Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТӨШСЕЗ ЧИКЛӘВЕКЛӘР...

Сак булыгыз, гамьсез гулливерлар. Лилипутлар кил» шигырьгә. ШаЛхи Маннур. агыирь Шәйхи Маннурның моннан чирек гасыр чамасы элек күрәзәлек I II итеп әйткән ачынулы сүзләре дөрескә чыкты: «гамьсез гулливерларнның I II | (X- Туфан. С. Хәким, Ш. Маннур, Ә. Давыдов һ. б.) туфрагы да суынып J *■ өлгермәде, шигърият мәйданын «лилипутлар» басып ала башлады. Ш. Маннурның әлеге усал шигырьне язуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. «Гамьсез гулливерлар» асылда һич тә гамьсез түгел иделәр. Алар әдәбият өчен, әдәби алмаш өчен чын-чынлап янып йөрделәр. Кызганычка каршы, «зәңгәр күзле төрек»—Назыйм Хикмәтнең «Әгәр сии янмасаң, әгәр мин янмасам, әгәр ул янмаса—әгәр без ян- масак...»—дигән догага тартым сүзләрен еш кабатларга яратсак та, безнең арада янучылар калмады диярлек түгелме? Без ничектер әдәби мәнфәгатьләрне түгел, әдәбиятта үз мәнфәгатьләребезне күбрәк кайгырта башладык шикелле. Илебез тормышында соңгы чирек гасыр эчендә тамыр җәйгән торгынлык, һәрнәрсәгә гамьсез битарафлык илнең экономикасына, промышленностена, авыл хуҗалыгына, сәүдә-көнкүреш хезмәтенә һ. 6. һ. 6. гына түгел, рухи дөньябызга да әйтеп бетермәслек зур зарар китерде. Безнең әхлагыбыз имгәнеп калды. Әдәбиятка килгәндә исә бик күпләребез тешсез-төссез әсәрләр иҗат итте. Иҗаттагы тешсезлек-төссезлек үзара мөнәсәбәтләргә дә күчте. Без хәзер күбрәк фанилык белән мәшгуль, безгә туфанилык җитенкерәми. Шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның бер шигырендә юкка гына: Кайсы оскз чыгар/ — Көрәшәләр Туфанилык белән фанилык.— дип язылмаган. «Син — миңа, мин—сиңа» принцибы белән яшәргә өйрәнеп киттек ләбаса. Илдә зур үзгәрешләр бара Ил корабының рулен үз кулларына алган тынгысыз, җегәрле яңа җитәкчеләр безне яңа офыкларга өндиләр. Халык үзгәртеп кору, демократия, ачыктан-ачык дөресен сөйләү рухы белән янып яши башлады. Сүнгән өметләр яңадан терелде. Ниһаять, үзгәреш рухы, кыюсыз гына булса да, безнең татар әдәбиятына да керә бара. Бу җәһәттән күзгә күренерлек әдәби әсәрләребез әлегә бигүк юк-югын. Алары соңрак булыр. Әмма публицистик чыгышларда, әдәби тәнкыйтьтә билгеле бер җанлану сизелә. Әнә, тәнкыйтьче Рафаэль Мостафин әдәбияттагы үзгәрешләр өчен көрәшне «әлифтән» үк башламакчы була. Ул «яшь һәм башлап язучылар» проблемасын төрле яссылыкта өйрәнү-тикшерү мәсьәләсен уртага салып сөйләшүне башлап җибәрде. Узган бер ел эчендә Р Мостафин бу мәсьәлә буенча үзәк матбугатта да, республика матбугатында да үткеи-үткен чыгышлар ясады. Аның Татарстан китап нәшрияты баш редакторы язучы Вакыйф Нуруллин белән әңгәмәсе иң әүвәл «За пробу пера—миллион..» дигән исем белән «Литературная Россия» әдәби атналыгында басылып чыкты (27 март 1987). Аннары шул ук әңгәмә, китап кибетләреннән репортажлар белән баетылып, Казан телевидениесе аша тапшырылды. Менә без аны «Казан утлары,, журналы битләреннән дә Татарстан, газетасында -Файдалы белән чыкты Кызганыч, үткен гвн (14 сан 19Я71 р .. "п-ырашын да шактый (14 сан. 1987) Р Мостафииның «Мүкләкләр, дигән < -д. бор .