Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХАЛКЫБЫЗГА ЫШАНАМ!

Шушы айда Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты шагыйрь Шәүкәт Галиевкә 60 яшь тула Шул уңайдан укучыларга шагыйрь белән үткәрелгән әңгәмәне тәкъдим итәбез — Сезнең 60 еллык бәйрәмегез илдәге үзгәртеп кору процессының иң кызыклы бер дәверенә туры килде Шул уңайдан әйтмәссезме безнең культура елкәсендә ашыгыч ’хәл ителәсе нинди проблемалар күрәсез7 Аны хәл итүдә язучыларның роле нинди7 — Таң алдыннан моңланып җырлап кайткан егетләр була торган иде Өздереп ала инде «Җырчы булырсың — диләр авылдашлар «Җырчылыкка* укый егет, җырчы була. Ә анда - тавыш кую» дигән нәрсә бар икән Ничек, кая куйганнардыр — берзаман танымый башлыйлар, ятсыналар җырын Элеккесен югалтты, яңасын булдыра алмады Юлын үзгәрткән чишмәдәй әллә кая качты моң. күңелдән аерылды Шагыйрь авазын да һәр заман үзенчә көйләргә тырышты тавышны тиешенчә -куючылар» табыла торды Үз моңы, канатлы сүзләре бар иде. оча алмый калды яшь шагыйрь, ихлас тавышы -эчкә китте* Осталы- гынтехникасын төшенеп алган шигырьчебез -кирәгенчә» җырлый башлады, шуңа ияләште Әмма бүтән кеше гомерен яшәде бугай ул ачыргаланып әйтәсе җан авазы шалтыравыклы дан авазына әверелде Фаҗига — үз хәлен үзе дә төшенми яшәде ул. Ялган гомер, әрәм талант Миллионлаган язмышларны ботарлаган кешелексез чорлар тыштан имин күренгән җаннарны да имгәтте -Имгәнгән күңел» дигән шигырем (1962) шуңа ишарә иде Офыкларны иңләп-буйлап очар бөркет чыпчык булып чүпли хәзер җирдә бөртек > 1966 елда язылган -Югалган шагыйрь»дә дә шул фаҗига «ерак төбәктә. өч йөз яшендә, ил бетми калган зур шагыйрь үлгән -Чикләмәгез йөрәгемне, мең язмышка мең жырым бар'*—дип гаҗизләнеп кычкырган чаклар да булды (1961) Һәртөрле тыюлар остарта. кинаяләп сөйләү әмәленә өйрәтә, диләр. Сәләтне үстерә, имеш Икелерәк бу, юаныч кына түгел микән7 Тыючыларның да Эзоп теленнән мәгълүматлылары, күзколак була белүче сизгерләре бар иде шул, юлны гына түгел, юл араларыннан да укый беләләр иде Хәер, язучының хәле элек-электән шулайрак булган намуслы кеше алдында бер бурыч торган теләсә нинди шаукымнарга карамастан, үз фикерең белән яшәү, принципларың кайбласыннан тайпылмау Шәхес булган әдип бүтәнчә. җил каян иссә, шунда борылып яши алмый. Сәләте тулысынча ачылырга шарт булмаганда да иманын җуймаган, үз дигәнен әйтергә булдырган язучылар бездә дә бар Халык табигатендә дә төплелек, тиз бирешмәү сыйфатлары нигез булып ята. аның рухи тамырлары тарихи тирәнлектә, алышынмас һәм алдашмас-үзгәрмәс җырларында бәетләрендә мөнәҗәтләрендә, эпосларында Гасыр гарасатлары шаулый да тына — җир кала, игенче кала аның хезмәте кала Ата-баба җиреннән, гореф- гадәтләреннән килгән күңел береккәнлеге, иманы, ышанычтаянычы кала Бирешми. югалмый Тыныч яшәргә, эшләргә генә бирегез аңа Яшьләрдә тотрыклылык азрак, тамыр ныгып өлгермәгән — алар модага тизрәк иярүчән. никадәр читтән- рәк ятрак, сәеррәк булса, шулкадәр ныграк ябышалар Шаккатырасы, үзенә каратасы килә бит Рухсыз, әхлаксыз дүңгәләкләр шулай яраладыр Әйе гомерләр катлаулы, фаҗигале чорларга туры килде Күпме коелган кан- ■uib. корбан ителгән бәхетләр ихлас инану һәм алданган омеглар - күпме язмышлар күз алдыннан үткән Алар белән бергә ышангансың яхшылык көткәнсең, ә изгелек дигәнең артында мәкер вәхшәт булган Барысы да күңел аша йөрәк аша узган Телисеңме-теләм исеңме уйларыңа кагылган иярткән, ялган тарафларга этәргән Соңыннан пәйгамбәр булырга тырышучыларга елмаебрак карыйсың Бүген уңгасулга хакыйкать сибүчеләр күп. сүзләре дә актуаль Тик таләпләре гел бүтәннәргә төбәлгән, кимчелекне гел читтән эзлиләр, табалар Шактый еллар элек мин хикмәтле сүзләр китабымда. Дөньяны үзгәртәм дисәң, үзеңнән башла- дигән идем Ни дәрәҗәдә тотканмындыр ул киңәшне, аны да уйлыйсы бар Ил атмосферасында җылынулар булгалады Тик 'Январь яңгыры- гына булып чыкты алар Ышаныпмметләнеп ачылган бөреләрне салкын куырды Хәзерге үзгәртеп кору җиңәр дип ышанасы килә, чинки чигенер урын калмады Хәбәрдарлык чаңында — хакыйкатьтә аның көче һәркаисыбыз уйлана торган чак чәчрәп чыгып көннең кадагына иске чүкеч белән сугып, күз буяу соралмый Элекке гадәт буенча модный- күренеп калырга теләүчеләр юкка ашыгалар Язучы сүзенең бәһасен төшермисе иде Ьәркем һәрнәрсә турында сөйләү барлык проблемаларны иңләргә-колачларга тырышу нәтиҗә бирмәячәк Үз иҗат характерыбыз белән аныкланган даирәләр бар шул юнәлешләрдә белебрәк, төплерәк эшләсәк, файдалырак булыр Сез лә сорауның беренчесен үк культура министры. Язучылар союзы рәисе вазифаларына кергәнен куясыз Проблемалар күп. аларны Һәркайсыбыи белә Әңгәмә уңаеннан конкрет уйланган, борчылганнарына туктарга җай чыгар дип беләм Сүзне бәйрәм дип башладыгыз, иҗатыма игътибарыгызга рәхмәт Дөресен әйткәндә бәйрәм көннәрендә гомер-гомергә эш тулгагы кузгала. Андый көннәрдә • Әгәр миң каләмемне куйсам, туктап калыр сыман бу тормыш- кебек тоела иде Иҗат кешесенең юлдашы — үз-үзеинән канәгать булмау тынгысызлык Илһам халәте дигән бәйрәмне генә таныйм — Бүгенге татар интеллигенциясе һәм татар теле Атвң-анаң түлен белмичә чын интеллигент булырга мөмкинме? Сезнең фи кереп-1 ничек ’ — «Татарстан- п«м*здында бер рус интеллигенты белән татарча сөйләшеп барган идек Башта минем гаҗәпләнүемне күреп аңлатып бирде -Яшьлек эзләремнән йөрдем Егерменче елларда Казанда эшләгән идем Ул чакта дәүләт учреждениесендә эшләгән кешегә татарча белү шарт иде Шул чакта өйрәндем Оиытыла төшкән төшүен - практика юк хәзер • Мәгънәле очрашу булган икән Хәзер безнең интеллигенциягә җитәкчелек итүче интеллигентларыбыз да туган телен белми -Оныта тишкән- генә түгел онытып төшеп калган Ә бит - практика- бар. һәрхәлдә булырга тиеш иде' Телен белмәгәч, шул телдәге культурасын ничек аңлый инде ул иптәш?! Ничек җитәкчелек итә. ник бу эшкә алын» Теләмәс», ник мәҗбүр итәләр*' Белмәү аңа абруй өстәми Мин залда утырам, курам сүзенең үгемлелеп-н дә киметә. Демократия үскән чорда үз вазифаларын тиешенчә үти алсын өчен. аның тел белүен сораулары бар Бер уңайдан искә төшерик интеллигент ныН -зыялы дигән мәгънәсен белә ми кән ул иптәш? Кызганычка каршы, әдәбиятыбызны тәрҗемәдә укуга күчкән иптәшләр дә аз түгел Рус теле туган тел кебек үк кирәк, беркем дә киресен әйтмәс Андый кешенг очратканым юк - безнең тормышта ансыз булмый Ә мен» ү чиең ана телен кирәкми диючеләр юк түгел Белмәүләрен сиздермәскә тырыш» бериои лар Белүләрен яшерүчеләр дә бар Тел яшерү гадәтен хәтерләтә бу Элек килеш, -огә т*ләп шундый иде иренең ил кән туганы илдында кычкырып соиләнжрг» ярамын Тел кайтармасын, каршы әйтмәсен