Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАТЛАРДА — ШАГЫЙРЬ ЙӨРӘГЕ...

Кайчакта архивымны актарып. хатлар укып утырырга яратам мин. Ул хатлар узганнарны хәтергә төшерәләр көзге тын күл өстенә төшеп дулкын бөдрәләре хасил иткән сары яфраклар шикелле, күңелдәге кадерлә хатирә ләрие кузгаталар. Өянке яфрагы сыман каты кәгазьгә зәңгәр иә шәмәхә кара белән язылган хатларны аеруча бер дулкынлану белән кулыма алам. Эре, ачык хәрефләр кәгазь битен тарсынгандай. аска таба шуышканнар Сүзгә саран фикергә бай. кысылган пружина сыман тыгыз тңемләләр Иң кирәклесен генә әйтергә ниятләү сизелеп тора. Бу хатларны язган кулны башкалар белән бутау һич мөмкин түгел Аларны укыган саен яңа мәгънәләре ачыла бара шикелле Укыган саен остазшагыирьнең әлегәчә мин аңлап житкермәгән күңел тибрәнешләрен тоям күк Укыган саен Сибгат Хәкимнең жиргә берегеп үскәндәй олпат кыяфәте, тирән моңсулык белән аз гына шаянлык аралашкан күзләрен күргәндәй, колагымда күкрәк түреннән чыккан тыныч сабыр тавышын ишеткәндәй булам •Шамил туган! Хатыгызны алдым.. Күңел төшенке вакыт, Мостафа кинәт үлде (сүз М Ногман турында — Ш М ). тап-таза, егетләр шикелле негероп кенә иери иде Хәзер ул да ток Эчкерсез кеше иде ул. Ә мин иорим. сугыштан соң дүрт операция кичердем, кан тамырлары шартларга тора (бер кискәннән соң да) Нәрсәдер бик ардым кәефем начар Языгыз, туктамагыз, арада начары да, яхшысы да булыр укучы үзе сайлар вакыт аралар Сез әйбәт күңелле кеше .Сезгә карата минем бер начар фикерем до ток Мин беркемгә дә алдан хвкем карары чыгарыл куймыйм Хатыгыз өчен рәхмәт Күңел төшенке чакларда укучылардан белгән шикелле килеп кергән жылы хатлар яшәргә рухландыра Ижвтыгьтзда. укуыгызда уңышлар телим Сәлам белән. Сибгат Хәким 8/IX — 76- Бу хат миңа Казандагы әдәби тормыштан читторәк яшәгәндә — Горькийда укыл йөргәндә килгән иде Тормышыңда теге яки бу житди үзгәреш вакытында хәтереңнән рухи таяныч булырдай кешеләрне барлыйсың Алга таба алгышмыйча хәрәкәт итү эчен акыллы һәм ихлас киңәшкә мохтажлык арта Шундый бер вакытта елкән шагыйрьнең хатымны җавапсыз калдырмавы, алай гына да түгел, күңелдә ышанычны ныгытырлык, рухка дәрт-дәрман бирерлек кешелекле жылы хат язып жибәрүе минем өчен никадәр моһим булганын аңлавы кыен түгелдер Сибгат абыйдан беренче хатны Совет Армиясендә хезмәт иткән чакта алган идем Ул вакытта әле шагыйрь белән танышлык — аның йөрәккә »геп картон шигырь поэмалары, «Фазыл чишмәсе». «Юксыну» шикелле халыкта киң таралган җырлары аша гына Ә үзенең хатында Сибгат абын -Совет әдәбияты» («Казан утлары.) журналы редакциясенә жмбәргон «Солдат мәхәббәте- исемле поэмам белой танышуын, җылы гына урыннары булуга карамастан, әле аны тулаем басып чыгарырга иртәрәк икәнлеген ойткон һәм әлеге кечерәк күләмле шигъри әсерләрде тәжрибә тупларга чакырган иде Аның «Поэма — зур шагыйрьләр эчен дә кыен бирелә торган жанр ул •— дигән иэл лары хәтердә калган Иң мөһиме бу хатларда остаз-шагыирьнең кулына каләм алган яшьләргә омег белән каравын, хоер-хаһлыгын сизү канатландыра иде Ләкин беренче күрешүдә үк әлкән шагыйрь мине кочак җәеп каршылады димәс К идем Моңа, балки, эле студент вакытымда шагыйрьләр секциясендә әйткән саксыз сүзләрем сәбәпче булгандыр Мин анда яшь алмашка игътибар булмауньһ Ш Галие. И Юзеее Роберт Әхмәтҗанов кебек шагыйрьләрнең дә һаман яшьләр исәбендә иерте- лүен әйттем. Сибгат абыйның йезе караңгыланды, ул минем чыгышны тыңлап та бетермичә, шунда урындыкка элеп куйган пальтосын алды да чыгып китте. — Яшьләрне үстерүгә Хәким күл коч куя. син юкка гына. — диделәр мина — Шулай инде, турысын әйткән — туганына ярамаган!