„.р., ф...,.„. гон идо «Ли.ера.ур-„ гвэе,ввдвгм .н.,...., , пас. бел—я (30 !2 ию„ь ,М7) р „ 6опгв ’ ЫП ,ашлады Шул у. ,.ид. р„ , «арал. “Графодалу — графаддидда . «... ико даоалд укучылар ,ар.ф„„ - - -'--п-ңи- -a,,wo, uyiflo уп Р. Мостафин В Нуруллин белән әңгәмәсен .аерым язучылар язмышындагы игътибар сорый торган мәсьәләләр»дәи башлап китә .Беренче китапларның дөньяга чыкканчы бик озак йөрүе» (әйтерсең, башка китаплар бик тиз басыла!), беренче китап авторларының барысы да .чыннан да яшьләрме- алар барысы да сәләтлеме ни г -Иро, Mvirn ятканда, йомшаграк икенче язме- " ар ниндидер юллар табалар һәм басылып чыгалар* кебек сораулар куя Нәшриятны йомшаклык күрсәтүдә гаепли Ни ачендер Язучылар союзына, аның яшьләр белән эшләү комиссиясенә, иҗат секцияләренә адресланган гаепләү сүзләре узтәнкыйть күренми Р Мостафин да Әйе. нәшриятлар эшендә ил күләмендә зур җитешсезлекләр бар бу хакта күп өметләндергеч чаралар күреләчәге турында сүз бара Кооператив нәшриятлар ачыла Бездә дә. Ә Кәримуллин кебек, бу эшнең энтузиастлары күренә Кооператив нәшрият кадәресе безнең Татарстан шартларында ничегрәк булыр — әйтә алмыйм Әмма бер тәкъдимем бар Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият һәм яшьләр-балалар әдәбияты редакцияләрен Язучылар союзына буйсындыр ганда яхшы булыр иде генә санарлык Бер карыйсың. Р Мостафин «мүкләкләр.ден ничек котылырга белми, «каләм сынаган өчен — миллион сум. » дип аһ ора Икенче карыйсың, шул ук Р Мостафин .үзешчәннәрне хөрмәт итәргә өйрәнербезме!* дип йөз сиксән градуслы борылыш ясый , «Үзешчән авторлар» өчен уңай шартлар булдырырга — бөтенсоюз конкурслары оештырырга. махсус әдәби журнал ачарга чакыра (Татарстан азучыларының 30—40 ел йөреп тә яшьләр журналы булдыра апмаганнарын оныткан, күрәсең ) Ачыктан-ачык сөиләшик әле. Мескәүгә барып «Бездә сигез иез яшь язучы бар!» дип күкрәк какканда, кемнеңдер «Сигез йез яшь азучымы әллә графоманнармы'- дип мыскыллы соравын безнең иптәшләр ишетмәмешкә салынып кайтсалар да бу сорау баш өстендә балта булып эленеп тора бирә Мескәүдә кайттым макта дылар хупладылар Ярын хуш Шуннан соң Татарстан азучыларының соңгы съездын да ..яшь язучыларыбыэ-ның уртача яше 4S-48 тирәсе икәне фаш булды Президиумда утырган Сергей Михалков белен Николай Дориэоиың аптьфашлы кыяфәтләре еле дә күз алдында -Менә сиңа сигез йез яшь язучы!» Бу күз буяу кемгә «~рә« »дя' Я..,ь язучылар белен эшләргә тиешле (эшләүче дияргә тел еиләими) кайбер иптәшләргә Язучылар союзының рәсми белешмәләренә караганда төрле т әбәкләр да күп санлы әдәби берләшмәләр герләп эшли, район күләмендә дисеңме республика күлемендәме яшь язучыларның әдәби семинарлары