланда яшь түгеп Сәлимәләр кала Быел кавышабыз дигән хыял белән яшәгән Шамилнең өмете өзелеп кала Яшь күңелләрне һәрчак җилкеткән Кызлар Убасы. Иртеш буйлары. Кобланды батыр болыннары кала Сау булыгыз, гармун моңнары өзелмәгән Иртеш бУи лары! Сау булыгыз, гасырга ямь һәм туклык биреп килгән күксел кедр урманнары' Сау булыгыз, безне онытмагыз, туганнар, сөйгән ярлар Рәукыя апа тагын бер әтәчне суеп өлгергән, йолкый, йоннарын очырып йолкый Бусын Йосыфка багышладым алар фәкыйрьләр, шуңа бирермен Йосыфлар йортында үле тынлык Алар да ут кабызмаган Посыф Кызлар Убасыннан Мәүлияне озагын кайтып керүгә Актырнагы сикергә ләп өрә башлады - Сагындыңмы3 дип анын муенын сыйпады егет һәм тнз-тнз өйгә керде Аның кайтуын көтеп торган Гыйззәтбану түти ут яндырды, лампаны өстәл кырына китереп куйды Өстәлдә ризык әзерләнгән. сама выр кайнап утыра Көне буе тамагыңа да ашамадың, улым Ашыйсы килми, әни Әти. мин таңнан зиратка барын килергә уйлыйм, әнкәй белән дә. бабай белән лә хушлашырга кирәк булыр — Бар. улым, бар! — Таудан чәчәкләр дә җыеп төштем.. — Рәхмәт, улым, рәхмәт. Табын янына утырыштылар, теләр-теләмәс кенә ризык капкалады- лар. аш үтмәде, капканы да тамак төбен тырнап авыр гына узды. Ни сөйлиләр соң. улым?—диде сәкегә салган зур мендәргә ярым ятып Сәгьдетдин Бу сугыш дигәннәре озакка барырмы икән? — Кем белсен әле, әти. Сугыш уен түгел, шуны гына беләбез. - Киткән кеше йөри инде шунда, калган кешегә читен,—диде Гыйззәтбану түти, иренә карап — Киткән кешегә дә бик кыен... Әмма, улым, әле шул юанычыбыз бар, син ил сакларга китәсең! Китү читен булса да, ил сакларга баруы хурлык түгел, зур мәртәбә Исән-аман йөрергә язсын Инде җиңеп, исән-сау кайтырга да насыйп булса, бөтенебез өчен дә уртак бәхет булыр Бер үкенеч калды, өйләнә алмадың. Өйләнеп безгә бер малай да калдырган булсаң... Сәгьдетдин мышык-мышык җылап жибәрде һәм үзе дә сизмәстән улының иң авырткан жиренә кагылды. Әти-әнисе өчен борчылмады Иосыф, нигә ул кадәр көяргә, ил өстенә килгән уртак бәла, алар икесе бергә, бер-берсен хөрмәт итәләр, кадерлиләр, әле кулларыннан эш килә, йорт торгыза алмасалар да үз көннәрен үзләре күрерлек, тереклек итәрлек жай бар, авыл белән, киңәш- табышка читкә чабасы түгел, дуслары Мөхәммәт Уразаев бар. Аның кызы Мәүлия бар Нигә моңарчы, язын ук, яки Мәүлия тәкъдим иткәнчә Яңа елда ук өйләнешмәделәр икән алар? Әйтте бит Мәүлия: «Әйдә, студент туе итеп, гади генә туй да ясарбыз, авылга өйләнеп кайтыйк!»— диде «Юк. диде шунда Йосыф килешенмичә,— әти-әнидән башка туй үткәрүне күз алдыма да китермим, яңа тормышыбызны ата-анадан ямьсез сүз ишетеп башламыйк!»