Поэзия
Сафуан Муллагалиев
"Намус"исеме белән Ышанмадык. Шикләнмәдек тәме? Әллә артык сабыр идекме... Әллә күрмәс өчен. Гамьсезләнеп. Башыбызга «чүлмәк» кидекме? Ләкин Сизендек бит... Әйтер сүзне Ничек итеп әйтми калдык соң? — «Намус» исеме белән «Штык» тыгып. Актарганда кеше намусын. Урак белән урыл өзгән кебек, йолкыганда күңел кылларын... Кул куйдырып ялаактларга — «Кыскыч» белән борып кулларын. Актардылар миен. йөрәкләрен. Имгәттеләр сизү тамырын. Бозауларга гүя ашаткан күк. Ашаттылар мәкер камырын. Ашаттылар хәтта балаларга (Какшатырга рухын халыкның!) Күпме батыр — асфальт юл астыннан Еллар үткәч өскә калыкты. ...Ватандарлар җанын Өзгән «ватандар»лар Игәп торды очлы безләрен — Төртте халыкка — Көтте халыкның Туып үскән җирдән бизгәнен.. Соң булса да күзне ачтык — яхшы. Гүя яшен суга акылга — Үткәннәрдән актарылып, бүген Йөрәкләрдән нәфрәт атыла... Гаҗәпләнмә, Минем баш өстемдә Ярты төндә кояш калыкса — Ул бит җырым: Чиксез мәхәббәтем — Рәхмәтем ул минем халыкка... * Сүтелмәслек итеп. Ике гашыйк Бәйләп куйса әгәр чәчләрен — Чәчәк аткан ике мәхәббәтнең Беркем коя алмый чәчәген. Сафклн МУЛЛАГАЛИЕВ < 1927) — ике шигырь кигабы а«горм КиыиА» яши ...Кызарып таң аткан кебек, чәчәк Нурын сибә өйнең түренә. Кем теләмәс шундый таң чәчәген Үз өендә хет бер күрергә... Андый чәчәк бу дөньяда юк, дип, Сөрән сала өстә йөзгәннәр. Андый чәчәк өчен — Утта янып. Салкыннарда туңган гүзәлләр... Сөрән сала өстә йөзгәннәр. Адым белән үлчәп арасын Безнең тарихлар да Буй җитмәслек түгел. Юк хәлендә түгел бөекләр; Бөекләргә илткән поездларга Сатып алып булмый билетлар,— Биек тауга караган күк карап, Адым белән үлчәп арасын. Читтән ярдәм көтеп тормый гына Кем булсаң да җәяү барасың. Барасың... Үземнән дә артык «Тимер» иде яшьлек. Килде Көмеш айлы картлык... Үткәнебезнең юлымы Бүгенгедән артык? Салкын бураны беләнме Бөек безнең үткән? Шул карлы яңгырлар безне, Төшмиенчә күктән, Көткән: яуган — күшектергән. Гүя колы иткән... Мин табигать булсам әгәр,— Кая алай итү! — Җылы сөт чишмәсе булып, Юлчыларны көтеп. Агар идем яшел таудан Челтер-челтер итеп. ...Үтте яшьлек, Килде көткән: Нәтиҗәле картлык... Киләсе буыннар миңа Үземнән дә артык. Данис Хайруллин Улым тугач Ком сәгате Берәмләп aia сары ком. Санап тор, әйдә, сана, кем,— Ничә ел калды, ничә көн?.. Сулар сыксаң да таштан, Әйләндерә алмассың шул Гомернең башын башка. Перронда Карап торам, күреп торам. Әрле-бирле йөреп торам: Кайный тормыш, дөрли монда — Шуңа җаным эреп торам. Китү авыр — киткән белә. Көтү авыр — көткән белә. Торам әле бүген менә Шундыйларга бәхет теләп. Күрешәләр, үбешәләр. Гүя бер мин ятим монда: Озатмыйм да һәм көтмим дә. Килмәдем дә һәм китмим дә. Алай дисәм... һәрбер иртә һәммәбезгә вокзал бит ул; Үтәсе көн — барасы юл Китәсе кыз. китәсе ул. Бәхетле юл! Бәхетле юл! Мәңгелекме кеше? Әйтә алмыйм. Беләм бары: вакыт — мәңгелек,— Әллә уйный, әллә уйлый шулай Безнең тән һәм безнең гамь булып. Мәңгелекме бу җир? Әйтә алмыйм. Уйга сала әмма һәрбер таң. Уйлар өчен, эшләр, яшәр өчен Миннән акыл сиңа, миннән аң. Гөл бакчасы гына түгел бу җир. Тик һәр көнен өзелеп ярат син! Мең табышмак дөнья. Мин берсенә Җавап таптым бүген: җавап — син! Данис ХӘЙРУЛЛИН матЛугагта исг-ие күрен* кнле*н ши.ыиръ яши Туган телем Сүз-чәчәкләр... Такыялар үрәм, Кочак-кочак күккә чөямен. Туган телдән чәчәк исе килә, Чәчәкләрне өзелеп сөямен. Сүз-яшеннәр... Яшьлек күкрәүләре Ялкынында һаман көямен: «Сөя-сөйми, сөя-сөйми...»— чәчәк Таҗын саный-саный сөямен. Сүз-сөнгеләр... «Юньсез... Сөмсез... Комсыз... Җаныгызга угы тияме? Тисен әйдә, тисен! Туган телне Үткерлеге өчен сөямен. Сүз-упкыннар... Тигезләргә теләп Төпләренә өмет өямен: «Сугыш» сүзен бер онытыр әле Туган телем, диеп сөямен. Шундый вакыт Көн диеп тә, төн диеп тә булмый — Шундый вакыт менә, шундый вакыт: Күктә кемдер йолдыз кабындыра, Янарянмасларын җиргә атып. Көз диеп тә булмый, кыш диеп тә — Шундый вакыт менә, шундый вакыт: Шәрә агачларда кырыс ныклык, Таҗсыз гөлләр елый җиргә ятып. Яшьлек үткән, картлык кагылмаган — Шундый вакыт менә, шундый вакыт: һәр сулган гөл — хәтер-сагыш минем, һәр кабыныр йолдыз — өмет-шатлык. Уема уелып кердең. Кумадым, тыелып тордым. Күземә каелып кердең. Сакладым, керфеккә төрдем. Йөрәгемдә йөрдең биеп. Дәшмәдем, тордым баш иеп. Инде менә хыянәтең... Артты җирдә ике ятим.