Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗУЧЫ ҺӘМ ХАЛЫК КОМИССАРЫ

ШӘҺИТ ӘХМӘДИЕВНЕҢ ТУУЫНА 100 ЕЛ у мәкаләне кечкенә бер истәлектән башлыйсым килә. Яшь Совет иле өчен авыр вакытлар иде. Безнең Тәтеш балалар йортында ашау-эчу, кием-салым яклары начар Шуның өстенә җитәкчеләр, складта, ашханәдә эшләүчеләр кәкре куллы. Өлкәнрәк яшьтәге балалар төрле оешмаларга жа- лоба язалар, түзә алмыйча качып китәШундый авыр көннәрнең берсендә без миски, кашыклар белән шак-шок «барабан кагып» кухня тәрәзәсе каршында чират торганда, ашханәгә кара мыеклы, урта яшьләрдәге ир кеше килеп керде Бер мәл безгә сүзсез карап торганнан соң, ул озын-озын такта өстәлләр буеннан үтте, аннары минем яныма утырды да, яңа гына алган сыек умачны болгатып карады, ризасызлык белән чыраен сытты. Без үзара «апара корсак» дип йөрткән ашханә мөдчре моны күрү — Чит кешегә монда керергә ярамый Хәзер үк чыгып китегез! —дип каты ачуланып, аны куа башлады Шунда каяндыр килеп чыккан директор, ашханә мөдирен читкәрәк этәреп — Исәнмесез, иптәш нарком Ничек килеп җиттегез? Хәбәр иткән булсагыз, пристаньга төшеп каршылаган булыо идек,— дип күрешеп төчеләнергә тотынды. Бу «чит кеше» өяз мәктәпләрендә уку- укыту эшләре белән танышырга һәм безнең арадон кемнәрдер зарланып язган жалобаны тикшерергә дип Казаннан килгән мәгариф халык комиссары Әхмәдиев булып чыкты Гадәттә андый начальникларны, инспекторларны безнең директор тарантас җиккән ат белом пристаньга төшеп үзе каршылый торган иде Ә бу, кэри хәбәр итмичә, көтмәгәндә килеп төшкән, дип сөйләделәр Ашханәдән соң, ул безнең торак бүлмәләрен йереп чыкты, аның белән килгән агай складларда ревизия ясады Аннары безне клубка җыеп ничек торуыбызны сорашты Казандагы ФЗӨ мәктәпләренә. Тат- рабфакка укырга керергә киңәш итте Иң азактан — Монда булган башбаштаклыкны, хуҗасызлыкмы бетерергә, тормышыгызны тәртипкә салырга ярдәм итәрбез.— диде — Сезнең кебек мин үзем дә кечкенәдән ятимлектә, кеше типкесендә үстем, шартлар авыр булса да мәдрәсәдә укып белем алдым Яңа тормыш кооу өчен илгә белемле кешеләр кирәк. Сез дә тырышып укыгыз, зур эшләргә сәләтле аңлы гражданнар булып үсәргә тырышыгыз. Моңарчы безнең белән беркемнең дә болай кешечә җылы сөйләшкәне юк иде Аны озатырга пристаныа күпләребез төште. Пароходка кереп утырганда ул тагын бер кабат безгә ФЗӨ мәктәпләренә укырга керергә киңәш итте һәм әгәр нинди дә булса тоткарлык килеп чыкса, ярдәм кирәк булса, минем янга комиссариатка килегез, дип саубуллашты Аннан соң күп тә үтмәде, безгә яңа директор килде, тормышыбыз һәм укуларыбыз сизелерлек рәтләнде Шул ук елны безнең байтагыбыз аның киңәше буенча һөнәр мәктәпләренә керде, күпләребезгә укып аякка басарга шул ярдәм итте. Икенче мәртәбә Шәһит абый Әхмедиев- не мин бераз соңрак, Казанда күрдем Ул чакны без. төрлебез төрле яктан килеп, Татполиграф ФЗӨ мәктәбендә укучылар, хәзерге Киров урамындагы кайчандыр профессор К Ф Фукс йорты булган бинада тулай торакта яши идек Азык-төлекнең кысан чагы, стипендия исәбенә бирелгән талон белән түләп тукланабыз Азактан беленде: олкәнрәк класста укучылардан ул талоннар ны типографиядә үзләре ясап, түләүсез ашаучылар да