Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘТЕРЕ КАЛЫП КИТМӘДЕ

Беренче күргәндә мин аны килештереп җиткермәдем, кырыс йезе, бигрәк тә иңбашына тешеп торган тузгак чәче (Пушкинныкы кебек, бөдрә булса, бер хәл әле) күңелгә ятмады. Күрше Боголюбовка авылындагы чиркәү кагучы Савканың башы әнә шундый. Әтиемнең танышы ул. Сүз, әлбәттә, Хәсән Туфанның дәреслек битендә басылган сурәте турында бара. Утызынчы елларның башында без шул дәреслек буенча татар әдәбиятын өйрәндек. Ул язган шигырь юллары да әллә ни тәгәрәп тормый, аксый-туксыйрак бара. Көйле генә килгән җиреннән йә шып туктый, йә сикәлтәгә килеп юлыга. Без җырга әвәс, сизгер халык. Җырның ертыгын тиз күрәбез. Шигырьнең ипле, шома калыпка сугылырга тиешлеген дә яхшы төшенәбез. Әсгать исемле дустым белән икәүләп үзебез дә бәетләр чыгарабыз. Чыгарабыз гыиа түгел, коеп куябыз, һәр дүрт юлы, майланган дүрт тәгәрмәч кебек, келтерәп кенә тора. Кәбир тире тун кигән. Чабуы җиргә тигән, һаман ачлы-туклы торгач, Сырт буе кара көйгән. Бу — безнең күршеләр турында. Хәер Туфан шигырьләрендә дә искитмәле нәрсәләр очрый. Җор зимагур Хабулның муллага төбәп: «Вот әйт әле: алла козырь тузны каплый аламы?»—дип мәсьәләне кабыргасы белән куюы үзе ни тора!.. Хәсән Туфан безнең Келәшкә беренче тапкыр әнә шулай килеп керде. Келәш дигәнем — ул минем балалык дөньям иде. Заманалар узды Җирдә гарасатлар үтте, һәлакәткә дучар ителгән Туфан, әҗәлен адаштырып, иленә кайтты. Сүз Келәштән башлангач, вакытлардан алга узыбрак булса да, әңгәмәне, янә шунда сугылып, дәвам итик 1967 елның көзенә таба Хәсән абыйның үзен Келәштә күрергә, аңа үземнең туган төягемне күрсәтергә насыйп булды. Менә әйт инде, могҗиза юк, дип, бу дөньяда Шушы авылда Хәсән Туфанның Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укыткан яраткан мөгаллиме Зыя Камали дөнья күргән, сабакташы — Башкортстанның халык шагыйре Сәйфи Кудаш туыпүскән, җир-суыбызның моңнарын илгә таратучы Фәридә Кудашева- ның бишеге монда тирбәлгән. Батыршин Мәүлит дигән рәссамыбыз да бар иде. Келәшнекеләр шулай мәгърифәт, әдәбият, сәнгать юлында очраштыргалап торды Ул вакытта мин машинаны кыю гына йөртә идем инде. Уфада безнең өйдә төшке аш тәмамлануга, мин кинәт әйтә салдым: — Кем дә кем гомерен миңа ышанып тапшыра, шулар кул күтәрсен! — Нәрсә, әллә яуга әйдисеңме? Шәбәеп алган бу.— дип шаяртты хатыным Рауза. — Келәшкә алып китәм. Көтелмәгән тәкъдимнән башта аптырабрак калдылар. Сәяхәткә әвәс Хәсән абый беренче булып кулын алга сузды, аңа Наҗар Нәҗми кушылды, Рауза да тегеләргә иярде. Шулай итеп, уйламастан, Келәшкә китеп бардык. Монда минем нигезем генә бар. Ата йорты искергәч, аның урынына буән кеше өй салды. Бакчадагы чикләвек куагы гына бирешми, хәтер сагында тора һаман. Без Өч әтәч урамында гомер иткән дусларыбыз Хөснулла белән Сәлихага кайтып йөрибез, әле дә туры аларга килеп төштек Машина туктар-туктамастан кунакчыл хуҗа йөгереп чыгып урыс капканы шар ачь>п җибәрде. Б