конференцияләре даими үткәрелә киле диген (26 ««ей. 1987) әдәби фельетон Безгә—язучыларга—Язучылар союзы эшендәге кимчелекләр турында күбрәк сөйләргә кирәк Язучылар союзы битараф булмаса нәшрият эшендәге Р Мостафин белән В Нуруллин телгә алган тискәре күренешләрнең дә байтагы булмас иде •Литературная газетамдагы мәкаләсендә Р Мостафин Татарстан Язучылар союзы исемлегендәге сигез йөзләп яшь һәм башлап язучы проблемасын ничек хәл итәргә дип баш вата. Кемнәр бар соң ул сигез йез кешелек исемлектә! Әдәбиятның ышанычлы алмашы— резервымы! Әллә күпчелеге, Р Мостафинча әйтсәк. ■ үзешчән авторлар* гынамы) Әллә соң, аннан да яманрагы, болар бары тик «мүкләкләр* графоманнар гынамы! Безнеңчә, барысы да бергә Күбрәге — тешсез чикләвекләр Иң аянычы ышанычлы алмаш булырдай сәләтле яшьләр сигез йөздән (сигез йөздәй!) бармак белен Казаннан ияртеп алып барып булса да. кайберәүләрне Союзга членлыкка да тәкъдим итәләр Ә чынлыкта әдәбиятны «лилипутлар» баса, «мүкләкләр» баса. Язучылар союзы бүлмәләрендә яшьләр белән эшләргә тиешле 4—5 кеше хезмәт хакы алып утыра. Аларның кайсыларыдыр Союз аппаратында, кайсыларыдыр ВЛКСМ Өлкә комитеты штатында саналалар Ә сәләтле яшьләр үз язганнарын укытырга адәм рәтле язучы таба алмый тинтерәп йөри. Танылган прозаик яки шагыйрьне коридорда аулый, өенә шалтырата... Үзенә остаз эзли. Сәләтле яшьләр нәшрият темпланнарында 4—5 ел буена урын ала алмый (Р Мостафин В Нуруллин белән әңгәмәсендә шуңа борчылуын белдерә), ә теге яманаты чыккан исемлектәге кайбер агайлар шул 4—5 ел эчендә өчәр-дүртәр китап та чыгарып өлгерә Мисаллар кирәкме? Р Мостафин әңгәмәсендә телгә алынган авторларга өстәп мин узган әдәби ел йомгакларында берничә исем өстәгән идем Рәхим итеп, менә тагын бер-ике исем Р Рәкыйповның шул ук биш ел эчендә дүрт җыентыгы дөнья күрде Бу «яшь шагыйрьгә» быел 52 яшь тула. Язганнары эпигонлыктан узмаган бик тә уртакул бу «үзешчән авторнны, безнең арада тугантумачалык, кода-кодагыйлык, әшнәлек тамыр җәймәсә Язучылар союзына член итеп алыр иделәрме? Отставкадагы хәрби хезмәткәр Р Шәфиев та, Шәүкәт Галиев редакция мөдире вакытта, тавыш- тынсыз гына аллы-артлы ике китап чыгара алмас иде. Мисалларны дәвам итеп торырга кирәкме икән?! Безнең Язучылар союзы идарәсе боларны «күрми», әдәби тәнкыйть исә андый күренешләрне «тәнкыйтьтән түбән» дип саный. Ул арада «тәнкыйтьтән түбән китап» авторлары мыштым гына Язучылар союзына үрмәлиләр... Кайбер язучыларыбыз ул мыштымнар фонында үзләрен ничектер күтәрелебрәк, күренебрәк торгандай итеп тә Мин бервакыт Язучылар союзына кабул итү комиссиясе члены Аяз Гыйләҗевтан (ул хәзер шул комиссиянең председателе) бер ханымны ни өчен, нинди әсәрләре белән Союз членлыгына кабул итүләрен сораган идем. Аяз Гыйләҗев үзенә генә хас бер көлемсерәү белән көлемсерәде дә «Аямасагыз — асылынам!» дип куркытты ул безне, парии»,— дип җавап бирде. Берсенең асылынуыннан