Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЗАН

И Казан' Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! лебездәге башка шәһәрләр арасында Казан үзенең катлаулы тарихы белән аерылып тора. «Дәфтәре Чыңгыз намә» һәм башка кулъязмаларда, татар халык иҗаты әсәрләрендә дистәләгән мавыктыргыч һәм берсеннән-берсе кызыклы риваять-легендалар Казан салынуга багышланганнар. Анда Аксак Тимернең Болгар илен һәм шәһре Болгарны тар-мар итүе, соңгы Болгар патшасы Габдулланың һәлак булуы һәм аның исән калган Алтынбәк һәм Галимбәк исемле улларының Биләрдән Казан суына килеп шәһәр төзүләре һәм аңа Казан дип исем бирүләре турында сөйләнелә. Шәһәр урнашкан бу урын халыкка ошамаганга күрә, кала яңа урынга — Казан суы гамагына күчерелә Шәһәрнең икенче урынга күчерелүе турында да халь.г авыз иҗатында риваятьләр күп. Халык аның күчү сәбәбен уңайсыз җирдә, тауның иң биек урынына урнашуы һәм хуҗалык кирәк-яраклары өчен су ташу кыен булу белән бәйли Ләкин тагын да мөһимрәк тарихи сәбәп тә бар әле Болгарлар беркайчан да үз эчләренә йомылып яшәмәгәннәр. Алар күп илләр белән сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырып, аралашып көн иткәннәр. Болгарны алмаштырган Казанга да гадәт буенча сәүдә юлы кирәк булганга. Иске Казан, ягъни Яңа Болгар шәһәре Казан суының Иделгә кушылган урынына күчерел! ән Тарихчы һәм археолог галимнәр билгесез рус авторы тарафыннан 1562-1564 елларда язылган. «Казан тарихыина таянып, Казан 1177 елда торгызыла башлаган, дигән фикер әйтәләр -Камада Ибраһим атлы шәһәр булган. Шуннан Саин Болгари исемле патша 6685 (1177) елда Идел буена килгән; бер башы Болгар җиренә, икенче башы Вятка һәм Пермыэ орынып торган урында, Каманың бу ягында Казан шәһәренә нигез салынган. . һәм. Ибраһим урынына, Казан дигән башкала барлыкка килгән». А. X. Халиков «саин» кеше исеме түгел, бәлки, гаҗәп шәп, бик яхшы, шөһрәтле, данлы дигән сүз булып, дәрәҗә билгесен белдерә, дип яза. Казан арты төбәге, галимнәр уйлавынча, болгарлар тарафыннан монгол яулап алулары чорына кадәр үк үзләштерелә башлый. IX-X гасырларда болгарлар Чулман суының (хәзерге Кама) унъяк ярына, аның чечкенә кушылдыклары тирә-юненә килеп урнашалар, һәм төньяктагы Казан һәм Ашыт сулары тирәләренә дә килеп керә башлыйлар. Казан арты җирләре Болгар дәүләте составына кергән, иҗтимагый тормышта' гаять әһәмиятле роль уйнаган, А. П. Смирнов фикеренә караганда, Бөек Болгар патшасы бер үк вакытта Казан арты җирләренең дә хуҗасы булып саналган Болгарлар Идел-Клма елгалары ярларына килеп утырганчы ук әле Азов диңгезе буйларында дәүләт һәм шәһәрлер төзеп яшәгәннәр Идел-Кама буйларына килгәч тә, алар шушы күнекмәләреннән бчч оста файдаланалар. Шәрык, Көнбатыш һәм башка илләрдә дә дан тоткан, матур итеп төзелгән шәһәрләр торгызалар. Ныгытма салу өчен хәзерге Казан кремле урыны бик уңай булган. Казан елгасы тамагын һәм Иделнең сул ягын моннан бик яхшы күзәтеп була.