Чей эчеп алгач, без. дүртәүләп, гәүдә атамның каберен зиярәт кылдык, аннан Келәшнең барлык биләмәләрен диярлек урап чыктык Кызлар тавына күтәрелгәндә җиңел сөякле Хәсән абый бөтенебездән дә җитезрәк, алдарак менеп җитте дә безне җыр әйтеп каршылады Бөгелә сандалии, бөгелә Биек тауга менгәндә •Дуспары*1»— дип кычкырырмын Үлгәндә, җан биргәндә Шагыйрь, тау түбәсенә басып, дөньяның дүрт ягына сузылган ерак киңлекләргә карал, хәйран калды Көн чалт аяз. бөтен җиһан үтәдән-үтә күренеп тора иде. — Әллә ни биек тә түгел, ә үзе дөнья кендегемени?!—дип сокланды ул Кызлар тавына,— Бәген галәм синең уч төбеңдә икән ләбаса. Мостай Акмаиай бүген тыныч. Тыныч чакта ул аеруча серле, шомлы күренә. Аның өстенә түбәсе тырпайган Чагыл тавының шәүләсе яткан. Шәүлә селкенми дә. Кунак уйчанлана теште Нәрсә уйлый икән ул? Төбе күренмәс төпкел кешене шулай гамьгә саладыр, күрәсең. Нәрсәләр бар икән өнсез шул тирәнлекләрдә — шагыйрь йөрәгендә дә, күл күңелендә дә? Авылдан чакрым ярымнарда, Бүләк урманының читендәге Кызыл яр астында ташлар арасыннан суы теш сындырырлык салкын чишмә агыл чыга Аны «Әүлия чишмәсе» дибез Яр башында әүлиянең кабере дә бар. Ике гасыр әүвәл монда бер дәрвиш җирләнгән. Тора-бара шул изгегә әйләнгән. Килеп туктагач та Хәсән абый дәрвишне зиярәт кылырга өскә менеп китте. Мин аңа иярдем. Шагыйрьнең үзен дә ара тирә «дәрвиш» дип атын идек Моны үзе белгәч те. кушаматын кире какмады Хәтта ошатты булыр Кабер өстендәге бакыр купыга Туфан, йола үтәп, берничә көмеш тәңкә салды. Мин белгәннән бирле шушы савытта бакыр-ке- меш өзелми Бик тулып та бармый. Ьез бала вакытта болан дип аңлаталар иде «Әүлияга килгән сәдаканы ятимнәргә генә алырга ярый. Бүтән кеше кагылса, шунда ук кулы корый» Кем кул корудан курыкмасын? Шуңа күрә без малай чакта монда юаш. ятим Хәтем- җанны алып килә идек тә. бакыр купыдагы хәзинәне аның кулы белән көри идек. Әмма бөтенесен дә берьюлы алып бетерергә ярамый. Нәфеснең чиге булырга тиеш — анысын гына беләбез Куш уч белән сосып чишмә суын татып карагач, Хәсән абый тыныч кына әйтеп куйды — Мин шушы суны эчкән ничәнче адәм икән? Бихисаптыр. оһо—һо! — Тузга язылган тарихи мәгълүматларга караганда, дәрвишләрдән син беренче.— диде Наҗар — Дәрвиш белән дәрвиш күреште. Хәсән абын шаяруны кабул итте ахрысы Елмаеп куйды. — Дудин шигыре шушы чишмә турындамы? — Әйе. — Ул да моннан су эчтеме? — Эчте. Хәтта әйрән туглап та чемердә — Агиш та, Бикбаи да эчтеме? — Алар да эчте... — Уһ-у! Алайса, бу чынлап та әүлиялар чишмәсе икән ләбаса! Капыл шундый тойгы балкып китте күкрәгемдә минем туфрагымның суын кушучлап эчкәннән соң Хәсән Туфан күңелемә тагын да якыная теште. шушы суны татып караган кешеләргә карата туганлыгым яңарды. Бу изге чишме яныннан узган сукмакта моннан соң да кеше аягы тынмасын иде Шәиләми дә калдык: Бүләк арасы басуыннан бер геркем хатын-кыз чишмә янына тешге Алар башта, зык кубып. Раузаны сырып алды Бу хатыннарның байтагы сугыш елларында Рауза апаларыннан дәрес алган, бергәләп җәфа кичергән Тынычлана тешкеч, ят кунак белән тыйнак кына күрештеләр, шуннан Наҗар белән миңа чират җитте - Сынабрак карагыз әле бу абыегызга! Таныйсызмы? Иә?