Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бәхет турында уйлану

Каләмдәшебез, 1968 елдан СССР Язучылар союзы әгъзасы танылган шагыйрь, прозаик һәм драматург Фәнис Яруллинга 50 яшь тулды Фәнис Гатаулла улы Яруллин 1938 елның 9 фев ралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында туган Җидееллык мәктәпне, аннан Баулы урта мәктәбендә сигезенче классны тәмамлагач. 1954 елда Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла, һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга Әмма күнегүләр вакытында турниктан егылып имгәнә, йөри алмас хәлдә кала Яшәү өчен, тормышта Н. Островский һәм аның герое — Павел Корчагин кебек үз урыныңны табу, чын кеше булу өчен көрәш башлана, ул 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәпне, аннан 1970 елда читтән торып укып В И УльяновЛенин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филодогия факультетын тәмамлый. Әмма чын батырлык, рухи коч иясе булып Ф Яруллин иҗатында танылды — яшәү көче, оптимизм, тормышны ярату белән сугарылган, заманча, көчле рухлы әдип була алды ул. Ф Яруллинның шигырь һәм хикәяләре башта Баулы район газетасында, аннан республика көндәлек матбугатында басыла. 1964 елда исә аның беренче мөстәкыйль китабы — Мин тормышны яратам исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде Аннары — хикәя балалар өчен шигырь җыентыклары Хәзерге көндә ул — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. -Аерылмас дустым» һәм Сулыш» исемле шигырь китаплары өчен ул 1978 елда Татарстан комсомолының М Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды Шулай ук аның җитмешенче, сиксәненче елларда дөнья күргән Җилкәннәр җилдә сынала ■ Кыйгак-кыйгак каз кычкыра повестьлары да укучылар тарафыннан җылы каршыланды Ф Яруллин — хикәя жанрында да матур уңышларга ирешкән язучы. Ул драматург буларак та танылды Әнә килә автомобиль» комедиясе. Г Камал исемендәге татар дәүләт академия һәм республика драма һәм комедия театрлары сәхнәсендә уйналып, уңыш казанды Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ф Яруллинга 1985 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде. 50 яшен әдип иҗат күтәренкелеге белән каршылый 1988 елда Шигырь китапханәсесериясендә аның зур сайланмасы дөнья күрәчәк. Юбилее белән котлап, без бу санда укучыларыбызга Ф Яруллинның яңа шигырьләрен тәкъдим итәбез

 

Бәхет турында уйлану

Әгәр бәхет шатлык кына булса, Шатлыкларны булды кичергәнем: Эшли алуыма сөенә-сөенә. Иңнәремдә таулар күчергәнем. Әгәр бәхет сөю-сөелү булса. Йөзгәнем бар сөю диңгезендә: Шул диңгезнең ачы тамчыларын Саклап йөртәм әле мин күземдә. Әгәр бәхет җиңүләрдән торса. Күргән булды минем җиңүләрне Янартауда басып торганым бар Давылларга ачып изүләрне. Әгәр бәхет дус-ишләрдән торса. Дусларымның булды алтыннары... Җуйсам да мин хәзер бик күпләрен. Йөрәгемдә калды ялкыннары. Бәхетне соң сөю-сөелүләрдән, Шатлыклардан аеру җиңелмени?! Җиңеп-җиңелеп, янып-ялкынланып Яшәү үзе бәхет түгелмени! Бер сукмак салыр идек йөзләреңдә яшьлек яме. Күзкәйләрең сөрмәле. Күзләреңә яшеренгән Мәхәббәтнең серләре. Күзләреңдәге серләрне Гел укыр, армас идем. Күңелеңдә ниләр барын Аңламый калмас идем. Синең күздән минем күзгә Күпме нур күчәр иде. Ике күңел арасында Чәчәкләр үсәр иде. Шул чәчәкләр арасыннан Бер сукмак салыр идек. Серле мәхәббәт илендә Мәңгегә калыр идек. « Ятамын юрган астында Салкыннан куырылып. Чапмыйлар хәтта уйлар да Ат кебек томырылып. Кышларның салкын вакыты. Язларга әле иртә. Җилләр дә. өйгә керт диеп. Черт-черт тәрәзә чиртә. Китегез, кит, кертә алмыйм. Үпкәләмәгез, җилләр. Иркенлек сөйгән җилләргә Бик кысан безнең өйләр. Исегез дала-кырларда йөрүнең тәмен татып. Кысанлыкта яшәгәнче Иркендә үлү артык.

