Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТОРМЫШ ИМТИХАНЫ

 

Күренекле яэучыларыбыз әдәби әсәрләр тудырудан тыш, автобиографик язмалар да иҗат итә торалар. Риза Ишморатның «Гомер сукмаклары» һәм «Дусларым, остазларым» дип аталган китаплары (Татарстан китап нәшрияты, 1987, 1988 еллар) әнә шул җөмләдән Беренче китапка аннотациядә дә «өлкән язучыбыз әлеге китабында укучыларга үзенең тормыш юлы турында сөйли» дип әйтелә Ләкин чынлыкта әлеге хезмәтләрне мондый кысага гына сыйдырып булмас кебек. Социаль тормышны тамырыннан үзгәрткән егерменче гасырның кеше язмышына ясаган гаять зур тәэсире турында бу китаплар дисәк, тегәлрәк булыр. «Давылга табан», «Үлмәс җыр», «И мөкатдәс моңлы сазым!..» Әдәбият һәм театр сәнгатебез белән таныш кешеләргә бу өч исемне атау гына да драматургның төп иҗат юнәлешен билгеләргә ярдәм итәчәк В. И. Ленинның зур көрәшкә ясаган беренче адымы нәкъ менә безнең Казанда булу һәммәбеэне горурландыра Р Ишморатны исә, кеше һәм иҗатчы буларак, бу хәл аеруча илһамландырган — «Давылга табан» әсәре иҗат ителгән, «Үлмәс җыр» — М. ҖӘЛИЛ образы аша кешенең ил һәм шәхес иреген яклап, фашизмга каршы көрәшен тасвирлады бу тиңдәшсез батырлыкның асыл сәбәпләрен «И мөкатдәс моңлы сазым! .»— бөек шагыйрь Габдулла Тукайның бөтен яшәеше һәм иҗаты белән халыкныкы булуын яңа көч белән раслады Күрәбез, Р Ишморат иҗатының хасияте — шәхесне һәм аның эш-хәрәкәтен иҗти- магыи җирлектә ачу, теге яки бу чорга бәйле рәвештә герой эшчәнлегенең асылын анализлау «Океан батырлары», «Кайту» кебек уңышлы әсәрләр иҗат иткәндә дә Р Ишморат каләмен шушы максат йөртә «Гомер сукмаклары»н һем «Дусларым, остаз ларымпны укып чыккач, Р Ишморат иҗатына карата булган мондый фикер тагын да ачыклана тешә Әгәр кеше «үтелгән гомер юлына әйләнеп караган чакларымда, зарланмыйм, тормышымнан канәгать диңгездән бер нәни тамчы кадәр генә булса да, татар театрын, драматургиясен үстерүгә, димәк, культурабыз үсешенә бераз булыштым бугай Шат мин моңа* дип әйтә ала икән, чыннан да, аның үткән юлы мәгънәле булган дигән сүз. Әлеге китапларны укыганда, барыннан да элек кешеләр һәм аларның язмышы кызыксындыра Без халкыбызның эшчәнлеге, тырышлыгы. киң күңеллелеге, характер ныклыгы белән горурланабыз Ә ул асыл сыйфатлар кешедә ничек тәрбияләнә соң. Менә булачак язучының әтисе Фәхретдин Ярлы гаиләдән чыгып, үз тырышлыгы белән хәлфә һәм кечерәк бер авылның мулласы була алган кеше ул Ләкин асылы белән ахирәткә түгел, бу дөньяга мөкиббән киткән Кара син аның эш рәтен бүлүен, хезмәт яратуын, уңган хатыны белән бергәләп балаларда хезмәт сеючәнлек тәрбияләвен Башкорт якларыннан Актаныш тирәсендәге Ураэай авылына әйләнеп кайткач, иң беренче эш итеп җиләк-җимеш куаклары һәм агач утыртуын һәрхәлдә моның белән ул балаларына тормыш дәресе бирә, дөрес