Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР МУЗЫКАСЫ ФИДАКАРЕ

Бишенче елгы буржуаз-демократик революция тәэсирендә мәйданга чыккан һәм мәдәниятебез күгендә йолдыз булып кабынган зыялыларыбыз арасында Гата Исхакый- ның да исеме күренекле урында. Аның гасыр башында һәм совет властеның беренче елларында публицистика, педагогика, татар фольклорын жыю елкәсендәге хезмәтләре әдәбият галимнәренә берникадәр таныш. Әмма бетен гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган бу фидакарь шәхеснең милли музыка мирасын туплау, бастырып чыгару һәм музыкаль педагогика елкәсендәге хезмәтләре культурабыз тарихында тиешле урынын алган дип булмый әле Халык көйләрен нотага салып Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк жыентыклар итеп бастырып чыгарган Гата Исхакыйның исеме ничектер күләгәдә кала килде Игмет килеп нигез салган Моннан 200-250 еллар чамасы элек Казан шәһәреннән тагы бер күчү дулкыны булып ала. Монысы исә сәүдәгәрләр була Гаиләләре белән сәүдәгәр Гаффаровлар, Исхаковлар, Шәрәфиләр килеп урнашканнан соң авылда тирә-якта атаклы ярминкәләр була башлый. Җәен иген иккән, кышын сәүдә белән Мәкәрҗәгә. Урта Азиягә йөреп кәсеп иткән һәм Казан белән туганлык мөнәсәбәтен өзмәгән Исхаковлар нәселеннән булган Камалетдин абзый гаиләсендә 1885 елның 11 августында икенче бала булып Гата дөньяга килә. Камалетдин абзый, улының яше җитү белән, аны күрше Сыербаш авылындагы туганы Зариф мулла мәдрәсәсенә укырга бирә Мәдрәсәне тәмамлагач, ул 1899-1903 елларда шул ук авылда түбән сыйныф шәкертләрен укыту белән шөгыльләнә. 1904 елда Гата Троицк шәһәрендәге Зәйнулла ишан мәдрәсәсенә укырга керә Ул вакытта татар культура үзәкләреннән берсе саналган Троицк шәһәре, андагы мохит егетнең рухи үсешенә зур йогынты ясаган. Билгеле булганча, бу елларда Троицкида музыка түгәрәкләре оеша Шәһәрдәге приказчиклар клубында кыллы оркестр эшли, концертлар еш булып тора Анда танылган татар җырчылары Мирфәиз Бабаҗанов. Мөхәммәтҗан Гобәйдуллин да катнаша Шәһәрнең музыкаль тормышында җырчы Мирфәиз Бабаҗанов кымызханәсе дә зур роль уйный. Анда атар, башкорт җырчылары. казах акыннары, курайчылар, гармунчылар, думбырачылар еш чыгыш ясый Кымызханәдә күпсанлы музыка сөючеләр, шәкертләр, демократик интеллигенция вәкилләре җыелып татар музыка сәнгатенең үсеше турында әңгәмәләр коралар Бу иҗади атмосфера Гатаның музыкаль сәләтен үстерүгә зур йогынты ясый. Уп шул вакытта мандолина, скрипкада уйнарга өйрәнә, музыка теориясе белән таныша «Рәсүлняидә укыган елларны ул мәдрәсәдә демократик реформалар, дөньяви фәннәрне уку программасына кертүне хуплый, алдынгы карашлы шәкертләр белән якыннан дуслаша һәм кадимчелеккә каршы хәрәкәттә актив катнаша. Әнә шуның өчен Зәйнулла ишан 1907 елның көзендә унике шәкертне, шул исәптән Гата Исхакыи, Йосыф Шәркый-Диликамов. Исмәгыйль Йонысов һәм башкаларны мәдрәсәдән китәргә мәҗбүр итә. «Рәсүлия- мәдрәсәсеннән киткән чакта Гата инде халыкка, татар мәдәниятенә хезмәт итү идеяләре белән рухланган яшь егет була Әмма ул алга таба белем алу кирәклеген аңлый һәм Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә китәргә ниятли Казах далаларында балалар укытып берникадәр акча эшләгәч. 