ЯЗМЫШТАН КӨЧЛЕРӘК
Адәм баласы дөньяга үз-үзен танып белү, кеше дигән исемен раслау, матурлык калдыру өчен туа. Табигатьнең зирәклегеме, әллә саранлыгымы — кешегә гомер дигәнен бик тә чикле, үлчәп кенә бирелгән. Ул менә шушы вакыт арасына сыярга, исәннәргә үзеннән билгеле бер өлеш — күңел хәзинәсен калдырып китәргә тиеш. Заманның нинди генә чоңгылларына эләкмәсен, кагыйдә буларак, зур шәхесләр үзләренә тигән гомердә әйтәсе сүзләрен әйтеп өлгерәләр. Гаҗәп хәл: Тукайга моның өчен нибары егерме җиде ел вакыт җиткән. Композитор Фәрит Яруллин үзенең «Шүрәле» балетын Тукай яшендә тәмамлый һәм туган илен саклар өчен Бөек Ватан сугышына китә. Ул матурлык хакына яшәде, иҗат итте һәм һәлак та булды. Яруллин яхшылык һәм яманлык, тагын да төгәлрәк әйтсәк, гуманизм һәм фашизм дуэлендә үтерелде. Үлем аны чынлыкта тән көрәшендә генә җиңде. Ромен Роллан иҗат эшенең асылы турында бик тә мәгънәле сүзләр әйтеп калдырган: «Иҗат итү, димәк. үлемне үтерү...» Әйе, Фәрит Яруллин үзенең иҗаты белән үлемне үтерде. «Шүрәле» балеты моңнары, илебезнең төрле почмакларына гына түгел, хәтта Азия, Европа, Америка халыкларына кадәр барып җитте. Аның бүгенге көндә дә сәхнәләрдән төшми уйналуы композиторның һаман да безнең арада яшәве, музыкасының озын гомерле булуы турында сөйли. Давыл кубарылдымы, диңгездә битарафлыкка урын юк: ул тоташ актарыла башлый, тау-тау дулкыннар дәррәү хәрәкәткә килә. Илебез тарихында Бөек Ватан сугышы да әнә шундый давылга тиң иде. Композитор ике ил, ике иман, ике дөнья бәрелешкән гарасат уртасына килеп эләкте. Бер якта — тормышны җимерүче кара көчләр, икенче якта — Ватанын, яшәү матурлыгын саклаучы якты җаннар Гражданлык намусы һәм иҗади фаҗига әнә шулай ут эчендә төенләнә Мондый көрәш кырында кешенең шәхесе, иҗтимагый кыйммәте тагын да зурая Гомумән, гади бер кешеме, әллә даһимы — бу дөньяның һәр кешесендә тирән сер яшеренеп ята. Фәрит Яруллин үзенең иртә үлеме белән зур бер серне дә алып китте Шул серне аңларга тырышу теләге безне каядыр ерак офыкларга чакыра, тәгәри киткән йомгак шикелле үзенә ияртә • Шүрәле» балеты гына түгел, композиторның шәхесе дә бердәй дәрәҗәдә үзенә тарта, кызыктыра безне. Зур рухи байлык калдырган иҗатчылар һәммәсе шулай, чөнки әсәр белән авторны бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Әдәбиятта яки музыкада булсын, сәнгать дөньясындагы теләсә кайсы әсәр — шәхеснең дәвамы, йөрәк баласы, күңел кайтавазы... Кеше, тарихның кайсы гына дәверендә яшәмәсен, матур булып туарга, батыр булып үләргә тиеш. Батырлыкны кылыч тотып утка-суга керү дип кенә аңларга ярамый Намуслы яшәү, гадел булу, халкыңа һәм Ватанга тугрылык, әхлакый яктан үз үзеңне даими камилләштерү — кешедән күңел хезмәте, фидакарьлек, рухи җегәр сорый торган иң зур батырлык. Үзенең иҗаты һәм яшәү үрнәге белән Яруллин безгә әнә шуны раслап күрсәтте. г Күңел батырлыгы кылыр өчен кеше гомере буе әзерләнә. Фәрит Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләгәндә без күп кенә сорауларга җавапны аның булабызЫННаН’ УЛ ЯШӘГЭН эаманнанмохиттан, композиторның шәхесеннән эзләргә тиеш fi I Заманалар авыр, еллар ябык... ел Казан урамнарына декабрьнең соңгы кары ява Әле кайчан гына раштуа салкыннары шәһәрне тәмам сыкыга батырган иде Кирпеч биналар куырылып, кечерәеп калды, агач йорт бүрәнәләренең кинәттән шартлап-шартлап куюы ил өстенә хәвеф киләсем искәртте кебек Агач ботагына яисә телеграф чыбыгына кош-мазар килеп кагылган саен мәржән-мәржән бәс коелды Ярлы халык кабергә житкәндә дә бетми торган мәшәкатьләре белән әвәрә килсә, дөньяның сыртына тибеп яшәүче байлар исә кайнарланып илдәге вакыйгалар, сәябәзе белән мәчет манаралары чиратлашкан кебек, урам арты храмнар, тыкрык арты тыкрык тезелеп китә Университет, Пассаж. Щетинкин номерлары кебек мәһабәт биналарны күз алдына китерсәң, бистәнең бер яки ике катлы йортлары алар янында чүгеп калган шикеллерәк күренә Кирпечтән салган кибет-келәтләр, лабазлар тезмәсе, ү зләре яшәү яки фатир төшерү өчен салынган торак йортлар күзгә ташлана Болары күбесенчә сәүдәгәр халыкныкы Тормыш төпкелендәге саилчеләрне исәпләмәгәндә, шәһәрнең гади халкы урамда, ачык түбә аегында яшәми, әлбәттә Агач йортлар яисә арендага алган фатир эчләренә төрле-төрле язмышлар сибелгән’ алар да яши, сулый, дөнья куа, бала чага үстерә Алар да хәл кадәренчә Яна елны каршыларга, табынны кулдан килгәнчә кибет һәм базар рн зыгы белән бизәргә тырышачаклар Булган кадәресенә дә сөенә белгән мондый йортларда шампан шәрабы да ташымас, купшы тостлар да әйтелмәс, билгеле Аның караны, күңелләрендә ничә кабатласаң да искерми торган ихлас сүзләр, фани теләкләр, килер көннең күзенә туры карый белү үҗәтлеге Асты кирпечтән, өсте агачтан салынган ике катлы йорт Култыкса һәм басмалары шомарып беткән баскычтан өскә менәсең Бо рынга кухня исләре, кайнаган су пары бәрелә Коридорда шәлъяхлык япкан әбиләрнең күренеп китүендә ниндидер лхр эш белән матавыклану. Рпшпт НИЗАМИЕН 17 һәм. тиз генә аяк киемнәрен салып атып, алладан ярлыкауны, гафу итүне сорыйсорый йөзтүбән егылалар. Бу вакыйгадан соң алар бик озак вакыт театрга йөрмәгән, имеш. Бөтенләй капма-каршы күренешләр: бер якта — мәдәни сукырлык, икенче якта — алкыш һәм ихтирам булып яуган чәчәкләр. Никадәр алгарыш' Шәт. аңлатма биреп тору кирәкмидер, революция дулкынының үз эшен эшләве көн кебек ачык. Кыскасы. «Сәйяр» труппасы әнә шушы һәвәскәрләр «ирлегендә оеша. Габдулла Карцев җитәкли башлаганнан соң ул яңа бер баскычка күтәрелә Юл йөрүдән туймаган мосафир шикеллерәк. тора-бара «Сәйяр» үзенең географик чикләрен киңәйтә башлый. Жәи кердеме, читтәге татарларны уяту теләге белән, ул әле Урал, әле Урта Азия якларына юл тота Мәкәржә ярминкәсен дә читләп узмый, әлбәттә. Петербург — Россиянең мие. Мәскәү — йөрәге, дигәннәр ул чакта. Мәкәрҗәне исә Россиянең кесәсенә тиңләгәннәр Бу чынлап та шулай. Нижний Новгород. Макарьев монастыре янындагы мәйданга июль урталарында Рәсәйнен дүрт ягыннан мал-мөлкәт төялгән олаулар агыла башлый, һнндстан. Иран. Кытай кебек илләрдән килгән кызыл малчыларны да өстәсәк, базарның дәрәҗәсен һәм масштабын чамалау кыен түгел Азмы-күпме акча юнәтергә теләгән йомышчы малайлар, пылаучы шәкертләр дә шушында кайнаша. Жандармериянең очлы күзләре дә бирегә төбәлгән: тирә-якта шымчылар мыжгып тора. Халыкның рухи эзләнүләрен һәм сәяси халәтен өйрәнү өчен менә дигән җирлек. Ләкин иң өстә калкып торган нәрсә — гөрләп торган сәүдә рәтләре, шау-шу. товар тирәсендә барган бәхәс, аңлашу. Әнә күңел иткән кешегә бохари тышлы китапларга хәтле бар биредә... «Двухсветная» кунакханәсе Миллионер Хөсәеновларның шәфкатен китереп, аны Тимерша Саллави дигән кеше арендага алып тора. Татарның зыялылары, эшкуар байлары фатирга шунда төшә. Белдерү такталарында хәтта «татарский Шаляпин» дигән афишалар да ялтырап китә һәвәскәр артистлар һәм музыкантларга да эш җитәрлек. Заһидулла Яруллин шулар арасында. Мосафирханәнең иркен залын татар клубы рәвешенә китергәннәр, кичләрен ул кунаклар белән шыгрым тула Шигырь, җыр. музыка яңгырый. Аракы эчү юк. алларында сәйлүн чәе һәм Казан пәрәмәче торган халык болай да ифрат кәефле күренә. Кесәсен киң ачарга өйрәнмәгән гади халык кына бу сәгатьләрдә, гадәттә. ястү һәм нәфел намазы белән мәшгуль. Көндезләрен чатыр һәм балаганнар җанлана, цирк тәгәрмәчләре хәрәкәткә килә «Восточная лира» граммофон җәмгыяте үзенең тамгалы тәлинкәләрен үтереп мактый «Фо-ля-Бержер» бакчасында Карцевлар труппасы спектакль күрсәтә. . Арып-талып Казанга кайтып төшәләр Мәкәрҗә «сәдакасы» алдагы көн өчен ярап торыр Заһидулланың башлы-күзле булырга, гаилә корып җибәрергә дә исәбе юк түгел. Шиһаб Әхмәровлар гаиләсендә ул һаман да үз кеше Жизнәсе тәрбиясендәге кечкенә Салих укытучысы Яруллинның һәм гаиләдәгеләрнең ышанычын артыгы белән* аклады Пианинода иркен, йөгерек уйный торган Салих Сәйдәшен хәзер инде рус музыканты Бормусовтан дәресләр ала. Тукай Клячкин больницасына кергән көннәрдә Заһидулла солдат хезмәтенә карала. Төгәл сәбәпләре мәгълүм түгел, әмма шунысы хак: армия хезмәтенә яраксыз дип табалар аны һәм кулына «ак билет» тоттырып чыгаралар. Вакыт Тукай гомеренең соңгы көннәрен саный... «Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам».—дип кыю шигарә ташлаган. әмма бар вөҗүде белән үз халкына бирелгән шагыйрьнең күңел кошы әле дөнья читлеген ташлап чыкмаган. Шәм кебек тып-тын гына сүнәчәк тә аннары кинәт якты кояш булып кабыначак Тукайның йөрәк мае сызып ята Иң ышанычлы дуслары әдипне соңгы көннәрендә аеруча игътибар белән уратып алалар Хәл белергә килүчеләрнең берсе — Заһидулла Яруллин Әйдәгез, аларның очраушын хыялда жанландырып китик булмаса Авторның күзаллавы ♦ Тышта яз. март аеның соңгы көннәре Челтәр калай белән бизәлгән = түбә кыекларында - сөңгеләнеп килгән бозлар тезмәсе Кояш кыйпыл- ? чыкларын үзенә йоткан якты, терекөмештәй тамчылар берәм-берәм ~t жиргә сикерә «Чулт Чулт!» — иткән ягымлы авазлар дөньяның яшәү- * яшәрүгә таба барганын аңлатырга тырыша кебек. Нигәдер моңсу, бик = .моңсу Кар челтәре астында күгәрчен сыярлык куышлар барлыкка F килгән Соңгы көннәрдә Заһидулланың күңелендә дә әнә шундый буш- » лык ясалып килә, аны ни белән тутырырга да белгән юк ♦ Больницаның авыр ишеге ят. шомлы аваз белән шыгырдап калды, f Дежур хатын биргән ак халат эчендә Заһидулла үзен чит бер кеше ? хәлендәрәк тойды Сырхаулык әсирлегендә яткан Тукай өчен мәшәкать * булмасмы аның бу килүе? Ишек шакып бертын басып торганнан соң Заһидулла эчкәре узды - Бүлмәдә бар да элеккечә иде: көн яктысын сыйдырган биек тәрәш. дару “ шешәләре утыртылган кечерәк өстәл, кәгазь-каләм куелган биек тумбоч- = ка Ак һәм ябык чырайлы Тукай, тәрәзә аша киләчәгенә баккандай. f карават башындагы мендәрләренә сөялеп ята Гәүдәсе кечерәеп калган Заһидулланы күргәч тә аның йөзе яктырып, моңсу күзләре жанланып китте Белмәссең, тыштан кергән шәпкәме, шулай тоелдымы шагыйрьнең куллары кайнар һәм дымлы иде Бүлмә хужасы. күз карашы белән ишарәләп, иптәшенә урын күрсәтте — Хәлең ничек. Габдулла-жан? Менә, күрәсеңдер, тәрәзәдән язга карыйм Сөйләшенеп куйган шикелле, икесе берьюлы тәрәзәгә текәлделәр Бу Хәл аларны күзы-күз карашып утырудан коткарды, болан да яхшы аңлаешлы нәрсәләр турында сөйләшүгә караганда бераз эчтән уйланып алуың хәерлерәктер дә әле Әнә бнт күкнең каршыдагы йортлар түбәсенә таянган зәңгәр гөмбәзе, чиксез һәм билгесез дөньядан хәбәр ирештерергә теләгәндәй, жем-жем килеп тора Шушы манзараны ур талай бүлеп очкан ак күгәрчен, сискәндереп, аларны тагын бүлмәгә кайтарды Тукай музыкант дустының Нәгыймә исемле кызга өйләнүен белә иде. иске дуслар буларак, турыдан-туры шул хакта сорыйсы итте: Нәгыймәң ничек, татулыкмы сездә? Безнең хәлләр шөкер генә Менә син тизрәк савыксаң иде. дибез. Кичә тагын доктор карады Ни актан, ни каралан с.ү < әйтми Ә мин сорамыйм Аннары сүзен акрын гына икенчегә борлы За һидулла, беләсеңме, синең теге чаклардагы уйнаганың һаман ia колак төбендәдер Рәхмәт яхшы сүзеңә. Әхмәров әфәнделәрдәге баланы әйг Салихны өйрәтүеңне әйтәм Музыкага пәрвәрлегең тагын шулай берәр балага йоксын нд« Шулчак ак халатлы маржа хатын кереп Тукайның пульсын тик шерде. кулындагы мамык белән маңгай тирләрен сөрткәләде Аның, дару эчмисенме, дигән сөаленә шагыйрь «соңрак теләр идем» дигәнрәк жавабын кайтарды. Тукайның тавышы тонык һәм хәлсез чыга иде Ябык кул аркасы белән авызын каплап йөткергәләп тә ала Менә шул чакта аның сабыйланып калган йөзенә гажнзлек. газаплану билгеләре чыга . 1әкин Тукай каяндыр көч таба һәм юка ак күлмәк эченнән яктырып тагын әүвәлге хәленә кайта Бәлки, мае бетеп яткан шәмнең сүнәр алдын нан «гөлт!» итеп талпынуыдыр бу? Саубуллашыр алдыннан Тукан күңеленнән иң әрнеткеч сүзләрне сыгып чыгарды: «Язылмый калган шигырьләрем җан сорый » Бу сүзләр Заһидулланы юл буе эзәрлекләп килде, күңелендәге уйларына убы- лып-убылып сагыш бәрелде. Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым. Көннәремнен һичберен дә чөнки ак ди алмадым Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым. Чөнки залнмнәрне. өстеннәрне яклый алмадым Кайтмады үч. бетте көч. сынды кылыч шул булды эш Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым Йә. чынмы бу: шушы сүзләрне әйтә алган Тукай гомеренең соңына кереп бара Табигать аны дөньяга бүләк итте Табигать аны инде кире тартып алмак була Бу югалтуны туктатырлык, яшәүнең мәгънәсе нидә икәнен аңлатырлык көч бармы? Тамчылар җыры, күкләрнең зәңгәрлеге. кояшның ут шарыдай дөрләп януы ни аңлата бу минутта? Колакта, язгы көн җамыннан чайпалып, моң яңгырый, моң! Берсен- берсе этеп. Казан урамында сагыш болытлары актарыла. . 1913 елның 2 апрелендә Тукай мәңгелекнең туфрагына күчте Шагыйрьнең рәсемен кара каймалар белән биргән газеталар әле һаман да тетрәүдә Үлгән артыннан йодрык янамыйлар Хәтта Тукайның шигырь укларын үз җилкәсендә татыган татар буржуазиясе дә кемне, нинди шәхесне югалтуын көне-сәгате белән үк аңлап ала Халык бәгыренең зурлыгын, бөеклеген әйтеп бирү өчен сәнгатьтә кайчак бер әсәр дә җитә Тукай вафатыннан соң андый әсәрне халык музыканты Заһидулла Яруллин иҗат итте. Шагыйрьнең кабер туфрагы да суынырга өлгермәгән бер вакытта язылган матәм музыкасы, елларны кичә торгач. «Тукай маршыжа әверелеп, халык күңелендә мәңгелеккә урын алды Дәрья сулары кайный, тау-ташлар җимерелә, кояш-йолдызлары белән бөтен җиһан айкала һәрбер үлән, яфрак, агач елый Үлгәннәр терелеп баса, исәннәрнең халәте рухиясенә дөнья гамьнәре актарылып керә Мәңгелекнең башы кайда да чиге кайда? Кылган эшләрең дөньяның кай җирен булса да яктырттымы? Аяк астындагы туфрактан алып баш очындагы кояшлы, болытлы киңлекләр — бар да кешеләргә кала Адәм баласы көньяшәр күбәләк түгел Ул тәне белән дә, рухы белән дә көчле, гайрәтле зат. үлем каршында ансат кына тезләнүне белми Аның тормышында бөеклек сукмагы белән фаҗигале упкыннар һәрвакыт янәшә Киләчәк каршына шулар аша узарга тиешсең. Үлем — яшәүнең, халык күңеленә күчә баруның башы гына Үзеңдәге зурлыкның намен югары тот. кешем! «Тукай маршыэның моңнары әнә шулай дип иңри Ләкин бу — елау түгел, ә бәлки фаҗига аша яшәүне зурлау, күкрәгеннән дәрт китмәс япь-яшь шагыйрьнең мәңгелек Тукай булып калырына инану Яруллиннар гаиләсе бу вакытта Архангельск* урамында фатир алып яши Ике катлы йортның баскычлары, кухнясы. Яңа ел алды мәшәкатьләре турында алда әйтеп киткән идек инде Йорт хуҗасы - заманында урта хәлле сәүдәгәр, вакытлар узу белән бөлгән, ялгызы калган татар карчыгы Фәритнең әнисе булачак кеше Гатаулла кызы Нәгыймә — Лаеш өязенең Хәерби авылында туа Атлы, сыерлы, ару тормышлы Гатаулла балта эшенә дә оста булган Гаиләдә күбесе — ир балалар Биш-алты яшьләр тирәсендәге Нәгыймәне атасы ягыннан туган тиешле Әбрар Архангельск - хәзерге Һади Такташ урамы Ьәхгисв дигән кеше Катанга, үзләренә кызлыкка алып китә. Сәүдә- Iәрлек дәртенә бирелгән бу кешенең баласы юк икән Исәбе- кызны укыту, кеше итү, әдәп-хезмәткә өйрәтү Ирләрнең бүреге уйлар, хатын- кызнын яулыгы елар, дигәннәр бит Кызның әнисе Фәридә тәтә күпме генә каршылык күрсәтмәсен файдасыз Сәүдәгәрнең яшь хатыны исә кышы үзен» карату өчен күп көч куя һәм теләгенә ирешә, төрле тәм- ♦ томга, шәһәр ялтыравыгына гаҗәпләнеп караган бала тиздән аларны ; «әти». «әни» дип йөртә башлый Z Авылга кунакка кайткач, кыз үзенең әнисенә «апа» дип кенә эндә- j шә Андый чакларда Фәридә тәтә бик уңайсызлана, лапаска чыгып * яулык почмагы чыланганчы яшертен генә ялгызы елый Нәгыймә укырга, исәп-хисап эшенә өйрәнә Инде аңардан файда = күрер чак якынаясын көткән хуҗа Суконныйда ике тәрәзәле будка ? салдыра Оренбург юлыннан килгәч тә җәяүле һәм атлыларны каршы 5 лаучы. бер үк вакытта күпер хезмәтен дә үтәүче таш капка Нәгыймә- ♦ нең язу-сызу һәм йомырка кабул итү бүлмәсе шуны узып кергәч тә f уң кул якга Тирә-яктагы авыл кешеләре олау белән киләләр, җыйган J йомыркаларын Әбрар сәүдәгәр хәзинәсенә тапшыралар Кәнсәдә утыр ган кара чәчле чибәр кыз шушы эшләрнең үзәгендә кайный Z Рус-япон сугышы патша Россиясенең халыкара хәлләрдәге булдык ® сызлыгын. җәмгыять төзелешенең түбән тәгәрәвен күрсәтте Кандадыр - еракта, җәһәннәм чигендә үк барган бу сугышның кыйпылчыклары = Хәерби авылына да килеп тия' Гатаулла абзыйның ике улы шушы кан 7 лы бәрелештә Порт Артурда башын сала Порт* Артур Соңгы вакыт ларда бу исем телдән телгә йөри, җыр булып җырлана Бу җырны тыңлаганда Гатаулла абзый «Ике улым да шунда калды, эх' » дип. йодрык белән өстәл төя төя елын Кемне сүккәнен дә аштан бетер мәстән, дөньяны ләгънәтли Гатаулла абзыйның Гарифулла исемле икенче бер улы яшь мө- галлнм. авыл мәдрәсәсендә шәкертләр укыта Указы ние юк югын, укучысының сәләтен яхшы белгәнгә күрә, мулла аны үзе билгеләп куш an Нинди мөгаллим ул. миңа ат белән эшләр кеше кирәк' - дип әтисе каршы төшеп караса да. мулладан уза алмаган, күрәсең Хәерби мәдрәсәле, укымышлы авыл Биредәге өч дүрт кеше газета журналлар, шул исәптән, «Полдыз» һәм «Әльислах» газеталарын алдыр.I Көннәрнең берендә ни сәбәпледер «Әльислах» газетасы кнлү дән туктый Дөньядан бихәбәр утыруны рәтле эшкә санамаганнар, күрәсең, өлкәнрәкләр ЯШЬ мөгаллимне Казанга газета идарәсенә җн бәрәләр Редакция бинасын эзләп таба Гарифулла, газеталар килүнең тукталуын әйтә Кунакның гозерен тыңлаганнан сон өстәл эргында утырган ачык йөзле, яшь. уйчан егет кәрҗнннән кирәкле саннарны табып бирә Урамга чыккач тәэсирен уртаклашасы килүдәнме. Гари фулла Кара нинди яшь. матур егет эшли икән биредә! дня дия бол дыр буендагы берәүгә үзенең соклануын әйтеп ташлый Таныш түгел кеше, мыек астыннан елмаеп ТУ каегыз шул инде, дип салкын гына җавап кайтара Нн өчен «Тукаебыз» түгел’ Күрәсең, шагыйрьне бнгүк өнәп бетер мәгән. ләкин редакция тирәсендә чуалучы җилкуарларның берсе бул ган ул Сенлесс Нәгыймә кияүгә чыккач. Iарнфулла ү зләре мохитендәге яңа кеше кзһндулла җнзнәсе белән бнк тнз туганлашып китә Бер се мөгаллим, икенчесе музыкант, нн әйтсәң дә. анлашыр-сөнләшер сүз ләре күп Фәрит туганчы ук әле җнзн.