—диде. Мәүлия шунда аның муеныннан кочып алды «Акыллым син минем! Рәхмәт!» Акыллысын акыллы, хәзер Мәүлия монда кала. Әгәр авылда гына кала торган булса. Йосыфның артык исе дә китмәс иде, бер ул гынамыни, сөйгән ярларыннан бик күпләр аерыла. Мәүлия авылдан китәчәк бит! Яланда булса, агай-эне күз алдында, нәсел-нәсәбе бар, йортында карчыгадай көчле Йомабикә апа бар Ә читтә? Әле ул чит кайда булыр? Анда кемнәр булмас? Бөтен ирләрне дә армиягә алып бетермиләр ич! Көтәрме аның Мәүлиясе?! Көтәргә ирек бирерләрме? Берәр үткене кызны атып алса? Бигрәк чибәр шул аның багалмасы, үткән бер ир аңа борылып-борылып карый, кинога-мазарга барып, Йосыф билетка чиратка басса, шундук кызны урап алалар, сүз катарга ашыгалар, ачыктан- ачык тәкъдимнәр дә ясыйлар. Ләкин Йосыф моңарчы бер чакта да көнләШмәде, көнләшү дигән уй аның башына да кереп карамады, ул Мәүлиясенә үзенә ышанган кебек ышанды. Намусы саф, уйлары керсез, омтылышы чиста булгач, шуларнын барысын да Мәүлиясе белеп яшәгәч, нигә, ни дип, кемнән көнләшсен?.. Очраклы дәшкән егетләрдән Йосыфның бер өстенлеге бар — саф, сыналган мәхәббәте. Инде багалмасы пешеп-өлгереп җитте, инде өзәргә бик вакыт дип эчтән куанып тыштан янып карап торганда гына сине алып китсеннәр әле Ә алма агачында кала, алма матур, алма кызыл, алма пешкән.. Бүтәннәр дә аны күрмәсмени? Бүтәннәрнең күзе сукырмы әллә? Күрерләр. кызыгырлар Өзәргә тырышырлар һәр җимеш үз вакыты белән, алманы гына түгел, бәрәңгене дә көне җиткәч алалар.. Тыштан Йосыф бүген элеккеге егет иде. Елмайган чагы да булды, ара-тирә көлеп тә куйды, пошынды да, кайгырды да, бүтәннәрнең кайгысын да чын күңеленнән уртаклашты, әмма аның эчендә моңарчы барлыгы да беленмәгән көнчелек уты иде... Көтәрме Мәүлиясе, юкмы? Кая барып, кемнәр арасына юлыгыр? һәм егет, әтисе сүзеннән соң сикереп торды да. тиз-тиз аягын киенде. — Тагын кая барасың?— диделәр ата белән ана бер авыздан — Барасы жир калган.— диде Йосыф ишек тоткасына ябышып - Улым, улым,— дип өзгәләнде Гыйззәтбану түти — Олы юлга чы- * гасың бар. ял итәр идең, арган килеш юл газаплы булыр — Мин хәзер кайтам! ' = Йосыф бу юлы Актырнагын да ияртмәде, «Урыныңда ят!>— дип * тамак төбе белән бер генә эндәште дә урам буйлап йөгереп китте = Таң атып килә. Иртеш өстеннән рәхәт, салкынча жил исә, шул жил £ аның йокысын ачып жибәрде. тәненә көч-егәр бирде. Мәүлияләр йортында жан иясе барлыгы сизелми, ул ипләп кенә ® тәрәзәгә чиртте, бер чиртте, ике. тәрәзә озак көттермәде, ачылып китте = Йосыфны күреп Мәүлия күлмәгенең якасы белән ак муенын каплады i - Чык әле монда, Мәүлия!— диде Йосыф шактый тавышланып - Ни булды? - Чык > — Хәзер чыгам. * Йокыдан уянып өлгергән Йомабикә абыстай куркып кына сорап куйды - Кем килгән анда? Кем йөри? Йосыф Йокла, әни Мин хәзер керәм Йокы күлмәгенең өстенә плащын салып Мәүлия урам якка ук чык ты. Егетнең күзләренә тулган ят ут аны сискәндереп жибәрде Абау, карамачы шулай итеп? — Ничек итеп? Куркытып! — Мәүлия! Кеше арасында сөйләшеп булмас, әйт әле. син мине көтәрсеңме? Исән йөреп, сау кайт. Шунда үзең күрерсең Юк, син әйт! . - Нигә мондый шикле уйлар килде әле синең башыңа? Әллә бер сүз ишеттеңме тагын? — Юк. мин бу хакта көне буе уйлап йөрдем, әйтергә базмаган идем, әлерәк кенә, безнең тиздән аерылышуыбызны, минем тиз генә сине күрә алмавымны төбе-тамыры белән аңладым! Мәүлия! Син кыз кеше, сылу кыз. укыган, матур, акыллы. • Җүләрем син минем. Йосыф! Тәрәзә пыяласы шакылдап куйды, бу Йомабикә абыстай, пошынып, пәрдә күтәреп, тикшереп маташа икән Йосыф