Логотип Казан Утлары
Шигърият

Юмор-сатира

Рәдиф Гатауллин

« Әбүҗаһил »-сталинчыларга

Пычранган рух. онытылган иман.. Мәхрүм вөҗдан якты кәгъбәдән. Үзенә табынумы таләп итә?' Сакла, заман, шундый бәндәдән Кызаруны белмәс дуңгыз битле Сүзе аерыл! ан гамәлдән Ә дәрәҗә яулый, ул дан «яулый» Тартынмый һич иң зур дәгъвадан. Неонаполеон... Нишләр гавам? Дөнья сизми калса афәтне. Йоклап ирләр, илләр?. Әнә шулай Оягсызның сукса сәгате?!— Үз вакытын чамалыйлар алар: Әгәр артса җирдә битарафлар. Өскә чыга ялган сәнгате! Салкын, хиссез, кешелексез акыл. Эшкә җигел Мәкер-хәйләне. Кара хөкем белән тамгаласа һәм юк итсә күпме адәмне. Саф беркатлы, ихлас күңелләрне. Калканы юк. туры фикерне’ Шул ук тамга белән тамгаласа Күңел җимешләрен — шигырьне' Фашизмның үзе шикелле? А. явызлык!.. Вакытында нигә Туктатмыйбыз әле без аны?! — Әбүҗаһил күтәрелеп чыгып Юк итәчәк бәген дөньяны! Хаклык! Кайчак нинди әдәп саклан Кү г йомасын икән барсына'* Син би көчле! Ирек бирмә' Кешем' Күпме сабак, гынбрәт бар сиңа Күнне күргән Кояш аегында! ...Уяулыгын җуя күрмә. Илем!

Маннур Саттаров

Производство такмаклары

Елтыр-елтыр ут күренә. Бездә түгел, конторда. Өч бухгалтер акча түли Шомбай дигән монтерга Тот бокалын, Габделбарый. Хуҗалык сини карый Зур окладлы эш сорамыйм. Заве клад та ярый. Кы гарып банган кояшнын Залга төшә яктысы. Җыелыш за тларында у за Эш көнемнең яртысы. Уйсу җирдә су җыела. Шунда казлар коена Ялагайлар активында Тордың гомер буена. Алма бирел ашатырлар. Ашама, лапыкаем Ялган кәгазь яс аз ырлар. Ясама, җаныкаем Кулымдагы йөзегемнең Сакланды кашы гына Протезына мөдир түзәр. Сөйләмә каршы гына. Исә җилләр, исә җилләр. Искән җилләр файдага Искән җилне сина яздык Эш хакың ал. каннага. Биек, биек бит әле. Биек тауның итәге • Мендек» диеп отчет яздың Менәсе бар бит әле.