— дип яза А. X. Халиков. Шушы борында, бигрәк тә аның төньяк-көнчыгыш өлешендә, археологлар тарафыннан иң борынгы Казанның эзләре табылды. Борынгы Казан эзләре калган иң түбәнге катлам борынгы шәһәр салына башлаган чорларга, ягъни XII-XIII йөзләргә карый Беренче төзелгән Казан ныгытмасы, ягъни крепосте XIIXIII йөзләрдә хәзерге кремль калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешендә, көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан Болак суына тоташа торган тәкә тау бите, төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан кырт киселеп Казан суына төшә торган текә яр. ә көньяктан, хәзер Сәламәтлек саклау министрлыгы урнашкан бина яныннан үтә торган аркылы чокыр белән әйләндереп алынган булган. Крепостьның тирә-юне үрләр һәм чокырлар белән ныгытылган, бүрәнәләрдән. ак ташлардан төзелгән калын стеналар белән әйләндереп алынган булган Крепость үзә!ендә биеклеге 25-30 метрларга җиткән каравыл манарасы урнашкан булган. Ул шулай ук ак ташлардан төзелгән булса кирәк. Аның урыны Сөембикә манарасы белән чикИ тәш булгаи. Монда табылган керамик савыт-саба монгол яуларына кадәр Болгар дәүләтендә эшләнгән савыт-саба белән бик тә охшаш һәм алармы бер дә икеләнмичә XII-XIII гасырныкы дияргә була. Ул катламда XII гасырга хас балталар табылу да шәһәрнең салыну вакытын ачыкларга ярдәм итә. Үр һәм чокырлар белән ныгытылган, ак ташлардан тезелгән борынгы Казан крепрс- те стеналары Болгар дәүләте шәһәрләре ныгытмалары арасында уникаль, ягъни сирәгрәк күренеш хасил итсә дә, чыгарма булып тормаган Ченки борынгы болгарлар һәм аларга тугандаш кабиләләр әле VII1-1X йөзләрдә үк инде ак ташлардан ныгытма салу күнекмәләренә ия булганнар 1236-1240 елларда монгол гаскәрләре һөҗүме борынгы Казанга кагылмаган булса кирәк. Аның тирә-юненә бу чорларда Кама аръягындагы туздырылган җирләрдән, җимерелгән авыл һәм шәһәрләрдән күп халык күчеп килә Нәтиҗәдә XIII йөзләрдә Казан суы бассейнында халык күбәя Казан тирәсенә күренекле болгар феодаллары килеп урнаша. XIII йөзнең 60-70 нче елларында Казан, күрәсең, дошманнарга каршылык күрсәтү үзәгенә әверелә Баш күгәргән халыкны бастыру өчен Болгар иленә җибәрелгән күл санлы гаскәр башлыгы итеп Батуның оныгы Мәңгү Тимер билгеләнә 1278 елда ул Казанны ала һәм аның ак ташлардан салынган стеналары җимерелә Бу гаскәр сафларында Смоленск князе Федор Ростиславович та була XIII-XIV йөзләрдә Казан экономик һәм политик әһәмиятен бераз югалта тешә, ләкин шуңа да карамастан анда тормыш дәвам итә. Рус елъязмалары хәбәр итүенә караганда, 1361 елда Алтын Урда ханы Булат Тимер Идел буена урнашкан шәһәрләрне туздыра Халыкның күбесе төньякка, куркыныч азрак булган урыннарга, Казан тирәсенә күчеп утыра Халык белән бергә илнең политик һәм экономик үзәге дә акрынлап бирегә күчә Мондый шартларда Казан — болгарларның Иделдәге крепосте буларак тагын зур әһәмияткә ия була башлый һәм ул XIV йөзнең икенче яртысында яңадан торгызыла XIV йөз ахырларында һәм XV иознең башларында Казан рус елъязмаларында ныгытылган крепость буларак искә алына башлый 1391 елда аны Новгород ушкуйник лары, ә 1395 елда князь Юрии Дмитриевич ала XIV йөз ахырында — XV йөз башларында Казан шәһәре Идел буеның әһәмиятле политик, экономик һәм культура үзәгенә әверелә. XIII-XV гасырның беренче яртысына караган җир катламында кызыл балчыктан эшләнгән керамика, тимер балталар, пычаклар, ураклар, йозаклар, кайчылар, тәңкәләр, ат җигү дирбияләре һәм башка матди культура әйберләре очрый Болар барысы да XH1-XIV йөзләрдәге