Оныт Оныт әйдә, үпкәләмим, Алма мине телгә дә. Онытып, син йөрәгемне Парә-парә телгәлә. Очрашканда, күрмичә кит, Җаным үксеп еласын. Күкрәгемдә көне-төне Җилдавыллар уласын. Оныт әйдә, гамьсезлегең Шундый хәлгә җиткерсен — Хисләремнең һәр тамчысын Ярсу диңгез иттерсен. Шул чагында, теләп синең Игътибарың яуларга, Үрелермен болытларга. Үрмәләрмен тауларга. Оныт мине, утларга сал. Ташла әйдә суларга. Өйрәт шулай уттан — янмый, Судан батмый чыгарга. Җир — зур йомгак, Урый язмышларны, Җеп очларын яшереп бик эчкә. Тик бер җебен генә тартып кара, Уннарча җеп чыгачак өскә. Миллион язмышларны урый-урый. Әйләнә Җир көн-төн. әйләнә. Торган саен күбрәк җепнең очы Бер-берсенә килеп бәйләнә. Язмыш җебен сүтеп караганда Сак эш ит, син берүк. Кешелек. Урар җаен табып булмас аннан, Йомгагыбыз куйса бүселеп... Бер шатлыгымны аккош иттереп Очырган идем ак юллар юрап, Явыз браконьер атып төшерде, Оча алмады аккошым ерак. Шул көннән бирле аккошларымны Зәңгәр күкләргә очырам сирәк: Шатлыкларымны — аккошларымны Браконьерлардан сакларга кирәк... Ут әйләнеп очкан күбәләктәй, Зур дөньяның нәни тирмәсендә — Әйләнәбез гомер буена без Үзебезнең язмыш тирәсендә. Чыгалмыйбыз олы орбитага,— Шул ут безне гүя бәйләп куйган. Язмышларның нәни учагында Күпме җаннар янып һәлак булган. Язмыш, язмыш, күп сорамыйм Синнән бер дә: Яманлыкны онытмаслык Хәтер бирмә: Йөрәгемне май капларлык Байлык бирмә; һичкем өчен сызланмаслык Саулык бирмә;Кешелегемне күмәрлек Шөһрәт бирмә; Сөюне таптап изәрлек Кодрәт бирмә; Усаллыктан сукраерлык Күңел бирмә... Кешеләрне туйдырырлык Гомер бирмә. Чит җирләрдә озак еллар йөреп Авылына кайткан бер картка Сорау биргәннәр ди якташлары. — Я. ниләр бар Тәмәкесен алып кабызган карт. Түбәтәен төзәтеп кигән. Ә аннары, тирән көрсенгән дә: — Чит җирләрдә сагыну бар,— дигән. Тукай Петербургта Салкын җилләр белән каршылады Петербург сине — пайтәхет. «Тешен сындырып бирә, диләр, имеш. Алла бүрегә бирсә дә бәхет»1 2 . Язмыш синнән барсын күпсенде шул — Үрелсәң дә бәхет кошына. Синең өчен түгел бит ул, диеп. Суга торды синең учыңа. Башкалада инде бер опера Карармындыр диеп килсәң дә. Челпәрәмә килде хыялларын — Алган билет калды кесәңдә. Маринский театрда- әнә Бара иде «Евгений Онегин». Татар тормышыннан шундый әсәр Язарга дип йөри идең син — Өлгермәдең. һаман шул хәстәлек Киртә куя торды юлыңа... Петербург ул чак зур хөрмәтен Күрсәталмый калды Россиянең боек улына. Әмма тарих бераз соң булса да Үз хатасын барыбер төзәтте: Үзең баралмаган театрга • Шүрале»ңне китереп күрсәтте. 1 Тукайның «Мәкал 2 Маринский театр Кешелегемне күмәрлек Шөһрәт бирмә; Сөюне таптап изәрлек Кодрәт бирмә; Усаллыктан сукраерлык Күңел бирмә... Кешеләрне туйдырырлык Гомер бирмә. Чит җирләрдә озак еллар йөреп Авылына кайткан бер картка Сорау биргәннәр ди якташлары. — Я. ниләр бар читтә, еракта? Ик е Язны тамчы ашыктыра: — Тиз-тиз-тиз! Тәрәзәдә карап тора Ике күз. Бал кортлары оча башлый Без-без-без! Тәрәзәдән карап тора Ике күз. Уйный яфрак бураннары, Тышта көз. күз Тәрәзәдән карап тора Ике күз. Кышлар җитә, тел очында Туңа сүз. Тәрәзәдән карап тора Ике күз. Бик ваемсыз түгелме соң Кайчак без?— Тәрәзәдән карап тора Ике күз. Алданып та куям кайчакларда Инде бүтән гашыйк була алмыйм, Очрамыймы әллә кешесе? Чибәрләрне күрсәм, борылып карыйм. Юкмы диеп синең төслесе. Очрамый да түгел, очрап тора Карашы — таң, йөзе — кояшлар. Тик берсе дә аның син булмый шул, Була бары сиңа охшашлар. Алданып та куям кайчакларда Охшаш йөзләр китсә чалынып. Яшимен мин шулай әллә! сиңа. Әллә мәхәббәткә табынып. Очкын калсын Яратып бер кара әле күзләремә, Карашыңнан ут йөгерсен йөзләремә. Шушы утның очкынын да сүндермичә Алып кереп китим әле көзләремә. Көзләремнең озын, салкын кичләрендә Соңгы күмер сүнгән чакта мичләремдә, Шушы уттан бәлки җылы алырмын да Бер талпынып куярмын мин хисләремдә. Кабына алмам, табына алмам, беләм ансын, Йодрык кадәр йөрәк тагын күпме янсын? Ә шулай да иң ахыргы җырым өчен Күкрәгемдә бер булса да очкын калсын. Заман гел-гел ашыктыра безне. Алга текәлгәннәр барлык күзләр. Тәгәрмәчкә каткан балчык кебек Читкә сибелеп кала кирәксезләр. Тизлек арткан саен, җаннар ярсый. Җитдиләнә бара безнең йөзләр. Куркакларга заман арбасында Урын бетә — коела йөрәксезләр. Без барабыз иңләп олы юлны. Бер-беренә кушыла күпме эзләр. Авып кала безнең җилебездән Тамырлары черек — терәксехзәр. Сезне яратканга, дусларым Йөз төрле чир белән тәпәләшеп Үтсәләр дә көз һәм кышларым. Зар сораган телне тешләп калдым. Сезне яратканга, дусларым. Күрсәтмәдем сары сагышымны. Белгертмәдем эчем пошканын. Шулай җиңел булган өчен түгел. Сезне яратканга, дусларым. Сезнекеннән зуррак уңышым булса. Шатлыгымнан күккә очмадым. Шашып сөенә белмәгәнгә түгел Сезне яратканга, дусларым. Сезнең дошманнарга кул бирмәдем. Бер кысуга Тилмерсә дә кайчак учларым - Сезне яратканга, сезне яратканга. Сезне яратканга, дусларым.