дигән, үзенчә тәртиптә Тоткан бу гадәт б> гг. «атын-кызның теле тәмам ачылды Зыялыларыбызга да моны искә алырга кирәктер •Татарстан- поездындагы юлдашым белим очрашканнан соң. мин календарьда бер сәхифә күрдем аны тәтарчм-руеча сүзлек* ..................................................... -ыштыры. га куйдым 1071 елның 21 июнь битендә иде ул. юлдашымның татарча өйрәнүен» сәбәпче булган документ •Татарстан республикасында татар телен рус Теле белән бертигез дәрәҗәдә дәүләт Теле итеп тану турында ТАССР Үзәк Башкарма һ митеты һәм Халык комиссарлары Советы декреты игълан ителүгә 111)211 50 ел Әмма ни өчендер бу дата шып-шыпырт кына үтеп китте алтмыш елы да искә алынмады Ленин исән вакытта кабул ителгән ул декретның гамәлдән чыгарылганын күрмәдем Бүген дә бик урынлы ул күп проблемаларны хәл итүне җиңеләйтер иде Хәзер бит нәкъ мен» шулай республикаларда ике телнең бер дәрәҗәдә янәшә яш»ие турында сүз бира Рус теле нихәтле белемгә юл ача! Ә бит туган телне белмәү дә гасырлардан килгән мирас-хәзинәгә юлны бикли Әлбәттә, соравыгызга бер сүз белән дә җавап биреп булыр иде Хәтта ул да артык, җавап — соравыгызда «Атаң-анаң телен белмичә, чын интеллигент булырга мөм- кинме?» «Татарстан” поезды Ленин юлыннан йөри* — Әдәбият язмышы халык язмышы белән, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бик тыгыз бәйләнгән — Төрле гимннар тыңлаганым бар аларда халыкларның өмет-ышанычы. горурлыгы рухи ныклыгы чагыла Гимннар илнең иреге, көрәше, җиңүе турында Мөстәкыйль дәүләте булган халыкларның Гимннары була Әмма татарның да Гимны бар Рухи Гимны — Тукай сүзләренә җырлана торган «Туган тел! Нәкъ менә шуны бер тыннан бердәм, уртак теләктән күтәреп алу хикмәтле—анда халыкның өметышанычы. горурлыгы, рухи ныклыгы! Туган телдән башка мин юк икән дигәнне төшенеп алган халык Элегрәк мин бу хакта өлкән язучыбыз Әмирхан Еникидән — Халыкның горурлыгын ничек уятырга соң"'— дип сораган идем Ул уйланып, сабыр гына атлый Аннары гади генә әйтеп куйды — Мәктәптән башлана — туган телдән Шуңа инандырган очраклар булды минем тормышта. Мәктәп димәктән. былтыр Яшь ленинчы». 'Ялкын» редакцияләре бергәләп Апаста укучылар конференциясе үткәрдек Район мәктәпләреннән агылып килгән иҗат көчләрен күреп шатландык Якташларым өчен мин дә горурланып утырдым • Яшь ленинчы- газетасы редакторы, шагыйрь Роберт Миңнуллин үзе өчен бу якларны ачып: — Йөрергә кирәк бу якка, бу төбәктә тоташ безнең укучылар икән!— дип гаҗәпләнеп һәм куанып әйтте Быел без Апаста тагын булдык Бездән соң тиражлар шактый арткандыр, дисәк,— шактый кимегән булып чыкты Апае урта мәктәбендә бөтенләй көтелмәгән хәл — йөзләп бала «Яшь ленинчы» белән «Ялкын»ны алудан туктаган Сәбәбе — русча программа белән укуга күчкәннәр Андый чакта җавабы әзер ата-аналар соравы буенча Райком вәкиле әйтүенә караганда, аңлатырга тырышып караганнар, колак салучы булмаган! Мәктәп диварларында бер кәлимә татарча сүз юк. хәтта татар теле кабинетына да үз телендә язылмаган. Советлар Союзындагы теләсә кайсы мәктәп дип була, минем туган якны гына танып булмый Бу хакта мин үпкәләбрәк якташларыма очрашуда әйттем Бу нинди тарлык — татарлык’ Бер телне үзләштерсәң, белгәнен онытырга дигәнме’ Үзара сыешмыймыни алар’ Бәхәссез рус теле — зур дөньяга ачкыч, рәхмәт аңа яратабыз, белергә тырышабыз Моңа берәүне дә артык инандырасы юк Шул ук вакытта, туган телне өйрәтүче үкытучыларыбыз арасында да Социалистик Хезмәт Герое күрсәк күңелле булыр иде Телгә игътибарның югары билгесе, рәсми мөнәсәбәт ул Хәзер бу өлкәдә тырышлык бер дә ким соралмый Оныту бик тиз ул. онытуга хәтер кирәкми шул Бездән соң Апаста фольклор белгече Рәшит Ягъфәров булып, матбугатта ачынып язды — укыдым, радиодан магнитофон язмасын ишеттерде — тыңладым Әлеге мәктәптә балалар Тукайны, туган телне онытып баралар Әйе. туган телдә халыкның җаны, үлемсезлеге Ватаныбыз азатлыгы, бәй- сезлеге балалары һәм оныкларының бәхетле киләчәге хакына корбан булган, үлемгә барган ата-бабаларыбызга ныклыкны шушы ышаныч биргән. Алар рухы рәнҗемәсен, Җәлилләр һәм Алишлар кайгырырлык булмасын иде Туфан. Хәкимнәрнең сызлануы да безнең җанда-бәгырьдә. алар рухы да уяу Инде шушы әрнүләрне халыкка тойдырасы гына калды Безгә килеп җиткәч кенә мең еллык күңел җепләре, тутан тел аһәңнәре өзелмәсен иде Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?»— дип туган халкына таләп тә куйган Тукаебыз Ә без халыкны тулаем мактабрак ташламадык микән’ Көфер сүз әйтмә, дисездер. Бар сәбәпләрне халыкка сылтарга җыенмыйм Шулай да баланы нинди телдә укытуны хәл иткән һәркем халыкның бер өлеше ич Шушы уйлар белән җәен Идел ярында йөргән чагында ишелгән ярдагы ачылган тал тамырларын күрдем Әрсез бит тал дигәнең, корымаган-кипмәгән тамырлары, киресенчә, яфрак ярып үсеп киткән' Хикмәт — яшь үсентеләрдә' Безнең халыкның да эрозия, заман дулкыны ашый баппаган ярын яшь үсентеләр ныгытса гына Хәзер инде Әмирхан Еникинең дә: — Балалар бакчасыннан башларга кирәк Гаиләдән'—диюе тикмәгә түгеллеген аңлыйм Ә горурлыкка килгәндә, аны инкарь иткән берәүнең матбугатта мәкаләсен укырга туры килгән иде Ул В Распутин белән килешмичә яза — имеш милли горурлык үзеңнекен бүтән халыклардан «стен кую була Ә ник але алай артык күпертеп, кешеләрне өркетергә"’ Үз дәрәҗәсен белгән кешеләр дус була алмынмыни’ Горурлык бетсә, аның урынын мескенлек, кнмсенү ала Кимсенеп яшәгән халыклар гына дус була аламыни” Совет кешеләренең үз горурлыгы дип бик дөрес әйткән Маяковский Ул сүзләр әле дә искермәгән — без барча милләтләр бергә совет кешеләрен тәшкил итәбез Горурлык — бушкуыклык түгел, ул сыйфатны аклар, аңа лаек булыр өчен һәрвакыт тырышып яшәргә, сынатмыйча эшләргә кирәк Ягъни — яхшы булырга' Кимсенү исә стимул түгел, көчсезләндерә торган сыйфат Горурлыгын җуйган кеше үзен яклый алмый сеңә, бетә аңарда омтылыш калмый Ә бит халык аерым әнә шундый кешеләрдән җыела Укучылар күңелендә «тел дә тел дип сайрыйсың, ә үз балаларың"*»— дигән сорау туарга момкин Бәхеткә каршы, алар укыганда Галимҗан Ибраһимов исемендәге 89 нчы мәктәп тулаем татар мәктәбе иде балаларыбызның дүртесе дә шунда укып чыктылар Университетка кергәч тә тел проблемасы комачау булмады Икс телне камил белү кешене баета гына хәтергә яхшырак сеңә чагыштыру мөмкинлеге була Вазыйх Галимович Надриев җитәкчелегендәге тәҗрибәле бердәм коллективны рәхмәт хисе белән искә алабыз Сүз уңаеннан Рим Хәсәнов музыка язган «Кыңгыраулы мәктәп еллары» исемле җырыбыз да шушы мәктәпкә багышланган иде Кызганычка каршы, әлеге атаклы мәктәптә оныкларыбызга туган телдә уку насыйп булмады — Галимҗан Ибраһимов анда ялгызы