һәм аннан да борынгы — болгар чорларына хас матди культура әйберләре белән охшашлар Бу — Казан татарлары культурасының болгар культурасын дәвам итүен сөйли Казу эшләре вакытында табылган әйберләр арасында читтән, мәсәлән, Урта һәм Үзәк Азиядән, Кытай һәм башка урыннардан китерелгәннәре дә күл җыелган Каэан болгар иле традициясен дәвам итеп төрле илләр белән сәүдә мөнәсәбәтләре торгызып яшәгән. XV йөзнең башларында Казанның Урта Идел һәм Түбән Кама буйларында көчле экономик һәм политик үзәк икәнлеге рус җирләрендә дә билгеле була 1411 елда болгарларның Нижний Новгородка ясаган походларында, рус елъязмалары язуына караганда. Болгар һәм Җүкәтау князьләре Каэан князенә буйсыналар 1431 елда Федор Пестрый шәһре Болгарны талап җимергәннән соң. Урта Идел, Түбән Кама буйларының экономик, политик һәм культура үзәге ролен чын мәгънәсендә Казан үти башлый. Бу вакытта болгар халкы Кама аръягының тынычсыз районнарын ташлап Казан артының Каэан, Мишә һәм башка елга ярларынау шулай ук Тау ягы җирлегендә ага торган Зөя елгасының урта һәм түбән агымнарына күпләп күчеп утыралар Шушы вакыттан алып элеккеге Болгар дәүләте Каэан ханлыгы дип атала башлый Тарихи һәм археологик материаллар күрсәтүенә караганда, XIV гасырның ахырымда XV йөзнең башларында Казан политик, экономик һәм культура үзәге буларак Болгарны тулысыңча алмаштыра һәм феодал дәүләт булып оешкан Казан ханлыгының башкаласына әверелә Менә шуның эчен Болгар белән Каэан татар халык дастаннарында да бергә яңгырый, берсе арымнан берсе, ягъни Болгардан соң Каэан килә Болгардаеи калам бар. Болгар йортын алырмын, Болгарда да танмасам Куе урман гәбендә Куерып аккан Ашыт су, Кара урман төбендә Каралып аккан Казан су. Казан суның буенда Капкасы биек таш Каэан Профессор М. 3. Зәкиев үзенең "Татар халкь «еленең килеп чыгуы» (Казан. 1977) ди.- аталган хезмәтендә: Болгар дәүләте Казан ханлыгының турыдан уры злгәресе булып санала XV иездә дә әле Казан шәһәрен Болгар шәһәренең, Казан ханлыгын Болгар ханлыгының варисы дип рәсми рәвештә тзныйлар. Шулай итеп Казан татарлары дәүләте Болгар җимерелгәч, Болгар дәүләтен дәвам итә, димәк, болгарларның политик оешканлыгы Казан татарларында саклана. Болгарларның варислары — Казан татарлары — дип яза Руе елъязмаларында Казан татарларының казандылар дип йөртелә торган болгарлар икәнлеге дә әйтелә Казан Болгарның варисы, дәвамчысы булганга күрә ул башта Болгар исеме белән атала һәм шулай ук XV гасырда, XVI иезнаң беренче яртысында Европада да Казан җирләре Болгар җирләре дип исемләнүен дәвам итә Казан ханлыгы чорында Казан экономикасы һәм культурасы нык үскән зур үзәккә әверелә Язма чыганаклардагы мәгълүматлар күрсәтүенчә, бу чордагы Казан Көнчыгышта гына түгел. Көнбатышта да шөһрәт казанган шәһәр буларак танылган XV йөз азаклары — XVI гасыр башларында Европада басылып чыккан каргаларда Идел буеның сулъяк ярына урнашкан Казан зур шәһәр, башкала буларак күрсәтелгән Казан халкы үз шәһәрләре белән горурланып яшәгән, читтән килүчеләр аңа карап сокланганнар Шәһәр яны бистәләрендә төрле һенәр ияләре яшәгәннәр. Андагы тимерчеләр, металл эшкәртүчеләр, корал ясаучылар, ювелирлар, тире эшкәртүчеләр, агач һәм тимергә бизәк ясаучылар, балта осталары, ташчылар, кабер ташлары язучылар, итек-читек тегүчеләр, китап күчерүчеләр, китап тышлаучылар, чул.