Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШӘМАИЛЛӘР

Алармы хәзер дә күп кенә өйләрдә күрергә мөмкин Алтын язулы хәрефләр белән яктырып, гарәп язуының сәнгатьчә камиллеге белән балкып торган, гол чәчәкләр белән бизәлгән бу шәмаилләр халык тормышында элек-электән үз урынын алган, аның милли үзенчәлеген, рухи дөньясын, төрле ышануларын, фәлсәфи уйлануларын, зәвыгын һәм рухи кичерешләрен чагылдырган Әле соңгы вакытларга кадәр диярлек, шәмаилләргә карата бер яклы гына караш яшәп килде: аларның бары тик дини вазифалары гына күрсәтелеп, халыкның көнкүрешеннән һәм рухи дөньясыннан һәм гамәли сәнгатеннән ае рылгысыз булган бу җәүһәрләр ныклап, җеитектәп өйрәнүдән. галимнәр игътибары һәм фәнни эзләнүләрдән читтә калып килде. Соңгы елларда Татарстанның сыйлы сәнгать музеенда төрледән-тирле шәмаилләрдән тукланган тулы бер коллекция барлыкка килде. Бу коллекция белән танышканда тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташкан гаҗәеп һә.м тиңсез бер сәнгать әсәрләре белән очрашасың. Шәмаилләрнең кайчан, каян һәм ничек барлыкка килүе сер пәрдәсе ар тына яшеренгән Халык аларны »аятелкөр< и», «дога» дип Тә атап йөртә. Мө еепманнар ечен изге саналган урыннарның рәсеме төшерелгән, төрле гөнаһлар дан һәм явыз көчләрдән саклаучы «изге язулар» һәм догалар язылган бу шәмаилләрнең тамыры халыкның мәҗүсилек чорыгиан ук — иң гади ышанула- рыниан килә дип уйларга кирәк. Ә инде борынгы Болырда ислам дине кабул ителгәч, шәмаилләрдәге язулар Коръәннең төрле аятьләрен, аерым сурәләрен аңлатуга йөз тота. Әлбәттә. Коръәннән алынган һәм дини эчтәлектәге язулар белән беррәттән, шәмаилләрдә фәлсәфи үгетнәсихәт. Көнчыгыш әдәбиятыннан аерым өзекләр, халык акылы тудырган канатлы сүзләр до урын алган. Халык иҗаты үсә барган саен, чор сулышына бәйле рәвештә, шәмаилләрдә бүтән төсмерләр дә чагылыш таба бара: хәрефләрнең билгеле бер төзелешенә табигать күренешләрен, халыкның матурлыкка һәм камиллеккә омтылуын, рухи идеалларын чагылдырган бизәкләр һәм сурәт рәсемнәр пәйда була. Әлбәттә, руханилар һәм сәүдә табыш ихтыяҗларын алга сөрүчеләр шәмаилләр махсус остаханәләрдә һәм типографияләрдә юнә эшләнсен дип. үзешчән осталар ясаган шәмаилләрне чикләргә тырышканнар Әмма, әлеге чикләүләргә карамастан, халык кулыннан ясалган шәмаилләр дә күпләп туа торган. Алар- да. инде әйткәнебезчә, чәчәк рәсемнәре, табигать күренешләре, борынгы Болгар һәм Казан символларын белдергән рәсемнәр, авыл мәчете сурәте - халыкның үзенә якын булган гадәти күренешләр өстенлек иткән Татар осталары ясаган шәмаилләр мөселман халыклары яшәгән бик күп төбәкләргә — Казан. Оренбург. Уфа. Казахстан. Урта Азия якларына та ралган. Бүгенге көндә әлеге төбәкләрнең музейларында, мәчетләрендә һәм төрле өйләрдә аларның гаҗәеп үрнәкләрен күрергә була Гомумән, шәмаилләр турында сөйләгәндә аларның борынгы Болгар чорын нан алып XIX гасырга кадәр бик зур юл. үзгәрешләр юлы үткән булуын әйтер гә кирәк. Борынгы Болгар Мәчетләренең биналары'! ыгы рәсем-сурәтләр, Коръән тышлыкларындагы һәм дини китаплар өчен эшлән: >н тышлыклардагы бизәк тәр. кабер ташларындагы язулар — әнә шул юлның аерым аерым төсмерләре Халыкныц үткәнен һәм гореф гадәтләрен чагылдырган сәнгать әсәре буларак шәмаилләр тиңсез һәм бәяләп бетергесез тарихи җәүһәрләр алар