иәре авылга парлап кайталар Кунак күңелен күрәм дигәннең үзенә дә ял итәргә форсат чыгып тора лабаса Жнгүле ат әзер, дилбегәсен как га. әйдә, элдер сәхрәгә! Урман буена җитәрәк. алпавытның умарта бакчасы ачылып китә Чәчәк һәм үлән диңгезенә чумылган тәпән-тәпән нәни йортлар кояш астында изрәп ята Биләмәне дүрт яктан читән белән һәйбәтләп коршаганнар Әйе, умарталыкның коймасы биек, сакчылары усал, узып барышлый хуш исләрен күбрәк иснәсәң генә инде Гарифның тәкъдиме белән Мишә елгасының ял итәр өчен иң кулай җиренә тукталалар. Нәгыймә ухага дигән бәрәңгене, савыт-сабаны бушата башлый. Заһидулла күн капчыктагы гармунын иреккә чыгара «Жизни, уйнамый тор, балыкларны куркытасың»,— дия-дия кайнише кармак сапларын сүтә. Мул сулы Мншәнең тугайланып килгән тын почмагына укмашалар Көрәнсу- яшькелт су өстендә үзеңнең чагылышыңны күрү — кызыклы да, сәер дә. Дөньяда үзенең барлыгын сиздерергә теләгәндәй, су уртасында балык сикереп ала Ярлар текә, биек. Кемгә ни язган бит яр читендәге үләннәрнең җепсел-җепсел тамырлары һавада асылынып калган. Әйтерсең, кемдер аларны яр читенә этеп китергән дә, менә-менә төртеп төше- рәм. дип даими өсләрендә тора Табигатьнең үзендә дә һәлакәт бар. бу үләннәр инде озак яшәмәс, яшәсә дә, нәсел калдыра алмас.. Казанга юлы төшсә, Гарифулла да жизнәсе һәм сеңлесенә керми китми Соңгы вакытларда ике бүлмәнең икесендә тиң үзгәреш: берсендә — сиртмәле бишек, икенчесендә — капкачлы пианино. Сеңлесе кулында «музыка»ның елый торганы, жизнәсе кулында — җырлый торганы Бала туганнан соң бу фатирда еш кына әнә шундый авазлар чиратлаша икән. Зарланырлык түгел, Фәритнең дә тавышы әйбәт кенә чыга Гаиләнең бөтен игътибары — аңарда Юаталар, уйнаталар, тәрбия итәләр. Кояшлы, җылы көндә урамга алып чыгулар да еш эләгә аңа Шулай бервакыт кечкенә Фәритне күтәргән Нәгыймәгә таныш хатыны очрый. Азмы-күпме сөйләшеп, хәл-әхвәл белешкәннән соң хатын баланы кулларына ала. сак кына кысып кочаклый, чүпрәк арасыннан күренеп торган ялангач тәпиләрен кат-кат үбә Чит кешеләр дә шулай мөкиббән киткәнне, ана кеше үз баласын ничек яратмасын соң? Алга таба тормыш ни күрсәтер, хәзергә сабыйның бар белгәне — үсү. дөнья буйлап тәпи атларга өйрәнү Бу вакытта Россия империясе, шул исәптән, Казан шәһәре дә. үзенең тарихында киеренке көннәр кичерә 1914 елның 1 августы Дөнья базары өчен көрәшүче Германия белән Англия арасындагы каршылыклар гөлт итеп кабынып та китә. Капиталистлар зуррак калжа эләктерергә, шул исәптән, үзләрендәге эшче сыйныфның революцион көрәшен һәм колонияләрдәге милли-азат- лык хәрәкәтен бастырырга да исәп тоталар Тарихта беренче тапкыр химик корал, танк һәм самолетлар кулланылачак бу сугыш тиздән төрле кыйтгалардагы егерме сигез илне үзенең канлы чоңгылына суырып алачак Россия - төрле милләт халыкларын төягән гигант кораб үзенең хәлиткеч көннәренә кереп бара II. Революция чаң суга Казан урамнарында солдатка китүчеләр кайный. Падишаһ хәзрәтләренә гадел хезмәт итәргә тиешле иң гаярь егетләр сугышка китә. Юл капчыкларында - ике көнлек ризык Мондый тамашага күнекмәгән атларның рәте чуала, кемнеңдер җилкәсенә тәртә башлары төртелә. Бала күтәргән хатыннарның ачыргаланып елавы, кычкырыш, сүгенү, кул болгаулар, йөрәктән савылган саубуллашу сүзләре Вагон тәрәзәсе саен бүселеп чыккан ялангач башлар, гимнастеркалы җилкәләр төркеменнән кемнеңдер үзәк өзгеч җыры саркып чыга: Герман жире яшел үлән. Әллә кайтам, әллә уләм... «Шәрык» клубы ябыла, аның гөрләп торган залы һәм сәхнәсе салкынаеп кала. Эшче һә.м крестьян халкын әйтәсе дә юк. артистларның да күпчелеге фронтка алына. »Заһидулла Яруллин — саф музыкант, политик агымнарда катнашмый. бернинди партиядә дә тормый Билгеле инде, күңеле белән ул ярлы, изелгән халык ягында. Большевикларга теләктәшлек итә. алар- нын тормышны яхшыга таба үзгәртәсенә иман китерергә мөмкин Суконный бистәсе тулаем диярлек фронт тәртәсенә җигелә. Күн һәм сумала исләре аңкытып торган «Поляр» фабрикасы армия өчен итекләр тегә, вокзалда йөгейөге белән төяп шулар малын көнбатышка озаталар Шабанов фабрикасы да шырпы, кием-салым әзерләү, хәрби заказлар үтәүгә күчерелә Хәрби заказлардан промышленникларның кесәсе калыная Ит. сабын, керосин бәяләренең күтәрелә баруын күргән алпавытлар да тик ятмый. Революция алдыннан икмәкнең бәясе алты тапкырга арта Зинин икмәк заводы янында бер төркем бала-чага Икмәк исен иснәп карау да — алар өчен нәни бер бәхет, юаныч «Аваз» газетасы күп кенә заводларның ябылуы, эшсезлек һәм кыйммәтчелекнең арта баруы турында борчылып хәбәр итә Дары заводы гына түгел, ул көннәрдә Алафузов. Крестовников. Шабанов, Ярцев заводлары да чын мәгънәсендә дары мичкәсенә охшап кала. Стачка Забастовка Митинглар Кыскасы, бикфорд шнурына ут капкан! Самодержавиенең тупас итеге өстән китереп басканда да сүнмәячәк ул. эчтән янып, барыбер алга үрләячәк Революция алдыннан Казан Идел буендагы нң зур шәһәр һәм административ үзәкләрдән санала Монда унбиш милләт халкы яши. иң күбесе - рус һәм татарлар Чиркәү гөмбәзе белән чиратлашкан мәчет манаралары шәһәргә хас күренеш Бистәләрдә илле мен эшче исәпләнә. Артык киңәеп тормастан. тагын ике санга тукталыйк 800 педагог һәм 700 генерал. Әйе. хәрбиләр белән мәгърифәт әһелләренең үлчәү тәлинкәсе тигезләшә язган Гаҗәпмени: кайберәүләр уйлавынча, каләм тота белгән «черек ителлигенция»гә караганда бүгенге көндә Россиягә кылыч тота белгән гаскәриләр күп тапкыр кирәклерәк Казанның мондый хәлне беренче күрүе шәһәр йортлары өстендә, митинг һәм демонстрация сафларында кызыл әләмнәр җилферди Кая карама, халык диңгезе Кешеләргә кушылып, урамнар үзләре дә «Варшавянка» һәм «Марсельеза»ны җырлый кебек Беләкләренә кызыл тасма бәйләгән солдатлар һәмҗайдаклар, урам ташларына чакы чокы басып, бер очтан икенчесенә чаба Ни җитте генә түгел, болар революция сакчылары, генерал Сандецкнйны кулга алган каһарман татлар Халык ныц сусап көткәнен бүген нибары ике сүз белән аңлатып була Яшәсен революция' Яшәсен хөррият! Казан большевикларының «Рабочий» газетасы революциянең икенче стадиягә керүе турында киң .шлагу эшләре алып бара р Чикләвек төнлә керфекләрен йома микән? Шул хакта сорагач, Фәрхетдин чатнатып җавап бирде: — Керфекләрен йомса, тиен урлап китә аны. бик беләсегез килсә. Тапкыр сүздән рәхәтләнеп көлештеләр Фәрхетдин гел шулай: те- ле-телгә йокмый, дөрес булса — йоклаганда да сөйләшә ди ул Фәритнең беразга ялгыз каласы, урмандагы бихисап авазларны тыңлый-тың- лый рәхәтлек кичерәсе килә. Аның уйлавынча, малайлар шушы куаклык тирәсеннән ерак китмәскә тиеш Аннары бер көн әбисе, сандугачның оялары да менә шулай язулы була, дип Коръән китабындагы сүзләрне күрсәткән иде. Бәлки, сандугач оясын да эзләп табар әле ул, андагы серле хәрефләрне иҗекләп укырга тырышыр Малай каршында мөлдерәмә тулы моң дәрьясы тирбәлә иде. Сандугачның язулы ояларын очратмады Фәрит, аның каравы менә нинди хикмәткә тап булды ул Самавыр юанлыгындагы бер каенны әллә давыл, әллә яшен төптән үк аударып салган. Төбендәге озынлы- кыскалы чырымталары күккә таба тырпаеп тора. Алар коры, шалтырап кипкән, кулың белән орындыңмы, мандолина кылыдай зеңләргә генә тора Вәт могҗиза: урманның да үз «мандолинасы» бар икән ләбаса! Нечкә чырымтаны чиртсәң, нечкә аваз чыга, калыны — калын тавыш белән җавап кайтара Кинәнде генә Фәрит урман мандолинасында уйнап! Үзе дә белеп бетермәгән өр-яңа көйләрне чиртте. Күбәләкләр гел аның тирәсендә бөтерелде шикелле. Димәк, көй начар чыкмаган - Ау-у-у!!! Шәйхулла белән Фәрхетдин аның югалуын сизделәр, ахры, әнә бит ничек итеп борчулы аваз салалар Фәрит җилкәсенә аскан капчыгын янбашына таба шудырды да иптәшләре ягына элдерде. Элдерде дип әйтү генә ансат чынлыкта исә шүрәле бармагыдай кәкре ботаклар күлмәктән яисә ыштан балагыннан эләктерә дә җибәрмәскә маташа Кайсылары муенга ук үрелә башлады, исәпләре — кытыклап карау микәнни? Тукта, әгәр бу чынлап та шүрәленең үзе булып чыкса? «Әй- дәле, тәти егет, кети-кети уйныйкчы бер», дип күлмәк чабуыңнан тарта башласа, җыйган чикләвегеңне биреп тә котыла алмассың!.. Нишләргә? Иң яхшысы — йөгерү, оят булса да тизрәк Фәрхетдиннәр янына барып каплану... Әнә шул йөгерү, кабалану харап итте дә инде Фәритне! Ниндидер черек төпкә абынды да гөрселдәп үлән арасына егылды ул. Берничә тапкыр мәтәлчек тә атып алды Ә иң хәтәре менә нәрсә: сыңар мөгезле шүрәле инде тәмам якын килеп җиткән, янап, озын-озын бармакларын селкеткәләп баш очында тулгана.. Сикереп торды Фәрит, кычкырып елый-елый тагын алга ташланды. Берни аңламаган ике дус, кунак малайны шундый хәлдә күргәч, куркышын калдылар — Ни булды, елан чактымы әллә? — Шүрәле. . шүрәле күрдем... Фәрхетдин инде сабакка йөргән, өченче сыйныфны бетергән малай иде. Фәритнең бу сүзләрен ишетүгә, кулы белән эчен тотып сыгыла- сыгыла көлә башлады. Их син, камырсыз пәрәмәч! Урманда шүрәле була димени. Әкиятләрдә генә язалар аны — Ипидер, күрдем... — Яле, күрсәт шүрәлеңне Барып карасалар, Фәрит абынып егылган урында, корыган ботаклары белән күкне ермачлап, нибары карт шомырт агачы басып тора Курыкканга — куш дигәндәй, шуның ботаклары шүрәле бармагы булып күренгән ләбаса .. Ниһаять. Фәритнең мәктәпкә барыр чагы җитә Аркасыннан сөел әнисе, әллә әтисе озатты микән аны. һәрхәлдә, балачакның иң тәэсирле минутлары бу Класс тулы әлегә таныш түгел малайлар, кызлар Кара ф такта буйлап акбур кыштырдый. Нинди горурлык: кешенең үз дәфтәре. х үз каләме бар! Дәфтәрнең ап-ак битенә «таяклар» тезәсең, өсләренә 2 «дулкын» йөгертәсең — әлиф дигән мәгънә килә дә чыга Нота дәфтә ~ рендәге табагачсыман билгеләрне күреп үскән Фәрит акрынлап гарәп т имласына үтеп керә, укырга-язарга өйрәнә Кыш уртасыннан мәктәптә көнгә бер тапкыр бушлай ашату кер- 2 телә Укучы балалар өчен монысы инде могҗиза белән бер Шырпы z кабы зурлыгындагы бер телем икмәк, ботка булмаган көннәрдә кәбестә - яисә шалкан шулпасы Каян килгән ярдәм соң бу? Совет хөкүмәтенең “ балаларга — илнең иң яшь гражданнарына бүлеп биргән ярдәме Килә- , чәктә алар арасыннан кемнәр генә чыкмас әле. Юл салырлар, йорт : төзерләр, тарихта тиңе булмаган ачышларны да ясарлар Шик юк ' кайда эшләсәләр дә, илнең арка таянычы, ныклы терәге булырлар - Әнә. алар арасында беренче татар милли балетына нигез салачак ке г ше - оялчан. тузгак чәчле, кеп-кечкенә Фәрит Яруллин да бар һәрбер дәрес ачыш, могҗиза, яңа дөньяга сәяхәт Күбрәк белгән < саен тирә-юнь тагын да серлерәк, кызыклырак тоела башлый Фәритнең = мәктәптә укыган көннәрен бары шулай күзалларга мөмкин Әтисе белән әнисе арасындагы мөнәсәбәтләрдә казыну әдәп кагый дәләренә туры килеп бетмәс Мәшәкатьле дөнья бит. төрлесе булгандыр Ләкин бер вакыйганы күздән кичерми дә ярамас Яруллнннар гаиләсен дәге серле, аңлатуга ансат кына бирелми торган хәлләрнең берсе бу Жәйге эссе көн Казанда яшәүче Нәгыймә бакча артлап кына Хәербигә — Гарифулла абыйсының болдырына кайтып егыла Ж.әяү кайткан булса кирәк, өсте-башы. аяклары тәмам тузанга баткан Сөй ләшерлеге калмаган готлыга. калтырый, тузгыган чәчләрен селки селки елый гына бит сеңлесе Туктачы, ни булды? Сөйлә рәтләп Фәрит юк Фәритем юк Җаваплый торгач аңлашыла Нәгыймә ниндидер йомыш белән Ослан ягындагы ахирәтенә бер кичкә кунакка барган икән, әйләнеп кайтса ире дә. баласы да өйдә юк. суга төшкәндәй каядыр китеп югалганнар Гарифулла абыйсы баштарак аптырап кала, аннары кичекмәстән Казанга юл тота Хәерби тирәсендәге җирләр революциягә кадәр алпавыт кулында була Аның ташлап качкан җирләре хәзер халыкныкы Авылның у з көче генә җитмәгәндер, күрәсең, каладан булышырга килүчеләр дә көнозын шушында кайнаша Лобогрейка белән ашлык чаптыралар, молотилка лар гөрелди, куларбалар хәрәкәтләнә Ирләр кулында өчәр сөңгесен тырпайткан таза агач сәнәкләр уйный Алар арасында аркылы каеш буган, биленә наган таккан яшь комиссар Якуб Чанышсв та бар Бу кеше белән ныклы гына дуслык тотканга күрә Казанда Гарифулла туп-туры шуның бүлмәсенә барып керә һәм Заһидулла җнзнәсенең Уфа га китеп барганлыгын ачыклый III. Уфа сәхифәләре 1923 елның кояшлы, якты җәе Суны күбекләндереп, тәгәрмәч калакларын Уфа пристанена Казаннан пароход килеп туктый салмак шапылдатып. Кояшта уңып беткән иске дебаркадерга басма ташлаганнан сон., пассажирлар^ арасында ыгы-зыгы, шау-шу куба. Җилкәдәге йөкләрен уңга-сулга айкандырып. берсен-берсе этә-төртә һәркем тизрәк ярга ашыга Улы Фәритне җитәк- ләп мондый бимаза уртасына ташланудан мөрәүвәт юк. сабыр холыклы Заһидулла басманың бушый төшкәнен көтә. Аннары гына ярга аяк басалар. Төрлечә таралып яткан бүрәнәләрне һәм бер читтәге лабазлар рәтен исәпкә алмаганда, пристань тирәсе ялангач диярлек. Уфа — мөселман халыклар тормышында элСктән үк мәгълүм роль уйнаган культура үзәге. Буын арты буын килә тора Татар укымышларының да күп кенә вәкилләре шушында яши һәм эшли, яңа тормыш коруда катнаша. Матди жәһәттән генә түгел, рухи-мәдәни яктан да Уфаның күтәрелгән чагы, аның бүгенге тормышы өчен музыкантлар да бик кирәк Сер сыярдай дуслары, таныш-белешләре күп. каланың клубларын. урам һәм бакчасындагы һәр баганасын дигәндәй яхшы белә — Заһидулла Яруллинны Уфага тартып китергән сәбәпләрнең тагын берсе әнә шул булса кирәк. Озак та үтми. Фәритнең әнисе дә Уфага күчеп килә. Алар Никольский (хәзерге Мәжит Гафури) урамындагы ике катлы агач йортның өске катында яши башлыйлар Гаилә тормышы яңа шәһәр җирлегендә тамырланып китә Әнисе, нигездә, йорт эшләре һәм тегү-чигү белән шөгыльләнә. Музыкант Заһидулланың мал-туары, эшкәртер җире, аты- сабаны юк. ә тамакны туйдырырга кирәк. Билгеле инде, ул табигать биргән сәләтен эшкә җигә: «Мираж» кинотеатрында, ресторанда һәм җәйге бакчада уйный, кечерәк оркестрлар оештыра Фәриткә укуын дәвам итәргә, киләчәгенең нигез ташларын кору өчен ныклы белем алырга кирәк Бәхетенә күрә, мәктәпнең якындагысы һәм заман таләпләренә җавап бирердәй алдынгысы туры килә аңа. Лазарет һәм Кече Казан урамнары кисешкән чатта кызыл кирпечтән салынган ике катлы күркәм бина балкып тора. Алгы якта гына да илле биш тәрәзә, шуларның җидесе — парадный ишек өстендәгеләре билгесез осталар кулы белән көймәләп, бизәкләп эшләнгән. Алардан да өстәрәк — бинаның кыл уртасына тулган ай сыман түгәрәк тәрәзә дә уелган. Эчкәре узасың да биредәге иркенлеккә таң каласың. Түшәмнәр биек, коридорлар киң. икенче катка менгерүче баскычлар да таза, саллы, ипле күренә Класс эченә һәм парталарга тәрәзәләрдән мул булып көн яктысы төшә. Урталыкта — зур зал. хәзергечә әйтсәк — актлар залы. Сәхнәсендә рояль дигән беркадәр ятрак, сирәк очрый торган уен коралы да бар. «Агамалы Гали углы» исеме кушылган мәктәп менә шушы була инде. Рәсми кәгазьләрдә ул дүртенче номерлы икенче баскыч татар- башкорт хезмәт мәктәбе дип йөртелә Мәктәпнең оешу тарихына күз салыйк. чөнки беренче карашка гадәти генә тоелган бу сәхифәдә революция китереп чыгарган үзгәртеп корулар, заман сулышы аермачык ярылып ята. 1917 елда, февраль революциясеннән соң. Уфада программасы рус гимназияләрендәгечә булган татар гимназиясе ачыла Бу -линен башында яңалыкка сусаган, мәгърифәт һәм культурага омтылган, яшь буынга урта белем бирергә теләүче алдынгы карашлы татар укытучылары тора Совет власте ныклап урнашканнан соң, шул гимназия җирлегендә, әлеге дүртенче татар-башкорт мәктәбе оеша. Шушы ике катлы йорт, белем учагы буларак. Уфадагы татар һәм башкорт балаларын, өлешчә күрше кантоннардан килеп укучыларны да үзенә сыендыра Алга китеп булса да әйтик, илгә күп кадрлар бирә бу мәктәп, арадан күренекле җитәкчеләр, фән һәм сәнгать эшлеклеләре дә чыга. Вузга керерлек кешеләр әзерли алгач, әлеге мәктәпнең дәрәҗәсен, заманына күрә анда әзерлекле педагоглар эшләвен чамалау кыен түгел. Гражданнар сугышыннан соң мәгърифәт эшен җайга салу, торак ягын көйләү шулкадәр читен хәл ителә ки. яңа ачылган мәктәп бер ел 32 ??