яшәүнең әлифбасын өйрәтә Яки менә Фәхретдиннең дөнья гыйлеменә, укуга булган мәхәббәте Үзе ярый инде, ярлы баласы булгач, сайланып торырга туры килмәгән, иске мәдрәсәдә мөмкин булганны укыл, хәлфәлек итәрлек хәлгә килгән Әмма аның моңардан гына канәгать түгеллеге әллә каян сизелеп тора Кайдан тапса, шуннан китап ала. егерменче гасыр башында күпләп чыга башлаган гаэе- та-журналларны алдыра Болар аның дөньяга карашын үзгәртәләр Ул тора-бара диннән суына, муллалыгын ташлый Туган авылында гади крестьян булып кон күрә Хәтта революциядән соң большевиклар партиясенә теләктәш булып та языла. Кеше мондый эволюция үтсен өчен, аның күңелендә нинди көчле фикер каршылыклары булырга тиешлеге әйтмәсәң дә аңлашыла булса кирәк Р Ишморат әлеге китапларда бу турыда тулырак та яза алган булыр иде, әлбәттә Фәхретдин абзыйның улларын укытуга булган тырышлыгы да таң калдыра Балаларның киләчәге, халыкка файдалы кешеләр булып үсәргә тиешлекләре турында ул аталарча кайгыртып тора Янбарыс мәдрәсәсендә дә укытып карый ул аларны, әмма рәт чыкмаслыгын аңлагач, ерак дип тормый — Сараш авылының яңачарак укытыла торган мәктәбенә илтеп бирә Мииэәле югары башлангыч мәктәбендә дә белем ала балалар К SuSiuoгулсрия Ничек итсә итә. улларының тормышка мөмкин кадәр әзерлеклерәк килүен тели Менә кайда ул талкыбызның затлы сыйфатларының нигезе! Г Баширов, М. Әмир. Ш. Маннур, Ә Еники һәм башкаларның автобиографик әсәрләрендә дә без моның шулай икәнлеген күргән идек. Р Ишморат истәлекләренең тагын бер игътибарга лаек ягы шунда — ул үз тормыш юлында очраган мәгърифәт, әдәбият-сәнгать эшлеклеләре турында яратып, үз итеп яза. аларның холыкларының берәр ягын ачып бирерлек итеп сурәтли. Менә бертуган Шәриф һәм Сәгыйть Сүнчәләйләр Сараш авылындагы рус-татар мәктәбендә дүрт ел уку дәверендә кечкенә Риза һәм аның абыйсы Зыя күңелендә тирән эз калдыра алар Г. Тукай шигырьләрен беренче башлап үз әтиләреннән ишеткән малайлар инде аларны шагыйрьнең үзе белән якыннан аралашкан Сәгыйть абыйлары укуында тыңлыйлар Мәҗит Гафури, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал. Дәрдмәнд, Укмасый исемнәре һәм әсәрләре белән дә Сүнчәләйләр аркылы танышалар Сәгыйть Сүнчәләй гади хәлфә генә түгел, шагыйрь хәлфә Бу исә шәкертләргә аеруча көчле тәэсир ясый Ул гына да түгел, ул Гейне кебек дөньякүләм танылган шагыйрьнең «Әл-Маисуры-н тәрҗемә итүче Балалар белән дәрестә генә түгел, башка вакытларда да очраша, җырлар өйрәтә, аларның яшь күңелен скрипка моңнарын кабул итәргә күнектерә. Болар барысы да Сүичәләйләргә аерым бер мәхәббәт уята. «Туган тел*не яттан белмәгән һәм аның көен үзләштермәгән бер генә укучы да юк иде Безнең белемебез, яшәвебез, бәхетебез әнә шул матур тел, туган телебезгә бәйләнгән кебек тоела иде безгә» Бала вакыттан нәни күңелгә