куркабыз (асылыныр, көт!), икенчесенең абыйсыннан, өченчесенең югары оешмаларга язган жалобаларыннан Нәтиҗәдә әдәбиятыбызның дәрәҗәсе төшә, язучы һөнәренең абруе җуела бара Вакыйф Нуруллин «нәшрият ел саен уртача ун-унбиш яшь авторның китапларын бастырып килә» дип сөйли Азмы бу, әллә күпме? Кирәкме шулай юмартлану? Кемнәр ул «яшь авторлар»? Нәшриятның темпланнарын игътибар белән актарып карасагыз, күрерсез «ун-унбиш»нең бер-икесе чынлап та яшьләр булса (булса әле!), калганнары әлеге дә баягы «мүкләкләр» түгелмени? В. Нуруллинның «алар, авторлар буларак, безнең өчен барысы да яшьләр» дигән сәер фикере белән дә килешәсе килми. Сезнең өчен, бәлки, шулайдыр да, әдәбият өчен алай түгел шул. Баш редакторның «Язучылар союзының иҗат секцияләре тәкъдименнән башка нәшрият авторларның беренче китапларын планга кертми» дигән сүзләре югарыда китерелгән мисаллар белән үк кире кагыла, минемчә Секцияләрнең тәкъдиме әйбәт чара, әлбәттә. Анысы да бар СССР Госкомиздаты үз вакытында нәшриятларга шундый күрсәтмә биреп бик дөрес эшләгән иде Ул күрсәтмәнең төгәл үтәлмәве генә эчне пошыра. Әмма секцияләр соңгы елларда бик начар эшлиләр Аларның абруе юк дәрәҗәсендә. Исемле язучылар секция утырышларына иөрмиләр Килсәләр дә битарафлар. Теләсә кемгә яхшатланырга гына торалар В Нуруллин бик дөрес әйтә «алар ни матди, ни әхлакый җаваплы» түгелләр. Шунлыктан. дип тә өстәр идек без, нәшрият байтак китапларның язмышын үзбашына гына хәл итә. Таләпчәнлек, контроль бөтенләй юк, дисәк тә, ялгышмабыздыр шикелле. Ниндидер «мүкләк»нең ниндидер китабы чыкса ни дә. чыкмаса ни?! Әнә бит узган елгы әдәби ел йомгакларында җитәкчеләребездән берәү: «Өч-дүрт начар китап күпмени ул!»— дип. безне юатып та куйды. Юкса, ул бер чыгышта телгә алынган ташкүлчим китаплар гына өч-дүрт икәнен, саный китсәң, аларның хәтсез икәнен, соңгы елларда андый китаплар чыгуга бернинди киртәләр куелмаганын гына белми идеме? Рус шагыйре Николай Старшинов Р Мостафинга җавап мәкаләсендә «үзешчән авторлар» язмышы иң әүвәл әдәби берләшмәләрдә хәл ителергә тиеш дигән фикер үткәрә Бик дөрес фикер Сәләтле яшь автор, һичшиксез, әдәби берләшмәдә канат ныгытырга тиеш Язучылар союзының әдәби консультантлары, иҗат секцияләре яшьләрне әдәби берләшмәләргә үзләре юнәлтсәләр, нинди яхшы булыр иде. Әмма әдәби берләшмәләрнең үз хәлләре хәл шул хәзергә Бу җәһәттән бер генә гыйбрәтле мисал китереп үтәм. 1986 елда Әлмәт Язучылар оешмасының ул чактагы җитәкчесе Әхәт Гаффар Татарстан китап нәшриятына «Татарстанның нефть төбәгендә иҗат итүче яшь һәм баш- Ә инде әдәби берләшмәләрдән үсеп, Язучылар союзына членлык мәсьәләсенә килгәндә.. Бу үзе аерым сөйләшүне сорый торган зур проблема. Мин шуны гына әйтеп үтәр идем. Без бер дә алай күп санлы язучылар үрчетерлек шартларда түгелбез Александр Блок бугай, кайсыдыр елгы әдәбиятка күзәтү ясый да: «Бер елда дистәдән артык шигырь җыентыгы дөнья күргән. Күп түгелме бу?»