булган икән Әмма алар бик сан булганнар ашханәгә үзләре йөрмиләр, нәт- лнт, ботка алып кайтырга котелок белән без малаи-шалаины җибәрәләр иде Шул эшто бер малай белен мин тотылдым Хөкем кыска булды безне мәктәптән куып чыгарып, төзәтү колониясенә җибәрергә карар кылдылар Әнә шулай, кеше гаебе өчен, көтмәгәндә зур бәлагә дучар булдым Күптән булган хәл. ачык хәтерләмим берәрсе киңәш иткәнме, үз белдегем белән ме — мин ярдәм эзләп, Кремльгә. Мәгариф 6 халык комиссариатына киттем. Әмма Шәһит абый инде комиссар түгел, авыру сәбәпле эштән чыккай иде Әле дә булса гаҗәплә- нәм, ничек кыюлыгым җиткәндер адресын табып, мин аның квартирасына барып кердем Шәһит абыйның сырхавы йеэенә чыккан, ул хәзер Тәтештә күргәндәге кебек көр күңелле түгел, шактый ябыккан, ничектер кечерәеп калган сыман иде Гаебемне яшермичә сөйләп биргәч, алай ярамый дип. нык кына тиргәп тә алды. Шулай да минем бу визитым аңа сәер тоелды бугай, бер мәл сүзсез генә миңа карап торганнан соң сорау бирде — Исемең ничек әле синең? Мине кайдан белеп, ничек киләсе иттең? Әллә берәрсе өйрәтеп җибәрдеме7 Мин аны Тәтештә балалар йортында күрел белүемне әйткәч, ул сизелерлек йомшара төште, телефоннан кемгәдер шалтыратып. бер юлга миче гафу итүләрен, мәктәптән куып чыгармауларын үтенде. Аннары мин чыгып китәргә борылганда — Бар. бүтән андый малайларга иярмә, тырышь1п укы, дип әйтеп калды Аннан бирле инде сулар күп акты, ә мин хәзерге Комлев урамында Ш Әхмәдиев торган йорт яныннан үткән саен аның ярдәмен эчке дулкынлану һәм рәхмәт хисе белән искә төшерәм Өченче мәртәбә Шәһит Әхмәдиев белән. төгәлрәге, әсәрләре, тәрҗемәи хәле белән мин утыз елдан соң гына очраштым һәм аның зур зшчәнлеген. катлаулы көрәш юлы үткәнлеген күрдем. Элекке Чистай өязенең Татар Ялтаны авылыннан чыгып киткән ун яшьлек ятим малай Шәһит, бәхет эзләп йөри торгач. Оренбургта кадими мәдрәсәгә барып керә һәм бай шәкертләргә хезмәт белән тукланып. гаять авыр шартларда укырга мәҗбүр була Биредә ул Галимҗан Ибраһимов белән якыннан дуслаша Схоластик укыту тәртибенә каршы күтәрелгән шәкертләр хәрәкәтендә башлап йөргәннәре өчен алар икесе дә мәдрәсәдән куылалар Аннары шул ук сәбәпләр аркасында Ш Әхмәдиев Уфадагы -Галия» мәдрәсәсеннән дә сөрелә Казахстанда балалар укытып бераз акча юнәткәч, үзлегеннән укып белемен күтәрү, университетка керү максаты белән. Ш Әхмәдиев 1910 елда Казанга кайта. Биредә ул бергә мәдрәсәдән куылган дусты Г Ибраһимов белән очраша Аларга бик кыен шартларда яшәргә туры килә Шәһит Әхмәдиевнең Казахстаннан алып кайткан барлы-юклы акчасы тиздән бетә, университет турындагы татлы хыяллар белән саубуллашырга, газета редакциясендә корректор. тәрҗемәче булып эшләргә туры килә Озакламыйча ул үзе дә каләм тибрәтә матбугат битләрендә беренче публицистик мәкаләләре, рецензияләре, аннары хикәя, әкият, нәсерләре белән күренә башлый; ул актив җәмәгать эшенә чума, искелеккә каршы көрәшүче демократик көчләр, иҗтимагый һәм милли азатлык, прогрессив әдәбият һәм сәнгать тарафдарлары сафына баса Аның 1913 елны «Йолдыз» газетасында басылган «Мөгаллим» исемле очеркында ирле-хатынлы авыл укытучыларының адәм түзә алмаслык фәкыйрь тормышы, тырыш