Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧИШМӘЛӘРНЕҢ САФЛЫГЫ

. РӘИС ДАУТОВКА 60 ЯШЬ Нәшрият редакторлары, аларның эшләре исемә төшкән чакларда җир йөзенең гаҗәп бер могҗизасы — чишмә чыгу күз алдыма килеп баса. Белмим, чишмә чыгуны башка нинди күренеш белән чагыштырып була торгандыр? Тау итәгендәге ташлар арасыннан гайрәтле дәрт белән, сулкылдап, тере су агымы ургыла. Шушы дәртле терелектә, кабатланмас моңлы тавышта табигатьнең мәңгелек булуы, тереклек дөньясының рухи бер көч икәнлеге яңгырый. Чишмә чыкканын караганда, кайвакыт күңелгә шөбһәле бер сорау килә: «Әгәр шушы саф көмеш су сазлык җиргә юлыккан булса!..» Сискәнеп китәсең. Чыганак сазлык җиргә юлыкса, чишмә тавышы сүнәр, су пычраныр, баткаклыкта калып югалыр иде Иҗат чишмәсе дә шулай бит, нинди урыннан чыгуына карап, кызганычка каршы, кайчакта укучыга чисталыгын югалткач барып җитә, кай вакытта бөтенләйгә югалып, юкка да чыгып куя... Рус совет әдәбиятында XXVII съезддан соң кайбер чишмәләрне чистарту, аларны укучыга җиткерү процессы башланды Михаил Булгаков, Андрей Платонов, Николай Заболоцкий, Борис Пастернак, Владимир Дудинцев. Санарга тотынсаң, бу исемлек бик озынга китәр иде. Безнең татар әдәбиятында, кызганычка каршы, чыгудан туктаган иҗат чишмәләрен чистартып, аларның шифалы суын укучыга җиткерү эше ни сәбәптер бик сүлпән бара. Әмма үзгәртеп кору һәм хакыйкать чоры безгә әле өметне өзмәскә Минем бу мәкаләм иҗат чишмәләренең пакьлеген, аларның иминлеген саклаучыларның берсе — нәшрият редакторы Рәис Нәүширван улы Даутов турында Аның белән мин Эрнест Хемингуэй әсәрләре аша таныштым Бәлки язучыларның күбесе, бигрәк тә иҗат аренасына алтмышынчы елларда чыккан әдипләр, бөек америка язучысы белән мавыгу чорын үткән булганнардыр? Хемингуэйның татарчага тәрҗемә ителүен ишетү белән мин ул җыентыкны эзләп таптым. Тормыш реалийларының кайберләре бары тик милли мохитта, шул милләтнең туган телендә генә яши ала. Хемингуэйның «Килиманджаро карларыин гына алыйк. Әсәрнең герое — йөз процентлы янки, акчалы хатынының күңелен күреп, гомерен Африкада сафарида яндыручы тормыштан гарык булган күркәм кыяфәтле бер циник Шушы образның татар телендә яңгырый алуына шөбһәм көчле иде минем. «— Иң гаҗәбе шул: минем бер җирем дә авыртмый,—диде ир». Әсәрне менә шушындый сүзләрдән бары тик Эрнест Хемингуэй гына башлый ала һәм шушы язучының үзенчәлеген Рәис Даутовтан башка тәрҗемәче саклый алыр идеме икән? Рәис Даутов тәрҗемәсендә «Килиманджаро карларыпның төгәл саклануы мине чын-чыннан тетрәндерде. Шушы җыентыктан соң мин Даутов тәрҗемә иткән китапларны рәттән укып чыктым. Купринны, Фенимор Куперны, ОТенрины татар телендә бирергә тәрҗемәчеләрнең күбесенең көче җитә торгандыр. Ә менә Достоевскийны бозмыйча һәм саектырмыйча тәрҗемә итәргә, Мәхмүт Галәү әсәрләрен кире туган телгә кайтарырга,— башка талантлы тәрҗемәчеләрне кимсетмәм дип ышанам,— Даутовтан башка кешенең көче җиткән булыр идеме икән? Якыннанрак танышкач, Рәис Даутов өчен тәрҗемә эше һәрвакыт икенче урында кала сыйфат —үз эшен риясыз, ихлас ярату—менә аны уңышка һәм ихтирамга ирештергән нәрсәләр. Кол Гали, Габделҗәббар Кандалыи. Утыэ-Имәии, Дәрдмәнд, Акмулла Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал. Галимҗан Ибраһимое әсәрләре Рәис Даутов редмциҗендә бер-бер артлы