торып калды Исеме һәм бюсты белән Үткәннәр сагында Бүгенге кон тора ә Киләчәк Бүгенне дә. Үткәннәрне дә онытмасын иде' — Балалар бакчалары Кеше формалашуның тәүге баскычлары Андагы тәрбияне үзебез теләгәнчә итү буенча бүген язучылар, китап нәшрияты нәрсәләр эшли алыр иде’ — Казан арты районнарының берсендә, авылда гаҗәп заманча һәм өр-яңа балалар бакчасы күрдек Ике катлы курчак өедәй матур җиһазланган Җыйнак кына залы да бар. сәхнәсендә безнең шигырьләрне укыйлардыр, хәзер ишетербез дип уйлап куйдым Күргәзмә әсбаплар һәвәскәр эше түгел — махсус кайтартылган Әмма берсе дә туган телебездә түгел Татарча китап та юк Кем әйтмешли, имгә бер дә юк Игенче балалары үсә бу бакчада Әти-әниләренсң һөнәрләрен танысыннар дип. иген биртекләрен пыяла савытларда куйганнар Ул бортекләр миңа бик якын кадерле Биртекләр әле йоклый, ә менә кырда шаулаганда безнең сүзләр җырларны ишетерләрме’ Аяк очларына гына басып йөрдек балаларның да төшке йокыда чагы иде Туган тел очен дә Йоклаган бу нарасыйлар Гөнаһсыз йөзләренә карыйм да әрнеп сызланып. киләчәкләре очен гаепле тоям үземне Мондый бакчаларда Казанда да булганым бар Балаларыбызны тәрҗемә» итә торган, оригиналын» оныттыручы йортлар кебек тоела алар кайчак Сөенечемә күләгә тошә минем укучыларым булмас алар Оныкларым Айрат белән Айгол абыилы-ссңелле лрыша-ярыша Тукайны ятлады, »Су анасы »н «Шүриле»н< Озын-озын шигырьләр бит Бала күңеленә сыя да икән дип. хәйран калып тыңлый идек Айрат быел мәктәпне баре Су анасы-н тыңлап тора да инде ашкынып дәвам итәргә җыенмый Кечкенә чакта белә идем • дип кенә куя Әлеге бакча -булышканОныклар үсеп җитте, алврга бирерлек рәсемле китапларым булмады Яңадан- яңалары чыга торды, әмма алар сурәтсез иде Шул рәвешендә дә тиз алып бетерә килгән укучыларыма рәхмәт инде Әйе 1974 елда чыккан -Тылсымлы көзге рәсемле иде Ишеттем. Финляндиядә яшәүче милләттәшләр шул китап белән бала ларына туган тел өйрәтә. диделәр Күңелемә хуш килде бу хәбәр Инде үм-Аезнен бөк чаларда гына күрәсе калды Шул ук бакчаларга, ел саен Мәскәүдә бизелеп чыккан китаплар килә тора Сабыйларның яшь аермаларын искә алып тезелә ул серияләр Тәрбия программасы туган телебездә булмагач. Казанда андый китаплар чыкмады Бу хакта мин Татарстан язучыларынын соңгы ике съездында ачынып сөйләгән идем Ниһаять боз кузгалды, дияргә була Мин сөйләгәнгә түгел, нәшриятта караш үзгәргәнгә Безнең балалар әдәбиятында да салават күпере катка iyp тиражлар белән тесле китаплар чыга башлады Сөенечле яңалык үзгәртеп коруда күзгә күренгән эш бу’ Үтемле китап лар сәүдә оешмаларына ди эшне җиңеләйта Сусат ди көчле мондый китапларга ана бит. йөзәр меңләгән тиражлар ничек тиз җыелган* Күп елларга сузылган гозерләрнең гамәлгә аша башлавы өмет тудыра Яшьләр журналы турында! ы эпопея дә уңай тәмамланыр шәт У бит оааккарак сукаң ул журналны укучылар да калмавы бар. аларны да әзерләргә кирәк нәниләр очен ■Веселые картинки • рәвешендәге журналга ихтыяҗ хакында, балалар әдәбияты турында сөйләгәндә. 1969 елны ук әйткән идем Бала тәрбиялим дисең икән, һәр яшенә тәңгәл матбугаты да кирәк Әлегә бездә өзеклек укучылары «Ялкын»га киләсе нәниләр журналы юк -Ялкын- һәм -Казан утлары»н ялгый торган яшьләр журналы юк •Азат хатын та рәхмәт, тәкъдимемне кабул итеп, быел «Нәниләр дөньясы- дигән махсус сәхифәләр ачты, төсле, матур рәсемнәр белән бизәлеп чыга Шуны күргән укучыларның нәниләр журналын юксынып язулары бик табигый балаларны ана кайгырта ич Стәрлетамактан язган өч бала атасының хаты бик урынлы Туган телдә язмавыма сәерсенмәгез, үз телебездә уку мөмкинлеге булмады, инде балаларыбыз белеп үссен иде. дигән Кызыктырып өйрәтү өчен нәниләр журналы кирәк. Тукаебыз көтә дигән. Өченче баласы Тукай исемле икән Туган телдән китмәвен белдереп, телиманын яңартып шул изге исемне кушкан абзаң’ Бүгенге Тукайлар матур журнал көтә, ajjap аңа мохтаҗ, алар аңа зар-интизар’ Әлеге журнал балаларның уртак бакчасы күңел бакчасы, туган тел бакчасы булыр иде Бөек Тукаебыз әйткән күңел җимешләре-, -җан азыклары- шунда үсәр — Бүгенге мәктәп һәм аның проблемалары турында нәрсә уйлыйсыз? Сез анда нинди зур үзгәреш күрергә теләр идегез’ — Гамәлдәге мәктәп реформасы үзгәртеп корудан алда чыгу сәбәпле артталыкка дучар булды, ни әйтсәк тә. торгынлык еллары продукты ул Мәктәпләр үзгәртеп коруга хезмәт итәрлек булганчы, аларда яңа бер реформа, бу юлы шул рухка җавап бирерлек реформа кирәктер Нәкъ менә яңалык, алдынгылык китерәсе мәгариф челтәре— иң консерватив өлкә булып чыкты. Чын-чыннан новаторпедагоглар Шаталов. Амонашвили кебек фидакарьләргә юл бирмәүне, хәтта эзәрлекләүне бары тик шуның белән генә аңлатып була Ә бит мәктәпнең киләчәге яңалыклар юлында Хәзерге тупиктан башкача чыгу мөмкин түгел. Әнә. япон могҗизасы дип шакката икән дөнья — аның сере дә мәктәптән башлана бит. Безнең мәктәп баштанаяк бюрократлашты Заман таләп иткәнчә иҗади фикерләү белән түгел, хәреф ятлаучылык белән яши ул Административ-команда методы белән эш итеп, шундый ук укучылар — әлеге системаның булачак кадрларын әзерли Күнеккәнгә генә күрмибез, балакайларны гаскәр шикелле устав кысаларына кысрыклап кертеп бетерделәр бит Пионер тормышы ритуаллары, атрибутлары казенный тәрбия итә. ихласлык, кешелеклелек сыйфатларын онытып җибәрә Ул буыннан- буынга күчеп килгән пионер маршрутларын гына карагыз: анда бар нәрсә дә киштәләргә тезеп-тезеп куелган Эчпошыргыч бертөрлелек, догматик нигезгә көйләнгән тормыш нинди иҗади фикер, нинди җан хәрәкәте уята алсын” Ул кагыйдәләрне ■ иҗат иткән- укымышлылар. мөгаен, балачакта да балалык бәхетен кичереп карамаган кешеләрдер Юкса, нарасый күңелен аз булса ла төшенә алырлар иде Мәктәп белән укучы арасында уртак тел юк Төрле «дулкында- эшләү төрле нәтиҗәләргә китерә балалар арасында үз астыртын тормышлары, мөнәсәбәтләр чәчәк ата тискәре тәэсирләр, мавыгулар көчле Бүтәннәрен әйтеп тә торасы юк — токсикомания дигән нәрсә безнең -табыш' Макаренко искермәгән икән мохтаҗлыкта туган башбаштаклык, кансызлык, җинаятьләргә караганда яңа шартлардагы туклар азынуы белән көрәшү катлаулырак булып чыкты Сәбәпләрен дә «буржуйлардан- гына эзләп булмый Ә бит балалар әдәбияты да заманында әнә шул мәктәп тормышына—юк. тирән агымнарына түгел, өсте шомартылган парад ялтыравыкларына иллюстрация, тагылма гына иде Бәхеткә каршы, хәзерге балалар әдәбиятыбыз өчен ул чор артта калды Бала күңеле ихлас сыену урынын әдәбиятта таба алсын иде Әдәбият иң үтемле дәреслек бит ул — Ә дәреслекләр турында ни әйтер идегез? — Яңа дәреслекне яңа ихтыяҗлар тудыра Бигрәк тә хәзерге яңарыш, үзгәртеп кору чорында шулай бу Производствода да иске машиналарны станокларны яңалары алыштыра — шунсыз заман таләпләренә җавап биреп, заман тизлегенә ирешеп булмый Рухи дөньяның үз станоклары. Мәктәп дәреслекләре шуларның иң мөһиме Ул бүгенгә карап һәм киләчәкне истә тотып төзелә, аның потенциаль мөмкинлекләре — сулыш запасы, алдан күрүчәнлеге булырга тиеш Безнең хәзерге дәреслекләр исә көн таләпләренә дә җавап бирә алмыйлар Кулланыштагы дәреслекләр турында әйтер сүзләр күп Биредә бер-ике күзәтүем белән уртаклашыр идем Беренчесе Шигырьләр күбрәк бәйрәмнәргә, мәгълүм даталарга багышлап язылган заманнар бар иде Андый авторларны «датские поэты, дип тә шаярттылар —әдәбиятлар өчен уртак чир булды Андый остарулар артта калды Дәреслек төзүчеләргә читенрәк, датага багышланган шигырьләр аз хәзер Шу- лай да. «тырышалар. табалар Куллануны җиңелләштерсә дә. әдәби зәвык тәрбияләүдә комачаулый торган әлеге принцип үзәк урынны алып тора Әйтик, балалар бакчасында Яңа елга. Совет Армиясе көненә. 