1908 елның көзендә ул Уфага юл тота Гата Исхакыи чыгышы буенча борынгы татар авылы Абдулладан (элекке Бере өязе, Яркәй волосте). Риваятьләргә караганда бу авылга моннан 400-450 еллар элек Казан ягыннан абыйлы-энеле Габдулла, Тайморза һәм һәм, кабул итү имтиханнарын уңышлы тапшырып, «Галия» шәкерте булуга ирешә Бу мәдрәсәдәге иҗади атмосфера Гатаның рухи омтылышларына яңа кеч, дәрт өсти Ул Галимҗан Ибраһимов. Мәҗит Гафури. Шәһит Әхмәдиев. Гыйбад Алпаров белән бергә укый, бергә иҗади түгәрәкләргә йөри «Галия»дә укыган елларда Гатаның музыка белән мавыгуы көчәя һәм җитди шөгыльгә әверелә Ул кыллы оркестрда, шәкертләр хорында катнаша, халык көйләрен нотага салу белән мавыга 1909 елның җәендә әдәби түгәрәк әгъзалары төрле төбәкләрдә халык иҗаты әсәрләрен җыю эшен башлыйлар. Бу чорда Гата Исхакыйиың махсус рәвештл Бәләбәи өязе авылларында музыкаль фольклор үрнәкләрен җыйганлыгы мәгълүм 1910 елның көзендә Гата мәдрәсәнең читтән торып уку бүлегенә күчә һәм Чилә- бедә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый Ул шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнаша Кыллы оркестр, әдәби-муэыкаль кичәләр оештыра. Алга таба, сәнгать сөюче татар зыялылары ярдәме белән, шәһәрдә Гариф Борнаев җитәкчелегендәге «музыка-драма» җәмгыяте төзелә («Сибирия», 1913. 98 сан.) Бу дәвердә ул әдәбият Һәм татар теле дәресләренә яңа методик тәкъдимнәр, ярдәмлекләр әзерләп мәкаләләр яза һәм журналларда бастыра Мәсәлән «Шура» журналында «Мөҗәссәм әлифба», әдәбият теориясенә багышланган «Тәхрират» «Матбага вә хәрефләребез >. «Торки хәрефләребез хакында» һәм башка мәкаләләре дөнья күрә Чиләбедә торган вакытта Гата Исхакый өчен бер истәлекле вакыйга була ул 1912 елның язында Троицкига китеп баручы Тукай белән очрашу Билгеле булганча. Г. Тукай Уфадан Троицкига киткән чакта Полетаевка станциясе урынына ялгыш Чиләбе- тә бара торган поездга билет алып утырып китә. Аны озаткан Г Баттал тиз генә Чилә- бегә сәүдәгәр Галиевлөргә телеграмма бирә Алар аны каршы алалар һәм шәһәрнең татар интеллигенциясен җыеп мәҗлес уздыралар. Алар арасында Гата Исхакый да була. Бу очрашу Гага Исхакыйның бәген гомеренә якты бер истәлек булып кала. Соңыннан ул бу күрешү турында мәктәп балаларына, замандашларына еш сөйли торган була Тел, әдәбият укыту эшеннән тыш Гата Исхакый мандолинада уйнарга пирату курсларын Оештыра, үзенең музыкаль белемен камилләштерү өстендә дә эшли. Шул ук вакытта ул. музыка сөю ге татар яшьләренә багышлап, татарлардан беренче буларак ике китаптан торган зур күләмле кулланма төзи Ул «Мандолинада нота һәм цифра ысулы белән уйнарга ойрәтү» дигән исем астында 1913 һәм 1917 елларда Казанда басылып чыга. Хезмәтнең беренче өлеше элементар музыка теориясен, мандолинада уйнауның төрле ысулларын тасвирлауга багышланган Икенче елешеи исә мандолинада уйнау өчен әзерләнгән татар халык көйләре тәшкил итә Ноталы өлештә М Укмасыиның «Аяныч фәкыйрь». Г Тукайның «Бәйрәм бүген». «Тотса