РИЗА ФӘХРЕТДИНЕВ УФАДА
Уфа. . Революциягә кадәрге татар мәдәнияте учакларының берсе дип аталырга тулы хокукы бар аның. Заманында Г Ибрпһимов «Уфа йоклый* дип язса да, ул, ал бәттә, «тәмам* йокыга талмаган. Андагы «Галия*, «Госмания*. «Хөсәення* кебек әтрафында гына түгел, даны еракларга таралган татар мәдрәсәләре чыйлем эстәүгә күңелләрен куйган тырыш шәкертләргә үз заманы өчен ярыйсы ук төпле бетем бир гән. Мәдәниятебезнең башка үзәкләре белән чагыштырганда шактый соңарып булса да Уфада, бишенче елгы революциядән соң, татар газета журналлары нәшер ителә башлый, китап кибетләре ачыла. «Нур* һәм башка татар труппалары спектакльләр куя, әдәби-музыкаль кичәләр уздырыла. Кыскасы, күп гасырлы татар культурасы тарихында лаеклы урын алырга омтылган Уфа. Анда яшәгән, эшләгән яисә кыска вакытка гына булса да килеп киткән атаклы шәхесләр тау башына урнашкан бу гүзәл каланы мәдәниятебез тарихы сәхифәләренә алып кергәннәр. Алар арасында иң күренеклеләреннән берсе — Ризаэтдин Фәхретди нев. 1859 елНЫҢ 4(17) январенда Татарстанның хәзерге Әлмәт районына кергән Кичү чат авылында доньяга килгән Р. Фәхретдинен Уфага беренче тапкыр 1891 елда күченеп килгән. 1906 елда Оренбургка киткәнчегә кадәр ул гаиләсе белән Телеграфная (хәзерге Цюрупа) урамындагы бер йортта фатирда яши. Ул агач йорт урынында хәзер инде зур таш бина калыккан. Уфага Р. Фәхретдинен калада йомышы төшкән гади авыл агае булып түгел, ә казый, ягъни Диния нәзаратында дини судья булып сайлангач килә. Аңа кадәр ул берничә мәдрәсәдә белем ала. ислам дине нигезләрен үзләштерү белән бергә гарәп, фарсы, торек һәм рус телләрен өйрәнгән. Ун елга якын белем алган Түбән Чыршылы мәдрәсәсендә дәрес биргән. Илбәк авылында мәхәллә имамы булырга да өл|ергән ул. Татар дөньясына яңа мә|ърифәтче язучы, төпле галим килгәнлеген хәбәр иткән берничә китап авторы, рухи остазы олуг галим һәм фикер иясе Шиһабетдин Маржа нинең хәер фатихасын алган яшь каләм иясе буларак килә Р. Фәхретдинев Уфага. «Молли Ризаэтдин Фәхретдинев. By әфәнде, казыйларның йөзек кашы дисәк тә ялган түгел. Мөфти хәзрәтемез галим булмавы аркасында бик мөтәгассыйб (фонетик) һәм до иске фикерле ысулы кадим тарафлык җыен мөтәгассыйб муллалар илә ЭШ кыладыр. Шул мөфти кул астында торганда да, мнллиткә яхшы гына хезмәт кылды. Фикере бик тугры иде Мөфти һәм калган ике казый барысы илә бер фикердә булдыктан, 6v мөбарәк ялгызы буларак, күп эшләрне кузгатуга сәбәп булды. Аллаһы тәгалә гомеренә бәрәкәт биргәй иде. Милади 1906 нчы сәнә май аенда казыйлык ләвазимекнән (хезмәт урыныннан) ү.ч ихтыяры илә чыгып. Оренбург шәһәренә «Вакыт* газетасына мөхәррир (редактор) булып күчте». By юллар Ш. Хәмидинең 1907 елда Казанда дөнья күргән «Голяме (галимнәр) тарихы* исемле хезмәтеннән алынды. Алар, бер яктан, татар намотать челегенең шул чорда yi Р. Фәхретдиневкә нинди бәя биргәнен күрсәтеп торсалар, икенче яктан, күренекле татар язучысы һәм галименең Уфада нинди авыр шартларда яшәп иҗат итүен ачык чагылдыралар. Диния нәзаратының йөз елдан артык җыелып килгән архивын тәртипкә салу, киләчәктә милли тарихыбызның нигез ташларым тәшкил итәчәк меңнәрчә кулъязма чыганаклар туплау, бер бер артлы әдәби, тарихи һәм педагогик хезмәтләрен дөньяга чыгару кебек эшләр белән узган аның Уфадагы еллары 1918 елда «Шура» журналы чыгудан туктагач. Р. Фәхретдинев яңадан Уфага. Диння нәзаратына әйләнеп кайтырга мәҗбүр була Берара ул М. Солтанова йортында фатирда тора Гомеренең соңгы елларын Тукай урамындагы Нәзарат йортында уадыр ган күренекле татар язучысы һәм галиме Риза Фәхретдинен 1936 елның 12 апрелендә 77 яшендә вафат була һәм шәһәрнең татар зиратына күмелә