емАӘ генә дә У нике тапкыр бинасын алыштырырга мәҗбүр була. Монысы инде сонгы тукталыш ике катлы кирпеч йортка бөтенләйгә төпләнгәч кенә, ниһаять, күчеп йөрүләргә чик куела «Лазарет урамы» дип шушы бинага бәйле рәвештә әйтелгән. Әле кайчан гына биредә лазарет тормышы кайнагандыр. Ак бинтка чорналган яралы кызылар- ф меецлар. кояшка арка куеп, сугыш хәлләре һәм яңа тормыш тчрында х сөйләшкәндер Инде бина башка тормыш белән яши: солдат караваты - куелган урыннарны яшел буяулы парталар биләгән, дәрес вакытларын- 5 да кара тактага мәрҗән-мәрҗән булып гарәпчә хәрефләр тезелә Кори- 1 дор өстәлендә зур көмеш кыңгырау. тәнәфес арасында аның чыңнары = дәртле бер музыка, яка тормыш авазы сыман яңгырый Түшәмгә, ди- = нарларга сеңгән дару исләре чыгып бетмәгән бетүен, әмма бинаң булуга | җитәме соң’ Тиздән мәктәпкә яңа тормыш билгесе — өмәләр килер: z менә шул чакта стена түшәм агарту кебек эшләр гөрли башлар * Хуш. мәктәп тормышын яктыртырдай тагын нинди мисалларга тук- = талыйк соң? Архив мәгълүматлары раслаганча. 1924-25 уку елында = мәктәпкә 533 бала укырга йөри. Составы ягыннан татарлар 68. рус- * лар 19. башкортлар 13 процентны тәшкил итә 16 педагогның өчесе - югары белемле, калганнары махсус урта белемгә ия Төп предметлардан г тыш, исәп-хисап һәм товар эше, хәтта немец теле дә укытыла Кышкы _ кичтә бүлмәләрне яктырту өчен бер лапма һәм илле данә шәм бүлеп 1 бирелгән Укучылар карамагындагы клубта алласызлар, математика. 7 хезмәт һәм музыка түгәрәкләре эшли. Полнтәзерлек түгәрәгендә исә - СССРнын халыкара хәле, революцион көрәш һәм партия тарихы өйрәнелә. Мәктәп унсигез төрле, шул исәптән «Известия». «Башкортстан». «Кызыл Татарстан». «Яшь юксыл». «Безнең юл». «Яшь иптәшләр». «Без божник», «Смехач». «В мастерской природы» һәм башка шуның кебек газета журналлар алдыра Кыскасы, дәреслек һәм уку әсбапларына кытлыкны исәпләмәгәндә, яшь буынга укыр өчен, илнең лаеклы гражданины булып үсәр өчен менә дигән шартлар тудырылган Киндер букчасын асып, озын тәнәфестә ашыйсы ризыгын һәм дәф тәр-каләмнәрен күтәреп. Фәрит көн дә мәктәпкә йөри Класста ничә укучы булса, шуның саиынча характер, язмыш, бала шәхесе Фәрит укытучысы сөйләгәнне бирелеп тыңлаучан. дәрес вакытында иптәшләренең үзе белән шаярганын яратмый Басынкы, оял чан. юаш табигатьле малайның уенчаклыгы да юк түгел, ләкин аңарда эчке, яшерен, аңлашылып бетми торган серле бер тормыш бара Бу халәтне, бәлки, гаҗәпләнә белү фәне дияргәдер? Малай өчен бәген нәрсә яңа. кызыклы, мавыктыргыч Дәрестә тыңлаучан. дигән фикере oeir.i капма каршы булган икенче бер |нр« i i.i труппасы кышкы гастрольгә килә Хәсәннең ( трби исемлз гс ачык йөзле апасы театрда кассир булып «шли. шунартан фай (элә нып, малайлар «Сильва». «Баядера». «Мартин рудокоп» Һ б онере г талерны карау бәхетенә ирешәләр Ә икенче мэннәрнз Ф.зрнт пп з ■ ■m ретталардан аерым өзекләрне пианинода уянып, импровизация ясый Димәк, табигать дигәнең булачак композиторга музыканы сиземләү, аны бер ишетүдә дә хәтердә калдыру сәләтен юмарт биргән икән Уйнарга өйрәнә башлаганрак вакытларында пианино гелләре Фәриткә ансат кына буйсынырга теләмәгән Көйнең очын < юктгреп из кая. ул инде клавншлар арасына кереп бутала, адаша башлый Фәрит .ниап та тормыйча, сабагыннан кайту белән үҗәтләнеп тагын пианино артына утыра Әнисе өстәлгә бәрәңге шулпасы китергән. Фәрит исә һаман үзенекен тукый: — Әни. «Хафнзәләм иркәм» көенең башын җырлап бир әле. — И улым, кайнар килеш әүвәл шулпа эчәр идең. — Кирәк бит. җырла инде, әни' Гизрәк үсеп җитсәң. Хафизә дигән берәр кыз димләми булмас сиңа — Безнең класста ничәмә кыз бар. берсенең дә исеме Хафизә түгел шул. . Житдилек белән бергә, өйдә шулай шаяртып сөйләшергә дә җай тапканнар Андый чакларда Фәрит үзе дә балаларча шаяртып җавап кайтара белгән, күрәсең. Пианинода уйнарга Фәритне әтисе өйрәткән, дибез. Әһәмияте артык зур булмаган, ләкин Заһидулла Яруллинны башкачарак яктан сурәтләгән мондый вакыйга да билгеле Фәритнең пианинода уйнап утырган чагы икән. Көтмәгәндә әтисе кайтып керә дә. уйнаудан бүтәнне белмисең дип. улының кулларына агач линейка белән суга. Моны ничек дип аңларТа? Музыкант кеше анда-монда чаба, шәһәрдән шәһәргә йөри, ә килер табышы кесә төбен капларлык кына Үз тәҗрибәсеннән чыгып, әти кешенең музыкант һөнәренә өметсезрәк шөгыль дип карын башлавымы әллә’ Ничә карасаң, мәктәптән кайту белән Фәрит пианино янына ашыга, көйдән-көйгә күчә, куллары талганнан соң да әле озак кына урыныннан купмый утыра. Ж.ыр-музыка белән артык мавыгып, бәлки, дәресләренә зыян китерәдер ул? Фаразыбызның соңгысы дөреслеккә ныграк туры килә Әтиләре дус булган шикелле. Мәҗит Гафуриның улы Әнвәр дә Фәрит белән кечкенәдән якын дуслыкта яшәгән. Чирәмлектә бергә аунагандыр. Агыйделдәге пароходларны тамаша кылырга бергәләп йөргәндер алар. Әтиләренең пианинода уйнавы һәм шигырьләр язуы хакында үзара мактанышмый да калмаслар, һәрхәлдә, тормышны һәм дөньяны аңларга өйрәнү, характер чыныктыру, рухи тәҗрибә туплау нисбәтеннән әлеге аралашулар икесе өчен дә файдага киткән Дуслык буш урында туа алмый, аны пакь хисләр, рухи бергәлек, хөрмәт һәм тугрылык белән туендырып тору зарур. Заһидулла Яруллнн әнә. Уфадан бөтенләйгә китәр алдыннан, дусты Гафури янына саубуллашырга керә һәм егет чагының бер истәлеген — сандык төбендә яткан алтатарын бүләк итә Тукайның да. бүлмәсендәге тартмаларының берсендә. коръән белән янәшә револьвер саклап торуы мәгълүм бит. Революциягә кадәргерәк заманнарда үзен ир-егет итеп санаган кешеләрнең утлы корал йөртүе — таралган күренеш Дәрәҗә саклау һәм күп очракта фасон өченрәк тә эшләнә бу Шулай да Заһидуллага үз гомерендә бер тапкыр әлеге алтатарны кулланырга туры килә... Вакыйга болай була. 1914 еллар тирәсе бу, малайга ярты яшь тулып. Заһидулла армия хезмәтенә караласы вакытларда, гаилә белән Казаннан Кече Сөнгә кунакка кайтырга чыгалар Кабык эчле арба төбенә иске бишмәт җәелгән, әнә шунда гөнаһсыз сабыен кочаклап яшь ана утыра. Икенче бер почмакта юл төенчекләре, ямаулы солы канчыгы Барасы юл ерак, ләкин хуҗа кулында атның яхшысы: дилбегәне кагып алдыңмы, малкай терек-терек килеп җай гына юрта башлый. Бала сулыш алсын дип. унбиш-егерме чакрым саен ялга туктаганга күрә. урманда кичкә калалар Хәтәр еллар бу. куелыкта качкыннар яши. бандитлар посып ята. дигән хәбәрләрнең буш сүз түгеллеген яхшы белә Заһидулла. Шикләнүе рас икән: күләгәдәй калкып чыккан ике бәндә кинәт кенә ат башын эләктереп алалар Менә шул чакта алтатарның кирәге чыга да инде Заһидуллага — ул шартлатып торып һавага атын җибәрә! Шартлау тавышыннан куркынган ат. күкрәге белән юл ярып, алга ыргыла Бандитлар исә. салам көлтәседәй, икесе ике якка тәгәрәп китә. Алтатар яшьлек истәлеге, ир-егетлек билгесе. Заманнар бүтән, бу коралның инде дәвере узган Ике дус саубуллашкан чакта үл. твс булып сакланыр өчен. Гафури кулына күчә Ә менә бер-беренә бүләк иткән күңел истәлекләре күпме аларнын* Казанда яки Уфада, өйдә яки сәхрәдә, табында яки сәхнәдә дисенме — һәркайсы акыл. хис. йөрәк белән җылытылган сәхифәләр, гомернең үзенә күрә ялтырап яткан якутлары Кызганыч көннәрнең берендә кеше, үзе белән бергә, дөньяның күпме хатирәләрен дә мәңгелекнең куенына алып китә Тарихка, җырга. кеше язмышларына бәйле күпме вакыйга лар кул җнтмәстәй ераклыкта — вакыт елгасы төбендә күмелеп кала IV. Казанга кайту Рус. татар, башкорт халыклары кул га-кул тотынып яшәгән Уфа шәһәре булачак композиторның язмышын, иҗат юнәлешен хәл итүдә бәрәкәтле роль уйнады Ул. күренекле татар педагогларында укып, ныклы белем алды, туган халкының музыкасын, телен, әдәбиятын тирән үзләштереп үсте Шулар янына нотаны белүен, пианинода уйнавын да китереп кушсак, безнең каршыбызда характеры формалашып килгән, тормышка шактый әзерлекле, сәләтле, киләчәге өмет уятырдай яшь егет басып торганын күрәбез Иң мөһиме күңеле саф уйлары матур, йөрәге яхшы аның Мондый йөрәкләр тиз яраланучан ләкин алар ү з ләренең сафлыгы белән вак җаннардан өстен кала беләләр Йөзек кашы шикелле, тормышны бизәп, матурлап, тулыландырып торалар Фәрит сәгатьләр буе пианино артында утыра, күзләрен йомып уйный, әйтерсең, нидер эзли, киләчәгенең сукмак очын табарга тырыша Әтисе улына читтән генә карап соклана, башын кыңгыр салып ниндидер тирән уйларга бирелә Тагын да алга китү өчен зуррак педагоглардан өйрәнергә, махсус музыка мәктәбендә укырга кирәк малайга Улым. сиңа, һичшиксез, ары таба укырга кирәк Телисеңме. Казанга бөтенләйгә күчеп кайтабыз Анда Шәрык музыка техникумы бар. шунда укырга керерсең Казан' Фәритнең балачагы үткән таныш кала. Проломный урам нары. Ташаяк ярминкәләре белән кайнап торган газиз шәһәр Тукайча әйтсәк, «монда мәгърифәт, монда гыйрфан, монда нур » Шәрык белән гарспне тоташтырган бу мәркәз Яруллиннар гаиләсен тагын үзенә чакыра 1930 ел Ж.әй Агыйдел яры Пристань буенда икәү кырык өч яшьлек Заһидулла белән уналтысы тулган Фәрит басып тора Әтисе салам эшләпәдән, көрән костюмнан Фәрит яланбаш, бер читкә кайта рылган чәчләрен кулы белән аралап куя. күлмәгенең изүләре ачык Чемодан күтәреп килгәнлектән, уч төпләре әле дә булса кызышып тора Ата белән баланың уйлары Казан ягына төбәлгән Пристаньда халык кайнаша Чемодан тоткан ирләр һәм зонтик күләгәсендәге ханымнар ү з дәрәҗәсен белеп, аяк-куллары бәрелүдән сакланып кына пароход эче нә уза Өченче класслы урыннар өчен әле басмага аяк басканчы ук көрәш: иңенә кәрҗнн. муенына клиндер бәйләме аскан апалар баскан уры нында торалмыЙ этенә, таптана, терсәкләре белән юл ярып азаплана 1>1 перпендикуляр төшкән ярымманаралары. готика стилендәге очлы түбәләре күзгә ташлана Чаттан борылуга, афишалар белән балкып, сул якта Татар драма театры, аннары ике ягында агачлар үсеп утырган Маяковский урамы каршылый Урамдагы төрле авазларны тыңлый тыңлый. Фәрит тулай торакка кайтып бара Бер тәрәзәле бүлмәнең уртасында өстәл, ике якта ике карават бер як читтә тумбочка Тәрәзәдән яктылык мул төшә, утырып дәрес әзерлим дисәң, өстәлгә икәүләп тә сыешырга мөмкин Фәрит әдәбият дәрес ләрен. нәфис әдәбият китаплары укуны аеруча ярата Әгәр шулай әйтер гә яраса, аның инде кечкенә генә «китапханәме дә бар Уку дәреслек ләре белән бергә, тумбочка киштәсендә Пушкин. Лермонтов. Тукан. Такташ һәм Галимҗан Ибраһимов әсәрләре тезелеп тора Оел-оеп яуган карларын яисә урам тутырып 1улагаи бураннарын яратса да. кышның салкын көннәрен Фәрит бигүк өнәп бетерми Алар ничектер авыр, кайгы хәсрәтле сурәттә истә калган 1930 ел. 8 декабрь Казан халкы Һади Такташны — үзенең трибун шагыйрен соңгы юлга озатырга жыена. Мәрхүмнең гәүдәсе Мәдәният йорты* залына куелган Халык иртәдән жыела башлый. Ул көнне техникумда да дәресләр бхлмый Фәрит тә иптәшләре белән кайгылы йортка килә Шагыйрьнең якын дусты, фикердәше Хәсән Туфан инде күптән биредә Боек, хәсрәтле югалту ачысыннан тагын да ябыга төшкән егерме тугыз яшьлек Туфан әле венокларны рәтләп куя. әле сүзсез генә бер урында озаклап басып тора Кисәк кенә башын күтәргән чакларда аның артка таралган кара чәчләре давыл булып тузгый шикелле. Әле кайчан гына вулкандай кайнап яшәгән, ижат иткән Такташ бары йокыга талган сыман... Кайгы митингысы шәһәрнең Ирек мәйданында уза Урам тулы халык, хәрби оркестр матәм маршы уйный Папахалы, күн пальтолы, халыкның ихтирамын казанып өлгергән яшь командир — гарнизон башлыгы Якуб Чанышев та речь тота Язмышларындагы уртаклык чалымын күрми мөмкин түгел берсе — штык, икенчесе каләм белән революция казанышын яклаган шәхесләр... Салкын көчәя бара, аяк астында кар шыгырдый Шагыйрьне жәяүләп Арча кыры зиратына илтәләр. Күмү мәрасиме Я куб Чанышев китерткән солдатларның мылтыктан аткан хөрмәт салюты белән тәмамлана Ленин үлгән көннәрдәге кайгыны һәм салкынны да исенә төшерми калмас Фәрит. Сәгыйть Рәмиевне күмүдә катнашкан минутлар да хәтереннән узар Инде менә тагын бер үкенечле үлем, татар халкының зур шагыйрен югалту Рәсемнәрдә үлем — кулына чалгы тоткан явыз карчык, шәрә бер скелет итеп сурәтләнә. Ничек кенә булмасын, ул — аяусыз, кемнең кемлегенә карамастан, көннәрнең берендә кешене кояшлы-чә- чәкле хәят уртасыннан йолкып ала. тәнен туфрак белән тигезли. Ләкин кемнеңдер күкрәгендә типкән жан, рух исән каладыр, кешенең гомере бүтәннәр йөрәгенә ялгана, истәлекләрдә, дөньяга кылган гамәлләрендә дәвам итә. Сугышта үлем белән йөзгә-йөз очрашачак Фәрит менә шушы хакыйкатьне иртә үзләштергән булырга тиеш. Шуңа күрә ул кыска гына гомерендә мөмкин кадәр күбрәк янарга, рухи яктан бай тормышлы дулкында яшәп калырга ашыккандыр сыман Техникумның икенче катына күтәрелгәч, биек коридор буйлап уң яктагы соңгы бүлмәгә керәсең. Фәрит көн дә менә шушында — виолончель классында укый һәм житди, ягымлы, гадәттә, кара пиджак һәм галстуктан йөрүче, баш түбәсендә чәче сирәкләнә төшкән Р Л Поляковтан дәресләр ала Шул ук вакытта тулы битле, таза гәүдәле, күзлекле һәм акрын хәрәкәтле М. А. Пятницкая алып барган махсус фортепиано классында да укый башлый Фәритне әлеге музыка коралларында уйнарга өйрәтүдә, аның гомуми музыкаль белемен киңәйтүдә бу ике педагогның тырышлыгы зур роль уйный Тама торгач, тамчы ташны тишә, диләр Тын гына аккан чишмәләр дә торабара зур сулы елгага әверелә Кулны чыныктыру, осталыкка ирешү өчен музыкант буласы кешегә һәрвакыт репетицияләр ясап торырга. уйнау күнекмәләрен дәресләрдән тыш та даими шомарта барырга кирәк. Шуңа күрә техникумда кайбер уен коралларын вакытлыча өйгә алып торырга да рөхсәт ителгән Фәритнең дә үзенә беркетелгән виолончеле бар Бервакыт, инструменты бозылгач, Поляков аңа грифына арыслан башы ясалган үз виолончелен биреп тора: шәкертенең күнегүләре өзелмәсен, янәсе. Яшь талантка ышаныч, өмет белән карау булмаса, мондый юмартлык, ай-һай. эләгер иде микән? Фәрит укытучысына гашыйк: аныңча уйнарга тырышу гына түгел, хәтта аныңча язарга өйрәнү дәртенә дә бирелеп китә. Хәрефләр бербереннән аерымрак урнашкан шактый пөхтә, койрыклы стиль . Фәритнең үз кулы белән нота дәфтәренә, фронттан язган хатларына игъти- •Мәдәният йорты 1927 елның 4 июлендә тантаналы рәвештә ачыла Хәзерге Яшь тамашачылар театры бинасы. - Музыкада ничә сорт ачкыч була? Мөбәрәк, җавап кайтарасы урында, анышмыйм дигәнне белдереп җилкәсен сикертә. — Менә шул шул,- дип көттереп кенә елмая Фәрит — Солтан абый безгә «ачкычларның берничә сорты була» дип ялгыш ычкындырды Бер ничә төре, дип әйтергә кирәк ич Бу сүзләрдән соң Мөбәрәк тә елмая, рәхәтләнеп көлешеп алалар Әйе. уенкөлкегә Фәритнең «вакыты» гына җитми, чынлыкта исә снзелер- сизелмәс кенә юмор бар аңарда Киләчәктә «Шүрәле» балетын, дөресрә ге. туй өлешендәге мәзәк урыннарны һәм халыкның җорлыгын тасвирла ганда бу хис үзенә кирәк юлны табачак әле Фәритләр укыган заманны тулырак күзаллар өчен, тагын бер шәхес нең эшчәнлегеи әйтеп китми ярамый Ул өлкән яшьтәге, абруйлы һәм тәҗрибәле педагог А А Литвинов. Ян-яктагы юка. озын чәчләре арасын нан зур, ләкин үзенә бик тә килешле, аның музыкаль сизгерлегенә ишарәләүче колаклар калкынып тора Кылыч борыны, калын кашлары аны тагын да җитди, эшлекле итеп күрсәтә. Оркестр классына ул һәркемнең тою сәләтен, кул-бармакларның дөреслеген, үпкәләрнең тазалыгын тик шереп, карап ала Студентларның симфоник оркестрын да җитәкли Оркестр кадәр оркестр өчен кадрлар да кирәк бит әле. Беренче елын гына укый башлаганнар арасыннан да кемнәрнедер алмый хәлең юк. һәм менә Литвинов бүлмәдәш булып яшәгән нке дусны Фәрит бе лән Мөбәрәкне оркестр коллективына чакыра. Барабанга кеше юк Фәритне куя. бер-беренә сугып чыңлата торган тәлинкәләргә Мөбәрәк не «Әйдә ярар, пауза санарга өйрәнсәк тә файда булыр, дип дустын тынычландыра Фәрит. аннары музыкасы да колакка керә торыр» Ри залашалар «Кайсын кайчан икәнен у зем кул хәрәкәтләре белән күрсәтермен»,— ди оркестр хуҗасы Күпмедер тәҗрибәдән соң елмаеп ук җибәрә Шундый җитди кеше дә елмайгач, димәк, безнең яңа «пешеп» килгән оркестрантларыбыз үзләренең бурычын әйбәт һәм дөрес башкаралар' Литвинов, шәһәр күләмендә уйнар өчен, профессиональ музыкант лардан да оркестр оештыра Үзенең шәкертләрен онытмаган икән ул. соңрак аларны да эшкә тарта. Шәһәр тормышының барлык оешмаларын да халыкның культура дәрәҗәсен күтәрү хәрәкәте кызган вакыт Оркестр әле паркларда, әле сезонлы эшчеләр каршында чыгышлар ясый Егетләргә бераз гына акчасы да килә моның Күргәнебезчә, ныгып-күтәрелеп китү өчен Фәрит Яруллин кебек яшь ләргә шартлар начар түгел. Ләкин чын музыкант булып өлгерү өчен бо лар гына җитәрме соң? Дәресләр программасы тыгыз, укуда ифрат тырыш Фәритнең бер генә дә буш вакыты юк Кайчан карама, класста рояль артында утырыр ул Дәресләренә бөтен күңелен, сәләтен, вакытын бирә Замандашлары сөйләвенә караганда, тулай торакта да нртә белән йокыдан таң әтәче.