~- диде Наҗар — Әллә инде. — Таныш та кебек. . Авылда үткеннәрдән саналган Гелгайше исемле, кырыклар өстендәге хатын серен- ләп үк җибәрде — Әстәгъфирулла! Танымаска тагын! Таныйбыз! Тома надан түгелбез лә! *>ебезнең Һади Такташ абыебыз лабаса бу! — Хесән Туфан абыйга охшатсам инде? — диде бер яшь килен — Дөрес охшатасың.—дип раслады Рауза, үзенең элекке укучысы Гөлгайшәнең хатасын төзетүгә куанып Гөлгайшә дә тиз үк артка чигенмәде: — Кайсысы булса да әйбәт! Икесен дә яратып укыйбыз! — Хәсән Туфан абый, авылга кайткач, кичләтебрәк, безнең Ябалак урамын да ямьләтеп. бер узып китегез әле!—диде сипкелле кыз — Рәхәтләнеп тәрәзәләрдән карап калырбыз. — Азактан сагынып сөйләрбез,— дип өстәде бер моңлы тавыш — Мин буйдак бит. сеңелләр, кияүләрегез көнләшмәсме соң?— диде Туфан гадәтенчә башын читкәрәк борып — «Көнләшкәннәр көн күрмәсләр»,— дип җыр сүзләре белән җавап бирде төптән юан Рәсимә. Ябалак урамын «ямьләп узарга» Хәсән абый өзеп кенә вәгъдә бирмәде, һәм дөрес тә эшләде Кичкә Сәлиха мунча өлгертеп торган Ләүкәгә менеп алгач, күптәнге бер шигырьнеме, әллә пародиянеме хәтерләдем «Җаным мунча, үсәр өчен урын сайлар идем синдә, әгәр мемкин булса...» Әхмәт Фәйзигә яки Туфанның үзенә кагылмый идеме икән бу сүзләр? Хәсән абый нигәдер игътибар итмәде моңа Мунчадан кайтышлый өйгә керергә ашыкмады, тастымалын башына бөркәнгән көе тышта калды. — Күкне чак кына тыңлыйсым бар. сез керә торыгыз,— диде ул. Аның йокысы зирәк, кош йокысы кебек сак иде. Бер мәл күзем ачсам, ул тәрәзә төбенә таянып, тулы айга карап тора. Нидер сызгалый да. ахрысы Яшел каләм белән ак кәгазь кисәге һәрчак аның үзе белән бит. Байтак вакытлар үткәч, мин ташка басылган шундый юлларны укыдым: Төн. Келәш тын Киңәшәдер кебек Җир белән күк Нидер турында. Йолдызларга гуя Кызлар тавы Әйтеп куя гәпнең соңында: «Күктән, читтән килгән нәрсә түгел. Җирдә туган һәр җан Җирнеке»... Иртәгесен Хәсән абый болай диде: — Ябалак урамының чибәрләре безне гафу итәр әле Син миңа Зыя Камали туган төякне күрсәт Без Базар урамына менеп киттек Туган төбәге шул аның. Бу урамның исеме әү- вәл бик ямьсез булган — әйтергә дә уңайсыз — Корчаңгылар урамы. Билгеле, монда черегән байлар яшәмәгәндер Булачак мәгърифәтче үтә фәкыйрь гаиләдә туган әмма ни кодрәт беләндер, Истамбулларга, Каһирәләргә җитеп, гыйлем алган Кодрәт дигәнем шул ягъни ул заманда да зиһен белән талантның кадерен белүчеләр, халык аңын яктырту өчен мал кызганмаучылар булган. Шуларның берсе, үсмер Зыяның акылын үз алтыныннан кыйммәт санап, аны укырга юнәлткән. Без, әлбәттә. Зыя Камалиның йорт нигезен табу түгел, аның исемен ишеткән кешене дә очратмадык Бәләкәй чагымда, әтиемә ияреп базарга чыкканда, аның, җиргә сеңеп беткән җимерек бер йортны күрсәтеп әйткәнен хәтерлим: «Бу алачыкта, улым, бик зур гыйлем иясе, мәшһүр кеше туган». Бер заман аның үзен дә. исемен дә, эшен дә телгә алу каты тыелды, онытырга кушылды. Ә бер онытылганны кабат хәтергә төшерү яңаны бар кылудан да авыррак Хәсән Туфан өчен яман көннәр башланганчы ук әле аның поэзиясе мине торган саен ныграк мавыктыра барды Андагы фикерләр һәм образлар яфрак өстендә әллә каян күренеп яткан вак кызыл җиләк .