Логотип Казан Утлары
Публицистика

Өченче дәрес

Узган дәрестә әйтеп узылганча, гарәп хәрефләренә нигезләнгән иске татар язуының юнәлеше уңнан сулга. Шуңа күрә бу язу системасының башка график үзенчәлекләре һәм алымнары шушы төп кагыйдәгә нигезләнә. (Таблицада язу юнәлеше нечкә уклар ярдәмендә бирелде, ә хәреф элементларын язу тәртибе рим цифрлары белән күрсәтелде). Әмма һәрбер кагыйдәнең чыгармасы булган кебек язуның юнәлеше мәсьәләсендә дә кайбер чыгармалар, аерым үзенчәлекләр бар. Әйтик, нокталар (сүз куш нокта турында бара) һәм саннар кире юнәлештә — сулдан уңга языла. Бу — иске татар язуының аерылгысыз хосусияте. Дөрес, саннарның уңнан сулга язылган мисаллары да очраштыргалый (мәсәлән, кайсыбер борынгы кабер ташларында), ләкин болар бик сирәк һәм нормага хилаф күренешләрдән. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: иске язуыбыздагы берничә хәреф элементы уңга юнәлешле. Алар — җим(^- > —. « — • 4- )һәм (о .>) с. е. с гайн (_ С, хәреф шәкелләренең аскы өлешләре. Шуны ук йай хәрефенең, бигрәк тә бары тик кулъязмада кулланылган «йай мәгъ- күс» (кире йай) шәкеле (< __________________________ ) турында да әйтергә мөмкин. Гарәп хәрефләренә нигезләнгән иске татар язуы (куфи һәм тәгьлик дип аталган язу төрләреннән башкалары) сулга авыштырыбрак языла. Моны аеруча «әлиф» һәм «ләм» хәрефләрен язганда истә тотарга кирәк. Язылыш тәртибенең төп кагыйдәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1) башта хәрефнең нигез шәкеле языла, мәсәлән. 4—’ 0Һ. б. Аннан соң гына тиешле нокталар куела О һ. б. Хәреф ләрне кушып язганда да шундый ук эзлеклелекне сакларга кирәк: әйтик, әүвәл -кебек шәкелләр язылып, соңыннан тиешле нокталар куеп чыгыла: ‘ ’ 2) Күп нокталы хәрефләрдән торган сүзләрне язганда ике юлның берсен сайлау мөмкинлеге бар: а) әүвәл барлык нигез шәкелләрне язып чыгып, соңыннан нокталар кую, мәсалан: - cjUjl» : ц-хлЬ - Һ. б.) нокталарны сүзнең бер өлешен яки бер иҗеген язып бетергәч төртеп чыгу, мәсәлән: башта , аннан соң ; башта U , аннан һ- б- Каләмне кәгазьдән алмыйча языла торган сүзләрдә ( һ. б.), әлбәттә, беренче ысулны гына кул лану мөмкин. Иске татар язуында кулланылган гарәп хәрефләре язу юлы сызыгына нисбәтән урнашулары җәһәтеннән икегә бүленәләр: сызык өсте хәрефләре һәм өлешчә сызык асты хәрефләре (аерым һәм 188 азаккы рәвешләр алына). Сызык өсте хәрефләре :| 'О ‘О' ‘A (A) Өлешчә сызык асты хәрефләре: £ & J ‘ ’ Бу — нигез кагыйдә. Шуның белән бергә кайбер язу төрләрендә — тәүкыйг. мөсәлсәл, дивани, бигрәк тә рикъка төрендә — әлеге хәрефләрне соңгыларына кушу үзенә күрә бер норма төсен алган. Безнең Идел буйларында таралган кайбер кулъязмаларда да әлеге күренеш теге яки бу дәрәҗәдә күзәтелә һәм моның сәбәбе күп очракта тиз язарга омтылу белән аңлатыла. Язганда, билгеле, сүзләрне юлдан-юлга күчерергә туры килә. Бу очракта гамәлдә ике төрле эшләргә мөмкин: а) Сүзне күчергәндә, аны болай бүлү кулайрак — беренче өлеше сулдан кушылмый торган хәрефкә тәмамланырга тиеш, мәсәлән, «артык» сүзе ^,1 һәм өлешләренә бүленә, багана сүзе Ь (яки U-L ) һәм ( - (яки (, ) рәвешендә күчерелә һ. б. Әгәр сүз бер-берсенә тоташкан хәрефләрдән торса, аны бүлеп күчерү отышлы түгел һәм бу хупланмый да. чөнки болай эшләгәндә язуның гомуми тәэсире бозыла, б) Күп кенә очракларда сүзне юлдан юлга гомумән күчермәскә мөмкин. Моңа ирешү өчен юлның ахыргы сүзләрен йә сузыбрак (иске язуыбызда моңа чикләнмәгән диярлек мөмкинлекләр бар), йә киресенчә кыса төшеп язарга кирәк. Бу алымнарны үзләштерү әллә ни кыен түгел, моңа даими күнегүләр ярдәм итәчәк. Мисаллар: -LJUL • ~ Һ’ Басма китаплар белән кулъязмаларда нокта кую рәвешләрендә кайбер аермалык бар. Мәсәлән, кулъязмаларда ике ноктаны күпчелек вакытта кыска гына сызык рәвешендә куялар (—), яки зигзагсыман иттереп « Оч ноктаны кыска сызык һәм нокта итеп Z- . яки өтер рәвешендә 1 куялар. Урта гасыр төрки-татар кулъязмаларында кайбер хәрефләрнең нокталары куелышында түбәндәге үзенчәлекләр дә күзәтелә. Мәсәлән, с. п, г хәрефләренең астына һәм ш хәрефенең өстенә вертикаль юнәлештәге икешәр нокта кую очраклары бар. Кайбер кулъязмаларда J (р) хәрефенең астына бер. ә сГ* (с) хәрефенең астына өч нокта куеп язу очраклары күзәтелә. Тәкъдим ителгән язу үрнәкләрен һәм сүзләрне укыгыз һәм күчереп языгыз. Күнегүләрне шакмаклы дәфтәргә язарга киңәш ителә. Дэрес.чэрн* Җ Миңнуллин һлм Р. Кадыйров алып бара.