—дип шөбһәләнә. Бу — рус поэзиясе хакында! Ә без ни эшләргә тиеш? Кемнәрдер: «Әнә кыргызлар фәлән хәтле, казахлар төгән хәтле...» дип чагыштырырга ярата. Фәлән хәтле, төгән хәтлене тәэмин итәрлек әдәби мәйданың да булырга тиештер бит әле. Менә сезгә кыргызлар, казахлар һ. б. турында бер белешмә (әдәби журналларын санамый гына): Кыргызстан, Таҗикстан, Төрекмәнстанда — 3 әр, Казахстанда— 6, Үзбәкстанда — 8 китап нәшрияты (1978—1980 елгы саннар). Балтыйк буе республикаларында: Эстония белән Литвада—:4 әр, Латвиядә—_5 китап нәшрияты. Болар союздаш республикалар. Аларның статусы да, мөмкинлекләре дә башка. Автономияле республикалар арасында бары тик Дагстанда гына ике нәшрият бар: Дагстан китап нәшрияты һәм Дагучпедгиз. Соңгысы 7 телдә дәреслекләр бастыра, матур әдәбият һәм яшьләрбалалар әдәбияты да нәшер итә. Ә безнең бар карап торганыбыз бер Татарстан китап нәшрияты. Бердәнбер булганга да без аңа сүз әйтергә базмыйбыз — һәммәбезнең дә китап чыгарасы бар. Язган әсәреңне китап итеп чыгару өчен күпме «кан түгәргә» кирәклеген һәр язучы яхшы Мәйданың җитәрлек булмагач, булган кадәресендә дә профессиональ язучыларга да, «мүкләкләрнгә дә бер чама тигезләү чарасы (уравниловка) куллангач, кая барып чыгарга тиеш соң безнең әдәбият? «Үзешчәннәр» хисабына ишәя барган Язучылар союзында санның һич тә сыйфатка әйләнгәне сизелми әлегә. Р. Мостафинның «үзешчән авторлар» дигәне, аның аларны графоманнардан аерып куярга тырышуы аңлашыла. Шул ук вакытта ул графоманнарны яшь һәм башлап язучылар белән буташтырып та җибәрә. Минем яңадан әлеге «сигез йөз»гә әйләнеп кайтасым килә. Ни өчен без ул «сигез йөзпнең иҗади мөмкинлекләренә чын-чынлап әдәби барлау үткәрмибез? Ни өчен 20—30 ел (арада хәтта сугышка кадәр яза башлаганнары да бар!) язып йөреп тә ни он суы, ни тоз суы чыкмаганнарыннан котыла алмыйбыз? Ни өчен сәләтле яшьләргә сарыф ителәсе көчебез, шул исәптән материаль мөмкинлекләр дә, шуларга сарыф ителә? Ни өчен аларны, өметсез икәннәрен белә торып, семинар-кон- ференцияләргә, язучылар съездларына кунакка чакырабыз? (Кайберләре, шундый чаралардан соң атна-ун көн буена айный алмыйча, Язучылар союзы коридорларында буталып йөри, өенә кайтып китә алмый. Ә без күрмәмешкә салышабыз — үзебезнең кунак бит!) Әлеге «сигез йөз»не барлау үткәргәндә, шартлы рәвештә өч төркемгә бүләргә мөмкин булыр иде: бик аз санлы сәләтле яшьләр, сәләтләре «үзешчәнлекитән артмаган күпсанлы һәвәскәрләр һәм графоманнар. Безнең бурыч — сәләтле яшьләр белән эшләү Мин бүген бик рәхәтләнеп шул сәләтле яшьләр (әйтик, Р Зәйдуллин, Г. Моратов, "Р Газизов, Н. Акмалов һ. б., һ. 6.) хакында сөйләшер идем. Аларның һәркайсысы индивидуаль ярдәмгә мохтаҗ Әмма һәвәскәрләр һәм графоманнар мәсьәләсен ачыклап бетерәсе бар! Графоман атамасын Р Мостафин мыскыллау кушаматы («обидно-унижительное прозвище») дип саный. Барысы да һәвәскәрләр бит. ди. Аныңча, һәвәскәр җырчылар, рәссамнар, композиторлар дәүләт кайгыртуы һәм игътибар белән уратылган да, ә менә «үзешчән авторлар» (үзешчән рәссам яки композитор, әйтерсең, автор түгел) андый I игътибар-хөрмәттән мәхрүм. Ә шул ук өф-өф итеп йөрткән «сигез йөз», аларга тотылган чыгымнар, әдәби берләшмәләр, консультация бүлекләре, күмәк җыентыклар — кыскасы, «каләм сынаган өчең_г~ миллион сум...»