басылып чыга тордылар Кайчакта бу кеше миңа Кол Гали һәм Утыз-Имәннләрнең үзләрен күреп алар белен сөйләшеп йөргән шикелле тоела башлый Шул чорның телен, ул гасьфларның мохитын, социаль сулышын өйрәнү һәм аңлау белән генә чикләнмичә Рәис тугандаш халыкларның шул чордагы әдәбиятларын да ныклап өйрәнгән Кеше күңеленең катлаулы юлларын, шәхестәге талантны үлчи һәм аңлата алырлык фән дә методик кулланма да табылмаган әле Бүгенге көн кешесенең күбесе белемнең берничә бөртеген электерел алу белән шул бөртекләрне тизрәк диссертациягә әйләндерел, фәнни дәрәҗә алырга, шул дәрәҗәне кафедра биеклегеннән байрак итеп болгап, дан нурларыма коенып җи» бяш- ларга ашыга Бу очракта да шушы тапталган юлдан барудан Рәис Дау’оеиы татар әдәбиятын чиктән тыш яратуы саклап калган булса кирәк Белемен күрсәтмичә, яшереп саклау гадәте — безнең чорда сокландыргыч бер матур сыйфат СССР Язучылар союзының чит илләр белән элемтә итү бүлегендә эшләүче Камрон Хакимов үзенең татар язучылары белән Теркиядә иеруе турында сеиләгәнда бонам диде «Ул төркемдә төрле кеше бар иде Хәтта кибет витриналарыннм күзем ала алмыйча йөрүчеләр дә Шулар арасында Герман Мелвиллның -Моби Дик» әсәремдәге капитан Ахавка охшашлы бер кеше хәйран калдырды мине Бер-ике мен ул шундым кечле дикъкать белән терекләрнең сөйләшүләрен тыңлап йөрде Терәкчә язылга» ан латмаләр янына туктый да. һәр сүзне күзе белем ашый укый иҗекләп кабатлым Шуа сүзнең туган телде тәрҗемәсен табып, ат башы чаклы алтын талкам кеше шикелле «уама Өч-дүрт көннән бу рәхәтләнеп төрекчә сейләшә башлады Төрек язучылары бу татар безнең борынгы телебездә сейләшә дип үзен мактадылар Шунысы «ыэык, ул кеше терек телен беркайчан да махсус өйрәнмәгән булып чыкты» Өч кен эчемдә терелче сөйләшергә өйрәнгән кешенең Рәис Даутов булуын шундук абайлап алдым мин Рәис Даутоаның әдәбият яратуында, шул яратуны беренче урынга «уел. башка нәрсәләрне чнткәрәк этәреп яши белүемдә урта гасырда яшәгән дәрвишләргә охшаш лык бар Алар да бит мавыгуларын тормыш ыгы-зыгысыннан саклау ечен д*.-шәһрәт алды — Нәшрияттагы бүлмәдә мин авторлар белән сеиләшерге эшләргә «җзөже материалларны җыеп, әзерләп куярга гына өлгерә алам Төп эшемне мми уэ өемдә төнге килүен аңладым мин. Ул — редактор Нәшрият редакторы Татар әдәбияты ■аучыларның бәхетләренә каршы, гомумән, талантлы редакторларга 6а-Яхья Хал-тсе Кыем Миңлебае! Саин. Сибгатуллииа. Фәнил Гайнанова Марс Шабаев Равил Кукушкин Бу исемлекне теләгән чаклы озайтырга була Кызганычка каршы, без ядчылар аларны сирен искә алабыз Аларның эш ысуллары алар туплаган тәҗр-бә ’ур»~да шушы ке-ге кадәр бернинди фәнни эш. бернинди кулланма язылмаган Аларның әдәбие..! керткән элешләре шундый зур эшләре кҗэәкле һәм шул кадәр җаваплы. Әдәбиятның язмышы аның сыйфаты редакторларның Һәм нәширләрнең әдәбият яратуына аларның аңына культурасына бәйле Әдәбият тарихындагы бер генә шәхесне —Риза Фәхретд-невне ге-ә алыйк Ә Дәрдмәнд? Татар әдәбиятын тирәнтен аңлавы, аны чиктән тыш яратуы Рәнс Даутояны бүгенге кеииең гомуми өянәге булган язучылыкка омтылудан коткарыл калгандыр Кем генә язмый «әзер Хикәя белән ваклашып тормыйча, кулга каләм алу белән сандык зурлыгы роны яза башлау гадәти «әлгә кереп китте Күләм файдасын аңлау әдәби сүз нечкәлеген аң лаудан алда бара Менә нинди чорда яшибез