—диючеләр дә булды. Мин кызыл китеп, олы кешенең «әтерен калдыруыма борчылып үкенеп куйдым. Шәхес культы зилзиләсендә һәм Ватан сугышы гарасатында күп кенә ..тирән тамырларның» кубарылып атылуын. Сибгат абый шикелле фронтовик шагыйрьләрнең үз тирәләренә яшь үрентеләрне җыеп, әдәбиятыбыз урманын саклап калырга һәм ишәитергә җаннары фида икәнлеген мин соңыннан аңладым. Болай тыштан илтифатсызрак кебек йөрсә дә. остазшагыйрьнең безнең буынга, безнең язмышка да битараф булмаганын күрдем Күзәтеп, укылкөтеп, поэзиядәге үсү мөмкинлекләребезгә беркадәр шөбһә белән өмет арасында тирбәлгән икән ул. Көннәрдән бер көнне «Литературная газе- та»да басылып чыккан шигырьләремә кереш сүзне Сибгат Хәким язганльиь. аксакал- шагыйрьнең шәхси үпкәләшүләрдән дә өстен булып кала алуын ачык күрсәтте Анда минем иҗат турында мондый юллар бар иде • ул кабаланмыйча иҗат итә. ялтыравык дан артыннан кумый, ә рухы ныклыгын саклаган хәлдә, шигъри осталыгын арттыра бара. Бу — анын холкында да. иҗатында да бердән чагылыш таба» Бу юлларны язу остаз-шагыйрьгә җиңел генә бирелмәгәндер Сибгат абыйның остазлык сыйфатын мин соңыннан «Социалистик Татарстан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә эшләү елларында аеруча нык сиздем «Шамил1 Лев Воздвиженский Түбән Камада яши. Татар тарихын ярата. Күл шигырьләре туган як. Болгар. Чулман турында. М. Шәйхи аның берничә шигырен тәрҗемә иткән Икесе дә яшь шагыйрьләр. Бәлки, җае чыкканда, әдәби биткә бер-икесен кертеп җибәрерсең? Мин шушы өч шигырен сайлап алдым... Сәлам белән, Сибгат Хәким. 11/XII—82.» Әйе. Сибгат абыйның күңеле киң, йөрәге сизгер иде. Ул, авылдагы аксакал шикелле, әдәбиятыбыздагы һәркемне барлап, кайгыртып яшәде, галант чаткысы күрсә, өметен сүрелдермичә аның үрләп үсүен күзәтте, шифалы сулышы белән ярдәм итте. Ул яшьләрнең генә түгел, инде халык таныган зур талантларның, өлкәннәрнең дә илтифатка, җылы сүзгә мохтаҗ булуларын яхшы аңлаган 1У83 елның 25 мартында язган 25 июнь. 1985 ел.» Шагыйрь әдәбиятта гына түгел, сәнгатьнең һәр төрендә дә талантларны туктаусыз эзләде, тапты, күтәреп алды аларның саекмас чишмәдәй һаман чыгып торуларына чын йөрәктән сөенеп яшәде Шул турыдагы сөенечен башкалар белән дә уртаклашырга тырышты Халыктан чыккан, халыкчан җырчыларга ихтирамы аеруча зур иде аның Шундыйлардай хәзер инде күренекле җырчылар булып үскән Вафир, Гыйззәтуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Миңгол Галиев, Шамил Әхмәтҗаиовлар турында матбугат битләрендә җылы сүзне башлап әйтүчеләрнең берсе Сибгат абый булды чгы» бер —«еле „«««- Зоһр» Сааабиеяе ,>ри«де, „ар ,урь„да 6 бермрге -Р-. Тел.и.ль,. л,ыр,м„.рн„ у„.рерг. „реи 6pj 1ST хаты әнә шуны күрсәтте: «Шамил! Әхлак, хезмәт кешеләре турында бу мәкалә Әмирхан — зур художник (Сүз Ә. Еники турында бара.— Ш. М.). Әсәрләрен укыганнан соң туган фикерләремне язганмын. Мин шундый көчәнүсез язган мәкаләләрне яратам Аязлар Мәһди. Нуриханнар (А. Гый- ләҗев, М. Мәһдиев. Н Фәттах.— Ш. М.)