? Болар дәүләт кайгыртуы, игътибар- хөрмәт түгелме? Әнә нәшрият яңарак кына «Туган як җыры» дигән күмәк җыентык |(застырып чыгарды Күләме—10 табак. Шул ук «үзешчән авторлар»: агайлар, апалар иҗаты. Укып караган кеше әйтсен я, берәр ачыш булырлык исем бармы? Ул 10 табак кәгазьне чынлап та сәләтле өч яшь шагыйрьгә биргәндә, игътибар-хөрмәт булмас идеме? Шул ук вакытта талантлы урта буын шагыйрь Кадыйр Сибгатуллинның менә дигән ун табаклы кулъязмасы да чират көтеп ятып калды нәшриятта Р Мостафин аңлавындагы «үзешчән авторлар»ны халык гади генә итеп «язу җене кагылганнар» дип атап йөртә. Ярар, без үзешчән диикме, һәвәскәрме — эш исемдә түгел, җисемдә. Графоманны язучыдан талантсызлык аера, дибез икән, аларны башка әдәбиятларда авыз тутырып графоман дип йөртәләр икән, нигә әле без генә ул сүздән тайчанырга тиеш соң? Дөрес, бездә шигърияттә мөтәшагыйрь дигән сүз дә бар. Әмма ул киң^ таралмагдн Аннары графоманнар башка жанрларда да тулып ята. Графоманнар үзләре бу атаманы мәсхәрәләү, мыскыллау дип кабул итәләр икән — анысы алар эше. дер галим-голәма булды, кемнәрдер үзен бөтенләй башка өлкәдә тапты. Бик азлар гына, заман үзгәрешләрен сизмичә, һаман да иске урыннарында таптанып калдылар Аларның кайсыберләре, аеруча сәләтсезләре, беркая да юньләп эшли алмыйча, бар дөньяга үч-ачу тотып, төрле югары оешмаларга жалобалар язучылар булып киттеләр Ә Гайнуллин андыйлардан булмады. Ул үз бәхетен эштә — КамАЗ төзелешендә тапты Мин инде аны язуын бөтенләй ташлагандыр дип йөри идем. Инде яше алтмышка җитеп килгәндә, нинди шигырь ди ул тагын?! Бигрәк тә шигъри сәләтең булмаган ки’леш. Юк, икән, ташламаган икән, яза икән. Кызганычка каршы Алай гына да түгел, язганнарын әнә нәшриятка да юллаган. Ни өчен шулай эшләгәнме? Минемчә, соңгы елларда шулай озаклап язып йөрүче кайберәүләрнең коймак калынлыгы гына булса да китаплары чыгуы этәргән аны мондый кирәкмәгән адымга. Чүлмәкчедәй күрмәкче, дигәндәйрәк инде... Күрәсез, «үзешчән авторларының китапларын талымсыз чыгаруның мондый зыяны да бар икән... Берәү ак каенга карый да: «Чыгарылыш кичәсеннән таңда очынып кайтып килгән кызлар күк. ак каеннар йөгерә...»—дип соклана, каеннарда шигьрият күрә. Икенче берәү исә: «Юләр! Каеннар йөгерә димени? Менә утынга киссәң, кышын шәл яна инде ул каен!»