түгел, ә яфрак астына посып, сыгылып-сыгылып төшкән, сутлы, эре җимеш иде. Моны табу һәм күрү өчен миңа байтак ел кирәк булды. Бер заман шул кадәр мавыктым, аның эзеннән ияреп китәсем килде «Күршемнең теләге» дигән бер шигыремне «нәкъ Туфанча» китереп чыгарырга тырыштым Ләкин килеп чыкмады Туфанча язу өчен Туфан, тик Туфан гына булырга кирәклекне тиз аңладым. Әлеге иярчен шигырь теге елларда Хәсән абыйның күзенә чалынган бердәнбер шигырем булган Азактан үзе әйтте «Шуны укыгач, бу малайда шаукым булмагае»,— дип уйлаган идем диде Озын уналты ел буе: «Онытыгыз Ул юк инде»,—дип тукыдылар. Аның барын-югын ачык кына белмәсәк тә. күңел онытмады, ялган әмергә хәтер буйсынмады Фаҗигале шундый бер закон бар тормышта Халыкның бөек шәхесләрен тарих раслаганчы, ул шәхесләргә язмыш сынаулар, газаплар, хәтта җәфалар китерә. Менә татарда — Тукай, Җәлил. Туфан башкортта — Бабич, балкарда — Кулиев. Ул газаплар соңыннан халыкка рухи табыш, рухи байлык булып кайтты. Кешеләр шул байлыкның беһасән белергә тиеш Маңгаена «халык дошманы» дигән мөһер сугылган чакта, үзенең халык дусты булуын раслап, соклангыч әсәрләр язу вчен, күпме ихтыяр, күпме инану кирәк булгандыр, әйтик шул ук Хәсән Туфанга?! Ә бит ул үзе белән гел изгелек кенә алып кайтты уналты еллык явызлыктан Үч түгел, үпкә дә кәк кебек иде аның күңелендә Читлектән котылган кош та шулай, буш читлеге турында уйламый, азатлыкка куанып, һавалар киңлегендә рәхәт чигәдер Миңа 1956 елның җәендә Казанда аны каршылаучалар төркемендә булу шатлыгы эләкте Эләкмәскә дә мөмкин иде Бик мөмкин иде Уфа—Мәсиәү теплоходының капитаны ярдәм кулын сузды миңа. Ул болай булды Мәскәүгә барып әйләнергә, дөнья күрергә, аз-маз языштырырга ният итеп теплоходка утырдым Каютама килсәм анда бер әби урнашып алган Мин капитанга бардым Ул балалар уенчыгы >Ванька-встанька»га охшаш бер әкәмәт кеше булып чыкты. иБорчылма,— диде капитан.— бүтәнне табарбыз» Тар гына караңгы бер каютага, мактый-мактый, илтеп кертте Теплоход кузгалгач, хуҗа әйләнеп килде. — Әйбәтме? Каютаны әйтәм. — Әллә инде Ару бугай — Шәп бит! Үземнекеннәи дә шәбрәк Янында гына — ресторан — Алай әйбәт булгач, әйдә котлыйк! Ресторан эшлиме' Ул. чыгып, официантканы ияртеп үк керде һәм башланды котлашу Кают-компанияне дә капитан күперчеген дә радиорубканы да котладык. Котламаган җир калмады Томанлы бер иртәдә комга утырып та тордык Шөкер, тиз ычкындык алай Өченче көнне таң яктырганда Казанга килеп җиттек Минем Идел агымына каршы ары йөзәрлек хәл дә. капитал да капмады Казанда