8 Мартка һ б шигырь ятлаталар Бала 1 класска бара, анда да дәреслек хронологик һәм сезонлылык принципларында төзелгән II. III классларда да шул ук тәртип Өч ел буе бер үк дәреслекне кабат- кабат укытабыз түгелме соң’ Әсәрләр генә алмашынып тора бит Мондый куелыш иҗади фикерләүгә өйрәтми, тапталган җиңел юлга күнектерә, фантазияне чикли «Дата фасыллары* буенча гына тормыш таныту әсәрләргә икенчел итеп, кимсетеп карауга этәрә, күңел кайту, гайрәт чигүгә китерә балаларның күбесен әдәбияттан биздереп калдыра «Өзек*ләр генә укый торгач әдәбияттан тәмам өзелә баралар Шигырь яратмаучылар бизеп калучылар каян килә дисең’ Бер бездә генә түгел, илдә дәреслекләр шулай төзелгән Темасы «кычкырып торган* әсәр сорый алар Кыскасы, бүгенге балалар әдәбияты белән дәреслекләр арасында аерымлык яши Кирәкле әсәрләр юк дияргә ашыкканчы, «дәреслек шигыре» төшенчәсен ачыкларга кирәктер Икенчедән «Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар’» дибез дә. «начар* өлешенә күз йомып. бары яхшы үрнәк белән тәрбияләмәкчебез Матурлык — үз урынында әйбәт Әмма тормыш тәмле-татлы гына була алмый Әче хакыйкатьне дә татысын бала Юкса, төрләнгән күңелләр «чит бакчага* карый башлый — бозыклык җимешенә юлыга Бүгенге таләпләр бернәрсәгә дә күз йоммаска «фкыра Ярамаган кыланышлары өчен оялту, уйландыру кимчелекләреннән арындыру өчен балага гыйбрәтле хәлләрне дә күрсәтәсе иде Юмор-сатира әдәби әсәрләрдә рәсемнәрдә булсын эчтәлеккә органик үрелеп барсын иде Торгынлык чорында югалган ул сыйфатны кай тарырга вакыт1 Кеше психологиясен соңыннан, «картаеп каткач буыннар», үзгәртү читен эш Дәреслек укыр-өйрәнер өчен кызыклы, мавыктыргыч булырга, балада иҗат дәрте уятырга тиеш Бала үз җаны омтылганны тапсын Тормышка актив катнашу теләге шулай туа. гражданинның төп сыйфатлары шулай тәрбияләнә Мәгариф министрлыгында дәреслекләрдәге торгынлыкны бетерергә омтылыш сизелә Үземә дә бер дәреслекнең әдәби редакторы булырга туры килде Биредә бер нәрсә ачык дәреслекләрне элеккечә, төзәтеп-яңартып һәм ямаштырып иске кысаларга салып кына максатка ирешеп булмаячак — чикләнгәнлек программаның үзендә ук бар. Эшне яңа программа төзүдән башларга кирәк Белмим, консервативлыктан ничек арынылыр’ Бөтен мәгариф челтәренең хәленә бәйле бит әле ул Мәгарифебез үзе дә. классыннан күчми калган баладай, торгынлык елларында «утырып калган * - Балалар өчен язучы яшьләр Алар иҗатында бүген Сезне ниләр сөендерә’ Кайсы яклар уйландыра, борчый’ Иң элек балалар әдәбиятының бер хасияте турында әйтер идем Ул шигырьләрнең олы тормышка тоташкан тирән мәгънәсе Өстән генә карап фикер йөртүчеләр тагын чебиләр, мәчеләр турында дип кимсетүчән Заманында Чуковский да. Такташ та аз ишетмәгән мондый шелтәне Әле дә балалар теленнән төшмәгән «Тәүфикълы песи*не генә алыйк Көнкүрештән бер күренеш кенә сыман катнашучылары әби, песи, маэмай Ә бит егерменче- елларда язылган мәсәл шикелле бу әсәрнең ишарәсе кисәтә гафил булмагыз, икейөзле нахакка бүтәннәрне гаепләүче мыштымнар бар. ди Шул чорда җәмгыятьтә булган чирне күреп алган шагыйрь Бала аңында шигырьнең бу икенче планы, төп эчтәлеге соңрак өлгереп җитәр Әмма ул күңелгә салып куелган Табигыйдер. балага киемне дә үскәчрәк таман булыр дип зуррагын алалар Җәлилнең «Карак песие*, тагын бер «песи* «Саклый торган маеңны үзең ашап беткәнсең - Әле шушы арада заводта каравылчыларның урлашуы турында укыгач, әлеге юллар искә төшеп, аптырап көлеп куйдым Шигырьнең актуальлеген яңартып торалар1 Мондый мисалларны бүгенге язучылар иҗатыннан да шактый китереп булыр иде Сабыйларны уйланырга өйрәтә алар дальтоник күңелле булмагыз, ди Балалар әдәбияты, коймалар белән аерылып яшәгән балалар бакчасы түгел, зур тормышның эчендә ул. бала күңеле белән тоташкан ул Кызганычка каршы, аларга авыру-сырхауның да бер үкләре тия бер үк микроблар үчегә Грипп эпид* мияләре генә түгел, әхлакныкылар да Шуңа күрә, балалар әдәбияты рухи профилактиканы төп вазифасы итеп саный Шулай ук. булачак укучыларны да кызыктырып. олы әдәбият дигән ерак офыкларга күңелләреннән җитәкләп илтеп җиткерәсе бар Балалар өчен язучылар элек-электән сирәк булган Бүген мин андый шагыйрь дип рәхәтләнеп Роберт Миңнуллинны әйтәм Балалар күңеленә ихлас юлын тапты ул олыларның да яраткан шагыйре Олылар дөньясын балаларга якынайтса зурлар өчен язганнарында нарасыйларча сафлык-ихласлык үз иттерә Р Миңнуллин дигән зур тәэсир даирәсе бар. укучылар шул дулкынга квйләнеп алды Шагыйрь бүген иң кирәкле фәннәрне — Туган ил. Туган тел. Кеше булу фәннәрен өйрәтә Хикмәте шунда — өйрәткәнен сиздермичә, үз итеп, мөлаем елмаюга төреп бирә ул теләк-ниятләрен Миңа аның олылар-балалар дөньясы арасындагы шартлы чикләрне оныттырып, тормышның уртак, актуаль проблемаларын балалар шигырендә чишә алуы ошый Безнең бүгенге, җитлеккән балалар поэзиясенең төп сыйфатыннан, ирешкәннәреннән берсе бу Балалар өчен язган, үзенчәлекле талант булган, әле тиешенчә бәяләнеп җитмәгән Фәнис Яруллин, шулай ук Рөстәм Мингалимов. Гәрәй Рәхим Равил Фәйзуллин. Мөдәррис Әгьләмов. Камил Кәримов. Марсель Галиевләрдә өмет бар Яшь дигән- нәребез шулармы'’ дисәгез, сәләтле Рәшит Бәшәров Ләбиб Леронов. Рафис Корбанов, Рафис Гыйззәтуллиннар бар Зиннур Насыйбуллин. Афзал Нигьмәтуллиннарны югалту үкенечле булды — һичшиксез чын балалар шагыйрьләре булып өлгергәннәр иде Әсәрләрен тулы итеп бастырып чыгаруга әзерләү безнең балалар секциясе бурычы Яшьләр иҗатында ниләр сөендерә дисәгез, үз индивидуальлекләре белән ачылып. үзләренчә күрүләрен җиткерергә омтылу, дияр идем Иярү, кабатлаулар юлында яңалык көтми Инде уйландырган, борчыган якларга