—ди. Бу кеше дә нормаль кеше, әмма ул күңеле белән шагыйрь түгел Аның рифмалап шигырь язып йөрүе дә ихтимал әле. Ни хикмәт менә шундый кеше, күңел төбендә яткан «каен утыны шәп яна» дигән фикерне эчкәрәк яшерә дә, шома гына ритм-рифмасын табып, каенны яратуы хакында тезмә сырлый. Шуны бастырып чыгаруны таләп итә башлый Әхәт Гайнуллин андый ук дәрәҗәдәдер дип әйтмим мин Аның «Каен» дигән язмасында- «Ул яшәреп киткән шатлыгыннан, тирәнгәрәк җәел тамырын»,— дигән ясалма, ялган пафослы юллар бар. Нәрсәгә шатлана каен? Табигатьне кырып-җимереп «яңа җирдә яңа шәһәр калыкканга», тимер-бетон арасында, таш-асфальтта машина төтене сулап үскәненә шатлана. Каен тамырына балта чаптың ни дә, шигырь тамырына ялган белән чаптың ни — икесе дә һәлакәткә илтә.. Ике табак күләмендәге кулъязмада бу «Каен» әле кулга алып суз йөртерлек җирлеге булган язма. Андый язмалар тагын бер-ике бар. һәм шуның белән вәссәлам! Ә. Гайнуллин шигырь техникасын үзләштергән Аның әдәби түгәрәкләргә йөрүе бушка китмәгән, күрәсең. Ритм-рифмада ул традицион калыптагы юлларны тәгәрәтә генә Асфальт юлдан чапкан машина кебек юргалый бу тезмәләр. Әмма күңелдә бернәрсә дә калмый Чөнки шигырь юк. Бар рифмаланган лозунглар, бар купшы сүз уйнатырга тырышулар, бар чик-чамасыз декларатив штамплар Шигырь юк. Ә. Гайнуллин өлкән яшьтәге кеше. Үз буыным вәкиле буларак, аның язмышына мин битараф кына карый алмыйм Безнең буын иртә өлгерде, тормыш тәртәсенә иртә җигелде. Күп язмышлар үкенечле булды Күпләр үзләрендә яшеренеп яткан сәләтләрне ача алмый калдылар Әйе, тарихның безнең иңгә салган кулы каты һәм авыр булды Әмма без бирешмәдек Үз юлыбызны табарга тырыштык Илне күтәрдек, гаиләләр кордык, балалар үстердек Сугыш кырларында ятып калган әтиләрдән соңгы тормышны без бар иттек Безнең миссиябез шул иде. һәр буынның, һәр шәхеснең үз язмышы. Беркемгә үпкәләргә дә урын юк. Шуны аңлап яшәргә дә кирәк безгә. Гансе Гатауллин исеме дә матбугат битләрендә сирәк-мирәк кенә очраштыргалыи. Ни өчен сирәк кенә? Ник иптәш ачылып-күтәрелеп китә алмый? Нәрсә җитенкерәми? Моның асылына төшенү өчен авторның язганнары белән тулырак танышу кирәк, әлбәттә. Г Гатауллинның «Аккошлар белән саубуллашу» дигән кулъязмасы белән танышып чыккач, әлеге «җитенкерәмәгән нәрсә» ачыкланды. Язучылык эшенә, аерым алганда шигърияткә җитди караш җитенкерәми икән Г. Гатауллинга. «Үзешчән ааторларига бик тә хас күренеш бу Бездә хәзер шигырь язу куәсе, шигъри тоемы булган затлар шактый күбәйде. Бу — табигый күренеш: белемле кешеләр ишәйде. Әмма, «шигырь сырлый» белүчеләр ишәйсә дә. аларның бик сирәкләренә генә газаплы бәхет — шагыйрь булу бәхете елмая. Ә Гайнуллин кебек, традицион формаларда язып өйрәнгән «үзешчәннәр»дәи аермалы буларак. Г Гатауллин һәм башкалар бер «авыру» белән авырыйлар. Алар шигырьнең төзелешенә, аның язылыш техникасына, формасы-калыбына бөтенләй игътибар итмиләр диярлек Каләм ничек сырласа, шулай яза бирәләр алар. Бу — әлеге дә баягы җиңел караштан. Г. Гатауллин язмалары арасында традицион шигырь калыбы да, ак шигырь яки