ъш иң элек Фәрит уяна икән. Бераздан залы саркып саркып кына виолонбар беләнрәк карасак, без анда яшьлектәге шушы мавыгхнын ныгып өг- гергән чалымнарын күрербез. ’ Инде безгә яхшы ук таныш кеше, композитор Солтан Габәши м ₽я И з ТаТәм "етеГ те°Риясеннэ" Укыта ДҮРТ тавышка махсус көнләр = Һ . студент - 1аР дан ХОР оештыра Дүрт тавышка «ырлаган гармониягә өйрәнгән татар хоры - ул заман өчен шактый ззр казаныш билгеле Әлеге хор кайбер жырларны театрлаштырып та башкара Әйтик, урак уру. көлтә бәйләү, ашлык чистарту яисә тимер ч\к\ кирпеч салу кебек хезмәт процессларын хәрәкәт белән бәйләп «ырлауны тамашачылар бик яратып кабул иткән Бервакыт Фәрит тулай торакка кайтып керә һәм карап-карап тора да үзенең бүлмәдәше, гобой классында укучы Мөбәрәктән сорап куя — Сез музыкаль ачкычларны үттегезме әле? — Әйе. чель моңнары агыла башлый Музыкаль тоемлау сәләтен үстерү, кул һәм бармак хәрәкәтләрен чыныктыру өчен репетицияләрне ешрак ясарга кирәк Моның өчен тавыш гаммаларын, бер үк октава авазларын аска төшү яисә өскә менү тәртибендә озаклап-озаклап кабатлыйсың. Зур черки безләп торган шикелле, гел бер төсле озын моң чыга. Адәм баласының табигатенә тырышлык һәм ялкаулык дигән капма- каршы сыйфатлар бердәй дәрәжәдә тигез салынган Кешедә шуларның кайсы ныграк өстенлек алыр — бу инде турыдан-туры үз-үзеңне жиңә алу, тирәндә посып яткан көчләреңне нинди дә булса шөгыльгә мәжбүр итә белү сәләтенә бәйле. Сольфеджионың кара тир агызырдай күнекмәләре беренче карашка гаять күңелсез, авыр шөгыль булып күренергә мөмкин. Асылда бу чынлап та шулай. Ләкин күңелең сайлап алган максатка омтылыш көчле икән, аның һәрбер кыенлыгы сиңа жиңү ләззәте, үз-үзеңне раслау, хыялга ирешү тантанасы алып килә Сольфеджиодан соң Фәрит, Бетховен һәм Шопен әсәрләреннән өзекләр уйнап, өйдәге дәресен тәмамлый Студент чагында ук инде музыка Фәрит өчен тормышының альфа һәм омегасын тәшкил итә. Музыкадан башка бер генә нәрсәгә дә күңеле ятмый аның. Берьюлы виолончель һәм фортепиано классларында уку Фәрит өчен жиңел эш булмагандыр. Яшьтәшләрең ишегалдында футбол типкән чакта кемнең генә күңеле ирек ачуга кытыкланмас икән! Боларга Фәритнең вакыты калмаган, аннары күңеле дә атлыгып тормаган. Тамчы да үке- нерлеге юк: музыка дәресләрен, бәрхет тавышлы виолончельне һәм яңгыравыклы фортепиано авазларын дөньядагы бернинди рәхәтлекләргә дә алыштырмас иде ул. Зуррак максатлар куйган саен кеше үзе дә зураеп, житдиләнеп китә, шәхес буларак иртә өлгерә. Бу кагыйдә яшьлекнең бөек максатлар белән янарга тиешлеген аңлаган Фәриткә дә тулысынча туры килә. Техникумның актлар залына Фәрит һәрвакыт ашкыну, дулкынлану белән керә Каршы як стенада — Бах, Бетховен, Глинка, Чайковский кебек мәшһүр композиторларның рәсеме Үзләренең үлемсез ижаты белән алар кул житмәслек биеклектә тора Күңел менә шулар дөньясына, ижатта янып яшәгән шәхесләр үрнәгенә тарта Оялчан, тыйнак хыяллар, кар астында яткан чишмә кебек, тын гына жанда челтери. Стена һәм түшәмгә таш чәчәкләр рәвешендә ясалган искиткеч матур нәкышләр, баш очындагы эленеп торган чуклы-бизәкле зур кандил күңелдә шундук тантаналы хис уята Тәрәзә рамнары һәм аның тимер бикләвечләре борынгыча эшләнгән. Өске катта — вазаларга охшаш юан рәшәткә белән бүленгән иркен ложа. Студентлар концерт куйган чакларда монда, гадәттә, кунаклар һәм педагоглар утыра Казанда сәнгать 4.1.• «Зәнтәр шәл> •H i Н«. м-цнк- «Кандыр буе» һәм башка спектакльләрнең гөрләп Oapiaii чагы Күбе се - музыкаль драмалар, спектакль барышында Салих Сәйдәшен иҗат иткән искиткеч камил музыка, тамашадан аерылгысыт булып милли җырлар яңгырый Театрга табигый рәвештә музыканың, бинт х.трәкәглә ренең килен керүе, аларның идея художество эчтәлеген ачуга хезмәт итүләре шулай ук алга китеш билгесе Иң мөһиме театрның хәтер инде үз симфоник оркестры бар! Аны музыкаль бүлек мөдире < алнх (. <и гәшев җитәкли, үзе үк дирижерлык вазифасын да башкара ^Дирижер пультына аның беренче тапкыр 1930 елның 3 январенда «Сания» операсының яңа премьерасы куелган көнне күтәрелүен дә хәтергә талыйк Сәнгать сөючеләрнең игътибарың, көчле магнит сыман, менә шушы мөлаем. чибәр. якты кеше тартып тора Сәйдәшевның сәхнәгә чыгуын замандашы Әнәс Камал төгәл сызыклар белән болай сурәтли: «Композитор нәфис бармаклары белән йомшак чәчләрен артка сыпырып, аны җиңелчә генә күпертә дә халыкка зур ихтирам белән баш ия Ул, горур башын салмак йөртеп, әле бельэтажга, әле партерга карап елмая. Бер кулын икенчесе белән кыса-кыса. шул кушкулын төрле якка йөртеп, әйтерсең лә ул халыкка булган дуслык-мәхәббәтен изһар кыла...» Театрның симфоник оркестрына да әзерлекле кадрлар кирәк. Салих Сәйдәшев. укуларыннан аермыйча гына, инде шактый тәҗрибә туплаган, барабантәлинкәдән — виолончель һәм гобойга кадәрле үскән Фәрит белән Мөбәрәкне үзенең оркестрына эшкә чакыра Композитор һәм дирижер Салих абыйлары кул астына эләгү — егетләр өчен чын мәгънәсендә язмыш бүләге, музыкаль осталыкны чарлау мәктәбе. Рухи яктан баерга, оркестрдан буш көннәрдә спектакльләрне дә карарга кирәк бит әле. Әмма кесә ягы мактанырлык түгел. Егетләр кайчакта. намуска көч килмәслек итеп кенә, хәйләдән дә файдаланалар: гобойның буш футлярын кыстырып киләсең, билет тикшерүче апа рәхәтләнеп уздыра да җибәрә. Яна тормышка дәртләндергән һәм укырга, гражданин булып үсәргә өйрәткән спектакльләрне карау яшьләргә зур йогынты ясый, аларның офыгын киңәйтә. Татар профессиональ музыкасының шулай үсә, ныгый баруын таныганнан соң. табигый рәвештә сорау туа: тулы бер губернаны биләп торган халыкның моңа кадәр ни өчен соң профессиональ композиторлары һәм жырчылары. опера һәм балет театры, махсус хор коллективлары булмаган? Сәер хәл түгелме: татарлар ул чакта ук Россиядә иң укымышлы милләтләрдән санала, ә үзенең музыкада башка халыклар белән ярышырлык талантлары күренми диярлек Фән, культура, экономика һ. б тармакларда Казан ике зур дөньяны Гареп белән Шәрыкны тоташтыручы капка ролен үти, ә милли музыка капкалары озак дәверләр буе караңгылык бигендә томаланып яткан. Нилектән шулай бу? Сорауларга җавап биргәнче, әйдәгез, иң элек тарихка һәм кайбер фактларга күз салыйк. Рус һәм татар халкы арасында культура багланышлары XVII гасырның икенче яртысында аеруча җанланып китә. Бу күренешнең капма- каршы характердагы ике юнәлеше күзгә ташланып тора. Беренчесе — хөкүмәтнең, рус администрациясенең татар дөньясындагы руханилар һәм феодал катлам белән якынаюы. Руслаштыруга корылган бу политика ахыр чиктә барыбер татар милли культурасын бетерүгә хезмәт иткән. Икенчесе — демократик рухтагы бәйләнешләр. Бу юнәлештә Казан университетының Шәрык факультеты, атабрак әйтсәк. XIX гасырның күренекле галимнәре К Фукс, С Шпилевский. И. Эрдман, X. Фәезханов. Хәлфиннәр гаиләсе, күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри һәм башкалар зур роль уйныйлар. Дилбегәсе патша кулында булган диннең милли сәнгатькә тупас рәвештә аяк чалып торуы — тарихта мәгълүм әйбер. Шәһит Әхмәдиев «Йолдыз» газетасында шул хактагы уйлары белән дә уртаклаша һәм бик дөрес нәтиҗә чыгара: «Татарда руханилар сәнаигъ Нәфисәдән булган рәссамлык, һәйкәлтәрашлыкны булдырмауда муаффәкъ булсалар да. мөэминнәрнең аларга булган карашларын салкынайтсалар да, музыка хакында андый ук тәэсир итә алмаганнар «Музыка уйнау хәрам, тыңлау да зур гөнаһ, аның көе белән ләззәт табу көферлек» дисәләр дә, халыкның жыр-монга ихтыяҗын баса алмаганнар. Чөнки рухның музыкага ихтыяҗын, омтылуын нәрсә дә бетерергә мөмкин түгел...» Мисаллар да шуны раслый Әйтик. «Казанские губернские ведомости» газетасының 1843 елда чыккан бер санында Казан университеты студенты Нигъмәтуллинның флейта өчен язылган концертны (композитор Бербигье әсәре) уңышлы башкаруы турында хәбәр итә. Ак белән караны 54 аера белик: ул. әлбәттә, югары сыйныф баласы булгандыр, әмма аның сәхнәдәге чыгышы дәлил буларак кызыклы Шул ук газета икенче бер вакытта дегет карасы тамызудан да тартынып тормый: «Әгәр сез театрга бармагансыз икән, берни дә югалтмадыгыз театр татар балалары белән тулган иде» Шул ук вакытта, күп кенә рус композиторларының татар көйләрен эшкәртеп сәхнәдә яңгыратулары да мәгълүм. Татарның үзеннән * дә музыкаль әзерлекле зур шәхесләр чыккан. Унтугызынчы гасыр азак- ; ларында скрипкачы Исмәгыйль Актов Казанда опера оркестрының кон- - цертмеистеры булып эшли, музыка мәктәбендә укыта. Аның Париж. Лон- i дон, Берлин шәһәрләрендә гастрольдә булып, зур уңыш казануы билгеле t 1887 елда Наратлы авылында, морза гаиләсендә туган Мансур Солтанов ' Мәскәү консерваториясен «Зур көмеш медаль» белән тәмамлый һәм шә- | һәрнең Зур академия театрында эшли башлый 1912 елдан ул — Саратов ? консерваториясендә профессор, педагогика эшенә җигелә. Ә инде Казанның «Шәрык» клубында татар һәм рус җырларының * башкарылуын хәтергә төшерсәк, чыннан да. халыкның музыкага булган мәхәббәте сүнмәвенә ышанырбыз Шул ук клубта Г А Трейтер ханым 5 хор оештыра, соклангыч тавышы белән үзе дә татар җырларын җырлый. S скрипкачы И Козлов татар музыкасын пропагандалый Скрипкачы Гали J Зайпин исә. үз фантазиясен дә кушып. «Травиата» операсыннан өзекләр - башкара. Татар җыр һәм биюләренең беренче үрнәкләре 1816 елда Әстерханда ' оешкан «Азиатский музыкальный журнал» битләрендә басылып чыга - XX гасыр башында композитор В Виноградов, милли җырларга нигезлә- ~ неп, сабантуй күренешеннән беренче татар фортепиано пьесасы яза һәм 1904 елда аны үзе үк башкарып та күрсәтә 1902 елда Кәримовлар типографиясендә «Князь Игорь» операсының (А Бородин әсәре) эчтәлеге брошюра итеп'татар телендә басылуы да күпне аңлата безгә. Икенче юнәлешне тулыландыра торган мәгълүматлар моның белән генә дә бетми әле. Музыка хәраммы, хәләлме? Шул заман өчен бик әһәмиятле сорау' Хуш, татар зыялылары, алдынгы карашлы фикер ияләре бу хакта үзләре ничек уйлыйлар сон? Артык читкә ташланмыйча, ике генә кешенең фикере белән танышып китик. Күренекле галим, тарихчы, гомере буе диярлек мулла киемендә йөргән, шул ук вакытта, татарлардан беренче буларак, музыка тарихын, аның әһәмиятен дәлилләп язган Шиһабетдин Мәрҗани сүзләренә колак салыйк. «Музыканың... дөрес түгеллегенә шәрган дәлил юк. бәлки санду гач кебек магур кошларның тавышларын ишетмәк вә тынламак дөрес, вә тавышларның хайваннардан чыкмакы белән җансыз нәрсәләрдән чык макы арасында аерма юк Музыкадан төп максат — төрле тавыш һәм көйләрне бер-беренә яраштырып күркәм 1ым матур итеп төзү аркылы җанга рәхәтлек бирү, кеше рухын сафлык һәм пакьлек дөньясына этә рү ...» Аңа кушылып икенче бер галим. Дөбъяз ягы муллласы Хәсәнгата Габәшн болай ди: «Музыка табигатькә тәэсир итә, халыкны күркәмләндерә. вәхшилекне бетерә, канны сафлый, фикерне киңәйтә, фән күрсәтүе илә сабнттыр». Музыканың халык тормышын, көнкүреш һәм культураны баетудагы әһәмиятен аңлаган татар кешеләре аны өйрәнү. туплау, тарату эшен башлап җибәрәләр 1869 елла I Ваһапов өч йөздән артык кыска җыр ларны үз эченә алган «Жырулар» китабы бастырып чыгара. Фольклор чы Г. Сәнфуллин татар көйләрен җыю белән генә чикләнми, аларны «Стелла» дигән музыка коралында уйнату өчен пластинкаларга язу бе лән дә шөгыльләнә. Татар көйләре уелган беренче пластинкалар 1890 елларда VK күренә башлый Инде 1915 елда нәфис сәнгатьне сөючеләр өчен махсус чыгарылган альбомның беренче битләрен ачыйк Альбомга кереш сүз язган Галим җан Ибраһимов татар халкында шушы көнгә кадәр професснонлъ композиторларның булмавына тирән борчылу белдерә. «Ашказар» вә «Тәфтиләү» ияләре русның Чайковскийлары, поляк ның Шопеннары була алмаган икән моның өчен табигатькә түгел, тарихка. язмышка үпкәләргә мәжбүрбез. Теләгән гөлнең тууы өчен орлык кына җитми, аның яхшы туфракка чәчелүе, вакытында кояш вә янгыр тиюе, таш белән, фәлән белән басылып калмавы шарт. Безнең халыкның табигатенә чәчелгән истигъдадлары — орлыклары шул шартлар булмаганнан гөл булып үсә алмый калганнар, чәчәк ату. җимеш бирүне хәтергә дә китереп булмый инде Музыка хәрамдырмы, юктырмы — хәзер аны тикшермиләр Халык киң бер һөҗүм белән музыкага ташланды, анар гомуми мәел, гомуми дәрт; яшь кызлар, яшь егетләр эчендә музыка коралларыннан берсен белүне үзенә идеал итмәгәннәр сирәк табылачак Бу гомуми дәрт, бу гомуми мәел— туачак композитор (аерып күрсәтү безнеке. Р. Н.) өчен суларга һава, тамыр җәяргә туфрактыр» Гасыр башында ук нинди зирәк сүзләр әйтелгән' Күренекле әдипнең фикер йөртү тирәнлегенә, алдан күрүчәнлегенә сокланырга гына мөмкин. Гатаулла Исхакый дигән мөгаллим 1913-1916 елларда, нота һәм мандолинага үзлегеннән өйрәнүчеләр өчен, ике кисәктән торган «Нота дәфтәре» бастырып чыгара Музыкадан татарча беренче әлифба үрнәге буларак, моңа кадәр кайнап, куерып килгән омтылышларны чынга ашыруда, халык көйләрен иясенә кайтаруда зур адым иде бу. Ике китапны бергә кушып исәпләсәк. «Нота дәфтәре»нә барлыгы илледән артык көй кертелгән. Тарихка азмы-күпме караш ташлаганнан соң, алда куелган сорауларга җавап үзеннән-үзе табылды шикелле Халык талантларсыз булмый. Үсүе өчен иҗтимагый-политик шартлар тудырылмаса. талант зәгыйфьләнә. яфракта килеш шиңә, һәлакәткә дучар ителә. Татарда сәнгатьнең күп кенә төрләрен, шул исәптән музыкаль культура үсешен тоткарлауда динне генә гаепләү дөреслеккә туры килмәс иде Төп гаеп — патша самодержавиесенең колонизаторлык сәясәтендә. Кайда җыр. музыка. барабан шунда халык җыйнала, туплана, аның рухы күтәрелә. Ә бу самодержавие өчен куркынычлы' Шуңа күрә алар музыканы реакцион карашлы мөфти һәм муллалар кулы белән тыйдыртып килделәр. Мөфтиләр асылда патша чиновниклары, аның җырын җырлаучылар иде. Русның үзендә дә староверларны кудыртып, алар урынына кара киемле симез поплар билгеләнде. Дәрәҗәле руханиларга патша акча түли. шулай булгач, аны якламый кемне якласын ди алар? Россия мәмләкәтендә кыерсытылган, үксез халыклар байтак иде. Үзенең бай тарихы, мең ел белән исәпләнгән матур әдәбияты, матбагасы, үз әлифбасы һәм мәптек-мәдрәсәләре булган татар халкы исә яна культурага нигез салуны, кайбер надан галимнәр язганча. Бөек Октябрьдән соң гына башлап җибәрмәде. Ләкин хак 1917 елгы октябрь революциясе күп кенә халыклар язмышын куәтле елгадай урталай бүлеп ташлады. сәнгать чишмәләрен томалап торган кара ташларны читкә себереп түкте, караңгыда басылып яткан көчләргә яңа тизлек, куәт, дәртле кузгалыш бирде Елганың теге ягында, моңаеп кына, талантлары тиешенчә ачылмый калган Заһидулла Яруллин. Солтан Габәшиләр яшьлеге басып тора Бу якта яна буын композиторы булачак Фәрит Яруллиннар. сынлы сәнгатьтә тиздән үз сүзен әйтәчәк Бакый Урманчылар яшьлеге... Аларның ижади язмышын тарихтан аерып карау мөмкин түгел. Даһиларны, шәхесләрне һәрвакыт заман үзе тудырган Табигать биргән талантын инкарь итмәстән, шуны әйтергә кирәк Фәрит Яруллиины совет дәвере үзе сорап, үзе чакыртып ала Моның шулай икәнен алга таба без тагын да ачыграк күрербез әле. Менә Мәдәният йортында яшь талантлар кичәсе бара Чират Фәриткә җитә. Залдагылар белән таныштыру өчен иң элек яшь музыкант ту- 56 рында кыскама кереш сүз әйтелә Җылы һәм тәэсирле язылган бу текстны Хәсән Гуфан әзерләгән булырга тиеш Чөнки әлеге кичә аның тәкъдиме белән оештырыла. «Кереш сүздән соң Фәрит сәхнәгә чыкты, дип хәтерли ул чакта кичәне алып барган Шәрәф Рахманкулов, ниндидер бер тыйнаклык белән кыяр-кыймас кына рояль янына килеп, снзелер-снзелмәс кенә башын * игәндәй итте дә уйнарга тотынды Программа буенча ике генә көй уйнар- 5 га тиешле булса да. тамашачы аны кат-кат чакырып чыгарды, минемчә, = ул шушы кичәдә биш-алты көй башкарды». Тамашачы белән шыгрым тулы залда, халык белән бергә, күп кенә i әдипләр, музыка осталары да утыра. Аларнын байтагы сәхнә артына ке- - pen яшь талантларны уңышлы чыгышы белән котлыйлар. Гадел Кутуй = исә Фәритне кочаклаган хәлдә әйтеп куя: ' « Рәхмәт, егет, гасырлар буе халкыбыз көткән композитор булып ~ җитеш. Салих абыең янына икенче булып бас. * «Эрмитаж» бакчасының ачык эстрадасында бирелгән икенче бер I концерттан соң шагыйрь Фатих Кәрим, үзе дә шунда катнашканлыктан. = егетнең уйнавына читтән генә сокланып утырган икән Проломныйга таба төшкәндә иптәшләренә болай дип белдерә: — ФЬрит акыллы һәм талантлы малай булырга охшый Ул егеттән = кем дә булса чыгар. Аның кешелек матурлыгына һәм җитдилегенә ~ гашыйк булдым. = Ул елларда әле филармония юк. шуңа күрә концертлар, әдәбн-музы- * каль кичәләрне оештыру күбесенчә диярлек радио һәм театрлар җилкәсе- “ нә төшә. Театр шикелле үк. радиостудия дә үз тирәсенә зур талантларны җыя, яшьләрне дә шул үзәккә якынайтырга тырыша. Бервакыт студиядә. радио аша яшь көчләрнең чыгышын яңгыратасы иде. дигән сүз чыга. — Әйе шул, тыңлаучылар өчен яңалык, ә студентларга аз гына матди ярдәм булыр, дип. Хәсән Туфан белән Кәшифә Тумашева бу тәкъдимне хуплыйлар Берничә кеше катнашындагы әлеге концерт. «Ударниклар иртәсе» тапшыруына ялганып, көндезге сәгатьләрдә эфирга чыга Концерт ошаган, күрәсең, кабатлауны сорап радиотыңлаучылардан бик күп хатлар килә. Менә акча алыр көн дә җитә. Моны белгәч. Фәрит үзенең иптәше белән концерт өчен язылган акчаны алудан баш тартып маташалар: — Бу кадәр гонорар күп түгелме? Без бит хәзергә укучы өйрәнчекләр генә. Аларнын тыйнаклык һәм үтә намуслылык күрсәтүе ихластан булуга карамастан, Туфан белән Кәшифә ханым бу эшнең урынсыз икәнлеген аңлатырга тырышалар Киләчәктә завод-фабрика клубларында бушлай бирелә торган концертларда дә катнашырсыз, гигәч кенә яшьләр риза лапылар Бервакыт Фәриткә өй мәҗлесендә катнашырга туры килә. Башта фортепианода, аннары виолончельдә татар халык көйләрен уйнап күрсәтә. Табында унбишләп кеше, ниндидер бәйрәм уңаеннан оешкан мәҗлес бик җанлы һәм күңелле бара Терсәкләре белән урындык җилкәсенә та янган шагыйрь Хәсән Туфан музыканы гаять бирелеп, онытылып, уйга талын тыңлый Күмәк җырга ү те дә кушыла, хәтта кулларын дирижерча йөргә-йөрт.) кайбер көйләрне тәмам җаны аша үткәрә Аның соравы буенча «Көзге ачы җилләрдә» көен генә дә шушы кичтә өч мәртәбә җыр лыйлар Илне зур. фаҗигале сынаулар көткән кебек, мәҗлестә утыру чыларныц ia күбесен алда катлаулы язмышлар көтеп тора «Сибелә чатак» көен җырлаучы бу кеше.