хезмәте сурәтләнә. Очеркның азагында геройлары белән саубуллашканда, автор аларның күңелен күтәрергә теләп болай ди: «Милләтебезниң истикъбале (киләчәге) сезнең кебек эшлекле, каһарман мөгаллим вә мөгаллимәләргә баглы икәйен хәтердән чыгармагыз, сезнең бетен читенлеккә түзеп, җиң сызганып эшләвегез генә безгә өмет бирә. Сез милләтнең мәгънәви тамыры: сез нык булсагыз, аның яфрагы яшел, чәчәге матур, җимеше татлы булыр». Билгеле ки. хатын-кызны җәмгыять һәм шәригать богауларыннан, гаиләдә ирексезлектән азат итү, тормышта аңа ирләр белән тигез хокук бирү проблемасы революциягә кадәрге татар демократик әдәбиятында аның Г Ибраһимов. Ф Әмирхан, М. Га- фури кебек күренекле вәкилләре иҗатында зур урын били. Ул чор җәмәгатьчелеген борчыган бу мөһим эштә ялкынлы публицистик мәкаләләре әдәби әсәрләре белән Ш. Әхмәдиев тә актив катнаша. Бу җәһәттән аның 1912 елны «Бәянелхак» газетасының алты санында басылган «Суга баткан килен» исемле күләмле хикәясендәге героиня язмышы аеруча фаҗигале Бөтен тырышлыгын төрле юллар белән баюга багышлаган маклер карт Габдрахман үзе кебек үк ачкүэ һәм төскә-биткә дә бик кансыз Себер сәүдәгәренең зур мәһәренә кызыгып, нечкә күңелле сылу кызы Кәлимәне ирексезләп аңа хатынлыкка бирергә була. Әмма кыз риза түгел. Күз яшьләре белән ялварып та әтисе колак салмагач, туйдан соң пароходта Себергә китеп барганда бәхетсез кыз суга ташланып һәлак була. Шәһит Әхмәдиевнең күп әсәрләре, рус һәм дөнья әдәбиятыннан тәрҗемәләре балаларга багышланган, яшь буында Туган илгә мәхәббәт, дуслыкка тугрылык, гаделлек хисләре белән сугарылган, тормышны, табигать күренешләрен танып белергә, төрле хорафатлардан арынырга ярдәм итә. «Ай алдады» исемле хикәядә төнгә ат сакларга баручы авыл малаен абыйсы: урманга кергәч уңга борылып, айга таба бар, иптәшләрең шунда булыр, дип өйрәтеп җибәрә. Әмма малай урманга барып җиткәндә айның юнәлеше шактый үзгәргән була, кечкенә җайдак айга карап ялгыш юлдан китеп бара, иптәшләрен таба алмый Шул җилдавыллы карурманда төн буе адашып йөрсә дә. югалып калмый, әкиятләрдән ишетеп белгән шүрәлеләр. җен-пәриләрдән курку хисен җиңел, иртән таң атканда ике аты белән авылга исән-сау кайтып керә. Завод-фабрика эшчеләре балан аралашу, демократик әдипләр, журналистлар белән хезмәттәшлек Ш Әхмәдиеакә сыйнфый каршылыкларны күрергә, әсәрләрендә иҗтимагый проблемаларны күтәрергә этәргеч бирә «Хат һәм җаваплар» фантастик стильдә язылган «Аэропланда» исемле хикәяләрдә кара реакция кергәч киң таралган иҗтимагый чир — революцион иерәштән ваз кичеп, эчүчелек, әхлакый бозыклык сазлыгына баткан монафикъчылар сурәтләнә, аларның хыянәтчел фәлсәфәсе фаш ителә. Оригиналь әсәрләрдән тыш. Ш. Әхмәдие ■ әдәби тәрҗемә белән дә шегыльлә- иә. Драматург А Н. Островскийиың «Тешем ле урын» комедиясе «Сәйяр» труппасында беренче мәртәбә аның тәрҗемәсендә куела Лее Толстой Оскар Уайльд һәм башка классикларның атаклы әсәрләрен татар балалары туган телдә аның тәрҗемәсендә укыйШ. Әхмәдиевнең ялкынлы публицист булуын. татар вакытлы матбугатын үстерү юлында күп тырышлык куюын аеруча басым ясап күрсәтергә кирәк Иҗатының башлангыч чорында ук язылган «Хатыннар