без һәм бу процессның трагедиясе — халтурага каршы кереш бернинди нәтиҗә бирми башлады Чөнки — көрәшчеләрнең иң алдынгы сафында, ыштанын сызганып, «алтурщик үзе йөгерә1 Әдәбиятның пейгам берлек вазифасы булуын Рәис Даутов шикелле фидакарьләрнең эше аларның әдәбиятка керткән елешләре аша гына аңлатып була торгандыр Р Даутоаның сәләте, аның таланты, билгеле, күктән тешмәгән Ул—галимнәр арасында да татар әдәбиятының катлаулы проблемаларын, аның тарихым, нечкәлекләр*, тирәнтен белүе белән ихтирам яулаган кеше Шуңа өстәп редакторлык эшендә озак еллар тел. фикер йертү алымнарын логика законнарын аңлау сәләтен туктаусыз камилләштереп килгән әдәбиятчы Шуңа өстәп, иҗат эшендәге иң кыйммәтле, иң кирәкле куркынычыннан читтәрәк яшертә тырышканнар Күп кенә кешенең теп эшеннән тыш аның байте» вакытым елгам ниндидер бер мавыгуы була Бәхетенә каршы. Рәиснең мавыгуы — шул ук борынгы кулъязмалар ввтару туган телнең матурлыгыннан ләззәт табыл яшәү Менә ул кайда—чь* оза« еллар таушалмаслык романтика! Бер тапкыр мин аннан «С-геэ сәгатьлек эш көне эчендә Р» имчек шул таушалудан төсләрен югалткан борынгы кулъязмаларны еирөиеп бетерергә еларга аңлатмалар әзерләргә елгерәсеңГ»— дип сорадым Рәис тыйнак кына елмаеп тынлыкта башкарам. Үземнең яраткан китапларым арасында. Ә стенадан үзешчән художник язган Галиәсгар Камал портреты, Кол Гали рәсеме карап тора. Төннәр буе без бергә эшләп утырабыз. Ярату, хезмәткә сәләтеңнең соңгы бөртеген корбан итү эшне иҗат биеклегенә күтәрә. Рәис Даутовның редакцияләве, минемчә, иҗатның иң югары ноктасы. Җөмләдәге бер генә сүзне үзгәртеп куя ул. Яисә сүзләрнең бары тик урыннарын гына алыштыра. Җөмләдә гаҗәеп бер үзгәреш барлыкка килә: фикернең мускулы ныгый, сүзләрнең яңгырашында мелодия барлыкка килә. Әдәби әсәрнең бу берәмлеге шуннан соң инде яңа сыйфатка күтәрелә. Камилләшкән җөмлә тойгыларны җанландыра, ачыкланган, көчәеп киткән фикерне акыл рәхәтләнеп кабул итә. Матур әдәбият бит ул соңгы чиктә — сүз белән аңлатып булмаслык илаһи бер тылсым. Редактор Рәис Даутов шул тылсымның серен белүче шаманга, камга охшашлы. Бу елның 15 мартында Рәис Даутовка 60 яшь тула. Юбилей шаблонында алтмыш яшьлек кешегә комплиментлар әйтү гадәткә кереп киткән. «Алтмыш яшь — иҗат кешесенең әле яңа өлгереп җиткән чагы, алда Сезне яңа үрләр, яңа уңышлар көтә...»—дип әйтәләр. Алтмыш яшькә җиткән кешегә пенсия түли башлыйлар. Әгәр син егермеләр тирәсендә эшли башлаган булсаң, бу инде җәмгыятькә кырык ел көч түктең дигән сүз. Җәмгыятькә кырык ел гомерен бүләк иткән кешегә үз иркене, үз мавыгуларын алга куеп яшәргә шактый аз кала. Кайберәүләр пенсиягә чыккач бакча үстерә, икенчеләр шырпы тартмасына ябыштырылган этикетка җыялар. Пенсионерлар арасында кая борын төртергә белмичә йөреп, редакцияләргә аноним хатлар, югары инстанцияләргә жалобалар язу белән шөгыльләнүчеләр дә очрый. Рәис Даутовны мин үзен кая куярга белми йөрүче итеп күз алдыма китерә алмыйм. Аның мавыгуы шул кадәр көчле: без аннан озак еллар буе безнең борынгы әдәбиятыбызны укучыларга җиткерү өстендә эшләве турында мемуарлар язуын көтәргә хаклы. Ул әле озак еллар туплаган тәҗрибәсен яшь редакторларга тапшырырга да тиеш. Рәис Даутов иҗат чишмәсенең илаһи дәрт белән сулкылдап чыгуының серен белә. Шул серне ул яшь көчләргә тапшырырга тиеш.