пәрдә төшкәнне генә көтеп торды да Мәүлиясен кулларына күтәреп алды. Кая алып барасын мине5 Изге урынга! - Мәчеткәме? дип тыелып кына көлде кыз - Юк. мәктәпкә! Эссәт әкә Фәтхуллин хатирәсенә үзебез утырткан яшь кедрлар сагында бу сүзләреңне әйтерсең. Алар да шаһит булсын нар! Тик бер шартым бар син инде хәзер Ялан мәктәбеннән китмисең! — Мин монда кала аламмы? — Син фашизмга каршы сугышка киткән Йосыф Сакнннын кәләше булып каласын. Ишетәсеңме, вәгъдәләшкән кәләше Бу турыда бөтен авыл белә! Әгәр берәрсе шуны онытып сина кыек сүз әйтсә, әгәр берәрсе сине хаксызга кимсетергә уйласа, мин ул кешене жиде жнр тишегеннән лә эзләп табачакмын .Монысына да ышан. Мәүлия' Йосыф кышы мәктәпкә жнткәнче кулыннан төшермәде. Мәүлия ике кулы белән анын көчле, тыгыз муенын кысып алды, бер үпте. ике. өчен чесендә егетнең иреннәреннән аерыла алмады. Алар шул хәлдә мәктәп ишегалдына барып кертеләр Җиргә баскач, Мәүлия плащ итәге белән тезләрен каплады: - Мине берәрсе бу хәлдә күрсә! Укытучы Мәүлияне! — Күрмәсләр, мин күргән дә җиткән,— диде Йосыф олыларча. Алар Эссәт әкә истәлегенә утыртылган, кыю гына үсеп, калкынып килгән кедрлар арасына барып та җиттеләр. Кинәт, сискәндереп ишек шыгырдады, ишектән мәктәп директоры Мөхәммәт Уразаев килеп чыкты. Ул ялгызы иде, башы түбән иелгән, җилкәсе бөкрәя төшкән, йокыдан уяткан авыр уйлар йөген чак күтәреп мәктәптән, үз мәктәбеннән чыгып килә иде.. * * * Уразаевның йокысы кыска булды, ятты да, уянды да. Хәзер озакламый Шамил чыгып китәргә тиеш, аның артыннан ук бераз соңрак Сания да юлга чыга. «Врачлар җитешми, комиссия әгъзасы буларак чакырыласыз, алай да үзегез дә әзерләнә башлагыз!»— дигән өстәмә телефонограмманы соң гына, алар ятыр алдыннан гына китерделәр... Сания дә бик соң ятты, ул йоклый әле, йокыга киткән. Мөхәммәт аны уятмаска тырышып, ипләп кенә баса-баса башта ишегалдына чыкты, аннары урамга ук атлады. Таң аткан... Таң... Яше олыгайган саен ул таңнарны аерым бер куаныч, сөенеч белән каршылый. Ходай белән алыш-биреше булмаса да, балачактан өйрәнелгән гадәт буенча: «Шөкер!— дип куя — Бу таңны да исән-аман күрдек!» Таңнар . Иртеш таңнары. Елның дүрт фасылында да ул, таң атар да бәхетле көн китерер, дип ышанып яшәде. Алда бары тик бәхет-шат- лык кына көтте, һәр туачак көн ил өчен дә, үзе өчен дә, туган ягы өчен дә бәхетле булачак, дип ышанды. Илнең ныгыганын, яңа калалар төзелүен, юллар салынуын, көнкүрешнең яхшыруын ул күзеннән читтә калдырмады. укучыларын да шуңа гадәтләндерергә тырышты, аның мәктәбен тәмамлап чыккан укучылар алдагы буыннардан әйбәтрәк, матуррак. яхшырак булыр, дип бөтен барлыгы белән ышанды. Ул үзендә булган бар яхшы сыйфатларны балаларга бирергә омтылды, җаны ачык, күңеле һәркемгә киң иде... Бәлки, ул ялгышкандыр? Бәлки, аның ышанычы балаларчарак булгандыр? Мәсәлән, аның авыл егетләрен, кызларын җыеп Күчем хан хәзинәсен эзләргә чыгып китүен «хата», «балалык», «сукырлык!» дип бәяләмәделәрмени? РОНО буенча аңа каты шелтә чәпәгәннәрен Дәүләтша әкә белә дә, Сания белә Бүтәннәргә моны кайтып әйтергә оялды ул... һәм үз яшәеше