төшәргә ниятләдем «Ванька-встанька» елардай булып, боегып калды Гомер буе рәхмәт укыйм капитанга Әгәр минем каютага теге әбине урнаштырып, миңа «аннан да әйбәтрәген» бирмәсә. Казанга кул болгап кына уза торган кеше идем мин. югыйсә Татарстан Язучылар союзында, «иртәгә фәлән сәгатьтә, фәлән поезд белән Туфан кайта», дигән хәбәр гаралды Иртәнге мәлне яңгыр сибәләп торды Вокзалга күмәкләшеп бергә төшмәдек бугай, һәркем уз юлы белән килде Халык куп үгел. унлап кеше булгандыр. Сибгат Хәким, Габдрахман Минским Гали Хуҗи. Баян Гыиэзәт. Мостафа Ногманның барлыгын хәтерлим Кешенең аз булуы мине бераз сәерсендерде Соңыннан төшендем: имеш, Туфан әле бөтенләй акланып кайтмаган икән Белмәссең дөнья хәлләрен .. Артыңнан этәрмәгәндә, нигә тагылып барырга? Вагоннан нәкъ үзебез көткән Хәсән Туфан сикереп төште Әмма үл кочак җәяргә ашыкмады, сабырлык күрсәтте Бәлки, ятсыну да. тартыну дә. ниндидер кимсенү дә булгандыр. Яу җиңеп кайтмаган бит Ачылган кочакка ихлас омтылды Вокзал мәйданына чыктык Яңгыр тагын сибәли башлады Баксаң «этеп алган кешебезне өенә илтергә машина да юк икән Нигә алдан уйланмагандыр инде? Ул чакта машинага кытлык әллә ни түгел иде инде Сәбәбе бүтәндә булыр Үкенеп кенә түгел, әрнеп еитәм монысын: янәсе. Туфанны каршылау рәсми вакыйгага әйләнергә тиеш түгел. Җәяүледән җавап аз. Яшь чагында Баян Гыйззет бик чос, елдам иде Яшел «Москвич»иың ишегем җәһет кенә ачты да шоферга — Туфан кайтты бит!— дип кычкырды — Кем? Кем? — Туфан! II — Нинди Туфан? Кайтса ни? Мондый аңгыралыкка исе киткән Баян ишеккә башын бөтенләй тыкты Тиз арада яшел ■Москвич» тырылдый да башлады. Машинага Туфан. Минский, тагын кемнәрдер утырып китте Калганнарыбыз үз җаебыз белән Туфанның өенә юнәлдек Анда безне пилмән пешерел көтәләр иде Бу мәҗлестә сөйләнгән сүзләрне мин язып та, телдән дә хәтергә тешергәләдем Әмма Хәсән Туфанның ничәме еллар аерылышудан соң үз өендә әйткән иң мекатдәс сүзләрен кат-кат искә алам Без аның «тегендәге» хәл-әхвәлләрен сорашып, аңа кызгану, юату тойгылары белдерә башлагач, ул кырт кисте — Монысын куегыз еле. егетләр Әйдәгез, анабыз Әдәбият сөйгән ярыбыз Поэзия турында сөйләшик! Авыр сәгатьләрдә, кыен елларда күңел төшенкелегеннән еметсеэлөктеи менә нерсә коткарып калган икән аны — анабыз Әдәбият, сөйгән ярыбыз Поэзия Аралар да. вакытлар да аера алмады безне Уфада да. Казанда да бер беребезнең ишеген кагып та. какмый да кергөлеп тордык Хәсән Туфанга багышланган өемдәге беренче мәҗлестә күнәк херметенө ейткөи сүземне болай бетердем — Хәсән абый! Безнең еебезнең ишеге эчкә ачыла. Кулың буш булмаган чакларыңда аягың белән тибеп ач та рә«им ит! һәрвакыт! Хәсән абый сагаеп тыңлады. Бу мине шаяртмыймы дип. шым гына торып, тышкы ишекне ачып карады. — Шулай икән ләбаса!..—дип куанды сабый табигатьле шагыйрь — Минеке кайсы якка ачыла икән? Казанда, да. Аккош күлендә дә Туфан өенең. Туфан күңеленең ишеге минем өчен һәрвакыт ачык булды. 