Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖӘЙГЕ ТЕАТР

Уфаның культура тормышында театр сизелерлек роль уйнаган. Ләкин XIX га сыр ахырына кадәр шәһәрдә профессиональ труппа ла. театр өчен төзелгән махсус бина да булмый. Төрле шәһәрләрдән килгән профессиональ һәм һәвәскәр труппалар спектакль-концертларын төрле биналарда — Зур Себер кунакханәсе. Дворяннар соб раниесе һәм төрле клуб залларында куялар. Шундый биналарның иң билгелеге 1894 елда спирт һәм сыра заводы хуҗасы Видинеев тарафыннан агачтан салынган Җәйге театр бинасы була. Ул Пушкин һәм Спасская (хәзерге Новомостовая) урам нары почмагындагы бакча эченә салынган. Зур булмаган ике катлы бу бина театр- сәигать сөючеләрнең яратып йөри торган урынына әверелә. Кыш көне күбрәк өндә утырган шәһәр халкы жәйге театр ачылуга анда агыла. Театрда музыкант А. Носыров җитәкчелегендәге оркестр даими уйнап тора, сирәк булса да татар көйләре дә башкарыла (Октябрь революциясенә кадәр оркестр өчен милли көйләр сирәк эшкәртелгән). Театр спектакль-концертлардан бушап тормаган. Октябрь революциясеннән соң. 1918 елда театр бинасы Уфа шәһәр коммунасы карамагына күчә. Театр урнашкан бакчага А. В. Луначарский исеме бирелә. Шул заманның кондәлек матбугатыннан күренгәнчә, монда мәдәни тормыш гөрләп торган. 1918 елның 31 июлендә • Көрәш* газетасында басылып чыккан игълан да әнә шул хакта сөйли: «Уфа шәһәр комму насының, элеккеге Видинеев бакчасы театрында Уфа татар эшчеләр союзы янын дагы музыка драма җәмгыяте татарча театр куя. Тамашага әлега кадәр татар сәх нәсе вә матбугаты галәме күрмәгән «Асия*, дүрт пәрдәлек драма куела Мөхәррире Сәгыйт Сүнчәләй. Мәсьүл (җаваплы) мөдир Шамильский*. • Нур* труппасының талантлы артисты Гыйлаҗ Казанский 1922 елны Уфада • Үрнәк* исемле татар театры труппасын төзи. Бу труппа составында Б. Болгарский. III. Шамильский. М. Мәһдиен. Ә Зөбәнрон. Н Якупов. 3. Богданова. Н Таҗдарова. Л. Сыртланова, М. Мирвәлиена кебек күренекле артистлар уйнаган. Олеге талантлы артистлар тырышлыгы белән труппа зур полотнолы пьесалар куя Театр үзе генә түгел, ул урнашкан бакча да төрле милләт зыялыларының күрешү, очрашу урыны була. 1924 елла Уфа in килгән классик язучыбыз Фатих Әмир хан да була бу бакчада. Әдип янында татар зыялылары җыелып әдәбият, сәнгать турында фикер алышалар. Җәйге бакчаның шифалы һавасы әдипкә уңай тәэсир иткән булса кирәк. Кунак булып төшкән якын дусты Гарифҗан Мостафннга күңеле күтәрелеп кайта. Бу очрашу күрешүләрнең берсендә әдип хөрмәт иткән күренекле татар язучысы һәм галиме Риза Фәхретдинен тә була. Җәйге театрда чит шәһәрләрдән килгән музыкантлар, артистлар да чыгыш ясаганнар. Казаннан килгән талантлы скрипкачы һәм фольклорчы Хәсән Гобәйдул- лни, скрипкачы А. Попов, үзбәк артистларыннан Карый Якупов. Тамара ханым һ. 6. сәнгать әһелләре халыкка рухи азык биргәннәр бу театрда. Уфаның җәйге театр урнашкан төбәге, гомумән, зыялылар. сәнгать әһелләре яшәгән җир була. Бакчаның хәзерге Новомостовая урамы ягына караган капкасын нан чыккач тезелеп киткән йортларда татар, башкорт әдипләре, культура эшлеклеләре яшәгән. Күренекле язучыбыз Сәгыйт Рәмисв, артист Гыйлаҗ Казанский, журналист Фәрхи Әх мэров, шагыйрь Төхфәт Чиякәй, артист Әмин Зөбәнрон. күренекле нашир Ильяс Бораганский. башкорт мәгърифәтчесе Мөхәммәтсәлим Ометбаеа һ. б. Уфаның шушы гүзәл почмагында гомер иткәннәр Театрга 20 нче еллар уртасында А В. Луначарский исеме бирелә. Хәзерге көндә бу бинада җәйге кинотеатр урнашкан.