турында беренче тапкыр шикләнеп уйлады. Дөрес яшиме ул, дөрес укытамы? Төнге йокысызлыктан уятып алып чыгып киткән аяклары аны шул ук күнегелгән урынга — мәктәпкә алып килделәр. Ишегалды буш. Малайлар мәж килеп атына торган турник та буш, к>ш боҗралар җансыз асылынып тора Кызлар чыр-чу килеп «сызыклы» уйный торган почмак та буш Беркем юк, бер җан иясе. Ул үзенең йөрәге какканын ишетеп, тынлыкны бозарга курыккан сыман, аяк очларына баса-баса класска керде. Истәлекле класс. Беренче буын укучыларын ул шушында ничә еллар укытты! Үзе шушыннан аларны ШКМга илтте, интернатка урнаштырды. Буш класс... Әмма өлкән укытучы Уразаевның күңеле буш түгел, ул хәзер тоташ истәлекләрдән тора. Әнә тегендә, арткы партада Ташкәй белән Үлмәс утыралар иде... Алардан алда Йосыф. Монда Мәүлия Мондарак Шамил... Маннур, Сәлимә... Бер авыл балалары. Ата-бабалары туганлашып беткән Бер-берсен әллә кайчаннан беләләр, йөрешәләр Бөтен гомерләре бер берсенең күз алдында Балалар ничә айлар Мөхәммәтнең тигез тавышын тынлап яшәделәр, ул ни белсә, барысын да аларга бүлеп бирде һәммәсен тигез яратты. Шамилне үз улы дип аерып куймады. Мәүлия аның җан җимеше булса да аны аерып куймады, һәркемгә тигез булырга тырышты һәрберсенә! Өйләрендә хәсрәт булса — бүлеште, авырсалар — йортларына барып йөрде, артта калсалар булышты, бер чакта да вакыт белән исәпләшеп тормады, язгы карлы-бозлы яңгырларда шәһәрдән бәләкәй чәнәшкә белән китап тартып кайткан чаклары булды һәр таңны зур өмет, җылы хисләр белән каршылады Балалары белән уртак таңнарны, өмет таңнарын Хәзер йомгак ясарга була. ярый, рөхсәт. Хезмәтенең җимешләре күз алдында. Агачта кортлы алмалар булган кебек, аның җимешләре дә төрлечә булды Ул монысын көтмәгән иде Ялгыштымы? Дөньяны балаларча кабул итеп гел яхшыга гына өметләндеме? Кичә шул агым укучыларыннан беренчесен җир куенына тапшырды лар. Берсен, беренчесен Ж.ир юмарт. Үлмәсне ыңгырашмыйча гына кабул итеп алды... Сыйдырды. Бер кабул иткәч, шәт. куып га торгызмас Икенчесен моннан көнярым элек Тоболдагы таш төрмәгә илтеп тыктылар Кеше үтерүче дигән кара тамга салып Уразаевның икенче укучысы... Өченчесе чак үлемнән калып, адәм балаларының кыргынлыгы аркасында акылына зәгыйфьлек килеп больницада ята Ул ла аның якыны, йөрәк янында йөрткән Сәрвәре, вакытсыз дөнья куйган көрәшче Эссәт Фәтхуллин кызы! . Дүртенчесе. Мәүлиясе' Әллә ул беренчесеме? «Кызым!» дип бер мәртәбә дә аркасыннан кагарга база алмыйча үткән гомер Үткән көннәр. Берсе гүрдә, берсе төрмәдә, берсе больницада Ә менә күпчелек сау сәламәт, укып, белем алып кайттылар Арадан иң асыллары дошман явына каршы чыгалар «Сугыш, сугыш куркынычы». дип сөйләсәләр дә. ул ничектер аны еракта, килеп җитмәс кебек еракта дип уйлый иде Монда да ялгышынган Дөньяны беркатлырак кабул иткән, ышанган, гел яхшыга юраган Яхшыга гына юрап яшәргә ярамый икән! һәр аткан таң артыннан көләч, кояшлы көн килми! Юк! Таңнарны давыллар сагалап тора, кар яңгырлар көтеп ала. таң артыннан ишелеп-ишелеп кайгы хәсрәт тә килә икән! Моннан ары ул ничек яшәр3 Балаларга, укучыларына ничек дип