ирекле шигырь элементлары да очрый. Ләкин алар барысы да бердәй ватыла, бердән изелә Традицион дигәне чиле-пешле рифмалар, ритм чатаклыклары белән бозыла, ак шигырьгә кирәкмәгәндә рифма килеп керә яки ритм бөтенләй прозага әйләнә, ирекле шигырь исә катканаклы-кантарлы юлдан тәгәрәгән арба кебек дыңгырдарга тотына. Шигырьгә мондый безалаберный, рәтсез-юньсез мөнәсәбәтне берничек тә акларга мөмкин түгел. Ул бары тик Равил Фәйзуллин. Ренат Харис, Рәдиф Га- таүллиннардагы ак шигырь һәм ирекле шигырь үрнәкләренә эпигоннарча иярү нәтиҗәсе һәр яшь. шагыйрь үзе язганын үзе сүтеп карасын, кече җитмәсә әдәби берләш- малардә шул зш эшләнсен иде Шул чегында мпьлэр аңлар иделәр ш-гырь җиңелдән гена язылмый инан, күп көч түгүне сорый -к»н> Ә профессионал- язучының уртача айлык кереме СССРда нибары җитмеш сум ташмил -та Әллә бу мөшө- катьле һәм илисез зшкә алынмау хәерлерәкме икән? -Үзешчәннәр- шул хакта уйлансалар да зыян итмәс иде! Сүзне түгәрәкли төшеп, тагын бер язмышка тукталасым килә Монда инде бөтенләй башка мөмкинлекләр Дөресен әйтергә кирәк. Рәшит Мозаффарен.,ң шигырьләре». Илдар Юэеевның „Социалистик Татарстан, битләрендә -професс-оиаль дәрәҗәдәге шигырьләр» дип тәкъдим итүе, тәкъдим ителгән шигырьләрнең бия тә инде үрт«л да шигъриятнең әле исән-сау икәнлеген искәртә Ни хикмәт авторның үз профессиясенә — очучылык һөнәренә кагылышлы шигырьләре йомшак, баналь-буш әйберләр булып чыкканнар Автор да, җыентыкны үз редакциясендә чыгарырга өстенә алган шагыйрь Илдар Юзеея та андый характердагы әйберләрне кулъязмага күпләп кертеп, бигрәк тә шулар белән җыентыкны ачып җ-Лерео ялгышканнар, минемчә Кулъязма китап булып чыккан сурәттә, укучы беренче берничә шигырьне укып карар да, нәкъ баш редактор эшләгәнне зшләр калганнарын укып тормас Ә бит Р Мозаффаровта укырлык әйберләр бар һәм байтак Бу авторның күңелендә, әлбәттә, шигърият ята Ул моңа кадер ачылып кына китә алмаган Аның шигырьгә барасы юлларын бала чагыннан ук сугыш сөремнәре каплаган Аннары сугыштан соңгы бик авыр еллар Безнең буын шуңа күрә дә әдәбиятка соңлабрак килде, аз килде Килгәннәрнең дә кайберләре инде, ачылып та җитә алмыйча, китеп тә бардылар Мин шуны гына әйтә алам Рәшит Мохаффарое, үз вакытында тиешле шартларга тап булган булса, хәзер шигърияттә шактый күренекле урыннарның берсен били алыр иде Бу — била кыш Ни әйтәсең, Әллә ни эшләр әле Яца җәйгән ах җәйләсен Кат-кат юешләр Әле Ах, шушы матур шигырьдәгечә нтеп. Рәшитнең дә балачагын, яшьлеген кайтарасы иде! Өйрәнчек шигырьләрен „юошлн-юешли. үрмәләсен иде шигърият үрләренә! «Урманда көз» дигән шигырендә ул -Кемеш каенга алтын бөркелгән- — д» Каеннарга алтын бөркелә ә безнең чәчләргә инде кәмәш кенә до түгел, янган гомерлере- безнең «әле бөркелгән шул, кордаш Икенче бер шигырендә -Язның - үзләре шикелле бөоеләр ачылдылар»,— Дип яза Рәшит Мозаффороа Аның озак еллар күмелеп, ионлап