килсәк, болары барыбыз өчен дә уртак булганы замана баласына хас күрү җитенкерәмәү тормышның каршылыклы якларын. бар төрлелеген күрсәтүгә җөрьәт итмәү Ә бит сиксәненче еллар башында балалар поэзиясендә моның үрнәкләре ачык күренде Тагын да ни җитми дисәгез: балалар шагыйре булып туу. табигый берлектә, ясалмасыз, балалар белән сөйләшә алу җитенкерәми Киң колач белән, жанрны үз итеп эшләү кирәк, шунсыз сәләт тиешенчә ачыла да һәм үзенчәлеген раслый да алмый. Балалар матбугатында күренгәләп торган укучылар иҗатын кызыксынып күзә- тәм Еш кына поэзиябезнең кичәге көненә ияреп, бүгенге сулышка кушылып китә алмыйлар Язганнары ел фасыллары, дәреслек даирәсеннән, аның тарту көченнән уза алмый Ә дәреслекләр, әйткәнебезчә, бала сәләтен йомык бер әйләнешкә кертә, эзләнү, үз халәтен үзенчә ачуга этәрми Димәк, беренчедән, балалар әдәбиятының чын үрнәкләрен укучыларга җитәрлек итеп бизәп чыгару зарур булса, икенчедән, булачак укытучыларга да жанр үзенчәлекләрен җиткерердәй әзерлек кирәк Багланыш. ориентирлар дөрес булырга тиеш. Педагогия институтлары, училищелары өчен татар балалар әдәбияты буенча махсус дәреслекләр булса иде Ә бит белгечләре бар. юк түгел, ихтыяҗ да зур — хәл итәргә бик вакыттыр! — Тормышыбыздагы яшьләр проблемасы Сез ничек уйлыйсыз — соңгы елларда безнең бу проблема ни өчен аеруча кискенләште9 Аның сәбәпләре, җирлеге нәрсәдә икән9 — Яшьләр турында хафалану яңа түгел Раслап берничә цитата китерим Беренчесе "Безнең яшьләр тәрбиясез, җитәкчеләрдән көлә һәм картларны ихтирам итми Хәзерге балалар тиранга әйләнде, бүлмәгә олы кеше кергәндә аягүрә басмыйлар, әти-әтиләренә тел кайтаралар Гап-гади итеп әйткәндә, юньсезләр алар » Икенчесе ■ Бүгенге яшьләр иртәгә идарәне үз кулына алса, илнең киләчәгенә бер дә өметем юк. ник дисәң, хәзерге яшьләр түзеп торгысыз. пырдымсыз алар, коточкыч инде1» Өченчесе -Яшьләр тәмам азып-тузып. бозылып бетте. Явыз һәм белдексез алар Кая инде элекке яшьләргә җитү! Бүгенге яшь буын культурабызны саклый алмас» Инде бу фикерләрнең ияләрен атап әйтик беренчесе — безнең эрага кадәр 470—399 елларда яшәгән Сократ, икенчесе — безнең эрага кадәр 720 еллар тирәсендә яшәгән Геснод өченчесе — әле күптән түгел Вавилон хәрабәләреннән табылган балчык чүлмәктәге язу Чүлмәк 3000 ел хәрабә астында яткан Күрәсез, яшьләр проблемасы үзе дә шактый «карт» икән Андый үзара -ботка пешмәүләр- әүвәл дә булгалаган икән Теге чүлмәк тә тикмәгә генә ватылмагандыр әле' Менә шулай, шаяртыбрак котылыр идем дә. тормыш шәфкатьсез, үтә кырыс, бүгенге көнебездә дә төрлесе бар Шатландырганы белән бергә, сискәндергән, хәтта чиркандырган хәлләр дә булгалый тора Әйтик. Ленинград хәтле Ленинградта, фаҗига кичергән героик шәһәрдә свастика таккан бер төркем яшьләр азынганны аңлап кара . /Кир өстендә күмелми яткан сугышчыбызның, безнең өчен гомерен биргән якыныбызның баш сөяген таякка элеп шаярып йөрүче яшьләрне күз алдына китер Шул ук вакытта. Казаннан барып, үз куллары белән шул сөякләрне билгесезлектән коткаручылар да безнең яшьләр бит' Картлар төрле булган сыман яшьләр дә төрледер шул... Бурычын яшергән бөлгән, чирен яшергән үлгән-, диләр Башын комга яшергән тәвә кошыдай күпме еллар тормыштагы чирләрне күрмәмешкә салыштык - яшь- л^рдә безгә ышаныч үлә язды Инде бурычыбызны таныйк — рухи бөлгенлеккә төшүебез бар юкса Битарафлык чәчтек - шайтан таяклары үрчеде Комсомолның орденнары күкрәгенә сыймады ә йөрәге суынды — каннар йөрәкле яшьләр бүтән символлар эзли Җәмгыять — буыннар гомере белән чикләнеп, бүленеп куелмаган үткәне белән бүгене берботен булып яшәүче, тереклек итүче организм ул Тарихындагы сырхау* чирләрнең бүген сиздерүе шулдыр Врач та. бала чакта нинди авырулар кичердегез дип сорый Егерменче гасыр буе кичергән фажигатетрәнүләр масса күләм хаксызлык-рәнҗетүлар җәзалау-сызланулар эзсез югала дисеңме’ Соңгы елларда проблемаларның кискенләшүе яшьләрнең шул хаталарны догмаларны кире кагарга, санашмауга жавап итеп, теләсә нинди юл белән үзен расларга омтылудыр Алар шәхес культы куркуөркүләреннән азат Проблемалар да глобаль, бар дөнья белән уртак, аларга чикләр юк — әхлак спидлары күңелләрне ашый Әйе, йөгәнсезлекнең чигенә житкән яшьләр дә бар Күзгә кергән чүп булып бәгырыә кадалган шырпы булып әрнетә алар Элек чәчәк авыруы бар иде медицинада исеме генә калды Әмма тормышта хәтәррәк чирләр чәчәк атты Ул «чәчәкләр • дә соңгысы булмас, яңалары чыгар, донья бу. һәркайсы үз шарты туганны гына к этеп тора • Чир килә потлап, китә мыскаллап- диләр Мыскыллап та китә әле Бәхеткә каршы төгәлрәге— бәхеткә уңай килеп тора илдә савыгу-чистарыну чоры Әмма шулай да. арыну кинәт булмас Яшьлекнең сәламәт рухи үзәген югалтмаска иде Берзаман «Картлар алай, картлар болай. диеп шактый гомер үткән яшьләр алай, яшьләр болай диеп сукраныр чак житкән» дип шаярткан идем Яшьләрне аңларга тырышу, аларга ышану кирәк яшьлекне инкарь итү картлыгыңны икърар итүдер Яңалыкны-киләчәкне тоюыбыз картаймасын иде Балаларына таяна алган оныкларына ышанган кеше бәхетле һәркем үзенә киләчәгенә хәзерләгән ышануын уйлапбарлап карасын - Яшь буынны тәрбияләү белән тыгыз бәйләнгән икенче бер проблема — хатын-кыз проблемасы Җәмгыятебез очен хәзер ул бик үткенәйде бит Сез бу хакта ни уйлыйсыз’ Нинди уңай чишелеш күрәсез’ — Ана — бар халыкларда да изге Аналар фидакарьлегенә сабырлыгына, миһербанлыгына һәйкәл булып жырлар туа Шул изгелекне онытмаган балаларның рәхмәтле яратуының иң олысы күңелләрдә Ә хәзер безнең сүз күбрәк проблема тудырган аналар турында булыр, аерым кисәтеп куйыйк Борын-борыннан сәнгать шедеврларында аналар куенга сыенган баласы белән сурәтләнгән табигать йөкләгән иң беренче вазифасы шул аның — кешелекнең үлем- сезлеген кайгырту Безнең чорда символ булып, бала урынын урак я чүкеч алды Хатын-кызны ирләр белән бер дәрәҗәдә хезмәтле иттек җәмәгать эшенә күмдек Хәзер тол мәшәкать аларда. ирләр хорәсәнләнеп. гаилә кайгыртуны да тулаем аларга тапшырдылар Ә бит бала тәрбияләүгә вакыт аз кала шул максаттан карап эш сәгатьләрен кыскарткан чак та килер, шунсыз булмас Гаилә - җәмгыятьнең ячейкасы дияргә яратсак та ул максаттан читкә мещанлыкка. чикләнгәнлеккә тарта торган оя кебегрәк саналды Бала тәрбияләү эшкә комачаулаган мәшәкать чутында булды Балага мәхәббәтне дә индустрияләштерергә тырыштык ясле, бакча мәктәпләргә тапшырдык Ниһаять, төшенә дә башладык бугай үзе, баксаң, хатын кызның иң зур җәмәгать эше бала үстерү икән' Әмма мондый шөгыльдән бик теләп арынучылар күбәя башлады, үзләрен фаш итеп язган газеталарга төреп, урамдагы чүп савытына бала ■ .