мәк ясаучылар йорт төзүчеләр һәм башка һөнәр ияләренең осталыгы еракларга таралган Иорт төзү осталары биналарны гаҗәеп зур зәвык белән бизәгәннәр. 1552 елда Казанны буйсындыруда катнашкан князь А Курбский Казанның һәм андагы йортларның матурлыгына сокланып туя алмаган Казан Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләре, аеруча рус җирләре белән сәүдә мөнәсәбәтләре торгызып яшәгән. Шуңа күрә анда халыкара ярминкә яшәп килгән Ул Казангә якын гына. Иделдә, халык телендә соңыннан «Маркиз уравы» дип аталган җирдә урнашкан Казан халкы укыи-яза белүгә, гыйлемлеккә зур әһәмият биргән Анда да башка болгар шәһәрләрендәге кебек мәктәпмәдрәсәләр күп булган Фән һәм әдәбият әһелләре яшәгән Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр (XVI) язуына караганда. Казанда бу вакытларда бик күп шагыйрьләр яшәгәннәр һәм иҗат иткәннәр Алар арасында билгеле булганнары Өммекамал (XVI). Мөхәммәт Әмин (XV-XVI) һәм башкалар Казан ханлыгы рус дәүләтенә кушылганнан соң, 1708 елдан башлап Казан губерна үзәге булып торган Татар халкының рухи мирасында ул башкала, татар җәмгыятенең үзәк урыны буларак искә алына. Казан элек-электән үк Болгар традициясен дәвам итеп, сәүдә һәм һәнәр үсешен дәвом иткән, мәгърифәт учагы дөрләп янган, алдынгы карашлы галимнәр яшәгән шәһәр буларак күп җирләрдә билгеле булган. XIX гасырның беренче яртысында Казан Россия дәүләтенең көнчыгыш чикләрендә фән һәм культура үскән зур шәһәр булып саналган 1804 елда анда университет ачылу Урта Идел Урал төбәгенең иҗтимагыи-политик тормышында һәм культура өлкәсендә әһәмиятле вакыи-а була Казан татар китабын басу үзәгенә әверелә. 1900 елда барлык татар китапларының 85 проценты Казанда чыга Татар телендә газета-журналлар басыла. Казанның еракта урнашкан кардәш төрки халыкларга да тәэсире көчле була Күрше фин-угыр халыкларыннан мари, удмурт, мордва һәм башкалар Казанга тартылып яшиләр. Шагыйрьләрнең шигырь юлларында Казанга мәдхия җырлана Мәсәлән. XIX йөз татар шагыйре Гали Чокрыйнын .Мәдхе Казан» шигырендә мондый юллар бар 8 И Ленин кебек даһи юлбашчыбызның, А С. Пушкин. Л. Н Толстой. Ш. Мәрҗани, К Насыири, X Фәезханов. Г Махмудов. Хәлфиннәр династиясе. X Ямашев. М Вахитов Г Тукай. Г. Камал. Ф Әмирхан. Г Ибраһимов, Г Бәширов. Г Әпсәләмов, С Хәким' Ф Хөсни. С Сәйдәшев, С Габәши Н Җиһанов. К Тинчурин. М Җәлил һ 6 кебек профессиональ революционерлар, зур гыйлем ияләре әдәбият һәм сәнгать әһелләренең олы тормыш һәм игелекле иҗат юллары Казан шәһәре белән тыгыз бәйләнгән Болгар Биләр, Суар. Кашан Җүкәтау. Тубылгытау Ашлы һәм башка болгар шәһәрләре кебек үк. йөрәгебезнең иң түрендә яткан газиз исем ул — Казан. Заманында болгар бабаларыбыз төзегән, хәзер илебез тормышында зур әһәмият алып торган Ленин орденлы Казан - эре индустриаль үзәк, фән һәм культурабыз үзәге Ул көннән-көн үсә. зурая һәм тулы канлы тормыш белән шаулатып яши Фирдәүс ГАРИПОВА, филология фәннәре кандидаты. Гвлимнәр күплеге белән, Әдипләр күплеге белән. Табиплар күплеге белән Тәмам бөтен илгә мәшһүр Шәһре Болгар җирләрендә Ничә кала, ничә авыл. Берсе дә аңа пар тугел. Казанга тиңләшә алмый