Мәскәүләр якаң> Мәкәрҗә Гайса» көенә җырланган «Пар ат» шигыреннән бер мөстәкыйль өзек М Гафуриның «Татардыр бабам» «Укыйк, шәкертләр», "Җөмһүрият» яки «Хан мәчете» шигырьләренә җырланган көйләр, «Башмак», «Чегән бәете», «Тәфтиләү», «Кара урман» кебек халык җырлары да урын алган Гага Исхакый үзенең бу китапларын чыгару максатын түбәндәгечә аңлата «һәр халыкның яшәве милли теле вә әдәбияты яшәве илә идекө һичкемнең инкяре килми торган хакыйкать Ихтирам зыялыларымыз милләтемеэнең мәдәниятенә чын күңелләре белән ябышып, һәркейсы үзенең кулыннан килгән кадәр төрле-төрле әдәби романлар. хикәятләр, пьесалар, халык җырлары кебек нәрсәләрне мәйданга куйдылар Бу эшләре белән алар халкымызга хакыйкатьтә бик зур хезмәт күрсәттеләр Мин дә үземнең күңел багладымымнан зыялыларымыз белән бер фикердәмон Безгә милли җырлары- мызны югалтырга ярамаган кебек милли кейләремезне дә югалтмый сакларга тиеш Хәзерге көндә ногата алынмаган булу сәбәпле безнең борынгы милли көйләремез югалып бара диярлек Коиләромеэнө югалтмый саклау өчен беренче чара — аларны нотага алу, дип беләм» Музыка теориясе турыида татар телендә язылган өлешне, алтмышка якын җырның текстын һәм ноталарын эченә алган бу китаплар татар культурасында зур яңалык булып кабул ителә Алар тиз арада халык арасында таралып бетә Музыка сөю челәрдән авторга күпсанлы хатлар килә, газегжурналларда уңай рецензияләр чыга Мәсәлән, бу хакта композитор һәм фольклорчы Солтан Габәши түЬәндәгечә аза: «Гата Исхакый тарафыннан мандолинага ноталар бастырылып чытарылды. Бу ноталар татар дөньясында чыккан беренче ноталар иде ана кадер 1896-1897 елларда рус галиме С. Г Рыбаков «Урал мөселманнарының музыка һәм җырлары» исемле бөр зур җыентык һәм ноталар бастырып чыгарган нде Ләкин ул җыентык галимнәр арасында фәнни бор әсәр булып калды Гата Исхакый җыентыкларында көнләр гади рәвештә язылган булса да, алар халык арасында бик тизлек белен таралып беттеләр Хәзерге көйдә ««тап кибетләрендә еларның нөсхәләре юи» 1917 елны Гата Исхакый үзенең «Әдәбият юллары» исемле дөреслеген басмага тапшыра Аңарда бу дәреслекне язу фикере «Галия» мәдрәсәсенең соңгы курсларында укыган вакытта туа һәм шул ук елларда языла да башлый Авторның әйтуе буенча бу хезмәт инде 1912 елны тәмам була. Әмма ул әсәрен бастырыр өчен күл заман наширләр тапмый нәтиҗәдә. әсәр бары тик 1917 елда гына басмага бирелә. Бастыру эше тагы тоткарлана һәм дәреслек 1920 елда гына «Сабах» матбагасында дөнья күрә. Урта мәктәпләр өчен исәпләнгән бу дәреслек татар әдәбияты һәм. гомумән, әдәбият теориясен укыту буенча үз заманында язылган татар дәреслекләре арасында иң уңышлыларыннан берсе була. 1916-17 елларда аның рус һәм Европа педагоглары тәҗрибәсенә таянып, башлангыч мәдрәсәләр өчен яңа ысул белән укырга өйрәтә торган «Мөҗәссәм әлифба» (Җисемле әлифба) һәм «Мөәссүр әлифба» (Сурәтле әлифба) исемле дәреслекләр әзерләп. бастырып чыгаруы билгеле Бөек Октябрь социалистик революциясен Гата Исхакый үзенең туган ягында. Абдулла авылында каршылый Совет властеның беренче көннәреннән үк ул яңа тормыш