онлап калдыручы аналар да бар Ә бәлкем ул бүтән газета булгандыр анысында бер ханым хатын-кыз карьерасы турында янып-ярсып урынлы таләпдәгъвалар куеп ялган иде Бала тәрбияләү карьерасы- турында гына бер сүз дә юк ид» Заманында күп рухи кыйммәтләрдән ваз кичелгән гореф-гадәт манаралары киселгән Бала тәрбияләүдә һәр халыкның үз традицияләре бар иде Үтәли җилдә йөргән узгынчы үрнәкләр тиз йога күңелләрнең саклану иммунитеты беткән Тормозы ычкынган адәм баласын әхлакый авария көтә тотнаксызлык, гаилә таркалу, «бүлгәләнгән» балалар Ирләрдән җаваплылыкны аз гына да киметмәгән хәлдә французлар әйтмешли, сәбәбен хатын-кыздан эзләргә кирәк Җәмгыятьнең рухи һәм физик сәламәтлек тоткасы алар тотнаклыгында Сабырлык сафлык, самимилек белән яктырган татар карчыкларына карыйсың да. матурлык җанда иманда икән дип уйланасың болар соңгылары була күрмәсен дип шомланасың Кара буяуларны артык куертмыйбызмы’ Юктыр, күңел табигате дигән мохитнең пычрана баруына күз Йомып кына котылып булмый Юмор-сатира жанрында эш ләгәннәр белә гаилә ир-хатын мөнәсәбәте бала тәрбияләү турында язу пак темалар белән мавыгу» дип бәяләнә килде Баксаң, ул — әхлак ул — иң мөһиме икән' Сагаерга өйрәтелгән идек шул 1980 елны балалар өчен -Әни дим. эчмә инде'» исемле шигырь яздым Кулъязмада укыган иптәшләр «әти» дип алыштырырга киңәш иттеләр Юлга-юл тәрҗәмә итәсе хөрмәтле ханым -Педагогик түгел бу'■ — дип нәфрәтләнеп баш тартты Шулай да шигырьне үзгәртмичә чыгардым чирнең җитдилеген сискәндереп әйтергә кирәк иде Проблема проблемалар Ничә сорауда инде бер-бер артлы шушы сүз кабатлана Балалар бакчасы мәктәп яшьләр хатын-кызлар Ул проблемалар төене җәмгыятебез хәленә-торышына -чияләп бәйләнгән Бала һәм ананың рухи вә физик сәламәтлеге хәвефле хәлдә булуы комплекслы рәвештә, дәүләт дәрәҗәсендә генә уңай хәл ителә ала Баланы тудыра ана, үстерә зам-ана- дип, замананы урынбасар-ана дип шаярткан идем берзаман Проблемалы аналар үзләре дә замана җимеше булса да. гаепне заманага сылтау дөрес түгел Шәхси җаваплылык ата-ана бурычы бар бит әле Бу инстинкт табигатьтә дә көчле — шунсыз тереклек яши алмый — Яшь буында шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү буенча нәрсәләр эшләргә кирәк дип уйлыйсыз’ — Соңгы елларда кайберәүләр халык шигырь укымый» дип ышандырырга тырышалар Тырыша торгач үзләре тәмам ышанып җиттеләр бугай Әмма мине ышандыра алмадылар Кемне укыйлар да. кемне укымыйлар бит' Үз җанына якын исемнәрдән халык кинәт кенә суынмый Гаепне укучыдан түгел, поэзиядән дә түгел.— ә укылмаган исемнәрдән эзләргәдер’ Исмәгыйль Рәми шаяртып-үртәп әйтә иде — Шагыйрьләр ул халыкны гел шигырь укып тора дип белә инде бер кулы сабан тоткасында, икенчесендә — китап, имеш Кемнең ничек укыганын яхшы белгән абзый әйтә иде моны. Ә без белмибез, бик күлләр үзе турында үзе оештырган легендага ышанып, исеме газета-журнал хроникаларында кабатланса, шуны халык тану шул популярлык дип ышана, бүтәннәрне дә ышандырмак була Үзеңне артык югары куеп мавыкканчы, мөнбәреңнән төшеп, күңелләргә якынрак килергә кирәктер Укылмау ул ил-көн тормышыннан ерагаюда, үзең уйлап чыгарган ясалма тормышны җырлауда Халык ничек кабул итәр’» —дигән чорлар бар иде Хәзер Тәрҗемәдә ничек яңгырар’» —дип хафалану өскә чыкты ориентирлар үзгәрде. Бу хакта башлап язучы берәү кыйбласын ачык әйткән иде — Мин верлибр язам' Верлибрны бөтен дөнья телләренә тәрҗемә итеп була' Теге верлибр дип әрле-бирле йөри дөнья телләре» генә әллә ни ашыгып төшми Югарыга карап фикер йөртү, ярышу хисе әйбәт Ул яшьләрдә дә булмагач, гайрәт кемдә булсын! Әмма без бит иң әүвәл үз халкыбыз өчен иҗат итәбез Лның кайгысын кайгыртырга кирәк, уйхисләребез аңа уртак таяныч булырга тиеш Юкса тәрҗемәдә шигырьләре күренгәч тә. борын чөеп: — Бөтенсоюз аренасына чыктым' — дип лаф орып йөрүчеләр бар Мәскәүгә җитсәң дә. Мөслимгә җитәсе бар әле анда ни диярләр’ Бусы инде яшьләргә генә кагылмый Шигърияткә мәхәббәт тәрбияләү буенча нәрсәләр эшләргә кирәк’ дисез Мәхәббәтле булырга кирәктер — күңелләр ымсынып тартылсын әсәрләрдә максат-те- ләкләрен. язмышын тапсын укучы Ә моның өчен күп гә түгел — бүген халыкны борчыганнарны йөрәк телендә өздереп әйтү генә кирәк Кешенең шигъри теле яшьлектә ачыла Йөрәк тибешен ана мәхәббәте кузгатып җибәргәндәй, ритм, моңны да мәхәббәт уята әти-әнигә. туган җиргә мәхәббәт булып, канында сайраган телдә туа шигърият Кимемәс микән ул авазлар’ Исеме генә гарча булган авторлар үрчи башлады — мәктәп тегермәне тартып биргән өр-яңа буын килә Бу хәл мине уйландыра —безнең поэзиягә киләсе яшьләр китә бит Табигатьтә җылылык идарә итә яз килеп, кояш туры карый башладымы — бар тереклек һәм үсемлекләр дөньясы җанлана үсә. күтәрелә башлый Җәмгыять тормышындагы хәзерге дәррәү җылыну поэзиядә дә күтәрелеш тудырыр дип ышанам Әдәбият тарихына күз салсаң да шуны күрәсең Төрле буыннарның иҗатка килүе җәмгыять климатындагы үзгәрешләргә бәйле Мин халкыбыздагы рухи көч чыганакларына ышанам әлеге чор үз талантларын бирер дип беләм Борынгыдан килгән аһәңнәрне бүгенгә ялгар ул — шигърияткә мәхәббәтне яңартып җибәрер — Әдәбиятыбызның киләчәге — яшьләр Бу уңайдан Сез нинди проблемалар күрәсез’ Мәйдансыз Сабантуен күз алдына китерә аласызмы’ Анда да бит яшьләр көч сынаша чыныга Арадан иң осталары, батырлары сайланып, илгә таныла Яшь язучыга да -яшь автор- дип аталу өчен мәйдан кирәк Иң беренче проблема шул дип саныйм Ә даб и мәйданыбыздан яшиләр таралганчы журнал мәсьәләсе ниһаять, хәл ителергә тиеш Аның еллар буе чигерелеп килүен бюрократиянең таш бәгыре, сәяси саңгыраулыгы белән генә аңлатып буладыр Яшьләр белән аңлашу нокталары эзлибез Әлеге журнал шул максатка хезмәт итәр иде ләбаса' Хәзерге этапта иң моһиме — мәктәпләр, андагы әдәбият сөючеләр белән эшләү, дияр идем Чыганакларны югалтмыйк гамьсезлек юшкыны күммәсен Инде болай да өзеклек сизелә, яшьләр дигәнебез өлкәнәеп киләләр Сәбәбе әлбәттә туган тел укытуга, тогәлрәге. укытмауга бәйле туган тел дигән кислород җитмәде Әйе әдәбиятыбызның киләчәге яшьләр һәм алар мәктәптән киләчәк Безнең резерв шунда - мәктәпнең бүгенге хәле безнең киләчәк булыр Юанырлык мисаллар да бар үзе Хәсән Туфан якташлары Хксубай районының Яңа Лума урта мәктәбендәге -Әллүки* әдәбият түгәрәген.