салынган әнә шушы орлык алга таба әдәби иҗат дигән олы юлга алып килә С Сүнчәләй шагыйрьлек ягыннан үзе Г Тукай шәкерте «Без аның белән (Г Тукай белән — Ф Г ) бик якын танышлар гына түгел. хәтта дуслар да», дип сөйли ул шәкертләргә Г Тукай вафаты турындагы хәбәрне алгач. Сәгыйть абыйларының зират коймасы буенда әле күптән түгел генә яшелләнеп чыккан үләнгә ятып, шул чирәмле җирне тырмый-тырмый елау күренешен укыганда, бу кайгының олылыгы бүгенге укучыны да биләп ала «Тукай җаным, бәхиллә мине!» дип, С Сүнчәләйнең үз-үзен белештермичә кычкыргалап куюы фаҗигане тирәнәйтә төшә. Болар — ун яшьлек малай күңелендә сакланып калган һәм Г Тукайга халыкның. аның дусларының ихтирамлы мөнәсәбәтен күрсәтә торган хатирә. Р Ишморат үз күңелендә йөрткән мондый күренешләрне халыкка җиткерергә тиеш иде. Ул моны әлеге китапларында эшләгән дә Язмыш Р Ишморатны Г. Тукайның тагын бер дусты — Ф Әмирхан белән очраштыра. Казан театр техникумында классик язучы аларга әдәбият укыта. Билгеле булганча, Ф Әмирханның аяклары йөрми Р Ишморат болай яза -Фатыйх абыйның һәрвакыт диярлек каршысына чыгып, тарантастан күтәреп ала һәм классыбызга, өстәл артындагы урындыкка кертеп утырта идем. Аны күтәреп килгән өч-дүрт минут эчендә кызык-кызык әңгәмәләребез дә булгалап ала идеФ Әмирханның футуристларга, имажинистларга һәм башка шундый формаль агымнарга карага яшьләрдә тискәре караш формалаштырырга омтылуын да ул рәхмәт хисләре белән искә ала. Ф. Әмирханның Муса Җәлил иҗатына игътибар иткән булуын белү укучы өчен шулай ук кызыклы факт Р Ишморат зур рәхмәт хисләре белән Г. Тукай, X Туфан. М Җәлил, һ. Такташ, К. Тинчурин һәм башкаларның да үз иҗат биографиясендә әһәмиятле роль уйнаулары турында яза Шулай итеп, хөрмәтле әдипләребезне тагы да тулырак күрә һәм аңлый алу мөмкинлеге бирә Утызынчы елларның әдәбият үсешенә тискәре йогынты ясавын да онытырга ярамый Тик автор алар турында дәшмәүне артыграк күрә Ни өчен дигәндә, китаплар торгынлык дип аталган елларда — җитмешенче еллар уртасында язылган Шуңа күрә авторның күңелдә булганын да әйтми калдыруы сизелеп тора. Хәер, ул моны үзе дә яшерми. ■■Укучылар, бәлки әйтерләр, тормыш юлың бик авыр һәм сикәлтәле булган, әмма син аны җиңеләйткәнсең кебек, диярләр. Хөрмәтле укучыларым! Нәкъ шулай. Тормыш юлымда очраган күп авыр хәлләр, вакыйгалар һәм явыз яки вак җанлы кешеләр, аларның әшәкелекләре турында язып торуны кирәк дип тапмадым Ә сезгә, без үткән авыр юллар белән танышу, аны аңлау һәм нәтиҗә ясау өчен шушының кадәресе дә җитәр кебек» Әлбәттә, бу кадәресе өчен дә без Р. Ишморатка рәхмәт әйтәбез. «Гомер сукмаклары» Һәм «Дусларым, остазларым»— Риза Ишморатның, кеше һәм иҗатчы буларак, замандашлары һәм килер буыннар алдында биргән тормыш имтиханы. Бу имтиханны ул әйбәт кенә тоткан Монысы — иң мөһиме