УКАЛЫ ЯПМА
Борынгы Болгар шәһәрендә археологик казынулар вакытында алтын белән укалап чигелгән әйбер калдыклары табылды. Болгар дәүләте илчеләренең бүләкләре арасында, шулай ук халыкның көнкүрешендә укалы тукымалар булу хакында борынгы язма истәлекләр сакланып калган. Болар барысы да алтын- көмеш белән чигүнең татар халкында гасырлар түреннән килүче традицияләре турында сөйли. Бабаларыбыз элеккерәк чорда алтын җепле бизәкләрне күнгә төшергән нәр. Соңрак күнне эшләү өчен уңайлырак тукыма алыштыра. XVI — XVII га сырларда җепләрне алтын йөгертелгән көмештән, яки бакырдан да эрли башлаганнар. Борынгы заманда йола әйберләрен, ашъяулык, җәймә, кашага, чыбылдыкларны да алтын белән укалап чиккәннәр Бу хакта халык авыз иҗаты чыганакларында телгә алына. Татарстан сынлы сәнгать музеенда саклана торган укалы ашъяулык шуның ачык мисалы. XVIII гасыр ахырында — XIX гасыр башында эшләнгән, бизәкләре белән борынгы композицияләргә тартым бу әйберне чигү осталарының иң зур казанышларыннан берсе дияргә мөмкин. Анда алтынлап чигүнең структур яктан ювелирлык сәнгате белән бер тамырдан булуы ачык күренә. Өрфиядәй җиңел ак ефәккә алтын-көмеш җепләр белән төшерелгән катлаулы бизәкләрне Урта Азия, Кырым. Кавказ халыкларының чигү үрнәкләре белән чагыштырып карасак, сәнгатьчә эшләнеше ягыннан аңа тиңнәр булмавын күрербез. Үзәктә урнаштырылган йолдыз һәм ярым ай төшкән квадрат тирәсенә гарәп хәрефләре белән матур итеп бизәкләп билгеле бер эзлеклелектә «китап» дигән сүзләр тезелгән, югары сәнгать камиллегенә җиткереп эшләнгән бу әйбер татар көнкүреше өчен традицион булган, халыкта гадирәк вариантлары еш очрый торган китап япмасы. Мондый япма илебезнең башка музейларында юк, ул бердәнбер. Бу япма 1970 елда Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалысы авылында табылган иде Аны эшләүче яки эшләтүче бик мәгърифәтле, китап культурасын һәм Көнчыгыш илләрендә киң таралган каллиграфия сәнгатен яхшы белгән кеше булгандыр дип фараз итәргә нигез бар. Каргалы авылы — XVIII—XX йөзләрдә татар халкының зур культура һәм мәгариф үзәкләреннән берсе. Биредә тирә-якта даны таралган мәдрәсә эшләгән, галимнәр, әдипләр, шагыйрьләр яшәгән. XVIII гасыр шагыйре Г. Утыз-Имәни шунда укыткан. XIX гасыр шагыйре Әбелмәних Каргалый шунда туып үскән. Китап күчерүче осталар булган. Биредә хөкем сөргән рухи атмосфера әлеге затлы сәнгать әсәренең барлыкка килүе, кулланылуы өчен бик тә уңай мохит тудырган. Рухи культура предметы булган «укалы япма»— белем чишмәсе, зирәк лек чыганагы булган китапны хөрмәтләү, аңа баш июнең, зурлауның гәүдәләнеше ул. Халкыбызның тарихи һәм географик урыны, культура-интеллек туаль йогынтыны сеңдерергә һәм трансформацияләргә искиткеч сәләтле булуы әнә шулай, җирле традицияләр нигезендә. Көнчыгыш һәм Көнбатыш сәнгатенең шигъриятен үзенә җыйган органик сәнгать әсәре барлыкка китергән.