ыребст киләчәктә үзләренең дә тузганак таҗыдай төрле якларга сибеләчәкләрен тоялар микән? Аларнын тормы шинда әле пичәмә тапкыр көзге ачы җилләр исәр, кышкы зәһәр буран битләрне кисәр — тик сугыштан соң. фашизмны тар-мар иткәч, болай бергәләшеп җыйналу насыйп булмас аларга Хәзер инде Фәрит төрле концертларда ешрак катнаша, язучылар һәм артистлар арасына, сәнгать дөньясына һаман саен ныграк үтеп керә. Коллективта үзен бик гади тота, аз сүзле, салмак, тымызык, уйчан. Ләкин бу һич тә гамьсезлек, битарафлык, тирә-юньгә игътибарсызлык билгесе түгел Шулай бит ул: инешнең төптәге комы да күзгә бәрелеп тора, ә диңгез төбен кешеләр беркайчан да күрә алмыйлар Фәриттә дә чит күзләрдән яшерелгән киеренке эчке тормыш бара кайдадыр күңел төпкелендә уйлар, хисләр, заман агышы кисешә, фикер давыллары уяна Бала чагыннан ераклашкан саен ул олыларча фикер йөртү биеклегенә ныграк якыная Тулышасы ай шикелле, аңарда акрын өлгерү бара Кешелек бәгырендә әллә ничаклы моңнар хәзинәсе күмелеп ята Алтынны юып тапкан шикелле, күңел көчен сала-сала. киләчәктә менә шуларны эзләп табасы бар аның. Ж.әмгыять тормышындагы күтәренкелек, социаль һәм рухи үзгәрешләр Фәритне чын мәгънәсендә үзенә бөтереп ала. 1932 елның җәеннән ул - Татарстан радиокомитетында пианист аккомпаниатор. Менә шул елларда инде аның республика музыкаль культурасын үстерүдәге, милли моңнарны халыкка җиткерүдәге яна эшчәнлеге башлана. Татарстан радиокомитеты Карл Маркс урамындагы өч катлы зур. күркәм бинага урнашкан. Стенасында — биек көзгеләр, килеп керү белән шундук төскыяфәтеңне чамалыйсың, үз-үзенә эчке ышаныч беркетәсең. Мәрмәр баскычлар сине йөздереп кенә өске катларга алып менә. Почмактагы борылышта пальма сыман зур яфраклы гөлләр үзләренчә уйланып. моңаеп хтыра Кемнеңдер куллары мондагы матурлыкны кайгырт кан. күзне иркәләп торсын дип гөлләр үстергән икән — алар яныннан битараф кына узып китә алмыйсың. Бу йортның парадный ишекләре туктаусыз диярлек ачылып-ябылып тора Килеп йөрүчеләрнең кемнәр икәнлеге билгеле инде: музыкантлар, җырчылар, әдипләр, драма артистлары — кыскасы, республиканың күренекле осталары, сәнгать әһелләре. Ишекләре ябык булуга карамастан, репетиция вакытында бүлмәләрдән скрипка, думбыра. курай, гармун һәм җыр авазлары ишетелеп тора Икенче бер почмактан симфоник оркестр моңнары түгелә Үзалдына тонык кына гөжләп торган бу бинаның диварлары, әйтерсең, тоташтан моңга манчылган! Фәрит рояль артына утыра. Нотага салынган үрнәкләр аз булу сәбәпле, халык көйләренең күбесен ул хәтердән уйный. Әле нотага теркәлеп тә өлгермәгән йөзләгән көйләрне Гөлсем Сөләйманова, Газиз Әлмө- хәммәтов, Мәрьям Рахманкулова, Ситдыйкъ Айдаров кебек танылган җырчылар «һава»дан карап дигәндәй башкаралар Фәйзи Биккинин төрле зурлыктагы гармуннары белән мәш килә Мөхәммәт Яушев үзенең җан «дусты» булган скрипкасын кулына тоткан. Икенче бер көнне биредә Фәритне «имтиханжга килгән егетләр-кыз- лар каршылый «Микрофон алдында — радиотыңлаучылар» дигән концерт программасын төзү мәшәкатьләре башлана Музыкаль редакция җитәкчеләре дә җыйналган Төрле урыннан, завод һәм фабрикалардан килгән яшьләр арасыннан иң сәләтле җырчыларны, төрле музыка коралларында уйнаучыларны сайлап алырга кирәк. Табигый тавыш белән күңелгә хуш килердәй итеп башкаручыларны ярата Фәрит Андыйлар җырлаганда онытылып, канатланып китә Кайбер талантсызлар, ничектер иләктән узып, концерт программасына да эләгәләр икән Гадәттәгечә, концертта катнашучыларны тагын бер кабат күздән кичергәндә, Фәрит музыкаль редакция бүлегендә эшләүче Зәйнәпне үз янына дәшеп ала да колагына әйтә: — Әнә теге кыз икенче тапкыр монда килеп йөрмәс, мөгаен. Мин аңар хәзер ша-бемоль тональностендә уйныйм, икенче җырламаслык итәм Мондый алымнарны Фәрит яхшы нияттән — сәләтсезлекне вакытында туктату, эфирга зәгыйфь моңнарны чыгармау теләге белән эшләгән. 58 әлбәттә Әйе. беренче карашка басынкы гына тоелган бу кеше кирәк урында үз мөнәсәбәтен сиздерү, үз фикерләрен ахыргача яклауда катгыйлык га күрсәтә белгән Гәнәфес араларында, өченче катнын балконына чыгып, тирә-юньне, шәһәр тормышын күзәтергә мөмкин. Уң якта, каршыда гына диярлек. Ирек мәйданы Күкне кыйгачлап күгәрченнәр оча. алар мәйдан читенә * дә төшкәлиләр. Аяк астында җәйрәп яткан урамнар югарыдан караганда L кечерәеп, тротуардагы агачлар тәбәнәкләнеп калган кебек Бер-беренә = юл бирә-бирә атлар, машиналар, җәяүлеләр узып китә Тормыш бер т урында таптануны яратмый, ул һаман хәрәкәттә, кайнамакта. алга ба- = руында Зур бәйрәм якынлашканы әллә каян күзгә ташланып тора йорт- z лар. урамнар кызыл әләм, транспарантлар белән бизәлгән Гун. шәһәргә 5 кызыл канатлар үсеп чыккан, шулар белән талпынып, ул талгын гына үзенен киләчәгенә йөзеп бара шикелле 1932 елның 7 ноябре * Шанлы бәйрәм хөрмәтенә яңгыраячак концертка ныклы әзерлек ба Z ра Бүгенге концерт аеруча дәртле, күтәренке рухта булырга тиеш. Репе- 3 тициядә катнашучылар, махсус тәнәфес ясап, студия бинасының челтәр - ле балконына чыгып басалар Фәрит Яруллин да шулар арасында Урам тулы халык Бар җирдә бәйрәмчә тантана Әнә. Бөек Октябрь = революциясенең унбиш еллыгына багышланган демонстрация колоннада ; ры саф-саф булып Ирек мәйданына керә Аллы-гөлле шарлар белән ку = шылып, һавага «Ур-ра!» авазлары чөелә Колонналар өстендә — ал бай ; раклар урманы Иң алда пролетариат юлбашчысы Ленинның комач белән каймаланган зур сурәте балкый. Үзе төзеп калдырган Татарстан рес публикасын, аның иң яхшы улларын һәм кызларын, әйтерсең, бергә бергә туплан, алга әйдәкләп бара ул. Комклуб каршында хәрби оркестр марш уйный Барабан һәм торбалар тавышы һаваны тетрәтә. Шушы тантаналы, күтәренке авазлар аегында колонна киләчәк капкаларына таба уза Кинәт күзләрдән яшь китерерлек яна бер күренеш адымнарын нык басын, кулларын тигез селти-селти мәйданга игезәк яшьләр килеп керә' Алар, чыннан да. Ватанның игезәк улларын һәм кызларын хәтерләтәләр: һәр кайсында кызыл йолдызлы буденовка, күкрәкләрендә кызыл бант балкый Әйтерсең, әле генә утлы яу эченнән чыкканнар да яраларын бәй ләп. инде илнең удар төзелешеләренә китеп барышлары Әйе. Кызыл Армия һәм аның шундый варислары булганда яңа тормышны буарга теләүчеләрнең кара нияте барып чыкмас' Яшь совет дәүләтенең нигезен ачлык та. өч елга сузылган гражданнар сугышы да какшата алмады Социализм бөтен фронт буйлап һөҗүмгә күчте авыллар, күмәк хуҗалыкка оешып, билен турайта, халык укырга-язарга өйрәнә, чыра яктысы на алмашка Ильич утлары килә. Сафлар шуны сөйли, сафлар шуны аңлата «Кызыл Татарстан» газетасы хәбәр иткәнчә, тиздән <Фордзон»ны совет маркалы беренче тракторлар алыштырачак Тормышның көннән көн яңара баруы Фәритне зур эшләргә дәртләндерә Заманга тиң яңа җырлар, маршлар язасы килә аның, тик әлегә профессиональ белеме, му зыкаль тәҗрибәсе җитәрлек түгел Радиокомнтетта эшләү Фәрит өчен икеләтә отышлы булгандыр Бе реячедән, азмыкүпме матди якны кайгырта ала студент егет өчен анысы да мөһим Икенчедән. Салих Сәйдәшен. Мансур Мозаффаров. Фәйзи Биккинин кебек күренекле музыкантлар, сәнгать дөньясы белән даими аралашырга мөмкинлек ачыла аңарга Каурый сыман көпшәк болытлар беркайчан да давыл ясый алмый Яшен болытлары очрашса гына һавада яңа бер көчәнеш, яктылык, авырлык, көчле хәрәкәт барлыкка килә Сәнгатьтә дә шулай яңа галант ның. үз сукмагын югалтмаган хәлдә, тагын күп кенә башка талантлар орбитасына да килеп эләгүе мәҗбүри Бу аны туендырып, үсендереп тору өчен кирәк Кеше үзе дә белми торган эчке көчләрне хәрәкәткә китерү өчен кирәк бу Авторның күзаллавы «Эрмитаж» бакчасы Ж.әйге ачык сәхнәдән концерт моңнары түгелә. Халык бик күп. урыннар житмәгәнлектән. аларнын күбесе аягүрә басып тыңлый. Тамашачылар арасында Салих абыйлары да булган икән, концерт бетүгә ул сәхнә артына кереп яшьләр белән күреште. «Булдырасың, егет!» дигәндәй, Фәритнең аркасыннан ук сөеп куйды Салих абыйның театрдан гына килеше, ахры, муенындагы кара күбәләген салыр! а ла өлгермәгән. Ачык маңгай, сөйкемле күзләр, кабарынкы чәчләре исә артка тарап куелган. Елмайган чакта аның йөзеннән болай да Mt нә менә түгеләм дип торган ягымлылык тагын да мулрак бөркелә башлый Бу кешене эчтән ниндидер табигый бер сафлык яктыртып тора шикелле. Үзеңдә шундый елмаюны йөртер өчен нәкъ менә Салих Сәйдәшев булып туарга кирәктер, мөгаен Ул Фәритне чйткәрәк алып китте дә үзенең фатирына кунакка чакырды Бакчадан бергәләп чыктылар да сөйләшә-сөйләшә театр урамуна борылдылар Әңгәмә дияр идең моны, кулларын алга суза төшеп, күбрәк Салих абыйсы сөйли Фәрит «әйе», «юк» кебек сүзләр белән жавап кайтаргалый Аны яшьлеге, тыйнаклыгы ла тотып тора. Шундый кеше белән янәшә атлау — зур бәхет, бәлки, юк-бар сораулар белән борчыганчы. аның сөйләгәннәрен тыңлап бару күпкә хәерлерәктер әле. Салих абыйсы бүгенге концертны игътибар белән тыңлаган икән, үзенчә нәтиҗә дә ясап куйды — Сөенечле хәл. музыкабызда да сәләтле яшьләр үсеп килә. Халыкның гомерлек хыялы иде бу. Күрәсеңме, ничек итеп кул чабалар, сәхнәгә кабат-кабат чакыралар Синең уйнавыңны да яратып тыңладым Алда ниләр булмас әле, киләчәгең өметле синең, туганкаем. Танылган композитордан шундый сүзләр ишетү күңелле дә, уңайсыз да шикелле Алай ук мактарлык ни эш майтарганы бар аның? Менә үзең дә көйләр язсаң,* шуларны сәхнәдә үзең чыгып уйнасаң икән ул... Аулак сәгатьләр икән - Сәйдәшевнын өендә берәү дә туры килмәде Салих абыйсы чәй куйган арада Фәрит өй эченә күз йөртеп чыкты. Берәр рәссамның бүләгедерме, стенада кыр чәчәкләре сурәтләнгән картина эленеп тора Икенче якта саргая төшкән эреле-ваклы фоторәсемнәр Сәгать гере тәмам авырайган, аяклы этажерка өстендәге китапларга ме- нә-менә орынырга җыена төсле һәм. әлбәттә. Фәритнең игътибарын аеруча җәлеп иткән нәрсә композитор көн дә уйный торган чем-кара пианино иде. Хуҗасының илһамлы минутлар кичергән, яңа көйләр иҗат иткән бәхетле чакларын ул гына яхшы хәтерлидер.. Чү! Тәрәзәдән кояш нурлары төшкәнгәме, өстәлдә серле нурланыш белән таякчык балкып ята Дирижер таякчыгы. Салих абый аны, бик кадерле нәрсә сыман, өстәл түренә үк куйган Яшел бәрхет кисәге өстендә кара сызыктан ярылып яткан таяк егеткә могҗизалы тәэсир итте Шушы кеп кечкенә нәрсәгә әллә ничаклы моңнарны актарып салырлык көч. тылсым яшеренгән ләбаса Өнсез-телсез яткандай тоелса да. Салих абыйсының кулларына эләктеме, ул тулы бер оркестрны дәррәү хәрәкәткә китерә, урман шаулай. диңгез кубарыла, күкләр елый башлый Әллә кайдагы әкиятләрдән эзлисе юк - тылсымлы таяк, үзенә ымсындырып. кул тотам ераклыкта гына яга Караклык өстендә тотылгандай. Фәрит сискәнеп китте. Салих абыйсының чылбырыннан тарта-тарта сәгать герен өскә күтәртүе икән. Ул уз уйларына йомылган иде, ахрысы. Фәрит яныннан сүзсез генә узып китте дә пианиносы каршына утырды. Беренче аккордлар өйдәге тынлыкны таркатып ташлады Сәйдәшевнең уйнавы моңлы, тәэсирле иде «Туган тел» моңнары йөрәкне телемтелем кискәли кебек, әллә рәхәтлек. 60 әллә авырту бу — аңламассың. Көйнең алдына төшә-төшә колак төбендә бик тә таныш, сөекле сүзләр яңгырый: И туган тел. и матур тел. аткам әнкәмнен теле’ Днньяла күп нәрс-» белдем син туган тел аркылы Уйнап бетергәч тә моңнар яшәвен дәвам иттеләр Шуларны рәнже- * тергә теләмәгәндәй, композитор тагын күпмедер сүзсез утырды, аннары гына күтәрелә төшеп Фәриткә борылды - Беләсеңме, шушы көйне уйнаган, тыңлаган саен яңадан туган | дай бер халәт кичерәм мин Халкыбызның күңел сафлыгын, сагышла- t рын. телебезнең бөеклеген ranгади моннар белән әйтә дә бирә бу жыр 5 Әйе. халыкта моң ияләре житәрлек булган Менә кемнәрдән өйрәнү = кирәк безгә Чәй дә өлгергән икән, кунагы каршына чынаяк-тәлинкә куеп, ниһа3 ять. Салих абый үзе дә табынга утырды Кайнар чәй янына йомры са * вытта шикәр дә куелган иде. мондый тансык нәрсәне Фәрит кечкенә ® кечкенә итеп кабарга тырышты Салих абыйсы тартынмаска кушты, «бер = утыру — бер гомер» дия-дия кунагының тормыш хәлләрен сорашты, за < манында Фәритнең әтисеннән ничек итеп беренче дәресләр алганын сөй ; ләп күрсәтте Аннары елмая төшеп болай диде — Кайтарасы бурыч булып һаман да жнлкәмдә тора ул Ләкин - мөмкинлек кенә юк. син инде музыкада тәмам аякланып беткәнсең = Бу сүзләрне арттыру шикеллерәк кабул иткәнгә күрә. Фәрит тыйнак ~ кына жавап кайтарды - Алга таба да укыйсы, өйрәнәсе иде. Салих абый Композиция буенча хәзергә белемем бик сай тоела - Шулай, дөрес уйлыйсың, энем. Сиңа гынамы, алга таба безгә дә бик нык укырга’ кирәк әле Заман шуны сорый Ә беләсеңме. Мәскәү консерваториясендә ачылган рабфактан да кулае юк синең өчен Уйлан йөр әле. бәлки, шунда тәвәккәлләү хәерлерәктер Музыкага жаны-тәне белән бирелгән Салих Сәйдәшев милли музы кабызның үсеше, киләчәге хакында сөйләгәндә тагын да житдиләнеп. дәртләнеп китте: — Үзең беләсеңдер, бездә хәзер кайнар бәхәсләр купты Янәсе, та тар музыкасының үсеше нинди юлдан барырга тиеш? Бик вакытлы һәм урынлы сорау Берәүләр безне искелеккә кул селтәргә, рус һәм европалы лар үрнәгенә кушылырга чакыра Икенчеләр «европалашу »дан сак булырга. милли кысалардан чнткә чыкмаска өнди Мина калса, дөреслек менә туларның уртасында шикелле «Гөлжамал». «Карурман» кебек жырларыбызны ни жанын белән искелек дип атарга мөмкин’ Аларда халыкның гасырлар буе сакланып килгән моңы, язмышы, хәсрәте, мәхәббәте Болардан йөз чөерү ахмаклык булыр иде Шул ук вакытта без нигә әле башка халыкларның алдынгы культурасын өйрәнүдән куркып калырга тиешбез? Милли чикләнгәнлек шулай ук ярлылыкка китерә Биредә иң мөһиме чама хисе, әсәрнең табигый яңгырашта булуы Бу урында Сәйдәшев. нәрсәнедер исенә төшергәндәй, берара туктап тор ды. Бородинның оркестр өчен язылган «Урта Азня»сен тыңлаганым бар минем Дала Бушлык Менә шушы киңлеккә берзаман шәрык моң нары, аннары рус көйләре агылып керә Шулерның бербөтен бчлып ку шылуы, тора-бара әкрен генә сүнә, ераклаша баруы, беләсеңме нинди тәэсирле күренеш тудыра' Хәер, моны аңлатып булмый моны тоярга гы на мөмкин Нәрсәдә калдым соң әле? Әйе. милли музыкабыз үз йөзен саклаган хәлдә, башка халыклар туплаган тәжрибәгә дә таянырга тиеш Боларны сиңа киләчәктә уйланып карау өчен дигәндәй әйтүем Ике өч сәгатькә сузылган бу очрашу Фәритнең күңелендә тирән эз калдырды Хыялында әле кыр чәчәкләре чайкала, әле дирижер таякчыгы нурлана, әле герле сәгать «тек тек» килеп Салих абыйсы әйткән сүзләрне колагына пышылдый Үзенең биографиясен Солых һәм Ж.ир турындагы декретлар белән башлап җибәргән совет власте талантларга юлны киң итеп ачты. Тормыш кырларының туфрагы һәм һавасы яңа фикер белән ашланган, халыкчанлык рухы белән сугарылган иде. Табигать тарафыннан Фәриткә «вакытында» туа белү бәхете эләкте — монысын да истән чыгарырга ярамый. Фәрит Яруллинның Казанда укып йөргән дәвере тәмамланып килә Ул инде мөстәкыйльлеккә, активлыкка өйрәнде, музыкант өчен кирәкле белемнәрне алды, милли сәнгатьнең үзәгендә кайнарга да өлгерде. Профессиональ һәм әхлакый яктан үз-үзеңне камилләштерү юнәлешендә менә дигән мәктәп узды. Кечкенә.