эндәшер? Үзен газаплаган уйлардан арына алырмы? Белгән юк' Мөхәммәт Уразаев авыр адымнар белән мәктәп ишегалдыннан чыгып китте, Мәүлия белән Йосыф аны күз белән озатып калдылар Мәүлия шул чагында: «Мин ана барыбер «әти!» дин эндәшәм Барыбер аңлашам мин аның белән!» дип уйлады һәм Йосыфка борылып — Йосыф, мин авылдан китмим, монда калам диде. Егет дәшмәде, аны кочып аллы, алар шулай кочаклашкан килеш Мәүлияләргә кайттылар Сүзләр кирәкми, сүзләр артык, аңлашу булган, шул аңлашу егеткә бик җиткән иде Бүтән авылларда ничек булгандыр. Ялан авылыннан олаулар төрле вакытта кузгалды Иң әүвәл Шамил, тагын ике ир китеп бардылар Алардан соң күп тә үтмәде Мөхәммәт Санияне арба түренә утыртып алып чыгып китте. Тирә-күрше. Мөхлисә әби. йокысыннан чак күзен ачкан Фаягөл җылый җылын аны озатып калдылар Аннан олылар, яшьләр, шаулаша-гөрләшә ку «галлы Тоболга барын җиткәч тә Йосыф. Маннур, тагын берничә егет больницага кагылдылар. Сәрвәр белән саубуллашып чыктылар Сәрвәр янында утырган Шамилне дә ү зләренә иярттеләр Сәрвәр аларны коридорга кадәр озата чыкты, җыламады. ишек яңагына сөялеп, хәле китеп, шактый озак басып торды Ташкәй янына егетләрне кертмәделәр, «Суд булганчы аның белән күрешергә рөхсәт юк!»— диде кырыс төрмә сакчысы. Егетнең: «Мине дә сугышка жибәрегез' Сугышка!»—дип тимер ишекне төя-төя илереп кычкырганын Ялан авылы яшьләре белмичә китеп бардылар. Моны соңыннан, бераз вакытлар үткәч, Уразаевка Данилов сөйләде... Киттеләр. Шәһәргә төрле яктан боргаланып килгән юл тузаннары басылды. Авыллар тынып калды. Дөньяның авырлыгы хәсрәт, кайгы булып йөрәкләргә генә сарылды... Урман-кыр юллары тынгач, аулак урман сукмагыннан як-ягына карана-карана бер кеше бара иде. Ашыкмый, бара-бара да, туктап тыңланып тора, күз өстен кашып карый, тагын кузгала. Юл иң тарайган бер урында, агач куелыгында ул нидер көткән кебек озаграк торды, колагын төрле якка куеп нидер тыңлады. Җиңел генә киенгән, алган әйберләрен үзе белгән аулакка яшереп өлгергән бу кеше — Чырык Абдрахман иде. Дәү кәүсәле кедр артыннан боерулы тавыш яңгырады: — Әй, кеше! Тукта! — Туктадым,— диде Чырык исе китмичә генә. — Мондарак кил Кая барасың? Каян киләсең? Монда жавап бирергә кирәклеген Чырык бик яхшы аңлый иде. — Авылдан мин. Ялан авылыннан. Урманга качтым. — Сугышка барудан качтыңмы?— Озын, ябык кеше аның кар- шысына чыгып басты. — Нинди сугыштан?!— Чырыкның күзе шар булды. — Германия белән сугыш башланды. — Белмәгән идем. Алар бер-берсенә якынрак килделәр, ят этләр сыман иснәшеп тордылар. ниһаять, колгасар елмайды. — Ялгызлык туйдырган иде, әйдә, иптәш булырсың,— диде. Колгасар кеше әлеге дә баягы Рәхмәтулла белән Күчем хан хәзинәсен эзләп чыккан элеккеге ак офицер Михаил Сорокин иде. — Әйдә,— дип ризалашты Чырык. — Хәзер бәлки иптәшләр артыр!— дип канәгатьлек белән көлеп куйды Сорокин,— Без аларны каршыларга әзерләнә торыйк. Алар бер-бер артлы, шыпырт кына сөйләшә-сөйләшә агач арасына кереп югалдылар. Чыгып килгән кояш нурларында, ботак арасында, ялтырап-ялтырап, ук шикелле атылып тиен уйнады. Беренче китап тәмам.