— Әмирхан шәкертләре Язучыларның съезды алдыннан андый мәкалә, сөйләшүләр кирәк...» Шагыйрь Гамил Афзалның бер очрашу вакытында Сибгат ага белән Уфадан озак вакытлар хат алышып торуын, поэзиядә үз юлын табарга Сибгаг Хәким булышканлыгын сөйләгәне бар иде. Менә бу хат шуны искә төшерде «Шамил! Мин бераз кыймылдый башладым (Авырганнан соң.— Ш. М ). Беренче эшем___________ Гамил Афзал турында. Партиянең эчүчелеккә, ришвәт алып, дәүләтне алдап яшәүчеләргә каршы әдәп, әхлакка кагылышлы карарлары уңае белән. Гамил иҗатына тукталдым. Утыз ел буена эзлекле рәвештә язып килгән, туры, усал Шигырь китапханәсендә чыккан китабын һәм иң соңгы «Замандаш» җыентыгын нигез итеп алдым. Китерелгән шигырьләре бар да басылган Хәзер шушындый иҗат турында матбугатта сүз алып барырга кирәк дип саныйм Сәлам белән. Сибгат Хәким. язар, кем тартып чыгарыр зур дөньяга7 Син дә берәрсе турында фикереңне әйт Безне җырлыйлар бит алар » (1983 ел. 12 ноябрьдә язылган хаттан.) Әйе. Сибгат ага Хәким —чын мәгънәсендә җырчы-шагыйр» Аның сүзләренә композиторларыбыз күпме илһамлы җыр яздылар! Барысы да, ун таудан челтерәп агып чыккан ун чишмә кебек йөрәккә агып керәләр «Фазыл чишмәсе»ннән су алган апалар, җиңгиләр «Юксыиу«ны җырлый-җырлый Бөек Ватан сугышыннан туганнарының, улларының, ирләренең җиңел кайтуын көттеләр Бу вакытларда Курск дугасында сугышкан шагыйрьнең әлеге җырлары халыкка никадәр кадерле һәм ышандыргыч булуын күзаллавы кыен түгел. Сугыштан кайткач Сибгат Хәким яңа бер көч. яңа бер дәрт белән җырлавын дәвам итә «Күңелем Ленин белән сөйләшә-. «Үрләремне менгәч...», «Башка берни дә кирәкми», «Минем таныш өянкеләр» -И язмыш, язмыш »—бик күл алар һәркайсында күпме моң, күпме сафлык, игелек! Сибгат абый хатлары аның әдәбиятны колачлы итеп күрә белүен, киң карашлы шагыйрь булуын күрсә’еп тора. Ул үзенең тугандаш республикаларда яшәүче күпләгән дусларын бервакытта да онытмады «Мәскәүдән. спецклиникадаи Кайсын Кулиевтан хат алдым.— дип яза ул 1983 елның 15 мартында.— Өченче ай авырып ята. Балкар телендә чыккан шигырьләрен салган. Кайсын безнең әдәбиятны хөрмәт итә, һәр чыгышында Мусаны. Туфанны телгә ала Казанда берничә тапкыр булып китте Өч-дүрт шигырен газетада бирәсе иде, авыру кешенең күңеле күтәрелер иде. Балкар телен кем белә, безгә якын бит ул Бәлкем Арслан (Н Арсланов.— Ш М.) эшләр. Бәлки үзең! Хатын, шигырьләрен салам, кире кайтарырсың. Тагын менә нәрсә 23 мартта 14 сәгать 30 минутта Мәскәүдән (1 программа) радиодан минем турыда тапшыру. Тыңларга тырыш. Мәскәү үзе оештырды Әйтәсе сүзләр шул. Тыңламасаң. «Кичермәсләр» (Бусы минем композитор Бату Мулкзкое белән иҗат иткән җырга ишарә.— Ш. М.)» Хатирәләргә бирелеп, үзен сагына-сагына Сибгат Хәким хатларын укыйм Аларның һәркайсында диярлек әдәбиятыбызның чишмә башын, бүгенге тирәнлеген, егәрен барлау. киләчәктә кагачак ярлары турынд кайгырту Шагыйрьнең уйлары әледән-әле Тукайны биргән, үзенең төшләренә кереп йөдәткән тугач төбәге — Арча якларына барып тоташа «Шамил1 Мин Арча малае,— дип язган иде ул 1985 елның 6 сентябрендә җибәргән хатында.