Логотип Казан Утлары
Шигърият

Мәхәббәтнең килгәнен мин тоям...

Күренекле башкорт шагыйре, драматург һәм публицист, җәмәгать әшлеклесе. РСФСРның М Горький, Нашкортстан АССРныц Салават исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Наҗар Нәҗми исеме журналыбыз укучыларына яхшы таныш аның куп шигырьләре, шул исәптән, Татар теле-. «Шагыйрьләр- циклы 1Г Тукай. X Туфан. С Хәким һ 6 га багышлаулар). -Иблис- поэмасы Казан утлары- аша куп меңләгән укучыларын тапты Татарстан китап нәшрияты аның «Ут курше- һ 6 китапларын татар телендә дөньяга чыгарды Шагыйрьнең каләмдәш дусларына — бүгенге шагыйрьләребез иҗатына багышланган «Дим буеннан хатлар-ы да. халыклар һәм әдәбиятлар дуслыгына багышланган башка мәкалә-истэлекләре дә әдәби җәмәгать челеккә яхшы мәгвлум Ә инде аның сузләрен.1 язылган • Котелогым-. -Син гомер агышларым-, «Офе юкәләре«Юкка түгелдер- кебек популяр җырларны республикабызда да яратып җырлыйлар Февраль аенда татар әдәбиятының якын дусты Наҗар Нәҗмигә 70 яшь тула Шагыйрьне юбилее белән котлап, бу санда укучыларыоыз.-а аның берничә шигырен тәкт|дил< итәбез.

 

Сибгаг Хәкимгә

Мәхәббәтнең килгәнен мин тоям Якыная төсле миңа ул. Төрле усал, яман карашларны Өтеп, этеп, ерып килә ул. Мәхәббәтнең килгәнен мин тоям Узган язмышларга үч итеп. Килә кебек, якыная кебек: «Иң бәхетле итәм үзем*.— дип. Мәхәббәтнең килгәнен мин тоям Тоям аның авыр булырын Башкарылмаганнар башкарылыр Җан. ниһаять, табар урынын. Мәхәббәтнең килгәнен мин тоям Ләкин аңа калмам кол булып. Тормышымның очсыз хыяллары Очачаклар күккә кол булып. Мәхәббәтнең килгәнен мин тоям — Чигенә кебек артка яшь саны. Яшьлегемнән кабат килә-килә. Яшәртермен кебек дөньяны. Мәхәббәтнең килгәнен мин тоям — Үзе килә, килә тирәннән. Башкодасыз, димләүләрсез килә. Өстән түгел, килә түбәннән. Мәхәббәтнең килгәнен мин тоям — Язмыш бүләк иткән уттыр ул... О. җиреңнең җирле мәхәббәте! Шуннан да зур бүләк юктыр ул! Мәхәббәтнең килерен мин тоям... Казанның татар зиратында Шунда тамсын күз яшемнең Иң ачы һәм татлысы. Г Тукай Шушы сүзләрне укыдым Мин кабер ташларыннан. Алар уелган шикелле Әче күз яшьләреннән. Шагыйрь һәм кеше күңеле Эреп коелган бергә. Шагыйрь сүзләрен ябынып Яталар төсле гүрдә. Әй язмыш, шагыйрь язмышы Кешеләр бәгырендә! Сүзләр көчсез — бер сүз дә юк Шагыйрьнең каберендә. Тик анда тере чәчәкләр, Ташында көн яктысы... «Шунда тамсын күз яшемнең Иң ачы һәм татлысы». Шадра пәри Бала чакта дуслашып та. Үстек исем аташып та: Кемдер «Тартай», кемдер «Борча», Кемдер «Күркә», ә мин исә — «Шадра пәри»... «Шадра пәри»... Балалыктан һәр сүз сеңеп Кала икән күңелеңә: Кайда барма, булды юлдаш Минем бөтен гомеремә «Шадра пәри»... «Шадра пәри»... Үсеп җиттем... Булдым гашыйк — Ул фәрештә иде. шәйлә. Карашлары әйтте кебек: «Син тиң түгел, түгел миңа. Шадра пәри... Шадра пәри... Гомер үтте... Хыялымның Очтым сыңар канатында. Ничек булсам, калдым шулай Мин матурлык арасында — Шадра пәри... Шадра пәри... Матурлыкның чиге юктыр, Аның чиген тоймадым мин. Кеше матур булсын өчен. Матурлыкны җырладым мин — Шадра пәри... Шадра пәри... Хыялларның юктыр ул чиге Бу беренче синен Яна елың, Ә минеке ашкан алтмыштан. Минем гомер тора кебек бары Алтмышлардан артык сулыштан. Бар белгәнең синең елау әле. Мин дә шулай елак булганмын. Мин бүген дә төрле кайгыдан һәм Шатлыктан тиз елый торганмын. Еламасаң, елатучылар бар — Чиге юктыр кысыр көнләүнең. Синең туудан да көнләшергә Хакы бардыр кайсы берәүнең. Олыгайгач хыял кими төсле. Ә ул артты хәзер син тугач: Күрсәм иде тәпи басканыңны... Көннәр килеп телең ачылгач. «Картәти!» дип эндәшүләреңне Көтү миңа хыял түгелме? Мин бүген үк синең белән уйнап Йөрегәндәй тоям үземне. Оныгым Аксафка Күрсәм иде син мәктәпкә төшеп. Кайтканыңны тәүге дәрестән. Күрсәм иде кеше җанлы итеп. Баш тартмаучы итеп һәр эштән. Хыялларның чиге юктыр кебек. Шулай да бар кебек бер чиге. Еллар үтеп, уналтыңа җиткәч. Күрә алсам икән мин сине. Нигә әле уналтыңа җиткәч? Үсмерлекнеңме ул асылы? Уналтыда каршы алачаксың: Уналтыда — яңа гасырны. Искитмәле булыр бөтенесе — Ил кылганы, халык кылганы. Ләкин бүген афәтләрдән саклап Калырга без тиеш дөньяны. Бу беренче Яңа елың гына... Яңа гасыр белән син мине Котлый алсаң иде... һай. син хыял! Хыялларның юктыр ул чиге... Плащ-палатка Сугышларда кигән әйберләрне Я ташладым, я мин югалттым. Плащпалаткам! Яудан син бердәнбер Сакланып бит калган комарткым '. Окопларда яки походларда Җиляңгырда сине ябындым. Тере шаһиты син ут эчендә Тере калган солдат чагымның. ...Бүген менә көннәр салкынайды. Иртән кырау төшәр, мөгаен. Кичен сине чәчәкләргә яптым (Бик холыксыз быел май ае). Чәчәкләргә яптым... Моңсу уйлар Урап алды мине: Сине ябынганда, минем дә бит Чәчәк чагым ид