хәле». «Тигезсезләр» пьесасы. «Габдулла Тукайны искә алу», «балалар әдәбияты». «Г. Кариее бенефисы» һәм күпсанлы башка мәкалә һәм рецензияләрендә ул прогрессив әдәбиятны, сәнгатьне, алдынгы иҗат кечлерен яклап чыга 1914 елны «Йолдыз» газетасының еч санында басылган «Бездә сәнаигъ нәфисе» исемле мәкаләсендә автор шәригать законнары тыю нәтиҗәсендә гәнгәтебеэнең күп тармаклары үсмәвенә борчылып язганнан соң. татар театры спектакльләренә җентекле анализ ясый, яшь иҗат кечлеренең уенында очраган кытыршылыкларны бетерүгә юнәлдерелгән киңәшләрен әйтә, уңышларын мактап күңелләрен күтәрә Илдә патша монархиясе җимерелү белен, Ш. Әхмәдиевнең революцион һәм журиалистик эшчәнлеге аеруча киң колач ала. 1917 елның мартында тагарлар арасында беренче революцион-демократии оешма — Сәүдә приказчиклары һәм хезмәткәрләре бюросы оештырыла һәм Ш Әхмәдие* редакторлыгында «Аваз» газетасы чыга башлый. Характеры белән вак буржуаз газета булса да. ул татар хезмәт ияләрен революцион рухта тәрбияләүдә большевикларга зур ярдәм итә «Аваз» битләрендә «Прав да» газетасы материаллары. В И Ленинның «Новая жизнь» журналына җибәргән хаты тәрҗемә итеп басыла Ш. Әхмәдиев Мулланур Вахитов белән бергә завод, фабрикаларда үткәргән митингларда империалистик сугышны туктатуны таләп итеп, вакытлы хеиүмәтне аклаучы милли буржуазия вәкилләрен фаш итеп чыгышлар ясый 1918 елның башында ул Казан губернасы моселмәннары мәгариф комиссары, беренче татар совет газетасы «Эш» (хәзерге «Социалистик Татарстан»), аннары 1919 елның язында «Кызыл Армия» газетасына редактор итеп билгеләнә. боларның эшенә С Сәидгалиев К Якуб, Г. Ибраһимов. Ф бурнаш. Ф Әмирхан А Шамов Һәм башка күренекле җәмәгать эшлеклеләрен. язучыларны актуаль публицистик мәкаләләр, әдәби әсәрләр белән ка «ә- шырга җәлеп итә Гражданнар сугышынык авыр кеннәрендә Милләтләр Халык комиссариаты зур җаваплы бурыч йекләп. аңа шундый мандат бирә ■Бу мандатны күрсәтүче иптәш Шәһит Әхмәднев Идел буенда. Урал һәм Себердә мәселмаи пролетар оешмаларын торгызу һәм меселмаииар арасында коитррееолю циегә каршы керәшу буенча гадәттән тыш комиссия әгъзасы булып тора Иптәш Шәһит Әхмәдиее меселман пролетар матбугатын торгызучы вәкил ител җибәрелә Рос. Соц. Фед. Сое Республикасының барлык учреждениеләренә һәм аерым кешеләргә иптәш Ш. Әхмәдиеакә юл нерүдә һәм йекләтелгән эшен башкаруда ярдәм күрсәтергә кушыла Милләтләр эше буенча халык комиссары урынбасары С. С. Песткоескнн» 1919 елны РКП(б)ның Казан Губерна комитеты карары белән Ш Әхмәднев коммунистлар партиясе сафына кабул ителә февраль революциясенең беренче иеннәреинен большевиклар белән бер сафта керешүен иске алып, аның партия оажы 1917 олның мартыннан исәпләнә Тиздән Ш Әхмәдиеакә яңа җаваплы задание аны Бетенроссия Үзәк башкарма Комитетының «Кызыл шәрык» ииструктор-әгн тацион поездына комиссар ярдәмчесе һем татар, казах, үзбәк, теркмән. таҗи» телләрендә чыга торган газетага редактор итеп җибәрәләр Жирле халыкларның телен, гореф-гадәтләрен белүче һәм ялкынлы оратор Ш Әхмәднев бик күл шәһәрләрдә кышлак ларда гаскәри частьларда коммунистлар партиясе политикасын аңлату урыннарда совет учреждениеләрен оештыру буенча