* иорүче укучылар белән телевидениедә очрашкан идек Җитәкчесе - РСФСРның атказанган укытучысы Раушания Низамова Ни очен аерып алып әйтәм — җиргә нык береккән игенче балалары алар, барысы да җәйге каникулда ел саен тракторда, комбайнда эшлиләр, үз кичерешләре турында тәмләп, ихлас итеп, балаларга хас шаянлык һәм наянлык белән яза беләләр Алар язганнан хезмәт кешесе рухы бөркелеп тора' Раушаниянең китапларында чыккан үз хикәяләрендә дә шушы тормышның табигый сулышы Ул да комбайнда эшли хәтта әле районда призлы урыннар яулый икән' Үз тирәләренә җан җылысы белән балалар туплаган мондый шәхесләр безнең таянычларыбыз* Үзгәртеп кору һәм хәбәрдарлык киңрәк тамыр җәя барган саен Мәскәү, Ленинград. Оренбург. Уфа. Свердловск. Чиләбе һәм башка шәһәрләрдә әдәбият сөючеләр хәрәкәтенең тернәкләнүе, җанланып китүе сизелә Хәтеремдә. IS64 елны. Хәсән Туфан белән бергәләп Әстерханга баргач очрашудан соң агайлар урап алган иде Безгә шагыйрь калдырыгыз әле — хезмәт хакын түләп торыр идек' диделәр Юкса, китаплар да килеп җитми бит • Әдәби сүзгә ни дәрәҗәлә сусау билгесе иде бу Ул гына да түгел Заманында бу төбәк тә. башкалар сыман үзе әдипләр, культура әһелләренең талантлы яшьләрен биреп торган, Тукайның, соңыннан Җәлилнең бу якта каршылардай каләмдәшләре. фикердәшләре* булган Эне. Идел күп елгалар, инешләр, чишмәләр, су асты чыганакларыннан туенып тора Аркылы төшкән плотиналар гына тарихи хәрәкәтне туктаткан Туры мәгънәсендә дә күчерелмә мәгънәдә дә бу шу тан Шокер, мөнәсәбәтләр ялгана башлады Әмма күп нәрсәләрне югалтып та өлгердек Төмән өлкәсендәге бер очрашу онытылмый Клубка сыймаган авыл халкы ишекләрне каерып ачып, тәрәзәләрне алын, шунда ябырылды Ә бит себер кышы иде. зәмһәрир суыгы кырыкның өстендә' Сөйләшү кайнар булды яга-ана яшьләрнең әдәбият культурабызга салкын каравын әрнеп сөйләде Ул чакта ачыктан-ачык җа- пап биреп тә. тынычланырлык вәгъдә биреп тә булмый ид< Заманында университетның фольклор экспедициясе белән һәм әдәбият .тгналык- ларында милләттәшләр яшәгән төбәкләрдә булырга туры килде Радио дулкыннары да барып җитми иде ул якларга • Казан утлары-на язылсаң бүтәнгә күчереп куялар Әйтерсең лә чит мәмләкәт, әйтерсең лә безнең совет матбугаты түгел Ярый, үткән беткән Тик күп нәрсәләр кире кайтмаслык булып беткән дә шул Калганнарын саклыйсы иде Азат хатын- журналы бөтен илдә ярты миллионга якын тарала икән җиде миллионлы халыкка әлл.* ни тынычланырлык түг* л Шулармын күпмесе яшьләр микән’ Әдәби журналыбыз укучыларының да шактые яшьләре өлкәннәргә ялгана алмыйча тиражлар өзелеп калмасмы ’ Ул яктан Татарстан яшьләре "нең укучылары артканнан-арта баруы өметләндерә Газетаның яшь укучы белән уртак тел табуы кеше күңеленә якын серләргә һәм четерекле темаларга кыю алынуы нәтиҗәсе бу Ул республикадан читтә дә тарала икән элемтәләрне саклый дигән сүз Элек әдәбиятыбызга яшьләр бөтен союздан агылып килгән Классикларыбыэның туган төбәкләренә генә игътибар итегез Бу очраклы хәл түгел, таралып яшәгән халкыбызның атаклы мәдәният үзәкләре күн булган Хикмәт мәдрәсәләрендә дә • Галия Мөхәммәдия Хос.гения* һ б мәгърифәт йортларында Сәнгатькә, әдәбиятка. гомумән культурабызга бик күпләрне биргән алар, тннченебрәк өйрәнә башласаң, исен китмәле' 1913 ел белән чагыштырганда- ут югалтуларны алыштырган үзәкләребез нинднләр* Атаклы үния.-рсмтг-тыбыл педагогия институтында ДИ сүрелү сүлпәнләнү сизелә ЯЛКЫН юк' Эт , . - j.'iaHi i u шньл -к гн. 6\ -..*н б* л гечлектгр суырып алып бетерәме’ Юкс.» •.!-• •• :l. ’ -, - .■*■' . *И и ң- - >.М -р тору дәүләтебезнең кнлсу туфраклы рай"”"*ры-1 * *•• ■ -■-• ч■ о«ч.»н ни*- ■ -, *■ • а ' Тик мен» уңыш булып кайтуы гына ничек булыр’ Җяаанны яшиләр әйтер Ижат иткән исәрләре белән әйтсәләр иде — Әдәбиятыбыздагы сатира һәм юморның хәле, әлбәттә. Сезне цә борчый торгандыр — Агачның еллык боҗраларына карап елларның ничек килгәнен яңгырлымы яки корымы икәнен хәтта радиация дәрәҗәсен белеп була Җәмгыятьнең хәле дә юмор-сатираның ничек үсүендә күренә Ул бит турыдан-туры демократия дәрәҗәсен белгертә. Заманында ‘Безгә Гогольләр. Щедриннар кирәк1" дип тәкрарланса да. үткен коралны кынысында тотуны хәерлерәк санадылар Әлеге сатирикларны да. үткәннәрдән көлгәнгә күрә генә хупладылар кебек Зощенко иҗатын пыранзаран китергән мөнәсәбәт моның бүтәннәргә д.> ишарәсе иде Шәхес КУЛЬТЫ фаш ителгәннән соң бу жанр тернәкләнеп алды Әмма атмосфера тагын үзгәрде Тормышны шомартып күрсәтүне алга сөргән торгынлык еллары туры сүзле жанрны санга сукмады Нәтиҗәсе куз алдында Гамил Афзал да лирикага авышты ә бит аның үткен, халыкчан юморы үзе бер вакыйга булган иде' Тыйнак кына әйткәндә, үзем дә Сөзгәк үгез маҗаралары ның дәвамын вәгъдә иткән көе калдым «Ә гомумиләштерсәгез гомумән дәштермәбез!» — дип шундагыча кисәтәләр иде шул Балалар дөньясына китүемнең сәбәбе шунда, мин моны озеп әйтә алам Әмма үкенмим — юморсатираны яшәртү, балаларга якынайту булып чыкты ул. Өйрәнеп үссеннәр, кирәк булыр' Моннан егерме ел элек язучылар җыелышында өлкән тәнкыйтьчебез Гази Каш- шаф бер шигырь укыган иде Төзүчеләр көне бөр. Геологлар көне бар. Балыкчылар көне бар. Шахтерларга да көн бар. Химикларга да кан бар. Милициягә көн бар Ник Сатирикларга көн юк? Гази ага кырыс сөйләгәндә дә шәфкатьле елмая иде Әмма минем бу шигырь Тукай клубында яңгыраган көе калды, матбугатка үтмәде, көн юк«ны тану шул булгандыр Кызыгы шунда, хәзер исә "сатирикларга көн бар бит • дип читкә алып куйдылар' Ниһаять кинаягә остарган жанрга авыз тутырып сөйләргә мөмкинлек туды Тик менә кинәт саф һавага чыгып башы әйләнгән шәһәр кешесе сыман сатириклар бу иреккә аптырабрак калдылар бугай Аннары, тагын бер ягын исәпкә алыйк — иҗат ителгәннәрен дә барлау кирәк булыр Бүген ачыктаначык күтәрелгән проблемалар заманында бик белеп кузгатылганнар' Менә ни өчен егерме еллап элек чыккан сатира актуаль яңгырый Ул чакта аларны күрмәмешкә салышканнар Күргәннәре исә "һаман шул бюрократларга бәйләнәсез, таушалган тема1-—дип искәртәләр иде Баксаң бюрократ дигәнебез бер дә таушалмаган, үрчегән-шәбәйгән. көчен сиздереп астыртын гына елмаеп тора Ә укучыбыз (рәхмәт аңа) һәрвакыт сизгер игътибарлы булды, шаяртып кына туры әйткән әсәрләрне телдән төшермәде, сәхнәгә чыгарды Поэзиянең халыкка якынлыгын нәкъ менә шушы жанр югалтмый торды бит' Ә торгынлык еллары авазын җыелышларда әле дә ишеткәләргә туры килә «мәзәк кенә* дип. жанрны кимсетеп карау бар Әлеге ораторлар үзләре мәзәк хәлдә калганны аңламыйлар Табигать андыйларны юморга саңгырау иткән Әллә күрәкараумы’’ Жанрны җанландыру, яңа сатириклар үстерү, актив гражданлык әдәбиятына тарту җәһәтеннән, арсеналда булганны туплап, антология сыман тулы җыентык чыгарыр чак җитте Күп санлы һәм бик хәрәкәтчән үзешчән сәнгатебез, профессиональ артистларыбыз өчен кирәк ул популяр әсәрләр Юкса китаплар тузып-таушалып беткән, сорап язган кешеләргә табыштырыр әмәл дә юк Мәсәлән. Шалт Мохәммәт- жан»ым 1970 елны чыккан иде Илнең төрле якларыннан килгән хатларның китапсыз