ме-зурмы, тарихтагы барлык хәрәкәт алга бару белән билгеләнә Фәритнең акрын, ләкин ышанычлы адымнар белән алга барышы Фәкать шушы сукмагы аны олы тормышның тагын да зуррак тырышлык, яну. фидакарьлек сорый торган үрләренә алып менәчәк. Сәнгать күгендә яңа йолдыз кабынып килә. Әлегә аның яктысы үзе тирәсеннән еракка төшми. Ләкин, көннәрнең берендә атылып сүнгәч тә. кешеләргә нур сибүдән туктамаячак якты йолдыз бу. Омтылыш үзенекен итә: тиздән ул. күп кенә талантлы музыкантлар белән бергә, Мәскәүгә укырга китә VII. Зур корабка — олы дәрья Фәритне Мәскәү үзенең зурлыгы, бер-берсен кабатламый торган биек йортлары, әле исемнәре дә таныш булмаган таш урамнары, болындай иркен мәйданнары, лабиринтны хәтерләткән тар тыкрыклары, бай архитектурасы белән таң калдыра. Көн тудымы. Фәрит Герцен урамындагы унөченче йортка ашыга. Музыкаль сәләтен тыңлап-тикшереп караганнан соң. Мәскәү консерваториясе каршындагы рабфакка бертавыштан кабул итәләр аны. Консерваториянең җиз тоткалы авыр ишекләре егеткә шактый ансат ачыла. Ул Б С Шехтер классында яңа фәнгә — композициягә өйрәнә башлый. Консерваториянең Зур залына килеп эләксәң, үзеңне дә зур итеп сизми хәлең юк Фойеда сине рәт-рәт тезелгән мәһабәт ак колонналар каршылый. Алтын йөгертелгән култыксалар, мәрмәр баскычлар югарыга — концерт залына алып менә. Дугаланып төшкән якты, биек, иркен сәхнә Шуның түренә орган куелган. Шәм кебек төз торбалары, агач манаралар төгәлләнеше белән ул тылсымлы бер корылманы, гүзәллек сараен хәтерләтә. Музыкадагы уен коралларының алласы шушы була инде. Үзендәге моң дәрьясын, җир һәм күкләрне сөйләштерердәй кодрәтне кайлардан ала икән ул? Залның эчке архитектурасы музыкадагы гүзәллеккә тәңгәл: амфитеатр балконнары, ишек йөзлекләре, тәл- гәш-тәлгәш шәмдәлләр дисеңме — алар һәммәсе дә антик чор билгеләре. мифик образлар, имән яфрагы һәм тасмалар белән бизәлгән Стенага мәгарәдәй уелып кергән аулак ложалар серле куышны хәтерләтә. Түшәм өслегендә — йөзек кашыдай кабарып чыккан яссы люстралар Амфитеатрның гөмбәзле тын тәрәзәләре тышкы дөньяга карый. Менә шул урында бөек композиторларның рәсемнәре белән очрашасын: Чайковский. Бетховен. Глинка. Бах. Моцарт. Даргомыжский. Римский- Корсаков. Вагнер. Бородин. Мусоргский. Шуберт. Шуман. Шопен. Рубинштейн Барлыгы ундүрт исем, музыка дөньясында һәркайсы яна «тәрәзә» ачкан зур шәхесләр. Аларның карашы әйтә кебек: «Музыкага җаның-тәнең белән бирелгәндә генә җиңүгә ирешергә мөмкин. Син шушы авыр көрәшкә әзерме?» Бу залга беренче тапкыр аяк басканда, ихтимал. Фәрит әнә шун- дыйрак хисләр кичергәндер Студентлар шәһәрчеге Ржев вокзалы белән янәшә генә диярлек Тулай торакка кайтып кител йөргән саен юллары вокзал тирәсеннән уза. Барган уңайга халыкның кырмыска күчедәй кайнашуын, йөкчеләрнең тыз-быз ашыгуын, паровозларның эш атыдай пар бөркеп пошкы руын күзәтергә момкин. Фәлән поезд фәлән сәгатьтә китә, кебек бел * дерүләрдән соң кайчак. «Гражданнар, кесә каракларыннан сак булы з гыз!» — дигән кисәтүләр дә яңгырап куя Төнге поездлар кычкыртып = узганда, кичләрен тулай торак тәрәзәсенә моңсу авазлар килеп кагы- х ла.. Кече Дмитриевский тыкрыгындагы бәләкәйрәк кенә бер бүлмәдә t дүртәү яшәп яталар: Фәрит Яруллин. Заһит Хәбибуллин. Газиз Сөләй- манов. чуваш егете Геннадий Воробьев Заһит Хәбибуллин бүлмә I старостасы. Ул. вак-төяк вазифаларны үтәү белән бергә, инструментта $ уйнау чиратына да күзәтчелек итә Үзе уйнаганда чит кешенең тыңлап “ утырганын бигүк яратмаганга күрә, дәрес әзерләү өчен Фәрит аулак * сәгатьләрне сайларга тырыша. Мондый чакларда онытылып, ялгызың ® калып, үзең тудырган яңа бер дөньяда яшәп алырга мөмкин Ашау- = эчү дан түгел, кайчак берәр булка янына кипкән балык сатып алалар ’ да шуны тартып-сузып көн буена житкерәләр. Тормышның, юрганыңа ; карап аягыңны суз. дигән кырыс кагыйдәсе Казанда чакта анда монда = эшләп бераз иркенлеккә өйрәнә башлаган Фәритне яңадан мохтаҗлык - кысаларына куып кертә Ярый, рәхәтлеккә караганда мохтаҗлык ди- * гәнең кешене күбрәк нәрсәгә өйрәтә, дигәннәр бит Аннары, укуга < муеннан чумганга күрә, Фәритнең күңел төшенкелегенә бирелергә әллә =• ни вакыты да юк Консерватория тиз арала туган йорт шикелле изге. якын, кадерле бер нәрсәгә әверелә Ничә килсәң дә. ул сине кырыс ягымлылык белән каршылый, белемгә сусаган күңелләрдә дәрт һәм күтәренкелек уята Биек-биек көзгеләре яныннан узганда сурәтеңне күрәсең дә үз-үзенә читтән карап алгандай буласың бу изге йорт фатихасына тап төшермәссеңме. янәсе Икенче каттагы диварга Репинның «Славян композиторларым дигән мәшһүр картинасы эленгән Бу рәсем яныннан да тыныч күңел белән узып китү мөмкин түгел русның даһи музыкант лары, әйтерсең, һәр адымыңны күзәтеп, бәяләп торалар Тышкы зал түрендә Николай Рубинштейнның бөтен буйга эшләнгән ифрат зур портреты, аның бар кыяфәтеннән һәм күзләреннән уйчанлык, тимер ихтыяр көче ташып тора Сыңар аяклы өстәл буламы, дин сорасалар, элегрәк мондый сүзне Фәрит елмаеп кына у здырыр иде Ә хәзер узган-барган саен карап үтә: фойедагы түгәрәк өстәлнең аягы агач төбенә охшатып эшләнгән, өстәл чынлап та сыңар аякта утыра кебек Консерваториянең Зур залы төп корпустан санала. Репетиция һәм уку класслары исә Кече зал бинасына урнашкан Класс бүлмәләре, тавыш йотылсын өченгә. махсус материал белән тышланган. Класс саен рояль, инструмент авазлары яңгыраганны азмыкүпме киметү өчен ишекләр ике катлы итеп эшләнгән Опера класслары зур. иркен, хәтта кечерәк кенә сәхнәсе һәм тыңлаучылар өчен утыргычлары дә бар аның Рабфакта Фәрит нибары сигез ай чамасы укый, музыкаль беле мен тирәнәйт,». Әсәрләр язып карау теләге егетнең күңелен көннән көн Iii.np.ih били Дөрес, белем ягы әлегә һаман la чикле аның тәкин шушы вакыт эчендә Фәрит Яруллин беренче җырларын, романс, скрипка һәм фортепиано өчен кечкенә күләмле әсәрләр иҗат итә башлый Иҗади дулкында яшәүнең зурлыгын, хозурлыгын, ү» ү зеңне табу ләззәтен татый Мен авазлы дөньяга синең дә үз җырың килеп кушылсын әле - шатлык түгелмени бу' Ж.ырлар язганда Фәрит Габдулла Тукан һәм Һади Такташ шигырьләрен аеруча яратып файдалана. Әхмәт Ерн кәй иҗатына да мөрәҗәгать нткәли. Беренче әсәрләр Алар нннди булды икән сон? Кызганыч кн. беренче тәҗрибә үрнәкләре сакланма ган Аларның өйрәнчек булуын, художество кыйммәте артык зур түгеллеген автор үзе дә аңлаган, күрәсең. Гаҗәп хәл: тизрәк композитор булып җитлексен. зур шәхесләр белән аралашып яшәсен өчен язмыш Фәрит Яруллинга үзенең капкаларын киң ачып куя Милли культураларның үсүе, чәчәк атуы өчен бәрәкәтле туфрак салынды дигән идек. Ләкин, милли составтан тиешле кадрлар әзерләми торып, сәнгатьнең бер генә төрен дә алга жибәрү мөмкин түгел 1934 елны Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында беренчеләрдән булып Татар дәүләт опера студиясе ачыла. Ил тарихында беренче милли студия.. Ул үз тирәсенә татар халкының иң талантлы вәкилләрен туплый, иҗади аралашу һәм культура үзәгенә әверелә. Үзенең «Татар опера театры» дигән мәкаләсендә Муса Җәлил болай дин язды «Бу студиянең төп бурычы булачак татар опера театрына җырчы һәм композитор кадрларын хәзерләү иде Студиягә укучылар җыю өчен Татарстанда консерваториянең һәм Казан музыка уку йортының белгечләреннән торган махсус комиссия эшләде Ул яшь җырчы көчләрне барлады, аларга сынаулар үткәрде. Студиянең беренче төп составы аңарчы Татар дәүләт академия театрында уйнап килгән һәм радиода эшләгән җырчы артистлардан, җыр өлкәсендәге зур хезмәтләре белән татар халкына киң танылган җырчылардан һәм музыка техникумының талантлы яшь көчләреннән тупланды Җырчылар белән бергә. Татар студиясе Мәскәү консерваториясендә һәм Мәскәү музыка техникумында укучы татар композиторларын, шулай ук аңарчы Казанда эшләп килгән композиторларны үз тирәсенә җыйды» Шулай итеп, рабфак белән саубуллашкач. Фәрит Яруллин Татар опера студиясендә укый башлый. Уку программасы тыгыз, катлаулы, бай эчтәлекле Композитор өчен кирәкле булган белемнәрне Фәрит профессор Генрих Ильич Лтинскийдан ала Егерменче гасыр башында ук туган бу кешенең язмышы шактый кызыклы Очраклы хәл булмаса кирәк: беренче музыкаль әсәрләрен ул Бөек Октябрь революциясе елында яза башлый Мәскәү консерваториясен алтын медаль белән тәмамлаганнан соң совет музыкаль культурасын төзү эшенә актив кушылып китә. Төрле милләтләр музыкасындагы интонацияләрне оста файдаланып, балет һәм опералар иҗат итә Уртача буйлы, җиңел хәрәкәтле, ачык йөзле, туры- озынчарак борын өстенә пенснэ элгән, җитди кыяфәтле бу профессорга табигать тагын бер зирәклек бүләк иткән: кешедәге талант һәм мөмкинлек дәрәҗәсен ул бик тиз сиземләп ала. бәяләүдә ялгышмый, бер тотындымы, композиторны үстерү-формалаштыруга барлык көчен, сәләтен бирә. Аңарда игътибарлы мөнәсәбәт белән кырыс таләпчәнлек бергә үрелгән. Студиягә алган вакытта Сәйдәшевне тикшергәннән соң. Ли- тинский болай дип әйтә: Салих Җамалетдинович. сез. һичшиксез, талантлы кеше Мин зур канәгатьләнү белән сезне үз классыма алам Тик бер шарт белән: бу язган әсәрләрегезне онытып торасыз. Киләчәктә мин таләп иткән әсәрләр язачаксыз.. Фәрит Яруллинга карата да шундый ук таләпләрнең куелуын ансат чамаларга мөмкин. Җилкәннәр җил яраткан шикелле, иҗат кешесе өчен болар файда өстенә файда гына, әлбәттә. Кече залның утыз өченче классы Фәрит үзенең остазы белән күбрәк шушы бүлмәдә очраша, дәресләр ала. кайчак үзенең әсәрләрен уйнап күрсәтә Генрих Ильич янында күбрәк булган саен Фәрит шуңа ныграк ышана: күңел хәзинәсен башкалар белән күбрәк уртаклашкан саен кеше үзе дә югарырак күтәрелә, бүтәннәр каршында дәрәҗәлерәк була бара икән Юк. Литинский үзе теләгәнчә «ышкып-юнып» берәүне дә үзгәртергә җыенмый, аның төп нияте - булачак музыкантларга үз- үзен табуда булышу, индивидуаль сәләтләрен дөрес эздән үстерү Беләсеңме, егетем, карап-карап торам, синдә яхшы мәгънәсендәге үҗәтлек зур,- ди ул сөйләшүләрнең берсендә Фәриткә - Теория белән генә чикләнмичә, практик дәресләрне дә ешрак үткәрербез Баштагырак чорда Фәрит теоретик фәннәрдә үзен чынлап та йомшаграк сизә. Ләкин, остазы әйткәнчә, табигать аны үҗэтлек. ихтыяр көче, максатка ирешә алу җегәре белән мул бүләкләгән Дәресләренә төгәл иөри, хәл итәсе сораулар өстендә озаклап-озаклап утыра Гармо ния һәм полифония нигезләрен күнекмәләр белән ныгыта барып, МУЗЫ каль фикер йөртү сәләтен үстерә Консерватория педагогларының һәркайсы — зур шәхес, музыкаль фикер иясе, җәмәгать эшлеклесе Менә А Б Гольденвейзер — күренекле композитор һәм пианист, башкаланың музыкаль тормышына җан өречеләрнең берсе. . Профессор Р М Глиэр революцион темага язылган беренче совет балеты «Кызыл мәк» (1927) әсәренең авторы Про фессор Г Г Нейгауз үзенең уйнавы белән меңнәрнең күңелен яула ган атаклы пианист Сүзләре һәм уйнауларыннан гына түгел, аларның карашыннан, кул хәрәкәтләреннән генә дә әллә ничаклы мәгънәләр табарга мөмкин Мохит бай, уңдырышлы Соклану, үрнәк алу. кыйблаң ның дөреслегенә инану өчен мәйдан җитәрлек Консерваториянең Зур залы Биредә еш кына концертлар булгангамы көчле магнит сыман, гел үзенә тартып тора ул. Фәрит концертларны калдырмаска тырыша Дөрес, аларны оешкан төстә группа белән дә алып кергәлнләр. ләкин мондый бәхет бик сирәк эләгә. Ә менә репетицияләр барган чакта урыннар бөтенләй буш диярлек керә, дәшми тынмын гына тыңлап уты ра, үзенә кирәк нәрсәләрне «мыекка чорный» егет Фәрит Мәскәүдә күп тапкыр органчыларны да тыңлый, аларның виртуозлыгына, кулаяк хәрәкәтләренә тәмам бирелеп, бөтен гәүдә бе лән йотылып-йомарланып уйнауларына соклана Бигрәк тә органның каяндыр күкләрдән агылып, тылсымлы аваздан тамып-тамып төшкән моңнарына таң кала Андый концертлардан ул электрлангандай чыгып китә Болар да үзенә күрә шулай ук гармония һәм полифония дәресләре ләбаса Ул заманда кызыклы кешеләр, күренекле шәхесләр белән очрашу традициягә кереп китә Әйтик, көннәрнең берендә «Чапаев» фильмын эшләгән иҗат группасы студентлар янына кунакка килә Бу очрашуда легендар геройның улы. хәрби училище курсанты А Чапаев та катнаша Кунаклар фильмны ничек төшерүләре турында сөйлиләр Чапаев ролен башкарган артист Борис Бабочкин, үзе белән булган вакыйганы сөйләп, залдагыларны көлдереп тә ала Тәнәфес араларының берсендә ул ялгызы гына кечерәк елга буена килеп чыга Папахалы, кара буркалы җайдакны күргәч, шул тирәдә кайнашкан балыкчылар. Чапаев үзе ту гелме соң бу дип. «ах!» итәләр, кулларыннан җәтмәсе төшеп үк китә тегеләрнең Атаклы очучы Михаил Громов белән очрашу һәм Амери кадан килгән скрипкачыны тыңлау да һәркемнең күңеленә сеңеп кала Мәскәүдә метро казу эшләренең кызган-кайнаган чагын да искә төшерик Кул көче, лебедка яисә транспортерлар ярдәмендә тау тау балчык өскә актарылып чыга Машина һәм җигүле транспорт шуны шәһәр читенә ташын Каядыр тирәндә җир асты юлы арчыла, биек биек коймалар корылганга күрә, хәзергә аны юньләп күрә дә алмыйсың Эшче көчләр җнтмәгәнлектән. атна саен диярлек шимбә өмәләре оеш тырыла. Мондый данлы төзелешкә кемнең генә үзеннән хәләл өлеш кертәсе килмәс икән' Метроны бөтен Мәскәү төзи Дәртләнеп өмәгә чы галар, эшнең инндиеннән дә куркып тормыйча, ком. балчык, цемент мәрмәр, рельс ташыйлар, измә әзерлиләр, төзелеш мәйданын чүп-чар дан чистарталар Укалары коелмас иде коелуын, әмма консерватория студентларына өмәдә катнашырга рөхсәт юк инструментта уйныйсы кул бармакларның нәфислеген сакларга кирәк, янәсе Музыка өлкәсе нечкә-нәфис сәнгать, мәсьәләнең шулай куелышы, бәлки, чынлап та дөрес булгандыр Парижда һәм Лондонда гастрольдә йөреп кайткан педагоглар, жай чыккан саен, студентларга метроның нинди нәрсә икәнлеген сөйләми калмый Аларның сүзенә ышансаң, ожмах сарае яисә җир асты патшалыгы шикеллерәк искиткеч бер дөнья икән ул. Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең хәерлерәк, дигәннәр бит Ниһаять. 1935 елда Мәскәү метросының беренче чираты сафка баса. Кырым мәйданыннан Сокольникига кадәр сузылган жир асты линиясе беренче пассажирлар өчен ул чакта гаять озын тоелгандыр, мөгаен. Метрога кем генә килеп эләксә дә биредәге матурлыкка таң кала: менә ул күз күрмәгән могҗиза. кай арада жир астыннан үсеп чыккан мәрмәр сарай! Дугалы түшәмнәрдән, мәрмәр стена һәм колонналардан яктылык. көләчлек, мәһабәтлек бөркелеп тора, күкрәкләргә саф һава тула. Ж,ир астының жыйнак. сары-яшькелт төстәге беренче поездлары... Бәллүр лампалар белән яктыртылган вагон тәрәзәләрендә беренче пассажирларның көләч йөзе шәйләнә Илнең кыен чакларында хыялланган эшнең гүзәл нәтижәсен күргән һәр кеше горурлык кичерә, коммунизмда шулай булачак, дип бер-беренең җилкәсеннән кагалар. Мәскәү тигез ритмга салынган күпкырлы тормыш белән яши Аның әле берберсен кабатламый торган күпме музейлары, театрлары, культура үзәкләре бар Музыкаль дөнья зур. бай. аны ансат кына колачлап алу мөмкин дә түгел. Укырга, кеше булырга дип ашкынып килүләрнең тагын бер сәбәбе әнә шул түгелмени? Фәритнең МХАТ сәхнәсеннән «Җитлекмәгән егет»не яратып каравы да мәгълүм. Мәһабәт колонналары. түбәсендәге мифологик образлар белән балкып утырган Зур театр бинасы — янәшәдә, юл уңаенда гына. Күңел сусавын басарга теләп. Фәрит театр һәм концертларга ешрак йөри башлый. Чайковскийның «Евгений Онегин» операсы һәм «Аккош күле» балеты аны тәмам сихерли, чиргә сабыштыра Бетховенның Тугызынчы симфониясе концертыннан кайтышлый, онытылып бара торгач, чактан гына трамвай астына эләкми кала... «Музыка көче ярдәмендә менә нинди могҗизалар тудырырга мөмкин икән!» —дигән соклангыч фикергә килә ул. Тыйнак, аз сүзле, тыныч табигатьле Фәрит шау-гөр килеп йөрүчеләрдән читтәрәк булырга тырыша. Студиядә укыган Салих абыйсы Сәйдәшев белән исә һаман да аерым бер жылы. ихлас, дустанә мөнәсәбәттә алар. Кая барсалар, ни сөйләшсәләр дә серләре килешә. Сәйдәшев аңа кайчак: «Улым кебек якын күрәм сине...» — дип әйтеп куя Менә шундый чаклардан соң Фәрит әти-әнисен. аларның четерекле язмышын исенә төшерә, еш кына моңсулыкка бирелә. Уку. театр-концертка йөрүләр, үзенең дә музыка белән женләнеп яшәве аны күп вакыт җитди, уйлы-моңсу итеп күрсәтә. Тышкы тәэсиргә бирелеп, хәтта кайберәүләр. «Кызлар белән йөри алыр микән бу?» — дип тә уйлыйлар аның турында, әмма ялгышалар Казанда чакта Фәритне оялчанлык. мохтаҗлык, укуның кадерен белү, тәҗрибәсезлек дигән нәрсәләр кызлар белән чын-чынлап аралашудан тыеп торса. Мәскәүгә килеп яши башлагач. аңарда икенче бер мохтаҗлык — күңел серләрен кем беләндер уртаклашасы килү, мәхәббәткә сусау дулкыны уяна Бу дуслык нәрсәдән башлангандыр, әйтү кыен, һәрхәлдә, күңел уртаклыгы, хисләр сафлыгы, яшьлек юлларының янәшәлеге икәүне бер беренә якынайткан булырга тиеш Фәритнең тормышына Зөһрә Исмәгыйлова дигән тыйнак бер кыз килеп керә. Чибәр, куе чәчләре иңенә таралып төшкән, елмайганда шикәрдәй ак тешләре балкып-бал- кып китә. Үкчәле туфлидән йөргәнгәме, кул-аяк хәрәкәтләре сөйкемле, табигый, үзенә бик тә килешле. Кем ул. кайдан? Бу сорауларга ачык җавап бирә алабыз Тумышы белән Әгерҗе районының атаклы Иж-Бубый авылыннан Егерме-уты- 66 зынчы еллар арасында булса кирәк, әти-әниләре Уфага килеп төпләнә Зөһрә дә. күп кенә иптәшләре кебек, студиягә укырга дип килгән җырчы кыз Яңгыравыклы бәрхет тавышын лирик-драматик сопрано дип бәялиләр Тулай тораклары Трифоновка урамында, бер бүлмәдә ун кыз яшиләр Фәрит буш вакытларында шушында килеп йөргәли. ияләшеп, кыюланып китә. Үзен кызлар арасында да. гадәттәгечә, гади һәм ита- * гатьле тота, кешегә файдасы тиярдәй икән — теләсә кай вакытта яр- 2 дәмләшергә әзер Икәүдән-икәү генә паркта яисә урамда йөргән чакларда Фәрит £ тәмам ачылып китә, үзенең уй-хыялларын сөйли Кызык сүзләр әйтеп = көлдерергә дә җай таба, андый чакларда аның коңгырт күзләрендә z шаянлык очкыннары җемелдәп ала. Зур залда тыңлаган концертлар г дан соң рәхәтләнеп фикер алышалар Фәрит музыкасыз яши алмый ~ Аның җаны арфа кылларыдай сизгер: аулак минутлар тудымы, алны * ялны белмичә үзеннән-үзе чыңларга, моңланырга тотына Зөһрә — анын беренче мәхәббәте, күңел дөньясына яңа тойгылар бүләк нтү- 2 чесе. Бу очрашулар аны музыкаль уйлар давылыннан аралап җиргә = төшердеме икән өзеп кенә әйтү кь!