1968 елның бөркү июль көнендә, Горькиидан машина куып кайтышлый, тезгенне (ягьни рульне) Аккош күленә турылап. Туфан йортының бусага төбенә килеп туктадым Тәүдә Мөнҗия, аннан Хәсән абый болдырга чыкты. Мине күргәч, ул аптырап калды: — Нинди җилләр, нинди җеннәр китерде сине? — Машина җене! Кочаклаштык Аның, өрсәң, очып китәрдәй җиңел, какча гәүдәсенә тию рәхәт, әйтерсең, изге затка кагыласың — Бу юлы пегасың ак икән Тегесе җирән иде,— диде ул. машинага ымлап. Бу очрашу эзсез генә үтмәгән, шигъри юлларга әйләнгән: ..Менә шундый моңсу көннәремдә Казаннарга килеп чыгасың да, Аккош кулендәге ак каенга Пегасыңны бәйләп куясың да. Тик күршедән кергән кебек кенә. Торагыма килеп керәсең.. Сагынуларым, димәк, сиңа, Мостай, Барып җитә. җитә, күрәсең. Кичкә кадәр туйганчы икәү генә сөйләшеп утырдык. Үзен борчыган фикерләрен бәян итте ул: — Уйларым да. хисләрем дә тезгенсезрәк шул минем, кайсы вакыт өйрәнгән сукмактан читкә каералар, баш бирмиләр Бәгъзе берәүләр, бигрәк тә өлкән абыйлар килештереп җиткерми моны Иә бисмилласы. йә амины туры килми Үз язганыма вакыты белән үзем дә икеләнебрәк карыйм Фурманов ише комиссар кирәк миңа. Мостай... Мин гомерем буе каты сүздән, әче киңәштән курыкмадым, яман сүздән, ялган киңәштән курыктым Ул чакта мин аның сүзенә кушылдыммы-юкмы, хәтерләмим Әле уйлыйм да күңелем шуңа бик риза «Ярый әле. Хәсән абый, комиссарың, хәтта Фурмановка торырлык комиссарың, булмаган Чөнки син үзең өчен үзең солдат та, командир да. комиссар да. Әгәр алдан күрә белүче берәү синең буйсынмас талантыңны җитәкләп йөртсә, синнән ни калыр иде?»—дим. ...Караюы төшүгә шунда Аккош күлендә яшәгән Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Абдулла Әхмәт, Риза Ишморат, урманга чыгып, учак яктык. Кемдер бәрәңге китерде. Малай чакларны искә төшереп, аны көлгә күмдек. Тыя торган законның чыгасын алдан белмәү аркасында, бәрәңге өлгергәнче дип, «арыслан тотарлык» кына итеп, «тегене» дә капладык. Ул заманда кешенең нәфсе шашып китми, үз-үзен тыя ала иде. Көн эчендә кайтып җитәр өчен миңа, кояш белән бергә торып, юлга чыгарга кирәк. Яктыруга Мөнҗиянең чәй табыны әзер иде инде. Табын артында мин хуҗага әйтә салдым. — Миңа бүген. Хәсән абый, хак юл күрсәтүче комиссар кирәкмәгәе бит әле. Дөресрәге, лоцман — Казан дигән кайнап торган дәрья аша корабымны ничек алып чыгыйм, югыйсә? Инде боега башлаган Туфан кинәт җанланып китте. — Үзем! Комиссары да. лоцманы да — үзем! Киттек. Иртәнге Казан тыныч, юл аулак иде. Нинди генә урамнар, тыкрыклар, борылышлар, мәйданнар аша үтмәдек, тауга күтәрелдек, түбән төштек, бер уңга киттек, бер сулга киттек. Хәсән абый мине, чак кына шикләнми, бердәнбер дөрес курс белән алып барды Бәләкәй генә француз баласының, теле телгә йокмый, французча сөйләшүенә аптыраган кеше кебек, Хәсән Туфанның Казанда адашмавына хәйран калдым. Ул мине нәкь Уфа юлына китереп бастырды Хушлашыр өчен без машинадан чыктык. — Хәзер инде юлны белдем. Кире килгәндә адашмам. Әйдә, үзеңне Казанга илтеп куям,— дидем мин.