калуы бик эчне пошыра Яшьләр һөнәрнең мактаулысына ябырыла Әдәбиятта юмор-сатирага килүчеләр сирәк булды - мөнәсәбәтне күрделәр Аннары ул сирәк очрый торган талант. Яшьләр белән эшләгәндә мин шушы жанрга өндим Камил Кәримов. Ләбиб Лерон, Рафис Сәлимҗанов иҗатларын хуп күрәм өмет белән күзәтәм Бар әле дары' Артталыктан чыгуда исә Язучылар союзында оештырылган. Альберт Яхин җитәкләгән махсус секция дә булышыр Жанрның абруен күтәрергә, аз санлы сатирикларның китап тарын күзгә күренерлек итеп чыгарырга иде Ә бәлкем. «Юлдаш» исемле серия итеп карикатурачылар белән бергә чыгарыргадыр’’ Укучыларга үтемле булыр. тираж дип кайгыртасы булмас Кесәгә салып, юлда уку вчен кулай форматлы итәргә мөмкин Юморсатира безнең юлдаш, көрәштәш булсын иде' Сергей Антонов •Литературная газета да уртак фикерне әйтте -Торгынлык елларының иң топ симптомнарыннан берсе — юмор сүрелү Әдәби талант дигән гомуми төшенчәгә юморны нечкә тою да кергәнен онытмаска иде* Үзгәртеп кору һәм тизләнеш өчен көрәштә са- тира-юмор нәкъ менә алгы сафта булырга тиешБерәр шигырегезнең язылу тарихы турында ишетү кызык булыр иде"1 - Бәләбәй педагогия училищесыннан укытучы Илгизәр Гыйззәтуллин да шул хакта сорый Ул - Нәсихәт» исемле ике юллы шигырьне атап әйтә Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел.’ • Ул юллар хәзер мәкальгә әйләнде* дип яза. Чыннан да. матбугатта шулай атыйлар Чирек гасыр элек язылган ул шигырьнең сәбәпчесе халыкның яраткан җырчысы Рәшит Ваһапов булды Гастрольдән кайткач. -Чаян-ның күңелле бүлмәсенә ул да кереп утыра иде Берсендә шулай. Урта Азия тамашачыларының сагынып каршылавын таныш җырчысында кунакта булуын сөйләде квартирасы дачасы да искитмәле икән -Кунак ашы кара-каршы» дияр чакта, әлеге җырчы Казанга килгәч, качып йөрүен ачынып әйтте Фатирны күрсәтергә оят, гарьлек — прокатка алган пианино бердәнбер бүлмәне тутырган, диде Бик килешеп торган елмаюы бу юлы сүрелгән иде Күп тә үтмәде, 1962 елда атаклы җырчыбыз вафат булды Ә үзе радиодан дәртләнеп-канатланып җырлый Үлгәч тә халкына хезмәт итә талант иясе Бәгырь телгәләнеп тыңлыйм — үкенеч калды, исән чакта кадерен белмәдек Күңелгә тулышкан моңсулык шигырь юлларына сыймый Язам, бозам Ахыр чиктә бөтенләй сызып, әлеге ике юлны язып куйдым *Акыл өйрәтү- икәнен аклап. -Нәсихәт- дип атадым 1964 елны -Социалистик Татарстан- газетасында дөнья күрде ул Инде газета үзе дә бу шигыремне «мәкаль, халык әйтмешли- дип яза Авторы онытылган бу очрак шигырьгә иң югары бәядер Рәшит Ваһапов моңы әле да күңелләрне җылыта Әрнетә дә Аның -халык дошманы* дип 1937 елда кулга алынган әтисенең кабере билгеле түгел икән Мин моны әле генә белдем Эзәрлекләүләр шаукымы җырчының да гомерен кыскарткан илле дүрт яшендә арабыздан китте Быелгы календарь битенда ул дата -1957- дип күрсәтелгән, белсшмә-китап та шул ялгышны кабатлый Хәтерсезлек хәтәр' -Үлгәннәрнең каберен бел- дигән сүзләр мирасны онытмау турында кисәтү дә Шактыйдан әйтеп килгән тәкъдимемне кабатлыйм Мирас- исемле альманах чыгуны җайга саласы иде Күп нәрсәләрне теркәп-барлап барырга була Анда аерым китапка ирешмәгән авторларның әсәрләре дә. хатлар, истәлекләр фоторәсемнәр дә урын алыр иде Кат-кат имлалар алмашынып та күпме хәзинә алтын мәрҗәннәребез күмелеп ята Әкренләп та. тизләп тә оныта-югалтз барабыз Бик кызыклы, гыйбрәтле олы шәхесләребез бар бит' Юкса тел даирәләре тарайган варислар шәхси архивны кәгазь-мәгазь җыючыга тапшыра торалар Саклап калырга иде. әле соң түгел' Шигырьнең язылу тарихы кайчакта үзеннән кылыклырак та буладыр Укучыга ачылмаган серләр кала Буласы -Мирас- альманахында шундый бүлек ачып бу хакта махсус яздырып та алырга була Автобиографияләр дә булсын иде әнә Хәсән Туфан. Сибгат Хәкимнең Мәскәүдә чыккан язмалары олы шәхесләрне тирәнрәк ачкан чын әдәби әсәрләр бит Әлеге альманахның чынга әверелүенә ышаныч бар нәшрият хуп күрә республикада яңа оешкан -Мирас- комиссиясе исеменә дә ул җисем туры килеп тора • Җиде бабасын белгән — бәхетле булыр- дигән бабайлар онытыласы килмәгән аларның Шәҗәрәне Коръән читләренә теркәгәннәр Кәгазьгә ни булмас дип күңелгә бикләткәннәр Дога шикелле итеп Тик догалар белән бергә онытылганнар алар, китаплар белән берга утта янганнар Хәзерге балалардан сорап карагыз гасырның уннан бер өлешен сарыф итеп укыган, бихисап патшаларны ятлаган алар > үз бабаларын белми Бәхетләре тулы булыр микән, бабалар рәнҗүе төшмәсме* Халкыбыз тарихына битарафлыкка санга сукмауга өйрәтәбезме" I сентябрьдә Тынычлык дәресендә һәр укучы нәсел шәҗәрәсен барлап китерсә урынлы булыр иде Шәҗәрә агачыннан сугышта каерылып калган ботактармаклар да онытылмасын Каберләре мәгктүм булмаса. исемнәре югалмасын Шәһәр авылларыбызда зиратлар да ташланмасын иде анда безнең тарих, матәм музее ул Шәҗәрә буыннары кабер ташларына ничә төрле имла белән теркәлгән Казанның татар зиратындагы һәйкәл комплесында. сагышлы Ана янында быел Китмәгәндә ак хәрефләрдән тезелгән шигырь юллары күрдем Исәннәрнең кадерен бел. Үлгәннәрнең каберен бел' — Киләчәккә нинди планнарыгыз бар1 — «Казан утлары*ның киләсе санында бер твркем шигырьләрем чыга Журналда иң беренче күренүем 40 ел элек нәкъ менә декабрь санында булган иде Аларны Сибгат Хәким тәкъдим итте Әдәби эшчәнлегемне шуннан башлап саныйм Яшь язучыларның Беренче республика конференциясе дә шул айда булды Безне Сибгат Хәким туплады Яшь авторларны сугыштан соң беренче барлау булган ул. күбебез ечен әдәбиятта күк капусы ачылу булган Планнарга килсәк. «Илһамым-мәхәббәтем • ише. лирик язмалардан торган тагын бер китап әзерлим Бик мәшәкатьле эш — бөртекләп сайлыйсы бар Шулай да күңел ихтыяҗы алар Төрле елларда язылган яңа шигырьләр җыентыгым нәшрият карамагында Лирика. юмор сатира Заманында язылып та. заманга «туры килеп бетмәгән» шигырьләр дә бар Үзенә күрә алар да чор елъязмасы икән1 Тагын бер җыентык оешып ята, анысы әдәбият, каләмдәшләр турындагы уйланулар. истәлекләр, кыйссалар Егерме ел элегрәк язылып та архивымда яткан «Шигырь турында хикәяләр» дә булыр анда Хәсән Туфан турында, бүтән замандаш шәхесләр турында да кыска-кыска язмалар бар Балалар өчен яңа шигырьләр тупланып килә Шәвәлинең -Яшь ленинчы «да күренүенә егерме биш ел тулды, аның турындагы шигырьләрне аерым чыгарасы иде Юмор-сатираны. шигырьләрне, әз-мәз мәзәкне, хикмәтле сүзләрне дә бергә туплап укучыга җиткерәсе иде Чорыбыз да җанлы, тиз үзгәрүчән Җәмгыятебездә уяну, уйлану, кыюлану процессы бара Әмма әңгәмәне тәмамлап, болай дияр идем Ул барыбызга да кагыла. Күп ул дөрес сөйләүчеләр, Куп ул дөп-дөп-дөрес сүзләр.1 Туктап тын алыйк беразрак Дөрес эшләүчеләр азрак