— Җиренсуын беләм, халкын белом, тырыш, батыр, галантлы Җире көлсу туфрак, иң әйбәт уңыш элен 7—8 центнер иде Менә кая сикерде Арча Оештырсаң, тырышсаң була икән Төньяк район бит Шуңа күрә «оештырсаң» дим » Шагыйрь якташлары янына, туган авылы Күлле Кимегә сагынып кайта, аннан җир кешеләрен дулкынландырган, борчыган нәрсәләр турында үткен-үтнеи мәкаләләр шигырьләр, җырлар яза иде Бер елны ул каты авырганлыктан урак вакытында туган ягының үзе яраткан үрләренә менә алмый калды Ләкин кайта алмаса да. ул ранондашла рына «Мөрәҗәгать сүзе»н язып җибәрде, аларны илебезнең азык-толек программасын үтәүдә тырышлыкларын кызганмаска чакырды һәм аны якташлары гыиа түгел, газета аша бөтен республикабыз игенчеләре дә ишетте Ә тыныч тормышыбызны күз карасы кебек сакларга чакырган «Күги» поэмасының Мари республикасы башкаласында китап булып басылып чыгуына ничек сөенгаи иде Сибгат ага! «Марилар минем «Күгипне чыгарганнар,—дип язды ул бу турыда — Рус телендә аерым китап булып чыккан. Исеме — «Кукушка» Н Беляев тәрҗемәсендә. Бер поэма — аерым китап. Оформлениесе миңа ошады, тыйнак кына, мари табигате күк. Күптән марида әсәремне чыгарасы килгән иде Күршеләр бит, авылдашлар Урманлы як Урманында җиләк күп ашадык Нигәдер урман халкын яратам, бозылмаган, үз җырлары, үз моңнары, үз гореф-гадәтләре сакланган Поэмада шул хисләрне бирергә тырыштым (198е> елның 24 февралендә язган хатыннан) Сибгат аганың хатларын укыганда аның, Тукай әитмешлн, «коеп кунган шагыйрь генә түгел», актив җәмәгать эшлеклесо. гражданин әдип икәнен тирәнтен тоясың Партиябезнең илне тизләнеш, яңарыш, үзгәртеп кору юлына юнәлдергән кыю карарлары коммунист шагыйрьне. Татарстанның халык шагыйрен яңа иҗат үрләренә ашкындырды Кайвакытларда ул «таныш өянкеләр»енә баш иеп «минем дә җитте сезнең күк картайдым динр көннәр. .» дип моңланса да. тынычлап ял итүне башына да кигереп карамады Гол хәрәкәттә, гел юлда, гел иҗат үрләрендә булды Тынгысыз күңеле аны кайчандыр үзе сугышып йөргән Курск дугасына, үзенең яшьлек дутты каләмдәше Муса Җәлил үлемсезлек яулаган Германия җирләренә андәде Менә аның шул сәфәрдән кайткач язган публицистик мәкаләсе белән миңа җибәргән хаты «Менә шушы формада язып карадым Настроение шулай таләп итте. Мин илһам артыннан барам, кая сөйрәсә — шунда. Күрәсең, бүгенге вакыйгалар шулай куша. Мин үзем уйлаганча язарга яратам, шулай тоям бүгенгене Академик формада күп язылды инде. Немец җирендә алган киеренке хисләр һаман бетми, йә шигырьгә, иә публицистикага күчә .» (Хат 1982 елның августында язылган). Каты авырып, больницада яткан вакытларында да шагыйрьнең бөтен уе, бөтен гаме, әдәбиятыбыз, шигъриятебез турында булды. Ул — фронтовик шагыйрь — Әҗәл угыннан яраланып егылгач та үзендә башкаларны алга әйдәрлек көч тапты. «Шамил! Мин авырып ятам... Тиз генә чыгармаслар әле. 9 Майны да монда уздырырга туры килә «Современник» махсус 40 еллыкка минем «Близкая даль» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабын чыгарды бит. Сигнальный экземплярын халык алдында Мәскәүдә, Лужникида тапшырганнар иде. Хәзер тиражы Казан магазиннарына килгән. Бик матур чыккан Казан рәсемнәре белән Нәшрият сүзендә торды, зур бәйрәмгә бүләк әзерләде Нәшриятка рәхмәт әйтеп хат яздым. Менә шул, Шамил дус. Без картайдык, хәзер бөтен авырлык сезгә төшә... Сиңа уңышлар телим Сәлам белән, Сибгат Хәким. Апрель, 1985». Күңелне сагыну-сагыш хисләре биләп ала бу хатны укыганда. Шагыйрьнең гомер юлын очларга җыенуы, шуны сизенүе моңсулата күңелне. Халык шагыйренең бу хаты яшьләргә васыять сүзе сыман булып ишетелә. Ул. гүя, үзеннән соң эстафетаны алырга тиешле яшьләргә өмет белән эндәшә, аларны өлкәннәрдән калган Ил гамен иңнәренә күтәреп киләчәккә илтергә чакыра...