ен Беренче елларда стипендия студентларга бик аз күләмдә түләнә ; Шул акчаны тулысы белән диярлек алдан түләп куялар да. консер- = ватория ашханәсендә бушлай ашыйлар Киенү һәм көндәлек мәшәкать - ләргә акчаны башка җирдән табарга кала Әйе. уку һәм яшәүләр җи- = ңелдән түгел, бар булганына шөкер итәргә кала Каяндыр акча юнәтеп. < көннәрнең берендә Фәрит Зур театрга ике билет ала. Зөһрә белән ~ бергәләп, янәшә утырып, геройларның кичерешен күңел аша үткәрә- үткәрә Мусоргскийның «Борис Годунов» операсын тыңлыйлар Фәритнең яраткан композиторлары кемнәр соң’ Бу сорауга замандашлары. берничә исемне әйтү белән бергә. Мусоргскнйны да атыйлар Ул чакта «Борис Годунов» операсына шулай бергәләп барулары очрак лы хәл түгел, күрәсең Алга таба вакыйгалар болайрак үзгәрә Әйткәнебезчә, ашау-эчү әллә ни мактанырлык түгел, өстәвенә, уку катлаулы, педагоглар таләпчән Яхшы тәрбиягә, тынычлыкка мохтаҗ булганлыктан. Зөһрәнең укуында кыенлыклар килеп чыга Зачетка дип килдеме, мактаулы тавышы кинәт кенә өзелә дә кала Кызарудан, тавыш яхшырганны көтеп яшәүдән бүтән чара юк Моны Зөһрә авыр кичерә һәм. алга таба да өмет күренмәгәч, өченче курстан укуын таш лап кире Уфага кайта. Билгеле. Фәрит белән, сәнгать дөньясы белән саубуллашу ансат булмагандыр ана Фәрит яңа җырлар яза. икәүдән икәү генә калган чакларда Зөһрә кайчак шуларны башкара Бер-берсен ихластан котлыйлар да тагын хыялга биреләләр Боларны оныту мим кипме соң! Ике арада инде яшьлек хатлары йөри Бу дуслык аларга канат бирде, күңелләренә бәхет орлыгы чәчте Беренче мәхәббәт бар. исән' Тик ул. акрын акрын офыкка чигенә барып, күңел истәлегенә әвереләчәк Аз гына алгарак күчеп, ал арның язмышларын ахыргача күздән кичерик Чираттагы җәйләрнең берсендә Фәрит Уфага кайта. Жоматау санаториенда ял итә. Кулында адрес бар. эзләп кил.», күрешәләр. Кар шында нәкъ элекке Зөһрә, күңеле генә бераз үзгәргән, читләшкән ке бек. Үзенең Мәскәүдән. музыкадан аерылуын ул ике арадагы тирән упкын итеп күрә Фәритнең «Шүрәле»гә тотынган, аның аерым кү ренешләрен язарга керешкән чагы, аңа рухи ярдәмче кирәк Зөһрә исә «Сезнең тормыштан артта калдым мин сиңа тик түгел», дни белдерә Фәритнең таланты каршында ул үзен артыгы белән җаваплы тойган, күрәсең. Ләкин дуслык, яшьлеккә тугрылык хисләре озак саклана I ,М0 ел ны Әхмәт Ерикәй Уфага командировкага килә. боларны Фәрит сиңа тапшырырга кушты, дип Зөһрә Исмәгыйловага ноталы җырлар суза Фәритнең үз кулы белән язылган ноталар, таныш почерк . Менә кайсы җырларны җибәргән ул: «Жырлама син. иркәм» (Пушкин сүзләренә). «Нигә нигә?». «Син кер инде» (Такташ сүзләренә). «Лирик җыр». «Бишек җыры». «Йөрәк җыры» (Ә Ерикәй сүзләренә), эшкәртелгән халык көйләре — «Зөбәрҗәт». «Сандугач». «Сибай кантон». Композиторның сугышта һәлак булганын ишеткәч. Зөһрә ханым яшьлек дусты Фәритне бер ай буе тоташ төшләрендә күреп саташа.. Кызганыч, яшьлекнең самими, эчкерсез, ихлас хатлары сакланмаган. Әгәр алар исән булса, без Фәрит исемле яшь егетнең ул чактагы хисләрен, уй-фикерләрен. нинди утларда януын тулырак төсмерли алыр идек. Фәритнең беренче мәхәббәтенә кагылышлы сәхифәләр әнә шул. Инде яңадан Мәскәү чорына әйләнеп кайтыйк Без Фәрит Яруллин- ның вокаль музыка, ягъни җырлар язу белән аеруча мавыккан чагына юлыгабыз Ж.ыр — иң кыска, иң үтемле, тиз аңлаешлы, халык тормышындагы үзгәреш һәм вакыйгаларга карата аеруча сизгер, өлгер жанрларның берсе Бу урында ирексездән Габдулла Тукайның мәгълүм сүзләре хәтергә килә: «Чү. аз гына берәр нәрсә шылт иттеме, инде аның тугрысында иртәгә урамга бәетләр чыга» Әлеге сүзләрне, мәгънә ягын бераз үзгәртеп, музыкага карата күчереп тә әйтеп булыр иде. Утызынчы еллар — илебез тормышындагы гаять әһәмиятле дәвер, социализм төзү өчен көрәшнең кызган-кайнаган чагы. Комсомольск шәһәре, Магнитка һәм Днепрогэслар сафка баса Данлы очучыларыбыз Төньяк котыпны буйсындыра Тарихта тиңе булмаган мондый үзгәрешләр сәнгать кешеләре арасында да зур күтәренкелек тудыра Көрәшче, дәртле, шат күңелле, яңа рухлы җырлар шәһәр салуда, икмәк үстерүдә, кыенлыкларны җиңүдә көннән-кнн активрак катнаша Октябрь революциясенең егерме еллыгына багышлап, ул Әхмәт Ерикәй сүзләренә «Комсомолка-партизанка» дигән җыр яза «Очучылар» җыры, исеменнән үк күренгәнчә. Төньяк полюс аша Америкага барып җитүчеләребезне данлый. «Тельман маршы», «һаваны күзәт!». «Юл бирегез, ул килә», «Отличниклар җыры». «Колхоз кызына» һәм башка шундый җырларның исемнәрен санап чыкканда гына да ил тормышындагы никадәрле вакыйгалар күз алдыннан үтә. Жыр артык җыр Киләчәктә таланты лирикада тагын да тулырак ачылачак яшь композиторны без артыгы белән «кызартып» җибәрдек түгелме? Аның бит хәтта югарыда әйтелгән политик яңгырашлы җырларында да лирик башлангыч төсмерләре ярылып ята. Әйе, баштагы чорында ук Фәрит Яруллин иҗаты лирик эздән күтәрелде Үзенең күп кенә җырларында ул тормышның гүзәллеген, табигать көләчлеген якты буяулар белән сурәтли, кеше күңелендәге тирбәнешләрне музыка теленә күчереп аңлата Фәритнең художество зәвыгы үсә. чарлана бара. «Лирик җыр». «Урман кызы» кебек язмаларында стиль төсмерләренең баюы, мелодикасының тирәнәюе дә әнә шуны раслый Пушкинның үлеменә 100 ел тулу уңаеннан Фәритнең бөек шагыйрь иҗатына мөрәҗәгать итүе шулай ук күркәм факт Ул «Жырлама син. иркәм» һәм «Чегәннәр» дигән шигырьләргә ике романс иҗат итә. Белгечләр билгеләгәнчә, беренче романсның һәм вокаль, һәм фортепиано партияләрендә пентатоника чаралары көнчыгыш музыкасындагы ритмнар белән дә баетылган Бу инде, һичшиксез, авторның музыкаль әзерлек дәрәҗәсе үсә баруын күрсәтүче дәлил Инструменталь жанрларга тотыну, аерым алганда, скрипка һәм фортепиано миниатюралары, виолончель белән фортепиано өчен соната. кыллы квартет язу — болар бар да тәҗрибә туплау, профессиональ осталыкка ирешү мәктәбе була Гармония һәм полифония нигезләрен ныклап үзләштерә барган Фәрит, җырроманслар һәм кечкенә инструменталь әсәрләр белән генә чикләнмичә, инде зуррак күләмле әсәрләр язу турында хыяллана башлый Хыял бер хәл. аны чынга ашыру бөтенләй икенче нәрсә Вакыт, илһам, әзерлек, рухи туплану, ихтыяр көче, үз-үзеңне мажбүр итә белү — тагын-тагын әллә'ничаклы алшартлар кирәк. Үзенең мохитендә һәм күңелендә Фәрит шуларның һәммәсен дә тапкан, булдырган, күрәсең көннәрнең берендә ул симфония тәмамлау бәхетенә дә ирешә Аның музыка сәнгатендәге ин югары жчнрга мөрә- * жәгать итүен иҗади кыюлык дип бәяләргә кирәк, билгеле Яруллинның 2 бу чордагы активлыгына, үз-үзен җиңә белү сәләтенә тан калырлык = «Кемдер» колагына бихисап моңнарны көйләп-пышылдап торган да. гүя. ? ул шуларны нибары кәгазьгә генә төшерә барган Алай гына да = түгел, композитор тагын бер зур жанрга — «Зөлхәбирә» операсына - керешә, берничә күренешне тәмамлаганнан соң бүленеп кала Бу хез- 5 мәтләрнең, студент эшләре кысасына гына сыймыйча, киңрәк дөнья - даулап талпынуларын чамалау кыен түгел Мөһим бер этап шуның белән төгәлләнә. * Болар «Шүрәле» балетына әзерлекне чарлау, тирәнәйтү өчен ки- Z рәк иде Күргәнебезчә, композитор үзенең күренекле булып калачак = әсәренә шома, такыр юлдан бәйрәмчә генә атлап, турыдан гына сикереп < кермәгән икән " Фәрит Яруллинның бу чордагы иҗат эшчәнлегенә йомгак ясап. = инде аны саннар теленә күчереп карыйк Исән калганнарын һәм безгә - мәгълүм булганнарын җыйнап исәпләгәндә, утызга якын җыр. дистәдән = артык эшкәртелгән халык җырлары, күләме ягыннан төрле зурлыктагы - уникеләп инструменталь әсәр Күпме бу, азмы? Аларның уку дәверен- ~ дә һәм бигрәк тә ике-өч ел эчендә язылуларын исәпкә алсак, бер кеше өчен тау кадәрле хезмәт бу! Джузеппи Верди үз гомерендә егерме алты опера яза, һәркайсына атап-багышлап имениесендәге бакчасына агач утырта Тормыш' төбеннән, гади халык арасыннан күтәрелгән Фәритне шанлы исемгә. зур байлыкка хуҗа булган Верди белән чагыштыру урынсыз, әлбәттә Ләкин барыбер, аз гына хыялга бирелеп. Яруллин бакчасындагы япь яшь агачларга сокланасы, гыйбрәт аласы килә Аның хәзер иң соңгы, иң күренекле әсәрен язасы гына калды Аннары каршындагы нота кәгазенә сугыш утының рәхимсез кайнар күмерләре сикереп төшәчәк Татар опера студиясе, белгәнебезчә, җырчы һәм композитор кадрлар әзерләргә тиеш иде Бу җаваплы эш әйбәт эздән бара, ничәмә-ничә характердан торган коллектив уртак максатка һаман саен ныграк туп лана Әгәр студия җырчылар әзерләү белән генә мавыккан булса, якын киләчәктә милли опера театры төзү, мөгаен, шик астына алыныр иде. Бәхеткә, студиянең ике канаты да бердәй дәрәҗәдә ныгый, тегенди мондый имгәтүләргә юл куелмый Республикада культура тормышы сизелерлек дәрәҗәдә алга китә Татарстан раднокомнтетынын музыканы пропагандалаудагы концерт эшчәнлегенә күпмедер тукталган идек инде Бу эш ары таба тагын да колачлырак бара Яңа музыкаль уку йортлары төзелә Республикада халык иҗаты йорты һәм филармония ачу турында сүзләр куера Опера театрын оештыруны тизләтү мәсьәләсе дә көн тәртибенә килеп баса Асылда аның нигез ташлары студия җирлегендә салына башлый Композитор Жәүдәт Фәйзи истәлегеннән тубәндәге юлларны укыйбыз: «1937 ел азагында әдәбият бүлеге мөдире Муса Жәлил. ә студиябез директоры Арканов дигән кеше булып, опера театрының репертуар планнарын тикшерә торган идек Безгә, яшь композиторларга, нәрсә эшләргә кирәклеге хәл ителә, кызыксындыру максатыннан чыгып, безнең белән килешүләр төзиләр, аванс бирәләр иде 1938 елда аванслар алган операмны һаман яза алганым юк әле Муса Жәлил бүлмәсендә без Нәҗип Жиһановның «Качкын» операсын бер пәрдәле генә итмичә, бәлки өч пәрдәле итеп язарга тиешлеген хәл иттек.. » Заман шушы егетләргә текәлгән: әйдә, социализм биргән мөмкин лекләрдән иркенләп файдаланыгыз, сәнгатегезне югары күтәрегез, ди. Милли сәнгатьнең чикләрен тагын да киңәйтү, опера театрын тергезеп җибәрү өчен исә зур. киң полотнолы әсәрләр, әдәби материал кирәк Заман үзе шуны сорый Әнә аның беренче үрнәкләре эшләнә, языла тора Яшь композитор Нәҗип Җиһановның студия заказы белән язылган «Качкын» операсы 1938 елда консерваторияне тәмам иткәндәге диплом эше дә булачак Хәзергә ул язылып кына ята. либреттосы әле төгәлләнеп тә бетмәгән Дөресен әйткәндә, либреттолар мәсьәләсендә тәҗрибә гаять аз. бу җәһәттән күп нәрсәләрне әле шомартасы, үткерлисе, камилләштерәсе бар Әхмәт Фәйзи тарафыннан язылган бу либретто, студия җитәкчеләре күрсәтмәләрен истә тотып, ун тапкыр чамасы диярлек кабаттан эшләнә Бу эшләрнең уртасында шагыйрь Муса Җәлил кайный. Теоретик һәм практик белеме зур. колачы киң «Кечкенә иптәшләр» журналында — редактор. Мәскәү университетында — студент. «Коммунист» журналында бүлек мөдире булганнан соң ул көннәрнең берендә Татар опера студиясенә эшкә чакырыла, әдәбият бүлеген җитәкли Татар опера студиясендә эшләгән елларында музыка сәнгатен ныклап өйрәнә, барлык композитор һәм шагыйрьләр белән якыннан аралашып, иҗади элемтәдә яши. Гомумән, аның театрны аякка бастырудагы күпкырлы эшчәнлеге аерым тикшеренүгә лаек Муса Җәлилгә бәйле мондыйрак бер вакыйганы .да сөйлиләр. Шагыйрь Әхмәт Ерикәй Мәскәүдә яши. фатиры шактый иркен. Фатир хуҗасы кунакчыл булгангамы, консерватория һәм студия егетләре атна саен диярлек шушында җыелалар икән. Араларында Фәрит тә бар Шахмат көрәше кызып китә. Тапкыр сүзле, терекөмеш кебек хәрәкәтчән Муса барысыннан да остарак уйный. Икенче килгәндә ул. тиражы бер генә данә дип. шахмат турнирына багышланган кечерәк газетаны өстәлгә чыгарып сала. Кулдан кулга йөртеп, көлә-көлә рәхәтләнеп укыйлар Муса Җәлил үзләренең шахмат уйнагандагы хаталарын юморга манчып кына тәнкыйтьләгән була анда Иҗат кешесе — алны-ялны белмәүчән хыялый халык: мондый очрашуларда эш турында да сөйләшенми калмас. Бәхәсләшү яисә иҗат планнары уртаклашу дисеңме боларның да мохитне баетып, тулыландырып торуы көн кебек ачык Студиянең бөтен игътибары бу көннәрдә «Качкын» операсына юнәлгән Берәр яңа ария язылдымы, тыңлап карыйлар, шунда ук репетициясе дә башланып китә Дусларының һәр уңышы өчен шатлана белгән Фәрит җырчыларны тыңлый, бигрәк тә солистка Галия Кайбицкая репетицияләреннән дәртләнеп, рухланып чыга Яруллин Зур театрга йөри, симфоник концертлар тыңлый Кулын да «Шәһрезадә» (Римский-Корсаков) сюитасының партитурасы Шәрык һәм көнбатыш музыкасын өйрәнә, «Урта Азия» (Бородин) картинасындагы гармоник яңгырашка соклана «Ялантаудагы төн» (Мусоргский) музыкаль поэмасын тыңлаганда фантастик алымнарның сәерлегенә, кларнетлар дуэтының матурлыгына игътибар итә Чайковскийның Дүртенче симфониясе аша колагына вальслар, халык темасы килеп керә.. Аның үзенең дә иҗат планнары зурдан Күңелендә музыкаль моңнар корт иледәй кайнап, тынгысызлап, тышка бәреп чыгарга тора. «Зөлхәбирә» операсының башланып та төгәлләнми калуы «Шүрәле» белән чын-чынлап мавыгуына бәйле. Тукайның соклангыч әкият-поэма- сын музыкада гәүдәләндерәсе килә аның. Киңәшкән чакта дуслары да бу фикерне хуплыйлар. Фәриткә өмет баглыйлар Симфоник сюитага дип материал туплаган арада Яруллин аның кайбер күренешләренә эскизлар да язган була инде Әлегә әсәр авторның үзе өчен дә бил гесез утрау кебегрәк. уртасына керми торып, аңардан ни килеп чыгасын чамалау мөмкин түгел Бәлки, опера яисә балет итеп үстерергә, күләмлерәк әсәргә йөз тотаргадыр3 Фәритнең талантын инде күреп өлгерделәр. Студия җитәкчелеге. шул исәптән Муса Жалил һәм Литии- ский, чираттагы сөйләшүләрнең берсендә әсәрнең язмышын хәл итәләр — ул. һичшиксез, беренче татар балеты булырга тиеш’ Бу заказ Фәритне тагын да җилкендереп, канатландырып җибәрә Балетның якынча планын төзиләр, либреттосын язуны* Әхмәт Фәйзигә тапшыралар Яруллинга студия фондыннан шундук аванс бирелә, иҗат итү өчен тиешле шартлар тудырыла Литинский ярдәме белән булса кирәк. Фәрит тулай торактан җайлырак фатирга күченә Аерым бүлмә, бер почмагында прокатка алынган пианино Ирле-хатынлы, өлкән яшьтәге Минкевичлар фатир кергән егеткә әйбәт карыйлар, тыйнак һәм җитдилеген яраталар Фәриткә авыр да. мактаулы да булган ифрат җаваплы бурыч балет тикле балетны язу эше тапшырылды Бу чорда Фәрит үз эченә тагын да ныграк бикләнә, хәсрәте бар кешедәй гел уйга чумып йөри Хөрлек, тынычлык, иҗат иреге өчен аңарга ялгызлык, фәкать ялгызлык кирәк' Фәритнең шау-шулы компанияләрдә болганып йөрмәвен, мораль ялгызлыкка омтылып яшәвен бары шуның белән аңлатырга мөмкин Якыннан белгән дуслары — бер төсле, сирәк аралашкан сабакташ лары исә Фәрит Яруллинга икенче төрлерәк характеристика бирә, шуларны чагыштырып карасаң җир белән күк аермасы Нидән бу3 Асылда бер дә гаҗәпләнер нәрсә юк алар чыннан да. икесе ике төрле Фәритне «күргәннәр» Берсе - ашый. эчә. йөри. укый, сирәк сөйләшә торган гапгади Фәрит, икенчесе ирекле, фантазияле, очыштагы кеше, музыкаль фикер иясе, үз дөньясында яшәүче иҗади шәхес Тыштай беренче карашка салмак, сабыр, тыныч, сәер күренүе дә алдавыч тәэсир' Эчендә әллә ничаклы уйлар, борчулар кайный аның Композитор шәхесен аңларга тырышу дигәндә моны беркайчан да истән чыгарырга ярамый Мактануны яратмаучы Фәрит шул дәрәҗәдә тыйнак ки. «Шүрә ле»сен тәмамламый торып күпләр әле аның ни язганын да белмичә- рәк калалар Моны да аңларга мөмкин, чөнки Мәскәү зур. төрлесе төрле тулай торак һәм фатирларда яшиләр. «111үрәле»нен ничек, ни рәвешле язылуына бердәнбер шаһитлар пианино, нота битләре һәм автор үзе Шулай да консерваториядә укып йөргән Нәҗип Жиһанов Фәрит янына сирәк-мирәк килеп чыккалый Жиһанов эшчән, талантлы. белем һәм максатка омтылучан егет, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, һәр эштә беренче булуны ярата, аңарда бераз гына яшертен хәйләкәрлек тә бар кебек Аларны берләштергән нәрсәләр күп студия заказы белән икесе дә күләмле әсәр өстендә эшлиләр, икесе дә татар профессиональ музыкасы башка халыклар туплаган тәҗрибәне үзләштерү юлыннан үсәргә тиеш дигән карашта торалар, икесе дә профессор I И Литии ский классында укыйлар Ниһаять, тагын бер уртаклык икесе дә әүвәл фортепианодан башлап, виолончельгә күчә, аннары композиция не өйрәнә башлый