— Чынлап әйтәм! — Оһо-һо! Шәбәйгән бу кучер егет — Алайса, әйдә бергәләп Уфага киттек! — Монысы ярар иде дә... — Әйдә машинага1 Мөнҗиягә юлдан хәбәр бирербез. Ул бер мизгел икеләнеп торды — Юк инде. Шагыйрьләр булсак та, алдан уйланмаган эшне эшләр яшьтәй узганбыз Хәсән абый юл читендә басып калды. Мин киттем. Азактан үкенде ул сәфәргә бергә чыкмаганына Мин дә үкендем. Әле дә үкеиәм Әүвәлгесен белмим әмма гомеренең соңгы егерме биш елында Хәсән Туфанның күңеле Башкортстанга нык тартылды, аерым башкорт азучыларының дусты гына түгел, безнең милли әдәбиятыбызның дусты булды ул Бәйрәмнәребездә түребездә утырды югалтулар кичергән көннәребезд» күз яшьләребезгә күз яшен кушты уңышларыбызга сөенде. елгерел җитмәгән - җимешләребез- өчен көенде Үзенең гомерлеккә яраткан тәсе — яшел кара белән безгә күпме катлар багышлап, күпме шигырьләр яздыП Баш- кортстаниың төсләре, бизәкләре, төннәре, таңнары чагылган шигырьләрне бергә җыйсаң, зур тәлгәш булыр иде Аида мәһабәт Ирәмәлнең сынын таныр идек, тын Дим, алкын Агыидел, йөгерек Сакмар, моңсу Ашкаэар суларының агышын күрер идек, дала җилләренең тау чыршыларының куш исен тояр идек, тугай кошларының таеышыи ише’ер идек Шигырьләрендә ул безнең җир-суыбыз белән серләште Куанды юанды, сагышланды Ашиазарның нигә боекканын, юлыннан туктап, аның талларыннан сорашты Туктат әле. Наҗар, айгырыңны Төшик әле. төшик арбадан Нигв бу су шундый моңсу икәиГ Сорыйк әле шуны таллардан Шагыйрьләрне ул яшеиә-картына ыруына-затыиа аермады Йә шагыйрь дип таныды иә бөтенләй танымады. Сәифи Кудаш. Сәгыйт Агиш, Баязит Бикбаи, Кадыйр Даян Наҗар Нәҗми Муса Гали. Гыйлемдар Рамазанов Рәми Гарипов, Рафаэль Сафин белән мәҗлес уртаклашты, дусларча әңгәмәләргә керде Аның белән һәр очрашу дөнья ваклыкларын онытып торырга һәм тормышның, кешеләрнең, сәнгатьнең асылы турында уйланырга мәҗбүр итә торган иде Күңеле аның Башкортстанга тартылды Үз җирендә руны тешен. үз мохитыннан суынып, җанына дәва һәм тынычлык эзләп омтылмады ул башка тарафларга Юк. бүтәннәрнең аны пәйгамбәр дип тануын теләмәде, чәнки ул үз иленең пәйгамбәре иде Үз туфрагына бирелгәне, үз халкын фидакарь сөйгәне өчен дә ул башка җирләрне башка халыкларны яратты Моны күңеле киң. фикере азат вөҗданы керләнмәгән кешеләр генә булдыра Уфа белән һәр хушлашкан саен ул ямансулап китә иде Бабич эзе калган урамнарга «Хуш!» диюләр җиңел дисеңме' — Син кил безгә.— димиләр бит алар — Кайт син безгә!— диләр шикелле Кайтмас шул инде Гомерлеккә сагыш калдырып, мәңгегә китте ул Озак яшәп китте. рәхәт тә, кыен да яшәп нитте, ләкин ул дөньяга хәтере калып. язмышына зарланып китмәде. Монысын һәркем раслар. Мин аның сырхау чагын да. кәефсез чагын да. өметсез чагын да күрмәдем Казан зиратында аның соңгы төяге янына килеп баскач та. монда Хесан Туфач ята диген төшенчәне аңым кабул итмәде Аяк очына кызыл чәчкә салдым Чәчкә түгел, күкрәгемнән суырып алып, йөрәгемнең бер кисәген салдым