коруда, ярлылар комитетлары оештыруда актив катнаша 1917 елда ул Халык мәгарифе комиссариаты тарафыннан Авыргазы районы Яңа Карамалы авылына укытучы итеп җибәрелә. анда күренекле тел галиме Гыйбад Алпаров белән бергә эшли. 1918 елда авылына кире кайта һәм 1930 елга кадәр шунда укытучылык итә 1930-1937 елларда Гата Исхакый Дүртөйле мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли Иҗтимагый һәм педагогик эшчәнлегеннән тыш Гата Исхакый фән өлкәсендә дә хезмәтен дәвам итә, татар халык көйләрен җыеп нотага салу, аларның килеп чыгышы һәм таралышы турында мәгълүматлар туплап, күләмле яңа җыентык әзерләү өстендә эшли. Татар халык әкиятләре җыентыгын әзерли Бу җыентык һәм аның авторының эшчәнлеге хакында Галимҗан Ибраһимов 1921 елны болай дип яза «Халык әдәбиятыннан безнең матбугатта тик Хуҗа Бәдигыйның әсәрләре бар Әкиятләр һич тә җыелмаган иде Менә бу юлда Гата Исхакый иптәшнең мөһим бер хезмәте бар Ул садә, саф. матур көенчә, нәкъ халыкның үз телендә сөйләнгәнчә 500 биттән артык әкият җыйган (барлыгы 31 дәфтәр) Болар Татар җөмһүриятенең дәүләт нәшрияты кулында. Бүлек-бүлек басылачактыр» (Әсәрләр. Сигез томда. 5 т Казан, 1978, 492 6 ) Матбугатта Гата Исхакыйның аерым хикәяләре дә басыла. Шулардай, «Шәһәргә укырга китү» исемлесе Г Ибраһимов хикәяләре белән берлектә «Күчмә уку китаплары» (Казан, 1921) җыентыгында дөнья күргән. Гата Исхакыйның эшчәнлеге Татарстан Халык мәгариф комиссариаты тарафыннан уңай бәяләнә һәм аның мөһим фәнни хезмәтләрең бастырырга карар чыгарыла. Татар орфографиясе алмашыну сәбәпле, сәламәтлегенең начар булуына карамастан, ул үзенең хезмәтләрен соңгы көннәренә чаклы яңалифкә күчерә. Ул хезмәтләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт <Татар халык әкиятләре». «Татар халык мәкальләре». «Словарь- лөгать» Сәнәкчеләр» романы, «Авыллар тарихы буенча материаллар». Ул шулай ук музыка фольклорын җыю эшен дә дәвам иттерә Үзе җыйган халык көйләрен нотага салып, аларның килеп чыгышы, таралышы, башкарылу үзенчәлекләре турында белешмәләр туплап, күләмле җыентык бастырып чыгарырга ниятли. Моннан тыш Дүртөиледәге балалар үзешчән сәнгать түгәрәкләренә җитәкчелек итә. Шул төбәктәге авылларда бик күп концертлар, әдәби-музыкаль кичәләр оештыра Ул үзе җитәкчелек иткән түгәрәкләргә сәләтле яшьләрне тарта һәм аларны музыкага, гомумән, сәнгать дөньясына юнәлтергә тырыша Мәсәлән, сөекле җырчыбыз Фәридә Кудашева- ның талантына игътибар итеп, аны профессиональ сәнгатькә дәртләндерүче кешеләрнең берсе Гата Исхакый була XX йөз башы татар җәмгыятенең алдынгы иҗтимагый фикере тәэсирендә тәрбияләнгән халык массалары арасыннан чыккан Гата Исхакый туган халкының музыкаль ихтыяҗларын тирән аңлап, аңа армый-талмый хезмәт итте, культурабыз тарихында тирән эз калдырды Ләкин бу фидакарь кешенең барлык хыяллары да тормышка аша алмый. Аның тормышы фаҗигале тәмамлана. 1937 елны нахак гаеп белән кулга алына һәм 1942 елның 12 декабрендә Свердловск өлкәсендә вафат була Кызганычка каршы, Гата Исхакыйның күпчелек кулъязмалары, бай шәхси архивының язмышы әлегә кадәр билгеле түгел