фидакарь эш башкара Урыннарда милли кадрлар җитмәу сәбәп ле Ш Әхмәднев гражданнар сугышыннан соң да партия Үзәк Комитеты кушуы буе», ча Урта Азиядә кала һем Теристән Совет республикасының беренче мәгариф комие сары, мәгариф работниклары профсоюз председателе һем «Иштиракнюн» газетасы редакторы булып эшли 1971 олның январенда Ташкент шәһәрендә Ш Әхмәднев җигемчелегендә Теркстан культура работник ларының үзбәк казах, кыргыз. тәрекмәи орфографияләрен реформалау һем камилләштерүгә багышланган съезды үткәрелә 1921 елны яшь Совет иленең күп елкәләрендә шул иселтән. Татарстанда да корылык нәтиҗәсендә коточкыч очлык бошлаи- ды. аңа каршы көрәш дәүләткүләм бурыч булып килеп басты Ачлыктан вафат булмас өчен меңләгән халык дәрьясы Урта Лзиягә агылган вакытта LU Әхмәдиев партия Үзәк Комитеты аша сорап, туган ягы Татарстанга кайтып, ачлыкка каршы көрәшкә чума, мәгариф халык комиссары буларак, ятимнәр өчен республикада балалар йортлары, һөнәр мастерскойлары, шәһәр һәм авыл җирендә балалар өчен җәмәгать ашханәләре оештыруга күп көч куя. Безнең көннәрдәге Культура һәм Мәгариф министрлыклары. Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе буенча Дәүләт комитеты. төрле иҗат һәм фән оешмалары эше белән җитәкчелекне ул вакытта Ш. Әхмәдиев карамагындагы бер Мәгариф халык комиссариаты башкарган, әйтергә кирәк, начар башкармаган 1924 елның октябрендә Татарстанда уку-укыту эшләре белән якыннан танышканнан соң. РСФСР мәгариф халык комиссары А В Луначарский Ш Әхмә- диевнең бу эшчәнлегеи югары бәяләп болай диде «Татарстан, һичшиксез, берүзе өчен генә эшләми, шунлыктан мин бу мәсьәләдә Татарстан җөмһүрияте җитәкчеләре, бигрәк тә мәгариф халык комиссары Әхмәдиев белән бертөсле уйлыйм» («Кызыл Татарстан» 1924, 6 ноябрь) Авыр көрәш елларында күпкырлы фидакарь эшчәнлеге белән хезмәт ияләренең ихтирамын казанган Ш Әхмәдиев партиянең Татарстан Өлкә Комитеты бюросы членлыгына кандидат. СССР Милләтләр Советы члены итеп сайлана Шул ук вакытта ул газета, журналларда актив катнаша, Мулланур Вахитов, Г Ибраһимов белән бергә эшләгән еллары турында истәлекләр яза, «Ленин һәм мәгариф», «Мостафа иптәш Себхи» һәм күпсанлы башка публицистик мәкаләләр язып бастыра Кечкенәдән ачлы-туклы яшәп үсү, киеренке көрәш еллары эзсез калмый Егерменче еллар азагында Ш. Әхмәдиевнең сәламәтлеге начарлана. Ул 1930 елның 12 августында 41 яшендә каты авырудан вафат була. Казанның Үзәк культура һәм ял паркы янындагы Туганнар зиратында җирләнә. Халык бәхете өчен көрәшчеләр онытылмый. Ш. Әхмәдиевнең якты исеме хезмәт ияләре күңелендә яши. Аның иҗтимагый һәм иҗади эшчәнлеге хакында замандашлары Г Ибраһимов. Ш Бабич, X. Кәрим. М. Гайнуллин язып калдырган; безнең көннәрдә М. Мөхәррәмов. М. Сәйдәшева, М. Мулюков һ. б хезмәтләрендә яктыртылды. Татарстан китап нәшриятында «Үлемсез исемнәр» сериясендә М. Мөхәррәмов>>ың Ш. Әхмәдиевкә багышланган «Труженик революции» исемле документаль повесте аерым китап булып басыла. Коммунистлар партиясенең турылыклы улы, ялкынлы трибун һәм әдип Ш. Әхмәдиевнең иҗади мирасы — безнең мәдәни хәзинәбез. аның бетен тормыш һәм көрәш юлы туган халкына фидакарь хезмәт үрнәге булып тора