Кыскасы, снйләшср-бәхәсләшер сүзләре күп Бер килүендә Жиһанов ике көн рәттән кунып ук кала Пианинода уйный лар. сөйләшәләр, түгәрәк өстәл дә корып җибәрәләр Болар табнгын нәрсә, тик менә дәрес калдырулары гына кыйммәткә төшә укытучылары Литинский өсләренә кереп икесен дә бик һәйбәтләп пешерә' Әйе. Генрих Ильич талантларга карага таләпчәнлекне беркайчан да киметмәгән Аның мәктәбе югары әзерлек, принципиальлек, заманчалык, һәр шәкертенең индивидуаль табигатен истә тотып эш итү алымнары белән аерылып тора Тихон Хренников кебек рус егетләре белән бергә, милли республикаларның талантлы вәкилләре — әрмән А Бабаджанян. грузин А Кераселидзе, төркмән Ч Нарымов һәм татарлардан Ф Яруллин, Н Җиһанов Һ б. якташларыбыз Литинскийдан полифониянең гаять катлаулы курсын тыңлыйлар, гармония алгебрасын үзләштерәләр. Литинский, тәҗрибәле педагог булу өстенә, универсаль композитор да бит әле. күпсанлы музыкаль әсәрләр авторы. Үзенең иҗади үсешендә ул яңа музыкаль интонацияләрне үзләштерә. Шәкертләреннән дә заманча сурәтләү чаралары, яңа алымнар, оригинальлек таләп итә. Гади генә итеп әйткәндә. Литинский шәкертләрен дә өйрәтә, алар- дан үзе дә өйрәнә. Милли музыкаль культура, милли җирлекне саклаган хәлдә, рус һәм чит ил классикасы алымнарын иҗади үзләштереп үсәргә тиеш — Генрих Ильич заманның шушы зарурлыгын тирәнтен аңлап эш икән Озак вакытлар суын алмый торсаң, кое кибә, коргаксып кала. Талант белән дә мәсьәлә шулайрак тора түгелме? Эш, эш, тагын бер тапкыр эш! Теоретик һәм практик әзерлекнең билгеле бер баскычында профессор әкренләп шәкертләрен зуррак һәм катлаулырак формаларга тотынырга мәҗбүр итә, аларны иҗат дәрте белән сихерли. Н Ж,иһа- новның «Качкын»дагы, Ф Яруллин «Шүрәле»сендәге һәр яңа өзекне дә тыңлый, карый, тикшерә Ләкин беркайчан да аларның кәгазьләренә карандаш белән тыкшынмый, ә бәлки «профессиональ яктан камиллеккә ирешүне, милли бизәкләр мул куллануны, музыкаль фикерне үзләренчә әйтүне таләп итә» Бу чорда Фәрит, һичшиксез, күп укыган, күп өйрәнгән. Менә аның киштәсеннән кайбер китаплар исемлеге: П. Чайковский Алтынчы симфония (патетик). В. Калинников. Беренче симфония. Н Мясковский. Уналтынчы симфония (Зур оркестр өчен). Аларны сатуга чыгу белән алган булса кирәк, һәркайсыиың почмагына үз кулы белән имзасын сырлаган Китап тышлыкларының берсенә, эчке якка, ике радиолампаның схемасы, «диез» һәм «бемоль»не аңлатучы нота билгеләре язылган. Укыган чакта Фәрит радиотехника белән дә кызыксынган, күрәсең Нота тамгалары исә күңеленең һаман да музыка тирәсендәрәк уралуы хакында сөйли. Бервакыт Уфадагы балачак дусты, инде хәзер Казанда укып йөргән Хәсән Гобәйдуллин Мәскәүгә килеп чыга Билгеле инде, Фәритнең фатирына китәләр. Икесеннән дә кигереп куша торгач, Казан һәм Уфа истәлекләре байтакка җыйнала. Иҗат планнары турында сөйләшми хәле юк, Фәрит әйтә куя: — Үгезне мөгезеннән диләрме әле.. «Шүрәле» әкиятенә балет яза башладым мин — Алайса, үгезне түгел, шүрәлене мөгезеннән эләктергән буласың түгелме соң син? Көлешеп алалар Фәрит, дуслык хөрмәтенә дип. балетның кайбер язмаларын уйнап та күрсәтә Кунак табынына тагын бер сый-хөрмәт — әле беркайчан да яңгырамаган искиткеч ягымлы моңнар өстәлә. Фәритнең киләчәге ачык төсмерләнә башлады шикелле. Ә менә әтисенең язмышында ниндирәк үзгәрешләр килеп чыкты соң? Заһидулла Яруллин илгәзәклеген һаман да ташламый әле Мамадышка барып чыга Анда күпмедер эшләп алганнан соң. ниһаять, туган авылы Кече Сөнгә бөтенләйгә кайтып төпләнә, авыллашып китә Утызынчы еллар уртасы бу Тормыш җиңелдән түгел, ләкин халыкның күңеле көр. колхозлашуга аяк баскан авыл килер көнгә ышаныч белән яши Кырык биш яшьлек Заһидулла Хәннфә исемле тол хатынга өйләнеп җибәрә, тормыш йөген бергәләп тарта башлыйлар Өч тәрәзәле кечерәк кенә агач йорт, ике тәрәзәсе ишегалдына карый Кояшта, кар- яңгырда төсе уңган, ярыклар белән чуарланган иске бүрәнәләр. Ачык болдыр, өй каршында чикләвек куагыннан үргән тәбәнәк читән. Каралган, такта чәй кебек тыгызланган салам түбә өстенә беләк юанлыгы киртәләр сырышкан Кыскасы, шул чор өчен типик авыл йорты. Биш тәрәзәле яңа йортны байтак еллардан соң гына салып керәчәкләр... Хәнифәнең үнбер яшьләр чамасындагы Фәләх исемле малаен Заһидулла үз улыдай якын кабул итә. Озак та үтми, яңа бер малай дөньяга килә Альфред дигән сүзне яраклаштырып булса кирәк, аңарга Әлфәрит дип исем кушалар Акыллы һәм матур гына бала үсеп килә дигәндә, эче авыртып, малай кисәктән үлеп китә. Заһидулла, сагышларын күз яше белән юарга, киметергә теләптер инде, бер ел буе көн саен улының каберенә йөри Шушы кайгы килер алдыннан гына баланың әнисе: — Атна кич көн юлга чыга күрмә, әтисе, хәерлегә булмас,— дип нык кына үгетләгән булган икән Соңыннан шушы сүзләрнең уфтану катыш кабат-кабат әйтелүе дә әти кешенең сагышын тирәнәйткәндер, бәлки? Йортлары — авыл читендә, сөзәкләнеп менгән кечкенә тау өстендә. Бәрәңге бакчалары иген кыры белән чиктәш. Кичләрен Заһидулла менә шунда чыгып, бүкәнгә утырып гармунда яисә скрипкада уйный. Өзде- реп-өздереп уйнаганда үзенең дә үзәкләре өзелә аның: әле зират каеннары, әле шәһре Казанның яшьлектәге хатирәләре күз алдына килеп баса Авылның икенче бер почмагыннан кемдер берәү аңарга гармун белән җавап кайтара. Бу кеше — шахтадан уң кулын имгәтеп һәм сыңар күзен сукырайтып кайткан авылдашы Кәрам Мәрдәнов. Уң кулының бармаклары исән булмагач, ничек шулай матур, кимчелексез уйный ала соң ул? Хикмәт шунда ки, каешларын көйләп-үзгәртеп, Заһидулла аңа махсус гармун ясап бирә. Шахтага хәтле үк оста гармунчы буган Кәрам, тальянын кирегә әйләндереп тез башына куя да сул кул белән сиптерә башлый! Гыйбрәтле хәл һәммәсе бергә укмашкан: талант, фаҗига. үҗәтлек.. 1938 елның җәе. Июль урталары Менә шундый көннәрдә, Мәскәүдә укуын тәмамлар алдыннан, Фәрит Яруллин Кече Сөнгә кунакка кайта Озаклап ял итә, авыл һавасы сүлый. көннәрен табигать кочагында үткәрә. Әлегә берәү дә белми: Мамадыш якларына аның соңгы кайтуы бу. . Фәритнең ул чактагы кайтуын ничегрәк хәтерлиләр соң? Авторның күзаллавы Авылга җитәрәк Фәрит, кайтуына тәмам ышану өчен, тәэсирләнеп. уйга биреләп, басу читендәге чирәмлеккә утырды, ниндидер үлән сабагын өзеп авызына капты Тулган, авырайган арыш башаклары талгын гына тирбәлеп сәлам бирә шикелле Аларның яшькелт-сары кылчыклары скрипка кылыдай тартылган: менә шулар бер-беренә бәрелеп туктаусыз кыштырдый, җырлый, пышылдаган авазлар чыгара. Күктән, салмак кына челтерәп, тургай моңы коела. Үлән арасыннан кинәт-кинәт чикерткәләр җыры бәреп чыга Табигатьнең үзендә тулышып яткан мәңгелек бу симфония нота битләренә генә сыяр иде микән? Фәрит әтисенең туган авылына кайтып төште Малай чактагы кебек, бу юлы да кунакка Ләкин лепер-лепер серләшкән агачлар, тыкрык-койма читәннәре, казык башында әлсерәшеп утырган берән- сәрән чүлмәкләр кунак егетне танымады. Ул. чыннан да, бөтенләй башка кеше иде шул: дулкын-дулкын чәчләре артка таба кайтарылып төшкән, өстендә шәһәрчә күлмәк-чалбар. аякта шнурлы елтыр ботинка. Кулда да букча-мазар ише генә түгел, почмаклары күн белән каймаланган кибет чемоданы Заһидулла абый ишегалдында тырма теше көйләп маташа иде. «Исәнме, әти!» — дигән сүзгә сискәнеп борылды, йөзендә берьюлы елмаю һәм гаҗәпләнү чаткылары кабынды Әтисе студент улын озаклап кочаклады, артка чигенә төшеп таза, сөйкемле егетне тагын бер кат күздән кичерде Башын чайкый-чайкый. күрсәтмәскә тырышып кына дымлы керфекләрен сөртеп тә алды бугай әле Нәрсә иде бу? Башкала тикле ерак җирдән әйләнеп кайткан баласы өчен горурланамы. әллә Казан һәм Уфа шәһәрләрендә яшәгән чакта бергә-бергә нужаны да байтак татыган улының бүгенге язмышына ышанып җитә ф алмавымьН Икесе дә бардыр, мөгаен, ни әйтсәң дә байтактан күреш- х кәннәре юк ич аларның Улым, син бөтенләйгә түгелдер ич? - Ир уртасы Заһидулла | бу сорауның урынсыз икәнен белә торып, сүзне каян башларга аптыра ® ганнан әйтеп ташлады - Күпкә түгел, әти Ике атна чамасы торам да китәм Азрак икән шул. Бу Мәскәүләр тәмам каптырган, мәйтәм, ир- з кенләп йөрер чамаң да юк Үзебез дә нык каптырабыз, әти «Шүрәле»не төгәлләп киләм ф менә. Әтисе Фәритнең укуы, иҗат планнары белән хат аша яхшы та - ныш иде. шуңа күрә булачак әсәрнең язмышы турында сорашып алды. ~ хуплау хәрәкәтләре ясый ясый, бүлдерми генә улын тыңлады Аннары < әйтеп куйды 2 «Шүрәле» дисең алайса Хәтерлисеңме, малай чакта әле кай- х чан гына урманнан шүрләп, еламсырап кайткан идең Инде хәзер шу - рәленең үзен биетергә чамалыйсың, ә? Әтисенә кушылып. Фәрит тә рәхәтләнеп көлде, балачак дуслары - Шәйхулла белән Фәрхетдинне исенә төшерде Тнк менә алар икесе 4 дә. әтисенең әйтүенә караганда, әллә кайчан авылдан читкә чыгып киткәннәр икән. Улым, беләсеңме, вакыйганың зурысына чамалап кайттың бит әле син - Ниндидер сер әйтергә җыенгандай, әтисенең як ягына каранып. көттереп һәм дулкынланып сөйләвендә чынлап та ниндидер әһәмиятле вакыйга булганга охшый Ходай инде монысын гомерле итә күрсен Хәнифә апаң сиңа энекәш алып кайтты бүген' Фәрит әтисенә туры каралы да көлемсерәп куйды «Әйбәт булган Тизрәк үсеп, йөреп китсен Безнең арада урын табылыр аңа», ди- гәнрәк мәгънәне аңлата иде бу караш Шулай сөйләшә-снйләшә өйгә керделәр Үзенчә кунак каршылавы идеме, чаршау артыннан бала елаганы ишетелде Күрешү куанычын нан өлкәннәр утырып дога кылдылар, кунак егетнең юлын, тормыш хәлен сораштылар Фәләх атлы яшүсмер малай кайдандыр ерактан кайткан «музыкант» абыйсына читтән генә сокланып кызыксынып карый. тартма шикеллерәк чемоданының «черт» итеп ачылуы да аңарга гаҗәп тоела Фәрит Хәнифә апасына бүләккә дип алган чуклы калын шәлне тартып чыгарды Әтисенә һәм яшүсмер малайга көрән төстәге берәр пар кибет оекбашы Рәхмәт әйтә әйтә алдылар, ерактагы баш кала исе аңкып торган бу бүләкләр һәркайсының күңеленә куаныч-шат- лык тутырды «Кендек әби» кергән иде. аның сөйләшүеннән Фәрит энекәшенең битләре кызыл, чәчләре кара икәнлеген генә аңлап калды Кич Кече мичтә ялкын телләре биешә, казанда су җылына Мич каршына утырган әтисенең ку зләрендә учак шәүләсе яктырып яктырып китә Моңсу, серле, ләкин тормышка мәхәббәт белән карый торган акыллы сабыр күзләр. Аларда нинди яшен чагылып уйнаганын, нинди моңнар кайнаганын инде тормышның уртасына ерып кергән Фәрит аңлый да, аңламый да кебек Самавырга күмер өстәргә кирәк Әтисе, күмер кыскычын табал магач. ялангач кул белән учакка үрелеп утлы ку мер чүпли башлый Кузлы күмерләрне учтан учка сикертә дә самавыр морҗасына куып төшерә Бу хәтәр эшне шулкадәр җиңел, тыныч башкара ки. кулларында гүя тылсымлы пирчәткә аның Кеше башына килгән хәсрәтләр утлы күмер шикеллерәк көйдерә әрнетә башлый, аларны да күңеллән менә шулай ансат кына куып чыгара алсаң икән ул! «Заһидулланың Мәскәүдә укый торган улы кайткан!» — дигән хәбәр тиз таралган, күрәсең, ул көнне жил капканы ачып керүчеләр байтак булды Күршекүлән, чыбык очы кардәшләр бер күрешү өчен атап кергәннәр, хәл-әхвәл сорашалар Алар белән Фәрит күбрәк ишегалдында яисә капка төбендә сөйләшеп утырды Ә күңел кичне, ялгызлыкны көтә! Менә шул чакта гына беркемнән тартынмый уйланырга, моңаерга, табигатьтәге авазлар чалымын иркенләп тыңларга мөмкин булачак. . Кичен Фәрит, ишегалдына чыгып, күктәге йолдызлар җемелдәвем күзәтте, ай нурында коенучы алмагачларның үзара серләшүен тыңлады Табигать, үзе белгән моңнар кочагында тирбәлеп, каядыр билге- сезлеккә таба йөзә. Менә шул чакны өздереп-өздереп сандугач сайрарга кереште. Әйтерсең, кунак егет хөрмәтенә адажио башкара' Ул да түгел, авыл уртасында гармун тавышы, җанын кая куярга белми йөргән егетләр җыры яңгырады Гармунның шашып өзгәләнүе авыл өсләтеп кенә агыла да йолдызлар белән чуарланган галәм коесына китеп югала шикелле Ата-бабалар дөньяга килгән, яшәгән, тормыш иткән газиз туфрак кадерле һәм изге икән. Авылның күге тулы моң. туфрагы тулы хикмәт, чишмәсе тулы сихәт. Икенче көнне, кармак таягы асып, әтисе белән балыкка төштеләр Тегермәнле Сөн елгасы — аста, авыл читендә генә, тегермән буасыннан соң борылма саен диярлек куе таллыклар үсеп утыра Чирәмле яр буйларын төймә зурлыгындагы сары чәчәк баскан Кармакка җим каптырып, тәтәлкәле җепне суга ыргытканнан соң бераз гына сүзсез утырдылар Аннары тагын әңгәмәләре ялганып китте —- Әти, Тукайны күргәннәрең турында тагын бер сөйлә әле. Гап- гади бер кеше иде. дигәнеңә никтер ышанасы килми Көчле, кыю, дөньяны учында тоткан хаким кеше шикеллерәк күз алдына китерәм мин аны -- Әлегә кадәр сөйләгәннәрем бар да дөрес, һичбер арттыру-ки- метү юк Артист Габдулла абыең Карцев белән дә табындаш дуслар идек. Ике Габдулла да миннән ике яшькә олырак иде олысын, тик андый аерманы әллә ни сизмәдек. Гадилек дигәндә, алар тыштан гына шулай күренәләр иде Ә күңелләре! Күңел зурлыгын үлчәп булмый, аны мин генә аңлата алырмын микән? Тукай эчтән дөрләп, халкының язмышын кайгыртып, уртаклашып яшәде Үзе туңса туңар. ләкин дөньяны җылыту уе белән янар иде. Нәләт төшкән чир аны иртә, бик иртә арабыздан тартып алды шул Минем скрипкада уйнаганны яратып тыңлар иде Ж.ыр турында сөйләшсәк, татарның музыкасы үсәргә тиеш, дип хыялланды Әй. улым, теге чакта «Шүрәле»сенә шулай көн ләр языласын белгән булсамы ул! Мөгаен, шатлыгыннан сабыйлар күк сикереп куяр иде Менә бит син нинди мәртәбәле эшкә тотынгансың Кулың җиңел булсын берүк Сөйләшү дәртенә бирелеп, каурыйлы тәтәлкәнең сикерә-сикерә уйнавын да күрми торалар икән Беренчелек Фәриткә елмайган иде: кармакның очында хәйран зурлыктагы көмеш чабак ялтырый' Улыннан калышырга теләмәгәндәй, Заһидулла абый тагын да зуррак икенче бер балыкны яр читенә суырып чыгарды Әнә шулай ике шөгыль бергә кушылды: гәп кордылар, балыгын да тоттылар Балык һәйбәт каба иде, бәртәс, кызылканат, чабак, дисеңме — тегермән суында шуларның һәммәсе рәхәт чигә икән, бары кармагыңнан җим генә өзелмәсен, тамак дигәндә атылышып киләләр Кызылканатны гына күр син, үлчәп карасаң, валлаһи, берәр килога тартадыр бу Хәнифә апа ир-егетләр күтәреп кайткан балыкны чистарта Хатын ның эш сөючән, таза-чыдам беләкләренә балык тәңкәсе чәчри. Йолдыз атылган шикеллерәк. Чистартып, тоз сибеп салкын базда бер кич кундыра да. икенче көнне ул алардан балык бәлеше пешерә. Телеңне 76 йотарлык тәмле бәлеш — әллә инде «эшләп» ашаганга микән? Берничә көннән, кунак егеткә атап, авыл мунчасы ягылды Фәрит тыкрыктан бер учлам яшел кычыткан күтәреп кайткан иде. кирәге чыгачак дип. шуны мунча алачыгына кертеп куйды Андый мунчаны тагын кайчан күрерсең икән' Идәнгә кычыткан җәелгән — кайнар су койган саен исе бөркелеп чыга Аяк табаннарына да сихәте җитәрлек Әрем, мәтрүшкә, кычыткан кисәге кыстырылган каен себерке — җилләнеп чапкан саен җәйге хуш исләр тарала Тамагың кипте исә. мунча алачыгында сине әйрән көтеп тора Бу рәхәтлекләрдән соң тәнең генә түгел, җаның да сулыш ала башлый, бөтен дөньяң пакьләнә Мунчадан чыгышка — тансыкка гына пешкән коймак, өстендә кура җиләге йөзеп йөргән татлы-әчкелтем чәй Табигатьнең үзеннән өзелеп төшкән мондый ләззәт, рәхәтлекне бары авыл җирендә генә татырга мөмкин Хушлашыр көн бик тиз килеп җитә Нужа вакыт, хәзинәдә барын төйнәп. Фәриткә юл күчтәнәче әзерлиләр Китәр алдыннан ул биләүдәге сабыйга Мирсәет дип исем кушылган кечкенә энесенә яратып, үз итеп тагы бер тапкыр ягымлы караш ташлый Фәритне егерме биш чакрымдагы Берсут пристанена әтисе илтә Кече Саинең җемелдек арышлары, малахит төстәге Берсут урманнары егетне Мәскәүдәге фатирына хәтле озата бара Инде «Шүрәле» балетына якынрак килик Әхмәт Фәйзи либреттоның беренче вариантын Мәскәүдә 1938 ел азакларында тәмамлый Фәрит кулында, ниһаять, өч пәрдәле балетның тулаем тексты — инде хәзер азакта ниләр буласын төп төгәл белеп, аерым күренешне ахыргача күзаллап, тагын да зуррак дәрт белән иҗат эшенә ташланырга мөмкин Фәрит Яруллин балетның икенче пәрдәсенә әнә шундый күтәренкелек белән тотына 1938 ел азагында тагын бер зур вакыйга була әле Татар опера студиясенең вокал классын тәмамлаучылар, имтиханнарны уңышлы тапшырып. Казанга эшкә кайталар Милли опера сәнгатен үстерү өчен никадәр көч дигән сүз! Шуңа өстәп әйтик студия һәм консерватория залларында Г Литинский. Р Глиэр. А Александров. В Белый. Б Шех тер җитәкчелегендә тулы бер буын композиторларыбыз профессиональ әзерлек мәктәбе узды Тиздән алар да. укуларын төгәлләп, республика мәйданына кайтачаклар Чоры шундый иде давылдай күкрәп килгән революция иске тор мыш кануннарын дер селкетте, мәйданга яңа көчләр ташлады Шуның нәтиҗәсе буларак, халыкның төрле катламнары арасыннан талант һәм энергия чишмәләре бәреп чыкты Моңа ышану өчен татар музыкасының, кыска гына арада, гади җырлардан опера һәм балет кебек иң катлаулы жанрларга кискен сикереш ясавын хәтердән кичерү дә җитә Әйе. ул заманда талантлар чын мәгънәсендә сикереп үсте Фәрит Яруллин әнә шундыйларның берсе иде.
Ахыры бар